Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Тоткыннарны акырып-бакырып сүгенә-сүгенә, вагоннардан төшерделәр. Ай буе интегеп, суга тилмереп барган мәхбүсләр, ниһаять, күкрәк тутырып, Себернең нарат сагызы исе килеп торган хуш исле һавасын суладылар.
Йа Раббым, нинди бәхет икән ләбаса туйганчы һава сулау! Күбесенең сасы вагоннан төшкәннән соң, саф һавадан башлары әйләнеп, чак кына егылмый калдылар.
– Ирләргә – бер рәткә, хатыннарга икенче рәткә басарга! – дигән аваз әллә кайлардан очлы сөңге булып күккә таба сузылган чыршылар өстеннән яңгырады. Тоткыннар башларын күтәреп карасалар, анда чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган зур территория, почмагы саен каланча, ә якындагы каланча өстендә бер хәрби рупордан акыра:
– Барыгызга да тезләнергә! Быстро-быстро!
– Йа Раббым, – диде хәлфә, – кичер бәндәләреңне! Сабырлык бир! Тезләник, улым, болар йә атып үтерерләр, Аллаһ сакласын! Безгә әле үләргә ярамый. Әминәбезне үстерергә кирәк, исән-имин илгә кайтырга кирәк.
Йөзембикә, Рәшитне кочаклап, авыру аякларын көчкә бөгеп, җиргә тезләнде. Кипкән иреннәрен кыймылдатып:
– Раббым, без алар кушуы буенча түгел, ә Сиңа гыйбадәт кылыр өчен, исән-имин килеп җиткәнебезгә сөенеп, намазда тезләнеп басып торабыз. Рәхмәт Сиңа, безне Себергә китереп җиткердең, – дип, «Фатыйха» сүрәсен укыды. – Тик башыбызны намазлыкка ора алмыйбыз, кичер безне.
Зөһрә сабыен куенына кысып, тезләнеп торган җиреннән Йөзембикә абыстайга карады да йөзендә газаплы елмаю галәмәте чыгарып, карчыкка дәште: – Нинди кеше син, абыстай?! Һәрнәрсәдән яхшылык эзлисең һәм табасың! Менә мин дә, синең сүзләрне ишетеп, күңелемә җылылык таптым.
Синең янда ничектер җанга рәхәт.
– Рәхмәт җылы сүзеңә, Зөһрә! Әле сез булмасагыз, нишләр идем?! Рәхмәт Габдрахман хәлфәгә, мине үзегез янына алам, диде. Бергә-бергә ничек тә яшәрбез әле, бер-беребезгә булышып яшәрбез, Аллаһ теләсә.
Тоткыннарны озак тезләндереп тоттылар. Алар белән килгән сакчылар мондагыларга отчёт бирә иде: юлда килгәндә, фәләнчә кеше үлде, фәләнчәсе чирле (аларны урман буендагы аланлыкка сузып салганнар иде), фәләнчәсе килеп җитте.
Ниһаять, барысын да тезеп, тимерчыбык белән уратылган тайга эченә алып кереп киттеләр. Алда агачлары киселгән тайга буйлап тезелгән очсыз- кырыйсыз бараклар. Алар шулкадәр күп, бер зур авыл чаклы.
Тоткыннарны санап, бараклар саен бүлеп чыктылар. Габдрахманнар уртадагы баракларның берсенә туры килде. Такта ярыклары ачылып беткән, буй-буйлап сәндерәләр тезелгән. Баракта сасы аяк чолгавы, җир исе, тәмәке исе, тагын әллә ниткән сасы исләр килеп тора.
Зөһрә, укшып, куллары белән борынын томалады.
Ай-һай, монда кешеләр яши микәнни?!
Әле аның өстенә вак черкиләр мыжлап тора, шундый да әчеттереп тешлиләр, чыдар әмәл юк. Рәшит, битенә килеп ябышкан черкиләр тешләвенә түзә алмыйча, үксеп елап җибәрде.
– Әни, болар нәрсә икән соң? Черки дисәң, черки түгел, монда ничек яшиләр икән? – дип елап, Йөзембикә абыстайның итәк араларына башын яшерде.
Барысы да чәбәләнә-чәбәләнә, яңа килгән тоткыннарның канын эчәргә ябышкан канэчкечләрне кудылар. Тик файдасыз, алардан котылу әмәле юк. Шунда каршыларына, кулына «намордник» дигән әйберләр күтәреп, тәмам сөяккә генә калган, селкен-селкен килеп торган адәм килеп чыкты да:
– Нате, без этого здесь никак, – дип, һәрберсенә өләшеп чыкты.
Бу газаплы, әрнүле, ачлы-туклы узачак унъеллык тоткын тормышының башы иде. Күпләр, бу газапка түзә алмыйча, Себер тайгасында мәңгелеккә ятып калыр. Кемнәрдер, гарипләнеп, саулыкларын җуеп, илләренә кайта алыр. Кемнәрдер газизләрен югалту хәсрәтеннән, авыр хезмәттән акылын җуяр!
Тик түзәсе иде, илгә кайтасы иде, туган якның бәрәкәтле йомшак туфрагына башны салыр өчен генә булса да илгә кайтасы иде!
Әйе, адәм баласын өмет йөртә, өмет яшәтә, Аллаһка тапшырдык.
** *
Мифтахетдин белән Гөлҗамалның танышларына туган якларына кайтып китәргә рөхсәт иттеләр. Җиргә казып кергән земләнкеләрдә күрше булып яшәүче Яхъя белән хатыны Асылбикәнең эшләрен Яхъяның энесе Харис тикшерткән дә, авыл куштаны Карун Кадыйрны үтерүдә гаепләнеп, ун елга сөрелгән Яхъяны аклаганнар.
Кадыйрны бергә каравыл өендә әче бал эчеп, соңыннан бик каты сүзгә килешеп, болай да Карунга карата куенында ачу тотып йөргән Мәче Мәлиге бәреп үтереп, Мишә буендагы таллыклар арасына илтеп аткан булган. Бу хәлләрне төнлә әрәмәдә ат саклаучы малайлар күреп торсалар да, куркып, бу турыда кеше-карага әйтеп тормаганнар. Чөнки әти-әниләре:
– Аллаһ сакласын, күргәннән күрмәгәнегез артык, заманалар болгавыр, сак булыгыз, авызыгыз йозакта булсын! – дип, улларын бик каты кисәтеп куйганнар.
Менә шулай итеп, «ак эт бәласе – кара эткә» дигәндәй, Яхъя белән Асылбикә, бер гөнаһсызга Себер тайгаларында интегеп, тилмереп, дүрт ел гомерләрен газапта үткәрделәр. Чөнки Карун Кадыйр яшь чагында Асылбикәне өзелеп яратып йөргән. Тик Асылбикәнең яшь йөрәге бары тик Яхъя дип кенә типкән.
Бала-чага авызында сүз торамыни?! Инде ничә еллар үткәч, әти- әниләренең сүзләре исләреннән чыкканмы, онытылып киткәнме, Яхъяларның күршеләре Фәтхетдин улы Гомәр, инде шактый исәя төшкәч, Мишәдә су коенып яткан иптәшләренә:
– Малайлар, әнә таллыклар арасыннан Мәче Мәлиге үтереп суга салган Карун Кадыйр өрәге чыгып килә. Башы яртылаш ярылган, миләре агып тора, абау, куркыныч! – дип сөрән салган.
Инде кояш баеган, хәйран гына караңгы төшкән чак. Малайлар, курыкканнарын сиздермәскә тырышсалар да:
– Әйдә, кайтыйк булмаса, кояш баегач, хәйран салкынча, – дигән булып, күлмәк-ыштаннарын киеп, авылга таба атларга торганда, Яхъяның энесе Харис, Мишәгә ат эчерергә төшкән җиреннән атылып чыккан да Гомәрнең изүеннән эләктереп тә алган:
– Әйт әле, малай актыгы, Карун Кадыйрны кем үтерде? Әйт, хәзер әйтмәсәң, үзеңне Мишә суына салып тончыктырып үтерәм, – дип, малайның котын алган.
Малай, куркуыннан дер-дер калтыранып, нәрсә күргәнен, үзе белән кемнәр булганын, барысын да сөйләп биргән.
Шуннан Яхъяның энесе – абыйсының ничарадан-бичара балаларын үстереп ятучы Харис – тикшерү эшен яңадан башлатып җибәрткән дә эшне ахырына кадәр алып барып җиткерә алган, Мәче Мәлиген кулга алганнар, Яхъя белән Асылбикәне аклаганнар.
Мифтахетдин белән Гөлҗамал, бу хәбәргә исләре китеп, Яхъялар земләнкесенә кергәндә, Яхъя куллары белән йөзен томалап утыра иде. Аның теткәләнеп беткән буй-буй сызыклы ямаулы күлмәге астыннан калак сөякләре калкып торган арык гәүдәсе дер-дер калтырый, үзе:
– Йа Аллам, ник син бәндәләреңә кеше күтәрә алмаслык хәсрәтләр бирәсең? Ни өчен мине, ата-анамнан, балаларымнан аерып, бер гөнаһсызга шушы тәмуг базына китереп ташладың? Никләргә генә минем улларыма «кеше үтерүче балалары» дигән исем тагып, адәм хурларына калдырдың? – дип тәкрарлый иде.
Асылбикә исә акылыннан шашкан кебек кеткелдәп көлә, әйтерсең, газаплы, хәсрәтле дүрт ел гомерен Себердә үткәрмәгән. Үзе тиздән илдә калган улларын күрәсен уйлап:
– Йа Раббым, йа Раббым! Җаннарым, әз генә түзегез. Тиздән, бик тиздән очкан кошлардай яныгызга кайтып җитәрбез. Ишеттең бит, Тәңрем, намаз саен земләнкенең җир идәненә башымны бәрә-бәрә теләгән теләкләремне! Инде ятимнәрем белән тиздән кавыштырсана, – дип, бертуктаусыз сөйләнә иде. Үзенең Себер җилләрендә киселеп беткән ябык йөзе сөенечтән балкып тора.
Гөлҗамал белән Мифтахетдин килеп кергәч тә әле, күршеләренә күтәрелеп карамыйча, шактый вакыт тордылар. Яхъя өстәлгә башын салып утыруын дәвам итте. Ә карчыгы:
– Раббым, бер Аллам, Раббым, бер Аллам! – дип, тар гына земләнкедә ике адым алга, ике адым артка киләп-сарып йөрүеннән туктамады.
Мифтахетдин, тамак кырып:
– Әссәламегаләйкүм, күршеләр, менә шатлыгыгызны уртаклашырга кердек әле. Йа Ходам, безгә дә шул шатлыкларны күрергә насыйп булса иде. Илләребезгә кайтып, Сауш авылы зиратына башларыбызны салырга язса иде, – дип, Яхъяның арык гәүдәсенә кулларын салды.
– Шулай була күрсен, Мифтах, шулай булсын, амин! Мин бу көннәрне күрермен дип уйлаган кешеме? Инде тайгада урман кисү түгел, үземнең гәүдәмне дә күтәреп йөртерлек хәлдә түгел идем. Бу каһәр төшкән ачлы-туклы, бер кисәк ипигә тилмереп, сакчылар тарафыннан типкәләнеп, эткә әйтмәслек кабахәт сүзләр ишетеп яшәгән дүрт ел гомерем тәмугларга тиң булды лабаса. Кара инде Асылбикәмә – гөлләр кебек иде бит. Инде карт әбиләр кыяфәтенә керде! Аның, илдә калган улларыбызны сагынып елап, күз яшьләре түгелеп бетте. Яшь чагында Карун Кадыйр ничә тапкыр яучы җибәреп караган иде шул үзенә. Ләкин кыз үзе дә, әтиләре дә риза булмадылар, ул мине сайлады. Мине... Ул Кадыйрлар нәселләре белән кара каруннар бит. Мәче Мәлиге бәреп үтергән булган икән. Ә «кеше үтерүче» дигән мөһерне миңа тактылар. Имеш, Кадыйрга үчем булган, шуңа күрә аны үтереп ташлаганмын. Асылбикә белән бер-беребезне өзелеп яратып өйләнештек. Шундый да матур итеп яшәп ята идек. Миңа ниемә ул Кадыйр?! Имеш, мин ачудан Карунны бәреп үтергәнмен. Кешегә түгел, хайванга да суга алмыйм бит мин, Мифтахетдин. Тавык та суярга кызганам. Тавыгы да, күзен дә йоммыйча, суйганда, күзгә карап ята бит, тимә миңа, ди, минем дә яшисем килә, ди. Кеше кадәр кешене үтер, имеш. Балта белән башын икегә яр, имеш. Тузга язмаганны! Утын пүләне түгел бит ул кеше башы, мин сиңа әйтим! Баш хәтле баш бит ул! Шуны да аңламый бит ул надан тикшерүчеләр. Ярый әле улларымны Харис энекәшем алып калды. Мондагы газапка түзә алмаслар иде, хараплар гына булырлар иде җаннарым.
Яхъя бертуктамыйча сөйләде дә сөйләде. Әйтерсең дүрт ел буе җанында җыелган хәсрәтләрен дәрьялар итеп агызды. Йөрәгенә җыелган ачу- ярсулары язгы ташкыннар булып акты да акты.
Мифтахетдин сәке кырыена килеп утырды да, дөньясыннан киткән кебек, бер почмакка карап уйга калды.
Гөлҗамал исә Асылбикә тирәсендә мәш килә. Аның куанычын уртаклашып:
– Шулай булмаган кая, Асылбикә. Син тиздән улларыңны күрерсең, сөенерсең. Улларың инде шактый үскәндер, калкынганнардыр. И сөенерләр инде җаныйларым, әй көтәләрдер инде. Авылда, туган илдә, абыйлары янында барыбер минем Факиһәм белән Гәрәем шикелле интекми инде алар. Илдә чыпчык үлми, ди бит. Без менә балаларыбызны исән-сау үстерә алырбызмы? Һай, белмим-белмим! Хәлләр бигрәк яман, Асылбикә җанкаем. Кичә генә ике баланы яр буендагы чокырга илтеп салдылар. Әниләре, елап, һуштан язган, ди. Балтач ягыннан, диделәр. Аннан әниләре акылга җиңеләйгән. Илдә әтиләре мәктәп директоры булган. Сталин рәсеме төшкән гәҗиткә селёдка төреп алып кайткан, имеш. Абайламый калгандыр инде. Үзендә эшләүче укытучы җәвит иткән. Икенче көнне үк килеп алып киткәннәр. Соңыннан теге барып әләкләгән укытучыны директор итеп куйганнар. Сатлыкҗаннар, көнчеләр заманы бит. Менә дүрт елдан соң ике баласы да эчләре китеп, бер атна эчендә бер-бер артлы үлеп киткәннәр. Бу хәсрәтләргә ничекләр түзмәк кирәк, Асылбикә ахирәтем?! Нишлисең, чи ит янмый, диләр бит, түзәсең икән шул.
Азрак туктап торганнан соң, күзләрен тутырып Асылбикәгә карады да акрын гына гаепле кеше тавышы белән:
– Әй Асылбикә җанкаем, үз балаларыма карыйм да үзәкләрем өзелә инде. Йөрәгемнән каннар тама, валлаһи. Тамаклары туйганчы ашаганнары юк. Үзебез агач кисү планын тутыра алмыйбыз, ач карынга күпме эшләп булыр, дисең. План тулмаса, ике йөз грамм ипи дә балык шулпасы. Аны да, үзебез ашамыйча, балаларга алып кайтабыз. Гәрәем бигрәк бетәште. Урамга чыгар хәл юк, черки талый. Җир астында – земләнкедә – юеш, корык-корык ютәлли. Әзрәк җылы сөт эчерсәң, рәтләнер иде дә бит. Тик каян аласың аны, сөтне, дим. Кайлардан гына аласың? – Гөлҗамал, сөйләүдән туктап, күз яшьләрен сөртте. – Яхъя, Асылбикә! Сез бит илгә кайтасыз. Теләче ягына алып кайтып китегез безнең балаларны. Илдә карт әти-әниебез бар. Ничек тә үтермәсләр сабыйларны. Алла теләсә, исән калсак, тагын алты елдан үзебез дә әйләнеп кайтырбыз. Кайтырга язсын инде, ничек тә әйләнеп кайтырга язсын. Нахакка интегеп ятабыз бит, бер гаепсезгә, Раббым, бер Аллам!
Мифтахетдин дә, инде шактый тынычлана төшкән Яхъяга карап, яшьләнеп торган күзләрен сөртте дә:
– Күрше, әгәр сезгә авыр булмаса, Теләчедән Сауш әллә ни ерак түгел, егермеләп чакрым гына, алып кайтып, карт әби-бабаларына тапшыра алсагыз бик рәхмәтле булыр идек. Әллә ниткән чир чыккан, ди, бит. Бигрәк тә балалар каты авырый, ди. Тәннәре ут шикелле янып, күкәй пешерерлек булып кызышып яталар да, эчләре китеп, косып, тартышып үләләр, ди. Әллә ничә бала мәетен бер чокырга илтеп ташлаганнар инде. Әти-әниләренә мөселман закуннары белән күмәргә дә мөмкинлек юк бит, урман кисәселәре бар. Әй Яхъя, Яхъя, тагын ниләр күрәсебез бар икән? Нишләпләр генә бетәрбез, Ходаем?! – дип, тырнак төпләре каралып беткән, бармак сөякләре араланып торган ябык куллары белән утлы күмер кебек көйрәп торган күзләреннән яшьләрен сыпырып төшерде. – Бу сабыйларның Себергә килгәннән соң бер рәхәт күргәннәре юк ласа. Тамаклары кара ипигә туймый. Черки талап шешенеп беттеләр бит инде. Аның черкие дә илдәге кебек түгел, әллә ниткән ваклары бар, бармак башы хәтле зурлары бар. Балаларымның тәннәренә кандала кебек кадалып каннарын эчәләр, валлаһи! Инде соңгы тамчы каннарын эчәләр, битлек тә булышмый, әллә кайлардан кереп, битлек эченә дә тулалар... – Ул тынып калды. Аннан соң яңадан ялварулы тавыш белән:– Аллакаем, балаларымны коткарырга көч-куәт бирсәнә. Илләремә кайтырга булышсана, – дип дәвам итте.
Инде азрак тынычлана төшкән Яхъя, Мифтахетдингә азрак сүзсез карап торганнан соң, тамагын кырып алды да:
– Мифтахетдин кордаш, ниләргә генә дип сорап торасың соң син, алып кайтырбыз. Аллаһ теләсә, әби-бабаларына илтеп тапшырырбыз, бер дә кайгырма. Алар безгә үз балаларыбыз кебек бит инде. Авылда калган улларыбызны сагынганда, шул Гәрәйгә, Габдрахман кызы Әминәгә карап юанабыз лабаса. Асылбикә төннәр буе елап чыга. «Елама, әле дә ярый балалар илдә калды дип сөен, карчык. Күрәсеңме, Гәрәй белән Факиһә һәм Габдрахман хәлфә балалары ничек интегәләр, җаннарым... Чичти кешелектән чыктылар бит инде. Бигрәк тә Гәрәй бетәште. Анысы бигрәк тә яшь шул әле», – дип, карчыкны юатам. Ул, Гәрәйне очраткан саен кочаклап үбә-үбә, үзен тынычландыра. «Шул баланы көн саен бер күреп, куеныма алып сөйсәм, үз балаларыма бирәсе сөюемне шуңа бирсәм, аз гына күңелем тынычланып киткәндәй була», – ди. Бер дә кайгырмагыз, күршеләр. Бу җәһәннәм базыннан ычкына алсак, балалар белән бергә кайтып китәрбез, – дип, ир белән хатынны тынычландырды. – Аннары, карагыз әле, безнең земләнке сезнекенә караганда иркенрәк, корырак та, яхшырак та эшләнгән, сез лутчы безгә күчегез, – дип, Мифтахетдингә карап алды.
Яхъялар земләнкене ике кешегә уртак итеп казыганнар. Өйдәше – Чистай кешесе – куллары белән төймә төярдәй уңган-булган, чисталыклы мишәр, утызга җитеп килсә дә, әле өйләнмәгән буйдак егет, урман кискәндә, өстенә агач төшеп харап булды.«Илдә авыл саен ызбалар салып йөрдем, – дип Яхъяга сөйләгән дә, – әйдә, Яхъя абый, земләнкене уртак итеп салыйк, минем кул андый эшне белә», – дип, ирне күндергән иде. Земләнкенең стеналарын да тайгадан вак-төяк агач ботаклары ташып үзенчә ничектер тышлап куйган, яши торган куышлары хәйран ару гына, һавасы да Мифтахетдиннәрнекедәй җир исе килеп торган базныкы кебек түгел. Идәненә эрбет ботаклары ташып, кайлардан гына бау кисәкләре табып, бау җитмәгәненә тайгадан мүк җыеп кайтып бау ишеп, эрбет ылыслары кертеп, шактый калын гына итеп аяк астына сала торган, үзе әйтмешли, «кавёр» ясап җәйгән. Шуңа күрә земләнкедә җир исе кимеп, ылыс исе, нарат сагызы исе килеп тора.
Мифтахетдин белән Гөлҗамал бик теләп риза булдылар. Саубуллашып, балаларын юлга әзерләргә дип чыгып киткәндә, Мифтахетдин:
– Яхъя, безнең бит балаларга юлга ашарга биреп җибәрергә бер бөртек ризыгыбыз да юк. Әле монда торганда, куылганнарга ашарга пешереп торучы Габдрахман хәлфә хатыны Зөһрә, кеше-кара күрмәгәндә, берәр чүмеч аш бүлеп, калай тәлинкәләренә аш салганда да чан төбеннән куерагын салып биреп, җан асрап торалар иде. Алар, пуезда кайтканда, нәрсә ашап кайтырлар икән соң?
– Безнең азрак киптергән сохариебыз бар. Ходай Тәгалә җан биргәнгә җүн бирермен дигән, ничек тә кайтып җитәрбез әле, түзәрбез. Оланнарны ач итмәбез, – дип тынычландырып, Яхъя белән Асылбикә Мифтахетдиннәрне озатып калдылар.
** *
Мифтахетдин белән Гөлҗамал газизләрен поезд тукталышына кадәр озата бара алмадылар, иртән иртүк балаларын уятып, булган иске-москыларын кигезделәр дә илгә кайтырга җыенган күршеләренә керттеләр. Гәрәй әле кая китәсен, әти-әнисенең Себердә каласын белми, бары тик әнисенең кичә әйткән сүзләре генә җанын җылытып тора.
– Улым бәгърем, үз илебезгә кайтасыз. Рәхәтләнеп, тамагыгыз туйганчы ипи ашарсыз. Анда әбиең нәрсә генә пешереп ашатмас сезгә, бәлки әле, ит тә ашарсыз, күп итеп сөт эчәрсез. Анда, улым, мондагы кебек черки дә юк. Битлек кимичә генә, яшь колыннар кебек, хуш исле ямь-яшел болыннарда чабарсыз.
Мишә суында уйнак балыклар кебек йөзәрсез. Шундый рәхәт булыр, улым, шундый рәхәт булыр! Азрак йөзеңә кызыллык иңәр. Җөткерүең дә бетәр, сөт эчкәч бетә ул җөткерү. Ату түбән өйдә үскән бәрәңге үрентеләре кебек ап-аксыз лабаса. Әби-бабаң янында шундый рәхәт булыр, улым. Үсәрсең, Аллаһ теләсә! Апаең инде шактый исәйгән, сиңа гына күз-колак булырлык. Әби-бабаларың да бик картайганнар инде. Хәсрәт утларында янып, дүрт ел яшәделәр. Аларга да булышырсыз. Каз бәбкәләре сакларга булса да ярарсыз. Аннан соң без дә кайтып төшәрбез. Менә бит Асылбикә апаеңнарга ирек килде. Уйламаганда- көтмәгәндә, күкләрдән бәхет булып төште ул ирек. Безне дә Аллаһ онытмас, керәшен мужигы Митрәй дөресен барып әйтер. Аллаһы Тәгаләнең каһәреннән куркыр. Авылга кайтсакмы, ирекле булсакмы, яши дә белер идек инде! Балакайларым, рәхәтләнеп яшәр идек инде, – дип, балаларны куеннарында озак тоттылар. Күз яшьләренә коена-коена, битләреннән, күзләреннән үбә-үбә, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
– Кызым Факиһә, – диде Мифтахетдин, баласының яшьләре агып торган кысынкырак кара күзләренә карап, – син зур кыз инде. Зинһар, дип әйтәм, энеңне күз уңыннан ычкындыра күрмә! Пуезда кеше күп булыр. Асылбикә апаеңнардан ерак китмәгез, шулар тирәсендә генә була күрегез. Мин сезне йөрәгемнән өзеп озатам. Нишлим соң, балакайларым, ниләр генә кылыйм соң? Каһәр төшкән дөнья!
Инде чыгып китәбез дип торганда, уллары Рәшитне, кечкенә кызлары Әминәне җитәкләп, сул як земләнке күршеләре Зөһрә белән Габдрахман килеп керделәр. Алар да балаларны кочаклап елаштылар.
– Факиһә, – диде Зөһрә, – рәхмәт, сеңлем, сиңа, минем кызымны үстерештең. Әминәне чынлыкта Йөзембикә абыстай белән син генә карап үстердең ләбаса, елатмыйча, бишек тирбәтеп. Кабык арбада тартып йөрдең. Синсез нишләрбез инде? Балам, синнән башка кызым берүзе нишләр? Әле дүрт яше генә тулды бит, – дип, баласы кебек якынга әйләнгән Факиһәне кочагына алды. – Менә, юлда ашарга әзрәк сохарием барые, алыгыз әле, алыгыз, – дип, кечкенә генә төенчекне Гөлҗамалга сузды. Алар елашып аерылыштылар.
Яхъялар балаларны җитәкләп чыгып киткәндә, сопкалар өстеннән гаскәр-гаскәр булып тезелгән карагачларны, кедрларны кызгылт-сары төскә манып, кояш күтәрелеп килә иде. Мифтахетдин белән Гөлҗамалга урман кисәргә вакыт җиткәнен хәбәр итеп, чаң кактылар. Кояш та хәсрәт диңгезләрендә йөзгән якташларының хәленә керергә теләгән кебек ялкауланып күтәрелә, әйтерсең, газиз балаларыннан аерылган ата-ананың – йөрәкләре теткәләнеп беткән, бер гаепсезгә чит җирләрдә газап чигәргә мәҗбүр булган ата-ананың – тамчы-тамчы булып, йөрәкләреннән тамган кан төсенә кереп кызарып чыгып, аларның җыерчыклы ябык йөзләрендәге хәсрәтне тагын да тирәнәйтә кебек иде. Әнә, Яхъя белән Асылбикә артыннан акрын гына искән Себер җилләре дә очыртып алып китәрдәй ябык, хәлсез балалар – Мифтахетдин белән Гөлҗамалның йөрәк парәләре – туган якларына кайтып баралар. Факиһә бер кулы белән Гәрәйне җитәкләгән, икенче кулы белән Гөлҗамалның баш яулыгына төргән иске-москыны төенчек итеп тоткан. Тик анда балаларына юлда ашарга бер валчык ипи бөртеге дә юк иде, дияр идең, рәхмәт Зөһрәгә, ул каян юнәткәндер, үз балаларының авызыннан өзеп, аларга дип керткән сохари бар.
Ике сабый, җитәкләшеп, әти-әниләреннән аерылып, Себернең черкиләр мыжлап торган, кышларын юеш салкын земләнкеләрендә ачлы-туклы дүрт ел буе яшәгәннән соң, Мифтахетдин белән Гөлҗамалның карт әти-әниләре янына, туган җирләренә, илгә кайтып баралар.
Азрак атлаганнан соң, икесе дә артка борылып, кул болгадылар. Факиһәнең күзләреннән чишмәләр булып яшь ага. Ул инде исәя төшкән. Йөрәге белән, җаны-тәне белән сизә кыз: бу хәерлегә түгел, әти-әнисен ул башка күрә алмаячак! Әнә, алда Яхъя абыйсы белән Асылбикә апасы атлый. Әти-әнисе белән ара ерагая бара, бер адым, ун адым... Габдрахман абзасының дүрт яшьлек кызы Әминә йөгереп килеп, итәгенә ябышты:
– Факиһә апай, Факиһә апай! Мин дә синең белән китәм. Мине дә үзең белән «ил» дигән җиргә алып кит инде. Әни әйтә, илдә туйганчы ипи ашап була, ди. Ул җирдә черкиләр дә юк икән. Мине дә үзең белән алып кайт инде, Факиһә апа.
– Юк, Әминә, син кечкенә әле. Кечкенәләрне пуезга утыртмыйлар, – дигәч, кызчык, елый-елый, әнисенә таба кире чапты.
Кая илтә бу юл? Авылда кемнәр көтә аларны? Факиһә белми. Себердә ничек кенә авыр булса да, яшәп яталар иде ләбаса. Кичен арып-талып әниләре өйгә кайтып егылганда, шундый рәхәт була иде. Факиһә тагын азрак атлагач, елый-елый шешенеп беткән күзләрен киереп ачып, әти-әнисе калган якка әйләнеп-әйләнеп карады да азрак нидер уйлагандай туктап торды, аннан соң, төенчеген ташлап, җан-фәрманга кире йөгерде.
– Ә-н-и-и, китмиксәнә, әни, сезнең янда гына калыйк, ни күрсәк тә, бергә күрербез. Әни җаным, минем сездән аерыласым килми. Дүрт ел буе тордык бит инде, үлмәдек бит. Әни, дим, калыйк инде, калыйк, – дип, әнисенең корышып беткән гәүдәсенә сарылды. Ананың сизрәп беткән җитмеш ямаулы күлмәге астында кызның гәүдәсе дер-дер калтырый иде.
Гөлҗамал кызын куенына алган да сулкылдап елый. Әйтерсең лә, балаларыннан аерылу хәсрәтеннән акылыннан шашкан.
– Ниләр генә эшлим соң, балам, ниләр генә кыла алам соң мин?! Мин сезне беркая җибәрмәс идем. Гел яныгызда гына булыр идем, балам. Әнә бит үзең күреп торасың, көнгә ничә бала күмәләр, юк, күммиләр, алдан казып куйган чокырга илтеп аталар. Инәсәй елгасы яры кеше күмгән траншеяләр белән тулды лабаса. Монда калсагыз, бетәсез бит. Сезгә ул-бу булса, без нихәлләр итәрбез?! Бәгырькәйләрем, җаныкайларым минем, барыгыз, барыгыз! Безне бу көннәргә төшергән бәндәләрнең үзләренә шушы көннәр килсен! – дип өзгәләнә иде.
Мифтахетдин кызын әнисеннән көч-хәл белән генә аерып ала алды. Факиһә алдына тезләнде дә кырынмаган, сакал-мыек баскан, күз яшьләре белән чыланып беткән йөзен баласының яңагына терәп, бәгырьләреннән актарылып чыккан тавыш белән кызына:
– Балам, Факиһә, син зур кыз бит инде. Беләсең бит, әниеңә болай да авыр, син аның акылдан шашуын телисеңме? Үзең күреп тордың лабаса, ике баласын бер атна арасында күмгән Балтач хатыны Әсмабикәнең, тилереп, Инәсәй яры буенда балаларым аккошка әйләнеп, ахылдап, сулкылдап, туган якларыма очканнар иде, менә инде тилмерепләр шуларның кайтуын көтәм дип, аккош тавышлары чыгарып, кулларын канат итеп очкан рәвешкә китереп йөгереп йөргәнен. Бар, балакаем, пуезга суңара күрмәгез. Без дә тиздән, бик тиздән кайтып җитәрбез. Бәлки әле, теге керәшен Митрәй акылына килер, Яхъя абыеңнар кебек, безгә дә ирек килер, – дип, кызын сукмакка таба этәреп җибәрде. Мифтахетдин Теләчедә кыйналып кайткан Митрәйнең озак вакыт җанбашын сөйрәп, кан сиеп ятканнан соң мантый алмыйча, коры сөяккә калып үлгәнен белми иде.
Факиһә, күз яшьләрен сөртеп, кысынкы кара күзләре белән әнисенең йөзенә текәлде дә көтелмәгән тыныч тавыш белән:
– Әни, сез кайтырсыз бит, име? Син, зинһар өчен, кайгырма, ату Әсма апа кебек тилерерсең дә Инәсәй яры буенда, аккошларга әйләнеп, балаларыңны эзләп йөрерсең. Ул балалар кебек без бит үлмәдек, әни, без авылга кайтып барабыз, үсеп җитеп, сезне көтеп торырбыз. Басу капкасы янында сезне каршы алырбыз, әни, җәме. Мин зур кыз бит инде. Гәрәйне саклап кына, карап кына үстерермен. Бер дә кайгырма, әни, җәме. Инде алты гына ел калды, хәзер үтә дә китә ул, – дип, түземсезләнеп үзен көтеп торган Яхъяларга таба китте. Йөгермәде, язмышына буйсынып, акрын гына адымнар белән энесе Гәрәй ягына таба атлады. Азрак баргач, яшьле күзләрен кыса төшеп, әти-әнисенә борылып карады да:
– Без сезне басу капкасы янында көтеп торырбыз, әни-и, җәме, – дип гаҗизләнеп, тагын кабатлады.
Башка борылып карамады. Җитмеш ямаулы, элек алсу төстә булып та, инде төсе уңган, сизрәп беткән күлмәк кигән кызның җилкә чокыры турысындагы икенче искедән кисеп алган ямаулык, кыз сулкылдап елаган саен, әллә ничек кенә сикереп-сикереп китә иде.
Бу күренеш һәм кызның гаҗизләнеп: «Без сезне басу капкасы янында көтеп торырбыз, әни-и, җәме», – дип кычкыруы, Гөлҗамалның күз алдыннан китмичә, әллә ничә көннәр буе тилмертте.
Гәрәй әле кечкенә иде. Апасы ташлап калдырган төенчекне кулына тоткан да күзләрен әти-әнисенә төбәп аптырап калган. Ул апасы белән бергә йөгереп, әти- әнисе янына кире килмәде. Бу тамашага исе китеп, тик басып торды. Акылы яшь иде шул сабыйның, бу аерылышуның мәңгелеккә икәнлеген аңларлык хәлдә түгел иде. Гәрәйнең тизрәк авылга кайтып, Мишә буйларында балык тотып, әнисе сөйләгән шау чәчәкле хуш исле болыннарда, битлек кимичә, яшь колыннар кебек чабасы, елганың саф суында уйнак балыклар кебек йөзәсе һәм... тамагы туйганчы ипи ашыйсы килә иде. Әти-әнисеннән аерылышуның ни икәнен аңларлык хәлдә түгел иде сабый. Акылы яшь иде.

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: