Хикәя тег белән яңалыклар
-
25 февраля 2024 - 13:00
Сынау - сыналу ул... (хикәя)
Өч ел элек гүр иясе булган карчыгы белән өч малай үстерделәр алар. Укыттылар. Кеше иттеләр. Кайчандыр өйләре гөрләп тора иде. Хәзер генә ул... Авылда ир кешегә ялгыз яшәү кыен. Карт кешегә бигрәк тә. Малайлар авылга — карт аталары янына кайтырга теләмиләр... -
24 февраля 2024 - 13:00
Елан кабыгы (хикәя)
Кызык инде бу дөнья! Безнең куркуларыбыз кайчак үзебез дә сизмәстән янәшәдә генә була. Алар белән күзгә-күз дә очрашабыз, кайвакыт күрмичә, белмичә дә калабыз. Алдан ук бик куркып йөреп тә, еланнан качып котыла алмадым бит... -
23 февраля 2024 - 13:00
Көтелмәгән очрашу (хикәя)
Аның тәрҗемәи хәле белән кызыксынучылар интернетта шактый күп язмалар таба ала. Ә мин фәкыйрегезнең күңелен, кырык дүрт елга якын вакыт узса да, кайчагында бер сорау борчый: ул чакта фән даирәләрендә барысына да билгеле мәшһүр шәхес үзен танымаган өчен ерактан килгән вуз укытучысына үпкәләмәде микән? -
23 февраля 2024 - 09:00
Диагноз (повесть)
Баласын күргәч, ул имәнеп китте. Аның баласымы бу? Болай түгел кебек иде бит! Сабыйның өске ирене ачылып, авызы ябылмыйча бөтен урты күренеп, бүре баласыныкыдай ыржаеп тора иде. Ул баланы алам дип сузган кулын тартып алды... -
20 февраля 2024 - 13:00
Сөлге булсын бүләгем! (хикәя)
— Әгәр дә мәгәр, — диде ул, Гөлҗиһанны киң күкрәгенә кысып, — Җирән кашкам белән беренче килеп, бүләккә синең сөлгене алмасам, исемем Миңлехәйдәр булмасын! Килгән булыр иде Миңлехәйдәр, мөгаен, беренче килгән булыр иде. Сөлгене дә, һичшиксез, ул алган булыр иде. Тик, Миңлехәйдәр дә, аның кебек үк мәйдан батыры булырдай бик күп башка ирләр дә сугышка китеп барды... -
19 февраля 2024 - 13:00
Көтеп алган бүләк (хикәя)
“Кызым, мин бүген үләм. Син кайтып китәргә ашыкма инде, янымда була күр”, – диде ул миңа. “Син нәрсә, әни, күзең ачылуга үлем турында сөйлисең. Тәрәзәгә кара, нинди матур, аяз, кояшлы иртә”, – дип әнигә шелтә белдердем... -
18 февраля 2024 - 13:00
КҮРШЕ ЭТЕ (хикәя)
...Альбина гәүдәсенең авырлыгына түзә алмыйча, ап-ак рәшәткә гафу үтенгәндәй, бер шыгырдап куйды да урталай сынды. Шундый зур корбанының үз авызына төшүен һич кенә дә көтмәгән Альфред ләң дә дия алмыйча, җаны күккә ашты. -
17 февраля 2024 - 13:00
Никахлар күктә укылмаса... (хикәя)
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем. Язның ярсулы бер көне иде ул... Без Зөфәр белән әти-әнием янына кайтып, зурдан купмый гына никах укытып килдек... -
12 февраля 2024 - 13:00
Сугыш корбаны (хикәя)
Дөресе шул – Нәфисә белән Кадыйр... Бу хәбәр башта Кадриянең башына сыймады. Ышанасы килмәде... Кадыйрның, Кадрияне күргәч, күз карашын яшереп, яныннан тиз-тиз үтеп китәргә тырышуыннан барысын да аңлады ул. Дөрес! Дөрес икән!.. Аһ, өметнең өзелүе ничек авыр! Дөнья кара бушлыкка чумды... Вакыт тукталды... Йөрәк туктады гүя... -
11 февраля 2024 - 13:00
Ике чынар (хикәя)
Бер төнне көллия ишегалдыннан гөрелте ишетелде, җир селкенгәндәй булды. Гаиләдә ничә кеше булса, барысы да тәрәзәләргә барып капланды. Ә анда… -
10 февраля 2024 - 13:00
Кайту (хикәя)
Кәүсәриядән хат алган иде ул. Исәнме, качкыным, дигән... Сагынам, дигән. Илгизәр дә үсте инде, тәрәзәгә капланып: «Әти, кайт!» — дип кычкыра дигән. Бигрәк тә Илгизәре күз алдыннан китми шул. Туптай тәгәрәп әтисенең итәгенә менә, шаяра. Колак төбендә дә аның тавышы: «Әти, кайт! Әти, кайт!» -
8 февраля 2024 - 13:00
Яшьлектән сәлам (хикәя)
– Монда кызы, оныгы барын белсә, нишләр иде икән ул? – дип әйтеп куйды Лилия. – Ләйлә – Дамирның кызымы? Ник шушы вакытка кадәр берни әйтмәдең? – Мин икенче кызга гашыйк булдым, без өйләнешәбез, дип торган кешегә шундый хәбәрне әйтә ала идемме? -
4 февраля 2024 - 13:00
Йөнтәс (хикәя)
Тыныч кына яшәп ятканда, аларның тирә-ягында сәер хәлләр башланып китте. Иң элек Вәли бабайның умарталыгына кемнеңдер ияләшкәне мәгълүм булды... -
3 февраля 2024 - 13:00
Тугрылык (хикәя)
Әтисенең елмайганын малайның күптәннән күргәне юк инде. Һаман күңелсезләнеп йөреп, әниләре кебек чирләп китүен теләми иде ул аның да... Көчек өйдәге бөтен кешегә күңелле мизгелләр бүләк итәр, дип уйлады Туфан... Әнисе генә менә... Күрәсе дә килмәс инде маэмайны... Бигрәкләр дә хәле авыр шул аның... -
2 февраля 2024 - 13:00
Нихәл, яшьти! (хикәя)
Көчле шартлау немецларны да пыр туздырды, мине дә агач башыннан бәреп төшерде... Канга баткан килеш шактый үрмәләгәнмен, ахры...