Логотип Казан Утлары
Роман

Илбашы (дәвамы)

Тәнкыйтьчеләргә, аңа каршы чыккан шәхесләргә Шәймиев үпкә-сапка сакламады, гәрчә үзен «татар җанлы» булмауда гаепләгәннәр аның күңелендә әче юшкын калдырган иде. Үз халкыңнан җан җәрәхәте алу җәһәннәм газабына тиңдер. Без су төбендәге энҗене күреп җиткермәгәнбез шул. Ничек инде Минтимер Шәрип улы Шәймиев, саф татар авылында туып үскән, саф татарча белем алган, татар китапларын укып рухи баеган кеше, татарга каршы гамәл кылсын ди?

Романның башын монда басып укыгыз.

Шәкерт
Татарстан тирәсендә мәкерле гамәлләр, астыртын эшләр башланды. Илбашыбыз белән киңәш-табыш итмичә, ракеталарны Татарстаннан ашыгыч рәвештә алып чыгып киттеләр. Димәк, бу ракеталар башка өлкә, республикаларга чыгып, Татарстанга төбәп куелачак. Ярый, без беркем белән дә сугышырга җыенмыйбыз, алсыннар ракеталарын! Ләкин ракеталар өстенә ике танк дивизиясен Татарстан чикләренә китереп куйдылар бит әле. Ни өчен?
Сәясәтчеләр арасында Татарстан турында өзлексез имеш-мимеш тараттылар, имештер, Татарстан Казанны саклау өчен су асты көймәсе әзерли икән, диделәр. Ул вакытта Идел буе хәрби округы белән генерал Макашов идарә итә, Казанга һөҗүм итәр өчен бөтен нәрсә әзерләнгән иде. Ләкин һөҗүм булмый калды, шөкер. Ельцин бу ахмаклыкны тыйган булып чыкты.
Кем белә, әлеге гамәлләр, бәлки, Шәймиевне шүрләтер өчен генә дә кылынгандыр. Ихтимал. Мари Илендәге хәрби уеннардан куркып, бәлки, Шәймиев Татарстанда референдум уздырмас дип тә уйлаганнардыр. Әмма алар ялгышты. Инде дә булмагач, Шәймиевне үгетләргә Фикрәт Табиевны ризалаттылар.
Минтимер Шәймиев Фикрәт Табиевка үзгә-аерым мөнәсәбәттә була килде. Табиевның да Шәймиевкә мөнәсәбәте бик уңай, йогынтысы да гаять куәтле иде. Сәнәгать өлкәсендәге эреле-ваклы җитәкчеләр Табиевның күз карашыннан ук калтырап тора иде. Әмма никадәр генә кырыс булмасын, Фикрәт Табиев эш майтарган, сүзендә торган шәхесләрне күтәрә белә, аларның күңелен үстерә, хәтта кайбер ялгышларын да кичерә торган иде. Гайрәтле җитәкчеләрне ул хөрмәт итә, аларны кирәк чакта мактый, бүләкли иде. Ниндидер күләмдә Табиев шәхесендә Пётр Беренче, Сталин холкы да чагыла иде. Ул Шәймиевне эш оештыра белгәне өчен хөрмәт итте. Шәймиевкә исә Табиевның кырыс- таләпчән җитәкче булуы ошый иде.
Татарстанда узачак референдум турында сөйләшер өчен, Шәймиевне Мәскәүгә чакыртып алдылар. Дөресрәге, ул чактагы вице-премьер, Дәүләт хокук идарәсе башлыгы Сергей Шахрай арадашчылыгында Табиев белән Шәймиевне очраштыру оештырылган иде.
Шәймиевне каршы алырга Казан вокзалына Табиев үзе килгән иде. Аны вокзалда күргәч, Минтимер Шәрипович бераз каушабрак та калды. Ни әйтсәң дә, Табиев озак еллар Татарстанда олы җитәкче булды, аның Шәймиев алдында да, Татарстанда да абруе зур иде. Димәк, сөйләшү җитди булырга охшаган.
Чыннан да, Шахрай белән Табиевның максаты ап-ачык иде: – Шәймиев Татарстанда референдумны уздырмаска тиеш! Минтимер Шәрипович сабыр гына әйтеп куйды:
– Референдум игълан ителде бит инде! – диде.
– А ты отмени! – диде Табиев. – Всё же в твоих руках!
– Ә демократия, Фикрәт Әхмәтҗанович? Халык белән керделе-чыктылы уйнарга ярамый.
Тарткалаш озакка сузылды, Шахрай да, Табиев та Мәскәү Кремле сүзен сөйли һәм алар шулай сөйләргә мәҗбүр дә иде. Шәймиев яхшы аңлады: болар референдумнан курыкмый, ә Татарстанның Россиядән бөтенләй аерылып чыгуыннан шүрли. Гәрчә көн тәртибенә андый катгый мәсьәлә куелмаса да. Татарстан бары тик союздаш республика хокукларына гына дәгъва итә. Россиядә яшәүче бөтен халыкларның тигез хокуклылыгын яклый. Чын федерация идеясен алга сөрә. Яңа Огарёво җыены да шул тарафка юнәлтелгән иде бит югыйсә. Кайбер җитәкчеләр, автономиялеләргә әйтмичә генә, Союз килешүеннән соң алар белән ни кылырга дип фикер алышкан, ягъни автономиялеләр элеккеге шартларда калачак булып чыга. Менә ни өчен Татарстанда референдум уздыру бик кирәк, хәтта мәҗбүри иде!
Ихтимал, Шахрайның бар теләге, Табиевның абруена аркаланып, Шәймиевне референдум үткәрүдән ваз кичтереп, җитәкләшеп, Борис Ельцин янына кереп, зур җиңүне бәйрәм итү булгандыр. Алар алмаш-тилмәш, гел бер сүзне кабатлап, Шәймиевне нык үгетләде. Әмма Минтимер Шәрипович каты торды, аның бу мәсьәләдә хәтта икеләнүләре дә булмады: референдум узарга тиеш. Соңгы чиктә ул салмак, әмма нык тавыш белән әйтте:
– Нигә сез референдумнан куркасыз? – диде. – Сез бит демократиягә каршы түгелдер, Конституциягә дә каршы түгелдер, мөгаен?
Шәймиевне күндерүнең мөмкин түгеллеген аңлагач, барысы да тынып калды. Табиев үзенең элеккеге буйсынарына озак кына текәлеп, гаҗәпсенеп карап торды: ул каршысында йомшак холыклы, буйсынучан Шәймиев түгел, нык ихтыярлы, көчле рухлы олы җитәкче торуын аңлады һәм әйтә куйды:
– Упёртым ты стал, Минтимер Шаймиев!
– Мин – сезнең шәкертегез! – диде Шәймиев, аннары Шахрай да аңласын өчен урысча да өстәп куйды: – Я же ваш ученик, Фикрат Ахметзянович!

 

Яһүд Гурион белән татар Шәймиев
Журналист Лев Овруцкийга бер сорау:
– Сез Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев эшчәнлегенә нинди бәя бирер идегез?
О в р у ц к и й . Татарстанның Беренче Президентының ике тарихи казанышы бар. Беренчедән, ул Россиядәге федераль революциянең башында торды. Икенчедән, яһүд милләтенә Бен Гурион ни эшләгән булса, Шәймиев татарлар өчен шундый ук эшне башкарды: ул татарларга үз милләтен хөрмәт итү хисен кайтарды. Бу казанышларның берсен дә инкяр итеп булмый... Һәм шуларга ике зур проектны – Болгар белән Свияжскины өстәр идем. Өстәвенә, 
үз халкың белән горурлану хисеннән тыш, Шәймиев татарларга карата бөтен җиһанның, бөтен инсаниятнең хөрмәтен дә кире кайтарды...
Әйе, Илбашыбыз Минтимер Шәймиевнең халыкара сәясәт мәйданында абруе үскәннән-үсә барды. Әллә соң Минтимернең тууы фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килдеме? Гап-гади инженер булып тугыз ай эшләгәч тә, аны үстерделәр, һич тоткарлыксыз, җәнҗалсыз, кешеләр белән бозылышмыйча, министр, обком секретаре, Илбашы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүе бер могҗиза кебек тиз булды. Химаячесез, туган-тумачасыз, башлыклар алдында тәлинкә тотмыйча, ничек шундый дәрәҗәләргә ирешеп була икән? Шулай ансат кына күтәрелеп, ансат кына җимерелеп төшкән түрәләрне дә тарих яхшы хәтерли.
Акыллы җитәкче иң шөһрәтле вакытында үзе теләп тәхеттән китәргә тиеш. Тарихның сабагы юк бит аның. Ә күпләр түрә булып ала да мәңге шунда утырырмын дип ялгыша.
Минтимер, үзенең аек зиһене белән, бу мәсьәләне бик яхшы аңлый иде. Шуңа күрә ул үзенә алмаш әзерли килде һәм 2005 елда ук Россия Президенты алдына, Татарстан Президенты вазифаларыннан азат итүен сорап, мәсьәләне кабыргасы белән куйган иде. Кайсы шәхеснең үзен тәхеттән алуларын үтенеп гариза язганы бар? Кайсы шәхеснең үзе теләп хакимияттән баш тартканы бар?
Шул сәбәпле Минтимернең Илбашы булудан үз теләге белән китәргә теләвенә кайберәүләр ышанмады: уйный, бәясен күтәрә, оригинальничать итә, диделәр. Уйнау, оригинальничать итү Минтимернең табигатендә, холкында юк. Аңа табигыйлек хас.
Ул вакытта бөтен республикалар да үз конституцияләрендәге Президент сайлау турындагы маддәне юкка чыгарды, ә Татарстан ул маддәдән ваз кичмәде, вакытлыча гына туктатып торды.
Шәймиев, әлеге мәсьәләне хәл итәр өчен, Путин белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә булды. Путин аны бик теләп каршы алды шикелле.
– Владимир Владимирович! – диде Минтимер Шәймиев. – Менә мине һәрвакыт сайлап куя торганнар иде. Бу мәсьәләдә мин каршылыкларга очрамадым. Халык мине ничек бар, шулай кабул итә. Мин һәрвакыт үз республикамда эшләдем һәм Татарстан халкының миңа булган мөнәсәбәте белән горурланам, ә нигә әле мине хәзер өстән билгеләргә тиешләр? Ни өчен мин хәзер, халык сайлауларыннан курыкканнар белән беррәттән, өстән билгеләнергә тиеш?
Путин аны дикъкать белән тыңлады, аннан соң үгетләгәндәй әйтә куйды:
– Минтимер Шәрипович, зинһар, өстән билгеләнергә ризалыгыгыз турында гариза языгыз, – диде. – Сез безгә бик кирәк, сез Татарстанга кирәк, үтенеп сорыйм, зинһар, өстән билгеләнергә риза булыгыз. Барыгыз, хәзер журналистлар каршысына чыгып, Президент үзе үтенде, дип әйтегез һәм ризалыгыгызны белдерегез...
Татарстан Республикасы Президенты буларак, дүртенче тапкыр Татарстан халкына һәм Татарстан Конституциясенә тугры булырга ант итте. 2005 елда Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты буларак, халык тарафыннан сайланып куелды. Һәм ул Илбашы вазифаларын 2010 елга кадәр тайпылышсыз башкарды.
Чыннан да, Шәймиевнең Президентлыктан китүенә 2010 елда да күпләр ышанмады: кем инде үз теләге белән властьтан китсен, диделәр.
Минтимер Шәрипович киеренке рәвештә уйланды, мәсьәләнең алдын да, артын да, ян-якларын да җентекләп тикшерде. Кемгә калдырып китәчәк ул Илбашының урынын?
Шөкер, Татарстанда сайлап алырлык шәхесләр бар! Ләкин тәхет тирәсендә борын-борыннан астыртын эшләр була килде. Астыртын эшләр өскә чыгып, халыкка ничек тәэсир итәсен дә Шәймиев чамалый иде. Аның идарәдән ваз кичүе аппаратта көтелмәгән каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Ходаем сакласын! Бу үзгәрешне җәмгыять тыныч, табигый кабул итәргә тиеш. Кандидатлар да үзара дуслык-иптәшлек мохитеннән читкә чыкмаска тиеш. Аларны психологик яктан да, рәсми мөнәсәбәтләр җәһәтеннән дә әзерләргә кирәк. Алар бер-берсенә көндәш булмасын иде.
Шәймиевнең Татарстан Президенты урыныннан китәргә ныклы карар кылганына Русиянең сәясәт мәйданында абруй казанган олы шәхесләр дә ышанмады. Нигә, ни өчен? Дөреслекне белгәч, алар аптырап калды һәм бу эшне кылмаска, тагын бер срокка идарәдә калырга үгетли башлады. Үгетләүчеләр арасында Путин, Медведев, Сурковларның булуы Шәймиевнең бик тә югары абруе турында сөйли иде.
Минтимер Шәриповичның карары нык һәм нигезле иде. Табигый ки, ул олыгаеп та китте. Ә җитәкчеләрнең уртача яше отыры яшәрүгә таба бара. Үҗәт, эшне тамырыннан белүче яшьләр килә идарәгә. Аннан соң шактый арылды да. Чыннан да, Илбашының ничек талчыкканын ике генә кеше белә иде: хатыны Сәкинә ханым белән Минтимер үзе. Олы-олы мәшәкатьләрдән арынып, гаиләдә дә ешрак буласы килә иде аның. Тугарылып бер ял итәсе дә килә: сөекле эте Маһмай белән ауга чыгасы, балыкка йөрисе, туйганчы йөзәсе, болыннарда ауныйсы, урманнарга барып, чыршы-нарат төпләрендә, Тукай әйтмешли, хәл җыеп, күккә карап истирахәт кыласы килә иде...
Шулай да Минтимер Шәймиевкә Президент постын калдырып китү җиңел булгандыр дип уйламыйм. Чөнки халык аңа һәрчак теләктәш булды, үзе дә гамәленең халыкка, милләткә кирәклеген аңлап, бар тырышлыгын куеп эш майтарды. Кеше үз эшенең остасы булса, аңа яшәве дә рәхәт, үз эшенең остасын бер кеше дә ачуланмый, чөнки ул вазифасын төгәл вә сыйфатлы итеп башкара. Минтимернең бәхете дә шундадыр, мөгаен: аның эшен өстәгеләр дә, халык та хуплый, ярата иде. Ул – үзенә йөкләнгән эшне сыйфатсыз башкарырга күнекмәгән шәхес. Бу – аның яшәү мәсләге. Аның иң сөймәгән кешесе – үз вазифасына туры килмәгән, үз вазифасын дөрес аңламаган, үз вазифасын әштер-өштер генә, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип кенә эшләүче.
Аннары яшьләр дә үкчәгә басып килә, аларга да юл сабарга кирәк. Бәлки, ул инде моннан ары Илбашы вазифаларын яшьрәк вакытындагы кебек сыйфатлы итеп башкара да алмас, ни дисәң дә җитмеш өч яшь. Әйтик, эш башында калган тәкъдирдә, аңарда Рөстәм Миңнехановтагы кебек гайрәт, җитезлек, эшкә алгысып тору дәрте булырмы?
Президент Дмитрий Медведев Шәймиевкә турыдан-туры әйтте:
– Минтимер Шәрипович! Үзегезнең урынга каласы кешенең исемен әйтсәгез, Татарстан Президенты шул кеше булачак! Бу бары тик сездән генә тора! – диде.
Нинди ышаныч, нинди хөрмәт Илбашына!
– Рөстәм Нургали улы Миңнеханов! – диде ул.
Һәм ул хаклы булып чыкты! Илбашының үз сүзе белән әйткәнчә, без бит
суга ыргытылган таш кузгаткан түгәрәк дулкыннарны гына күрәбез, ә су төбендә энҗе ятканын күрмибез.
Башка кандидатлар белән бүгенге Илбашыбыз Рөстәм Миңнехановның кулга-кул тотынышып уңышлы эшләве Минтимер Шәймиевнең зиһене төбендә энҗе ятканы турында сөйләмимени!


Төп сәбәп
Күпкырлы вазифалар башкарыр өчен, Илбашына акыл да, хәйлә дә, үзсүзлелек тә, кай очракларда килешүчәнлек тә, сәясәтче-дипломат булу да бик кирәк.
Илбашының тормышында шатлыкларга, бәйрәмнәргә караганда бимазалы, мәшәкатьле чаклар күбрәк буладыр, шиксез. Ил белән идарә итү ул – йокысыз төннәр, җиде кат кына түгел, кырык кат үлчәүләр, шикләнүләр, хәтта шомланулар белән тулы. Ил белән идарә итү ул – шахмат уены. Фигураларны күчерер алдыннан, йөзләгән вариантларны барлап чыгу зарур.
Минтимер Шәймиев үзе дә чын шахматчы. Ул җиңелүгә дә, җиңүгә дә иммунитетлы кеше. Җиңелсә, кара көймәс, җиңсә, җиңелгән кешенең ачуын китереп, артыгын шатланмас. Җиңсә дә, җиңелсә дә, ул көндәшенә ихластан рәхмәт әйтер.
Кешеләр тарафыннан, бигрәк тә зыялылар ягыннан, обком секретаре вазифаларын башкарган чакта да, Илбашы итеп сайлангач та, Шәймиевкә тәнкыйтьләр, хәтта рәнҗетердәй сүзләр дә күп булды. Бу – табигый хәл. Аны заманында партия функционеры буларак кына кабул итәләр иде. Халык мәйданга чыкмаса, эндәшми калса, ул, бәлки, үзеннән алда эшләп киткән «партбосслар» юлыннан да киткән булыр иде. Әмма тәнкыйтьчеләргә, аңа каршы чыккан шәхесләргә Шәймиев үпкә-сапка сакламады, гәрчә үзен «татар җанлы» булмауда гаепләгәннәр аның күңелендә әче юшкын калдырган иде. Үз халкыңнан җан җәрәхәте алу җәһәннәм газабына тиңдер. Без су төбендәге энҗене күреп җиткермәгәнбез шул. Ничек инде Минтимер Шәрип улы Шәймиев, саф татар авылында туып үскән, саф татарча белем алган, татар китапларын укып рухи баеган кеше, татарга каршы гамәл кылсын ди?
Дөресен әйткәндә, Татарстан АССР төзелгәннән алып (Мулланур Вахитов, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнехановтан кала) безнең үз туфрагыбызда туып үскән, татар йолаларында тәрбия алган җитәкчеләребез булмады дип әйтерлек. Һәм бу хәл татарның тарих фәненә, мәдәниятенә тискәре йогынты ясады. Обком секретарьлары, министрлар сәхнәгә чыгып (хәтта мәгариф, мәдәният министрлары), радио-телевидениедән ана телендә сөйләргә курка, ояла яки татарча бөтенләй белми иде. Ә инде башлыклар да ана телен инкяр иткәч, бүтәннәр нишләсен?
Болар барысы да – Минтимер Шәймиевнең күз алдында булган хәлләр. Аның зиһенендә бу мәсьәләләр үз кардиограммасын сыза килде.
...Бервакыт Илбашыбыз Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашкан иде. Сөйләшү арасында олы яшьтәге бер татар кешесе латин язуына күчү турында аңа сорау бирде. Күрәсең, ул балачагында латин имлясындагы дәреслекләрдән белем алгандыр.
– Минтимер Шәрипович, миңа инде үләр вакыт җиткән, без кайчан латиницаны куллана башларбыз икән? – дигән иде ул.
Шәймиев әлеге сораудан югалып калды кебек. Ничек җавап бирергә бу зыялы агайга? Күчәргә ярамый, дисә, ул сорау биргән агайның кәефен кырыр иде.
Әлбәттә, Илбашы латин язуының ана телебезгә иң ярашлы икәнен дә бик яхшы аңлый. Анда барысы да кулай, сүзләрне дөрес әйтер өчен, ана телебезнең гүзәллеген күрсәтер өчен бөтен тамгалар да тулы. Бу турыда бәхәснең булуы мөмкин түгел. Әмма Илбашы буларак ни әйтсен? Чынлыкта ул латиницаны кабул итәргә риза түгел иде. Гәрчә зыялылар, тел галимнәре латиницага күчәр өчен бик каты әзерләнә, уртак алфавитны камилләштерә, җыелышлар уздыра. Барысы да «Яңалиф» латиницасын яклый. Хәтта Илбашының үз киңәшчеләре дә латиница ягында иде.
Ярый, хуш, без латиницаны Татарстанда кабул да иттек, ди. Ә читтәге татарлар нишләр? Анда бит мәгариф системасы тулаем Россия кануннарына буйсына. Татарларның күпләп яшәгән урыны Россия бит. Федераль мәркәз латиницага каршы төшәчәк, бер генә губернатор да татарларның язуын латиницага күчерүгә кул куймаячак. Татарстан латин язуын кабул итсә, татарлар бер-берсеннән аерылачак, бүлгәләнеп бетәчәк. Татарстан читтә яшәүче миллионлаган татарлардан үзен аерып куячак. Илбашына латиница бик тә ошый, әмма сыкрап-сызланып булса да, ул бу эшкә кул куймаячак. Болай да татарларны бүлгәләү эше шактый актив алып барыла: мишәрләргә, керәшеннәргә, типтәрләргә, нугайларга, болгарларга, тагын әллә кемнәргә аерылырга котыртучылар бар. Хәзер инде «латиница» мәсьәләсе калкып чыкты. Бу да болгатучыларның тегермәненә су коя. Юк! Аеры-чөере килеп бетмәс өчен, латин язуы көн тәртибендә тормаска тиеш.
Ул шулай булып чыкты да: Мәскәү татарларга латин әлифбасын куллануны тыйды. Тыюның сылтавы – имеш, татарлар латиницаны кабул итсә, бу гамәл Россиянең бердәмлегенә зыян салачак икән.
Мантыйкый фикер йөртсәк, әлеге сылтау ишелә дә төшә. Россия составында яшәүче татарлар мең елдан артык гарәп имлясын кулланган, гарәп хәрефләре аркасында Россия таркалмаган-җимерелмәгән, көчәя генә барган. Татарлар совет чорында латиницага күчкән, татарлар латиница куллана башлады дип, СССР да таркалмаган, киресенчә, ныгый гына барган. Кыскасы, татарларга кабат латиницаны кулланудан тыйган фәрманның сылтавы нигезсез, мантыйксыз иде. Татар язучыларына нинди имля белән язарга кирәклеген Мәскәү түгел, ә Татарстан җитәкчесе белән татарлар үзләре хәл итәргә тиеш иде...
Оптимальләштерү шартларында Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татар мәктәпләрен саклап калу да – бик кыен-катлаулы мәсьәлә. Ярый әле, Татарстан татар авылларындагы мәктәпләрдә ана телен укытуны, нигездә, саклап кала алды. Аз балалы мәктәптә бер укытучы дүрт сыйныфка дәрес бирә. Әгәр дә татар мәктәпләрен саклап каласыбыз, ана телен коткарасыбыз килсә, оптимальләштерү белән мавыкмаска кирәк!
Күп кенә регионнар белән чагыштырганда, Татарстан укучылары рус теле буенча БДИны чагыштырмача яхшы тапшырып килә. Шулай да, шатланганчы, иң элек бу турыда уйланырга кирәк. Татарстан укытучылары балаларны сыйфатлырак укытамы? Әллә соң Татарстан укучылары башлыракмы? Ай-һай, кодагый, шигем бар. Димәк ки, аларның имтихан алучылары яхшы... Бәлки, ана телебезгә караганда рус теленә артык дәресләр бирелүнең нәтиҗәседер бу?
Дөрестән дә Татарстанда рус теленә дәресләр күбрәк бирелә, һәм рус теле сыйфатлырак укытыла. Юкса әле һаман зарланалар, имеш, рус теленә дәресләр аз бирелә, диләр. Әлбәттә, ике дәүләт теле дә тигез укытылырга тиеш! Белем бирү стандартларын әзерләүче федераль хезмәткәрләр бу тигезлекне сакламый. Шулай итеп мәгариф системасында аксаклык барлыкка килә. Гадәттә, бу аксаклык татар теле файдасына булмый.
Ә без бит, Татарстанда яшәүче башка милләт балалары да татар телен белсен, дибез. Бу – конституцион норма. Монда башка юлның булуы мөмкин түгел. Илбашының әлеге нормадан ваз кичәргә хакы юк. Тел – дәүләтчелекнең беренче билгесе.
Димәк, безгә телгә өйрәтүнең үтемле ысулларын эзләргә кирәк.
Бу мәсьәләдә журналист Лев Овруцкий бервакыт Минтимер Шәймиевне шактый кыен хәлгә дә куйган иде.

– Ә кем эзләргә тиеш соң ул ысулларны? – дигән иде ул.
– Без – татарлар! – диде Шәймиев.
– Ә нигә эзләмисез ул ысулларны? – диде Овруцкий. – Миңа калса, сез эзләргә дә теләмисез кебек. Әгәр кешеләр ул ысулларны табарга тели икән, алар белгечләрне үз янына туплый. Аның үз алымнары, ысуллары бар. Психологлар, тарихчылар, социологлар тупланырга тиеш, «түгәрәк өстәл» янында фикер алышулар, конференцияләр оештырылырга, шул турыда китаплар нәшер ителергә, мәсьәләне уртага салып, барысы турында да тәфсилле бәхәсләр кайнап торырга тиеш, халыкка, җәмәгатьчелеккә идеяләр ташларга, бу эшкә Интернетны җигәргә кирәк... Мин әлегә татар теле өчен җан атучылар хәрәкәтен сизмим, күрмим.
Шәймиевнең җавабы конкрет түгел иде, чынлыкта аның катгыян җавабы да юк иде шикелле.
– Шартлар тудырырга тырышабыз, – диде ул. – Ләкин нәтиҗәле хәрәкәт итәрлек ысулларын әлегә таба алганыбыз юк.
– Сәяси мәсьәлә алга куелган, – диде Овруцкий. – Сез әйттегез: ысулларын табарга кирәк, дидегез. Ә Фәннәр академиясе кайда? Пиар-агентлык кайда? Тупас кына әйткәндә, пиар өчен ул сабын сату белән бер. Татар телен сатыгыз! Сез аларга менә шулай дип әйтергә тиеш идегез. Татар телен һәйбәтләп төрегез дә сатыгыз!.. Татарстанда тел сагында торучы андый кешеләр юк, әйтик, Олжас Сөләйманов, Чыңгыз Айтматов кебек...
Шәймиев үзенә хас сабырлык белән журналистка каршы төште:
– Сезнең белән килешә алмыйм. Мин мәсьәләне ул кадәр үк артык гадиләштермәс идем, монда ансат юллар юк – мәсьәлә комплекслы хәл ителергә тиеш. Хәтта сез исемнәрен атаган берничә атаклы шәхес тә бу төенне чишә алмас иде.
– Эш нәрсәдә соң? – диде Овруцкий. – Президентка мөрәҗәгать итегез, галимнәрне, остазларны җыйсын, җыйсын да аларның алдына мәсьәләне кабыргасы белән куйсын!
– Мин инде элеккеге Президент, Лев Мирович!..
Овруцкий үзе мәсьәләне кабыргасы белән китереп куйды:
– Турысын әйтик, Минтимер Шәрипович, – диде ул. – Бу бит сез чишәргә
тиешле мәсьәлә иде. Сез бу мәсьәләне үзеннән-үзе хәл ителер дип уйладыгыз, бәлки, сез иллюзиягә бирелгән булгансыздыр?
– Мин алгарышның башланганын һәм аның дәвам итүен күрдем, – диде Шәймиев.
– Әйе, беренче елларда алгарыш булды, һәм сез аны шулай үзеннән-үзе дәвам итәр дип уйладыгыз.
Минтимер Шәймиев беравык сүзсез торды һәм:
– Мин алгарыш үзеннән-үзе дәвам итәр, дип уйламый идем, – диде. – Татар телен өйрәтү өлкәсендә аерым механизмнар, үзгә ысуллар кирәк. Кабатлап әйтәм: алар табылачак, һәм ватандашлар татар телен беләчәк. Менә сез бая гына «ул хәрәкәтне күрмим, сизмим» дидегез... Ә чынлыкта, фикер алышу мәйданында, идеяләр ташлау, бәхәсләр мәсьәләсендә Интернетта бу процесс шактый кыза бара. Нигездә, ул бәхәсләр татар телендә бара. Минемчә, бу – табигый хәл. Кызганыч, электрон ресурсларда татарча фикер алышуларны һәм галимнәребезнең, социологларыбызның, тарихчыларыбызның, яшьләребезнең бу тема буенча күтәргән тәкъдимнәрен сез укый алмыйсыз... Ни өчен? Чөнки сез дәүләт теле булган татар телен белмисез... Бик күп халыклар бер дәүләттә яшәгәндә, реаль милли сәясәт һәрвакыт актуаль була килде. Беләсезме, дәүләтнең бердәмлеге өчен иң куркынычы нәрсә? Әнә шул факторны бәяләп бетермәү. Реаль милли сәясәт!
Россия җитәкчеләренең, сәясәтчеләренең Илбашыбыз Минтимер Шәймиевкә булган теләктәшлеге, Татарстан халыкларының да аны хөрмәтләве, тагын бер срокка Илбашы булып калуын теләүләренә карамастан, ни өчен Минтимер Шәрип улы үз теләге белән хакимлектән баш тартты? Бу гамәлнең төп сәбәбе, сере нидә икән?
Моны ул бары үзе генә беләдер. Бүтәннәргә юрарга гына кала.
Россияне тигез хокуклы, чын федератив дәүләт итеп корабыз, дип күпме көрәшеп тә, өмет-ышанычның акланмавы этәрдеме аны бу адымга? Әллә, чыннан да, Шәймиевнең олыгаеп баруы, арыганлыгы сәбәпче булдымы? Әллә ул картлык көнен, чыннан да, гаиләсенең җылы учагы янында каршыларга җыендымы?
Юк шул. Шәймиев учак янына елышмады. Ул дәүләт белән идарә итүне үзенең шәкерте Рөстәм Миңнехановка тапшырып, яңа вазифага – Дәүләт Киңәшчесе вазифасына кереште.
Татарстан Президенты кәнәфиен калдырып китү мәсьәләсе хәл ителгәндә, Дмитрий Медведев киңәше белән, Владислав Сурков Шәймиевкә Мәскәүдә яхшы эш урыны тәкъдим итте. Ләкин Минтимер Шәрип улы, Сурковка тәкъдиме өчен рәхмәт әйтеп, аннан катгыян баш тартты. Шәймиевне заманында СССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры урынбасары итеп тә, тагын әллә кемнәр сыйфатында да Мәскәүгә чакырып карадылар, әмма ул гел баш тарта килде.
Шуннан соң Сурков, югары җитәкчелекнең кушуына күрә, тагын тәкъдим кертте:
– Алайса, сезнең өчен махсус урын – Дәүләт Секретаре вазифасы! – диде.
– Бу вазифаның атамасы артык купшы, артык кычкырып тора, аннан соң Дәүләт Секретареның кеше күзенә күренми торган мәшәкатьләре дә бик күп... – диде Шәймиев.
Килештеләр: бу яңа вазифаның атамасы – Дәүләт Киңәшчесе булды.
Юк, ялга китмәде Минтимер Шәймиев, үзенә тагын эш тапты: бу гамәл дә аның яраткан шөгыленә, бөтен татар халкының, Татарстан халкының горурлыгына әйләнде. Ул, җиң сызганып, республикабызның йөзек кашына әйләнәчәк тарихи һәйкәлләрне торгызу эшенә кереште.
Аның җитәкчелегендә тарих, сәнгать, архитектура өлкәсендәге эзләнүләр һәм ул эзләнүләрнең нәтиҗәсе, Болгар, анда төзелгән Ак мәчет, Казандагы Кол Шәриф мәчете, Зөя каласы мәңгегә калачак.
Шулай ук бөтендөнья татарларының беренче корылтаен, Казанның 1000 еллыгын үткәрү дә халкыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылды.

 

Нәрсә булды, Минтимер?
Журналист Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» дигән китабыннан
О в р у ц к и й . Ещё две, с Вашего позволения, избирательные загадки – особенно, когда их ставишь рядом. Голосование за Ельцина в первом туре президентских выборов 1996 года и голосование за Путина в 2001-м. Получилось следующее. Ельцин говорит: берите столько суверенитета, сколько сумеете 
проглотить. Он подписывает с вами Договор-94. Все в восторге, и Ельцин на гребне популярности. Но в 96-м Татарстан в первом туре голосует примерно одинаково и за Ельцина и за Зюганова. С другой стороны, Путин в 2001-м заявляет, что он против республиканских суверенитетов, он обещает вернуть всех в правовое поле России, но Татарстан огромным большинством голосует за Путина. Парадокс?
Ш а й м и е в . Я и сам удивился в 96-м году. Как Президент Татарстана, я недооценил эти выборы. Считал, что у нас Ельцин «на ура» пройдёт, победит уверенно. Даже не сомневался, а на следующий день Ельцин мне позвонил: «Минтимер, что случилось?» – он всегда так ко мне обращался. Я не ожидал. Чувствовалось, что он был поражён: неужели даже Шаймиев не поддержал? Мне тяжело было объясняться, но я сказал честно, Ельцин любил прямые ответы. «Борис Николаевич, я могу объяснить только одно – мы недооценили, были уверены, что у нас в Татарстане вообще не будет проблем, мы же знаем, что вы для нас сделали».
О в р у ц к и й . И неблагодарность какая-то получилась. И это не в Вашем стиле.
Ш а й м и е в . Как угодно называйте. Было стыдно. Что бы он ни сказал, я бы воспринял. Конечно, мы сделали выводы, во втором туре раскрутились.
О в р у ц к и й . И надавили прилично. Колоссальный был разрыв между первым и вторым турами. Я смотрел по районам. Татарская деревня в первом туре проголосовала за Зюганова. А во втором туре она вдруг проголосовала за Ельцина. И, конечно, все понимали, что это были первые нечестные выборы России. В 93-м были честные выборы, в 95-м были честные выборы в Думу, в 96-м – и в этом упрёк демократам – нечестные. Хотя у Карла Ясперса я встретил прекрасную спорную мысль: иногда надо жертвовать процедурами демократии – во имя самой демократии.
Ш а й м и е в . Вопрос судьбоносный решался. Или возвращаемся опять в коммунистический строй, или вперёд... У нас, наверное, был такой психологический момент. Договор был уже заключён, все в этом плане успокоились, а на первый план вышли экономические проблемы... Коммунисты говорили: вас ограбили, зарплаты не платят и так далее. Этот популизм имел успех в 96-м. Это было моим упущением. Шаймиев недооценил, так будем говорить. Мы были слишком уверены.
О в р у ц к и й . Ошибка Президента.
Ш а й м и е в . Да. Потом опомнились, и всё встало на место.
О в р у ц к и й . Поработали – две недели было до второго тура.
Ш а й м и е в . Поработали. И многие главы были удивлены, что не было грубого нажима с моей стороны.
Овруцкий. А теперь пережали, надо бы немножко обратный ход дать. Ш а й м и е в . Теперь урны прозрачные, камеры наблюдения – голосуйте,
товарищ Овруцкий.
О в р у ц к и й . Я думаю, всё равно чиновники придумают что-нибудь.

 

Хәмер мәсьәләсе
Минтимер Шәймиевнең өскә күтәрелә баруы коммунистик режимның гөрләгән чагына, совет властеның иң куәтле дәверенә туры килде. Колхоз- совхозлар гөрли, нефть миллиардлап кына суыртыла, заводлар корыла, анда-санда бөек төзелешләр барлыкка килә. Социалистик илләр белән дуслык шәп. Ләкин иң гаҗәбе шунда ки: шушы шау-шулы уңышлардан баш әйләнгән чагында, эчкечелек арта барды илдә. Бер генә бәйрәм дә, бер генә рәсми җыен да хәмерсез узмый торган иде. Дипломыңны ю, яңа костюм алгансың икән – аны ю, футбол-хоккей командаң җиңгән икән – аны бәйрәм ит. Балаң туган икән – атналар буе аның тәпиен ю. Кайгысын да, шатлыгын да хәмергә салып чайкый иде халык.
Ни гаҗәп, соңгы елларда эчкечелек күзгә күренеп кими башлады, шөкер. Бигрәк тә яшьләр эчми. Сабан туйларында да сугыштан соңгы чордагы кебек егылып эчүче, сугышучы юк.
Обкомнар вакытында партия җитәкчелегендә эчми кара! Бөтен кеше аракы чөмергәндә син генә эчми утырасың икән, димәк, син чирле яки әләкче.
Минтимер Шәймиевнең Минзәләдә «Сельхозтехника» директоры булып эшләгән чагы иде. Ул чагында Түбән Кама ГЭСы белән Түбән Кама Нефтехимы корыла башлаган вакыт. Бөтенсоюз төзелешләренең чәчәк аткан чоры! Ә машиналарга, тракторларга запас частьлар «Сельхозтехника» аша уза. Минтимер Шәймиев – төбәкара куәтле «Сельхозтехника»ның япь-яшь яңа директоры, бөтен запас частьлар – аның кулында. Шул ук вакытта яшь директор да кайбер нәрсәләргә кытлык кичерә: йә торбалар, йә металл әйберләр җитешми. Сөйләшә-килешә башлыйсың, ахырда эш барыбер шешәгә килеп төртелә. Шулай кирәктер, күрәсең, дип, Минтимер дә башкалар салган сукмактан барырга мәҗбүр иде. Шөкер, ул үз вакытында аңлады: бу – аның юлы түгел. Эчәргә кыстаган саен, яшь җитәкче хәйләли башлады. Шуннан соң аны мәҗлесләрдә кыстамый башладылар: янәсе, аның фәлән җире авырта, аңа эчәргә ярамый. Юк, ул үзе тимер кебек нык, әмма хәмердән башкача котылыр чара юк иде. Бу афәттән котылыр өчен, ул «чирләшкә» булырга да риза иде. Гөнаһсыз ялган – шулдыр инде ул!
Обкомга эшкә күчкәч тә, Министрлар Советында эшләгәндә дә, барысы да белә иде: Шәймиевне кыстарга ярамый. Бетте-китте! Үзеңне ничек куясың бит?!
Аның нәселендә хәмер эчкән кеше булмады.
Ил өстенә килгән сәрхушлек афәтеннән Минтимер әнә шулай котылып калды. Ә ул афәт күпме булдыклы кешеләрне үзе белән алып китте.
Минтимер, егерме биш яшендә директор булып алгач, Минзәлә «Сельхозтехника»сында 1962 елда ук «коры закон» кертте. Һәм аның нәтиҗәсе дә күзгә күренде. Эшче-белгечләрнең хатыннары, рәхмәт әйтергә дип, директор янына агыла башлады. Иң мөһиме: эчкече ирләр хатыннарына да, бу «коры закон»ны чыгарган җитәкчегә дә үпкәләмәде. Димәк, ирләр үзләре дә хәмердән ничек итеп котылырга белми йөргән, кемдер килеп аларны айнытыр дип көтеп яткан.
Ягулык аппаратын, гидронасос, электр җиһазларын көйләү буенча осталар сирәк була, «Сельхозтехника»да да аларны санау өчен өч бармак җитә. Бөтен төбәгенә – шул өч-дүрт мастер. Уникаль белгечлек. Аларны анда чакыралар, монда чакыралар, машина төзәттерергә чират торалар. Абруй бар, үзләрен әллә кемгә куючылар да юк түгел, аларга еш кына ялынырга, мәгәрич куярга кирәк була торган иде. Кайберләре атналар буе эчеп ята, әмма эштән дә куып булмый, чөнки куллары алтын. Аларны эштән кусаң, ике кулсыз каласың. Димәк, син дә сәрхушлекне яклаучы булып чыгасың! Сәрхушлекне якларга түгел, якаларга кирәк! Ә ничек якаларга? Шәймиев ысулы белән!

Андый осталар үзенә күрә өстенлекле катлау иде инде.
Минтимер эчкечеләрне эштән чыгармады, артык кырыс ысуллар да кулланмады, әмма коллектив сафланды, эштә тәртип урнашты. Хатыннар да, балалар да бәхетле иде.

 

Җимерелү
Моннан егерме биш-утыз еллар элек Советлар Союзының таркалачагы, коммунистик режимның җимереләчәге турында сүз әйткән кешене шундук зинданга ябып куярлар яки юләрләр йортына олактырырлар иде.
Коммунизмга ихлас ышанган кеше өчен бу җимерелеш – фаҗига. Гомерең буе парторг, райком секретаре, обком секретаре, комиссар булып, ертыла- ертыла кычкырып, утны-суларны кичеп, коммунизм идеясе өчен кан коеп, гөнаһсыз җаннарны кыеп та, бер сәгать эчендә синең хыялың, киләчәккә өметең юкка чыксын әле! Моннан да олы бәхетсезлекнең булуы мөмкинме?
Карьера өчен генә коммунист булып, коммунизм идеяләренә ышанмыйча гына партиягә кереп өскә үрләгәннәрнең бу җимерелешкә әллә ни исе китмәде бугай. Алар партбилетларын тиз генә сандык төбенә яшереп, тагын да шул төшемле урыннарга кереп оялады.
Үзгәртеп кору (халык арасында бу гамәлне «үзгәртеп кыру» дип тә атыйлар) үзе дә өстән башланды бит. Барысы да хакимият кулында иде: реформалар ясаргамы, әллә юкмы?
Карагыз сез, Кытай ничек үсә! Озакламый бу дәүләтнең нинди иҗтимагый корылышта икәнен дә аера алмабыз, шәт. Кичәге капиталистик илләрне инде «капиталистик» дип атап та булмый. Бөтен дөнья үзгәрештә. Без «капиталистик» дип атаган илләрнең иҗтимагый төзелеше отыры «социалистик»ка охшый бара.
Яңартылган Союзны саклап калып була иде әле. Ләкин без ул форсатны кулдан ычкындырдык, бәс, алга таба вакыйгалар ничек алмашыныр иде икән, әйтүе кыен. Шулай килеп чыкты ки: СССРның җимерелүе социализмның һәлак булуына китерде.
Ул вакытта (1991 елда) СССР Конституциясенә үзгәрешләр кертелгән иде. СССР халык депутатлары корылтае Минтимер Шәймиевнең тәкъдимен кабул итте. СССР Президенты катнашында Яңа Огарёвода яңа Союз килешүенең текстын әзерләү өчен көн-төн тырыштылар, һәм Шартнамә нигездә расланды. Бөтен союздашлар да бу текстны яклап кул куйды, бары тик Украина гына имза салмады. Кравчук әйтте:
– Минем бу документка кул куярга вәкаләтем юк. Көз көне парламент эшли башлагач хәл итәрбез! – диде.
Минтимер Шәймиев яңа Союз килешүенә имза салды, ләкин бер шарт белән.
Килешү нигезендә, әгәр союздаш республика составында автономия бар икән, иң башта аңа союздаш республика җитәкчесе кул куя, аннары гына, вертикаль буенча, автономияләр кул куя булып чыга иде. Шәймиев, Татарстан моның белән риза түгел, Татарстан ул вертикальдә торырга теләми, дип игълан итте. Татарстан союздашлар белән тигез хокукта горизонталь кул куярга тиеш. Украина кебек үк, Татарстан да парафлауга әзер түгел иде.
Шәймиев ул вакыттагы Россия Федерациясе Югары Советы Рәисе Ельцин белән очрашырга тиеш, һәм алар ике якны да канәгатьләндерерлек уртак бер фикергә килергә бурычлы иде.
Аннан алда Минтимер Шәрипович Михаил Сергеевич Горбачёв белән киңәшеп алды.
– 20 августта Татарстан Союз килешүенә кул куячакмы? – дип сорады Горбачёв.
– Шартыбыз бар, Михаил Сергеевич! – диде Шәймиев. – Әгәр дә Татарстанга горизонталь буенча кул куярга рөхсәт булса, кул куярбыз.
– Татарстан белән Украина мәсьәләсе һаман кала бирә, – диде Президент.
Ләкин 20 августта гына имза салырга димәгән бит. Соңыннан да кул куеп була лабаса.
Шәймиев 19 августта Ельцин белән очрашырга тиеш иде.
Союздашлар белән автономиялеләрнең җитәкчеләре, Килешүгә кул куярга дип, барысы да Мәскәүгә җыелды. 20се көнне кул куелырга тиеш иде.
Нәкъ шуның алдыннан, 19 августта ГКЧП дип аталган фетнә башланды.

 

Шаукым
Имеш, бу фетнәчеләр – коммунистик режимны торгызырга алынган төркем, дигән хәбәр тараттылар.
Куркыныч хәбәрләр Казанга да килеп җитте. Татар тарихына кагылган китапларны, тарихи романнарны, корректуралары әзер булуга карамастан, бастырудан туктатып, авторларына кайтарып, яшереп куярга куштылар. Имеш, цензура тагын кире кайта, диделәр. Әдәбият цензурасының җитәкчесе итеп, имеш, Мансур Хәсәновны куйганнар. Имеш, тиздән кулга алулар да башланачак икән.
Фетнә оештырган комитетның гомере 18 августтан 21 августкача гына булды. Өч көнлек гомерендә дә ГКЧП бөтен Советлар Союзын куркытып өлгерде.
Шуннан соң ил буйлап ГКЧПда катнашканнарны кулга алу, аларга теләктәшлек белдергәннәрне эзәрлекләү башланды. Бигрәк тә Татарстан Президенты Шәймиев өстендә кара болытлар куера барды. Имеш, безнең Илбашы да шушы фетнә яклы булган, дип коткы тараттылар.
Мәйданга җыелып, көннәр, атналар буе «Шәймиев! Шәймиев!» дип, Илбашыбызны алкышлаган, яклаган меңләгән халык, шушы коткыга ышанып: «Долой Шаймиева!» – дип кычкыра башлады. Бу – шовинистлар һәм Татарстанның мөстәкыйльлегенә каршылар тегермәненә су кою иде, билгеле. Әлеге «долой»га хәтта татар милләтчеләре дә кушылды.
Бу бик шомлы, шаукымлы вазгыять иде. Бер-берсенең бугазына ябышырга торган ике көчнең берләшүе гарасатка китерергә дә мөмкин иде.

 

Альфа
Ельцин тагын ашыгыч киңәшмә җыйды. Һәм «Альфа» командиры Головановка үзенең «бөркетләрен» җыярга кушты. Киңәшмәдә Россия Президентының яраннары – РСФСР Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов, Сергей Шахрай һәм Сергей Филатов утыра иде.
– Почему я вас срочно собрал? Потому что дело срочное и безотлагательное! Сегодня утром в Казани начнётся сессия народных депутатов Татарстана. Пора покончить парадом суверенитетов! Шаймиев который раз нас подвёл? Этот Чингиз-хан – участник ГКЧП, преступного террористического заговора, 
который намеревался совершить государственный переворот и взять власть в свои руки! Никто не должен избежать строгого наказания! Трое из этих преступников покончили собой, остальные җдут суда, соучастники, пособники тоже будут строго-настрого наказаны! Твои орлы готовы, Василий Михайлович?
– Так точно, Борис Николаевич! – дип кычкырды Голованов. – Жду ваших мнений, господа присяжные!
Хасбулатов тамак кырды.
– Говори, Руслан Имранович! – диде Ельцин.
– Привезти Шаймиева, как Пугачёва, в железной клетке! Давно пора с этим Пугачёвым поговорить тет-а-тет!
Калганнар шаулашып алды.
– Борис Николаевич! – диде Президент администрациясе башлыгы Сергей Филатов. – Ашыкмаска иде. Как бы не наломать дров. Да, Шаймиев вёл себя неоднозначно... Надо без «Альфы» поехать в Казань... чего гусей дразнить... надо поглядеть, что там творится...
Киңәшә торгач, уртак тел таптылар: Сергей Шахрай белән Сергей Филатовны Казанга юлларга! Карасыннар, баксыннар. Әгәр дә кирәк булса, Шахрай белән Филатов шундук «Альфа»га хәбәр бирә. «Альфа» аэропортта хәбәр көтеп утыра, хәбәр килүгә, шундук Казанга оча да, Шәймиевне кулга алып, Мәскәүгә кайта...
Шахрай белән Филатов Казанга очты.
Мәскәүдәге киңәшмәдә ниләр булганы, чакырылмаган кунакларның Татарстанга киләсе Казанга да хәбәр ителгән иде.
Табигый ки, Шәймиевнең үзенә дә бу турыда хәбәр килеп ирешкән иде.
Хәлнең бик тә мөшкел икәнен Минтимер яхшы аңлый иде. Ләкин ул сабырлыгын җуймый, чәбәләнми. Ә эчендә ут яна. Үзе өчен курыкмый ул. Ә менә Татарстан өчен нык борчыла. Эшләнгән күпме эш әрәмгә китәчәк.
Мәйдандагы халык та чакырылмаган кунакларның сәгать уникедә Казан аэропортына килеп кунаклаячагын белә иде.
– Минтимер Шәймиевне кулга алырга киләчәкләр! Хасбулатовның хыялы тормышка ашты! Президентны читлеккә ябып алып китәчәкләр! – дигән сүз бөтен мәйданга таралды.
Мәйданга утыз меңләп халык җыелган. Мәйдан тирәли БТРлар, эт җитәкләгән ОМОНчылар, милиционерлар шыплап тутырылган. Яңа хәбәрне ишеткәч, халык аптырап калды. «Демократ» шовинистлар гына аптырамады: алар икеләтә куәт белән «Долой Шаймиева!» дип кычкыра һәм, әйтергә кирәк, татарларның да яртысы «демократлар» белән бергә «долой» кычкыра, яртысы дәшми. Мәйдан Шәймиевкә каршы котыртылган иде. Эш бик тә хәтәр төс алды.
Шәймиевне алып китсәләр, аның урынына вице-президент калачак, ә бу Мәскәүгә бик тә кулай булыр иде. Президентсыз калгач, Татарстанны Россиянең бер губернасы итеп кенә калдырачаклар. Икесе дә Мәскәүгә кулай. Ә Татарстанга – фаҗига! Ләкин мәйдандагы татарлар моны әлегә аңламый иде.
Шәймиевнең кыен вакытлары күп булды: Казанга танклар, гаскәр кертү ихтималы барлыкка килгәч, аның җаны өшеде. Йөзе агарды, учларына, бөтен тәненә салкын тир бәреп чыкты. Монысы тагын да шөбһәлерәк иде.
Шулай итеп, яңартылган куәтле илне саклап калыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә харап булды. Әгәр саклап кала алсак, ялгышлар да азрак булыр, халык та азрак җәфа күрер иде. Союзның таркалуы аркасында, БДБ дәүләтләре икътисади кыенлыкта калды, элемтәләр өзелде. Без тарихи форсатны кабат кулдан ычкындырдык.
Кыскасы, фетнәчеләр, Союзны саклап калырга теләп, аны җимерде генә. «Ура» кычкырып башладылар, «каравыл» кычкырып харап булдылар. Путчистларның эше барып чыкмагач, Ельцинга хакимиятне үз кулына
алудан башка чара калмаган иде.
Фетнә вакытында Ельцин үз яраннары белән җәйлек йортында ябылуда,
һәм ул Шәймиев белән күрешә дә алмый иде. Автономиялеләр СССР Югары Советы Рәисе Лукьянов белән очрашырга булды. Ул чагында Мәскәү урамнарында танклар йөри иде инде.
– Урамда нинди танклар ул? – дип сорады автономиялеләр.
Лукьянов үзе дә белми иде, дөресрәге, соңрак мәгълүм булганча, ул белмәмешкә салышкан икән.
Шулчак Минтимер Шәймиев әйтте:
– СССР Югары Советын җыярга кирәк! – диде, автономиялеләр аның белән килеште.
Бу карарны ишеткәч, Лукьянов премьер-министр Валентин Павловка шылтыратырга булды. Ләкин телефоннары эшләмәдеме, башка бер мәгълүм булмаган сәбәпләр килеп чыктымы, Лукьянов, канәгатьсез чырай белән, телефонны урынына куйды. Берни дә барып чыкмагач, автономиялеләр үзара киңәште дә:
– Янаев янына йөгерергә кирәк! – диде.
Алар баш гэкачепист Янаев белән очрашты. Ул әйтте:
– Михаил Сергеевич авырып тора, димәк, мин, вице-президент буларак,
Конституциядә каралганча, ил белән идарә итүне үз кулыма алырга тиеш!
– Алайса, – диде Шәймиев, – Горбачёв авыргач, аның авыруы турында
мәгълүмат булырга тиеш.
– Хөкүмәт каршындагы медкомиссия Горбачёвның сәламәтлеге турында
рәсми нәтиҗә чыгарырга тиеш, – диде Коми Республикасы җитәкчесе Юрий Спиридонов.
Бу сорауга җавап икеле-микеле генә иде. Алга таба Дәүләт комитетының күрсәтмәләрен көтәргә куштылар.
Эш болайрак тора. Әгәр дә ГКЧПның халыкка мөрәҗәгатен укып карасагыз, анда барысы да конструктив рәвештә тәфсилләп аңлатылган. Мөрәҗәгатьтә демократиягә каршы, шәхес хокукларын чикләү турында бер генә сүз дә юк. Шушы этапта бөтен гамәлләрне гадәттән тыш хәл кысаларында башкарырга, дигән сүз бу. Монда «теләктәшлек» дигән сүз урынлы түгелдер, бәлки.
Татарстанның хәле киеренке вә шөбһәле иде. Төбәкләрдә гадәттән тыш комиссия төзергә, дип телеграмма килгәч, Татарстан алар кушканны үтәмәде. Гәрчә безнең премьер-министр Мөхәммәт Сабиров ашыгыч рәвештә гадәттән тыш комиссия төзү ягында иде. Минтимер Шәрипович шул чакта әйтте:
– Комиссия төзүнең кирәген күрмим! – диде. – Хәзергә барысы да тыныч. Урамнарда болганыш күренми. Массакүләм мәгълүмат чараларын кыскартмадык. Хокук саклау органнары һәм башка структуралар белән тиешле эшләрне башкардык.
Бу вазгыятьтә иң мөһиме – сабырлыкны, тынычлыкны сакларга кирәк иде.
Әлеге вакыйгага караш та гел бертөрле генә түгел иде, әлбәттә. Фикерләр соңрак, көн азагында гына формалаша башлады. Ә безгә бер якка да катнашмаска кирәк иде. Сабырлык! Саклык кирәк! Шулай гамәл кылу яхшырак, дип уйлады Минтимер Шәймиев.

Ельцин, демократик хәрәкәтнең байрагын йөртүче буларак, халыкка ошый иде. Менә ни өчен, илдә демократия шытымнары күренүгә, Татарстан иң беренче булып мөстәкыйльлек таләп итә башлады. Халык үзе күтәрелде көрәшкә. Башка республикаларга караганда, татарлар иртәрәк уянды. 1917 елгы революциядән соң өч тапкыр бер үк мәсьәлә күтәрелә: Татарстан белән Башкортстаннан союздаш республикалар ясаргамы, әллә алар автономияле генә булып калырга тиешме? Менә шул сәбәпле, Татарстан Союз килешүенә өметләнә иде. Ельцин, һичшиксез, Татарстанның Россия Федерациясендә калуы ягында тора, ә монда Татарстан тулы мөстәкыйльлек таләп итә. Бу ансат кына чишелешле мәсьәлә түгел иде.
Горбачёвның гайрәтле Ельцинга ниндидер күләмдә каршы чыгарга тырышуының үз сәбәпләре булгандыр. Ул, әлбәттә, автономияләр уенын оста башкарды, Татарстанның аерым бер статуска ия булачагын инкяр итмәде. Ул чакта Татарстанның тулы мөстәкыйльлеге турында сүз юк иде әле. Барысы да яңартылган Союзны сакларга ыргылды, ә Татарстан, Союз килешүен тәртипкә китергән вакытта ук, башка автономияләргә караганда, мөстәкыйльлекне киңрәк алып калырга тырышты. Горбачёв Татарстанның теләгенә каршы килмәде.
Шаккаткыч вакыйга иде ул, шундый бөек куәтле илнең таркалуын беркем дә күз алдына китерә алмый иде. Бу эш путчтан соң үзеннән-үзе килеп чыкты. Ельцин яңа Союз составында Россиянең тулырак мөстәкыйльлеген тели иде. Асылда, Союз килешүе чып-чын федераль килешү иде. Ә кайберәүләр, бу конфедератив килешү иде, ди. Юк, әлбәттә, ул алай түгел иде.
Армия, КГБ, разведка, Эчке эшләр министрлыгы, бердәм көч буларак, үзәктән идарә ителергә тиеш. Союз таркалганнан соң да әле, Татарстан җитәкчелеге килешү тәртипләре турында Ельцин белән күп тапкырлар очрашты. Бу сөйләшүләр путчка чаклы ук башланган иде инде. Исегездәме, «мөстәкыйльлекне теләгәнегезчә алыгыз» дигән иде ул. Аның батырлыгы җитте, путчтан соң да, Татарстан җитәкчелеген путчка теләктәшлек белдерүдә гаепләгән чакта да, ул килешү турында онытмады. Бу – әле безнең тарих тарафыннан бәһаләнмәгән чынбарлык.
Ни сәбәпле путч килеп чыкты соң? Союз килешүен төзү бер-ике көн дәвамында гына түгел, айлар буе эшләнде ләбаса. Язов та, Лукьянов та, Крючков та ни кылынганын, нинди документ әзерләнгәнен – барысын да күреп торды бит. Алар Федерация Советында әйтте, Союз зәгыйфьләнә, диде. Рыжков та, Крючков та Михаил Сергеевичка күп тапкырлар ирештерде: процесс идарәгә буйсынмаячак, диде. Власть тирәсендәге кешеләр унитар фикерләүче шәхесләр иде. Аларны да аңлап була. Кинәт кенә шундый хөрлек килде: ирекле рәвештә берләшкән зур федераль дәүләт корыла башлады. Ләкин бу фикерләүнең путчка әвереләсен Горбачёв күз алдына китермәгәндер. Путчистлар Союзны иске хәлендә саклап калырга маташты. Путч барып чыкмады, һәм Союз таркалды.
Путч җиңгән очракта да, үзгәрешләр аз булыр иде. Бәлки, яңа Килешүнең әзер тексты үзгәртелер, һәрхәлдә, ул чорда илдәге мөнәсәбәтләр барыбер яңартылган булыр иде, чөнки җәмгыять яңалык, үзгәреш көтә иде. Бу – Горбачёв башлаган ачык мөнәсәбәтләр заманы иде.
Минтимер Шәймиев Россия турында, Татарстан һәм башка милли җөмһүриятләр хакында һәрчак уйлана килде. Аның фикере утырган, урнашкан, ул фикерне какшатып булмый. Россия демократик юл белән барганда да, бер куркыныч яный – ул аның унитаризм юлына салулап китү ихтималы. Россиядә яшәгән халыклар структурасы, аның тарихы, аның күпмилләтлелеге – уникаль күренеш. Россиядә яшәүче һәр халыкның үз тавышы, үз тарихы булырга тиеш. Демократия үсеш кичергәндә, бу халыкларның тавышы ныграк ишетеләчәк. Бәлки, ул тавышлар ниндидер канәгатьсезлек рәвешендә, милли шартлардан ризалашмау шәкелендә дә булырга мөмкин. Шуңа күрә үз-үзеңне алдарга кирәкми, түземлек, сабырлык белән хакыйкый федерализмга әзерләнергә кирәк. Әйе, бу – унитар дәүләтне саклап калуга караганда, шактый катлаулы гамәл. Ләкин, ахыр чиктә, Россиянең, цивилизациягә барганда, бүтән сайлар юлы юк.

 

Салым
Россия Федерациясенең салым турындагы кануннарында, Россия составына кергән республикаларның салым салырга хокукы юк, диелгән. Минтимер Шәймиев Татарстандагы тузган торакларны бетерер өчен салым кертте. Татарстанда керем күләменнән бер процент салым ала башладылар. Россия кануннары буенча, бу гамәл Минтимер Шәймиев тарафыннан кылынган җинаять булып санала. Федеральлекне ихлас яклаучы Илбашыбыз, аңлы рәвештә, федераль кануннарны боза түгелме? Шәймиевнең төрле якны тәфсилләп тикшергәч кенә гамәл кылуы яхшы мәгълүм, әмма бу очракта ничек итеп ул канун бозды икән? Гаҗәп. Шул турыда сүз чыкса, Шәймиев болай җавап кайтара:
– Мин һәрвакыт әйтә килдем: бу эшем өчен мин суд эскәмиясендә утырырга да әзер!
Татарстан Президентының гаепләнүче сыйфатында суд залында утыруын күз алдына китерү кыен, әлбәттә. Ләкин ул судтан курыкмый иде. Әгәр дә хокук кагыйдәләреннән чыгып кына эш йөртсәң, билгеле, бу гамәл канун бозу булып тора. Ә инде әхлак кагыйдәләре һәм халык мәнфәгатьләреннән чыгып гамәл кылганда, Шәймиевнең әлеге фәгалиятен аңлап та, аңлатып та була. Димәк ки, республиканың һәм анда яшәүче халыкның мәнфәгате Шәймиев өчен кимчелекле федераль кануннардан өстен тора! Татарстан Президенты мәсьәләнең әхлакый ягын шулай хәл итте. Ә сәяси яктан бакканда ничек? Татарстан кебек субъектлар бездә дистәләгән. Әгәр дә һәр республика шулай эш кыла башласа? Сәяси яктан бу гамәл бик күп аңлаешсыз хәлләр тууга сәбәпче булыр иде. Кануннарны бозмас өчен, ни дә булса уйлап чыгарырга кирәктер ләбаса? Әйтик, закон начар икән – судка бар, бу законның халык мәнфәгатьләренә каршы килүен исбат ит! Ә кем белән судлашырга соң? Федераль үзәк беләнме? Әгәр Минтимер Шәймиев федераль канунны бозган икән, аны хөкемдарлар үзләре судка куярга тиеш булып чыга.
Бик яхшы принцип бар, ул – Россия Конституциясендә язылган тулы вәкаләтләрне чикләү принцибы. Бар Федерациянең махсус-аерым вәкаләтләре, бар уртак вәкаләтләр, менә шунда без киңәшергә һәм уртак-килешенгән законнарны кулланырга тиеш. Бар субъектларның махсус-аерым вәкаләтләре, монда инде мәсьәләне без генә хәл итә алабыз, безнең бу гамәлебезгә беркемнең дә килеп катнашырга хакы юк.
Татарстан бюджеты ул – республиканың тулы вәкаләте. Ә Россия Федерациясенең Салым кодексында язылган: субъектлар салым җыярга 
хокуксыз, диелгән. Ничек инде ул алай булырга тиеш?! Бу – мантыйкка сыймый торган канун. Бюджетны Татарстан хәл итә, ә керем акчасының язмышын Татарстан хәл кыла алмый. Вәкаләтләрне чикләү принцибы белән бу берничек тә яраша алмый. Конституцияне ачып карагыз, кайда, кайсы урында шулай язылган?
Бәлки, Татарстан предприятиеләренең керем күләменнән бер процент алып, республика башка кешеләрне кыен хәлгә куйгандыр? Элек җимерек торакларны бетерер өчен тотыла иде акча, хәзер социаль ипотекага китә.
Безгә килгән инвестор безнең эш шартларын кабул итә – бернинди проблема юк. Җир бүлеп бирүне дә, коммуникацияләр мәсьәләләрен дә Татарстан хәл итә. Соңыннан 50 процент торак аның хезмәткәрләренә бирелә. Бизнеста бу аңлашыла, анда ахмаклар утырмый: аның хезмәткәре җимерек йортта түгел, уңайлы фатирда яшәсә, ул яхшырак эшли. Моннан да акыллырак эшнең булуы мөмкин түгел!
Шуңа күрә Татарстан Президенты шушы эшне башларга җөрьәт итте дә. Ләкин Мәскәү бу эшне канунлаштырмады, керем күләменнән бер процент акча алырга башка субъектларга рөхсәт итмәде.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне (үзенең үтенече буенча) Россия Президенты Владимир Путин Барвихадагы җәйлек эш урынында кабул итте. Очрашу вакытында Шәймиев ничек итеп җимерек торакларны бетерү эшен башлаганы турында да сүз кузгалтты:
– Владимир Владимирович, без бер генә ел эшләдек, бик күп гаиләләрне яхшы торак белән тәэмин итәргә өлгердек, – диде. – Кешеләр туры мәгънәсендә тормышның иң төбендә яши иде бит, ниһаять, алар подваллардан чыкты.
Путин кунагын игътибар белән тыңлап бетерде дә әйтте:
– Хәзер монда Фрадков килеп җитәр, – диде. Фрадков ул вакытта премьер- министр булып эшли иде. – Без аның белән бергә бу мәсьәлә турында тагын сөйләшеп алырбыз.
Фрадков килгәч, Минтимер Шәймиев барысын да тәфсилләп кабат сөйләп чыкты.
Путин белән Фрадков икесе беравыздан:
– Шәп бит бу! – диеште.
– Михаил Ефимович! – диде Путин. – Уйлап карагыз, бу эш безгә күпмегә
төшәр икән? Бәлки, безгә Татарстан юлы белән китәргәдер? Ә?
Минтимер Шәриповичны гаҗәпләндергәне шул булды: Путин аның
федераль законны бозуы турында ләм-мим бер сүз дә әйтмәде.
Әгәр дә Татарстан дотацион республика булса, ихтимал, эшләр мөшкелләнер
иде, ярый әле Татарстан читтән мал алмый, үзе мал бирә.
Ни өчен Минтимер Шәймиев җае чыккан саен:
– Законны бозганым өчен, мине судка куйсыннар! Ләкин ул суд ачык
булырга тиеш! – ди.
Суд булмаячагын белеп әйтә ул. Әгәр дә Татарстан Президентын суд
эскәмиясенә утыртсалар, халык ни әйтер? Менә Шәймиев картларны яхшы фатирларга күчереп утыртты – шуның өчен ул хөкемгә тартылды, ә губернаторлар безне юеш подвалларда черетә, алар законны бозмаган, алар иректә йөри, дип әйтер иде.
Һичшиксез, бу игелекле гамәл Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге хөкүмәтнең сәяси ихтыярыннан килә иде.

Фәрит Хәбибуллин
Фәрит Хәбибуллин (1941-2006) – үзе оештырган Татар яшь тамашачы театры директоры һәм режиссёры. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Хәзер бу театр, дәүләт театры буларак, Габдулла Кариев исемен йөртә.
– Бар иде шундый бер кеше – Фәрит Хәбибуллин, – дип искә ала Минтимер Шәймиев. – Ул шундый ихлас милләтпәрвәр, гыйсъянчы-бунтарь кеше иде. Бер митингны да калдырмый йөри, ярсып сөйли торган иде. Ул үзен Татар яшь тамашачы театры директоры һәм режиссёры буларак күрсәтте. Шулай бервакыт Фәрит минем кабул итүемне теләде һәм үзенең театры ничек, кайда урнашасын барып карарга чакырды. Островский урамында иде ул бина, рус ТЮЗыннан ерак түгел. Бик тәвәккәл, үҗәт иде ул. Мин аның ялваруларына түзмәдем, әйдә киттек, дидем. Үзебез белән Казан шәһәре башлыгы Камил Исхаковны да алдык. Килеп җиттек, ишегалдына кердек. Ниндидер ярымҗимерек дивар. Тирә-юньгә тәмсез ис таралган... Бу – аерым бер ис, мин бит авылдан килгән кеше, күпне күргән кеше, ә бу ис – аерым бер ис, шәһәр исе, миңа таныш булмаган ис иде. Кешеләр йөгерешеп чыкты, Президент килгәнне күрделәр. Кайсысыдыр баласы белән чыккан. Кычкырышмыйча гына, усалланмыйча гына сөйләшәләр. Миннән бина эченә кереп каравымны үтенделәр. Беркайчан да онытасым юк: анда коммуналка. Коридорда бер олы яшьтәге хатын караватта ята. Сорадым, синең фатирың бармы, дидем. «Прописка бар, ләкин анда миңа йокларга урын юк, – диде хатын. – Менә хәзер шушында ятам. Суларга һава юк». Мин тетрәнеп киттем. Моны берничек тә күз алдына китереп булмый. Мин аптырап хәйран калдым. Бу күренеш башыма сукты, шаккаттым. Үз күзең белән күрү ул кәгазьгә язганны уку түгел икән. Без бит адәм балалары. Без Камил Исхаков белән киңәштек тә, Югары Совет белән бергәләшеп, законлымы, законлы түгелме, кешеләргә ныклап ярдәм итәргә кирәк, дигән фикергә килдек. Бичараларга ярдәм итәргә булдык. Бу кешеләр үзләре генә беркайчан да моннан чыга алачак түгел.
Фәритнең урыны оҗмахта булсын! Ул чын татар җанлы, затлы шәхес иде.

 

Атама
«Президент» атамасын башкасына алыштыру-алыштырмау – ул республикаларның үз вәкаләте.
– Әгәр дә аны өстән алыштырырга кушалар яки мәҗбүр итәләр икән, без референдум оештырырга яки халык фикерен тупларга һәм халык ихтыярына буйсынырга тиеш булачакбыз, – диде Минтимер Шәймиев. – Бу бик принципиаль мәсьәлә. Әлеге эшкә килеп катнашырга беркемнең дә хакы юк.
Хәтта Советлар вакытында да Татарстан АССР СССР Конституциясендә «дәүләт» дип атала иде. Формаль генә булса да, шундый статусы бар иде. Бүген дә «республика-дәүләт» статусын Конституциядән беркемнең дә алып ташлаганы юк. Бу – Россия Федерациясенең Конституциясе. Һәм без аның кануннарын бозмыйбыз.
Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» дигән китабыннан
Овруцкий. Я часто слышу, что татар выдвигают ещё потому, что они владеют двумя языками.
Ш а й м и е в . Допустим, есть две равнозначные кандидатуры, но один 
из них знает русский и татарский, а другой – только русский. Кого бы вы назначили?
О в р у ц к и й . [...] Ваш «центризм» прошёл главные испытания в конце 80-х – начале 90-х, когда шла борьба вокруг суверенитета Татарстана. Эпоха бури и натиска...
Ш а й м и е в . Когда люди выходили на площадь, критиковали меня, что я ненастоящий татарин, мне было обидно. Как будто я меньше татарин, чем крайние националисты, которые требовали полной независимости. Но в данном случае, как человек и как Президент, я болел не только за свою нацию, я болел за всю республику. Я же за неё отвечаю! Есть русские, есть другие, есть смешанные браки. Я исходил из этого. Как же с этими людьми не считаться... Иногда просыпался среди ночи, жутко бывало. Я всегда опасался какой-то дикой случайности. Эти митинги... Как бы кто-то кого-то не пырнул. Русский – татарина, или татарин – русского. В такой переломный момент не заявлять о своих правах было бы непростительной ошибкой. Тем более, что у татар была своя государственность, память об этом живёт и передаётся из поколения в поколение. Мы в 90-е годы прожили очень короткий, но ответственный революционно-эволюционный период времени.
О в р у ц к и й . Мне кажется, имеет место и разочарование.
Ш а й м и е в . Немало таких, которые говорят: мы приняли Декларацию, объявили суверенитет, но ничего не вышло, всё повисло в воздухе и так далее. Кто-то пренебрежительно относится. А ведь это неправильно. Что дали эти годы? Главное – рост самосознания татар. Когда что-то достигнуто, значимость этого познаётся со временем.
О в р у ц к и й . Я писал, что к татарам вернулось самоуважение.
Ш а й м и е в . И не только самоуважение. Уважение со стороны остальных народов... Это ценное достижение... Я и раньше говорил, что в России должна быть национальная политика. Её нет. Это дело президентское... Если ты Президент, ты должен заниматься национальной политикой, больше некому. Министерство может быть как инструмент – собрать информацию, мнения экспертов, подготовить варианты, но решать должен Президент. Отсутствие понятной всем национальной политики – это фактор риска, особенно в таком многонациональном государстве, как Россия.
О в р у ц к и й . Отсутствие политики – это тоже политика.
Ш а й м и е в . Но в чью пользу такая политика? Когда есть национализм большинства, он подогревает национализм меньшинства, он делает его качественно другим.
О в р у ц к и й . Это воспринимается как внешняя угроза.
Ш а й м и е в . Отчасти, да.
О в р у ц к и й . Вы всегда настаивали, что России необходимо Министерство
по делам национальностей.
Ш а й м и е в . Министерство, агентство – неважно. Какой-то государственный орган, который будет готовить решения. Как я уже говорил, там должны быть эксперты, специалисты, ресурсы, чтобы развязать тот или иной вопрос. А принимать решения должен Президент. Он – всенародно избранный. Он должен этим заниматься. Обязан! В таком государстве, где более ста национальностей, этим должен заниматься лично Президент. Я в этом убеждён... Мы жили с вами в Советском Союзе. Помните, были Декады национальных культур в Москве, обмены и так далее. Вы в последнее время видели выступление каких-либо национальных коллективов на российском телевидении? Мы видим русскую культуру, ещё больше – американскую. А где татарская, башкирская, якутская и так далее?
О в р у ц к и й . У нас 150 народов. Как всех показать?
Ш а й м и е в . А сколько каналов? Раньше было всего два – однако показывали, а сейчас сто каналов...
О в р у ц к и й . Мы что-то зациклились на показах культуры, самодеятельности. Если брать проблему крупно, целиком, то это «мелочь». Ш а й м и е в . Лев Мирович, не могу с вами согласиться, что это мелочь.
Тут мелочей нет.
О в р у ц к и й . Я не смог выразить это интонацией – «мелочь», конечно,
в кавычках.
Ш а й м и е в . Часто подчёркивается, что у нас страна православная. Я согласен: подавляющее большинство – православные, в этом некого винить, так исторически сложилось, но нужно об этом говорить очень тактично. Чтобы не задевать чувства других. Представьте себе, что было бы в Америке, если бы там каждый день напоминали, что в этой стране большинство белых. Как себя чёрные чувствовали бы?
О в р у ц к и й . Американцы – политкорректная нация.
Ш а й м и е в . А мы ещё нет. В этом и дело. Это настолько тонкая материя, нужно сто раз подумать, прежде чем сказать. Ты выпячиваешь, что Россия православная, а другой это воспринимает остро, иногда даже как оскорбление. Я как всегда говорил? Когда мой народ критикует татарина, мы на него не обижаемся. Но когда татар критикуют другие, мы воспринимаем это болезненно. Может быть, это неправильно, но такой уж менталитет, и не только у нас.
О в р у ц к и й . ...естественная человеческая реакция.
Ш а й м и е в . Например, хотели в армии ввести институт священников. А если солдат, к примеру, мусульманин – ему что, креститься вместе со всеми или в стороне стоять? Или взять преподавание православной культуры.
Овруцкий. Нам не помешало бы ведомство по внедрению политкорректности и деликатности.
Ш а й м и е в . Обо всём нужно говорить и тон должен задавать Президент. Он должен обозначить принципиальную позицию государства. И слова подобрать такие, чтобы никого не обидеть.
О в р у ц к и й . Ленин предсказывал, что националы потонут, как мухи в молоке, «в море великодержавной швали».
Ш а й м и е в . Ну, это вы очень сильно выразились.
Овруцкий. Не я – Ленин. Получается так: мы татар, их культуру и язык 450 лет дискриминировали, а теперь все равны. Как же можно быть равными, если один развивался, а другой – дискриминировался? Нужны годы и дополнительные ресурсы, чтобы выпрямить ситуацию. Это и есть национальная политика, как я её понимаю. Сначала надо признать, что есть очень серьёзный дисбаланс и неравенство!
Ш а й м и е в . Главное, надо признать, что такая политика должна быть. Никто сегодня не ответит, что и как делать, но важно заняться. Уверен, решение будет найдено.
О в р у ц к и й . Условно говоря, садятся вместе с татарами и выясняют, что им мешает, что беспокоит, раздражает и так далее. Составляют 
перечень проблем, ранжируют его и начинают работать. То же самое – со всеми национальностями России. В моём понимании это и есть национальная политика.
Шаймиев. Я бы к этому добавил – не множить проблемы. Для этого и ресурсов никаких не надо. Учёт интересов не всегда требует каких-то трат. Скажем, не писать и не говорить, что в России все должны быть русскими или, как вседозволенный Жириновский и ему подобные говорят: «Россия – для русских». Когда нам из Москвы пытаются навязать сколько и как обучать родному языку в национальной школе, это нас обижает.
О в р у ц к и й . Вы думаете, что здесь не какая-то национальная спесь, а просто привычка или глупость?
Ш а й м и е в . Есть и то, и другое. Национальная политика – это сложно. Это деликатная среда, во многом предопределяющая стабильность такой федерации, как Россия.
Овруцкий.Ваштезисосложностинаводитнамысль,чтоунасочень мало подготовленных в этом плане людей. Кому работать в Министерстве по делам национальностей, если даже интеллигентные, вполне тактичные люди из Минобраза вам спускают программу для национальных школ? И где министра такого взять?
Ш а й м и е в . Почему, у меня был конфликт, когда Фурсенко приехал с руководителем Центра национальных проблем образования Федерального института при Минобразе РФ Ольгой Артеменко. Русская женщина, которая вообще не хотела признать, что есть необходимость уроков на татарском и так далее. У меня скандал даже вышел... Я человек сдержанный, но тут не выдержал. Промолчала бы ещё, я и не узнал бы, но хорошо, что она заговорила. Она же определяет образовательную политику в изоляции от всех нас.
О в р у ц к и й . Она ещё и доктор наук.
Ш а й м и е в . Вот вам один из штрихов отсутствия в стране национальной политики. Видимо, до приезда к нам она не сталкивалась с такой жёсткой, но справедливой позицией.

 

Иго
Мы в ответе за тех, кого приручили.
Антуан де Сент-Экзюпери
Минтимер мәктәптә укыганда да, институтта чакта да «иго» сүзен сөймәде. Тарих дәреслекләрендәге «татар-монгол игосы», «монгол-татар игосы», «татар игосы» гыйбарәләрен аның күңеле кабул итми иде. «Иго» сүзенең гаебе- гөнаһы юк анысы, бу кәлимәнең тамырында татар сүзе ятмыймы икән әле? «Игә китерү» (яхшы итеп тәрбияләү, акылга утырту) гыйбарәсендә «и» сүзе – исем-тамыр, «гә» – кушымча. Баш и (буйсын, игә кил), и-гелекле (яхшы кеше), игәүләү (шомарту, яхшылау). Кире мәгънәсендә, сатирик мәгънәдә «игәүләү» талауны, изүне аңлата: «Абыстай белән икәүләп, Мужикның сыртын игәүләп...» (Кандалый). Бу очракта «игәүләү» эксплуатация, иго мәгънәсендә килә. Димәк, татарлар русларны игә китерергә тырышкан. Чынлап та, Русь, Алтын Урда составында яшәгәндә, татарлардан бик күп нәрсә алган: сүзләр (иң башта рус теле татар теле хисабына байый башлаган), дәүләт-идарә системасы, гаскәр төзелеше, халык санын алу тәртибе һ.б.
Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» дигән китабыннан
О в р у ц к и й . Я нередко встречал татар, которых обижает упоминание о Татаро-монгольском иге. Если бы мне сказали, что некогда в древности евреи покорили полмира, я бы скорее гордился, нежели сердился.
Ш а й м и е в . Я не согласен с тем, что таких татар много. Вы меня спросили, как татарина, и я вам, как татарин, скажу: наоборот, многие гордятся. Если и есть обида, то потому, что в школьных учебниках роль татаро-монголов показывали односторонне. Только как варваров и разрушителей. Мол, дикари, татары. А я сказал бы, что сильных не всегда любят.
Овруцкий.Ктовтевременанебылжестоким–понашимсегодняшним меркам? Иван Грозный? А крестовые походы? Такие были нравы... Вообще, сейчас набирает силу концепция, что исторически Россия стоит как бы на двух «китах» – это Киевская Русь и Золотая Орда. В самом деле, иначе непонятно.
Ш а й м и е в . Да, как Орду триста лет не замечать? Как быть с Евразией, великим переселением народов и так далее?
О в р у ц к и й . Казалось бы, где ещё сказаться предрассудкам о Татаро- монгольском иге, как не в Татарстане?
Ш а й м и е в . Само слово «иго» мне не нравится. Нехорошее какое-то слово. Там ведь за триста лет всякое бывало. Во многих вопросах роль Орды была положительной. Исторических фактов в подтверждение тому предостаточно. Главное – не смотреть на это через жёстко идеологизированный взгляд прошлого... Мы однажды приехали в Испанию. По протоколу у нас была встреча с мэром Мадрида. Мы познакомились, началась беседа, и он говорит: «Вы представители такого великого народа, который чуть ли не весь Запад завоевал». А у нас за протокол отвечала ныне покойная Флюра Зиятдинова, она раньше в горкоме КПСС занималась идеологией. Такая активная. И вдруг она встревает и говорит: «Это не мы!»
О в р у ц к и й . Мэр хочет вам сделать комплимент, а она...
Ш а й м и е в . Он говорит: «Мол, вы, татары...» Человек хочет нам сказать приятное. Я ей по-татарски шепчу: «Ты что?!» Такой момент был. Это частично ответ на ваш вопрос: кто гордится, а кто стыдится.
...Бу вакыйга 1971 елда Мәскәүдә, Кремль сараенда, Совет язучыларының V корылтаенда булды. Корылтайда катнашучы совет язучылары текә баскычлар буйлап төшеп килә. Каршы диварга алагаем зур картина эленгән, рәсемдә татарлар белән руслар арасындагы сугыш – Куликово сугышы сурәтләнгән. Татар сугышчылары ямьсез чырайлы, кәкре аяклы, трахома күзле, алама-сәләмә киемнән. Кыскасы, без кыргый татарларны күрәбез. Ә руслар баһадир, бай киенгән. Уртада ап-ак атта Дмитрий Донской татар яугирләре мәетләрен таптап бара. Алгы планда бер чибәр рус сугышчысы ямьсез бер татарны акыртып суеп маташа.
Арттан төшеп килүче грузин язучысы шунда татарларга әйтеп куйды: – Как ви терпите такой издевательство? – диде.
Шулчак татар язучысы Гази Кашшаф:
– Это не мы! – дип куйды.
Грузин тагын сорады:
– А кого же русские на картине реҗут?
– Мы – другие татары! – диде татар язучысы.

– Да, ви җе, я виҗу, красивые люди, а там адни уроды!
Шулчак яшь язучы Батулла өстәп куйды:
– Ямьсез татарларны ясар өчен, рәссам натурщикларны руслар арасыннан
эзләп тапкандыр.
Бөтенесе шаркылдап көлде.
Дөрестән дә, русның яулап алуларына каршы көрәшкән халыклар барысы
да «кәкәй» итеп тасвирлана иде. Хәтта Пушкин да бу гамәлдән читтә кала алмаган. Ул Кавказга басып кергән рус солдатларын кисәтә килгән: «Не спи, казак, во тьме ночной, злой чеченец ходит за рекой». Лермонтовта да бар андый юллар: «Злой чеченец ползёт на берег и точит кинжал». Генерал Ермоловның көндәлегендә исә болай язылган: «Я не успокоюсь до тех пор, пока не истреблю до единого чеченца». Чит халык җиренә басып кергән солдат «тәтәй», үз азатлыгы, үз җире өчен көрәшкән кеше «злой». Татарлар белән дә шул ук хәл. Биш йөз ел буена яман атын сату аркасында, татарларда мескенлек, кимсенү кәсафәте барлыкка килде.
Шаймиев. Но сейчас мы видим, что пошли уже иные публикации и русских историков...
О в р у ц к и й . Более взвешанные?
Ш а й м и е в . Да. Уже абсолютно другое...
О в р у ц к и й . Если сегодня, через 500-700 лет, кому-то по-прежнему важно,
кто кого завоевал, значит, есть какие-то глубинные межнациональные проблемы.
Ш а й м и е в . Это действительно важно. У наших народов история сложная. И разом всех учёных ведь не обвинишь, на них сильно давила идеология. У каждого свои ученики, уже столько трудов издано, ему тяжело отказываться от своих учений. Вывод таков: нужны исследования в условиях свободы.
О в р у ц к и й . Когда читаешь историю вражды с Казанским ханством, скажем, того же Худякова, то видишь, что ханство предпринимало походы на Москву, они забирали в плен, продавали пленных и так далее. Тут не только Иван Грозный был такой-сякой. Просто, в конце концов, русские оказались сильнее – вот и всё.
Ш а й м и е в . Становлению империй и их распаду, как правило, предшествуют завоевания, военные конфликты, революции и так далее.
О в р у ц к и й . Но меня смущает, когда историю Казанского ханства идеализируют, а историю Руси, соответственно, принижают.
Шаймиев. Это – зеркало. Вы о нас так, и мы о вас так. Какая-то историческая конфронтация на этой почве. Надо от этого уходить через объективное изучение, освещение нашего прошлого.
Ләкин монда бер нәрсәне искәртергә кирәк: Худяков язганча, Мәскәү белән Казан арасындагы соңгы ун олы орышның җидесе Казан капкасы төбендә барган, калган өчесе Казан ягыннан җавап яулары булган.

Дәвамы бар.

"КУ" 2, 2017

Фото: kazan-journal.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев