Сынау - сыналу ул... (хикәя)

1.

Хәбибрахман карт шәһәргә килеп кергәндә коеп яңгыр ява иде. Автобустан төшкәч, вокзал янындагы ышыкка кереп, бер аулак эскәмиягә барып чүгәләде ул. Яңгырдан курыкканнан түгел, авыл кешесенең ярты гомере яңгыр, кар астында йөреп үтә; шәһәрдә укып, төпләнеп калган малайлары килеп җиткәнче, бераз уйланып алырга, авылдан чыкканда таркалыбрак киткән күңелен тәртипкә саласы бар иде.

Өч ел элек гүр иясе булган карчыгы белән өч малай үстерделәр алар. Укыттылар. Кеше иттеләр. Кайчандыр өйләре гөрләп тора иде. Хәзер генә ул... Авылда ир кешегә ялгыз яшәү кыен. Карт кешегә бигрәк тә. Балалар еш кайта алмыйлар — арада биш сәгатьлек юл... Авыл үзе дә нык тузды. Кызыгы, мәгънәсе, тәүфигы калмады. Имам булып йөргән картның малайлары, җыелышып кайтып, салына башлаган мәчеттән кибет төзеп куйдылар. Хәбибрахманның җанын әрнеткән иң зур борчу шул булды...

Йорт-җирләре нык аларның. Басу кебек бакчалары, сарай кебек абзар-келәтләре, тау кебек өйләре бар. Юк, тау-тау алтыннар өеп куйсалар да, балалар белән бергә яшәүне ялгызлыкка алыштырмас иде Хәбибрахман.

Шул-шул... Малайлар авылга — карт аталары янына кайтырга теләмиләр. Олы уллары Илдар Казанда зур кибет тота — Әмрикәдән кайткан тавык ботлары белән сату итә. Күчтәнәч итеп авылга алып кайтканнар иде бервакыт. Үзләре әйткәнчә, “карачкы” диярлеге дә бар — кеше боты чаклылар, тәүбә-тәүбә... Уртанчы малайлары Илназ иске заманнан калган бер заводта инженер булып эшли. “Безнең завод — музей кебек”, — ди. Төпчек Илдус — теш врачы. Анысы: “Тешнең бәясе — алтын бәясе”, — дип көлә. Әллә чынлап, әллә юри көлә. Әнисенең дә тешләрен карый алмады, ичмасам. Буш авыз белән китеп барды мәрхүмкәй...

Ничек кайтсыннар — авылда олы-олы кибетләр дә, завод-фабрикалар да, теш булнисе дә юк шул. Шуңа күрә Хәбибрахманның үзенә кузгалырга туры килде. Илдар белән Илдус та:

— Әткәй, сат шул фазендаңны, сат та безгә кил, чөкердәшеп яшәрбез. Өй акчасына шәп “Туй аты” алып җибәрербез, теләгән җиреңә йөртербез, — диделәр.

Илгиз генә эндәшмәде. Маңгаен җыерып, моңсу гына карап куйды. Авыз тутырып: “Кил”, — дип әйтә алмыйдыр шул. Ул бер бүлмәле фатирында өч баласы, дүртенчегә узган Камиләсе белән чак-чак яшәп ята... Инженер гына булса да, алтын куллы үзе. Әмма хәзер акча алтын кулга карап йөрми. Илназ да алтын куллары белән торып калды теге тел бистәсе Горбачев перестройкасыннан. Шуннан бирле мантып китә алмый балакай...

Аның каравы, Илдар белән Илдус бөтен шәһәрне бер итеп яшиләр. Килсә дә шуларга килә Хәбибрахман. Фатирлары да зур, шәһәр читендә өчәр катлы таш пулатлары да бар...

Бөтен өмете шуларда аның, шушы ике малаенда...

2.

Хәбибрахман үз янына килеп утырган картка баштарак игътибар итмәгән иде. Тегесе, күзләрен йомып, сәҗдәгә барып кайта-кайта, намаз укый башлагач, шундук йөзен күршесенә таба борып утырды. Юк, авыл карты түгел бу. Җыйнак, чиста кырынган, кояш күрмәгән йөзе, ияк очындагы бер уч ак сакалы, пөхтә, әмма диндар киеме мәчет картларының берсе булуы хакында әйтеп тора.

— Нихәлләр, кордаш? Кемне көтәсең болай?

Хәзрәтләрне хәтерләткән картның тавышы да тигез, моңлы мәкам белән яңгырады. Бу тавыш та шәһәрнеке генә була аладыр, мөгаен.

— Ходайга шөкер, кем әфәнде. Хәзрәт дип әйтимме?

— Хәзрәт дисәң дә ярый, кордаш дисәң дә була.

— Күреп торам, син — шәһәр кешесе... Каядыр җыендың, ахры?

— Авылга. Шәһәрдә яшәсәк тә, без барыбыз да — авыл кешеләре. Гомеребез таш арасында үтсә дә, барыбер бервакыт авылга тартып кайтара... Атакай белән бабакай чыккан авылда мәчет төзелүен ишеткәч тә хәбәр җибәрдем. Кабул иттеләр. Менә, шәһәрдәге мәхәлләмне яшьләргә калдырып, туган авылыма имам булып кайтып барам. Ә син? Синең шәһәргә килүеңме?

— Әйе, минем шәһәргә күчеп килешем. Балалар, оныклар янында яшисем килде. Хәерлегә булсын...

— Балаларың күпме соң?

— Өчәү. Өч малай. Өчесе дә әйбәтләр. Кеше балаларыннан ким-хур түгелләр.

— Аллага шөкер, диген.

— Аллага шөкер...

— Кайсысына килүең инде?

— Белмим әле. Икесенең берсенә.

— Улларыңны өчәү дигән идең бит...

— Уртанчысы исәпкә керми. Аның гаиләсе зур, авырлы хатыны бар, фатиры да кечкенә... Анысы чакырмый да. Олысы белән кечесе күптән димлиләр — өеңне, сыерыңны сат та кил, бергә-бергә рәхәтләнеп яшәрбез, диләр.

— Ә син?

— Нәрсә — син?

— Син нәрсә дидең?

— Күрмисеңмени? Ярар, дидем. Менә килеп тә җиттем. Хәзерге заманда юл кайгысы юк бит ул.

— Йорт-нигезеңне саттыңмы?

— Юк, нишләп сатыйм мин аны, сатмадым! Карчыгымның җаны очып чыккан урынны ничек рәнҗетим ди?! Тәрәзә-ишекләрне каккаладым да чыгып киттем. Ә акча... Акча бездә бер букча. Гомер буе бөртекләп җыелган акчаны үзем белән алдым. Шәһәрдә акчасыз бер адым да атлап булмаячагын беләм мин... Ә менә сыерны саттым. Аның авызын кадаклап куеп булмый бит...

Шәһәр карты үҗәтләнеп сорашуында булды:

— Кайсы малаеңа барырга белмисең инде, алайса?..

— Белмим шул, беләсем дә килми. Үзләре хәл итсеннәр шунда... Озакламый килеп тә җитәрләр инде.

— Шулаймы? Ә син болай ит, кордаш. Сынап кара. Кайсы балаң акчаңа карамыйча үз янына сыйдыра ала — шуңа бар.

— Ничек инде — акчага карамый? Акчасыз-нисезме?

— Әйе. Син бераз гына хәйләләш. Юлда килгәндә өй акчасын урладылар, диген. Менә шул чакта бөтенесе дә ачыкланыр; синең үзеңне чакырганнармы, әллә акчаңа кызыкканнармы?

— Сәер сөйләшәсең син, хәзрәт. Коръәнгә сыямы соң бу? Әмма дөрес әйтәсең — адәм баласының сыналырга гына түгел, сынарга да хокукы бар...

— Үзең бик акыллы икән. Үзеңә охшасалар, малайларың да бик акыллыдыр, иманлыдыр...

— Ходайга шөкер. Зарланмыйм. — Бераз тын торгач, Хәбибрахман тагын йөзен күтәрде. — Әллә кызык итәргәме үзләрен?

— Кызыгы белән кызганычы бергә булыр. Ходай сабырлыклар бирсен үзеңә...

— Рәхмәт, кордаш хәзрәт, сине мәңге онытмам, мәңгегә догамнан аермам...

Хәзрәт мамык кебек ак, йомшак кулларын биреп саубуллашты да җир өстендә йөзгән томан кебек, салмак кына атлап китеп барды. Ул арада Хәбибрахманны әллә каян гына килеп чыккан уллары сырып алды, өч малай өч яктан, бер-берсен бүлә-бүлә, аталарының хәл-әхвәлләрен сорашырга кереште.

— Ничек килеп җиттең?

— Кыен булмадымы?

— Бөтенләйгәме?

— Саттыңмы?

— Күпмегә?

Соңгы сорау барысын да сискәндереп җибәрде, Илназ белән Илдус иң мөһим сорауны биргән абыйларына дәррәү күтәрелеп карадылар.

3.

Хәбибрахман, олы улының бу соравын ишетмәгән кебек, аяк очындагы төенчекләрен барларга кереште. Олы малае әрсез булып чыкты. Кабаттан:

— Күпмегә саттың? — дип сорады.

Бу юлы Хәбибрахман улының соравына җавап бирергә тиеш иде.

— Сатуын саттым да...

— Ну, шуннан?.. — Илдусның тавышы калтыранып чыкты.

— Юлда... урлаттым...

— Ничек инде?

— Юлда?

Илдус та, Илдар да Хәбибрахманга йотардай булып карап торалар иде. Бер читтәрәк торган Илназның да йөзе качкан. Аның куркуы бүтән нәрсә өчен икән:

— Үзеңә тимәделәрме? Бәйләнмәделәрме?

— Юк, юк. Сизми дә калганмын. Бар акчадан җилләр искән...

— Ярар, әткәй, акча табыла ул, башың исән булсын... — Илназ әткәсенең аркасыннан кагып куйды.

Илдус белән Илдар һаман тынычлана алмадылар.

— Ничек?

— Кайчан?

— Кайда?

— Таныдыңмы?

— Нигә эзләтмәдең?

— Нигә урлаттың?..

Картны бу сораулар нык кына ялкытты булса кирәк, ул үзе җентекләп сорашырга кереште:

— Киленнәр исән-саулармы? Оныклар? Үзегез ни хәлләрдә? Ник кайтмыйсыз?

Иң элек шул ук Илназ айныды:

— Нишләп торабыз соң әле болай? Әйдәгез, кузгалыйк инде. Өйдә көтәләрдер...

— Өйдә? — Илдар, куркынып, трамвайлар шаулап торган урам ягына борылып карады. — Ни бит әле, безгә кайтып булмый. Бик зур ремонт башлаган идек, бөтен нәрсә тузган... Илдус, әллә син аласыңмы әткәйне?

— Миндә дә хәлләр җайсызрак шул. Хатын, балаларны җыеп, җылы якка китеп барды. Әткәй синдә генә яшәп торсынмы соң, Илназ, ә?

— Мин башта ук үзебезгә чакырам дип тора идем, бик әйбәт булыр. Камиләгә дә әйтеп киттем: тәмле коймакларыңны әзерләп тор, дидем. Балалар да көтәдер. Әйдә, әткәй, күтәреник тә китик. Болай да озак торылды. Юлдан аргансыңдыр...

Салкын гына саубуллашып, Илдус белән Илдар затлы машиналары торган якка китеп бардылар, Илназ әткәсен җитәкләп диярлек трамвай тукталышына алып китте. Аның күңеле күтәренке иде. Илдус та, Илдар да аңа әткәсен бирмәсләр дип уйлаган иде ул. “Квартираң кысаң, балаң күп, фәлән-фәсмәтән”, — диярләр, дигән иде. Ә менә ничек әйбәт булды...

Хәбибрахман картның башында бөтенләй башка уйлар. Моңсу уйлар. Каршылыклы уйлар. Сәер уйлар. Сәер булмый ни, үзе улы артыннан китеп бара, үзе һаман теге “хәзрәт кордашы” хакында уйлый. Нигә очрады икән ул аның юлында? Сынау, имеш... Акчасын югалткан, имеш... Менә ничек килеп чыкты... Ике улын да үпкәләтте, шул булды. Нигә? Аның каравы, Илназын башка яктан ачты. Бу малаен ул исәпкә дә, күңеленә дә алып бетерми иде. Ә ул, әнә, акчасыз-нисез калган әтисен, сөенә-сөенә, үзенең тар гына бүлмәсенә алып кайтып бара...

Ә теге карт һаман күз алдында. Бу юлы ул елмаеп: “Син бүген, балаларымны сынадым, дип уйлыйсың инде. Ә бит Ходай Тәгалә күбрәк үзеңне сынады, сиздеңме шуны?” — ди кебек.

— Әткәй, мин үз нигезебезне кире сатып алам, ярыймы?

Хәбибрахман баштарак малаеның сүзен аңлап бетермәде. Ничек итеп кире сатып ала ул аны? Ул бит сатылмаган. Ә! Бая гына “саттым, саттым” дип авыз суын корытты ласа. Шул хакта әйтә инде аның Илназы. Ата кеше бу юлы да дөреслекне туры ярып әйтә алмады.

— Ярый, балам, ярый. Тик... ничек кенә акча юнәтерсең икән соң?

— Бакчабыз бар, шуны сатарбыз. Өйдә дә артык-портык әйбер күп. Тагын берәр эшкә керемен. Аптырама, әткәй, баш исән булсын! Тик менә... нигезсез калу әйбәт түгел... Нигезсез, таянычсыз ничек яшәмәк кирәк?!

— Ярар, улым, ярар, үзең беләсең...

Хәбибрахман картның күңеле тулды, тамагына төер килеп тыгылды. Әрнебрәк торган җан-бәгьренә моңа кадәр таныш булмаган хисләр өермәсе ургылып керде. Уйлар тизрәк йөгерешә башлады. Алар бу минутта бигрәк тә миһербанлы, игелекле иде: “Менә хәзер оныкларым белән күрешеп алам да, аларны алларыма утыртып, берәм-берәм авыл күчтәнәчләрен чыгарам. Иң ахырдан, төргәгемнең төбендә яткан акчаларны алам. Аларны улыма, киленәм тоттырам. Менә сезгә әнкәгез белән гомер буе җыйган байлыгыбызны тапшырам. Фатир алыгыз, тигез гомер итегез, бәхетле булыгыз, дип дога кылам...”

Ул арада трамвай эченнән шаулап-горләп бер төркем бала-чага узып китте. Хәбибрахман карт, кемнеңдер аягына бәрелеп, читкәрәк китә башлаган төенчеген үзенә табарак тартып куйды.

Хәбибрахманның уйлары игелекле генә түгел, акыллы да иде бүген. Ул үзен шулкадәр яхшы тоя, аңлый — киләчәктә нәрсә эшләячәген, нинди гамәлләр кылачагын төп-төгәл белеп тора иде. Илназларда озак яшәмәячәк. Бераз күңеле юануга, матур гына аңлатып, кабат өенә — авылга кайтып китәчәк, карчыгы янына күмелгәнче шунда гомер сөрәчәк... Иң элек яңа мәчет эшен кузгатачак. Аның һәр ташын, һәр бүрәнәсен үзе юнәтәчәк, үзе табачак. Аннары... Намазга басачак, бик күп савапларга, дога бәхиллегенә ирешәчәк...

Шәһәргә, малайлары янына килеп йөриячәк. Туачак оныгына исем кушасы бар, йорт туйлары үткәрәсе бар... Илдар белән Илдуска да үпкәләмәячәк ул. Аларның җан-бәгырьләрен яхшыртырга, яктыртырга тырышачак, күңелләреннән нәфес шаукымын куып җибәрәчәк...

Ә! Хозыр-Ильясны хәтерләткән теге картны, эзләп табып, үзләренә кунакка чакырачак әле, бер генә көнгә булса да, җомга намазында мәчет картлары каршына бастырачак...

4.

Камилә аларны бик ачык каршы алды. Балалар да шыбырдашып йөгереп килеп җиттеләр, ерак авылда яшәүче дәү әтиләреннән сөйдерергә чиратка бастылар.

Хәбибрахман аларны ашыкмыйча гына, тәмләп кенә сөеп чыкты, шуннан соң гына, кулларын биреп, килен кеше белән күреште. Йомшак мендәр түшәлгән урындыкка утырып дога кылды. Аннары ишек төбен тутырып ташлаган төенчекләренә үрелде...

Акча салынган төенчек төбендә ыржаеп көлеп яткан ул ертыкны Хәбибрахман шундук күреп алды. Таянырга ишек тупсасы булмаса, буыннары алынып, йөрәге тотып, баскан урынында гөрселдәп авып китәр иде, мөгаен. “Урлаганнар! Тәки урлаганнар!... Начар сүз бәла чакыра, диләр иде, дөрес икән. Ник алдады инде ул улларын, ник алардан яшерде? Начар бетәсен сизенгән иде бит...”

Хәбибрахман, болгавыр уйларын куып җибәрергә тырышып, кискен генә торып басты, аннары, килененә карап, төенчекләренә ишарәләде:

— Килен, боларны кара инде... Кайсын кая урнаштырырга үзең беләсең...

Карт, нык-нык адымнар белән, оныклары уйнап йөргән почмакка таба китте. Хәзер аңа бигрәк тә нык булырга кирәк. Чөнки язмышына төшкән олы сынау башланып кына килә иде әле.

 

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: