Алло, кем әле бу?! (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

– Борнашев, анаңның бишмәт якасы, кайда йөрисең син, әйткәннәрне эшләдеңме?.. Нишләп докладывать итмисең? Килдеме шаһидә? Галимуллин урынындамы? Ну, адәм актыгы булсаң да булырсың икән! Хәзер үк бер- ике уполномоченный ал да тикшерүчеләр бүлмәсенә кертүләрен сора! Бориковны да шунда китерт! Барысына да нокта куярга вакыт! Прокуратура
нәтиҗә сорый. Селкен әйдә, тиз бул! Барысы да әзер булгач, кереп
әйтерсең! – дип, майор Ярмәкәев урыныннан торып, гадәттәгечә тәрәзә янына килде. Тәмәкесен кабызды. «Тәк! Гыйбаев мәете! Пычак, сабында, өйдәге стеналарда, шкафта Бориковның кул эзләре! Көмеш рюмкалар аның өеннән тентү ясаганда табылды. Әгәр дә шаһидә түтәй дә аны таныса, эш тулысынча ачык. Ә бит мин гаепләнүчегә шанс биргән идем. Үзенең җинаятен таныса, әле бераз йомшаклык та күрсәтеп булыр иде. Элеккеге милиция хезмәткәрен үтергән өчен җаныңны алам әле мин синең! – дип
пошкырып, төтен алкалары чыгарды. Ишегалдында вак яңгыр сибәли иде. Бер төркем оперативниклар «УАЗ» машинасына төялеп, җинаять тикшерергә чыгып китте. Урамда көндәлек тормыш ыгы-зыгысы... Җәй үтеп бара, йә атналар буе кыздыра, йә кинәт суытып җибәрә дә салкын яңгыр ява. Үзгәрде табигать, элеккеге кебек матур җәйләре дә юк, карлы- буранлы кышы да күренми. Нәрсә бу? Һич аңламассың! Шулай фәлсәфи уйларга бирелеп утырганда, Ярмәкәевнең бүлмә ишеген шакыдылар.

 – Керегез! – диде бүлмә хуҗасы.
Хәбир Иблиевич пәйда булды.
– Иптәш майор, Бориков та, ике опер да урынында. Күзәтү тәрәзәсе аша түткәйгә күрсәтә аласыз.
– Бик яхшы, Борнашев! Бик әйбәт!
– Сезгә ничектер, иптәш майор, тик күңелем сизә, Юра Дмитриевич бер дә гаепле түгел кебек!
– Сиңа, Хәбир иптәш, абзаңнан өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле, өченче курстамы әле син?
– Өченчене бетердем инде.
– Бишне тәмамлагач та, чын тикшерүче чыкмый әле синнән, дустым. Аның өчен остазларга ияреп йөреп, тәҗрибә тупларга кирәк. Анда да Аллаһы Тәгаләдән талант бирелгән булса гына. Сиңа бүген эш кызык, бер авырлыгы да юк кебек тоела. Менә инде, үзең тикшерә башлагач аңларсың бу һөнәрнең ни дәрәҗәдә четерекле булуын!
– Беләм, иптәш майор! Сезнең кебек остазым булганда төшеп калмам, шәт!
– Во, менә монысы дөрес! Кеше ясыйм мин синнән, Хәбир энекәш! – дип, Ярмәкәев сержантның җилкәсенә кагып алды.

***

– Исәнмесез, Гайшә Галиевна, килүегез өчен рәхмәт!
– Исәнмесез, – дип куйды 60-65 яшьләр тирәсендәге апа.
– Сез Илсур Габдуллович Гыйбаевның күршесе буласыз, шулаймы?
– Күршесе үк түгел, бер катка өстәрәк торам мин!
– Ниндирәк адәм иде ул?
– Бик аралаша торган кеше түгел иде! Аралашуыбыз исәнләшүдән ары узганы булмады. Элек милициядә эшләгәнен, аннан тагын ниндидер зур урында икәнлеген ишегалды гайбәтләреннән генә ишетеп беләм.
– Димәк, эчеп-исереп, дуамалланып йөрмәде?!
– Юк, юк, зыянын да, файдасын да күрмәдек без аның! Тәртипле кеше иде.
– Алай икән. Менә сез Илсур Габдулловичны үтергән кешене яңадан күрсәгез, таныр идегезме?
– Аллам сакласын! Күрәсем дә, беләсем дә килми, иптәш милиция! Төрмәдән качып, мине дә бәреп үтерсә! Аллам сакласын! – дип, түткәй куркып ук калды.
– Борчылмагыз, Гайшә апа! Сез аны тәрәзә аша гына күзәтерсез, ул сезне күрмәс! Сезгә берничә кеше арасыннан аны танырга гына кирәк!
– Күреп кенә кала күрмәсен инде, балам, бик куркыта. Япь-яшь,
таза ир кешене юкка чыгарганны, безнең кебек карт-корыга бик күп кирәкми ул!
– Юк, апа, юк! Беренчедән, күрмәячәк, икенчедән, биредән кача
алмый ул. Әгәр дә җинаяте расланса, бер 15-20 елсыз чыгалмаячак әле! Борчылмагыз! – дип, апаны тәвәккәллеккә өндәде тикшерүче.
– Менә хәзер бу пәрдәне ачабыз да, сез ирләр арасыннан ул бәндәне күрсәтерсез! Аларның барысына да номерлар тагылган! Шуның белән эшегез бетә! Ләкин, зинһар, игътибарлы булыгыз, җентекләп карагыз, ашыкмагыз!
Апа ризалыгын белдереп, баш селкеп куйды.
– Хәбир, ач тәрәзәне!
Майор Борнашев стенага эленгән чаршауны этеп куйды. Түткәй ике бүлмә арасында зур телевизор экранын хәтерләткән тәрәзәне күрде. Гайшә ханым, каушап, ике адым артка чигенде. Аның каршысында өч ир заты басып тора иде.
– Борчылмагыз, Гайшә Галиевна, якынрак барып, игътибар белән
карагыз! Илсур Габдуллович үтерелгән көнне, сезгә бәрелеп, аскы катка төшеп киткән адәм бармы биредә?
Апа кеше уң кулын иреннәренә тидереп, гәүдәсе белән алга сузылды.
– Курыкмагыз, алар сезне күрми, дим, якынрак барыгыз тәрәзәгә! –
диде, майор.
Түтәй сак кына өч адым атлады да, бераз төбәлеп карап торгач,
пышылдап кына:
– Монда ул! – диде.
– Кайсысы?
– Әнә теге свитер кигәне!
– Номеры белән әйтегез!
– Өченчесе!
– Хәзер нәрсә була инде, улым?
– Суд, суд була, Гайшә Галиевна! Һәрбер җинаятьче канун нигезендә төрмәдә утырырга тиеш! Сез ачыклаган бәндәнең дә урыны зинданда.
– Ә, ярар, ярар, улым, үзегез беләсездер инде! Теге көнне бит ул
шундый котымны алды. Куллары, күлмәкләре кып-кызыл кан, күзе-
башы алмашынган, чак кына бәреп екмады. Ничек мине дә теге дөньяга олактырмагандыр инде, Аллам саклады. Шаһитлар калмасын дип, мине дә үтергән булса. Гомерем бетмәгән булгандыр инде, Аллага шөкер! Әнә бит теге «След» дигән сериалда шаһитны эзләп табып юк итәләр. Исеме ничек әле аның, теге шаһитның, дим? Онытып җибәрдем!
– Әйтә алмыйм, апа, сериаллар, әкиятләр карап утырырга вакытыбыз юк бит безнең!
– Әкият түгел ул, улым, чын кино. Анда бит әле машиналар белән
куышалар, бәрелешәләр, күпме мал әрәм була! Шул хәтле әрәм-шәрәм итмәсәләр, дим!
– Безгә, апа, тимер-томыр түгел, кеше гомере кыйммәтле! Яхшы, ярдәм иткәнегез өчен бик зур рәхмәт! Минем ярдәмчем сезне өегезгә илтеп куяр, сау булыгыз!
– Рәхмәт, улым, рәхмәт! Шофёрыгызга акчасын түләрмен, җаным,
түләрмен. Аллага шөкер, пенсиябез айдан-айга килеп кенә тора! Бик рәхмәт инде хөкүмәтебезгә дә, бик рәхмәт!
– Апа, сезне бушлай илтеп куярлар, борчылмагыз, зинһар!
– Шулаймыни, җаным, әй, матурым! Алайса, энем, безгә кереп чәй дә эчеп китәрсең яме, улым. Әти-әниләрең бармы соң үзеңнең?
– Бар, апа, бар! Әтием дә, әнием дә исән-саулар! Атна саен кайтып-китеп йөрим! Чәйгә чакыруыгыз өчен рәхмәт! Икенче юлы, яме!

– Шулайдыр инде, балакаем, шулайдыр. Әти-әниегез дә исән-саулар булгач, бик бәхетле икәнсең әле, Хәбир энем! Хәлләрен белешеп тор, үпкәләп ята күрмәсеннәр. Менә мин бик кайтыр идем дә, юк шул, юк инде алар! Әтинең вафатына 20 ел булды инде, әнкәйнекенә дә 16 була, – дип, апа кеше күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп алды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: