Илбашы (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Абага чәчәге
Абага чәчәген тел астына салган
кеше күренмәс була.

Халык әкияте
Мал асларын тазарту, мал-туарга салам-печән ташлау, җыелган тиресне чуманга (талдан үрелгән зур кәрзин) тутырып, лапас артына ташу – оланның вазифасы. Яшьли тырыш, эшчән, ару белмәс булып үсте Минтимер. Арыган чакта да ул анасына, апаларына, абыйсына арыганлыгын сиздермәскә тырыша иде.
– Җегет кеше арыганын башкаларга әйтеп тормый инде ул! – ди олылар.
Әткәсе кайткач, тормышлар бераз рәтләнде. Шәрип абзыйны күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп тә куйдылар.
Кичләрен җыелышып сәкедә утырганда, ниләр генә сөйләнми, халыкара хәлләр турында да, күрше-коланнарның тормыш-көнкүреше хакында да, борынгы риваятьләр, нәсел тарихы турында да дәресләр иде ул кич утырулар.
Гадәттә, ата кеше сүз башлар иде.
– Минем чын исемем – Шаһишәриф, – дияр иде ул. – Ул «шаһ» белән «шәриф» сүзләреннән ясалган. «Шаһ» – падишаһ, патша дигән сүз. «Шәриф» исә абруйлы, данлы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең яраннарына карата әйтелә торган дәрәҗә булган.
«Димәк, безнең әткәйнең исеме «дәрәҗәле патша» дигәнне аңлата», – дип уйлады Миңкәй.
Сабый ата-бабасының риваятьләрен тыңлап үсте. Булачак шәхесне риваятьләр генә түгел, мал-туар да сиздерми генә тәрбия кыла. Ул апаларының, абыйсының, әнкәсенең малларга карата иркә сүзле, миһербанлы булуларын еш күрә иде.
– Сыерга, кәҗәгә ягымлы, иркә сүзләр әйтсәң, сөтне тагын да күбрәк бирә! – ди апалары.
Дөрестер дә!
Бәлки, кешеләр дә назлы сүзгә мохтаҗдыр?
Минтимер гомере буе йомшак тавышлы, назлы сүзле, әмма кирәк чакта
кырыс та, гадел дә була белде.
Табын янына җыелгач, хатирәләр башлана. Ни өчен әти-әнисе Хантимер,
Минтимер исемнәре кушкан балаларына? Баксаң, аларның кыз балалары күп булып, ир оланнары туган бере үлә барган икән. Андый очракларда тагын йола ярдәмгә килә: Үлмәс, Тансыкбай, Яшәр кебек исемнәр пәйда була. Тимер кебек чыдам, нык, сәламәт булсын дигән өмет белән ата-ана оланнарына Хантимер, Минтимер исемнәре куйдырган. Чыннан да, Хантимер дә, Минтимер дә сау- таза булды, шөкер.
Минтимер басынкы, уйчан булып үсте. Ул да сабый чакта хыялыйрак иде. Әкиятләр, ата-бабасы сөйләгән риваятьләр аның хыялый күңелен уята торган иде. Ул кара бураннарда, туктаусыз яңгыр яуган чакларда избачка чаба. Элек китапханәне «избач», ягъни «изба-читальня» дип атыйлар иде. Әнә шул избачтагы китапларны Миңкәй күп укыды. Ә менә абага чәчәге турындагы риваять аның күңеленә ныклап кереп утырды. Абага чәчәгенең могҗизасы турында аның олылар авызыннан да күп тапкырлар ишеткәне бар иде инде.
Имеш, абага җәй уртасында, ай тулган төннең уртасында чәчәк ата икән. Шул чәчәкне өзеп тел астыңа салсаң, син күренми торган кешегә әйләнәсең, ди. Миңкәйнең кулына Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» исемле китабы да килеп керде, шуны кулдан-кулга йөртеп укый-укый туздырып бетерде балалар. Китапта Рөстәм исемле бер малай абага чәчәген өзеп авызына каба да, күренмәс кешегә әверелеп, фронтка китә. Һәй, нимесләрне кырып кына сала, малай, мин сиңа әйтим. Фашистларның штабларына кереп, карталарын- документларын алып, совет командирларына тапшыра, корал саклана торган складларын шартлатып йөри, ә үзенә берни дә булмый.
Чыннан да, абага бик тә серле үсемлек бит. Ул елга бер генә, җәй уртасында, ай тулган төнне, сәгать уникедә генә чәчәк ата. Ә төн уртасында карурманга ничек барасың, урман тулы сугыштан качып килгән бүре чирүе. Уникешәр тавыш белән улый башласалар, куркуыңнан котың ботыңа җитәр. Шулай да кызыксыну куркуны җиңде. Йөрәкле малайлар карурманга абага чәчәк атканны карарга китте. Абага чәчәген өзеп, тел астына салып, күренмәс кешегә әверелеп йөрсәң, иллә дә кызык булыр иде бит.
Урман белән авыл арасында Шүрәле чокыры бар. Ниләр генә сөйләмиләр ул Шүрәле чокыры турында, имеш, соңга калган юлчыларны, чокырыннан чыгып, Шүрәле кытыклап үтерә икән, имеш, Шүрәле кытыклаган кеше исән калса, гел көлеп йөри торган җүләргә әйләнә икән. Төн уртасында малайлар Шүрәле чокырын урап йөгерде. Шөкер, Шүрәле чыкмады. Кайтканда да Шүрәле чокырын әйләнеп уздылар. Алай да котлары ботларына җиткән иде.
Ләкин батыр йөрәкле малайлар, әллә ничә тапкыр куркыныч Шүрәле чокырыннан узып, урманга барса да, абаганың чәчәк атканын күрмәде. Алар күренмәс кешеләргә әверелә алмады.
Соңыннан Минтимер белде: абага ул чәчәк атмый, споралар, хлорофиллар һәм тамыр бүленүе белән үрчи икән. Минтимернең өмете киселде, күңеле төште. Матур әкият, маҗаралар вәгъдә итә торган гүзәл риваять җимерелде. Малай олыгаеп киткәндәй булды, ул тагын да җитдиләнде һәм шуннан соң беркайчан да тормышка ашмас хыяллар белән матавыкланмады. Аның вөҗүденә, бәдәненә, зиһененә прагматиклык, аек акыл белән фикер йөртү рәвеше салынган иде инде.

 

Кече ураза
Әбиләр җәйге челлә вакытында да, урак урганда да, печән чапканда да ураза тотуларын өзмәде. Бичаракайлар утызар сутый арыш урганда да, никадәр кибеккән, сусаган булсалар да, авызларына бер тамчы су капмыйча, бер бөртек арыш-бодай ашамыйча, кайберләре һуштан язып егылгаласа да, уразаларын бозмады. Савап өчен, Аллага инанган өчен, оҗмахка керер өчен, алар шушы җәзаларны кичкән, күрәсең.
Малайларның да ураза тотканы бар.
Шулай бервакыт, Шүрәле чокырын узып, алар урманга җиләккә китте. Миңкәй җиләкчеләр арасында иң чосы, иң остасы иде. Аның савыты иң алдан тула. Моның сере бар. Җиләк исе бөтен аланны тутырган, савытка салганы 
тагын да ислерәк, малайларның түземсезләре иң башта җиләкне савытка түгел, үз авызына сала. Беттең! Син инде савытыңны тутыра алмаячаксың. Хуш исле тәмле җиләкнең өзеп алган берсе синең авызга кереп барачак. Берне кабам, икене чиләккә салам дип җыйсаң да булмый. Нәфес үзенекен итә, җиләк үзеннән-үзе авызга кереп китә.
Ачыккан балага бу үзенә күрә ураза, тыйлыгу, нәфесеңә юл куймау сынавы була килде. Нәфесеңне тыя белү сине күп бәлаләрдән коткарачак, ул синең холкыңны ныгытачак. Нәфес – шайтан ул, һаман котырта, берне генә кап, тагын берне генә аша, ди.
Шуңа күрә кагыйдә бик кырыс: савытыңны тутырмыйча торып, бер генә җиләкне дә авызыңа аткарма! Юкса җыйган җиләгең савытыңның төбен дә күммәячәк. Савытыңны мөлдерәмә, түбәләмә итеп тутыргач, күзең күргән җиләк синеке, рәхәтләнеп аша.
Җиләк белән тулган чиләгеңнең өстен мәтрүшкә учмасы белән каплап куясың. Җиләк түгелмәсен өчен дә, кояш эссесеннән саклау өчен дә. Түбәләмә тулган чиләк белән өйгә кайтып керүгә үк өйдәгеләр:
– Һай, Минтимеребез җиләкне күп җыйган! – дип, аны мактап каршы ала.
Сабыйга шуннан да зур сөенеч бармы икән! Кылган эшеңне күреп, мактау сүзе әйтсәләр, бигрәк тә рәхәт булып китә.
Тулы савыт белән мәтрүшкә учмасын күргәч, әнкәсе:
– Менә хәзер җиләк белән мәтрүшкәле чәй эчәрбез! – диде.

 

Хәдичә апа
Минтимер шахмат белән мавыга башлады. Шахмат бик кыйбат тора. Мәктәптә дә ул берәү генә. Чиратыңны озак көтәргә туры килә. Шуңа күрә Минтимер аны үзе ясарга булды. Шахматның шакмаклы тактасын әтмәлләү әллә ни кыен булмады. Юка фанер тактаны кул пычкысы белән кисте дә акка кара шакмаклар ясады. Ә менә фигураларны ясавы шактый катлаулы булып чыкты, дөрес, пешкаларны, филләрне, тураларны ясау да авыр түгел иде, тик атларны ясау озакка сузылды. Агачтан кисеп алынган түмәрчекне атка әверелдерергә кирәк иде. Минтимернең кулы алтын бит аның. Атларны ясап бетергәч, кара, ак буяуга буяп, кояшта киптерде. Шәп килеп чыкты. Буш вакытларында, бигрәк тә коеп яңгыр яуган чакларда, малайлар, эшне дә, ашауны да онытып, печәнлектә, җылы мунчада шахмат ярышлары уздыра иде. Шахмат уены аның тормышының нигезе булып ятты. Шахмат алдын-артын уйлап эш йөртергә өйрәтә, ордым-бәрдем кеше шахматчы була алмый.
Минтимер бер яктан икенче тарафка сугылмас шәхес булып өлгереп килә иде инде.
Малайның бу басынкылыгын укытучысы Хәдичә апа бик тиз күреп алды, һәм аны сыйныфның старостасы итеп сайладылар. Мәктәпне тәмамлаганчыга чаклы ул алыштыргысыз лидер була килде. Аның язмышына «син – лидер» дип язылган иде инде.
Гадәттә, лидерлар шау-шулы, җитәкче булырга атлыгып торучы, үзен лидер буларак күрсәтәсе килүләре белән аерылып тора. Андыйлар күзгә керә, гаугалы дан яуларга тырыша. Минтимер калай әтәчләрне яратмый иде. Калай әтәчләр алар күп сөйли, аз эшли, эшләгәндә дә кеше күрсенгә генә эшләгән булып кылана. Дөресе шул: андыйлар эшләгәнгә салыша, эшләгән булып маташа. Ю-ук, әтәчлекне сөймәде ул. Миңкәй – җитди олан, төпле олан. Шушы кечкенә генә татар авылында туып үскән малайга андый тактика, стратегия, итагать, эчке культура каян килгән?
Ул беркайчан да атасының күмәк хуҗалык җитәкчесе булуын купайтмады, атасы белән мактанмады, персидәтел малае дип, колхоз эшләреннән йөз чөермәде, башкалар кебек, ни кушсалар, шуны эшләде. Үзенә ташламалар таләп итмәде. Шуңа күрә дә аны сыйныфташлары да, укытучылар да хөрмәт итә, аңа ышана, аңа таяна иде.
Яшерен-батырын түгел, укытучылар, гадәттә, авыл җитәкчеләренең балаларына үзгәрәк мөнәсәбәттә тора. Авыл Советы яки колхоз җитәкчесенең баласына билгене арттырып кую дисеңме, дәресен белмәсә дә, аны яклау дисеңме. Гади колхозчы баласын битәрләгәндә, башлык баласының башыннан сыйпау дисеңме – барысы да булды инде. Минтимер бу яклауларга, бу ташламаларга мохтаҗ түгел иде, чөнки ул бөтен фәннәрдән дә алда бара. Җитәкче баласы булганы өчен түгел, тырышлыгы, үз зиһене белән лидерлыкка чыккан үсмер иде ул.
Шулай да дәрес әзерләргә өлгермәгән очраклары да булгалый. Каралты- курада да, колхоз эшләрендә дә бөтерелә торгач, өйгә бирелгән эшне эшләү арткарак күчә. Бәс, дип уйлый укытучы Хәдичә апа, димәк, балаларга бирелгән теманы дәрестә ныграк, тирәнрәк аңлатырга кирәк. Хәдичә апа балаларның ерак урманнан чәнәшкәгә салып утын алып кайтканнарын да, «уфалла» арбасы белән ерак болыннан печән ташыганнарын да белә, ашлама өчен көл җыйганнарын да, черемә ташыганнарын да күзәтеп тора, шуңа күрә ул укучыларының сабакны дәресханәдә үзләштерүләрен тели һәм кайбер очракларда кыен хәлдә калган укучыларга ташламалар да ясый торган иде.
Башка яшьтәшләре кебек үк Минтимер дә каралты-кура тирәсендә бөтерелә, колхоз өмәләрендә дә катнаша, персидәтел малае буларак, аңа артта калырга, эштән качарга ярамый, ул үрнәк булырга тиеш. Шушы гадәтенә күрә укытучы Хәдичә апа Минтимерне хөрмәт итә.
Атасы гелән әйтә иде:
– Балалар, бүтәннәр авыр эшкә алынмаганда да сез баш тартырга, хәйләләргә тиеш түгел. Чөнки сез – персидәтел балалары, сез Алланың кашка тәкәләре түгел! – дия торган иде.
Зиһенле бала үсеп килә.
Бу – ата-ана тәрбиясе. Хәйләләп, авыруга сабышып, авыр эштән калу юк. Бу – авыл йоласы һәм, ниһаять, милләт йоласы!
Мөгаллимә Хәдичә апа балаларның авыр заманада, сугыштан соңгы ачлы- туклы елларда яшәгәннәрен ачык күрә, аларны эчтән генә кызгана да иде. Ләкин кызганганын балаларга күрсәтми. Кызгансаң, бала гел кызганганыңны өмет итеп яши, кызгану, яклашу баланың үҗәтлеген киметә, тырышлыгын азайта, ул кызганганны-яклаганны көтеп ялкаулана. Бу бала мәктәпне тәмамлаганнан соң еш кына югалып кала, үзе өчен көрәшми, кемнеңдер ярдәмен көтеп яши башлый. Гадәттә, көткән ярдәм аңа килми, кеше төшенкелеккә бирелә, бар кеше дә аңа дошман булып күренә, ул эше уңмас адәмгә әйләнә, аңа бер генә юл кала: хәмер эчү яки үч алу. Аның күңелендә уңыш казанганнарга кызыгу, аларның дәрәҗәсеннән көнләшү хисе уяна. Кызыгу хисе көнләшүгә әверелә, көнләшү үч алуга илтә. Чибәр кызның йөзенә көндәшенең агу сибүе, матур биючене биемәслек итеп кыйнап, аякларын имгәтеп ташлау, үзенекеннән яхшы тормышлы кешенең йортына ут төртү – барысы да көнләшү вә үчлектән килә. Үчле кешенең йокысы тыныч булмый, ул гел ничек итеп дошманыннан 
үч кайтару турында гына уйлап ята, аның ашказанында ялкынсыну барлыкка килә, ялкынсыну җәрәхәткә әверелә, ә инде җәрәхәтнең олы авыруга әйләнүен көт тә тор. Андый кеше үзенең булдыксызлыгын, уңышсызлыгын башкалардан күрәчәк, бәс, башкалар гаепле икән, ул алардан үч алырга тиеш булып чыга. Аһ, нинди читен тормыш, үзенә дә читен, аның юлында очраган бүтәннәргә дә читен тормыш әзерли ул көнчел бәндә.
Шушыларны аңлау каян килә? Әлбәттә, гаилә тәрбиясеннән, йолалардан килә, әмма тулы канлы шәхесне алар гына да тәрбияли алмас иде, әгәр дә саф канлы шәҗәрәң, каннан килә торган нәселдәнлек булмаса...
Авылда башлангыч сыйныфларны укытучы Хәдичә апага каян килгән бу сиземләү, бу зиһният?
Минтимер Шәрип углы Шәймиев гомере буе беренче укытучысы Хәдичә апа Әхмәдуллина турында уйланыр, аңа сокланыр, аңа чиксез рәхмәтләр укыр. «Хәдичә Әхмәдуллина» дип өстәге җитәкчеләр генә әйтә торган иде укытучыга, бөтен балалар өчен ул бары тик «апа» булды. Бу мөгамәлә укытучы өчен иң олы дәрәҗә иде. Ни өчендер хәзер балаларга «Хәдичә Ибраһимовна», «Габделхәй Гатиятуллович» дип эндәшергә кушалар. Бу гадәт татар халкының йоласында юк иде бит, хәтта олуг ханнарга, падишаһларга да «син» дип, олыларга «абый», «ага», «абзый», «әфәнде», «туташ», «ханым» дип эндәшә торганнар иде. Олуг шәхесләребез Нәкый Сираҗетдинович Исәнбәткә дә, Бакый Идрисович Урманчега да без «Нәкый ага», «Бакый абый» дип олылап эндәшә идек. Бу бер дә әдәпсезлек саналмый, киресенчә, шәхесләрне зурлау булып аңлашыла торган иде. Ә нигә укытучыңа, остазыңа олылап «Хәдичә ханым», «Минтимер әфәнде», «Шәриф ага», «Мансур абый» дип эндәшмәскә?! Бу – йоладан килгән бөек культурабызның чагылышы бит, бер дә культурасызлык түгел! Киләчәктә боларның барысы да Минтимергә ярдәм итәчәк, һичшиксез ярдәм итәчәк.

 

Ганимәт кашыгы
Бервакыт өстәл янына бөтенебез ашарга җыелып утырдык. Өстәл уртасында тары боткасы салынган зур табак тора. Тәлинкәләр юк инде ул чакта, барыбыз да шушы табактан ашыйбыз. Ботканың кыл уртасына май салынган. Ботканы кашыкка аласың да майга манып кабып җибәрәсең. Мин, бәләкәй булгач, чамалап бетермичә, боткага бабайдан алдарак сузылганмын, күрәсең, бабай үзенең кашыгы белән шалт итеп кулыма сукты.
Минтимер Шәймиев


Укытучы Хәдичә апа үз эшенең остасы, балаларның остазы иде. Һәм ул бик бәхетле иде, ничәмә-ничә буын баласы аның дәресханәсендә укып, белем алып чыкты. Башлангыч сыйныфта төпле белем алса, бала җиденче сыйныфта югалып калмый. Җиденче сыйныфны яхшы тәмамласа, сигезенчегә барып кергәч, каушап калмый, урта мәктәптә төпле белем алса, алга таба инде ул ныклы адымнар белән бара. Хәдичә апага үз сыйныфында укып чыккан йөзләгән шәхесләр чиксез рәхмәт укый. Аның иң төп сыйфаты шул иде: ул, балаларның ата-анасы кем булуына карамастан, аларга тигез бакты. Начар укыганнарга яхшы укучыларны ярдәмче итеп куйды, фәннәр җиңел бирелгәннәргә исә мавыгулар уйлап таба торган иде.
Сыйныфта Минтимер алда бара, аңа уку җиңел бирелә, шуңа күрә ул агачтан үзе ясаган шахмат уены белән мавыга, электр техникасы, машина техникасы белән әвәрә килә, аңа ат җене кагылган. Җитешмәгән җире юк.
Оештыру сәләте дә бар малайның, кычкырмас, ләкин тыңлатыр, әйтерсең лә ул аларның яшьтәше түгел, әйтерсең лә ул – укытучы.
Мәктәптә әбәт ашау оештырырга кушылган иде. Табын өчен, ризык китертү өчен Минтимер җаваплы.
Сыйныфта болагай бер укучы бар иде, үзе кыланчык, пәрвайсыз, әнкәсе әйткәндәй, «җүнсез-җүнтек» бер малай инде шунда. Кылана торгач, бу шаталак башка бер кешенең ашын түктерде. Минтимер түзмәде, атасының сугыштан алып кайткан саллы кашыгы белән малайның шәрә маңгаена кундырды. Катырак сукты бугай. Малай кычкырып куйды, аннан ике учы белән кашык төшкән урынны каплады, елый ук башлады, аның маңгае күбеп чыккан иде. Минтимер сукты сугуын, әмма үзе малайны кызгана иде. Малай озак еламады елавын, шуннан соң аның тәртибе майлаган кебек булды. Ләкин Минтимер һаман тынычлана алмады, катырак сукты, гаделсезлек кылды бугай ул...

 

Чукмар
Бүре, никадәр куәтле һәм акыллы

булса да, барыбер бүрек була.
Аталар сүзе
Шәрип абзый, туры айгырына атланып, уң кулына чукмар (кистән) тотып, бүре ауларга китте. Мылтык белән бүрегә теләсә кем бара аны, ә менә син мылтыксыз, чукмар белән генә барып кара. Анысын бик сирәк аучылар гына булдыра ала. Шәрип Шәймиев әнә шул сирәк аучыларның берсе иде. Тәвәккәл, гаярь ир.
Бүреләр күрше авылларның ферма түбәсендәге саламны актарып тишек ясаган да, абзарга кереп, әллә ничә сарыкның башына җиткән. Әнәк авылының фермасына гына бүре төшмәгән. Димәк, көт тә тор, Әнәк сарыкларына да ач бүреләр тарафыннан һөҗүм булачак.
Байтак йөрде аучы урман тарафында һәм эзләгәненә юлыкты да. Бүреләр, гадәттә, бишәр, җидешәр булып ауга чыга. Менә урманнан биш бүре тезелешеп чыкты. Яланга чыксыннар, урманга кереп кача алмаслар, дип уйлады Шәрип абзый. Ат шомлы итеп акрын гына кешнәде дә колакларын шомрайтты.
– Сабыр... – дип пышылдады аучы. – Сабыр...
Бүреләр абайлаганчы һөҗүмгә атылырга кирәк. Бүре чирүе юл такырына чыгып, урманнан байтак ара киткәч, Шәрип әче итеп сызгырды да атының янбашына типте. Турайгырның бүре авына беренче генә чыгуы түгел, ул бүре өстенә барырга өйрәтелгән иде.
Бүреләр көтелмәгән бу сызгырудан, өсләренә ажгырып килүче айгырны күреп, төрлесе төрле якка сибелде. Шәрип-аучы чирү башына төбәп чаба иде. Калган бүреләрне ян-якта калдырып, ул чирүбаш артыннан элдерә. Тәҗрибәле, азау ярган бүре иде ул. Кар салган якка, урман ягына каерырга маташа, белә ул, ат тирән көрттә чаба алмый, карга баткан айгырга бүре үзе ташланырга мөмкин. Шәрип-аучы аты белән аның урманга юлын кисте, азау ярган бүрене такыр басудан чабарга мәҗбүр итте. Бүре бөтен көченә ыргый, ат та тиресеннән чыгардай булып чаба. Шәрип-аучы бүрене куып җитеп узып китте дә, каршысына төшеп, аны Шүрәле чокырына таба чабарга мәҗбүр итте. Үзе атын тыя төште, чапсын бүре, хәле бетсен, ат хәл алсын. Бераз хәл алгач:

– Әйдә, малкай, – дип, ул тезгенне җибәрде, турайгыр белән бүре арасы якынайганнан-якыная бара, алар инде янәшә чаба, бүрене бастырып куганда, Шәрип, өзәңгегә аягүрә басып, киерелеп, кирәмәйләп, бүренең ике колагы арасына чукмар белән орды. Бүре тәкмәрләп артта калды. Шәриф атын борды, бүре кар туздырып ауный иде, аучы җәһәт кенә атыннан сикереп төште дә итек кунычыннан артыш таягын чыгарып, ыржайган бүренең теш арасына тыкты, алдан әзерләнгән сүс катнаш нечкә каеш белән үрелгән киндерәне аның танавына урап та куйды. Берни эшли алмый җанвар шулай иткәч. Тәвәккәл Шәрип бүренең аякларын бәйләде, атын чакырды. Чирү башы кырык килолап булгандыр, аучы аны, көчкә күтәреп, атының сыртына аркылы салды.
Шәрипнең беренче тапкыр гына тере бүре алып кайтуы түгел иде бу, шулай да колхоз идарәсе янына кеше күп җыелды, бигрәк тә бала-чага. Минтимер дә шунда иде. Хәзер атасы бүрене тире җыючыга алып китәчәк, карап калырга кирәк. Балалар да, олылар да бүренең алагаем олы булуына шаккатты.
Минтимер бүре янына килде. Аның карашы бүре күзләре белән очрашты. О-о, ул караш! Тыныч ятса да, буйсындырылган булса да, әгәр аны иреккә җибәрсәң, бугазыңны чәйнәр.
Минтимер бүрене кызганып куйды. Бичара! Балаларың синең аудан бәрән алып кайтканыңны зарыгып көтәдер, ә син юк, бәрән дә юк, ирек тә юк – чирүбашы тоткын. Хәзер аны, төбәк мәркәзенә – Пучыга алып китеп, тире җыючыларга тапшырырлар. Бүре тоткан аучыга байтак кына акчалата бүләк тә бирәләр бугай.
Бүре сабыйның үзен кызганганын аңлады кебек, ул тагын Минтимергә бакты.
Акыллы бүре үз хәлен бик яхшы аңлый иде, ахрысы. Аның карашы сабыр. Шулай, кайчандыр син чирүбаш, кешеләрнең йөрәгенә курку салган батыр бүре булгансың, хәзер синең тиреңнән йә бүрек тектереп киярләр, яки, тагын берничә тире кушып, толып тектерерләр.
Бала-чага шау-шу килә, олылар да, бүрегә карап, Шәрип-аучының ба- тырлыгына соклана. Минтимер генә сөенми.
Йокларга яткач та, бүре карашы аның күз алдыннан китмәде. Бичара җанвар! Синең хәлдә калырга язмасын!

 

Бер уч арыш
Тамак тәмугка кертә.
Аталар сүзе
Сугыш елларында да, сугыштан соң да халык ачыкты. Дөресен генә әйткәндә, халыкның тамагы ипигә 1965 елларда гына туя башлады. Бичара игенче үзе иккән игеннән бер уч ашлык алса, әгәр дә аны тотсалар, башы бетте – ун елга утырталар иде. Икмәкне бүлгәндә дә, бер хезмәт көненә, уңышына карап, 100-200 грамм арыш тия торган иде. Шуңа ничек мал асрыйсың, шуңа ничек өс-баш карыйсың? 365не 100гә тапкырласаң, 36,5 кило арыш тия, ягъни ел буе эшләгәнеңә ике пот икмәк чыга. Авыл кешесенә ал юк, ял юк, ул елның 365 көнен дә колхозда эшләргә мәҗбүр ителгән. Колхозчы «курорт, шифаханә» сүзләрен ишетеп тә белми.
1861 елда түгел, әле 1961 елда да Россиядәге авыллар өчен крепостное право бетерелмәгән иде.
Сугыштан яраланып кайткан Шаһишәрипне колхоз рәисе итеп куюлары Әнәк халкында өмет-ышаныч уятты. Күрше хуҗалыкларда сугыштан соңгы чорларда күпме кешене, икмәк урлауда гаепләп, зинданнарга ташладылар. Нинди урлау ди тагын, бер кесә, бер уч бодай өчен утырталар иде. Булыр- булмас бөтен малын тартып алып, шәрә калдырдылар.
Чирек гасыр персидәтел булып эшләү дәверендә Шаһимөхәммәт улы Шаһишәрип Шәймиев бер генә кешене дә төрмәгә утыртмады.
– Бар, улым! – дия иде Шәрип абзый. – Ындырда эшләүчеләргә, арыш уручыларга әйт, бер бөртек тә итәк асларына алмасыннар. Иртәгә тентү килә.
Минтимер йөгерә-йөгерә барысын да кисәтеп чыга торган иде.
Иртәгесе көнне кичкырын, көтү кайтыр алдыннан, уракчылар да кайта башлады. Шулвакыт авылга тентү килеп төште. Тентүчеләрнең бигрәк тә кәттәләре иде бу юлы. Жуков «газигы»на төялешеп килгәннәр: алда утырганы – прокурор Кашапов, арттагылар – башкарма комитет вәкиле, участок милиционеры. Соңгысы берәрсен кулга аласы булса дип килгәндер инде. Болар, кемне дә булса икмәк белән тотып, бүген үк алып китәргә ниятли иде, ахрысы. Чакырылмаган кунаклар чәйләгәндә, Шәрип абзый, тарантасына утырып, алардан алдарак юлга кузгалды, уракчылар инде басудан олы юлга чыгып килә иде.
– Алмадыгызмы? – дип сорады Шәрип абзый.
Хатыннар дәррәү җавап кайтарды:
– Җу-ук, Шәрип абзый! – диеште.
Ләкин Шәрип аганың очлы күзе иң артта посып кына торган бер хатынны
күреп алды, ул тарантасыннан төште дә хатын янына килде.
– Тиз бул! Юл кырына түк арышыңны! Тегеләр килеп җиткәнче түк тә
туфрак белән капла!
Персидәтелнең тавышы каты булды, ахрысы, хатын елый башлады:
– Шәрип абый, ике балам ач утыра, өйдә бер кабарлык бөртек юк! Башкалар да, яшь хатынны кызганып:
– Бигрәкләр дә кызганыч балалары! – дип, кыюсыз гына аны яклады.
– Таш капчыкка утыртсалар, ике балаң кемгә калыр? – диде Шәрип абзый.
Уракчыларның бичара хатынга теләктәшлеге аның күңелен йомшартты бугай, ул хатынны җилтерәтеп читкә алып китте. – Бар, тиз бул, анау теге уйсулыкка кереп ят! – дип, Шәрип абзый хатынны чокыр сымак җиргә таба төртте. – Тикшерүчеләр киткәнче тыныңны да чыгарма!
Хатыннар да, персидәтел дә бу урыннан тизрәк китәргә ашыкты. Ул арада калкулыкта тентүчеләрне төягән машина күренде.
Хатыннар машинага юл сапты, машина туктады. Аннан тентүчеләр коелды. – Нинди җыелыш монда? – диде Кашапов.
– Яхшы урганнар хатыннар, малатсы! – диде Шәрип абзый. – Ике норманы
тутырып кайтып киләләр, арыганнар.
– Карап караек! – дип, Кашапов кулы белән ишарә ясады. Милиционер
хатыннарны тенти башлады.
– Күрмисезмени? – диде Шәрип абзый. – Аларның кесәләре буш, бер
җирләре дә калкып тормый.
– Калкып тора! Менә бит! – дип, милиционер әдәпсез рәвештә олы күкрәкле
хатынны капшый башлады.
Барысы да айгылдап көлде. Бары тик бер кеше генә көлмәде, прокурор
Кашапов кына. Персидәтел Шәймиев хатыннарның арыш белән тотылма- ганнарына сөенеп көлде, прокурор исә хатыннарны тота алмаганына көенеп кара коелды.

Тикшерүчеләр буш кул белән кире борылды.
Бичара яшь ана караңгы төшкәнче чокырда ятты, аны күршесе килеп алды: – Киттеләр теге яэҗүҗ-мәэҗүҗләр! Чык! – дип кычкырды ул.
Бервакыт Шәрип абзый эштән арып-талып кайткач, соң гына йокларга
яткан иде, каты итеп тәрәзә кага башладылар.
– Ай Алла-Ходаем! – дип, Нәгыймә апа сикереп торды.
Аннан соң Шәрип абзый тамак кырды:
– Кайсы йөри төн уртасында! – дип киенә башлады.
Ирле-хатынлы күршеләр иде бу, аларның өч баласы ачлыктан хәлсезләнеп
ята. Баксаң, болар, кешеләр йоклап беткәнне көтеп, колхоз амбарына ачкыч яратып, дүрт-биш кило арыш урлаган икән.
– Урлавын урладык та, – дип сүз башлады хатын, – Әбүбәкер әйтә, сизенсәләр, Шәрип күзенә ничек карарбыз, кешеләр ни әйтер, диде дә менә урланган арышны монда китердек, кире йөрсәң, кеше күрер, дидек. Зинһар, кичер, Шәрип абзый.
Шәрип, ир белән хатынны ияртеп, кире амбарга алып китте, арышларын кире салдырып, амбарны бикләп кайтты.
– Атасы, – диде Нәгыймә ана, – балалары ач бит, бер-ике уч калдырырга иде, ичмаса.
Шәрип, ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Калдырдым инде... – дип, янә йокларга ятты.

 

Моң
Үсмер Минтимер авылда «көнчелек», «көнләү» сүзләрен күп ишетте. Көнләшүчеләрне дә, көнләүчеләрне дә күп күрде. Икесе дә яман хис, начар гамәлдер.
Нәрсә соң ул көнчелек, ә нәрсә ул көнләү, көнләшү?
Көнчелек ул – кызыгу, башкаларның байлыгына астыртын кызыгу, башкаларның хатынына әхлаксыз рәвештә кызыгу, сәләтлеләрнең сәләтенә усал кызыгу. Кызыгу ул үзе гөнаһлы гамәл түгел. Мин бик яхшы биючегә, мәшһүр җырчыга кызыгам, ләкин миндә аларга карата көнчелек хисе барлыкка килми. Мин Илһам Шакировка, Рудольф Нуриевка кызыгам. Мин алардан көнләшмим, чөнки, аларга зыян эшләсәм дә, аяк чалсам да, алар урынын яулап ала алмаячакмын. Мин аларның сәнгатенә кызыгам, аларның сәнгатеннән ләззәт алам, мин аларны хуплыйм, хөрмәт итәм. Әгәр дә кызыгуның төбендә мәкер ятса, ул көнчелеккә әверелә.
Ә көнләү нәрсә? Ир хатынын көнли. Сәбәпсез көнли. Хатынының гаебе дә юк, ләкин ире билгесез кешедән хатынын көнли. Бу – ирнең үзенә ышанмавы, хатыным миннән яхшырак егетләр белән чуалмыймы дип уйлавы, ягъни ул – үзен башкалардан кимрәк дип, кимсенү, мескенлек чире йоктырган бичара.
Көнләшү дә көнләүгә бик якын. Бусы конкретрак шәхескә карата кулланыла бугай. Ул хатынын дустыннан көнли.
Ул бәк көнчел кеше, бу очракта кеше байлыгына кызыгу да, хатынын башкадан көнләү мәгънәләре дә хәрәкәт итә.
Ул Габдулланы хатыныннан көнли. Ул Габдулладан көнләшә.
Дөньяда, кешелек җәмгыятендә көнчелек кебек нәҗес хиснең булганы юк һәм булмас та.
Кызыгудан башланган һәм көнчелек, көнләү, көнләшү дәрәҗәсенә җиткән
 бу нәҗеснең үрнәген фани дөньяга Адәм галәйһиссәламнең баш углы Кабил күрсәтә.
Адәм угыллары Кабил белән Һабил Әкълимә исемле бер кызны сөя. Әкълимә Һабилгә чыгарга тели, Кабил аларга комачаулый, тарткалаш китә. Адәм әйтә:
– Икегез дә Аллаһка корбан чалыгыз! Аллаһ кайсыгызның корбанын кабул итә, Әкълимә шуңарга кияүгә чыга! – ди.
Икесе дә корбан чала, Аллаһ Һабилнең корбанын кабул итә. Чөнки Һабил ихластан корбан чала. Кабил исә мәҗбүр булганга гына корбан китерә. Һәм, үч итеп, Кабил Һабилне үтерә.
Җиһанга беренче үтерешне дә әнә шул көнчел кызыгу алып килә.
Багыгыз сез дөньяга! Сугышларның, үтерешләрнең, хыянәтләрнең, талауларның барысы да кеше малына, кеше хатынына, җиргә, нефтькә, алмазга, алтынга мәкерле кызыгудан башланган. Бүген гарәп илләрендә бара торган кан коешларга да төрле сылтау табалар, ә төп сәбәбе – нефть ятмалары...
«Бер генә кешегә кызыктым – гармунчыга, бер генә кешедән көнләштем – гармунчыдан!» дип әйтер Минтимер, Илбашы булгач.
Чыннан да, аның сабый чагында гармун уйнарга бик тә өйрәнәсе килә иде. Өйләрендә гармун да бар югыйсә, ләкин, күпме генә шыңгырдатса да, көй чыкмый. Гармун уйный белү – егетлек галәмәте, гармунчысыз уен юк, туй юк, озату юк, каршы алу юк, гармун ул – татарның җаны.
Аларның курасыннан ерак түгел оста гармунчы яши, аның улы Зөфәр дә гармунчы. Зөфәр болай гына кергәнме аларга, әллә атасы чакыртканмы аны Минтимер янына, Зөфәрдән гармун уйнарга өйрәнсен дип, шайтан белсен. Бераз сөйләшеп утырганнан соң, Зөфәр кулына гармунны алды, аның шунда гармуны әллә нишләде, тавышы үзгәрде, Зөфәр, башын бер янга кыегайтып, көй эченә кереп китте, бу «Озату» көе иде. Зөфәрнең бармаклары телләргә тияр-тимәс кенә кагылып уза. Бас ягындагы урта тел кызганыч тавыш белән чинап-чинап ала.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар.
Бу – Минтимернең атасын, бик күп абыйларны сугышка озаткан көй. Минтимер дә, атасы да, башкалар да көй тәэсирендә иде. Анасы Нәгыймә апа, күз яшьләрен башкаларга күрсәтмәс өчен, яны белән борылды да яулык очы белән битен каплады, нәкъ 1941 елның 22 июнь көнне кебек. Үзәк өзгеч көй иде бу.
Басу капкасын чыккач та

Күтәрелде тузаннар;
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар.
Көй туктады.
– Әйбәт гармун! – диде Зөфәр.
Миңкәй могҗизаның шаһиты булды һәм аның башыннан бер фикер-теләк
сызылып узды: ничек булса да, мин дә шулай уйнарга өйрәнәчәкмен дип, күңеленә беркетеп куйды.
Ул мунчада да, лапас кыегына менеп тә гармун уйнарга маташып карады, 
тик гармун Миңкәйгә буйсынырга теләмәде, бармаклары аны тыңламады. Күпме генә тырышса да, ул гармуннан көй чыгара алмады.
Узар вакытлар. Күп эшләр майтарыр Әнәк сабые Миңкәй, олы дәрәҗәләр яулар, Минтимер Шәймиев булып, дөньякүләм дан казаныр. Җиңә-җиңә алга, югарыга күтәрелеп, бик бәхетле булыр ул.
Илбашы буларак туган көнен уздырганда, аңа бик кыйммәтле, затлы бүләкләр тапшырырлар. Ләкин иң кыйбатлы бүләк әле тапшырылмаган булып чыгар.
Туган көн туе гөрләп барганда, сәхнәчеккә Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым, ике углы – Айрат белән Радик чыгар һәм алар бәйрәмдар хөрмәтенә аның иң яраткан җырын җырлый башлар. Зал да, бәйрәмдар да тынып калыр... Салмак кына моң агыла, Минтимер шатланган да, каушаган да. Гаиләсенең бергәләп җырлаганын аның беркайчан да ишеткәне булмады. Гаиләсе аңа сюрприз әзерләгән иде. Монда бер ачыш, бер могҗиза барлыкка килде. Сәкинәнең җыр сөйгәнен, үзе дә җырлаганын ул яхшы белә, ә менә балалары – инде ир-егетләр булып өлгергән улларының җырлаганын беренче тапкыр ишетә. Ул, кунакларга сиздермичә генә, куаныч яшьләрен сөртеп алды. Җыр тәмам булды, Минтимер Шәрип улы күңеле тулганын күрсәтмәс өчен уңайсыз гына елмайды.
– Сез үзегезнең иң бәхетле кеше икәнегезне кайчан белдегез? – дип сорады бер журналист бәйрәмдардан.
Минтимер Шәймиев бу сорауны көтмәгән иде, каушабрак калды һәм уңайсыз елмаеп әйтте:
– Менә шушы мизгел минем бәхетем! Хатыным, балаларым халык моңы белән мине тәбрикли! – диде. – Сезгә тагын бер серне ачыйм инде: шушы туган көнемә килеп җиткәндә, мин гомерем хыялына ирештем. Гармунда яраткан көйләремне чыгара башладым. Менә сиңа мә, Ходай, күрәсең, шулай кушкан, – бәхет өстенә бәхет!

 

Мунча

Тәнгә - мунча, җанга юк!
Габдулла Тукай
Кичләрен капка төбендә картлар утыра, яшьләр, сабыйлар олылар янына елыша. Агайлар анда сугышта күргәннәре, әсирлектә булганнары турында сөйли. Сабыйлар йотлыгып тыңлый. Сугыш маҗараларыннан соң өлкәннәр тормыш-көнкүреш, колхоз эшләре, гореф-гадәтләр турында сүз башлый. Шулчак ерактан:
– Зөфә-әр! Мунча өлгерде-е, ка-айт! – дигән тавыш ишетелде.
– Бар, әнкәң мунчага чакыра! – диде кемдер.
– Кайта-а-м! – дип, Зөфәр өйләренә таба йөгереп китте.
Сөйләүче агай Зөфәрнең ялан аякларыннан бөтерелеп калган тузанга карап
торды да әйтте:
– Һәй, почык борыннар! – диде. – Сез мунчаның ни икәнен беләсезме соң?.. Җавап та көтеп тормаенча, ул сөйләп тә китте:
– Мунча ул – фәйләсүфиә, дускайларым! Мунча бик борынгы заманнарда
татарларда барлыкка килгән... Әүвәл-әүвәлләрдә халык мунчаның ни икәнен белмәгән. Су коенган, суда юынган да вәссәлам. Билгуар ханның өч углы булган. Баш ханзадәнең исеме – Ташкын, уртанчысыныкы – Чапкын, төпчекнеке Качкын икән. Берзаманны Билгуар хан баш угланы Ташкын ханзадәне өйләндерергә ниятләгән. Төрле илләрдән бик күп гүзәлләр килгән.

Ханзадә иң гүзәл кызга өйләнгән. Шәпләп туй ясаган болар. Туй узуга, ханзадәне билгесез чир баскан. Табибларны да, өшкерүче-төкерүчеләрне дә, сихерчеләрне дә, тылсымчыларны да чакырганнар – берсе дә ханзадәгә ярдәм итә алмаган. Ханзадә үлгән. Йола буенча икенче ханзадә Чапкын тол калган җиңгәсенә өйләнергә тиеш булган. Туйлап алганнар. Шул ук хәл кабатланган. Ханзадә Чапкынны да чир баскан, ул да озакламый вафат булган. Олуг хан Билгуар уйга калган: бу тол киленгә өйләндерсәм, соңгы углымны да әрәм итәрмен, ни киңәш бирәсез, дип, ул яраннарын җыйган. Яраннар әйткән: бу киленең синең юха елан булырга тиеш, дигән. Аның юха икәнен белер өчен син мунча ясат, уртасына чуерташлар өеп, мич чыгарт, каты итеп мунчаны кыздыр. Вә әйт киленеңә, без яңа йола-гадәт башлыйбыз, никахтан соң кәләш белән кияү мунчага барырга, чишенергә, бер-берсен юындырырга тиеш, диген. Юха еланнан туган хатынның кендеге булмый. Чөнки еланнар күкәйдән чыга. Чебешләрнең, бәбкәләрнең, еланнарның кендеге юк. Имезүче җан ияләреннән туганнар кендекле була, чөнки алар ана карынында ярала.
Шулай итәләр дә, никахтан соң кияү белән кәләш мунчага китә, хатынның күлмәген салуы була, кияү аның бүксәсенә бага, ә бүксә шоп-шома, анда кендек юк икән. Ханзадә Качкын тиз генә мунчадан чыга да ишекне терәтеп бикләп куя. Хатын никадәр ялварса да, ханзадә ишекне ачмый. Бераздан тавышлар тына, ишекне ачып керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, теле белән ишек тоткасына уралган елан үлеп ята, ди. Никахтан соң бергәләп мунчага керү йоласы әле дә булса саклана. Матри, почык борыннар, чибәр кызга өйләнәм дип, юха еланга юлыга күрмәгез!

 

Ахириләр
Ат көтүен сакларга алар өч малай чыкты.
Иртән бер ярка кабыклы бәрәңге ашап, бер чокыр шикәрсез кабакчәй эчкән, икенчесе көрпә катыштырылган бер телем алабута ипие ашап, өченчесе арыш боламыгы йотып чыккан малайлар төш вакытында бик каты ачыкты. Алар чишмәгә ятып су да эчеп карады, печәнне чабып алганнан соң тырпаеп калган ат кузгалагының каты көпшәсен дә чәйнәп бакты, ачлык барыбер үзенекен итте. Эчтә бүреләр улый иде.
– Булмый болай! – диде Зөфәр. – Кузакка барырга кирәк.
Карар нык иде. Ат көтүче өч малай болай план корды:
– Берәү балаган янында каравылчының игътибарын басудан читкә тартып,
сөйләндереп тора, калган икәвебез коры яр эченнән борчак басуына үрмәләп, күпме булдыра ала, күлмәк эченә кузак тутыра. Соңыннан каравылчыны сөйләндергәнгә дә тигез итеп бүлеп чыгабыз!
– Килештек! – диде үсмерләр.
– Ә кем каравылчыны сөйләндерә?
– Миңкәй сөйләндерә! – диде Фәрит.
– Персидәтел малае... – дип каршы төште өченче көтүче.
– Бигрәк яхшы, аны урлаша дип уйламас.
Үз араларына ышанычлы иптәш итеп алганнарына Минтимер эчтән генә
куанды, димәк, алар аны чит итми, аңа ышана.
– Киттек! – диде Фәрит.
Минтимер атына атланды да каравыл чатыры ягына чаптырып китте,
калганнары җәяү коры яр юлы буйлап атлады. Коры ярга җитәрәк, малайлар 
үлән арасыннан үрмәләп барды, аннан соң шуышуга күчте, ул арада Минтимер, атын чаптырып, каравылчы куышы янына килеп җиткән иде инде. Ул бабайга сәлам бирде, тамак кыра-кыра, каравылчы чатырыннан чыкты.
– Ә-ә, синмени әле бу, Миңкәй улым! Арумы?
– Аруын ару, кем, бабай.
– Ни йомыш, олан?
– Йомыш шул, бабай: мәктәптә җәйге каникулларга өйгә эш биргәннәр ие... – Соң?
– Соң... Менә син сугышта күргәннәреңне сөйләсәң, мин аны эстинә гәҗитәсендә чыгарам, кызык булыр иде...
– Һәй, кем, улым Миңкәй, хәтер бетте...
– Хәтереңдә калганнарын булса да сөйлә...
– Әйдә кер минем куышка, торма анда кояшта, атыңны агачка бәйлә, – дип,
бабай чатырына кереп китте, атын бәйләгәч, Минтимер дә эчкә узды. Куышта караңгы, салкынча иде. Каравылчы бабай, сырмасына кырын ятып,
тамагын кырыштыргалап, сүз башлады.
– Кыхым, Жуковны күрдем мин фронтта... Ай-яй гаярь кеше ие ул... Ну
исемсез калкулыкны алганда тутырды инде халыкны пүләмүт астына... Солдат бабай озак сөйләде, аның белән бергә Минтимер Берлинга хәтле
үк барып җитте.
Берлинны алгач, малай куыштан чыкты, атына атланып, коры яр тарафына
элдерде. Ул барып җиткәндә, күлмәкләрен шыплап тутырган «юан корсаклар» коры ярдан чыгып килә иде. Шулчак Минтимер ат өстеннән атасының урта юл буйлап, ниндидер бер кешене тарантасына утыртып, бирегә таба килгәнен күреп алды. Малайлар уйсулыкта, аларны күрми. Борчак караклары туп-туры тарантас каршына килеп чыгачак! Һәм тотылачак!
«Әгәр районнан килгән палномочный булса, бетте баш, әткәйне дә, мине дә, малайларны да апкитәчәкләр!» дигән уй сызып узды малайның башыннан. Ул атының корсагына типте, бераз чапкач, яр астына карап сызгырды. Малайлар башларын күтәреп аңа бакты, Минтимернең кул хәрәкәтләреннән, аның хафалы чыраеннан алар хәтәр килгәнен аңлап алды. Минтимер аларга кире борылырга, ярга кереп посып ятарга кушты. Озакламый тарантас тавышы, персидәтел айгырының пошкырганы ишетелде. Минтимер атын аскы якка, олы юл тарафына куды. Тау астыннан атлы тарантас күренде, Минтимер атасы каршысына китте. Шәрип абзый атын тыя төште, аның янында, чыннан да,
район вәкиле утыра иде.
– Улым, син нишләп йөрисең монда? Нишләп син көтүдә түгел? – дип
сорады атасы.
– Әткәй, – диде Минтимер, – анда малайлар калды, мин каравылчы бабайдан
фронт хәлләрен язып алдым.
– Алайса, ярый, – дип, атасы атына чөңгерде, айгыр тарантасны ындырга
таба алып китте.
Тарантас узып киткәч, Минтимер сызгырды, яр чокыры борылмасыннан
малайлар чыкты. Алар, өчесе бер атка атланып, болын ягына чапты. Минтимер, малайларны төшереп, басуга кереп бара торган атларны җыярга китте. Малайлар кузакны өлешкә тигез итеп бүлеп чыкты. Минтимер әйләнеп кайтканчы алар кузакка кагылмаган, бергә җыелгач, дәррәү кузакка ябырылдылар.
Шушы вакыйгадан соң малайлар – Минтимерне, Минтимер малайларны «ахирәт дус» дип йөртә башлады.

Мунча пәриләре
Татарда «Ахирәткә чаклы дус булырга» дип ант итү йоласы бар. Малайлар, егетләр бил каешларын, пәкеләрен алмаша һәм аулак урында бер касәдән икесенең каны тамызылган кымыз яки сөт эчә, бер-берсенә ахирәткәчә дус булырга сүз белән ант итә. Шуннан соң егетләр бер-берсенә «ахири» яисә «ахир» дип эндәшә башлый...
Ахириләр тагын киңәшкә җыелды.
– Избачка Таҗи Гыйззәтнең пьесалар китабы кайткан! – диде Минтимер. – Кайда укыйбыз? – диеште ахириләр.
– Зөфәрләр мунчасында!
– Ие, безнекеләр бүген мунча яккан иде, башта кунаклар керер, аннан әткәй-
әнкәй керер, аннан бала-чага, мунча сәгать сигезләрдә бушар... – диде Зөфәр. Узганында Фәритләр мунчасында Шәриф Камалның хикәяләрен укыганнар иде, «Сәмруг кош» хикәясен укыганда, ләүкәгә дә, идәнгә дә ятып, тәгәрәп,
эчләре катканчы көлделәр.
...Менә күктә оча торган машиналар уйлап табучыларның ярышы уза,
Германиянең дә очкычы ялтырап тора, Россиянеке дә ким түгел, французлар да яңа очкычлары белән мактана. Ә инде татар очучысының агачтан эшләнгән машинасын күреп, бөтен дөнья халкы көлә башлый. Менә Айга очып китәргә старт бирелә, немец машинасы корымга батып ватылып төшә, Россиянеке дә, Айга барып җиталмыйча, керәчине бетеп, кире борыла, французның очкычы бөтенләй Ай кырында күренми, ә Гайнетдин исемле татарның агач очкычы Ай тирәли очып йөри дә, тегесе үзенең кәләпүшен Айга кадаклап төшә.
Татар галәме шаулаша:
– Әйтергә кирәк Гайнетдингә, кәләпүшен ике-өч көн алмыйча торсын! Әһле дөнья белсен татарларның кем икәнен!.. – ди.
Бу юлы ахириләр, Таҗи Гыйззәтнең пьесаларын укып, бичара Гөлчирәне кызганып елады.
Мунчада сукыр лампа яктысында китап укып, малайларның бите-башы сөремгә буялып кайта, шуңа күрә аларга «мунча пәриләре» дип кушамат тактылар.
Шулай итеп, кемнең мунчасы җылы, малайлар шунда күчә-күчә китап укый. Виктор Гюгоның «Хокуксызлар»ын, Гарриет Бичер-Стоуның «Гәрчич оҗмахы балалары»н, Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары»н, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр»ен, Мирсәй Әмирнең «Агыйдел»ен күмәкләп укый-укый туздырып бетерделәр.
– Иң яхшы китап – кулдан-кулга йөреп тузган китап, – дия иде китапханәче апа.

 

Медаль
Минтимергә уку бик җиңел бирелә иде. Аның алтын медальле аттестат алачагына бөтен мөмкинлекләр дә бар. Барча имтиханнарын да ул «бишле»гә генә бирде. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, тәртибе дә «бишле». Алтын медаль алырга өмет тә, ышаныч та бар иде. Әмма Минтимергә алтын медаль эләкмәде, көмеше дә тәтемәде. Күрәсең, әллә кайдагы татар малаена алтыннары җитмәгәндер инде.
Кыскасы, Мәгариф министрлыгында утыручы чиновниклар ни өчен

Минтимер Шәймиевкә алтын медаль бирелмәгәнлеккә сылтавын да тапканнар. Имеш, ул математика мәсьәләсен чишкәндә «тригонометрик функцияләрне» кыскартуда иң кыска юл белән китмәгән.
Кызганыч ки, югарыда утыручы «педагоглар» әллә кайдагы, Актаныш ягындагы Әнәк авылы баласын рәнҗеттек дип уйламагандыр да. Ихтимал, ул алтын медальне кемгә дә булса барыбер биргәннәрдер.
Әлбәттә, бу гаделсезлек Минтимернең кәефенә китереп сукты. Күрәсең, аны алда катлаулы, кайчакларда аңлашылмый торган тормыш көтә булыр. Мәктәп диварларын калдырып, олы дөньяга аяк басканда, ул бу турыда нык уйланыр.
Шуңа күрә Минтимер «алтын медаль» вакыйгасын тиз онытты. Гаилә йолалары, Әнәк авылы гадәтләре, Пучы мәктәбе укытучылары Минтимер Шәймиевне олы юлга сыйфатлы итеп, тәвәккәл итеп, максатчан итеп әзерләгән иде инде.
Һәм Минтимер Шәймиевне мактаулы тормыш юлында күп тапкырлар орденнар, медальләр белән бүләкләрләр, аның күкрәге никадәр киң булса да, ул бу орден-медальләрне сыйдыра алмас иде.
Ленин ордены – 1966
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены – 1976
Халыклар дуслыгы ордены – 1987
II дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 1997
I дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 2007
III дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 2010
IV дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 2014
Дуслык ордены – 2015
Батырлык һәм намус ордены – 2004
«Әбүгалисина» исемендәге көмеш медаль – 2011
Ахьдз-апша ордены – 2004
«Россия-ЮНЕСКО»ның истәлекле медале – 2005
Әл-Фәхр ордены – 2005
Изге Сергий Радонежский ордены – 2005
Минин-Пожарский ордены – 2005
Олимпия ордены – 2008
«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены – 2010 Бу орден-медальләр Минтимернең хәләл көче белән яулаган алтын медален
бирмәгәннәренә язмыш тарафыннан түләү, бурыч кайтару иде.

 

Ике капчык тары
1949 елда, атасы Шаһишәрип хуҗалык җитәкчесе чагында булды бу хәл.
Сугыш тәмамланган булуына карамастан, халык әле һаман ачыга, кешеләр ачтан шешенә, шешенә-шешенә ябыга башлый, аннан шыр сөяккә калып үлә иде. Халык язга чыкты. Үләнгә ябырылды. Җир сөрергә, булган орлыкны чәчәргә кешеләрнең хәле юк иде. Атларга, сыерларга өй түбәсеннән төшкән, күгәреп беткән салам череге ашаталар. Сабан тарту түгел, үз аягында көчкә басып тора бичара хайваннар.
Хуҗалык рәисе коммунист Шәрип Мөхәммәт углы төннәрен йоклый алмый иде. Аның башында бер генә уй: «Ничек халыкны ачлыктан коткарырга, ничек итеп соңгы ашлыкны туфрак куенына тапшырырга? Чәчми калсак, ни ашарлар, тагын ачлык булачак...»
Ә райкомнан чәчүне башлагыз дигән хәбәр юк, имеш, туфрак өлгермәгән. Өлгергән, туфрак пешеп беткән, чәчәргә вакыт!
Әйе, йокыдан калды Шәрип абзый. Күпме фаҗига, күпме үлемнәрне күреп, сугышта да агармаган чәченә чал төште. Инде төзәлеп беткән, онытыла язган җәрәхәтләре сызлый башлады. Нишләргә? Малларны ничек аякка бастырырга, кешеләрне ничек сакларга?
Аның инде ничә төн ут йотып ятканын хатыны Нәгыймә генә аңлый иде шикелле.
Ул сак кына иренә эндәште:
– Син, атасы, ике ут арасында шулай яначаксың, – диде.
Шәрип абзыйның бугазыннан ут булып «у-уф» бөркелеп чыкты.
– Нишлим соң, карчыгым? – диде чарасыз Шәрип.
– Күрәләтә хайваннарны да, кешеләрне дә үтереп булмый бит инде, атасы!
Әткәй ничек кылган булса, син дә шулай кыл!
Шаһимөхәммәт ачлык елларда арыш биреп авыл халкын үтермичә калган! Шәрип абзый юрганын атып бәрде дә, сикереп торып:
– Карчык, куй җиз самавырыңны! – дип кычкырды.
Тавышка балалар уянды. Ут кабыздылар. Нәгыймә апа самавыр шалтырата
башлады, балалар да сикерешеп торды, олы якка керделәр, әмма аталарының елмайган йөзен күргәч, ни әйтергә белми аптырап калдылар.
– Яхшыга гына булсын! – дип теләделәр.
Таң алды иде бу. Чәй янында бәйрәм кебек иде.
Чәйләп алгач, кыска тунын, күн белән тышланган каракүл бүреген киеп,
Шәрип абзый идәнгә каты басып чыгып китте.
Силсәвиттә кизү торучы хатынга язу тоттырып, ул амбар башлыгына
җибәрде. Кәгазьдә: «Маяда торган ике капчык тарыны ашлык җилгәрә торган урынга китерт. Калганын аңлатырмын! Маһирәне аш пешерүче хатыннарны уятырга җибәр, таң атуга, чәчүгә төшәбез, олы казанны ындыр табагына китерт. Ботка пешерер өчен суга җибәр. Калган чәчүлекне, минем атка төяп, ерак басуга ташыт», – дип язылган иде.
Ул икенче кизүчегә дә язу биреп, каядыр юллады. Бу кәгазь бригадирга аталган иде: «Аягында басып торган ат белән үгезгә башак бирдерт, яхшылап эчерт. Аннан аларны сабанга җигегез, сөрә барырбыз, чәчә барырбыз».
– Бетте-китте! Вәссәлам! – дип кычкырды Шәрип абзый.
Бу мәлдә ул ярым шашкан кыяфәттә иде. Юк, бу аның шашканлыгы түгел, шатлыгы иде. Ниһаять, хәл ителде, бер кабаладан котылды. Бу аның шәхси карары иде! Бу аның авыл халкын коткаруы иде!
Ашасыннар, тамаклары туйсын! Яхшырак эшләрләр. Ләкин туфракны кысыр калдырмабыз, орлыкны амбарда күгәртмәбез! Беләм, бер уч икмәк өчен ун елга утырталар. Беләм, бер сәнәк салам урлаган өчен катыр сөрәләр. Сөрсеннәр, ичмасам, минем вөҗданымда тап булмас!
Бу көнне авыл халкы кабердән терелеп чыккан өрәкләр кебек иде. Чәчүчеләргә генә дип пешерелгән ботка аеруча нык ачыкканнарның балаларына да бераз эләкте. Персидәтелнең бу тәвәккәллеген бәһаләп бетергесез иде.
Чәчү тәмамлангач, Шәрип абзый тагын кычкырды:
– Машалла! Хәзер орлыкны казып ала алмаслар!
Ләкин Нәгыймә бикә генә тыныч түгел иде.
– И Ходаем, ниләр генә булыр инде, утыртмасалар гына ярар иде, мин бер
итәк бала белән тагын ни кылырмын?! – дип, эчтән яна иде бичара.

Бер кабаладан котылды, икенче кабалага килеп капты Шәрип абзый. «Яхшы» кешеләр әләкне төбәк мәркәзенә түкми-чәчми ирештергәннәр. Куркыныч комиссия, Шәймиевләр капкасын киереп ачып, курага керде.
Барысы да артык җитди, бар агентлар да кысыр күн портфель тоткан. Прокурор Кашапов, итек кунычына чат-чот чыбык белән суккалап:
– Саботаж! – дип кычкырды. – Контра!
Бу сүзләрдән Нәгыймә бикәнең дә, балаларының да җаннары табан астына төшеп китте шикелле.
– Кем рөхсәт итте сиңа башбаштаклык кылырга?! – дип ысылдады Кашапов. – Дәүләт малын әрәм-шәрәм итәргә партячейка карар чыгардымы? Партия куштымы? Райком куштымы?
– Беркем дә кушмады, – диде Шәрип абзый. – Башкаларны монда бутамагыз, зинһар! Алар гаепле түгел.
– Алайса, кем кушты? – дип кычкырды прокурор. – Контра капиталистлармы? – Вөҗданым, намусым кушты! – диде Шәрип абзый.
– Күрсәтәм әле мин сиңа вөҗданыңны!.. Ничә пот тары чәчтегез? Бәлки,
син кем беләндер чәчүлеккә дип калдырган тарының яртысын урлагансыңдыр? – Мин бер бөртек тә үземә алмадым, барысын да халыкка бирдем! Ә күпме тарының ач колхозчыга ашарга бирелүе, күпмесенең чәчелүе турындагы
кәгазьләр кладаушикта, бригадирда!
– Тентегез! – дип кычкырды Кашапов.
Ике милиционер, ике пүнәтәй йортка, амбарга, лапасларга кереп актарына
башлады, ләкин берни дә таба алмады.
– Ни өчен райком белән киңәшмәдең? – диде Кашапов.
– Калганы турында мин адвокат каршында гына сөйли алам! – диде Шәрип
абзый һәм тоткынны алып китәргә әзерләнгән арбага үз теләге белән менеп утырды. – Борчылмагыз, – диде ул хатынына, балаларына. – Минем гаебем юк. Озакламый кайтырмын, Алла боерса!
Халык үз җитәкчесен басу капкасына чаклы елый-елый озата барды.

 

Мин гадел хөкемдар булачакмын!
Район үзәге Пучы урта мәктәбендә укыганда, Минтимер хокук фәне белән кызыксына башлады. Ул вакытта төбәк мәркәзендә Исрафилов фамилияле мәшһүр бер адвокат эшли, ул Минтимер укыган мәктәптә мантыйк фәне буенча керә иде. Укучылар аны бик ярата, хөрмәт итә. Халык арасында аның гаделлек сагында торуы, гаепсезләрне яклау нотыкларын оста-матур сөйләве һәм еш кына гаепләнгәннәрне аклап-яклап калуы турында сүзләр күп йөрде. Бер төркем үсмерләр төбәк мәхкәмәсенә шул адвокатның чыгышларын тыңларга бара башлады. Гаҗәеп кызыклы өлкә икән ул «хокукчылык» дигән нәмәстә. Гаепләүчесе дә хаклы кебек, аңа да ышанып утырасың, яклаучысы да хаклы кебек, аңа да ышанасың. Ә хөкемдар бөтенләй башка бер хөкем карары чыгарып куя.
Минтимер күңелендә хокукчы булу теләге борынлады. Ул, бөтен яклап тикшереп, гаепсезне аклар, бары тик гадел хөкем генә чыгарыр иде. Ул мохтаҗларны, кимсетелгәннәрне, мескенлеккә төшкәннәрне, бичараларны яклар иде.
Бу теләк атасы белән булган, чак кына фаҗигагә китермәгән вакыйгадан соң тагын да көчәйде.
Күп еллар җигелеп халык файдасына эшләгән колхоз җитәкчесен, Ватан азатлыгы өчен сугышта яраланган солдатны, намуслы коммунист Шаһишәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиевне гаепләп, прокурор Кашапов эш кузгатты. Халык пошаманга калды. Кашапов бик тә канәгать иде: Джеймс Бонд исемле америка шпионын тотканмыни, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганмыни!
Шәрип абзыйны гаепләр өчен прокурор ниләр генә кыланмады, аның курасында кабат тентү ясатты. Ләкин актарынучылар һични таба алмады. Казан-табак төбендә бер генә бөртек тары тапсалар да, Шәрип абзыйны күп елларга зинданга аткарачаклар иде. Халык яклады, дуслары яклады, иң зур дәлил үстергән уңыш булды, чөнки чәчүне үз вакытында оештыра алмау сәбәпле, районның күп хуҗалыкларында иген уңмады. Адвокат яклады, дәлилләр булмау сәбәпле, хөкем эше туктатылды. Партия райкомының әмереннән башка үзбаш эш кылганы өчен Шәймиев Шәрипкә каты шелтә биреп чыгардылар. Анысына гына түзәр батыр Шәрип.
Минтимер хөкем барышын башыннан ахырына кадәр тыңлап, карап утырды. Ул атасының аклануына чиксез шат иде, адвокатның гаепсез кешене ничек яклавына аның исе китте. Һәм ул эчтән генә:
– Мин адвокат булачакмын! Гаепсезләрне, гаделлекне яклаячакмын! – диде.

Дәвамы бар.

"КУ" 1, 2017

Фото: архив

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: