Илбашы (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Чибәркәй
Азагы яхшы тәмамланган шушы шомлы вакыйгалардан соң Минтимер янә укуга ябышты. Укуда аның эшләре һәрвакыт ал да гөл була килде. Хәтере шәп, тирә-якны, табигатьне, кешеләрне күзәтүе аның холкын ныгыта, мантыйкка өйрәтә. Минтимерне бигрәк тә кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, мөгамәләсе кызыксындыра. Ул кемнең кайда нәрсә әйткәнен яхшы хәтерли һәм, вакытлар узгач, әгәр дә бу кеше әүвәл исбатларга тырышканына каршы сөйләсә, кирәк чакта ул аның нәрсә әйткәнен исенә төшерә. Шуңа күрә, үсмернең олыларча җитди фикер йөртүенә карап, аннан бераз шүрлиләр иде. Чыннан да, Минтимер үзен бик җитди тота иде. Шул сәбәпле, башка җилбәзәк егетләр кебек, ул бер кыздан икенчесенә күчми. Әйттем исә кайттым, Минтимернең моңарчы кызлар белән ныклап танышканы да булмады әле.
Ләкин аның күз тоткан кызы бар иде. Ул аны сиздермәстән генә күзәтә: кыз ничек көлә, ничек атлый, ничек киенә?
Кыскасы, ошый аңа бу чибәркәй. Ул вакытта татар авылында бай киенүче кызлар юк иде. Әмма чибәркәйнең итәге, күлмәге, яулыгы, хәтта олтанлы итеге дә, чытлыкыйлыгы да үзенә килешеп тора. Минтимернең басынкылыгы, кычкырып көлмәве, бары тик тыйнак кына елмаюы, ордым-бәрдем эш йөртмәве чибәркәйгә дә ошый. Аларның карашлары бик еш очраша. Тансы-мансыларда алар гел бергә бии. Читтән күзәтеп торганнарга алар менә дигән пар булып күренә. Бәлки, ул шулай булгандыр да әле, бер уйласаң. Ләкин язмыш дигәннәре кешеләрне һәрдаим сынап бага, кайсысын рәхимсез шартларга куеп сыный, кайсысын җиңелчә генә, фаҗигасез генә тикшерә.
Минтимер Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, беренче курсны тәмамлап кайткач белде: аның чибәркәе башка егет белән йөри башлаган икән.
Хәер, Минтимер, бу хәбәрне ишеткәч, аның чыннан да дөрес икәненә ышангач бәргәләнмәде, кичерешләрен читләргә сиздермәде. Аналитиклар, 
гадәттә, сабыр була, холериклар кебек, пычак тотып, кызын яки көндәшен суярга чыгып йөгерми.
Баш беткәнмени? Башка чибәрләр юкмыни? Китсен! Бәлки, икесе өчен дә шулай һәйбәтрәк булыр. Әгәр дә ул башкага тиз генә күчә алган икән, димәк, аның хисләре нык булмаган, какшау хисле кызның ниемә кирәге бар? Ул, бәлки, шул кеше белән бәхетле булыр. Нигә аларның бәхетенә комачау итәргә?
Минтимернең чибәркәй янына барасы да, аны күрәсе дә килмәде. Ул аңа битараф иде.
Бу уйлардан егеткә җиңел булып китте. Аның кәефе күтәрелде. Ул якты язмышына таба җиңел атлады.

 

Син Кәтиев булырсың!
– Улым! – дип эндәшер аңа атасы Шәрип абзый. – Син МТС башлыгы Кәтиев кебек бул... Аның кулында халыкның өмете, аның кулында техника, аның кулында икмәкнең уңышы. Яхшы каралты-кура җиткезеп, абзар тулы мал-туар асрап, ныклы нигез корып яшә. Үз нигезең нык булсын, башкаларның нигезе дә нык булсын өчен, син авыл хуҗалыгы техникасына баш бул! Илне ашатучы кеше үзе ашаткан кешеләрдән фәкыйрьрәк яшәргә тиеш түгел! Икмәк булса, бар да була. Җыр булса, икмәк тә була, дип тә әйтәләр. Шулкадәр мул икмәк җитештергән кеше башкалардан хәерче булырга тиеш түгел!
Икмәксез җыр ул бары тик кайгылы җыр гына булырга мөмкин. Чыннан да, татар халкы мең ярым елдан арткан гомеренең соңгы 400 елын ачлы- туклы, кайгылы тормышта уздырды. Ләкин җыр чыгарудан, шигырь язудан, дастаннар иҗат итүдән, Коръәнне күпләп бастырып таратудан, мәчет, мәдрәсә корудан туктамады. Димәк, «икмәк булса, җыр да була» дигән гыйбарә яртылаш кына дөреслеккә туры килә. «Икмәк булса, җыр да була» әйтемен заманча таркатып баксак та, мантыйк аксый кебек. Шәймиев Илбашы булып утырганда, Татарстан икмәксез калмады. Аның шәкерте Рөстәм Миңнеханов Илбашы булганда да Татарстан икмәксез калмас. Икмәк булса, ит тә, сөт тә, кием дә, икътисад та – барысы да була. Бүген дә татар халкы авыл хуҗалыгы мәхсулаты* белән үз-үзен тәэмин итә. Мохтаҗларга да өлеш чыгарып тора әле, шөкер. Икмәк күп, ләкин халыкта бәетләр чыгару, дастаннар иҗат итү юк. Әдәбиятыбыз саекты. Композиторлар мәктәбендә шәхесләр азайды. Эстрадабызны бер күзәнәкле, гел кабатлана торган, бер-берсенә тач охшаш көйләр басты. Җырчылар азайды, җырлаучылар күбәйде. Әллә дөнья төшенчәләре үзгәрә, әллә табигать, йолалар үзгәрә, әллә халык мәкальләре, халык әйтемнәре искерә бара – белгән юк.
Минтимер атасына «мин адвокат булам» дип әйтергә базмады. Ул аның сүзләрендәге хакыйкатьне аңлады, әлбәттә. Егет техниканы, математиканы ярата. Чыннан да, ә нигә әле җир кешесе булмаска?
Киләчәктә ул әйтер: мин сәясәтче булмасам, җир кешесе булыр идем, дияр.
Минтимер «ә» димәде, «җә» димәде, документларын туп-туры авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына илтеп тапшырды һәм ялгышмады. Ул атасының киңәшен тотканына беркайчан да үкенмәде. Адвокат булып киткән очракта да ул шөһрәт казаныр иде, ләкин тар даирәдә генә. Ә аның узган юлы, тар даирәләрне үтеп, киңәя, тирәнәя барып, бөтен халыкның казанышына әверелде. Шул түгелме бәхет?!

* Мәхсулат – эшләп чыгарылган мал, бу очракта – ит, май, сөт, икмәк.
Озак еллар Илбашы булып эшләгәндә, бик күп катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә, Минтимер Шәймиев, чыннан да, адвокат сыйфатында иде. Казан Кирмәнен, Болгар каласын ЮНЕСКО исемлегенә керттерүдә аның адвокатлык эшчәнлеге бәһаләп бетергесез булды. Тарих әле Шәймиевнең бу өлкәдәге эшчәнлегенә яңадан әйләнеп кайтачак.
 

Сабак
Минтимернең тәкъдирендә шулай язылгандыр инде, күрәсең, аны беренче курстан ук рәһбәр (староста, җитәкче) итеп куйдылар. Институтта укый башлаганчы ук, сентябрь аенда, аларны авылга бәрәңге алырга юлладылар.
Студентлар авылга бәрәңге алырга килгәч, кызыклар була иде инде ул.
Балачакта ук Минтимер үзе өчен эчке тәртип кагыйдәләрен булдырган иде, ул үз-үзен кулда тотарга өйрәтте. Кемнеңдер үз эшенә җавапсыз караганын, әштер-өштер эшләгәнен күрсә, күңеле әллә нишләп китә. Институтта укыганда да ул шушы, үзе төзегән кагыйдәләрне тотарга тырыша иде.
Курсның рәһбәренә эчке тәртип кагыйдәләреннән читкә чыккан студентны шелтәләргә, клубта кичә вакытында хәттин ашса, тиз генә җыелыш җыеп, студентның тәртибен тикшерергә, колхоз эшеннән кыяклаганнарга кисәтү ясарга хокук бирелгән. Ә бит андыйлар да табыла, алар үзләрен башкалардан өстен куя, башкаларны кимсетә торган гамәлләр кыла.
Толя Марамыгин атлы бер студент бар иде аның курсында. Үзе укуын да рәтләп укымый, колхоз эшеннән дә гел кыяклау ягын карый, иң алдан ялга утыра, иң арттан кузгала. Бәрәңгенең сабагын гына йолкый, бәрәңгесен туфракта калдыра. Минтимер, бу эшне сизеп, Толяны читкәрәк алып китеп кисәтү ясады:
– Кешеләр бу бәрәңгене халык өчен үстергән, көч түккән, ә син аны туфракта черергә калдырып китәсең! – дип битәрли башлаган иде, Марамыгин аның сүзен тыңлап бетермичә китеп барды да, аннан, борылып:
– Чаплашка! – дип кычкырды. – Какое твоё дело!
«Чаплашка» дигәненә Минтимернең исе дә китмәс иде, түбәтәй киеп йөргәч, «чаплашка» инде, әмма Анатолий бу сүзне шундый нәфрәтле, шундый мыскыллы итеп әйтте ки, Минтимер ни сабыр булырга тырышса да түзмәде, кулындагы зур гына бәрәңгене Толяга томырды. Бәрәңге тегенең уң чигәсенә килеп тиде. Ул, ике кулы белән бәрәңге тигән җирен каплап, җиргә чүгәләде. Минтимер каушап калды, шундук Толя янына атылды. Бичараның күз төбе күгәреп-кабарып чыккан иде.
Бу хәлне башка студентлар да күреп торды, алар Минтимер яклы иде. Шулай да ул, мине институттан куарлар инде дип, хафага калды.
– Курыкма! – диде сыйныфташы һәм авылдашы Гайнулла Гыйздуллин пошаманга калган Минтимергә. – Чакырсалар, без – шаһитлар да барырбыз. Чакырсалар, чатнатып әйт: СССРның Төп Законы ни? Дөрес! Конституция, диген. Конституциядә ничек язылган, диген. Конституциядә «СССРда халыкларның, милләтләрнең хокукы тигез!» диеп язылган, диген. Бәс, милли низаг чыгарырга маташканы, ягъни сине түбәтәй киеп йөргәнең өчен «чаплашка» дип мыскыллаган Анатолий Марамыгинның үзен комсомолдан чыгарып, институттан куарга була!
Авылдашы, шәриге Гайнулла Гыйздуллин, институтны тәмамлагач, Бөгелмәдәге һөнәр училищесы директоры булып китәчәк.

Чыннан да, эшне зурга җибәрмәделәр. Анатолий да бәлаләп йөрмәде. Ләкин ул үзенең тар маңгаена зур бәрәңге генә түгел, зур сабак та алган иде.
Сабак алды ябалак!
– Этнең койрыгын кем киссә, шуңар җизнәй дип әйтә! – диде ул Гайнулла дустына.

 

Күңел күзе
Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.
Халык әйтеме
Адәм баласына тумышыннан ук үзенә тиң пар әзерләп куелган, диләр. Акылы белән уйламастан, кеше үзенең парын эзли. Ир кеше ялгызы – ярты кеше, хатын-кыз ялгызы – ярты кеше. Бер-берләрен табышып, йола кушканча кушылгач кына алар бербөтенгә әверелә, ди.
Ләкин егерме-утыз яшенә чаклы сөйгән ярын эзләп тә, адәми зат үз тиңен таба алмаска мөмкин.
Шулай итеп, бик күпләр үз парын табалмыйча үлеп тә китә.
Әллә ничә хатынга өйләнеп тә яхшы гаилә кора алмыйча – үзенең сөйгән ярын табалмыйча дөнья куйганнар бар.

Бөек бәхет ул – эзләгәнеңне табу.
Аллаһы Тәгалә адәм баласына күңел сиземләве биргән, шул күңел сиземләве аша ул, бу кыз синең ишең түгел, бу егет синең парың түгел, дип хәбәр ирештерә торадыр.
Ләкин кемдер шушы хәбәрне ишетми, кемдер аңа игътибар итми һәм нык ялгыша.
Адәм баласының маңгай күзе булган кебек, күңел күзе дә була.
Кешеләрнең күпчелеге дөньяны, вакыйгаларны, әйберләрне маңгай күзе белән генә күрә. Азчылык маңгай күзе белән дә, күңел күзе белән дә күрә. Алар күңел күзе белән вакыйгалар сөрешен, кешенең рухын, чуалчык вакыйгаларның серен күрә ала.
Күңел күзе сукыр кеше вакыйгаларны, процессларны маңгай күзе белән генә күрә, шуңа күрә ул, кешеләргә яхшылык кылам дип, яманлык кыла. Революцияләрнең барысы да кешелеккә яхшылык эшлим дип кылынган җинаятьләр. «Бөтен җир крестьяннарга!» дип, бай җир биләүчеләрнең җирен талап алып, крестьянга биргән булып, крестьянны да, алпавытны да хәерче иттеләр. Халыкка игелек кылам дип махсус оештырылган продразвёрстка талаулары булды. Яки болар – чынлап торып халыкка игелек кылабыз дип инанган талаучылар. Һәр ике очракта да бу – җинаять!
Күңел күзең күрмәсә, син хата артыннан хата ясарсың һәм бәхеткә ирешә алмассың. Башкаларны да бәхетсез итәрсең.
Минтимернең күңел күзе ачык иде.
Күңел күзе ул – навигатор, күңел күзе ул – компас!
Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.
Аның юлында да яхшы кешеләр дә, яманнары да очрады. Күңел күзе ачык
Минтимерне күңел сиземләве коткара килде, шөкер!
Ләкин аның булачак яры кайда, кайларда йөри торгандыр, билгесез. Билгесез, ләкин Минтимернең күңеле сизенә, бу дөньяда бар аның пары,
бар! Ул аны һичшиксез эзләп табар, алар барыбер кавышыр, иншалла!

 

Сәкинә
Бер мәхәббәт табар өчен

Бер яшьлегем җитәрме?..
Разил Вәлиев
Сәкинә ул сөйкемле кызның исеме, Сәкинә Ахунова. Сак, сабыр, тыныч мәгънәсен белдерә ул «Сәкинә» исеме. Кешенең исеме аның холкын билгели, диләр, дөрестер дә. Алга таба күрербез!
Сәкинә белән Минтимернең нәсел тарихы да бераз охшаш. Сәкинәнең бабасы да таза гаиләле, көр тормышлы булган, димәк, мал таба белгәннәр, бәрәкәт саклый белгәннәр.
Сәкинәнең ата-бабасы, әби-анасы Казан артындагы Күн авылы кешеләре. Һо-о, Күн авылының тарихына кереп китсәң, чыга алмассың, билләһи. 1552 елда Казанны җимергәч, ханлыкны юкка чыгаргач, Явыз Иван буе арба чәкүшкәсеннән узган һәр татар оланының башын чаптырырга әмер бирә.
– Татарларны Казаннан куып, авылларыннан сөреп чыгарырга! Аларның йортларына рус воеводаларын урнаштырырга! Татарлар Казан каласына кырык чакрымнан да якын утырмаска, йорт салмаска тиеш! Татарларны Казанга якын җибәрмәс өчен, юлларга сак, каравыл гаскәрләре куярга!
Тикшереп карагыз сез: Казаннан кырык чакрымнан якын авылларның исемнәре татарныкы булса да (Тылмачи, Майдан, Карагуза), анда татарлар түгел, руслар яшәп ята. Кырык чакрым ераклыктагы Шәле, Күн, Әлдермеш, Чыршы авылларында татарлар яши. Борынгы йола дәвам итә. Рус белән чиктәш булып яшәргә курыкмаган батыр халык яши ул авылларда. Усал халык.
Күн, Шәле авыллары Явыз Иван заманасында ук булган. Каһарманнар яши ул авылларда. Һәр авылның үз һөнәре булган. Шәлеләр шәл бәйләгән, Күннәр күн иләгән, баш бирмәгән, бай булган. Көр тормышлы халыкның каны уйнаган, Сабан туйлары атналарга сузылган, кыз урлау йолалары әле һаман да яшәп килә. Хәтта Совет хакимияте дәверендә дә Күн белән Шәле үзләренең мәчетләрен җимерттермәгән, манараларын кистертмәгән.
«Күн» атамасының тарихы болай. Авыл борын заманда Казанга бик якын утырган булган. Җиңүчеләр бу халыкны Казаннан кырык чакрымга күченеп китүен таләп иткән. Халык буйсынмаган. Сугыш башланган. Мәскәүгә буйсынган әнчек татарлар халыкны үгетли башлаган.
– Күчеп утырырга күн инде! – дип, алар авыл башлыгына ялварган. – Күнмәсәгез, Иван, тагын да зур гаскәр белән килеп, барыгызны да кырып бетерәчәк!
Шуннан соң гына халык күченеп, шушы урынга килеп урнашкан һәм бу авылга «Күн» дип исем кушканнар.
Халык телендә икенче бер риваять тә йөри.
Имеш, Күн авылы иң кирәкле һөнәр – тире иләп, күн эшләү белән дан тоткан, иләгән тире каймак кебек йомшак, каеш кебек чыдам булган.
...Менә 1931 ел килеп җитә. Көр тормышлы хуҗаларны кулак дип гаеплиләр. Революция булгач, җыен галах, кәҗә дә асрый алмаган хөрәсән ялкаулары коммунистларга куштанлыкка языла. Күн авылының бер куштаны Шакирҗанның кайсы малы кайда ятканлыгын әләкләп, аны зинданга яптырырга уйлый. Шакирҗан Ахунов хатыны Гөлсем белән, бөтен малларын талаучыларга калдырып, эш коралларын гына алып, Казанга күченеп китә.

Волков урамындагы бер ташландык йортның подвалын сипләштергәләп, алар шунда яши башлый. Шакирҗанның кулы тире иләргә дә, балта эшенә дә оста була. Аларның тормышы рәтләнә. Менә шушы Волков урамындагы 22 нче йортның 9 нчы фатирында 1939 елның 23 августында Минтимернең булачак сөеклесе Сәкинә дөньяга килә...
Шәһәрдә туса да, Сәкинә җәен авылда – йә Күндә, йә Шәледә туганнарында үсте.
Күн, Шәле авылларының йолалары бик тирәнгә китә. Йолаларның берсе – ирләр җәмгыятендә тыйнак, басынкы кыз эштә ут өертергә тиеш, палас сугарга, малын карарга, чишмәдән су ташырга, мунча ягарга, энеләре, сеңелләренә күз-колак булырга, олыларга, ата-анага хөрмәт тәрбияләргә тиеш.
Сәкинә дә нәкъ шушы тәрбиядә үсте. Ул инде буй җиткән кыз, кооперация техникумында укый башлады. Техникумда бәйрәмнәр-танцылар еш була иде. Бервакыт ул дус кызы белән танцыга китте. Бер татар егете аны биергә чакырды. Бер чакырды, ике чакырды – алар азакка чаклы бергә биеде, егет озата кайтырга да рөхсәт сорады. Карап торышка үзе бер дә начар түгел, кыз риза булды. Менә шуннан китте аларның танышуы, байтак кына бергә йөргәннән соң, Сәкинә егетне өенә, гаиләсе белән таныштырырга чакырды.
Чәй эчеп утырганда, әнисе Гөлсем егеттән сорап куйды: – Син кайсы якныкы буласың?
Егет кыю гына сөйләп китте:
– Минем әти-әни Питрәч районы Күн авылыннан! – диде. – Кем баласы буласың?
Егет атасының исемен әйтте. Шунда Гөлсем апаның кулыннан тәлинкәсе төшеп китте.
– Әни, ни булды? – дип, Сәкинә әнисе янына килде.
Гөлсем апа итәгенә түгелгән чәйне тастымал белән сөртте. Бераз тынычлана төшкәч, аягүрә басты һәм:
– Кызым, синең бу егетең – безнең малларны талап алган, безне катыр сөрергә уйлаган кешенең баласы! – диде.
Егет белән Сәкинә тораташ кебек катып калды, Гөлсем апа берни булмагандай ишек катына барып басты. Бу хәрәкәт «егет, чыгып кит!» дигәнне аңлата иде.
Сәкинә бер егеткә, бер анасына карап алды.
– Әни, дөресме шул?
Әнисе сабыр гына:
– Дөрес, кызым, – диде. – Алар безнең бөтен малны туздырып, ашап бетерде! Егет бер сүз дә әйтмичә китәргә җыенды.
– Бу егетнең безнең өйдә кабат эзе дә булмасын! – диде хуҗабикә. – Үзем исән чакта кызымның шундый кеше баласы белән йөрүенә юл куймам!
Егет сүзсез генә чыгып китте. Ишек ябылуга, Гөлсем апа калтыранып елый башлады. Алар кочаклашып, икәүләшеп елый иде.
Кызга – егет, егеткә кыз ошый иде. Нишләтәсең, шулай язгандыр. Алар мәхәббәт бөреләнгәнче үк аерылышты.
Ләкин әле бу эш моның белән генә төгәлләнмәде. Егет солдат хезмәтенә китә икән. Егетнең анасы ялынып килде:
– Зинһар, безне гафу ит! – дип башлады хатын сүзен. – Без гаепле түгел, аңа куштылар бит...
Гөлсем бер сүз дә әйтмәде.

 – Улым әрмиягә китә, Сәкинәнең озата төшүен бик тели... Гөлсем, минем улым Сәкинәңне бик ярата, зинһар, аны солдатка озата төшәргә җибәр.
Гөлсем апа, мәрхүм иренең диварда эленеп торган фоторәсеменә якын килеп, хатынга әйтте:
– Кара! Сез менә шушы изге кешене хатыны, күкрәк баласы белән өеннән кудыгыз! Малларын талап, балаларын хәерчелеккә сөрдегез! Кара, туры кара Шакирҗанымның йөзенә. Без эт тә яшәмәс подвалларда яшәдек. Шакирҗаным аркасында без янә аякка бастык, ә сез һаман хәерче. Юк! Җибәрмим мин алмаз кебек кызымны! Чыгып кит, зинһар!
Хатын чыгып китте. Ана белән кыз тагын бер-берсенең кочагына ташланып үкси башлады.
Сәкинәнең, бәлки, егетне озатырга төшәсе дә килгәндер, ләкин ул анасын өзелеп сөя, ул аның ихтыярына каршы баралмый иде.
Сәкинәнең дә күңел күзе ачык, аның да күңеле сизгер иде. Әгәр дә бу егет белән кушыла калса, очрашкан саен ике як пычакка пычак килер иде. Юк, бу егет Сәкинәнеке түгел.

 

Шәле кичләре
Күн авылында туган нигез калмагач, әнисе Сәкинәне вә башка балаларын җәйгелеккә Шәле авылына кайтарып куя торган иде. Сәкинәне эш вакытында авыл кызларыннан аерып булмый. Суын ташый, урагын ура, утынын яра, мунча яга, сыерын сава – менә дигән уңган килен. Сәкинә дус кызлары белән кичләрен клубка чыга башлады. Бу чагында ул инде шәһәр кызына әйләнгән, ләкин шулай да яулыгын Шәлечә бәйли иде. Шәле кызлары чигешен маңгайга туры китереп, калфак кебек почмаклап бәйли яулыкны. Балитәкле ситсы күлмәк, шәлеләр чиккән алъяпкыч, ак йон оекбаш, ялтыравыклы кызыл эчле галош – гаҗәеп килешә иде бу кием кызга. Шулар өстенә тез астына җиткән ике озын кап-кара толым. Шәле егетләренең күзе Сәкинәдә. Казан кызы бит, җитмәсә, үзе шундый чибәр!
Клубта бииләр, җырлыйлар, түгәрәк уеннар уйныйлар.
Сәкинәне берәү генә озата кайта ала – гармунчы егет кенә. Кыз да аның озатуын тели иде. Егет гармун уйный-уйный кызны озатып куя да, капка төбендәге бүрәнәдә бераз сөйләшеп утыргач, гармун уйный-уйный кайтып та китә. Сәкинә, ишегалдына кергәч, капканың теге ягына посып, гармун тавышы тынганчы тыңлап тора. Ошый иде Сәкинәгә Шәле кичләре. Егете дә бик ошый иде.
Әмма тора-бара гармунчының Сәкинәне озатулары ни өчендер сирәгәя барды. Сәкинә дә моңа аптырамады. Очрашкан чакларда алар бер-берсенә елмаеп сәлам бирешә, сәлам алыша иде.
Алар шулай дус булып кала белде. Ул үзе егетне ошатса да, Сәкинәнең сизгер күңеле егет белән очрашканда дәртләнмәде. Аның күңел күзе гармунчыны үзенә пар итеп күрә алмады.
Ә Шәле кичләре онытылмаслык булып күңелгә кереп калды. Иң самими, иң ихлас, иң саф хатирәләр саклый Сәкинә Шәле табигате, Шәле кешеләре турында.
Җәйге каникуллардан соң Казанга кайтып, тагын техникумда укуын дәвам итте кыз. Язмыш Сәкинәнең юлына тагын бер асыл егетне китереп куйды. Бөтен ягы да җитешле-килешле иде ул Илгиз Мөхәммәтгатин атлы егетнең.

Сәкинәнең сизгер күңеле сизә, егет аны бик тә ярата, ләкин эчке сиземләве кисәтә дә: ашыкма, кызый, каударланма, бу әле синең парың түгел, ди. Чыннан да, алар аерылышты: егет солдат хезмәтенә китте.
Укуын тәмамлагач, Сәкинәне Актаныш ягына, Калинин районы үзәге Пучыга эшкә юлладылар. Ул Пучы райпотребсоюзында икътисадчы булып эшләячәк. Ура!

 

Адәм белән Хәүва
Җәннәттән куылгач, Адәм белән Хәүва җир йөзенә аерым-аерым: берсе – Сәйлүн утравына, икенчесе Мәккә ягына килеп төшә. Бер-берсен сөюче ике җан бер-берсен эзли китә. Аларны күңел тоемлавы компас кебек бер-берсенә якынайта. Ерак араларны, куркыныч урманнарны, диңгезләрне узып, алар, ниһаять, гомергә аерылмаска кавыша.
...Минтимерне диплом практикасына туган ягына кайтардылар. Бу 1959 ел иде. Ул яраткан эшенә кереште. Аның зиһене-фикере, таланты, теләге, яшәү рәвеше җир-туфрак, механика-техника белән укмашкан иде.
Ләкин бөтен шушы барлыгы белән ул тәкъдир тарафыннан билгеләнгән сөекле ярын да эзли иде. Тыштан эш белән мавыккан булып күренсә дә, аның бөтен гамәле, фәгалияте бер теләккә, сөекле ярын табып, гаилә коруга юнәлтелгән иде.
Юк, Минтимер мөкәммәл хатын эзләми иде, чөнки андый хатыннар булмый, алар дөньяда юк, ул хыялыйлар-шагыйрьләр уйлап чыгарган бер гүзәл шәкел генә.
Минтимер Тукайның хур кызына атап язылган шигырен бик тә ярата.
Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,

Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне.
Беләм инде: мине әсир итәрсең,

Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең...
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,

Матурларның матурыннан матурсың.
Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асыл ташсың,

Ләкин җир кызы төсле үк түгелсең.
Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,

Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.
Ә Минтимер җир кызын эзли иде.
Ләүхелмәхфүздә язылганча, аларның очрашуына күп калмаган иде инде.

 

Юл башы
Яраткан эшең, сөйгән ярың, милләтеңнең үзбаш булып яшәве ул – бәхет!
Батулла
Ни өчендер бүген Сәкинәнең күңеле сөенә, ни өчен икәнен ул үзе дә тәгаен белми иде. Мөстәкыйль эш башлавына сөенәме унтугыз яшьлек кыз? Булачак һөнәрен практика вакытында ук яратып өлгергәненә куанамы әллә? Пучы
 авылы кешеләренең, эш урынындагыларның үзенә карата ягымлы булганына шатланамы?
Яшь белгеч буларак, аңа торырга йорт бирделәр. Ул чебешләр, бәбкәләр алып җибәрде, кыскасы, тулы хуҗалык белән авылда яшәргә уйлый иде.
Аның янына тагын бер яшь белгечне керттеләр, Рита исемле кыз иде ул.
Сәкинәнең олы бер шатлыгы беренче тапкыр хезмәт хакы алу булды. Башка кызлар, кулларына акча керүгә, күлмәкләр, бизәнү әйберләре, алка- йөзек сатып ала башлады. Сәкинә исә сөекле сеңлесе Асиягә ап-ак куян тун, икенче хезмәт хакыннан әнисенә, абыйсына матур-матур келәмнәр алып бүләк итте. Кызның башы күккә тигән иде ул чагында, бүләк тапшырганда, әнисенең, туганнарының күз яшьләре белән куанганнарын күреп, ул да бәхетле иде.
Кешегә куаныч китерүдән дә олы бәхет бармы икән ул?

 

Очрашу
Аһ, ул заманнарда клубтагы кичәләр! Яшьләр күп, яшьләр дәртле, егетләр кызлар алдында егетлек күрсәтә, өздереп гармун уйный, бии, җырлый, кызлар өчен бәйләнешеп тә ала. Кызлар басынкы, тыйнак, гүзәл, ләкин эчләрендә богауланган дәрт-гайрәт ята. Тымызык күлдә корт уйный.
Минтимер ул кичне клубка никтер ашкынып килде. Анда кичәнең иң кызган чагы иде. Яшьләр әле яңа гына биеп туктаган, хәл алалар, тамашачылары да күп, иннек-кершән яккан, күзләренә сөрмә тарткан, тырнакларын кынага буяган кызлар эскәмиядә утыра, егетләр бер читтәрәк кунак кызларының кайсын кем озата дигән мәсьәләне хәл итә, малай-шалайлар мич артында кайнаша.
Минтимер ишекне каерып ачты, бөтен кеше ишек тавышына борылып карады. Йөз күз Минтимергә карый, Минтимер ике күзе белән йөз күзгә бага.
Минтимер клуб ишеген ипләп кенә япты да бусага төбендә басып калды: аның карашы әле яңа гына күзе төшкән бер кызда тукталды. Таныш түгел кыз иде ул. Үзе ап-ак кофта кигән, карасу сарафаннан, исең-акылың китәрлек озын кара толым да үзенә бик килешеп тора. Кунак кызымы, әллә эшкә кайткан бер-бер яшь белгечме?
Кызның карашы да Минтимернеке белән очрашты. Шул мәлдә ике йөрәк арасында тәкъдир җепләре тартылды да бугай инде.
Сәкинәнең тәне буйлап кайнар дулкын йөгерде. Бу – ул эзләгән яр, ул эзләгән мәхәббәт иде.
Шулвакыт баянчы Сара Садыйкованың «Көтәм сине» көен уйный башлады. Ул чакта бу көйне «Беренче татар тангосы» дип йөртәләр иде.
«Теге егет биергә мине чакырсын иде, башкалар чакырганчы чакырсын иде, монда чакырган егет белән биюдән баш тарту әдәпсезлек санала, башкалар чакырса, теге егет бүтән кызны чакырыр», – дип уйлады Сәкинә, уе шундук Минтимергә барып та иреште. Ул туп-туры атлап кыз янына килде дә аны биергә чакырды.
– Сез минем белән биемәссез микән? – диде егет.
Сәкинәнең дулкынлануына чик-чама юк иде. Минтимер дә тыныч түгел, ләкин ул үзен ир-егетләрчә тота. Бию башланды. Пар-пар булып яшьләр бии, кайсыдыр биегән вакытта көйне сүзләре белән җырларга ук кереште.

Син кайларда йөрисең икән, Алтыным, көләч йөзле иркәм, Кайтырсың дип мин өмет итәм, Мин сине һаман көтәм, көтәм...
Минтимер дә сүзләрне кабатлый, кыз да чак кына ишетелерлек итеп җырлый иде.
Гаҗәеп илаһи бер мизгел иде бу. Каян, ничек шулай килеп чыкты? Нинди ярашканлык, нинди самимилек, нинди сафлык! Минтимер кызга бакты, кыз биегән уңайга башын кыңгыр салып, идәнгә текәлгән, ләкин ул идәнне күрми, аның бар игътибары, күңел күзе Минтимердә генә. Ул егетнең күзенә карарга кыймый. Бу гүзәллеккә бу тыйнаклык бик ятыша, юк, бу тыйнаклыкка бу гүзәллек бик яраша. Бөтен яшьләр җырлый:
Синнән башка бер ямь юк миңа,

Син кайтмасаң, бәйрәм юк миңа.

Таң балкуы кебек кайт, иркәм,

Мин сине көтәм, көтәм, көтәм... 

Минтимер дә сүзләрне кабатлый, кыз да чак кына ишетелерлек итеп җырлый иде.

Гаҗәеп илаһи бер мизгел иде бу. Каян, ничек шулай килеп чыкты? Нинди ярашканлык, нинди самимилек, нинди сафлык! Минтимер кызга бакты, кыз биегән уңайга башын кыңгыр салып, идәнгә текәлгән, ләкин ул идәнне күрми, аның бар игътибары, күңел күзе Минтимердә генә. Ул егетнең күзенә карарга кыймый. Бу гүзәллеккә бу тыйнаклык бик ятыша, юк, бу тыйнаклыкка бу гүзәллек бик яраша. Бөтен яшьләр җырлый:

Синнән башка бер ямь юк миңа,

Син кайтмасаң, бәйрәм юк миңа.

Таң балкуы кебек кайт, иркәм,

Мин сине көтәм, көтәм, көтәм...

– Нинди матур җыр! Кем сүзләре икән ул? – дип сорады кыз кыюсыз гына.
Шулчак аларның карашы очрашты – хисләр дулкыны ике йөрәккә берьюлы китереп сукты. Бу караш ике ялгыз йөрәкне берләштерде, тоташтырды. Минтимер шунда үзенең гашыйк булганын аңлап алды. Сәкинә исә моны күптән, җыр дәвамында ук аңлаган иде. Минтимер, дулкынлануын тыя төшеп:
– Сүзләре Әхмәт Ерикәйнеке, көе Сара Садыйкованыкы! – диде.
– Нинди гүзәл җыр, сүзләре дә, көе дә...
– Биючеләре дә... – дип өстәде Минтимер.
Сәкинә челтерәп көлде. Бию тәмамлангач, алар утыргычка таба китте. Яшьләр дә Минтимер белән Сәкинә арасындагы күренмәс җепләрне күрде,
сизде кебек. Биюдән таралганда барысы да инде әлеге парга карап соклана иде. – Каптырды бу гүзәл кыз асыл егетне! – диде кемдер.
– Миңкәй каптырды асыл кызны! – дип куйды кайсысыдыр.

Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре менә шушыдыр инде ул. Сәкинәнең болай да тулы-матур тормышы тагын да тулылана төште.

Хатлар

Тормыш ике гашыйк арасына киртәләр дә кора башлады.
Калинин районы бетерелеп, Сәкинә туташ Казанга – әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр булды.
Ике арада кайнар мәхәббәт хатлары йөри башлады. Хат көн саен Казанга китә, көн саен Пучыга килә. Хат ташучыларга эш артты...
...Минтимернең атасы улыннан канәгать иде. Ул күзәтә. Эшнең рәтен белә малай, мәгънәсе бар, кешеләр белән сөйләшү маһирлыгы бар, шөкер!
Тик менә йөргән кызы гына юк бугай. Шәрип абзый күзәтә. Тирә-юньне тыңлый. Ә бөтен яңалык базарда була. Базарның колагы сак, күзе үткер.
Шәрип абзый сөлек кебек чем-кара айгырын шәп тарантаска җигеп, һәр ял көнне базарга йөри: гаиләсе өчен, колхоз өчен кирәк-ярак караштыра, һәркем аның белән олылап исәнләшә. Күренеп тора: бу кеше халык арасында бик тә
Син кайларда йөрисең икән, Алтыным, көләч йөзле иркәм, Кайтырсың дип мин өмет итәм, Мин сине һаман көтәм, көтәм...
Минтимер дә сүзләрне кабатлый, кыз да чак кына ишетелерлек итеп җырлый иде.
Гаҗәеп илаһи бер мизгел иде бу. Каян, ничек шулай килеп чыкты? Нинди ярашканлык, нинди самимилек, нинди сафлык! Минтимер кызга бакты, кыз биегән уңайга башын кыңгыр салып, идәнгә текәлгән, ләкин ул идәнне күрми, аның бар игътибары, күңел күзе Минтимердә генә. Ул егетнең күзенә карарга кыймый. Бу гүзәллеккә бу тыйнаклык бик ятыша, юк, бу тыйнаклыкка бу гүзәллек бик яраша. Бөтен яшьләр җырлый:
Синнән башка бер ямь юк миңа, Син кайтмасаң, бәйрәм юк миңа. Таң балкуы кебек кайт, иркәм, Мин сине көтәм, көтәм, көтәм...
– Нинди матур җыр! Кем сүзләре икән ул? – дип сорады кыз кыюсыз гына.
Шулчак аларның карашы очрашты – хисләр дулкыны ике йөрәккә берьюлы китереп сукты. Бу караш ике ялгыз йөрәкне берләштерде, тоташтырды. Минтимер шунда үзенең гашыйк булганын аңлап алды. Сәкинә исә моны күптән, җыр дәвамында ук аңлаган иде. Минтимер, дулкынлануын тыя төшеп:
– Сүзләре Әхмәт Ерикәйнеке, көе Сара Садыйкованыкы! – диде.
– Нинди гүзәл җыр, сүзләре дә, көе дә...
– Биючеләре дә... – дип өстәде Минтимер.
Сәкинә челтерәп көлде. Бию тәмамлангач, алар утыргычка таба китте. Яшьләр дә Минтимер белән Сәкинә арасындагы күренмәс җепләрне күрде,
сизде кебек. Биюдән таралганда барысы да инде әлеге парга карап соклана иде. – Каптырды бу гүзәл кыз асыл егетне! – диде кемдер.
– Миңкәй каптырды асыл кызны! – дип куйды кайсысыдыр.
Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре менә шушыдыр инде ул. Сәкинәнең 
абруйлы. Карсак буйлы, төптән юан чыккан, галифе балагын ялтырап торган күн итек кунычына тыгып куйган, кара кашлы, кара күзле, кара чәчле әлеге ир игътибарны үзенә тартып тора иде.
...Бервакыт Сәкинә үзе дә сизмәстән таныш хатыныннан сорап куйды:
– Бу агай кем була? – диде.
Ул – Пучыдан, колхоз персидәтеле Шәрип абзый Шәймиев! – дип җаваплады
хатын.
Шәрип абзыйның да карашы Сәкинә туташка төште. Ул, карый торган
товарын куеп, аны күзәтә башлады.
– Бу кем кызы? – диде Шәрип абзый, үзе дә сизмәстән.
Камыт сатып торучы агай әйтте:
– Райпотребсоюзда иканамис булып эшли, Казаннан кайтты, – диде. Шуннан соң ул җае туры килгән саен Сәкинә турында сораштыра башлады:
малайга – хатын, өйгә килен кирәк ләбаса.
Кызның да күңел түрендә бу олпат кешегә хөрмәт уянды, хөрмәт
белән бергә тагын ниндидер, үзенә билгесез хис тә барлыкка килде. Рух туганлыгымы, җан уртаклыгымы – ни дә булса бар, ләкин Сәкинә әле бу турыда уйларга базмады.
– Улым, әллә кая каранма! – диде хуҗабай. – Мин сиңа – кыз, үзебезгә килен таптым, ул райпотребсоюзда эшләүче кыз Сәкинә булыр! Ике дә уйлама, шуңа өйлән!
Минтимер елмайды, алар Сәкинә белән күптән таныш, һәм араларында инде мәхәббәт тә бөреләнеп килә иде.
Ата кодалады, улы үз җаен карасын!

Дәвамы бар.

"КУ" 1, 2017

Фото: архив

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: