Илбашы (роман)

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ, ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ОЛУГ ШӘХЕСЕ МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР


Хезмәт кенәгәсе
Тулы исеме – Минтимер Шаһишәрип улы Шәймиев.
1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Актаныш төбәге Әнәк авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа.
1954 елда урта мәктәпне тәмамлый, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы инсти- тутының механика бүлегенә укырга керә.
1959 елда – Мөслим төбәгендә инженер, баш инженер.
1959 елдан – Минзәләдәге «Сельхозтехника» төбәкара берләшмәсе җитәкчесе. 1967-1969 елларда – КПСС өлкә комитеты инструкторы, бүлек мөдире
ярдәмчесе.
1969 елдан – Татарстан мелиорация һәм су хуҗалыгы министры. 1983 елда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.
1983 елдан – КПСС өлкә комитеты секретаре.
1985 елдан – ТАССР Министрлар Советы Рәисе.
1989-1990 елларда – КПСС өлкә комитетының беренче секретаре. 1990-1991 елларда – ТАССР Югары Советы Рәисе.
1991-2010 елларда – Татарстан Республикасы Президенты.
2010 елдан – Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе.

 

Йола
Йоласыз халык – юлсыз халык.
Татар халык әйтеме

Күп балалы ата-ана, әби-баба үз балаларын, оныкларын тәрбия кылам дип башына да китермәгәндер. Алар, хәтта «педагогика» сүзенең ни-нәрсә аңлатканын, Макаренко, Сухомлинскийның кем икәнен дә белмәгән килеш, тулы канлы, сәламәт зиһенле балалар үстергән. Эш арасында, табын-тәгам янында үзара сөйләшүләр, кайсы капкадан чыккан баланың начарлык кылганы, кайсы капкадан чыккан баланың кешеләргә игелек кылуы турындагы әңгәмәләр – шул була торгандыр инде ул йола, гадәт, шәригать тәрбиясе.
Ат җигеп урманга бару, ничек агач аудару, ничек аны турыйсы, ничек төйисе, камыт бавын ничек кыскартасы, атның сыртын ыңгырчак яки камыт суктырмас өчен ни кылырга кирәк – бала, атасы кылганнарны күреп, икенче вакыт, атасына охшатырга тырышып, шушы гамәлләрне кыла – шул түгелме инде ул хезмәт белән тәрбия бирү?!
Капкадан чыкканда, әбисенең, анасының, атасының, апа-абыйларының: «Нәселебезнең йөзенә кызыллык китермә, апаем!» – дип, көн саен озатып калуларыдыр инде ул олы тәрбия.
«Апаем» – Актаныш, Сарман якларында кыз балаларга, сабый оланнарга, үзеңнән кечеләргә әйтелә торган иркәләү сүзе.
Басу капкасыннан читкә чыгып киткәндә, авылдашларыңның: «Апаем, зинһар, авылыбызның йөзенә оят китермә!» – дип, сине озатып калуларыдыр инде ул «педагогика» дигән нәрсә.
Казаннан, Татарстаннан чит җирләргә, илләргә чыгып киткәндә, бөтен халкыңның: «Татар милләтенең йөзенә кызыллык китерә күрмә, апаем! Синең белән танышкач, менә татарлар нинди уңган, менә татар милләте нинди итагатьле, зиһенле олан үстергән дип сокланып калсыннар», – дип, үгет- нәсихәт биреп калуыдыр инде ул тәрбия.
Актаныш төбәгенең Әнәк авылы оланы Миңкәй шушы гадәт-йолаларны зиһененә сеңдереп үсте.
«Миңкәй» – Минтимернең сабый чактагы кыскартылган исеме.
Адәм баласының холкын, гамәлләрен, фикер юнәлешен борынгы ата-бабалардан калган әнә шушы йолалар билгели.
Ана теле, йола, гаиләнең игелекле гамәлләре баланың рухына мәгънәви нигез булып ята. Гаилә йоласы нык булса, тышкы мохит, урам, яман төркем берни дә эшли алмый. Чөнки булачак шәхеснең баш очында ата-бабаның кылыч кебек үткер кисәтү йоласы эленеп тора.
Шул чагында милләтең таза, нык, чит-ятлар йогынтысына, яманнарның котырыгына бирешмәс булыр. Балалары, оныклары яшәүгә теше-тырнагы белән ябышып ятса гына, халык башкалар алдында абруй казаныр. Ана телен, үз халкының йолаларын белмәгән кеше мескенлеккә-кимсенүгә дучар була, читләр йогынтысына тиз бирешә. Ул милләт әкренләп «халык»ка әйләнәчәк, тора-бара маңкортлар өеренә әвереләчәк. Йоласыз, тәрбиясез өердән Аллам сакласын! Милләтен, йолаларын җуйган өер үз халкы өчен генә түгел, башка халыклар өчен дә куркыныч була башлый.
Табын янындагы сиздермәс тәрбия генә түгел, укытучы остазлар, әдәбият, халык сәнгате, аулак өйләр, Сабан туйлары, бәйрәмнәр, риваять-әкиятләр дә кешенең рухын ныгыта, аны үз милләтеннән читкә җибәрми, милләт мәркәзенә ныграк тарта һәм беркайчан да аны үзеннән ычкындырмый. Милләтнең үзәккә тарту гайрәте дә шундадыр.

 

Кушамат
Бу сүз ике өлештән тора. Кушым – «өстәмә, кушылган», ат «исем, ат» мәгънәсендә килә. Кушылган исем, тагылган исем, Кытайда (Шәркый Төркестанда) яшәүче татарлар телендә «такма ат» дип тә әйтәләр.

Шәймиләр токымының кушаматы – «Чаптын».
Минтимернең бабасы Шаһимөхәммәт (Шәймөхәммәт, кыска исеме – Шәйми) авылның хәлле кешесе булган, аны хәтта «авыл бае» дип тә атарга мөмкиндер. Аның каралты-курасы нык, мал-туары күп, яхшы атлары Сабан туйларында гел беренче урынны ала килә. Өстендә төлке тун, башында камчат бүрек.
Сандугач сайрыйдыр кайларда,

Төлке тун, камчат бүрек байларда...
Минзәлә өязендә уза торган Сабан туйларында Шәйми чабышкыларына чыккан ат булмаган, диләр. Нәсел кушаматы «Чаптын» әнә шуннан килә. Шәймөхәммәтнең Чаптын айгырын тарантасына җигеп, чигүле чикмән киеп, башына каракүл бүрек элеп урамнан узганда, тузан бураннары уйнап кала торган була. Ә инде ул төлке толыбын киеп, башына камчат бүреген батырып, арка терәүле чанасы – кошёвкасына утырып урамнан узганда, авыл кар өермәсенә уралып калган, диләр.

 

Яучы
Чаптын Шәймөхәммәте, йола сагында торучы шәхес-гаилә тәртипләрен ныклы кулында тотучы буларак, улын үзе сайлаган кызга, Нәгыймәгә өйләндергән.
Хәер, «Шәймөхәммәт бай улы Шаһишәрипне Нәгыймәгә өйләндергән» дигән сүз бигүк дөрес тә түгелдер. Ул вакытта төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да яучылар мәктәбе эшләгән. Яучы соралмаганда, ягъни ике гаилә озак еллар якыннан аралашып яшәгәндә, «колак тешләтү» йоласы булган. Бер гаиләдә кыз бала туган, икенчесендә ир олан дөньяга килгән. Ике ата болай килешкән (бу йола Чыңгыз хан заманасыннан ук калган): бишектәге ике баланы бергә якын китереп, колакларын тешләткән, ир олан кызның колагын авырттырганчы тешләргә, кыз еларга тиеш булган. Сабый кыз елаганда, кодалар да куанычларыннан елашкан, аннан соң шатланышкан, кул бирешеп, калым-мәһәр алмашкан. Балигъ булганчы ике бала үзара аралашып, бер-берсенә күнегеп яшәгән. Соңра балигълык вакытлары җиткәч, аларны никахлаганнар. Гадәттә, бу никах бик нык булган, алар күптин-күп, чуктин- чук балалар үрчеткән. Бу йола, кызганыч, онытылган инде.
Яучы ярдәмендә кавыштыру исә шактый катлаулы гамәл булган. Яучы һөнәре нәселдән нәселгә күчеп килгән. Яучы психолог та, күзәтүчән очлы күз дә булырга тиеш. Чын яучы якын-тирәдәге авыл-шәһәр кешеләренең нәсел-нәсәбе, нәбрә-токымы турында мәгълүмат туплаган. Кайсы нәселдә нинди чир бар, кайсы гаиләнең балалары кызыш, чорсыз, пырдымсыз – барысы да яучының башында, яшерен дәфтәрендә сакланган.
Шәймөхәммәт, әлбәттә, яучы яллаган булырга тиеш.
Әйтик, менә шушындыйрак сөйләшү булгандыр яучы белән бай арасында. Яучы хатын килеп керә. Аның кыз яучылап килгәнен хуҗабай күрсенгә, ул читек балтырыннан бер балагын чыгарган, озын итәген бераз ача төшкән. Хуҗабай шуннан аңлый: әһә, бу яучы хатын минем улыма кыз димләргә килгән, дип уйлый.
Хуҗа ишарәсе белән яучыга табын әзерлиләр. Яучы, озак кына дога укыганнан соң, сүз башлый:

 – Кем, Шаһимөхәммәт, җиткән җегетең бар, ие, кем... – Бар-бар, Аллага шөкер, кем, Хәсилә бикә...
– Өйләндерергә кирәк, кем, Шаһимөхәммәт...
– Бик кирәк, кем, бик кирәк...
– Үзеңнең берәр теләгән кешеңнең кызын алдырасың килмиме соң, Шаһимөхәммәт?
– Әнә теге, кем, Тауасты Гыйззәтулланың...
– Айа-һу, кем, Шаһимөхәммәт, аларның нәселендә җыгыла торган чирлеләр бар бит... Озак яшәмиләр алар, кем...
– Таптым! – дип кычкыра Шаһимөхәммәт. – Күрше Усы авылындагы Сафиулланың төпчек кызы Нәгыймә!
– Нәкъ өстенә бастың! – ди яучы. – Тамырлары нык, кем, Шаһимөхәммәт! Үзе чибәр, үзе уңган, үзе китап укый. Ерак чишмәдән су алып кайтуларына гына кара син аның. Гәүдәсе тал чыбыгыдай сыгылмалы, шөпшә билле, ул атлаулары, аккош йөзәмени...
Кыз сайлана, яучыга мул итеп әҗер бирелә, чәйләр эчелә, бетте-китте вәссәлам!
Шаһимөхәммәт туйны шәпләп уздыра.
Карт хаклы булып чыга бит, Нәгыймә йорт җанлы, бала җанлы килен була. Ул Шаһишәрипкә никахлап кияүгә чыккач, Нәгыймә Шәймиевага әйләнә. Минтимернең нәсел исеме бабасы Шәймөхәммәттән килә.
Совет хакимияте урнашкач, Шәймөхәммәт кара кулаклар исемлегенә кертелә. Ләкин Себергә сөрелми кала. Әле ул чагында кулакларны Себергә сөрү кампаниясе тизләнеш алмаган була. 1929 елда, 60 яшендә Шәймөхәммәт бакыйлыкка күчә. Ул Себер, Колыма, каторга, ГУЛАГ җәһәннәменнән вафаты аркасында гына котылып кала. Бәхетле кеше дими ни диярсең, валлаһи!
Шаһимөхәммәтнең улы, Минтимернең атасы Шаһишәрип, көр каралтыга хуҗа булып кала. 29 яшьлек акыллы мужик Шаһишәрип дөньяның кай тарафка барганын сизеп ала, чорсыз кыланмый, сабыр гына, тыныч кына колхозга керә. Шаһишәрифнең кыска исеме – Шәрип, җирле сөйләмдә халык «ф» урынына «п» авазы куеп сөйләшә, әйтик, Фатима – Патима, Фәхри – Пәкъри...
Нәгыймә килен ун бала китерә. Тугызынчысы – әсәребезнең каһарманы – Минтимер Шәймиев булыр! Ул, гаилә куанычы булып, 1937 елның 20 гыйнварында дөньяга килә.
Минтимер дөньяга аваз салганчы, бу токымга байтак җәфалар кичерергә туры килә әле. Минтимернең бабасы Чаптын Шаһимөхәммәте ихатасына бәлаләр ишелеп төшә, көр каралты-кураны, хәләл көч белән тупланган бөтен малны тартып алып, гаиләне урамда калдыралар. Ләкин кулаклар исемлегенә кертелсә дә, Шаһимөхәммәтне ни өчендер Себергә сөрмиләр, әмма ул үзен-үзе туган авылыннан сөрә.
Шаһимөхәммәтнең улы Шаһишәрип партиягә кереп ала, коммунист буларак, аны күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп куялар, ул кулаклардан талап алынган маллар белән идарә итәргә керешә.
Бу гамәл Шаһимөхәммәтне яшен суккандай итә. Ничек инде аның сөекле улы коммунистларга – халыкны кычкыртып талаучыларга хезмәт куя?
– Ризалыгым ю-ук! – дип кычкыра токым башы.
Шаһишәрип ярсыган атасына аңлатып карый.
– Әткәй! – ди ул сабыр гына. – Тышта, урамда, калада ниләр булганын аңламыйсыңмыни син?

– Адәмнәр алдында хурлыкка калдырдың син нәселне! Мәңге бәхил түгел! Кире кайт, балам, бу уеңнан! Минем улым дәһриләр ягында, ул алласызлыкка язылган! Тфү, әстәгъфируллаһ! Тәүбә ит, улым!
– Мин алласызлыкка язылмадым, әткәй.
– Камунистлар Алласыз, кара дәһри алар!
– Син бит Коръәнне дә, хәдисләрне дә яхшы беләсең, әткәй! – дип, һаман
сабыр гына аңлатырга тырыша Шәрип атасына. – Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәлам заманасында була бу вакыйга. Каты җәзаларга чыдый алмыйча, кайбер мөселманнар, балаларын, якыннарын шул җәзалардан коткарыр өчен, кяферләр алдында Аллаһны инкяр итеп, эчтән генә шаһәдәт догаларын кабатлаган һәм аларны Аллаһ ярлыкаган, чөнки алар күңелләре белән Аллага ышанган. Мин дә күңелемдәге Аллаһы Тәгаләне инкяр итмим, халкымны, нәселемне саклап калыр өчен, аларның сүзен кабатлаган булам, Алла шаһит, мин кяфер түгел, әткәй!
Ләкин Шаһишәрип үзсүзле картны җиңә алмый. Шаһимөхәммәт, туган авылы Әнәкне ташлап, Уразмәт авылына, олы кызы йортына күченеп китә. Һәм калган гомерен шул йортта, кызы тәрбиясендә яшәп, гүр иясе була. Авыр туфрагы җиңел булсын! Шаһимөхәммәт мәрхүмнең урынын җәннәттән әйләсен! Амин!

 

Гармун
Үзен белә башлаганнан бирле Минтимернең беренче ачык хатирәләре Бөек Ватан сугышы белән бәйле булды. Сугыш башланган чакта аңа нибары дүрт яшь иде.
Атасы... Кырыс йөзле атасы сабыйның хәтерендә яхшы саклана. Каушаганмы, аптыраганмы, сөекле хатыны, балалары ятим кала ич... Әллә кайта, әллә юк, бу хатын өй тутырык балалар белән нишләр соң...
Анасы... яулык почмагын тешләп, башкаларга күрсәтмәскә тырышып кына сыктый. Апалары бер кырга – аталары янына, бүредән куркып чулаган мал кебек бергә өелгән, сабый Минтимер-Миңкәй дә шунда... нарасый әле, ни булганын, ни булачагын аңлап та бетерми...
Гармун тавышы... Җиз телле тальян авазы сагышлы моң булып зиһен түрендә калган. Атасына, анасына, апаларына ияреп, Миңкәй дә урамга чыкты, анда шау-шу, кычкырыш, елаш, җырлаш, гармун тавышы...
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар...
Чиный, өзелеп-өздереп чиный гармунның уң як урта теле. Хәтерли әле Минтимер, ул тавыш, гармун тавышы, бигрәк тә әнә шул чиный торган тавышы агайлар ерак-еракларга киткәч тә озак ишетелеп торды...
Сабан туйларында, гармун бәйрәмнәрендә тальян гармун тавышы ишетелгән саен, Минтимер Шәймиев һәрвакыт атасы белән бик күп ир-егетләрне сугышка озатканнарын хәтерендә яңартыр. Күпләрне, бик күпләрне гармун сугышка озатты, бик күпләрне кире алып кайтмады. Авыр туфраклары җиңел булсын! Мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәттән әйләсен! Кайтканнарының да күбесе аксак-туксак, кулсыз-чулак, саңгырау-чукрак иде бахыркайларның.

Кәҗә сөте
Ачлыкка чыдый алмый башлагач, кемдер шешенә, кемдер артык нык ябыга, кемдер, һични сорамыйча, битараф йөз белән, сәкегә сузылып, түшәм санап ята. Шәймиләр курасында да рәт юк, җиде җан ачыга.

Авылда колхозлашу чорыннан калган келәтләр бар. Аларны амбар дип тә атыйлар. Анда ашлык саклыйлар. Ашлык астан җилләп торсын дип, язын кар сулары, җәйге яңгыр сулары кермәсен өчен, аларның барысын да субайлар өстенә утыртканнар. Җәйге кызу көннәрдә кәҗәләр, гадәттә, көпә-көндез көтүдән качып авылга кайта. Күләгә урын эзләп, шул келәтләр астына керәләр.
Дус малайлар киңәш итте.
– Әйдәгез, кәҗә савып сөт эчәбез! – диде кемдер.
Малайларның кайсысы өеннән атасы фронттан алып кайткан котелок,
кемдер алюмин мискә алып, ә Миңкәй тоткасыз кружканы күлмәк астына яшереп, келәтләр янына төштеләр. Кәҗәләр, кызудан качып, күләгәдә рәхәт чигә, барысы да күши. Бер кәҗәнең сөте җилененнән үк тамып тора.
– Миңкәй, – диде Җылгыр, – анау теге кәҗәнең сөте артык, киметергә кирәк!
Ике үсмер кәҗәне тотып алды. Берсе, ике мөгезеннән тотып, кәҗәне җибәрми тора, Миңкәй, күлмәк эченнән тоткасыз кружкасын чыгарып, кәҗәне сава башлады. Кружка яртылаш булгач, эчеп тә куйды. Кәҗәнең сөте җып-җылы, куп-куе иде. Миңкәй торды, савылган сөтне Җылгырга биреп, үзе кәҗәнең ике мөгезен Җылгыр кулыннан алды. Җылгыр кәҗә сава башлады, аңа савуы җайсыз иде бугай, ул, кружканы бер читкә куеп, чалкан ятып, кәҗә җиленендәге сөтне имә башлады. Яңак сеңерләре арыгач кына туктады, Миңкәй кәҗәне ычкындырды. Кәҗә, җиңеләеп киткәндәй, ятып тагын күшәргә тотынды.
– Рәхмәт, кәҗәкәй! – дип, малайлар келәт астыннан чыкты.
Шул көнне Җылгырның эче китте. Эт карынына сары май килешми инде ул! Шуннан соң аңа Кәҗә Җылгыр кушаматы тагылып калды.
Кемдер үсмерләрнең бу гамәлләрен күргән бит тәки. Шулай итеп, авыл малайлары, ай буе кәҗә савып, сөтен эчеп, ачлык хисен баса төшә. Ә кәҗә хуҗалары көтүчегә килеп зарлана ук башлаган:
– Ай буе кәҗәләребезнең җилене буш кайта. Әллә үзең савып аласыңмы? – дип шелтә белдергән.
Җитмәсә, малайларның ниндидер савытлар тотып келәт янына йөгер- гәннәрен дә күреп алганнар...
Самавыр янында тагын сорау алу башланды.
– Шул дөресме? – диде кырыс ана.
Минтимер дәшмәде.
– Димәк, дөрес! – дип, тавышын күтәрә төште әнкәсе. – Атагыз гына
исән-сау кайтсын! Үтерер атаң бу эшең өчен! Хат язам атагызга. Атагыз ни күзе белән карар халык йөзенә, аның баласы Минтимер ятим гаиләнең карап торган бердәнбер кәҗәсенең сөтен сава. Аларда берсеннән-берсе бәләкәй ике сабый бала, кәҗәнең сөт җыеп алып кайтканын көтеп, ач утыра. Син аларның өлешен имгәнсең, җүнсез бала.
Әнкәсенең иң олы ачулану сүзе «җүнсез бала» яки «тәрбиясез бала» иде. Шул сүзне әйтсә, җир тишегенә кер дә кит, билләһи.
Язмый әнкәй, нишләп инде әнкәй тикле әнкәй фронтта сугышып йөрүче атасына малаең Минтимер кеше кәҗәсен яткызып имгән дип хат язсын ди, юк, болай гына куркыта ул.

– Әнә атагызның камчысы! – дип, Нәгыймә апа матчада эленеп торган камчыга төртеп күрсәтте.
Белә лә Минтимер матчада атасының камчысы эленеп торганын, ләкин аның ул камчыны матчадан алганы булмады. Камчыны анасы еш ала иде, җилпенеп дулгана-дулгана да сукмыйча кире үз урынына элеп куя. Бетте! Камчының тәрбияви вазифасы шуның белән тәмамлана.
Үскәч, Минтимер аңлар: анасы балалары каршысында иренең абруен күтәрер өчен шулай куркыткан, аталарыннан шүрләп торсыннар, янәсе. Шул рәвешле, аталары сугышта булса да, әнкәләре балаларын тәрбияләүдә актив катнаша булып чыга. Машалла! Яшәсен халык тәрбиясе!
Сагышлы гармун сугышта яраланган Шәрип абзыйны авылга, туган нигезгә алып кайтты, шөкер.
Зур сөенеч иде атаның кайтып төшүе, алты бала белән калган солдатка- ана бик куанды. Яралы булса да, тере бит, дип елый иде Нәгыймә. Ул тавыш чыгармыйча гына, тыйлыгып кына елый. Аннары елмая.
Үсә төшкәч, Минтимер аңлар: аның атасы, җәрәхәтле булса да, исән кайткан әле, шөкер, ул куаныч булып ана йөзендә балкый, ә башкаларның ирләре, яшь киленнәрнең япь-яшь кияүләре мәңгегә кайтмас, Нәгыймә ана кайгылы аналарның, хәсрәтле толларның кайгысын уртаклашып шулай сыктаган икән. Бу да – кеше өчен кайгыра белү – Минтимер өчен олы бер сабак иде.
Шатлыгым бар дип, хәсрәтле кеше алдында күрсәтеп, артыгын сикеренмә. Хафага төшкәннәрнең хәсрәтен, кайгысын уртаклаш. Аларга ярдәмче бул. Бу гамәл кешене басынкылыкка чакыра, сабыр булырга өнди. Минтимер Шәймиев гомере буе шатлыгыннан сикереп шатланмады, кайгысын башкаларга күрсәтеп кайгырмады. Бу аның гадәте, холкы, фигыле иде.

 

Аш белән ат
Бервакыт Миңкәй мәктәпкә бара торган җиреннән кире борылып кайтты. Аның аякчуы, өс-башы чыланган иде.
– Ай Аллам, ни булды, балакаем? – дип каршы алды аны Нәгыймә апа.
Атасы эндәшмәде. Ул кырыс кына тамак кырды да камыт бавын рәтләвен дәвам итте.
– Анау теге җүнсез мин барасы юлга ялган чокыры ясап куйган, – диде Минтимер күңелсез генә.
– Ә кем күргән аның чокыр ясаганын? – диде атасы, эшеннән аерылмый гына. – Бәлки, ул ясамагандыр.
– Әйттеләр! Малайлар күргән! – диде Минтимер.
– Кеше сүзе кеше үтерер! – диде анасы. – Ул ясамаган булса?
Ана улының букчасын иңеннән алды, букча да манма суга баткан, итеген
мич авызына кибәргә куйды. Чыланганнарын салдырып, баласы өстенә коры, җылы киемнәр кигезде. Аннары карыш-карыш калтырап утыручы улына мәтрүшкәле кайнар чәй ясап бирде.
– Кар суыннан томау төшмәсен, мәтрүшкәле чәйне күбрәк эч! – диде Нәгыймә апа, аннан соң өстәп куйды: – Ни кызык табалардыр инде бу балалар бер-берсен суга батырып.
Ялган чокырын ясаган җүнсез малай Минтимердән көнләшә иде. Аның алдынгы укучы булганына да, пимасы өстеннән кызыл эчле галошлар киеп йөргәненә дә кызыга. Шуңа күрә ул ялган чокырын кичә үк ясап куйган. Көрәк белән чокыр ясагач, анда күп итеп кар суы тула, аннан соң, көрәк белән тагын юеш кар салып, чокырның авызын каплыйлар да көрәкне сак кына тартып алалар, чокырны каплап торган юка кар шулай тотылып кала. Аннары чокырны күрмәсеннәр өчен аның өстенә саламдыр, тирестер сибеп чыгалар. Ашыгып эшкә яки мәктәпкә барганда, кеше юка кар каплавычына баса да аягы белән чокыр тулы салкын суга бата. Йөгереп барганда шул чокырга төшеп аякларын каймыктырган, хәтта сындырган кешеләр дә булгалый. Бу – куркыныч уен.
– Мин аның үзенә дә ялган чокыры ясап куям әле! – диде Минтимер. Атасы эшеннән аерылмыйча гына әйтеп куйды:
– Үч алу егет кешегә килешми! Таш белән атканга аш белән ат! – диде. Шушы бер җөмләгә татар халкының зиһнияте, тарихы, холкы, сабырлыгы,
йоласы сыйган. Кем сиңа чокыр казыган икән, син аннан үч алма. Кемдер синең бакчаңа таш ыргытса, ыргыткан кешенең кем икәнен белгән очракта да син аннан үч алма, аңа яхшылык эшлә. Бәлки, ул сине аңлар, бәлки, ул синең дустың булып китәр. Дус булмаган очракта да син аңардан үч кайтарма. Син ул түбән кешедән өстен булып кал. Җаның тыныч булыр. Һич югында, сиңа кабахәтлек кылган кеше яңадан сиңа яманлык эшләмәс.
Ишле гаилә табын янына җыелып утырганда, бәләкәй Миңкәй бу мәкальне бик еш ишетә торган иде.
Таш белән атканга аш белән ат!
Үч кайтарма!
Җәза бирсәгез, үзегезгә бирелгән җәза микъдарында гына җәзалагыз. Ләкин
үч алмыйча, сабыр итсәгез, һичшиксез, сезнең файдага булыр. (Коръән, 16: 126)

Абый
Агай-эне, ак мыек,

Бер-беребезне какмыек,

Бер-беребезне каккан чакта,

Бер-беребезне яклыек.
Халык җыры
Апаларга бай булды Минтимер, ике апасы, бер сеңлесе бар. Абыйсы берәү генә. Апалары Минтимерне сөя, юата, тәрбияли, ә менә абыйсы Хантимер – башка. Ул абый гына да түгел. Ул яклаучы да, аның эшен башкаручы да. Умырып эшли, машина-комбайн җене кагылган кеше ул абый. Бәләкәйдән үк Хантимер энесен машинаны танып белергә өйрәтте. Бәләкәйдән үк алар бергәләп мал карады, су ташыды, кар көрәде, хайваннарга курмы салды. Минтимер укырга һәвәс, атлыгып тора, күп вакыт өйгә бирелгән эшләрен дә әзерләргә өлгерми, абыйсы дәшмичә генә Минтимер башкарырга тиешле эшне эшли. Укысын энем, һәвәсе булгач. Нәгыймә апа да читтән генә ике улының нинди мөнәсәбәттә икәнен күзәтә. Хантимернең Минтимер башкарасы эшләрне дә майтарып ташлаганын да күрә, ләкин эндәшми. Ике ир туганның дус-тату булганына ана кеше нык сөенә иде. Алар бер-берсе өчен җан ата, бер-берсе өчен үләрдәй булып тора.
Бер алманы бишкә бүләек,

Беребез өчен беребез үләек.
Әйтерсең лә шушы матур җырны бары тик Минтимер белән Хантимер өчен генә чыгарганнар. Һәрвакыт ике туган арасында бары – бергә, югы уртак була килде.
Олыны – олы, кечене кече итү шул буладыр инде ул.

 

Мәргән
Малайларның һәрберсе үз маясында булган шәпиләрен (кузналарын) су буена алып төшәргә тиеш иде. Кемдер сигез кузна алып (хәлле гаилә баласы), кайсыдыр – дүрт кузна (урта хәлле гаилә баласы), кайсыдыр бер шәпи алып (үлле-мәлле гаиләдә яшәүче), кемдер буш кул белән су буена төшә, монысы җир идәнле, ярым ач, ярым ялангач йортта яшәүченең бичара баласы иде. Ул кузна уенын карарга, кем өчендер җан атарга килгән.
Уен башланыр алдыннан һәр малай үз маясыннан берәр кузнаны күчкә куя. Ике яки бер кузнасы булганнар өемгә өлеш чыгармый. Җиде бала өемгә берәр кузна куйды.
Кайсыдыр, Гитлерга охшатып, тактадан карачкы ясап, яр буена утыртып куйган. Малайлар барысы да чуерташ җыйды. Карачкыдан унбиш адым ара калдырып, сызык сыздылар.
– Хәзер төз ату ярышлары булачак, – дип кычкырды Җылгыр. – Һәркем бишәр таш кына атарга хокуклы. Кем дә кем шушы арадан Адольф Гитлерга таш атып тигезә ала, карачкыга иң күп тигезгән малайга өемдәге җиде шәпи була!
– У-у... – дигән аваз яр буйлап китте.
– Чиратка басабыз! Санап барабыз!
Ташлар карачкыга атылып бетте. Иң төз атучы Миңкәй булып чыкты, аның
биш ташы да Гитлерга тигән иде. Шулай итеп, аңа үзенең дүрт кузнасы өстенә җиде шәпи мәргәнлеге өчен бирелде, унбер кузналы Минтимер горур иде.
Яр башын тигезләп, такыр ясадылар, һәр бала теземгә берәр шәпи куярга тиеш. Һәр бала тимерлектә тимерче абыйлар коеп биргән тимер аткый тоткан. Һәр катнашучы шул тимер аткый белән шәпи тезмәсенә төбәп атарга тиеш, аткый ничә кузнаны аударса, ауган кузналар атучыга була.
Уенның кызган чагында гына Миңкәй карт тал янында мышык-мышык елап торучы шәписез малайны күреп алды. Бу малайның кузна уенында бик тә катнашасы килә иде, ләкин аларның курасында бозау, сарык түгел, кәҗә дә юк, ул каян алсын кузнаны. Бу җир идәнле фәкыйрь баласы Самат иде.
Минтимер, үзе откан кузналардан аерып, аңа өч кузна бирде.
– Мә, апаем, бу шәпиләрне ал, син дә уйна! – диде.
Уен кыза бара, малайлар шунда бәргәләшеп тә ала. Уенның кызган чагында гына Минтимер әйтте:
– Иптәш уенчылар! Уенда Самат та катнашачак! Куй, Самат, шәпиеңне! – диде.
Самат кыюсыз гына, ләкин эчке бер куаныч белән бер кузнасын тезмәгә
куйды. Менә аңа да атарга чират җитте. Бала каушаган, аның тимер аткые юк иде. Минтимер аңа үз аткыен сузды. Самат рәхмәт әйтергә дә онытты, аның игътибары кузналар тезмәсендә иде, ни өчендер ул ике учын төкерекләде дә аткыен, уң кулына тотып, уң күзенә якын китереп, озак кына төзәп торды, киерелеп кизәнде дә тимерне кузна тезмәсенә таба атты. Аткый, тезмә яныннан гына узып, читкә очты.
– Һәй, кыек кул! –дип кычкырды малайлар.
Тагын чират көтәргә туры килде. Уенчыларның аткан бере кузна аудара. Самат тезмәдә миңа шәпи калмас инде дип кайгыра. Ниһаять, аңа тагын чират җитте. Бу юлы аткый беренче кузнага тияр-тимәс кенә узды.
Малайлар ыржаеп көлеште. – Чулак! – дип кычкырды.
 Самат аның саен каушый барды.
– Сабыр, сабыр бул! – дип пышылдады Минтимер.
Самат тезмәгә соңгы шәпиен куйды. Бу юлы аның аткые тезмәдәге бөтен шәпиләрне себереп алып китте.
Малайлар шаккатты, бигрәк тә Минтимер сөенде. Самат чәчелгән шәпиләрне кабалана-кабалана итәгенә җыйды.
Малайлар соңгы шәпиләрен теземгә куеп чыкты, Минтимернең дә соңгы
кузнасы иде. Откан кеше буларак, Самат тулы теземгә беренче атарга тиеш иде. Һәм атты да бар шәпине себереп тә алып китте.
– Хәрәмләште, ул сызыкка басып атты! – дип кычкырып караганнар иде дә, булмады, Минтимер кырт кисте:
– Сызыкка басып атканын күргәч, нигә туктатмадыгыз? – диде.
Шулчак Самат кузналары белән мәш килеп кыптырдый башлады, шәпиләре арасыннан өчесен, иң олыларын, ата шәпиләрне сайлап алып, Минтимергә сузды:
– Минем сиңа бурычым бар иде, Миңкәй, ал! – диде.
Минтимер кузналарны алып, өчесен дә тезмәгә куйды, Самат та нәкъ шулай эшләде.
Җылгыр әйтте:
– Дуслар, туаришлар! Ике арада уен яңадан башлана! Кем беренче ата?
– Откан кеше! – диештеләр.
– Юк! – диде Җылгыр. – Бу – яңа уен! Шобага салабыз! Кемдә бакыр акча
бар?
Минтимер кесәсеннән Әби патша акчасы чыгарды, Җылгыр акчаны алды
да әйтте:
– Мин акчаны чөям, күн ягы, ягъни ике башлы кош ягы төшсә – Миңкәйгә, иләк ягы, ягъни сан ягы төшсә – Саматка.
Акча зыңгылдап һавага очты, такырга килеп төште, барысы да акчага иелде. – Күн як! – дип шаулашты малайлар.
– Иң беренче булып Миңкәй ата! – дип кычкырды уенбаш.
Минтимер кулына аткыен алды. Бик озак төзәгән булып торды да атып җибәрде, әмма аткый тезмә өстеннән очып китте.
– Җүри генә атты! – дип кычкырдылар. – Җүри тидермәде!
– Җүриме-түгелме, атарга тиеш кеше атты! Кыштырдамагыз! – дип боерды
Җылгыр.
Хәзер Самат чираты иде. Бу юлы ул төзәмичә генә атты – алты кузна берьюлы тезмәдән чыгып та очты.
Шәпи уены тәмам булды. Бу көнне Самат батыр калды.
Малайлар таралды. Саматның чалбар кесәләре, күлмәк итәге, түбәтәе кузна белән тулы иде.
Алар, Минтимер белән Самат, юлда бергә кайтты.
– Миңкәй! Син бит иң төз атучы! Син җурамал гына тигезмәдең бит, иеме, Миңкәй? – диде Самат. – Шәпиләр миңа булсын дип...
Минтимер иң өсләрен сикертте, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
Самат бәхетле иде.
– Беләсеңме, Миңкәй... мин бу шәпиләремне сатам!
– Нигә, ни өчен? – дип, гаҗәпләнеп сорап куйды Минтимер. – Алга таба да уйнарсың бит әле, уйнарбыз...
– Мәктәпкә йөрергә минем букчам юк, – диде Самат. – Калганына берәр 
аяк киеме юнәтәсе булыр. Анысына көзен чикләвек җыярмын, Алла боерса. Егерме биш стакан чикләвек сатсаң, яхшы киндер букча алып була икән...
Бу мәлдә Самат бик тә бәхетле иде, ә Минтимер бөтен кузналарын оттырып бетергәненә күрә бәхетле иде...

 

Тургай
Сабан тургайлары сайрый,

Мактап Сабан туйларын...
Халык җыры
Язын җир кабаргач, туфрак пешкәч, бакча эшләре башлана, бәрәңге утыртырга кирәк. Әмма иң беренче теләк – ачлыкны басу. Казылган җирдән чыккан черек бәрәңгене, крахмалга әйләнгән, бөрешеп беткән кәлҗемәне лар төбендәге көрпә белән бутап, кычыткан җыеп, кысыр аш пешерер әнкәсе.
Лар – он, икмәк саклау өчен калын тактадан эшләнгән зур тартма, икмәк сандыгы; ларёк – вак-төяк сата торган кечкенә кибет; ларец – бизәнү әйберләре салып куяр өчен тартмачык.
Кечкенә Миңкәй, болынга чыгып, кузгалак җыеп кайтыр. Катык булмаганда, кузгалак кысыр ашка гаҗәеп әчкелтем тәм өсти. Кысыр аш ул – итсез, майсыз, үләннәр салып пешерелгән сыек шулпа.
Кузгалак җыярга барганда, Минтимер тургай тавышын ишетеп туктап калды.
Болын җәйрәп ята, каерылып печән үскән, быел болынны ике тапкыр чабып алырлар, Алла боерса. Каерып-каерылып агай-апалар печән чабар. Их, егетләр, печән чапкандагы чалгы тавышын тыңласаң, дөньяңны онытасың, билләһи. Чҗиңк-чҗиңк – үткен чалгы печән чаба, чалгы узган җирдә озын үлән сабаклары авып кала, икенче селтәнгәндә киселгән печәнне чалгы сул якка алып китеп тезмәгә сала. Байтак вакыт чапканнан соң, чалгычы туктый, билбавыннан янавычын чыгарып, чалгысын үткенли, оешкан комнан ясалган кайрак кебек янавыч корыч чалгы буйлый йөри башлый, чалгы гаҗәеп матур тавыш чыгара, әйтерсең лә скрипка уйный, чалгы үзе скрипка, аның сыза торган кылы – янавыч, үткенләнгәч, тагын чҗиңк-чҗиңк башлана. Йөз ел тыңлар иде Миңкәй шушы музыканы.
Батыр егет печән чаба, дисәнә,

Үтми аның чалгысы, дисәнә;

Үтәр иде чалгысы, дисәнә,

Анда кызлар кайгысы, дисәнә.
Йөгрә-йөгрә җиләк җыя, дисәнә,

Зәңгәр күлмәк кигәне, дисәнә;

Җыймас иде җиләген, дисәнә,

Кайтыр тиздән сөйгәне, дисәнә.
Ай, миленький, кызларның душасы,

Яучыларга кемнәрне кушасы?
Агай-егетләр авыр эш эшләми дә кебек, алар уйный гына сыман, шулкадәр җиңел селтәнәләр. Агайларга шатлык: мул печән өлгергән, печән ул – сөт, ит, май, бәлеш, гөбәдия. Шуңа күрә бу эшне эшләве аларга авыр, җәфа түгел, арыганлык та ләззәт бирә агайларга. Беренче тапкыр мул печән чабып, аны киптереп, эскерт, кибән, чүмәләләргә өеп куйгач, бераздан болында курпы өлгерә. Курпы ул уҗым сыман кыска була, әйтерсең лә көрәшчеләрнең кыска чәче кебек. Курпысын чабарга агайлар чалгыга кечкенә тырмачык беркетә, чөнки курпыны чалгы җыеп бетерә алмый.
Каерылып үскән, чабылмаган печән арасында ат кузгалаклары күп була, күгәрчен күзе, сары, зәңгәр чәчәкләр күкрәп үсә.
Күктә тургайлар сайрый, аларның тавышлары гына ишетелә, үзләре күренми. Бары тик күктән серле тавыш иңә. Игътибар беләнрәк карасаң, зәп- зәңгәр күктә бер нокта шәйләргә була. Шул нокта сайрый да инде. Бер урында талпына, үзе сайрый, тургайның телен аңлап була аның, сүзләр әйтеп сайрый сабан тургайлары. Өздерә генә тургайлар, гүя үзара ярыш оештырганнар.
Миңкәй, болынга ни өчен килгәнлеген дә онытып, тургай сайравын тыңлый:
Киррам-киррам төеп,

Тиррам-тиррам чөеп,

Фистивай-фистивай,
Кире тай, кире тай...

Тю-тю-тю-тю-тю-тю...

Бит-бит-бит-бит-бити.

Фит-фит-фит-фит-фити,

Чурт-чурый, чурт-чурый,

Чеп-чеби, чеп-чеби.

Физдики-миздики, киздики, чирт.

Чика-чиру, чика-чиру,

Чика-чиру-чикиюр,
Тирриур, тирриур-пәк.

Физулики-мизули титиррр...
Аяк астындагы печән арасында чикерткәләр кайнаша, аһ, аларның сайравы үзенә күрә бер могҗиза, үзенә күрә бер оркестр, музыка. Көн эссе булганда, чикерткә тавышы аеруча зыңлап тора.
– Бик каты сайрый чикерткәләр, челлә эссесе яндыра, кичкә яңгыр яумагае, – дип, үзалдына сөйләнеп алды Миңкәй бабайлар сыман.
Малай, ике кулын артка куеп, алга таба китте. Бу мәлдә ул сабый оланга түгел, гомер кичергән зиһенле картка охшый иде.
Зурлар кебек, кулны артка куеп,

Йөри идек таптап болынны...
Ул сазлык ягына борылган гына иде, әллә каян тәкәрлек килеп чыкты, аңа башка тәкәрлекләр кушылды да, кызганыч тавыш белән чиелдый-чиелдый, Миңкәйнең баш очында әйләнә башлады.
– Һәй, – диде Минтимер. – Курыкмагызсана! Тәкәрлек, курыкма, мин синең ояңны туздырырга килмим. Мин синең йомыркаларыңны ватарга килмим, мин синең балаларыңны урларга килмим. Тимим мин сиңа.
Тәкәрлекләр, баланың игътибарын үзләренә тартып, оялары яныннан читкә алып китәргә тырыша иде.
– Бар, юлыңда бул, кеше, син безнең ояларыбызга якын килмә, әнә теге якка, безнең оялардан икенче якка кит, – дип чиелдый иде тәкәрлекләр.
– Әй, аптыраттыгыз инде! – диде Миңкәй. – Киттем-киттем, миңа сезнең балаларыгыз кирәкми, миңа кузгалак кирәк.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, Миңкәй болын түренә китте.

Ул күп итеп кузгалак җыйды да, ялан тәпиләрен ялтыратып, авылга элдерде. Сазлык яныннан узганда, аның каршысына тагын тәкәрлек өере күтәрелде. Алар тагын сабыйны ояларыннан читкә алып китәргә маташа иде.
Чыннан да, ул юраганча, кичкә таба, челләдән кызган һаваны яңгыр болытлары каплап алып, шәп итеп яңгыр явып китте.
– И-и, балам, – дип каршы алды аны әнкәсе. – Сыерыбыз ташланган иде, катык урынына кузгалак салырмын, иншалла. Рәхмәт, балам, кулыңнан куан!

Дәвамы бар.

"КУ" 1, 2017

Фото: Рамиль Гали

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: