Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәбәрләр юк

Әллә инде җилләр аяусызлар, Әллә инде үзең сүрелдең?

Хәбәрләр юк синең тарафлардан,

Синең тарафлардан җил исми.

Җил иссә дә, кайнар хисләреңне

Алып килми миңа килешли.

 

Әллә инде җилләр аяусызлар,

Әллә инде үзең сүрелдең?

Җилләр генә шундый аяусыздыр,

Сүрелүең дөрес түгелдер.

 

Хәбәрләр юк синең тарафлардан,

Хәлләреңне белми тилмерәм.

Язмышларың кайда йөртә икән,

Нинди уйлар белән, кем белән?

 

Йөрәк хәлен йөрәк сизә, диләр…

Шулай дигәннәре хак микән?

Синең дә шул ачы билгесезлек

Утларында янган чак микән?

 

Хәбәрләр юк синең тарафлардан.

Кайчан килер икән хәбәрең?..

…Хәлләреңне белү белән генә

Җиңеләер кебек хәлләрем.

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев