Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)

Инде вагон ишеге янына килеп җиткәннәр иде, менә-менә шыгрым тулы вагонга атлап керәбез дигәндә генә, әзмәвердәй берәү хатынны этеп эчкә кертеп җибәрде дә... Гәрәй хатын кулыннан өзелеп калды. Шул ара вагон ишекләре шапылдап ябылды. – Гәрә-әй! – дип кычкырды Асылбикә, үзәкләре өзелеп. – Балакаем Гәрә- ә-ә-й! – Тик аның иңрәп кычкырганын ишетүче булмады. Поезд, китәсен белдереп, өзеп-өзеп кычкыртты да акрын гына, иренеп кенә шуышып кузгалып китте...

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Станциядә халык мәш килә. Кеше өстендә кеше. Барысы да поезд киләсе якка күзләрен төбәгәннәр дә, шаулашып, этенә-төртенә, тизрәк барасы җирләренә баруны, поездга кереп, уңайлырак урынга утыруны түземсезләнеп көтәләр. Берсен-берсе таптап китәргә теләгәндәй этешәләр, төртешәләр. Беркемнең беркемдә эше юк. Кемдер инде срогын тутырып, иленә кайтып җитәргә, бу каһәрләнгән җирне тизрәк ташлап китәргә ашыга. Ул мескеннәрнең – Яхъялар кебек, кыйналып, кимсетелеп, сакчыларның акыруыннан, этләрнең өсләренә ташлануыннан туйган, туңып, өшеп, ачлы- туклы килеш колач җитмәслек эрбет агачларын кисеп, урман аударып, җаннары чыккан, Советлар иленең иң алдынгы, уңган-булган кешеләре, укымышлылары, дин әһелләре, язучы-шагыйрьләре, игенчеләре – илнең каймагы – барысына да «халык дошманы» дигән бертөрле мөһер сугылып интеккән тоткыннарның – тизрәк бу каһәрләнгән җирдән котыласылары килә иде. Алар әле үзләренә ирек килүенә, бу җәһәннәм базыннан срокларын тутырып чыга алуларына ышанып бетмиләр. Ә бит күпләре Енисей ярындагы чокырда, кабердә түгел, гаиләләре белән ятып калдылар. Мөселманы, христианы, ире-хатыны, әбисе-бабасы, бала-чагасы һәм әле туарга да өлгермәгән сабыйлар әниләре карынында чагында ук шул чокырда, тоткыннар телендәге «үләт базында» мәңгелек йортларын таптылар.
Поезд көтеп торучылар – котылучылар. Аларны туган илләре көтә... Көтәме икән? Әле анда кайткач та, аларның илдә туачак балаларына да «халык дошманы балалары» дигән мөһер сугылыр. Аларның һәм туачак балаларының алдагы юлларын шул каһәр төшкән сүз ябып куяр. Ә бүген әле алар аны белми. Якты киләчәккә илтәчәк поездны тынгысызланып, этешә-төртешә көтәләр.
Әнә, тайга эченнән, кара еландай сузылып, ялтырап торган чуен юл өстеннән төтен чыгарып, поезд шуышып килә. Сузып-сузып, әллә ниткән сагышлы-сөенечле авазлар чыгарып, өзеп-өзеп, үзенең якынаюын хәбәр итте.
Халык төркеме тагын да ныграк тынгысызлана башлады. Тетелеп беткән киемнәр кигән ач, ялангач, ябык өрәкләрне этә-төртә, сроклары тулган тук-таза уголовниклар, поездга якынрак килер өчен, таптап, изеп, алга ыргылдылар.
Яхъя Факиһәнең кулларыннан кысып тотты, Асылбикә – Гәрәйне.
– Кызым, кулларыңны ычкындыра күрмә! Монда таптап китүләрен сизми дә калырсың, Алла сакласын, – дип, Яхъя кызны алдынарак алды. Хатыны Асылбикәгә дә: – Миңа тотын, Гәрәйне алдыңарак ал. Монда пуезга керүләре ай-һай! – дип кычкырды. Алар дүртесе дә ач, хәлсез иделәр.
Ниһаять, поезд килеп туктады. Китте этеш-төртеш, акыру-бакыру. Ходайның рәхмәте, ничекләр генә шулай туры килгән диген син, Яхъялар вагонның ишеге каршына ук туры килделәр. Факиһәне иң беренчеләрдән кертеп җибәрә алды Яхъя. Кыз йөгереп барып, поездның тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзәсе янына барып утырды. Яхъя да, тиз арада халык ташкынына ияреп, аның янына урнаша алды. Асылбикә белән Гәрәйне юан-таза берәү этеп-төртеп читкәрәк тибәрде. Ничек тә баланы кулыннан ычкындырмаска тырышкан хатынны тарттылар, йолкыдылар.
– Гәрәй, егыла күрмә, зинһар, дим, егыла күрмә, – дип, арык куллары белән баланы кочаклады хатын. Гәрәй дә, куркуыннан калтыранып, Асылбикә апасының кулларына чытырдатып ябышкан, үзе илереп елый иде. Инде вагон ишеге янына килеп җиткәннәр иде, менә-менә шыгрым тулы вагонга атлап керәбез дигәндә генә, әзмәвердәй берәү хатынны этеп эчкә кертеп җибәрде дә... Гәрәй хатын кулыннан өзелеп калды. Шул ара вагон ишекләре шапылдап ябылды.
– Гәрә-әй! – дип кычкырды Асылбикә, үзәкләре өзелеп. – Балакаем Гәрә- ә-ә-й! – Тик аның иңрәп кычкырганын ишетүче булмады. Поезд, китәсен белдереп, өзеп-өзеп кычкыртты да акрын гына, иренеп кенә шуышып кузгалып китте. Поезд тәгәрмәчләре рельслар буйлап тәгәрәделәр, нәни малайны тайга урманнарында япа-ялгызын калдырып, туганнарыннан, әти-әнисеннән аерып, каласың, ялгыз каласың, дигәндәй, алга таба шуыштылар.
Гәрәй поездга керә алмый калган кешеләр арасында ялгыз басып калуына акырып елап, акрын гына кузгалып киткән поезд артыннан чапты. Факиһә утырган тәрәзә янына килеп җитте дә, апасын күреп:
– Апай, апай! Китмә, китмә, калдырма мине, апа-ай!.. – дип, вагонга ияреп йөгерде.
Факиһә, нишләргә белмичә, энесенә булыша алмавына гаҗиз булып, вагонның тимер рәшәткәсенә башын бәрә-бәрә:
– Гәрәй, Гәрәй! – дип өзгәләнә, сулкылдап елый.
Яхъя кызны кочагына алып юатмакчы була, тик сүз таба алмый.
Ике баланы, Мифтахетдин белән Гөлҗамалның йөрәк җимешләрен мәңгелеккә аерган поезд йөрешен тизләтте.
Гәрәй исә, поезддан калышмаска теләп, җан-фәрманга чаба да чаба.
Менә ул егылды, сикереп торып, тагын чаба башлады. Яхъя, кызның йөзен үзенә каратып, аны кысып кочаклады.
– Факиһә, Факиһә!.. Карама, балам, карама, зинһар. Нихәлләр итик соң, нихәлләр итик?!
Әнә малай кисәк туктады да тезләнде, кулларын сузып, нидер кычкырды һәм җиргә сузылып ятты. Поезд исә, тайга эченә таба борылып, саубуллашкандай, сузып-сузып кычкыртып, кара наратлар, эрбет агачлары, алар арасыннан сөңге кебек калкып торган очлы чыршылар эченә кереп юк булды. Тик рельслар гына, Гәрәй-Факиһә, Гәрәй-Факиһә, дип тукылдадылар. Бу апа белән энесен мәңгелеккә аерган, каһәрләнгән тайгада алты яше дә тулмаган Гәрәйне, Саушның Мишә суларында балыклар кебек уйнап су коенырга, Алансуның хуш исле болыннарында яшь колыннар кебек чабып, Ялантауның өркәч җилкәсендә тау шуарга теләгән һәм, ниһаять, тамагы туйганчы, бәрәңге кушкан булса да, арыш ипие ашарга дип хыялланып, әти-әнисенең, әби-бабаларының туган якларына кайтырга чыккан Гәрәйнең якты хыялларын таптап, изеп алга таба ыргылучы поездның малай белән хушлашуы иде.
Калдың-калдың, беттең-беттең! – дип тукылдады поезд тәгәрмәчләре. – Апай, апай! – дип тәгәри-тәгәри җиргә ятып елады малай.
– Энем, Гәрәй! – дип, Яхъя куенында бәргәләнде апасы.
– Балаларым илгә кайтып киттеләр, Аллаһ боерса, исән калырлар, безне басу капкасы төбендә каршы алып көтеп торырлар дип өметләнеп, черәшә-черәшә тайгада урман кистеләр ач, авыру Мифтахетдин белән Гөлҗамал. – Юкка өметләнмәгез, улыгызны мәңге күрә алмассыз, сез улыгыздан мәңгегә аерылдыгыз, – дип, акрын искән Себер җилендә шаулаштылар йөзьяшәр чыршылар, эрбет агачлары. – Син кайларда йөрисең, балам, исәнме син, әгәр исән булсаң, кош теле кадәр генә хәбәр бирсәңче, – дип, гомерләрегез буе эзләсәгез дә, балагызны таба алмассыз. Без үзебез күреп тордык: акырып елап тузанда аунап яткан малай янына срогын тутырып иленә кайтып баручы – вагонга керә алмыйча калган, хатынын, улын тоткыннар телендә «үләт базы» дип йөртелгән чокырда калдырган урыс кешесе – малайны җирдән күтәреп алды да иске плащының итәге белән
малайның күз яшенә, тузанга баткан битен сөртте.

– Как тебя зовут?
– Гарай, – диде малай, сулкылдап, – Гарай мин.

– Где родители?
– Апай уехал, мин берүзем. Әни там, әти там, тайгада. Ә я один, совсем один. Апай уехал, ә мин калдым, – дип, үкси-үкси кабатлады малай.
– Не плачь, поедем со мной в Москву, моим сыном будешь. Я тоже один – жены нет, сына Григория тоже нет. Ты моим сыном, Гришой будешь, ладно. Одному плохо, сынок. Ты здесь один погибнешь. Что же сделаешь, так получилось. Тебе одному оставаться нельзя, жить надо стараться, как нибудь живым оставаться надо, – дип, өрәк кебек озын, киемнәре теткәләнеп беткән күзлекле адәм кесәсеннән чүпрәккә төрелгән чылбырлы тәрене – улы Григорийдан салдырып алган тәрене – Гәрәйнең муенына такты. Гөлҗамал фәрештәләр улын җен зәхмәтеннән, күз тиюдән сакласын дип кара тегәрҗеп белән Гәрәйнең муенына аскан Коръән сүрәләре язулы бөтине салдырып, кесәсенә тыгып куйды. Гәрәй кара күзләрен тутырып, бу кешегә карап торды да муенына аскан көмеш тәрене тотып карады. Күрше земләнкедә торучы, Гәрәйдән ике генә яшькә олы Костяның муенында да шундый ук чылбырлы көмеш тәре иде.
– Это крест моего сына. Он умер, теперь ты будешь моим сыном. А этот крест тебя убережёт от всех невзгод. Я сына не смог уберечь. Они с мамой умерли в один день.
Күзлекле урыс уфтанып куйды. Аның яңаклары буйлап, кырынмаган ябык йөзен чылатып, туктаусыз яшь ага иде.
– Он был очень худым. Мечтал быть капитаном – море любил. Мечтал быть капитаном.
Ул үзе дә бик ябык иде. Гәрәй, бер сүз дә дәшмичә карап торды да сорап куйды:
– Как тебя зовут?
– Матвей я, Петров Матвей Сергеевич. Мы с тобой поедем в Москву, ты там учиться будешь. Моим сыном будешь, ладно.
– У меня же есть папа и мама.
– А где они?
– Незнай, там, в тайге остались.
– Да-а-а, – дип сузды күзлекле адәм.
Урыс кешесе дүрт почмагына төртеп алды.
– Господи, помилуй! – Аннан соң малайның дүрт почмагына төртте.. «Без үзебез күреп тордык, мөселман малае Гәрәй, шул мизгелдә
Григорийга әйләнеп, муенына тәре такты. Сез инде аны эзләмәгез, таба алмассыз. Татарның тагын бер баласы, Мифтахетдин белән Гөлҗамалның кадерле уллары – Григорийга әйләнгән Гәрәй – христиан динендә. Әти- әнисенең кем икәнен онытыр, Григорий Матвеевич Сергеев булып гомер итәр, – дип шаулаштылар да шаулаштылар тайганың карт чыршылары, эрбет агачлары. – Ләкин исән калыр. Теге «үләт базы» кырыенда бүреләр мәетләрне ботарларлар, ә Гәрәй-Григорий исән калыр...» Аннан тагын бер кат иртәнге таң җилендә сагыз, сагыш исләре таратып алдылар да тынып калдылар.
Нишлисең, язмышыңда шулай язылган булгач.
Факиһәнең йөрәгендә Гәрәйнең «Апай, апай!» дип поезд артыннан чабуы мәңгелеккә уелып калыр. Ул энесен төшләрендә күреп елап уяныр. Еллар узар, ләкин бу үзәкләрне өзәрдәй күренешне ул мәңге оныта алмас. Факиһәнең оныгы Гәрәй-Григорийны эзләтеп табар. Тик ул вакытта Мифтахетдин дә булмас! Гөлҗамал да булмас! Факиһә дә булмас! Апа 
белән энекәш әти-әниләрен көтәргә вәгъдә биргән басу капкасы да булмас! Мәскәүдә Сергеев Григорий, аның уллары – Сергеев Константин Григорьевич, Сергеев Николай Григорьевич – МДУда тарих фәннәре докторлары булырлар, студентларга белем бирерләр. Алар яшь буынга шул каһәрләнгән еллар турында, үзләре дә белмәгән татар әби-бабаларының язмышы хакында сөйләрләр. Кан хәтере бар, диләр. Урыс булып тусалар да, татар кешеләре белән очрашканда, аларның җаннары сискәнеп китәр. Чөнки аларның йөрәкләре аша Мифтахетдин белән Гөлҗамалның – Сталин лагерьларында харап булган мөселманнарның – каны ага. Ул, әби- бабаларыгызны онытмагыз, дип исләренә төшерер. Алар Казан ханлыгы турында сөйләгәндә, җаннарында бер сискәнү сизәрләр. Тик моның сәбәбен
аңлый алмаслар. Бу – кан хәтере булыр.
Мифтахетдин белән Гөлҗамал аларга газаплы еллар аша дәшәрләр:
– Константин, Николай! Сез белмисез генә, без – Мифтахетдин белән
Гөлҗамал – сезнең әби-бабаларыгыз. Сезнең динегез дә, исемнәрегез дә бүтән булыр иде. Йә Кәримулла, йә Сәмигулла булыр идегез. Сез мөселман булып туган булыр идегез, христиан булдыгыз. Ләкин сез – безнең оныкларыбыз. Тик бу турыда сез дә, без дә белмибез генә.
Кан хәтере бар, диләр!

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев