Шамил (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда басып укырга мөмкин.

2


Урынга яткач та, тиз генә йокыга китә алмады. Уйлары гел Мәскәүгә, Асия тарафына әйдәде. Бер дигән яшәп яткан җирдән кинәт кенә барысын да үзгәртеп, яңа тормышка күчү җиңел түгел иде. Бәлки, дөрес эшләнгәндер инде ул, арага җил кергән икән, гаиләмне саклыйм дип тырышудан файда юктыр. Барысының да дөреслеген аңлаган хәлдә дә күңеленнән ниндидер авыр тойгы таралмады. Заяга үткән еллар өчен үкенүме соң инде ул, әллә буш хыяллар артыннан чабуыңны аңлау ачысымы?.. Ә бит барысы да матур башланган иде...
Асия белән танышулары көтмәгәндә генә килеп чыкты. Шамил бер иртәне Хөсәен исемле дустына кагылып чыгарга уйлаган иде. Гадәтенчә, ишек тукылдатты да хуҗаларның җавабын да көтеп тормастан, эчкә узды һәм үз күзләренә үзе ышанмыйча катып калды. Шамил генә түгел, хәтта вакыт та агымын бераз акрынайткандай тоелды. Бүлмә уртасындагы көзге алдында соклангыч бер гүзәл иңнәренә сибелгән аксыл чәчләрен тарап басып тора иде. Аны-моны көтмәгән кыз башта бернигә дә игътибар итмәде, ә егетнең карашлары чәч бөртекләре буйлап түбәнгәрәк төште, юка эчке күлмәктән сизелер-сизелмәс кенә төртеп торган күкрәкләрендә бер генә мизгелгә тоткарланды да озын күлмәк аша да нәзеклеге беленеп торган билләренә шуышты, читтән караганда, тартылган җәядәй киерелгән очаларына... Һәм үзенең кыргый бер халәттә икәнен аңлауга, кыз аңа сирпеп карады... Озын керфекләр арасыннан мизгел эчендә тылсымлы зәңгәрсу йолдыз атылгандай тоелды. Икесе дә бер мәлгә аптырап калдылар, бары тик кыз үзенең ни кыяфәттә икәнлеген исенә төшереп, «аһ» итеп, чаршау артына кереп йөгергәч кенә, Шамил әле күргәннәренең чынбарлык икәненә шикләнгәндәй, башын чайкап куйды.
Ул арада хуҗабикә килеп чыкты:
– Нихәл, Шамил? – дип елмайды ул, аның кыз кереп киткән яктан күз алалмый торуын күреп. – Әйдә, чәй эчәргә...
Чәй кайгысы калмаган иде инде. Шамил чаршау ягына ымлады:
– Нинди асылкош бу, Хәдичә?
– Сембердән ул, – дип, мут елмайды хуҗабикә. – Шакир дустыңның сеңлесе.
Асия.
– Шакирга миннән каты шелтә! – дип пышылдады егет ясалма усаллык белән. – Ник аны Сембердә яткырган ул?!
Хәдичә көлеп җибәрде:
– Алты кыз алар, Шамил. Әкияттәге шикелле. Барысына да шелтә җиткерә алмассың.
– Алайса, бер сеңлесен миңа кызганмый инде ул.
Ул арада чаршау артыннан Асия күренде. Гади ситсы күлмәге өстеннән иңнәренә яткан ике толымы тибрәлә. Кыз шәүлә булырга теләгәндәй, дәшми генә ары шуышты. Тик Шамил инде сихерләнеп өлгергән иде, ул гүзәлнең каршысына чыгып, кулын бирде:
– Асия, димәк... Ә мин Шамил булам. Шакирның дусты.
Кыз да көтелмәгән көчлелек белән егетнең кулын кысып, бер генә күз сирпеп алды да керфекләрен түбән кадады. Шамилнең бөтен барлыгын ниндидер тетрәнү тибрәндереп үтте, бар булмышы яңарып, җанланып киткәндәй тоелды. Югыйсә тормышның ачысы-төчесен татыган, җитди ир-ат бит инде, ә үзе үсмер бала сыман җебеп тора. Хәлдән котылырга тырышып, ул Хәдичәгә эндәште:
– Хөсәен өйдә юк, димәк?..
Бу сүзнең ни дәрәҗәдә ясалма һәм никадәр ахмакларча яңгыравын үзе дә ишетте, күз алдында кечерәеп калгандай тоелды.
– Таң белән чыгып китте, – дип елмайды Хәдичә, аның һаман Асиянең учын җибәрмәвен күреп. – Ә синең керүең бушка булмады бугай.
Шамил кызның кулын ычкындырды да уңайсызланып, тирә-ягына күз йөртеп алды һәм ишеккә юнәлде.
– Килгәләп йөре, – дип көлде Хәдичә. Шамил дәшмәде, тизрәк чыгып китәргә ашыкты. Ишекне дә катырак шапылдатты бугай, хуҗабикәнең астыртын кеткелдәве шунда кысылып калгандай тоелды.
Шулай җебеп төшүе уңайсызрак булса да, күңелендә канәгатьлек тойгысы да бар иде. Үзен тиешле югарылыкта тота алмады бугай... Асия... Бу егет хиссияткә бик тиз бирелүчән, һәрбер кыз алдында җебеп төшүчән икән дип уйлый инде хәзер... Уйласын! Анысы хәтта мөһим дә түгел. Әмма кызның карашындагы тылсымлы яктылык күңелендә өмет уятты. Ә егетлек эшләргә мөмкинлек чыкмый калмас. Барысы да алда әле...
Баскычтан төшкәндә, үзалдына елмаеп куйды. Гомерен көрәшкә биреп, шәхси хис-тойгылардан өстен булуны алга сөрүче комиссар, имеш. Бөтен булмышыңның астын-өскә китерү өчен кайчагында ниндидер гүзәлнең бер күз сирпеп каравы да җитә икән бит. Юк, мондый йомшаклыкка бирелергә ярамый. Кайдандыр килгән бер озынчәч алдында коелып төшү егет эше түгел.
** *
Башы белән эшкә чумды Шамил. Казан пехота командирлары курсында иде ул чакта. Политбүлек начальнигы буларак та, театр җене кагылган язучы буларак та, гомумән, кызыксынучан, аралашучан кеше буларак, аңа шөгыль гел табылып кына торды. Ут-суларны кичеп, гражданнар сугышын узып чыккан ныклы кеше инде үзе. Ә Асияне оныта алмады.
Онытырга кирәк иде, әлбәттә. Күңеле гел талпынып торса да, хәтта кичеккесез сәбәпләре табылганда да, кыз яшәгән йортның ишегенә бүтән якын да килмәде, иптәшләрен җибәрде. Онытачак ул аны.
Кайчагында күңеленнән генә кызны кимсетүгә кадәр барып җитте. Ул кем дә Асия кем диген әле син. Гади бер авыл кызы. Әллә ни белеме дә, акылы да юктыр әле. Беренче карашка гына кызлар матур, ымсындыргыч булып тоела ул, ныклабрак танышып китсәң, әллә нәрсәләре бардыр әле. Шәһәргә килүче кызларны, үзләре нинди сәбәп тапса да, юкка гына: «Кияү эзләп килгән», дип көлмиләр бит кайберәүләр. Асия да артык әллә кем түгелдер. Якыннан белмәгәнгә генә ымсындыргыч тоеладыр.
Йөрәк ялкынын шулай басарга тырышкан саен, бу бары тик янып торган дегет өстенә су сипкән сыман гына булды, күңеленең иң түрендә ниндидер көч каршы төште һәм хисләрне тагы да ныграк котыртып, ялкынны отыры дөрләтеп җибәрде. Юк инде! Асия нишләп андый булсын! Асия бит ул! Аның бер күз сирпеп алулары гына да тәнеңнең һәрбер күзәнәген земберләтеп алырга сәләтле. Югыйсә Шамил хатын-кыз игътибарыннан мәхрүм зат түгел бит инде. Таза тәненә берегеп торган гимнастёркасын, галифе чалбарын киеп, хәрби фуражкасын кырын салып, ялтырап торган хром итекләрендә ут уйнатып, яннарына килеп басуга ук, күпләренең 
күзендә очкыннар уйный башлый. Кайберләрен танцыга чакырганы да, озатып куйганы да бар. Тик ул кызларның берсе дә Асия шикелле түгел. Кайберләренең исеме дә истән чыккан инде, ә Асия һәрвакыт күз алдында тора.
Яхшы түгел инде бу. Кем-кем, ә кызыл комиссарның бу дәрәҗәдә җебеклеге куркыныч та хәтта. Сугыш чоры, ди, мәсәлән. Пыр тузышып дошман белән алышканда, каршыңа шундый кыз килеп чыкты, ди. Нәкъ менә әлеге шикелле бар дөньяңны онытып, җебеп төшәрсеңме?!. Сугыш кына димәгән, тыныч тормышта да... Шәхси эш бар, бар уртак эш. Көрәш. Уртак эш һәрвакыт шәхсидән өстен булырга тиеш. Чөнки синең уртак эштәге ялгышың, уңышсызлыкны да, хәтта бәхетсезлекне дә уртак итә. Ә шәхси өлкәдә... Анысының авырлыгын нибары үзең генә күтәрәсең. Анысына түзәргә була.
Шушы фикергә ныграк берегергә тырышты Шамил. Бары тик шулай фикер йөртү генә әлеге галәмәттән коткарып калыр сыман тоелды. Бер карасаң, чыны да шулай бит инде. Уйланып йөри торгач, хәтта күңеленә ниндидер әсәр дә килгән кебек булды.
Шәфкать туташына гашыйк булган сугышчы турында ул. Егетнең җәрәхәте авыр түгел, тиз савыга, ә анда сугышка китәргә кирәк. Аның монда, госпитальдә, сөйгәне янында озакка каласы килә:
– Менә шулай айлар, еллар буена йөреп, рухың арыгач, сезнең шикелле бер җанның канаты астында ятып, ял итәсе килә. Аз гына түгел, бер-ике көн генә түгел, еллар буена тынасы килә. Башка кешеләр кебек үк тыныч бер почмакта, җылы өйдә, гаиләң янында яшисе иде, – ди.
Ә кыз катгый каршы төшә:
– Мин тормышта рәхәт күргәннәрне сөймим, мин тормышның авырлыгына каршы күкрәк киереп көрәшүчеләрне, авырлыктан михнәт кичкән халыкны коткару юлында тырышучыларны сөям.
Шамил моны, гадәтенчә, бер утыруда язды. Тик кабат укып карагач, ничектер сәер шикелле тоелды. Егет кеше үзе баш тартырга тиеш иде ләбаса. Бу тиклем үк җебеп төшәргә тиеш түгел иде шәфкать туташы алдында. Ә хикәя аның үз хисләрен кабатлый, өстәвенә исеме дә әле «Краском мәхәббәте» дип атала. «Шамил мәхәббәте» дип кенә үзгәртәсе калган аны. Шәфкать туташы... Монысы да сәер... Сөю сырхавыннан шәфкать туташы булып, Асиянең дәвалап җибәрүен көтеп йөргән шикелле. Ә хикәя үзе болай ничава да кебек.
Шамил аны кулында бераз әйләндергәләде дә кәгазьләре арасына ташлады. Ни генә әйтсәң дә, бүген бастырып чыгарырлык, һич югы кешегә күрсәтерлек нәрсә түгел инде бу.
Ләкин мәхәббәт һөҗүме дә, аңа бирешмәскә тырышу теләге дә тукталмады. Шулар тәэсирендә тагын бер хикәя язып ташлады әле ул. Монысы инде бөтенләй башкача булыр төсле иде. Батыр егет үз хисләреннән баш тартырга тиеш. Ләкин егет дип уйлаганы, һич көтмәгәндә, кызга әйләнде һәм авторның үзе кебек җебеп төшкән гаскәригә:
– Их син, халыкка хезмәт итү хакына көрәшкә яшь тормышын корбан кылырга әзер булган егет! Яңа тормыш төзергә хәзерләнгән, шул юлда кан түккән батыр! Ни өчен табигать сиңа шул тиклем көч биреп тә, үзеңнең тойгыларыңа хуҗа булырлык ирек бирмәгән? – дип сөйли башлады. Монысы инде чынлап та ил кызы иде. Һәм ул хикәяне дә башка язмалар арасына ыргытырга туры килде. Бүтән мондый темаларга тотынмаска тырышты Шамил, чөнки барысы да аның йомшаклыгын ача, хатын-кыздан ярдәм көткән бахыр хәлендә күрсәтәләр иде.
 ** *
Бәлки, күңелендә яралган хискә теше-тырнагы белән каршы торырга тырышуының сәбәбе дә хатын-кыздан, дөресрәге, мәхәббәттән курку булгандыр. Дастаннарда данланса да, мәкерле нәрсә бит инде ул сөю дигән тойгы. Бөтен дөньяңны нурга манып, оҗмах рәхәтлекләре вәгъдә итеп килеп керә дә күңелеңне талап, төзек тормышыңда хәрабәләр генә калдырып чыгып китә. Шамил моның нәкъ шулай икәнен беренче кат кына сынамаган инде.
Беренчесе кечкенә чагында ук булды бугай. Хәзер бу хакта уйлавы да көлке шикелле. Тик ул вакытта егет бик авыр кичергән иде. Унөч яшьләр тирәсе булгандыр... Бер туганнарына кунакка кайткач, Вера исемле кыз белән танышканнар иде. Егет белән бер шәһәрдән ул, үзе дә монда кунакка кайткан. Танышып, якынаеп китүләренә, бәлки, шул да сәбәп иткәндер әле: авыл... Җәй. Рәхәт. Менә шунда бергә уйнап, су кереп йөргәндә, Вера белән нык кына дуслашып киттеләр. Авыз ачып берсе бер сүз әйтмәсә дә, арада дуслык кына түгеллеген икесе дә сизә иде бугай. Һәрхәлдә, егет моны яхшы тоя иде. Әллә нинди халәт ул менә! Бөтен дөньяңны актарып, уй-хисләреңне, тормышны кабул итүеңне үзгәртә торган. Ә үзе беркемгә дә буйсынмый.
Егет тә уенга чыгып, Вераны очрату мизгелләрен зарыгып көтеп алды. Очрашкач, һәр секундын аның янында уздырырга, аның белән бер һаваны суларга, бер суда чыланырга, бер дулкында тибрәнергә омтылды. Моның өчен төшке аштан баш тарту да, иң дус малайлардан аерылып китү дә, хәтта кичләрен соңлап кайту да берни түгел иде. Кыз үзе дә аңа тартылды, ул да шундый ук халәттә иде бугай.
Җәйге яллар матур гына узды да аерылышу көне килеп җитте. Авыр иде егеткә. Бөтен булмышы белән Вера янында калырга тели иде. Тик бу хакта беркемгә дә әйтеп булмый, хәтта кызның үзенә дә. Хәер, аңа сүзләр кирәк түгел иде бугай, күзләрендәге тирән моңсулык үзе үк кызның эчке халәтен, нинди ялкыннарда янып, ничекләр өзгәләнгәнен күрсәтеп тора иде.
Шәһәргә кайткач, күрешергә сүз биреп аерылыштылар. Тик хисләр дулкынында йөзеп, аңнары томаланган чак булганмы, башка бүтән сәбәп табылганмы – адресларын алышырга онытканнар иде. Хисләре – күкрәкләренә, үзләре дөньяга сыймыйча, тылсым илендә яшәгән ике үсмергә, бәлки, шәһәр бик кечкенә булып тоелгандыр.
Кайткач, егет аны озак эзләде. Урамнан үзләре яшендәге кызлар узуын күрсә дә, гел энә күзеннән уздырды: ул түгелме? Бу сорау үзе үк йөрәк тибешен ешайтты, бөтен күзәнәкләрен изрәп китәргә мәҗбүр итте. Ләкин Вера очрамады. Кайсыдыр чалымнары сагаерга мәҗбүр итсә дә, якынайгач, кызларның берсе дә ул булып чыкмады. Хәтта якын да килмәгән, бөтенләй икенче төрле кешеләр. Кайсы вакытларда егет үзенең шулай алдануына аптырап та куйды, ничек шулай юкка ымсынырга мөмкин икән – Вераны беркем белән дә чагыштырырлык түгел бит инде. Ләкин ул эзләнүдән туктый алмады, болай кылануы ахмаклык икәнен аңлаган хәлдә дә күзләре үзлегеннән йөгерде, таныш адымнар, таныш чалымнар эзләде.
Очрашу көтелмәгәнчә килеп чыкты. Урам буйлап бара иде егет. Кайда икәнен бик хәтерләми инде, яки берәр дустынадыр шунда, йә әнисе берәр йомыш белән җибәргәндер. Кинәт колагына кемнеңдер челтерәтеп көлгәне ишетелде дә егет шул якка борылды һәм үз күзләренә үзе ышанмыйча катып калды. Кисешкән урам буйлап аның ягына табан атлаучы ике кызның берсе 
Вера иде. Ул зәңгәр җирлеккә ак борчак төшкән затлы күлмәк кигән, матур итеп таралган аксыл чәчләрендәге зәңгәрсу тасма да, күлмәк изүендәге ак бантик та аның матурлыгын тагы да арттырып җибәргән кебек. Ә зәңгәр күзләреннән очкыннар чәчеп, ахирәте белән ихлас күңелдән сөйләшеп килүе... Егет бер мизгелгә баскан урынында катып торды да моның чынлап та Вера икәненә тәмам төшенгәч, елмаеп җибәрде. Елмаю аның иреннәрендә генә түгел, күзләрендә дә, яңак очларында да, хәтта өстендәге абыйсыннан калган иске бишмәттә дә чагылган кебек булды. Ул инде кызларга каршы йөгерүдән үзен чак-чак тыеп калды, һәм шундук колак төбендә таныш аваз яңгырап китте:
– Вера!
Бу үзенең тавышы иде. Кызларның икесе дә аның ягына борылып карады. Егет куанычның чигенә җитеп, елмаеп, кул болгады. Һәм ашыга-ашыга кызлар ягына атлады. Бер мизгелгә генә аңа нидер дөрес түгел кебек тоелды. Тик моны аңы кабул итмәде. Аның бөтен игътибары Верада иде. Икенче мизгелдә егет елмаеп, кызлар алдына килеп тә басты:
– Верочка, сәлам!
Аның тавышындагы самими яктылыктан, кыяфәтендәге ихласлыктан күктәге болытлар таралырга, җирдәге моң-зарлар җуелырга, гөнаһлар юылырга, гомумән, бөтен дөнья тылсымлы бер якты әкияткә әйләнергә тиеш иде. Тик бернәрсә дә үзгәрмәде.
Иске бишмәт киеп, каршысына елмаеп килеп баскан беркатлы үсмерне күрүгә, Вераның челтерәвек тавышы өзелде, иреннәрендәге елмаю кубып төште, күзләрендәге нурны курку һәм гарьләнү пәрдәсе каплады, йөзе агарынып китте. Егет бер мизгелгә югалып калды, ул үзен ярамаган ниндидер гамәл кылган кечкенә малай итеп тойды. Хәтта үзенең кечерәя баруын да кичергәндәй булды. Менә ул Вераның күлмәгендәге ак бөрчекләр арасыннан аска тәгәри һәм аның туфлие белән бер тәңгәлдә торып кала, хәтта ул туфлиның бантик рәвешендә бәйләнгән кара шнурын да күрә, ә шнур аны ирештергәндәй, кара каш кыяфәтенә керә... Юк, бу чынлап та каш икән... Вера янындагы кызның чиксез бер гаҗәпләнү һәм җирәнү белән чөерелгән кашы. Һәм мыскыллы елмаюы... Ул каршыларында басып торган егетне күз карашы белән тибеп очырды да Вераны алга этәрде. Берни дә дәшмәде. Беркадәр атлагач, алар өзелгән сүзләрен дәвам иттеләр. Ә егет нәрсә булганын, үзенең кая барганын һәм бу дөньяга ни өчен килгәнен дә аңлый алмаслык бер халәттә артларыннан карап калды. Бер сүз дә дәшмичә, хәтта исәнләшмичә дә киткән Вераның борылып каравын көтте. Тик бер генә тапкыр, бер генә мизгелгә. Ахирәте шулай әйдәләсә дә, ул бит борылырга, һич югы бер омтылыш ясарга тиеш иде...
Бераздан ул авыр сулап, башын түбән иде. Һәм үзенең күп йөрүдән җәелеп беткән ботинкасын, тезләре чыгып торган төссез чалбарын күрде. Ә кызлар шундый матур киенгәннәр иде. Мондый кыяфәттә алар белән сөйләшергә маташу, чынлап та, беркатлылык, ахмаклык, хәтта әдәпсезлек тә булган икән шул.
Ә берничә көннән ул Вераның абыйсын очратты. Гимназист. Теге чакта кәефе бик кырылса да, үзе барып исәнләште, кызның хәл-әхвәлен сорашты. Абыйсы аның белән сөйләшергә атлыгып тормый иде. Тик Вера турында ишеткәч, бөтен игътибарын егеткә бүлде. Берничә сүз әйткәнчегә кадәр.
– Вера сиңа бүтән аның янына килеп, бимазалап йөрмәскә кушты, – диде ул, һәрбер сүзен сеңдерергә теләгәндәй. – Кечкенә вакытта бергә уйнау әле дуслыкны аңлатмый. Сез икегез ике дөнья кешеләре икәнне аңла...
– Ничек инде? – Егетнең күзләре маңгаена менде.

– Син аңа тиң түгел, – диде Вераның абыйсы.
Егетнең бөтен булмышында давыл уйнарга тотынды. Күңелдәге давыл күзләрнең нурын сүндерде, кашларны җимереп төшерде, иреннәрне тартышып кысылырга мәҗбүр итте. Егетнең йодрыклары йомарланды. Моны күреп, гимназист арткарак чигенеп куйды һәм тиз генә хушлашып китеп барды. Егет аның артыннан укталды, тик урыныннан кузгалмады. Абыйсының гаебе юк иде. Һәрхәлдә, ул уратып-чуратып, кыландырып тормый гына чын дөреслекне ярып салды. Ул Верага тиң түгел. Тиң түгел. Әгәр кыз үзе үк шулай дип тора икән, чынлап та башка бимазалап йөрмәскә кирәк.
Вера татарча «ышаныч» дигәнне аңлатамы әле ул? Вера үлде. Саф мәхәббәткә ышаныч бетте.
** *
Әлеге хәлдән соң, Шамил чынлап та кызлар алдында артык җебеп төшмәскә, беркем белән дә мөнәсәбәтне артык тирәнгә җибәрмәскә тырышты. Моны ул үзенчә егетлеккә санады. Хәтта үзенә бик ошаган кызларга да сер бирмәвен ихтыяр көченә япсарды. Хәзер аңлый инде, бөтенләй дә алай булмаган икән. Зур максатлар белән яңа тормыш өчен көрәш юлларында йөргәндә, гыйшык- мыйшык турында уйларга вакыты да, ихтыяҗы да булмаган. Бары тик шул гына. Ә егетлекнең һәм ихтыяр көченең монда бер катнашы да юк. Әнә бит, дөньялар аз гына тынычлану белән мәхәббәт тозагына ничек килеп капканын үзе дә сизми калды. Ул вакытта да Асия белән очрашкандагы шикелле үк хәлгә калган иде. Кинәт гөлтләп киткән ут шикелле иде тойгылары...
Бәйрәм... Чын мәгънәсендә бәйрәм иде ул көн. Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелүне игълан итү тантанасы 1920 елның 25 июнендә, Казанның Кызылармеецлар сараенда булды. Шамил аны чын бәйрәм, милләт тарихында бик сирәк, хәтта бер генә тапкыр була торган зур вакыйга дип кабул итте. Илең, республикаң, милләтең өчен горурлык бит бу. Халык хәзер үз язмышына үзе хуҗа дигән сүз. Һәм иң мөһиме, монда Шамилнең дә өлеше бар. Әгәр революция җиңмәсә, анда татарлар да актив катнашып, үз сүзләрен үткәрерлек дәрәҗәгә күтәрелмәсәләр, мондый көннәрнең мәңгегә дә киләчәге юк иде бит. Ә ул килде. Моны чыгыш ясаучылар да, залдагылар да аңлый иде. Шуңа да йөзләрендә, юк, йөзләрендә генә түгел, ә бөтен булмышларында елмаю, шатлык, яңа республиканы тагы да югарырак үрләргә күтәрү теләге иде. Юкны бар иткәч, барны үстерү һәм күтәрү зарурлыгын барысы да аңлый, үзләренең көченә ышана, киләчәк тормышның тагы да яктырак, тагы да шанлырак булачагына беркем дә шикләнми иде.
Фойега чыккач, Шамил элекке иптәше, көрәштәше Әхмәтне очратты. Кәефләре күтәренке, күңелләре шат булгач, кочаклашып күрештеләр. Кочаклашып, бер-берсенең иңнәреннән кагыштылар да бу мизгелләрнең чынлыгына ышанырга теләмәгәндәй, куеннардан арынып, йөзләренә караштылар һәм хәлнең чынлап та өндә икәнен тоеп, шатлык хисләрен тыялмыйча тагын кочаклаштылар. Революция сукмагына бергә аяк баскан ике дусның инде гражданнар сугышы башыннан бирле очрашканнары юк иде. Ә хәзер менә... Махсус заказ белән китерелгәндәй – Әлимбәков иптәш үзе.
– Тукта, Шамил... – диде Әхмәт, күрешү шатлыгының беренче дулкыны беркадәр тынычланып калгач. – Мин бит монда үзем генә түгел. Әйдә, таныштырам.
Һәм ул Шамилне җилтерәтеп дигәндәй, бер як читтәрәк кыюсыз гына басып торган унҗиде яшьләр тирәсендәге кыз янына алып килде.

– Газизә, таныш бул, мин сөйләгән Шамил менә шушы инде.
«Өйләндеңме әллә?» – димәкче иде, тик авызын ачканчы, боларның арасындагы охшашлыкны күреп таң калды. Шундый ук түгәрәк йөз, калын иреннәр, очып китәргә җыенгандай, канат җәйгән кыйгач кашлар, куе кара чәчләр. Бары тик кызның чәчләре ике толым булып үрелгән...
– Игезәкләрме әллә сез? – дип елмайды Шамил.
Бу сүздән Әхмәт тә балкып китте:
– Сеңлем, – диде ул җан эретерлек җылылык белән. – Газизә. Уналтысын тутырды гына әле. Сембердә гимназия бетерде...
Газизә дә елмайды һәм бер генә мизгелгә ялт итеп, Шамилгә карап алды.
Егетнең йөрәге дертләп куйды. Әйтерсең, бер мизгелдә күктән йолдыз атылды да туп-туры Шамилнең йөрәгенә килеп кадалды. Хәтта тирене тишеп кергән энә сыман аз гына чәнчеп алуын да тойган кебек булды. Тик бу әрнү бик кечкенә иде. Ә яктылыгы... Шамилнең бөтен тамырлары буйлап рәхәт җылылык йөгерде, нур таралды, йөрәктәге йолдыз тәэсирендә ул үзе дә балкып киткән кебек булды. Ә икенче мизгелдә бөтен тирә-якка якты моң сирпелде...
Юк, моң аның күңеленнән түгел, ә тантанага чакырылган оркестрдан таралган икән. Бәйрәм дәртендә тибрәнүче беренче парлар инде биергә дә төшкән. Аларның саны артканнан-арта бара. Шамил Газизәгә карап куйды. Биюгә чакырырга... иде... дә бит... Юк, Шамил бии белә иде, Оренбургта чакта ук өйрәттеләр. Тик кыюлык кына кайдадыр юкка чыккан. Вальс дулкыннары күңелне иркәли, үзенә чакыра, ә зал уртасында бию агымында йөзүче парлар үзләренә бер башка үлчәмдә яшидер сыман тоела. Шул үлчәмгә Газизә белән бергә... Әлбәттә, шулай кирәк! Шамил гәүдәсен турайтты да үкчәсен шакылдатып, кыз алдына килеп басты һәм аз гына башын ия биреп, кулын сузды:
– Мөмкинме сезне?
Кыз серле елмайды, дәшми генә сумкасын Әхмәткә тоттырды да кулын Шамилнең иңенә куйды. Һәм алар зал буйлап, тылсымлы музыка дулкыннарында мәхәббәт иленә йөзеп киттеләр...
Талгын гына башланган вальс, әйтерсең, сиздермичә генә тизләнеп, кай арададыр өермәгә әверелде. Очрашулар, паркларда йөрүләр, шәһәр урамнары, ай нурлары... Ә күңелдә, әлбәттә, татлы сөю моңы. Ай нурлары астында подъезд алдында кочаклашып торган чакта, кайдандыр Әхмәт килеп чыкты. Газизә шундук егет куеныннан арынып, читкә тайпылды. Хәтта Шамил үзе дә дусты алдында бераз уңайсызланып калды. Ә тегесе моны күреп, кычкырып көлеп җибәрде:
– Вәт, мәхәббәт чыпчыклары, ә! – дип, төнне яңгыратты ул. – Нишләп торасыз монда бала-чага сыман?!.
– Кычкырма шулкадәр, – диде Шамил.
Әхмәт аны ишетмәде дә. Икесен дә кочаклап алды да әтиләрчә хәстәрлек белән ярып салды:
– Йөрмәгез болай үзегезне үзегез җәфалап. Өйләнешегез дә куегыз. Һәм вәссәлам!
Бу сүздән Газизәнең иреннәрен елмаю нуры ялмады, йөзе алсуланды. Шамил дә бер мәлгә югалып калды. Мәхәббәте чын булса да, аның әле өйләнү турында уйлаганы юк иде. Уйласа да, бу катлаулы мәсьәләнең шулай җайлы гына хәл ителә алуын башына да китермәс иде. Ә монда... кинәт кенә... көтмәгәндә... Ул ни дип әйтергә дә белми аптырап калды. Ә дусты дәвам итте:
– Хет иртәгә! Мин фатихамны бирәм.
Әхмәтнең елмаюлы ихлас йөзен күрүгә, Шамил дә һушына килгәндәй 
булды. Ә нәрсә?!. Монда ике уйлап торасы да түгел. Бары тик әлеге уйның үз башына килмәве генә гаҗәп. Шундый мөмкинлек туганда, аны кулдан ычкындырырга ярамый. Ул Газизәгә күз салды. Абыйсының сүзләрен шаяруга алыпмы, әллә инде кинәт ачылган мөмкинлеккә шатланыпмы, кыз елмая иде. Шамил бу хакта уйлап тормады:
– Син ризамы? – диде ул, кызның кулларыннан алып. – Чыгасыңмы миңа кияүгә?
Газизә абыйсына күз сирпеп алды да:
– Риза! – дип елмайды.
Татар туйлары элгәре бөтен йоласын китереп, шау-гөр килеп уза торган булган. Ә революциядән соң барсы да гадиләште. Иске традицияләр җимерелгән, ә яңалары барлыкка килмәгән иде әле. ЗАГСка барып язылышасы да иптәшләр белән бераз табын корып аласы. Табынны да хәзинәңдә бары белән әзерлисең, булмаганын иптәшләр күтәреп килә.
Туйдан соң өч көнлек ял алып, Газизәнең әти-әнисе белән танышып килделәр. Әйләнеп кайтуларына Советларның икенче йортыннан бер бүлмә көтеп тора иде.
Газизә уңган хуҗабикә булып чыкты. Белмәгән нәрсәсе юк, аеруча тегү-чигү өлкәсендә оста, бернәрсәгә аптырап тормый – юк кына кебек күренгән мендәр-җәймәләрне дә күз явын алырлык итә белә. Аның кулы тигәч, бүлмә балкып тора иде. Аш-суга да осталыгы чамасыз. Барлы-юклы азык-төлектән дә мизгел эчендә ашап туймаслык ризык әзерли.
Шамил өчен бу әйтеп бетергесез шатлык иде. Иптәшләре, дус-ишләре белән кайтканда, һәрвакыт йөзе якты була. Ә аның дуслары, танышлары, якташлары санап бетергесез һәм тәүлекнең теләсә-кайсы мизгелендә килеп керәләр. Кайчагында кичтән таңга кадәр фикер алышулар, кызу бәхәсләр дә булгалый. Дусларын диванга салып, үзләре идәнгә тәгәрәгән чаклары да әз түгел.
Газизә моны өнәп бетерми, әмма түзә. Кайсы вакытларда:
– Ялыктым, Шамил... – дип зарланып ала. – Берәр кайчан икебез генә аулакта, тынычлап яши алабызмы без?
Шамил елмаеп кына куя.
– Карт белән кортка булгач, шулай яшәрбез. Ә әлегә эшләр бар, шул эшләрне бергәләп эшли торган иптәшләр бар...
– Син бит дусларыңны гына түгел, бер белмәгән кешеләрне дә ияртеп кайтасың.
– Соң, кунып чыксыннар. Башка урыннары булмагач, урамда төн уздырмаслар бит инде.
– Шамил, аларның кайберләре артык әрсезләнә бит, – ди Газизә. – Бөтен өйне шапшак итәләр, бар ризыкны кырып-себереп ашап бетерәләр.
– Ачка интекмибез бит, – ди Шамил тыныч кына. – Ә өйне җыештырасың да аласың, ул кабат чистарып кала.
Ләкин Газизә барыбер тынычланмый:
– Эш анда түгел, Шамил.
– Нәрсәдә соң?
Газизә сабый балага сабак аңлаткандай, мөлдерәп, аның күзләренә төбәлә: – Шамил, син аларны хәстәрлисең, бөтен нәрсәң – уртак, – ди ул өзгәләнеп.
– Ә алар синең хакта уйлап та бирмиләр. Синнән файдаланалар гына. Син беркатлы, ихлас, ачык. Кулыңнан эш килә. Ә берәр кайчан үзең мохтаҗлыкка төшсәң, шушыларның берсе дә борылып карамаячак. Беркем ярдәм итмәячәк.

Монысы инде Шамилне тәмам чыгырдан чыгара. Ризык яки өйне пычрату турындагы сүзләре бер хәл әле. Өйне тәртиптә тоту өчен шулай борчыладыр. Ә менә аның дусларына, иптәшләренә ышанычсызлык белдерүе... Үзебезнең иптәшләр бит алар, тормышның төбеннән үрмәләгән кешеләр. Ничек аларны язмыш иркенә калдырасың, ничек ярдәм итмисең?!. Халык бәхете өчен дип, көрәшкә күтәрел дә кешеләрне күрмә, имеш. Һәркем кеше турында хәстәрлек күрергә тиеш. Һәр кеше турында. Моның өчен берни дә өмет итмичә. Гаделлеккә корылган уртак ил төзибез икән, аш-су да, шатлык-кайгылар да уртак булырга тиеш. Ә Газизә нидер көтә. Әйбәтлекне ул сатып бирергә тели. Соң, шулай иткәч, ул игелек буламыни?! Өстәвенә, ышанмый әле ул Шамилнең дусларына. Иптәшләренә ышанмый!
Мондый каршылыклар сирәк-мирәк калкып торды, ә хатын авырга узгач, ешаеп та китте бугай. Хәзер Шамил моның өчен Газизә генә гаепле түгеллеген бераз аңлый инде. Тик ул вакытта чыгырыннан чыгып, тиргәп ташлаган чаклары да булгалый иде.
– Син мещаннарча кыланасың! Үзең турында гына уйлыйсың.
Ә Газизә шуны гына көткәндәй:
– Ярый, менә син кеше хакында хәстәрлек күрәсең, халык, ил турында уйлыйсың. Ә синең турында кем уйлый? Кем хәстәрлек күрә?!
– Ә мин әле үзем хакында хәстәрлек күрә алам, – дип карыша Шамил. Газизә елмая. Моңсу итеп. Әйтеп-әйтеп тә берни аңламый торган баланы кызганган кебек итеп:
– Шамил, – ди ул әрнү катыш, – син бит Татарстан республикасы булсын өчен җан аямый эшләгән кеше. Әхмәт абый сокланып бетә алмый: күпме оештыру эшләре, документлар, идеяләр, тагын әллә нәрсәләр... Син бит Казанда, шушы республиканы җитәкләүчеләр арасында калырга тиеш идең. Ә Төркестан фронтына китәсең. Авырлы хатыныңны алып. Кешеләр синең хакта уйламый, Шамил. Алар сине кулланалар гына.
– Монысын да абыең әйттеме! – ди Шамил, нәфрәттән тончыгып. – Әхмәт шулай дидеме?!
Газизә дәшми. Шамил үзен кулга ала:
– Газизә, – ди ул сискәндергеч тынычлык белән: – син бер нәрсәне аңламыйсың. Бу – яңа ил, яңа дөнья. Аны без төзибез, гадел итеп, кешеләргә бәхет китерерлек итеп. Ә мин, кайда файдам зуррак, шунда булырга тиеш.
Әледән-әле кабатланып торган мондый бәхәсләр, Казаннан киткәч тына төште. Ташкентта шартлар бүтәнрәк иде. Газизәнең дә авыры инде зураеп, хәрәкәтләре талгынланып калган, кәефе дә еш үзгәреп тора, юктан гына башы әйләнеп, күңеле уйнап китә. Дус-иптәшләрне аның янына алып кайту дөрес түгеллеген Шамил инде аңлый ала иде. Ул үзе дә Газизә белән бик бәхәскә кермәскә, аның кәефен җибәрмәскә тырышты. Ә Айсылу тугач, аралары тагы да ныграк якынайды. Бишектә авызын чәпелдәтеп яткан кечкенә кызчык икесенә дә кадерле һәм газиз иде. Ул тугач, Шамилне әледән-әле җәфалаган каһәрле бизгәк-малярия чире дә онытылып торгандай тоелды...
Гаиләнең таркалуына да шул кызчык сәбәп булды бугай.
Лили. Газизә кызына шушы исемне кушарга тели иде. Шамил башта бик карышып маташмады, бары тик Бохарага барып, әтисен җирләп кайтканнан соң гына уйлана башлады. Шамилның әтисе Хәйрулла картның оныгына кушарга теләгән исеме Айсылу иде. Әтисенең соңгы үтенече. Казанга кайткач, Шамил шул хакта сүз кузгатты. Тик Газизә якын да килмәде. Ызгыштылар-ызгыштылар да ахыр чиктә Лили-Айсылу дип яздырырга булдылар. Әмма Газизәнең фамилиясе дә Әлимбәк килеш иде әле. Бик үк дөрес түгел бит инде, әтисез бала тапкан хатын кебек килеп чыга. Шамил ул хакта да сүз ачып карады.
– Ни аерма инде? – диде Газизә. – Ничек язылса да, без ир белән хатын хәзер.
– Юк, – дип каршы төште Шамил, – син – минем хатыным, Айсылу – кызым. Сез минем фамилияне йөртергә тиешсез.
– Айсылу? – дип күзен акайтты Газизә. – Шундый исем буламыни хәзерге заманда?! Аны әбиләргә генә кушарга мөмкин. Үзең әйтмешли, яңа чорның яңа кешесе!
Ир дәшмәде... Ә бер мәлне Шамилнең кәгазьләрен аралаганда, Газизә документларга күз салган... Ә анда – Усманова Айсылу, Усманова Газизә. Шамил бу тиклем үк җәнҗал чыгарын көтмәгән иде. Пыр тузды хатыны. Документ өчен генә түгелдер инде, электән җыелып, кайнап килгән бөтен зәһәрен җилгәрүе шул булгандыр. Тиргәште-тиргәште дә баланы алып апаларына чыгып та китте.
Артыннан бармады Шамил. Авыр сүз әйтмәгән, куып җибәрмәгән... Үзе чыгып киткән, үзе кайтып керсен. Эзләп, ялынып йөрмәсә дә көтте. Кайсы вакытларда: «Әллә барып алыйм микән соң, берәрсе аша булса да, белешеп карыйммы?» дип тә уйлады. Тик сабырлыгын җуймаска тырышты. Көтәргә кирәк. Кайтыр. Еш ызгышсалар да, бер-берсен яраталар бит. Кайтачак ул. Шул ук вакытта шиге дә бар иде. Хәзер инде аз гына бүтән чор, әти-әниләре кебек гомерлеккә дип гаилә кору юкка чыгып бара. Гаилә тормышына да караш бүтәнчәрәк.
Газизә кайтмады. Ә бераздан Шамил аның берәүгә кияүгә чыгып, Үзбәкстанга китүе турында белде. Тапты аны Шамил. Коканд шәһәрендә икән. Айсылуны үзе белән алырга теләгәнен хәбәр иткәч, Газизә каршы килмәде...
Хәзер аңлый инде Шамил, бәлки, ул чакта борылып чыккысыз бүлмәдә ачлы-туклы тормыш белән яшәп яткан хатын: «Әтисе янында булса, баламның тамагы тук, өсте бөтен булыр», дип уйлагандыр. Кызыннан җиңел генә баш тартуының сәбәбе шулдыр. Әмма гаилә тормышы Шамилнең күңелендә авыр тойгы калдырды. Гаилә – кешене көрәштән читләштереп, аның бөтен игътибарын үзенә тартырга тырыша торган авыр йөк икән. Үзара ызгышлардан башка берни дә бирми икән. Хәер, бирә бугай... Айсылу дип аталган «лилүс-милүс»не, мәсәлән.
** *
Асиядән башланган уйлары менә бит кайларга алып кереп китте. Үсмер чагында да мәхәббәт, кызлар турында уйланып яткан мәлләре бар иде. Әмма ул вакытта хисләр яктырак, уйлар татлырак була. Әлеге халәте бөтенләй бүтән иде. Алда инде өмет тә, ачык ният тә юк. Күңелнең уңалып бетмәгән яралары гына сулкылдап-сулкылдап куя. Ә уйлары яралы кешенең җәрәхәтен уалап ятуы сыман. Бик нык әрнеми дә ул җәрәхәт, тынгылык та бирми. Сыйпаштырсаң, бераз хәл була.
Урамда да көн бозыла бугай. Буран чыга. Лобачевский урамы ягыннан искән җил көчәеп килеп бәрелә дә тәрәзә өлгеләрен дерелдәтеп куя. Аның артыннан, пыялага чикерткәләр сикереп төшкән тавыш чыгарып, кар бөртекләре лепелдәшә. Шул авазларда да кышның салкын сафлыгы чагылып киткәндәй була. Урамга чыгып, буран уйнаткан кар бөртекләре арасында йөреп, күңелеңне җилләтеп керсәң, үзең дә сафланып китәрсеңдер кебек тоела.
Бүлмәдә бераз тынчурак. Абдрахманның ара-тирә җиңелчә гырлаганы ишетелә. Әнисе дә йокысында авыр сулап, ыңгырашкандай итеп куя.

Көндезләрен зарлану белмәсә дә, төннәрдә уфылдап ала икән. Әһәмият биреп тыңлап торсаң, кешеләрнең ничек йоклавыннан да күпмедер мәгълүмат алып була торгандыр әле ул. «Лилүс-милүс» тә тиз генә йокыга китәлмәде бугай, стена буендагы караватта озак кына боргаланып ятты. Хәзер инде ул татлы мышнап йоклый. Юлдан бит, арыгандыр. Тирә-юньдәгеләрнең йокысы сәер бер халәткә этәрә, үзеңне вокзалдагы кебек итеп, тормышның кабат әйләнеп кайтканын көтеп яткандай тоярга мәҗбүр итә.

Дәвамы бар.

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: