Илбашы (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Тәвәккәл таш яра
Сәкинә киткәч, Минтимернең көн саен Казаннан хат алганын, ул, хатны алуга ук, берәр аулак урын табып, кат-кат укыганын Шәрип абзый сизде, күрде һәм аңлады: аның яучылаганы бушка китмәгән икән.
Атаның кәефе күтәрелде, ул оланы өчен сөенә иде. Ләкин хат алышу озакка китсә, хисләр суынырга да мөмкин. Шуңа күрә Минтимергә тимерне кызуында сугарга кирәк иде.
Шәрип абзый, күчтәнәчкә ике каз алып, Минтимер улына кыз сорарга Казанга китте.
Сәкинә, туганнары янына кайткач, «Теплоконтроль» заводына эшкә кергән иде, шуның өстенә Мәскәү финанс-сәүдә институтында читтән торып укуын да дәвам итте. Бер ел да узмагандыр, аның тормышында биниһая зур үзгәрешләр булды. Туганнар белән чәй эчәргә генә җыенганнар иде, ишектән карга баткан, өстенә тун кигән бер кеше ишелеп килеп керде.
– Ахунова Сәкинә шушында тора, диделәр, әссәламегаләйкем!
– Исән-саулармысыз! – диеште аптыраган хуҗалар.
– О-о, Шәрип абзый! Хуш килдегез! – дип, Сәкинә кунак янына атылып
килде дә аңа чишенергә булыша башлады.
Хуҗалар да шатланышып кунакка ярдәм итте.
Бер җаен табып, Гөлсем ханым пышылдап кына кызыннан сорап куйды: – Кызым, бу кем?
– Бу – мин сиңа сөйләгән егет Минтимер Шәймиевнең атасы Шәрип
абзыкай! – диде Сәкинә.

Ир-егетләр күчтәнәчләрне өйгә алып керде.
Сәкинәнең абыйсы Мөбарәкҗан көләргә тотынды:
– Чыпчык-карга күтәреп китмәсен, ди абзый! Көчкә ташып бетердек... Таныштылар, аңлаштылар, чәй табыны янына утырыштылар.
– Мактап кына йөрисез икән! – диде Гөлсем апа.
– Шушындый уңган кызны хурлыйлармыни! – дип сүзгә кушылды Шәрип
абзый. – Ул бөтен Актаныш ягын үзенә гашыйк итте, рәхмәт сезгә шундый кыз үстергәнегез өчен!.. Озын сүзнең кыскасы: мин, Гөлсем ханым, сезнең кызыгыз Сәкинәне улым Минтимергә яучылап килдем...
Сәкинә, әнисеннән теләктәшлек көтеп булса кирәк, Шәрип абзыйга карамыйча гына, анасына багып әйтте:
– Шәрип абый, минем әле читтән торып финанс институтын тәмамлыйсым бар, кияүгә чыга алмыйм, – диде.
– Анаңнан алда сүз йөртмә, апаем! – диде кунак.
Сәкинә бүлмәчкә кереп китте. Ул анда әллә елый, әллә куана идеме – белгән юк.Сәкинә сеңлесе Асия белән бүлмәчтә утырган чагында, тәвәккәл кунак Сәкинәнең абыйсын, анасын күндереп бетергән иде инде.
– Чык әле, кызым! – диде ана кеше.
Асия белән Сәкинә зур якка чыкты. Сәкинәнең еламсыраган чыраен күргәч, Шәрип абзый әйтте:
– Кызым, институтны аны кияүгә чыккач та бетереп була, алай җиңелрәк тә булыр. Минтимер мәгънәсез егет түгел, аңлар! – диде.
Атасы урынына калган абыйсы Мөбарәкҗан да, анасы Гөлсем дә, хәтта энесе Галимҗан белән сеңлесе Асия дә Сәкинәнең кияүгә чыгуын бик тә тели иде кебек.
Хәер, Сәкинәнең үзенең дә Минтимер белән гаилә корасы килә иде, бәлки, ул, йола кушканга, бераз киреләнгән атлы булып кына торгандыр. Һәм, ниһаять, Сәкинә Минтимергә кияүгә чыгарга риза булды!
Шәрип абзый, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, көр күңел белән өйдән чыкты.
– Ай-һай, кода гаярь кеше! – диде Мөбарәкҗан, кунакны озатып кергәч. Бу көнне сүз Минтимернең атасы, Сәкинәнең булачак каенатасы турында
гына булды. Атасына охшаса, Минтимер сиңа таш койма кебек булачак, булдыклы нәсел! Үкенмәссең, иншалла!
Абыйсы хаклы булып чыкты: Сәкинә – Минтимергә йорт-учак сакчысы, Минтимер Сәкинәгә ачы җилләрдән саклаучы тау ышыгы иде.
Кияү белән кәләш ярәшелгән килеш очраша торды, шулай итеп кыш, яз узды, җәй дә килеп җитте.
Никахны Казанда укыттылар. Актаныш ягыннан да, Күн-Шәле ягыннан да, Казаннан да, тагын әллә кайлардан туганнар, танышлар, кунаклар җыелды. Бик матур булды яшьләрнең никахы. Иң сөенгәне Галимҗан белән Асия булгандыр, мөгаен, чөнки алар җизнигә тиенде. «Җизни, җизни, синнән җаным бизми» дип, алар Минтимер янында бөтерелде. Минтимер балдызына матур күлмәк- яулык, Галимҗан каенишенә затлы пәке бүләк итте. Пәкене биргәндә, ул әйтте:
– Йола буенча, җизни кеше каенишенә кылыч, хәнҗәр бүләк иткән, – диде. – Хәзер кылыч-хәнҗәр йөртергә ярамый. Шуңа күрә мин сиңа пәке бүләк итәм. Бу пәкене ярамаган эшләргә тотма, бары тик каләм очлаганда, чаңгы бавын рәтләгәндә, сыбызгы-курай ясаганда гына куллан.
Никах мәҗлесеннән кайткач, бер шаяны әйтте:

 – Никахлы яшьләр хәзер кияү мунчасына барырга тиеш! – диде.
– И-и, – диде Гөлсем апа, – монда мунчабыз юк шул, Шәледә кияү мунчасы әзер.
– Юк, җәмәгать! – диде Минтимернең якын дусты, яшь артист Наил Әюпов. – Кияү мунчасын туйдан соң Минтимер туган йортта ягабыз!
Минтимер алдан ук, Чаллыга хәтле кайтыр өчен, пароходка билетлар алып куйган иде.
Сәкинә өчен дә, Минтимер өчен дә бу сәяхәт хыялый бер төш рәвешендә генә истә калыр. Булдымы икән шундый матур көннәр, булдымы икән шундый бәхетле мизгелләр? Булган очракта да алар инде чынбарлык түгел, бары тик хыял гына, ләкин тормышка ашкан хыял.
Узар гомерләр, хезмәт баскычларыннан югарыга менгәндә, Сәкинәсе аңа терәк, киңәшчесе, балаларының анасы, оныкларының әбисе булыр. Әмма пароходта кайту – ул сөйләп бетергесез моңлы да, ямансу да, шул ук вакытта бәхетле мизгелләрнең хатирәләре булып та гомерлеккә калыр!..
Заманнар узгач, журналистларның берсе Президент Шәймиевтән:
– Иң бәхетле көнегезне хәтерлисезме? – дип сорады.
Минтимер җавап бирергә ашыкмады. Байтак вакыт узгач, әйтте:
– Иң бәхетле көн дисезме? О, бу бик күптән инде, Сәкинә белән ак пароходта йөзеп барганда булды...
Минтимер Шәрип углы Шәймиев Татарстан Президенты булгач, аның хакында китап чыгарырлар. Ул шул китапның иң беренче нөсхәсен сөеклесе Сәкинә ханымга бүләк итәр. Анда шундый сүзләр язылган булыр: «Сөйгәнем Сәкинәм! Үз гүзәлен ак пароходка утыртып, туган ягына алып киткәндә әле почык борынлы егет үзенең Татарстан корабында капитан булачагын, ә гүзәленең халык тормышындагы хәлиткеч еллар давылында юл күрсәтүче йолдызга әвереләчәген күз алдына китердеме икән? Мәхәббәтең, игелегең өчен рәхмәтем чиксез! Минтимер, 30 декабрь, 1995 ел».
Гаҗәеп самими сүзләр, искиткеч ихлас хисләр.
Аллага шөкер, ул шулай булачак, әмма алда әле көчле агымлы, астында кыя-ташлар тырпаеп торган давыллы дәрьяларны исән-сау кичәсе бар.
Ә хәзергә Чулман өсте тигез, аста таш бусагалар юк, маяклар дөрес юлны күрсәтә, хәвеф-хәтәр якынлашканы сизелми. Бүген аларны яр буйлый чәчәкле болыннар, чыелдык акчарлаклар, серле урманнар, матур авыллар, балыкчылар озата бара.
Пассажирлар да, туганнары, кунаклары да уйный-шаяра-көлә буфет тирәсен кат-кат әйләнә, кайсыдыр шаяны алар каютасының ишеген шакып китә, кайсыдыр тәрәз каршыннан:
– Кияү белән кәләш озак йоклый! – дип шаяртып уза.
Пристаньда, яр башында Шәрип абзыйның «Волга»сы тора, ул кунакларны каршы алырга Актаныштан Чаллыга килгән. Юл буе шаяра-сөенә кайттылар. Ә туй тагын да күңеллерәк узды.
Авылда кунакларны бер төркем яшьләр каршы алды, күрәсең, алар клуб тирәсендә кайнаша торган һәвәскәрләрдер, үзләрен бик кыю, иркен тоталар. Машинадан төшүгә, киленне гүзәл чигешле мендәргә бастырдылар, ике сабый касәләрдән аңа бал-май каптырды.
– Гомерегез балда, майда гына узсын! – диделәр.
Бал-майдан соң яшьләр җыр башлады. Оркестрлары – буяулы тәти кашыклар, бер барабан, бер курай, бер сыбызгы, бер гармун һәм ике җиз 
самавыр капкачы. Берсе, каен тузының юка элпәсен кабып, сандугач тавышы чыгара башлаган иде, җиз самавыр капкачлары оркестрдагы фанфаралар кебек чаңлатып сукты, барабан кагарга тотындылар. Аларга курай-сыбызгы, гармун килеп кушылды. Шактый ярашып уйный иде һәвәскәр музыкантлар, кемдер ике тапкыр һавага мылтык дөпләтте. Биш кешедән торган җырчылар котлау җырын башлады, яшьләр яндырып биергә тотынды, бию кызганнан-кыза барды:
Туй шәп була, шәп була,

Шәп була туегыз, шәп була.
Улыгыз кияү була,

Кызыгыз хатын була.
Шәп була туегыз, шәп була,

Туй шәп була, шәп була.
Анда никах укыла,
Анда мунча ягыла.
Шәп була туегыз, шәп була,

Туй шәп була, шәп була.
Анда бер шәйләр була,

Кызыгыз хатын була.
Шәп була туегыз, шәп була,

Туй шәп була, шәп була.
Улыгыз әти була,
Кызыгыз әни була,
Балагыз тәти була.
Шәп була туегыз, шәп була,

Туй шәп була, шәп була.
Кызыгыз үсеп җитә,
Аннан кияүгә китә.
Шәп була туегыз, шәп була,

Туй шәп була, шәп була.
Анда мунча ягыла,

Анда бер шәйләр була,

Кызыгыз хатын була,

Улыгыз әти була,

Атагыз бабай була,

Анагыз әби була.
Шәп була туегыз, шәп була,

Туй шәп була, шәп була.
Шушы көйгә бөтен урам дулап биеде. Һавага акчалар, конфетлар чөелде, бала-чага шул акчаларны, конфетларны алу өчен әвәрә килә башлады.
Чыннан да, туй шәп булды. Минтимер кияү белән Сәкинә кәләшне никах туе белән котлап, артист Наил Әюпов «Кандыр буе»н җырлады. Бу искиткеч матур җырның моңы, Наилнең оста башкаруы әле дә булса колакта чыңлап тора.
Туйда ата кеше бу бәхетле парга дүрт башына дүрт ялтыравыклы никель шарлар беркетелгән тимер карават, керосинка, бер өстәл, ике урындык бүләк итте. Минтимернең абыйсы Хантимер бүләккә җиз самавыр әзерләгән иде.
Шулар өстенә киленнең бирнәсен дә санасак: юрган, урын-җир әйберләре, ике алюмин кашык, ике алюмин чәнечке, ике алюмин тәлинкә... Аз түгел, бер дә аз түгел яңа гына тормыш башлап җибәргән яшь гаилә өчен.

 

Сөйгән яр
«Нәрсә ул мәхәббәт» дигән сорауга фикер ияләре дә, язучы-шагыйрьләр дә гасырлар дәвамында җавап эзли, әле дә булса төгәл җавап табылмаган. Бәлки, ул сорау үзенең куелышы белән үк дөрес түгелдер? Ихтимал! Бәлки, ул сорауга җавапны эзләргә дә кирәк түгелдер? Һәркемнең яратуы үзгә. Монда аерым бер калыпка, аерым бер үлчәүгә салып, мәхәббәтнең анатомиясен ботарлап карарга ярамыйдыр.
Мин сине үлеп яратам, дип тә яратмаска мөмкин. Мин сине яратмыйм, дип тә яратырга мөмкин. Мин сине яратам, дип яратырга мөмкин. Мин сине яратмыйм, дип яратмаска мөмкин. Бер сүз дә әйтмичә дә яратырга мөмкин.
Күп кабатлаудан «мәхәббәт» сүзе тузарга, мәхәббәт үзе дә таушалырга мөмкин. Ике аякны аерып басып, муен тамырларын кабартып, «мин сине ярата-ам» дип сәхнәдән акыралар икән, анда ихлас, самими мәхәббәт булуында шик бар.
Мәхәббәт, гыйшык тоту ике генә кешенең сере, ике ярның гына шәхси эше булырга тиеш. Аны урамга чыгып кычкыру, кешеләргә сөйләү ул – җинаять. Нәрсә ул сөйгән яр? Нәрсә ул ярәшү? Нәрсә ул ярашып яшәү? Нәрсә ул
яраклашып яшәү? Нәрсә ул яратышып яшәү? «Алла адәм баласын яратты» гыйбарәсе нәрсәне аңлата?
Яр – күп мәгънәле сүз. Яр – утын яр. Ягъни утынны икегә аер. Утын яркасы шуннан килеп чыга. Урманны кишәрлеккә (делянкага) яру. Иген басуын чалгы яки урак белән ярып чыгу. Ярыш шуннан килеп чыга. Елганың ике яры. Ихтимал, «аеру» сүзе дә ярудан килеп чыккандыр. «Яр» сүзе бербөтен нәрсәнең ике яртысы мәгънәсен белдерә. Сөйгән яр. Сөйгән ярлар бергә кушылса, бербөтен гаилә була. «Ярык», «ярылган» сүзләре икегә ярылган мәгънәгә ия.
Алла адәм баласын яратты дип язабыз, сөйлибез, ягъни «ясады», «барлыкка китерде» була.
«Ясады», «барлыкка китерде» икән, «яратты» түгел, «яралтты» булырга тиеш. «Яралгы, яровой» сүзләре нәкъ менә «яралу», «үрчү», «нәсел калдыру» мәгънәсендә килә. Яратты – сөйде булыр иде. Яралтты – барлыкка китерде, ясады. Аллаһы Тәгалә адәмне яратып (сөеп) яралтты (барлыкка китерде).
Бер елганың ике яры. Аның сөйгән яры (яртысы) була.
«Ярәшү» «ярашу»дан алынмадымы икән? Ярашу – сөйгән ярларның үзара килешеп яшәве. Ярәшү – ике ярның бергә кушылуын теләп ярәшәләр. Ике сөйгән ярның бергә яшәвен теләп, без аларны ярәштек. Һәм аларны никахлап куштык. Ике яр бер гаилә корды. Никахлы ике ярга без яхшы теләкләр теләдек: бергә яшәгез, ярашып яшәгез, яратышып яшәгез, дидек. Ярашып яшәү ул – чын мәхәббәт дигән сүз. Бер-берсен сүздән генә түгел, күз карашыннан да аңлап яшәү ул – ярашу; иренә ни кирәген алдан сизенү, хатынына ни кирәген алдан сизенү ул – ярашу; бер-береңне хөрмәт итү ул – ярашу, бер-берең өчен җан ату ул – ярашу; бер-береңә хуҗалыкта ярдәм итү ул – ярашу. Ярашып яшәүчеләргә сокланырга кирәк! Чөнки нәкъ менә алар чын гашыйклар, нәкъ менә алар чын мәхәббәт нурында коена.
Ярашып яшәү ул – олы мәхәббәт!

Яраклашу – приспособление. Яраклашып яшәгәннәрне дә хөрмәт итәргә кирәк. Ир белән хатын өйләнеште, ди. Балалары булды, ди. Ир – хатынын яки хатын ирен яратмаганлыгын аңлады, ди. Иремне яратмыйм икән дип, баласын күтәреп, ата-анасы янына кайтып киткән хатынны аңлавы, аның бу гамәлен аңлатуы кыен. Ә бала? Бала атасыз калды. Хатынымны яратмыйм дип, баласын ташлап чыгып киткән ирне дә аңлавы кыен. Ә бала? Бала атасыз үсәчәк. Баланың хокукы турында ике якның берсе дә уйлап карамый. Яшьлегем уза, яшәп калыйм дип, баласын ятимнәр йортына биреп, үз җаен караган ата-ананы да аңлавы кыен. Ә бала? Бала тилмереп гомере буе ата-анасын көтәчәк. Алар өчесе өч җирдә бәхетсез булачак.
Бәс, иреңне яратмаганыңны аңлагансың икән, түз, ялгышың өчен җәзасын күр. Яратмаган ярың белән яшә. Яратмаганыңны иреңә сиздермичә, шушы яратмаган ирең белән тор, бала тулы гаиләдә үсәр. Хатыныңны яратмаганыңны аңлагач та түз! Хатаң өчен бу дөньяда җавап бир, яратмаганыңны сиздермичә, балаңны тәрбия кыл.
Элекке заманда күпме ир-хатыннар бер-берсен яратмаган килеш тә яшәгән, аерылып китмәгән, балаларын ятим калдырмаган, тәрбия кылган. Алар балалары хакына яраклашып яшәгән һәм ата-ана бурычын намус белән башкарып чыккан.
Тарихыбызда, әдәбиятыбызда, халык хәтерендә Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Миркәй-Айсылу, Фәрһад-Ширин, Кәрим-Заһидә кебек гүзәл мәхәббәт каһарманнары бар.
Минтимер белән Сәкинә дә шулар янәшәсендә түгелме?

 

Ана
Сәкинә буйга узгач, Минтимер үзгәрә төште. Ул хатынына тагын да назлырак бага, эше тыгыз булганда да, йөгереп кайтып, хәләленең хәлен белешә, аны йөрергә алып чыга. Авыр әйбер күтәртми, матур музыка тыңлата, сахрага алып чыгып, табигать матурлыгын күрсәтә иде. Сәкинәне бала табу йортына салгач та, табиблардан аның хәлен һәрдаим белешеп торды.
Бер атнадан ул хатыны белән баласын алырга китте. Шәфкать туташының кулыннан сак кына биләүне алды. Биләү эчендә нидер кыймылдый башлады, аннан соң елауга охшаш аваз ишетелде: бу – Минтимернең каны, бу – Минтимернең токымы шулай аваз сала иде.
Өйгә кайткач, ул сак кына улының яңагыннан үбеп алды, бәбәйдән сөт исе, Сәкинә исе, җан җылысы килә иде. Аның күзеннән бәхет яшьләре бәреп чыкты. Минтимер, кадерле җан иясе яткан биләүне кочагында сак кына тирбәтеп, әрле-бирле йөренә башлады. Шулчак аның күзе никах, туй вакытында төшкән фоторәсемгә төште, һәм ул, түр диварда эленеп торган шул никах фотосы янында туктап, улына эндәште:
– Менә, Айрат улым, әнкәең синең шундый иде, хәзер тагын да матуррак, – дип, сөекле баласына, сөекле хатынына сөекле шагыйре Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» шигырен салмак кына сөйләргә кереште:
Мәхәббәт
Ул – үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта...

Табын янында әвәрә килүчеләр колак очлары белән генә шигырь тыңлый иде.
Ә мин үзем бөтенләйгә
Тәүбә иттем андый эшләрдән,

Читтән генә хәзер көлеп йөрим

«Гыйшык!»
Диеп йөргән кешеләрдән...
Шулай да әле, кызлар,
Алла хакы өчен,
Миннән бераз читтә йөрегез,
Йә тәүбәмне шунда боздырырсыз,

«Гашыйк» итеп куеп берегез!..
Юк шул,
Гыйшкым хәзер иясенә
Кире алынмаска бирелгән,

«Аның» рәсмен беркем бервакытта

Ала алмас минем күңелдән.
. .....................
Ә ай күктә һаман сүгнеп йөри,

Җил йоклады исә төн белән;

Айның хатыны да юк,
Ай ялгыз ул,
Төн үткәрсен соң ул кем белән...

Җил, хәерсез, ятып йокламаса,

Җирдә алай-болай иткәли,
Төнлә йөргән кайбер кешеләрнең

Бүрекләрен урлап киткәли...
Ә ай көлә,
Айга кызык була,
Ай ялгыз ул картлык көнендә,

Өйләналмый калган,
Шуның өчен
Кайгы нуры күренә йөзендә...
Сәкинә түзеп утыра алмады, урыныннан торып, бала тоткан ире янына килде, бер кулын сак кына биләүгә куеп, икенчесе белән иренең биленнән кочып, башын аның иңенә кырын салып тын калды. Айрат җиденче мартта дөньяга килде, үзенә күрә аның әнисен Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән котлавы иде бу.
Өч җан иясенең идиллиясе узып китте, инде көнкүреш мәсьәләләре итәктән тарта башлады. Алда бәби туе тора иде. Туй җырында җырланганча, кешенең гомере туйлар аша уза. Өй туе, никах туе, бәби туе, сөннәт туе, Сабан туе, бакыр туй, көмеш туй, алтын туй, алмаз туй...
Бу җан ияләренә шушы туйларның барысын да туйларга язсын, Раббым!

 

Шәйми токымының эш ысулы
Котылыр өчен эшләргә кирәк!
Жан Поль Сартр
Нәрсәдән котылыр өчен эшләргә кирәк? Төрмәдән котылу өченме? Коллыктан котылу өченме? Милли изүдән котылу өченме? Хәерчелектән котылу өченме? Үз нәфесеңнән (комсызлыктан) котылу өченме? Наданлыктан 
котылу өченме? Бурычтан котылу өченме? Икътисади буналыштан* чыгу өченме?
Француз язучысы Сартрның шушы дүрт сүзе нинди тирән мәгънәләрне үз эченә сыйдырган! Ә җөмлә гап-гади сүзләр белән язылган.
Даһилык гадилектә! Гадилек даһилыкта!
Шушы мәгънәдәге сүзне нәкъ шул вакытта (сугыштан соңгы елларда) бер-берсен белмәгән ике кеше әйткән, берсе – Сартр, икенчесе – Шаһишәрип абзый. Колхоз персидәтеле Шаһишәрип егерме алты ел җитәкчелек кылганда бу сүзне авылдашларына еш кабатлый торган була:
– Котылу өчен тырышып эшләргә кирәк!
Җитәкче булсаң, үз вазифаңны яхшы аңла, үз һөнәреңне яхшы бел, үзеңнең төгәл кеше, пөхтә һәм сүз кешесе икәнеңне исбат ит. Кешеләргә ягымлы бул, кирәксә, таләпчән дә, кырыс та була бел. Шәхси үрнәк күрсәт. Халык алдында гыйбрәт булма.
Кырыс бул, гадел бул – үзеңне һәрчак хөрмәт итәрләр!
Элек түрәләрне, гадәттә, читтән китереп куялар иде. Читтән килгән түрә синең матур табигатеңне саклыймы? Ул халык күңеле турында уйлыймы? Аңа план булсын, калганында аның эше юк. Югыйсә югары җитәкчеләрне үз ягыбызда үскәннәр арасыннан сайлап куярга кирәк тә бит. Ул беркая да китә алмый. Урыныннан төшкән очракта да халык арасында кала. Дөресен генә әйткәндә, элек җөмһүриятебезнең олы җитәкчеләре барысы да диярлек килмешәк булды. Һәм халык аларга ышанмады, каршы чыкмаса да, барыбер аларга шик белән карады.
Шулай да бер искәрмә дә бар иде. Семён Денисович Игнатьев, Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып өч кенә ел эшләп калса да (1957-1960), милли сәясәтне акыллы кора белде. Халык аны яратып өлгерде, ул татарларга, Татарстанда яшәүче башка милләтләргә тигез, гадел карашта булды. Аның кешеләргә карата миһербанлы мөгамәләсен сиксән яшьлекләр әле дә булса хәтерли. Ләкин аның бу сәясәте Мәскәүгә ошамады һәм аны, оештыру сәләте куәтле булуына карамастан, Татарстаннан алып, башка вазифага күчерделәр.
Казаннан китеп барганда, имеш, Игнатьевтан:
– Семён Денисович, вы же так хорошо начали работать, а почему вас переводят? – дип сораганнар.
Игнатьев, сагышлы гына елмаеп:
– Меня зачислили в татарские махровые националисты! – дигән.
Узган гасырның алтмышынчы елларыннан Татарстан җитәкчелегенә
татарларны куя башладылар. Гомумән алганда, ул татарлар Мәскәү кубызына биючеләр иде. Бигрәк тә милли мәсьәләдә.
Әле күптән түгел генә вафат булган шундый түрәләрнең берсенә язучы Нәби Дәүли йорт җиһазы сорарга килгән, кибетләрдә андый җиһаз юк, дефицит, булса да, еллар буе чират көтәргә туры килә. Олы түрә әйткән, имеш:
– Нәби ага, син дөрес килмәгәнсең бит! Монда мебель фабрикасы түгел, монда обком! – дигән.
Икенче бер язучы олы түрәгә язылып кергән. Кергән дә әле яңа гына чыккан китабын аңа бүләк иткән.
– Ни йомыш, Ибраһим абый? – дип сораган тегесе.
* Буналыш – эшнең буылып торуы, кризис.
 – Менә нәшрият китапларымны чыгармый, ярдәм итә алмассызмы?..
Олы түрә Ибраһим ага бүләк иткән китапны сыпырып, әйләндереп караган да әйткән:
– Ә бу сиңа китап булмый... таякмыни? – дигән.
Андый мәзәкләр төгәл дөрес булмаса да, түрәләрнең сәнгать кешеләренә, сәнгатькә мөнәсәбәтләрен ачык аңларга ярдәм итәдер.
Гомумән, әдәбият-сәнгать кешесе түрәләрнең эшчәнлеген әдәбиятка- сәнгатькә мөнәсәбәте буенча бәяли. Һәм ул шулай булырга тиеш тә.
Асылда, соңгы ике Илбашыбыз гына ихластан ватан өчен, Татарстан өчен җан ата. Чөнки алар икесе дә Татарстанда туып үскән, үз республикасының чын патриотлары.
Идарәченең иң төп сыйфатларыннан берсе ул – буйсынарына* эш куша белү маһирлыгы, эшне кушканнан соң бераз вакыт узгач, әмеренең үтәлгәнен, үтәлмәгәнен тикшерү. Үтәлгән икән, буйсынарыңның күңелен күр! Хуплау сүзе әйт! Матди ярдәм күрсәт! Үтәлмәгән икән, сүз белән шелтәлә, материаль ягына сук! Әштер-өштер генә башкарган икән, һөнәрдәшләре алдында аның майтарган әпен-төпен эшен күрсәт!
Халыкны аны курку белән өмет арасында тотарга кирәк дигән мәсләк – миһербансызлар мәсләге.
Кайбер түрәләр акыру, кычкыру ысулы белән эш майтарырга тырыша, буйсынарлары да алардан куркып-калтырап тора. Андый түрәләрнең, гадәттә, эшләре дә алга бара кебек. Ләкин халык күңелендә андыйларга хөрмәт юк, алар аның акырганын ишетмәс өчен генә эшли. Бу бәндә кеше күңеленә миһербан чәчми. Андый җитәкче хөкүмәткә мал тапшыру планын арттырып үти, хөкүмәтнең амбарына аш сала, кешеләрнең бәгыренә таш сала.
Андый кеше атасыннан, анасыннан, мулласыннан «Кылган гамәлләрең миһербан белән сугарылсын!» дигән үгет алмаган шул.

 

Елмаю
Минтимер кычкырып сирәк көлә, ул бары тик елмая гына, аның елмаюы үзенә күрә бер тасвирлама таләп итә.
Зур баш, киң маңгай, кара чәч, Шамкай көнләшерлек куе-кара кашлар, бик җитди, хәвефле чакларда да елмаерга гына торган татар күзләре. Елмайганда ул эчке бер итагать белән, тарсыныбрак, минем көлүем башкаларга уңайсызлык китермәсме дигән кебегрәк, авызын җыя төшеп, иреннәрен бөрештеребрәк елмая. Минтимер елмайганда бөтен тирә-як елмая кебек, аннан ниндидер нур бөрки, ул кешеләрдән кәеф урламый, ул үзе кәеф тарата. Яшьләр аны «позитив» дип атый, Минтимердән әнә шул миһербан нуры агыла.
Аның белән якыннан аралашкан чит ил кешеләре дә, үзебезнекеләр дә әйтә:
– Минтимер Шәриповичның беренче сүзеннән үк синең киеренкелегең юкка чыга, син үзеңне иркен тота башлыйсың. Аннан миһербан агыла... – ди.
– Төшемдә Минтимер Шәриповичны күрсәм, һәрвакыт яхшыга була, – диләр Шәймиев белән бер тапкыр очрашмаганнар да.
Һәм бик күпләр шулай сөйли.
Атасы Шәрип абзый еш кына: «Эшчәнлек кешеләргә карата миһербан белән сугарылмаса, ул коп-коры була.
* Буйсынар – буен сындырып, түрә каршында иелеп торучы.
Ул эшчәнлекнең файдасына караганда зарары күбрәк», – дия торган иде.
Минтимер атасының шушы сүзен гомере буе күңелендә шәмаил итеп йөртте.
Эшчәнлек кешеләргә карата миһербан белән сугарылмаса, ул эшчәнлекнең файдасына караганда зарары күбрәк.
Бу сүзләрне атом-төш, техника галимнәренә дә, корольләр, патшалар, президентларга да ятлатырга, өйрәтергә, каннарына сеңдерергә кирәк.
Шушы шәмаил аның хезмәт юлында юнәлеш күрсәтүче булды, авыр-кыен мәсьәләләрне хәл иткәндә дә аңа шушы шәмаил ярдәмгә килде. Ул беркайчан да үзенә таш белән атканнарга таш белән атмады, алардан үч алу юлына басмады.
Үч кайтарылырга тиеш. Кем боларны (үзенә зыян салганнарны) гафу итсә, ул кешенең гөнаһлары кичерелер. (Коръән, 5: 45)
Хәтерлим, заманында бер яшь язучыга иҗат итәр өчен бер бүлмәле фатир биреп, телефон да кертеп куйганнар иде.
Минтимер Шәймиев Илбашы булып сайлангач, әлеге язучы, аның эшчәнлеген киметергә-кимсетергә теләп, бик төртмәле, чәнечкеле әсәр язып бастырган иде.
Шушы пародия чыккач, халык шау килде:
– Бу авторга көн бетте, Илбашына кизәнгәне өчен аны кичермәячәкләр инде, – диде.
Һәм язучыга телефон керттергән директор тиз генә моның телефонын кистереп тә ташлый, аннары бүлмәсеннән дә куып чыгара, яшь язучы урамда кала. Шулай итеп директор, өстән күрсәтмә төшеп җиткәнче үк, түрәләргә ялагайланып, язучыга җәза бирә. Ләкин өстә тынычлык, шау-шу юк, язучыны эзәрлекләүче юк. Язучы үзе дә өстән күсәк төшүен көтеп яши, ләкин күсәк юк. Матбугат та бу турыда ләм-мим. Урталыктагылар да авызларына су капкан.
Бәлки, Илбашына кайбер куштаннар әйтеп тә карагандыр: авызлыкны тешләгән теге язучыга җавап бирик, аны акылга утыртыйк, дигәндер.
Минтимер Шәймиев үз мәсләгенә, атасы, бабасы мәсләгенә тугры калды: үч алмады, язучыны башкалардан кыерсыттырмады, яклады һәм отты!
Күз алдыгызга китереп карагыз сез: әгәр дә совет чорында шушы язучы олы түрәгә пародия язып чыкса, ни булыр иде? Язучының башы зинданнан чыкмас, чыкса да, аңа көн күрсәтмәсләр иде.
Минтимер Шәймиевнең эшчәнлеген бер пародия белән генә бәреп егып булмый шул.
Чын пародия ул Илбашы дәрәҗәсендә, сәнгать үлчәмендә, югары сыйфатлы булырга тиеш. Әйтик, артист Эмиль Талипов пародиясе. Талантлы актёр Илбашының тышкы кыяфәтен, атлап йөрешен, аңа гына хас хәрәкәтләрне, тавыш интонацияләрен, тыйнак елмаюларын шулкадәр оста тотып алган, нәкъ «Точь-в-точь»тагы кебек сәнгать әсәре килеп чыккан. Нур чәчеп торган пародияне күпме карасаң да карап туймыйсың. Сәкинә ханым белән Минтимер әфәнде дә бу сәнгать әсәрен кат-кат карады, көлде, ләззәт алды, әлеге пародия Минтимернең үзе кебек миһербан нурлары чәчә иде.
Миһербанлы-елмаюлы сәнгатең өчен рәхмәт, Эмиль кардәш Талипов!
Минтимер сөекле хатынына һәр сәфәреннән дә истәлекле бүләкләр, кием- салым алып кайта. Ни гаҗәп, ул алган күлмәк Сәкинәсенең үзенә үлчәп тегелгән кебек матур утыра, бик килешә. Минтимер төсләрне дә хатыны зәүкына туры китереп сайлый белә. Бу инде ярашканлык галәмәте, аларның зәвыклары да тәңгәл килә.
Ә каян килә ул тәңгәл зәвык? Абага чәчәгеннән килә. Сыек зәңгәр, яшькелт төсне ярата Минтимер, ул төс фирүзә дип атала һәм Сәкинә ханымга бик тә килешә. ...Төнлә абага чәчәген өзәргә дип урманга баргач күрде ул шундый төсне. Төнге урман шомлы да, куркыныч та, төн кошлары хәтәр тавыш белән кычкыра, ябалак ухылдап куя, кыргый мәчеләр кеше тавышы чыгарып мияулый, агачлар очындагы ачыклыкта, зәңгәр күктә хисапсыз йолдызлар җемелди... Кинәт Минтимер абага чәчәген күрде. Могҗизалы төн иде ул. Куе абагалык уртасында бер абага чәчәк атты. Ясмык зурлыгындагы искиткеч нәфис, зәңгәрсу, яшькелт төстәге асылташ, үзе алмаз кебек җемелди. Минтимер, тын алырга да куркып, агач артына посты. Ни хикмәттер, чәчәк әкрен генә һавага күтәрелде, бер урында асылынып торды да очып йөри башлады. Шуннан бөтен абагалык җем-җем чәчәкләр белән тулды. Күктәге йолдызлар абагалыкка төшеп очып йөри кебек. Минтимер поскан җиреннән чыкты да, кәпәче белән тотарга дип, асылташларны куарга кереште. Шунда бер асылташны тотты да, асылташ чыгып китмәслек итеп, кәпәчен кысты. Бәхет кошын тоткан кебек, ул җан-фәрманга авылга таба йөгерде. Өйгә кайткач, кәпәчен киндерә белән бәйләп лапас өрлегенә элеп куйды. Өйдәгеләрне уятмас өчен, печәнлектә генә йоклады. Йокысы йокы булмады. Таң атар-атмаста ул печәнлектән төште дә, кәпәчен сак кына чөйдән алып, яктыга, ишегалдына чыкты, киндерәне чиште. Кәпәч төбендә ниндидер коңгырт бөҗәк бөгәрләнеп ята иде. Минтимер каушап-аптырап калды. Нишләргә белмәгәч, кәпәчен кире абзарга алып керде. Караңгыга керүгә, әлеге коңгырт бөҗәк гүзәл асылташка әверелде. Ул бөҗәкне тагын ишегалдына алып чыкты, бөҗәк тагын коңгырт кортка әйләнде. Малай алданганын шунда аңлады. Бу бөҗәкнең койрыгында яктырткыч матдә була икән. Минтимер аны иреккә җибәрде. Алдану кәефсезлеге тиз узып китте. Ләкин Минтимер «абага чәчәге»нең төсен, аның илаһи гүзәллеген күзенә, күңеленә
сеңдереп калды. Булса да булыр икән гүзәллек!
Әнә шул фирүзә төс Сәкинәгә бик тә килешә иде. Сыек зәңгәр күлмәк
киеп, фирүзә асылташлы алкаларын да тагып җибәрсә, Сәкинә Минтимернең зиһенендәге «абага чәчәге» хатирәләрен яңарта иде.
Ә менә ул Һиндстаннан чыннан да ханбикә-солтанбикәләргә генә бирелә торган бер бүләк алып кайткан иде. Бер бөек рәссам ясаган чүлмәк рәсеме иде бу. Чүлмәк Һиндстан асылташлары белән бизәлгән. Гаҗәеп серле, хикмәтле чәчәкләр бу кувшинны тагын да балкытып тора. Ә Сәкинә өчен иң кыйммәтлесе – рәсемнең арка ягына, «чигеп», Минтимернең үзе чыгарган шигыре язылган иде:
Асылташлар чүлмәге.

Искитәрлек чәчәге.

Сәкинәмә бүләгем –

Кабул итче, гүзәлем.
23.08.1999

Ант
(Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең республика халкы алдында биргән анты).
Халыкка тугры хезмәт итәргә, Татарстан суверенитетын ныгытырга һәм якларга, Татар ССР Конституциясе һәм законнары буенча гына эш кылырга, ватандашларыбызның хокукларын һәм азатлыгын сакларга, миңа – Татар 
Совет Социалистик Республикасы Президентына ышанып тапшырылган бөек вазифаларны намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм.
1 июль, 1991


Ялгызлык
Минтимер Шәймиевнең киң җилкәсенә, зур башына дәүләт җитәкчесенең бетмәс-төкәнмәс, иксез-чиксез, олы-авыр вазифалары ишелеп төште. Үзе әйткәндәй, аңа гел вакыт җитмәде.
Атна саен дип әйтерлек Мәскәүгә чакыртулар, анда азау ярган җитәк- челәрнең, күңел күзләре ачылмаганнарның янаулары, хәтта «с пристрастием» сөйләшүләре турында аның беркемгә дә, сер сыярдай якын дусларына да әйткәне булмады. Хәтта иң якын кешесе, иң якын киңәшчесе, иң якын теләктәше Сәкинә ханымга да ул барысын да сөйләмәде. Сәкинә ханым сизенә иде, сизенә иде аның сизгер күңеле. Минтимергә авыр, көннән-көн авыр бимазалар килгәнен ул аңлый иде.
Командировкаларга киткәндә иренең һәрчак елмаеп, «тиздән күрешербез, Сәкинәм» дип әйтүләренә, җае чыккан саен шаяртуларына күнеккән ханым соңгы вакытта иренең Мәскәүгә чыгып киткәндәге моңсу карашын, әйтергә теләп тә әйтелми калган сүзләрен тоя, сагышлы карашын күреп, аның бәгыре өзгәләнә иде. Ул киткәч, Сәкинә иренең Мәскәү аэропортына исән-сау барып җиткәнен белешеп, кат-кат шылтыратып, тикшереп тора, Кремльгә киңәшмәгә кереп киткәч тә, бер җанына урын табалмый йөди. Нишләтерләр аны мәскәүләр? Нишләрсең, тотса мәскәүләр якаң?
Минтимергә авыр, бик авыр иде. Ә иң авыры – ялгызлык! Күпме дусларың, сөекле хатының була торып, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, киңәшеп, бер бушанып алырга да ярар иде. Юк, ярамый шул. Мәскәүдә ул бигрәкләр дә ялгыз. Кайчак Минтимер үзен чынбарлык тормышта түгел, ниндидер аңа таныш булмаган, аңа каршы мохиттә яшидер кебек тоя иде.
Аның эшләре Актанышта, Мөслимдә, Минзәләдә ал да гөл иде. Ул үз эшен белә, эшне оештыра белә, аның тырышлыгын, башкарган эшләрен вакытында күреп, вакытында бәяли торганнар иде. Министр, обком секретаре, хөкүмәт Рәисе булып эшләгәндә дә, эше катлаулы булса да, ул мондый кыенлыкларны күрмәде. Кыенлык кына түгел, кыйналу иде бу. Бөтен депутатлар өчен, урамга чыккан бөтен халык өчен, ачлыкта утыра торган егерме кеше өчен берьялгызы кыйналу иде. Сәкинә ханым шунысына игътибар итте: аның ире, Мәскәүгә киткәндә, үз гәүдәсен төз тота, аннан кайтканда исә йөгенгән була, әйтерсең лә ул төне буе авыр йөк ташыган, әйтерсең лә аны җирнең тарту көче тагын да ныграк тартып, баса-бөкрәйтә төшкән!
Сәкинә, ни булды, мәскәүләр нәрсә диде, дип, ирен йөдәтмәде. Ул болай да чамалый иде анда ниләр булганын...
Менә бу юлы да Минтимер, өйгә керүгә үк чишенә торган кеше, өстен- башын салмыйча, таушалган йөзе, моңсу күзе белән сөеклесенә карады, тирән көрсенеп, диванга утырды да сүзсез калды. Сәкинә ханым барысын да аңлады: бу юлы тагын да ныграк кысканнар Татарстан Президентын.
Минтимер иркен сулады, елмайды, аның елмаюы һәрвакыттагыча моңсу иде.
– Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң, – диде Минтимер Тукай сүзләре белән.
Сәкинә ханымга да җиңел булып китте.
– Әйдә, карчыгым, куй чәеңне, төкер башларына! Мин бүген бик арыдым! – Чәй әзер! – диде хуҗабикә.
Чәйдән соң Минтимер ял итәргә ятты. Сәкинә ханым, арыган ирен
борчымаска тырышып, сак кына, аяк очларына гына басып, йокы бүлмәсеннән чыкты, иренең кәгазьләр букчасын алып куйыйм дигәндә, документлар арасыннан бер кәгазь кисәге очып идәнгә төште. Ханым кәгазьне алды. Бу ниндидер ачык хат һәм ул ике телдә язылган иде.
Якташ Минтимер!
Әгәр дә Татарстанның ике яклап буйсыну проекты расланса, син үз урыныңда калырсың һәм рәхәт чигәрсең, ләкин «куркак» кушаматына ия булырсың. Әгәр дә син җөмһүриятебезне мөстәкыйль дәүләт итә алсаң, син урыныңны сакларсың һәм халкыбызның сәяси каһарманы булып калырсың. Сакла татар халкын, углан Минтимер! Татарстан халкы гына түгел, тигез хокуклылык һәм азатлык теләүче башка халыклар да сиңа өмет белән бага!
Язучылар: Батулла, Фәиз Зөлкарнәй, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Газинур
Морат, Зиннур Хөснияр, Мәгъсум Хуҗин.
23.08.1990

Сәкинә ханым хатны букчага салып куйды. Ул каушаган, аптыраган иде. Аның ирен ике яклап та кагалар. Мәскәүләр – «буйсын!» дип, татарлар «буйсынма!» дип кыйный. Аңламыйлармыни соң алар? Яклыйсы урында болары да төрткәли, дип, Сәкинә тавышсыз гына елый иде.
Бервакыт Сәкинә ханым дус хатыннары белән Ирек мәйданына нәмаешка* барган иде. Халык мәйданны тутырган, гөж килә, Ирек мәйданы кайный иде. Анда-сандa өндәмәләр язылган транспарантлар күренә. Берсенә: «Минтимер! Булма камыр, бул тимер!» – дип язганнар. Зур гына кәгазьдә Минтимер, Горбачёв һәм Ельцин сурәтләнгән, бу карикатура иде. Минтимер камыт кигән, авызлыкланган, арбада Горбачёв белән Ельцин аягүрә баскан, аларның бер кулында – дилбегә, икенчесендә – озын чыбыркы. Горбачёв белән Ельцин Минтимерне чыбыркылап куа. Тегесе кешни-кешни ыргып чаба.
Сәкинә ханымга әллә ничек, читен булып китте, ул тизрәк мәйданнан китәсе итте.
Сәкинә ханым иренең эштән кайтканын түземсезләнеп көтте. Ул үзенә урын табалмый иде. Карикатура аның тәмам тынычлыгын алды. Эче пошканнан телевизорны кабызган иде, анда да шул ук рәсемне күрсәтәләр. Сәкинә ханым тиз генә телевизорны сүндерә торган төймәгә басты.
Минтимер кайтты. Хатыны аны елмаерга тырышып каршы алса да, елмаюы барып чыкмады. Минтимер сизде: хәләленең кәефе юк иде.
– Ни булды, җаным? Кем рәнҗетте минем Сәкинәмне? – дип сорады хуҗабай, шаярган булып.
Сәкинә яшереп маташмады, турысын әйтте:
– Сине, олы җитәкчене, мыскыл иткәннәр бит! – диде.
– Һи, исең киткән икән! – диде Минтимер.
– Нигә син шундый хулиганнарның колакларын бормыйсың! Они слишком много себе позволяют!
* Нәмаеш – митинг, тупланыш, демонстрация.

Минтимер елмайды, елмаюы көлүгә әверелде.

– Сәкинәкәем! Дөрес ясаганнар, талантлы ясаганнар, шельмалар. Алар, Минтимер, Мәскәүгә үзеңне авызлыклатма, үзеңә камыт кигерттермә, үзеңне арбага җиктермә, дип әйтә бит.

Сәкинә ханымның күңеле ачылып китте. Минтимернең бу карикатурага ачуы килми икән, ни өчен әле мин борчылырга тиеш дип, ул тәмам тынычланды.

Инде өйдә тәмам иминлек урнашты, рәхәтләнеп бер ял итик дип торганда, Мәскәү телефоны шылтырады. Минтимер трубканы алды. Бераз тыңлаганнан соң:

– Да, я буду! – дип, трубканы кире куйды. – Кремль чакыра!

– Нәрсәгә?

– СССР халык депутатларының чираттагы корылтаена! – диде Минтимер кәефсез генә.

– Әле корылтай башланырга ике көн бар бит!

– Димәк, минем Михаил Сергеевичка иртәрәк кирәгем чыккан! Сыйларга чакырадыр!

Сәкинә ханым иренең тел төбен яхшы аңлады, «сыйларга» сүзе «кыйнарга» булып ишетелде.


Татарстаннан килгән хулиган

1990 ел, 10 июль
Әлеге корылтай СССР Конституциясенә кайбер үзгәрешләр кертүгә багышланган иде. Бу бик тә мөһим мәсьәлә, монда каты бәрелешләр дә булуы ихтимал.
Минтимер Шәрипович Горбачёв бүлмәсенә керүгә үк аңлады: ул «автономный»лардан берүзе генә чакырылган булып чыкты. Гадәттә, автономиялеләр төркеме аерым, союздашлар төркеме аерым чакырыла торган иде. Минтимер Шәриповичның сораулы карашын Михаил Сергеевич шундук аңлап алды. Шәймиев тә Михаил Сергеевичның теләген ачык күрде. Татарстаннан башка автономиялеләр «безгә союздашлар хокукын бирегез» дип гауга куптармаячак. Бер Татарстан гына икътисад ягыннан союздашларның күбесенең борынына чиртә. Горбачёв Минтимернең эчке теләген тоя, аңлый һәм аннан бераз сагая да иде.
Шулай булып чыкты да, Горбачёв ык итте, мык итте, кырыс сөйләшеп тә, юмалауга да күчеп карады.
– Ну, будьте же вы благоразумны, Минтимер Шарипович! Не делайте вы этого!
Ике як та килешә алмыйча аерылды. Ике көн буена Минтимер үзен кая куярга белмәде. Эчпошыргыч, шомлы көннәр иде ул.
Корылтай көне килеп җитте. Съездлар сараенда гадәти бер шатлыклы да, киеренке дә мохит хөкем сөрә иде. Минтимер танышлары, башка төбәкләрнең башлыклары белән исәнләште, хәл-әхвәл сораштырды, ләкин ул тышкы мохиткә игътибарсыз кала бирде, аны Горбачёвның тәкъдиме борчый иде: дәшмә, тын утыр, без үзебез беләбез ни кыласын, диде ич ул.
Кавказ, Урта Азия, Балтыйк буе җөмһүриятләре аерым-аерым, кызып- кызып бәхәсләшә, ә «автономнар» алар арасына кереп аралаша алмаудан гаҗиз иде.
Менә корылтай башланды. Союздаш республикалар вәкилләре аеруча үҗәт
 кылана иде, азау ярганнар, дилбегәнең бушаганын сизгәннәр, авызлык тешләп, алар алга ыргылды. Бу съезд бер дә совет заманнарыныкына охшамаган, ул чакта барысы да риза, барысы да кул күтәрә иде. Ә бүген исә Съездлар сарае умарта күче кебек гөжләп тора. Мөнбәргә чыккан һәр союздаш республика башлыгы киңрәк, иркенрәк вәкаләтләр таләп итә, үтенми, сорамый, таләп итә. Горбачёв та, президиумда утыручылар да каушаган, аптыраган иде.
Советлар Союзының таркалу куркынычы тәмам алга килеп баскан иде.
Президиумда утыручы Горбачёв, СССРның бөтенлеген саклап калыр өчен, Федерация Союзын төзергә тәкъдим итте. Беркатлы Горбачёв! Җен чүлмәктән чыгып килә ич инде.
Минтимер күзәтеп-күреп, аңлап утыра. Кавказ, Урта Азия, Балтыйк буе җөмһүриятләре симез калҗаны каптырачак, Татарстан белән башка автономиялеләр «шәҗәрә»ләрен учлап калачак!
Федерация Союзы төзү мәсьәләсе тавышка куелырга тиеш иде. Минтимернең сабыр йөрәге урыныннан кубарылып чыгардай булып тибә. Ашык, Минтимер, менә форсат чыкты, әйт сүзеңне, синең артта – Татарстан. Мондый уңай форсат кабат булмаячак! Тәвәккәллә, Минтимер!
Шунда протоколда каралмаган бер могҗиза булып алды, Минтимер Шәймиев, урыныннан торып, мөнбәргә таба китте, рәислек кылучы Горбачёвтан рөхсәт тә сорап тормыйча, мөнбәргә күтәрелде.
Горбачёв башта аңламады, Минтимер микрофонга иелгәч кенә аңлап алды: тыштан тыныч күренгән бу татар гыйсъян куптарырга маташа түгелме соң?
– Мин сезгә сүз бирмәдем, товарищ Шаймиев! – дип кычкырды Горбачёв. Ул, янында утырган СССР Югары Советы Президиумы Рәисе Лукьяновка иелеп:
– Этот тихоня Шаймиев хулиган оказывается! – дип тә өстәде.
Тегесе:
– В тихом озере черти водятся, не даром он татарин! – диде.
Минтимер, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып ярсыса да, тыштан
тыныч кала алды, ул, берни булмагандай, микрофонга бераз иелә төшеп әйтте: – Я предлагаю внести поправку: членами Союза Федерации должны быть
и автономные республики на равных правах! – диде.
Горбачёв катгыян каршы килде:
– Вы опоздали уже, Шаймиев! – дип кычкырды ул. – Почему вы не подали
своё предложение в письменном виде?
– Времени не было, Михаил Сергеевич! Но я прошу мою поправку ставить
на голосование!
Халык вәкилләренең күбесе, Минтимер Шәймиев керткән тәкъдимне яклап,
ачык тавыш бирде. Бу тәкъдим СССР Конституциясендә канунлаштырылды. Шушы мизгелдә автономиялеләр союздашлар белән тигез хокуклы булды.
Чынлыкта Минтимер Шәймиев тарих юнәлешен башка якка үзгәртте. Машалла!

 

Гүрбашчы
Безнең халык җор да, зирәк тә бит ул. СССРны таркатканы, ягъни Советлар Союзы дигән ясалма дәүләтне кабергә күмгәне өчен, ул Горбачёвны – гүр башчысы, күмүне оештыручы – Гүр-баш-чев дип атый башлады.
Михаил Горбачёвны Генераль секретарь итеп куйганнарына Минтимер

Шәймиев куанган иде: үзе демократ, сөйкемле, буйсынарлары белән мөгамәләсе яхшы. Ләкин Минтимернең куанычы озакка бармады. Горбачёв хакимияткә килүгә, ордым-бәрдем «коры канун» кертте, шуңа күрә халык аны «Минеральный секретарь» дип тә атап йөртә башлады. Ягъни мәсәлән, мәҗлесләрдә хәмер эчмичә, минераль су гына эчеп утырырга тиеш иде СССР ватандашлары.
Россиядә гел шулай: бер идеяне аһ итеп күтәреп алалар да ура кычкыралар, ә аның азагы гел хурлыклы рәвештә «каравыл» кычкыру белән тәмамлана килде. Россиядә, СССРда хәмергә каршы болай көрәшеп буламыни? Аракы бу илдә сыек валютага әверелгән, карчыкларга печән-утын китертү аракысыз башкарыла алмый. Берәр йомышны үтәгәнгә дә бары тик аракылата түләргә кирәк. Йөзем бакчаларын бетергәч, аракы сатуны бик нык чикләгәч, халык күпләп көмешкә куарга кереште, ялган аракы ясау артты, наркоманнар күбәйде. Кешеләр техник спирт, денатурат, идән асты аракысы эчеп кырыла башлады. Бу фәрманы белән Горбачёв халыкка, яхшылык кылам дип, зыян гына эшләде.
Аракы белән көрәшәм дип, ул наркоманияне арттырды.
Әйе, күңел күзе сукырлар, яхшылык эшлим дип, гел яманлык кылучан була. Николай патша, бәйрәм ясыйм дип, халыкны бушлай әче бал, сыра-сумса
белән Ходынкага ымсындырып китереп, тыгылыш, өелеш ясап, меңләгән ватандашларын издереп үтерде.
Ленин, кешеләргә бәхет алып киләм дип, аларны бәхетсез итте.
Сталин, халыкны дошманнардан азат итәм дип, күп миллионлаган халыкны юк итте. Аның табуты артыннан баручы меңләгән кеше бер-берсен таптап үтерде, кемдер аяк астындагы капкачларны ачык калдырып, кешеләр йөзәрләп- йөзәрләп җир астына егылып һәлак булды. Һәр канализация чокырыннан егермешәр-утызар мәет тартып чыгардылар. Сталин кабергә кергәндә дә халкын күпләп кырып китте. Урыны җәһәннәмдә булгыры!
Хрущёв, коммунизм таңын аттырам дип, халыкны ярым ач яшәтте. Брежнев, Әфганстанга ярдәм итәм дип, әфган халкын кырдырды. Горбачёв, СССРны саклап калам дип, Алма-Ата, Баку, Тбилиси, Балтыйк
буенда халыкның канын койды, йөзем бакчаларын турап, наркоманияне тагын да арттырды.
Ельцин, Чечняга яхшылык кылам дип, калаларын җимереп ташлады. Болары тагын нишләр?
Ахмакка намаз укырга кушсаң, таш идәнгә бәреп башын ватар, ди.

 

Ельцин
Борис Николаевичның бик тә мөһим бер очрашуы бар иде. Сергей Шахрай, Михаил Полторанин, генерал Ёрин, маршал Грачёв белән. Барысы да җыелган, алар Президентны көтә иде. Ул бераз соңга калып килде, барысы белән дә кул биреп күреште.
– Собрал я вас, господа, чтобы известить вас, что пора покончить с Золотой Ордой – Казанью! Мы хуже Ивана что ли, а? Необходимо ввести войска в Татарию!
Барысы да сагаеп калды, ләкин берсе дә авыз ачып сүз әйтмәде. Ельцинның элек тә Казанга гаскәр кертергә теләгәнен һәрберсе белә иде. Димәк, ул кызган, бәлки, кыздырганнардыр, бәлки, котыртканнардыр. Җыелыштагыларның күпчелегенең Шәймиев гамәлләренә болай да эче поша иде, күңелләре белән алар Ельцинның тәкъдименә каршы да түгел кебек, ләкин мондый канкоешка сәбәп булырлык тәвәккәллекне үк көтмәгәннәр иде.
– Шаймиев захотел себе вернуть ханство! Предлагаю подтянуть танковые части, моторизованные подразделения к Казани, Приволжский военный округ должен стать под ружьё! Всё!
Тынлык урнашты. Шахрай үзенең кара мыегын сыпыра, Ёрин ялтыратып шомартылган китель төймәсен бөтерә, Грачёв теш төбен суыра. Михаил Полторанин сул кулына кечкенә куен дәфтәре тоткан, уң кулындагы алтын каләмен әле бер, әле икенче якка әйләндерә.
– Жду вашу реакцию! – диде Ельцин.
Берсе дә сүз башларга кыймады. Барысы да, Ельцин ни кушса, шуны башкарачак кебек тоелды.
– Молчание – знак согласия, да? – дип тынгысызлана башлады Ельцин. – Пора покончить с этой анархией!
Полторанин сак кына тамак кырып куйды.
– Ай-да, Михаил Никифорович! – диде Ельцин.
– Борис Николаевич! – дип сүз башлады Полторанин. – Бу – бик
катлаулы мәсьәлә. Бу Сүәеш каналы, Куба кризисларыннан ким түгел. Хәзер Казанга гаскәр кертсәк, көтелмәгән вазгыять туарга мөмкин. Бу – Россия ватандашларын кыру булачак. Гаскәр кертүгә үч итеп, татарлар «Дружба» нефть үткәргечен, качалкаларны шартлата башласа, социалистик илләр газсыз калачак, катастрофа булачак. Гаскәр керткәч, атарга, тыныч халыкка атарга туры киләчәк, бу Ходынка гына булмаячак бит, иптәшләр. Безне бөтен дөнья гаепләячәк! Анда татарлар мәйдан тутырып демонстрациягә чыга, танкларны шул халык өстенә җибәрәбезме?
Полторанин тынып калды. Берсе дә сүз әйтмәде. Шулай тын гына таралыштылар.
Полторанинның кисәтүе Казанны коткарды бугай: Татарстанга гаскәр кертелмичә калды.
Минтимер Шәймиев бу турыда белә, чөнки Ельцин аны Мәскәүгә махсус чакыртып сөйләшкән иде. Ләкин Шәймиев, йомшак кына сөйләшеп, үз сүзендә каты торды.
1990 елларда Мәскәүгә чакыртып «эшкәртүләр» бик еш була торган иде.
Минтимер Шәймиевнең бимазаларын, йокысыз төннәр уздыруын ике генә кеше белә иде: Сәкинә ханым белән Илбашы үзе генә.
Ләкин Ельцин үзе дә бит каушап калган иде... Аны урап алган сәясәтчеләр, хәрбиләр дә нишләргә белми. Хасбулатов та, кая керер тишек тапмыйча, Татарстан юлбарысы өчен тимер читлек үрә башлады. Әмма Минтимер Шәймиевне алай гына кабып йотып булмый иде. Шулай да Татарстанны куркыныч шаукым чорнап алган, шаукым гына да түгел, аны шом баскан иде. Дөресен генә әйткәндә, җөмһүриятебезнең хәле бик тә мөшкел иде.

 

Дәвамы бар.

"КУ" 1, 2017

Фото: архив

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: