Йөнтәс (хикәя)

Карлы-буранлы озын кыш үтеп, яз җитте. Табигать, ак юрганын салып, яшел хәтфә җәймәсен ябынды. Болыннар берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән бизәлде. Ерак илләрдән, бала чыгарырга дип, кошлар кайтты. Башта кара каргалар күренде, аннан тургай, сыерчыклар, кыр үрдәкләре һәм башкалар... Үтеп барышлый, хәл җыярга дип, кыр казлары да тукталдылар.

Бик матур шул ул Рәсимнең туган ягы. Авыллары урманга терәлеп үк тора. Урмандагы байлыкларны санап та бетерерлек түгел. Җиләк, чикләвек өлгергәндә, бала-чага урманнан кайтып та керми. Өлкәннәр дару үләннәре җыя, печән әзерли. Урман аланында колхозның умарталыгы урнашкан. Анда эшләүче Вәли бабай бала-чаганы бал белән сыйларга ярата. Шулай да, умарта кортлары вакыт-вакыт котырып алганлыктан, Рәсим әтисеннән башка ул тирәгә бармаска тырыша. Әтисе дигәннән, зур кеше ул – урманчы булып эшли. Урмандагы агач һәм җәнлекләрне бик яхшы белә. Вакыты булганда, Рәсим дә, эте Актүш белән, аңа ияреп йөрергә ярата. Рәсимнәрнең бәрәңге бакчасы яныннан башланган сукмак буйлап атласаң, каенлыкка килеп чыгасың. Анда гөмбә күп. Каенлык кыяклы күлгә барып тоташа. Биредә кыр үрдәкләре хуҗа. Әтисе аларга исемнәре белән эндәшә. Рәсим суга ипи кисәкләре тондырса, үрдәкләр ярыша-ярыша җим чүплиләр. Бәбкәләре дә әниләре артыннан суга чумган булалар. Күлнең суы бик салкын, шунлыктан әтисе Рәсимгә су коенырга рөхсәт итми. Урманда Рәсимгә имәнлектәге болын бик ошый. Баласы белән пошины, кыр кәҗәләрен, кабан дуңгызларын очратырга була монда. Кыш көне еш кына куян, бүре, төлке эзләренә дә тап булалар. Әтисе белән булганда, Рәсим бернидән дә курыкмый. Мылтыгы да бар әтисенең, тик аның атканын бер дә ишеткәне юк әле Рәсимнең. Малайның мылтыкны тотып карыйсы килсә дә, әтисе рөхсәт итми.

Шулай тыныч кына яшәп ятканда, аларның тирә-ягында сәер хәлләр башланып китте. Иң элек Вәли бабайның умарталыгына кемнеңдер ияләшкәне мәгълүм булды. Бер-ике умарта оясын туздырып ата да юк була. Саклап торып та карадылар, кем икәнлеген барыбер белә алмадылар. Авыл читендә яшәүче Сәлимнәрнең бәйдә торган этләрен кемдер ботарлап ташлагач һәм урманга ландыш чәчәкләре җыярга барган кызларның безнең якларда моңарчы күренмәгән бик зур, аюга охшаган сәер хайван күреп бик нык куркулары билгеле булгач, эшнең җитдилеге аңлашылды. Урманга ялгыз барып йөрүләр бетте. Бала-чаганы урманга бөтенләй җибәрми башладылар. Котырып уңган җир җиләкләре үзенә тартса да, авылның бер генә кешесе дә урманга барырга батырчылык итмәде. Өлкәннәр очрашсалар, үзара шул турыда гына сөйләштеләр. Урманга гына түгел, авыл урамнарына чыгып йөрү дә куркыныч була башлагач, аучыларны чакырдылар. Ерткыч бик хәйләкәр булып чыкты. Өч көннән соң гына эзенә төштеләр аның. Максатлары, тотып алып, Иделнең аръягындагы тыюлыкка җибәрү булса да, ярсыган ана аюны җиңел генә кулга төшерү барып чыкмый. Аучыларның берсенә ташланган ерткычка атарга мәҗбүр булалар. Иң аянычлысы шул: аюның баласы барлыгы ачыклана. Соңыннан бала иярткән аюның боз кузгалыр алдыннан Идел аша чыкканын күрүчеләр дә табыла. Аларның тыюлыктан килгәнлегенә шик калмый. Боз киткәч, алар кире үз якларына чыга алмыйлар.

Аю баласын әтисе өйләренә алып кайткач, Рәсим бик сөенсә дә, Актүш алай ук җылы каршыламады. Җай чыкканда, Йөнтәсне үртәргә генә тора, күрми калсаң, тешләп алырга да күп сорамый. Шунлыктан Йөнтәс күбрәк Рәсим һәм авылның калган малайлары тирәсендә бөтерелде. Алар йокыдан торганчы ук, малайлар Рәсимнәрнең капка төбенә җыелалар да, бүрәнәгә тезелеп утырып, яңалыклар сөйләшәләр. Йөнтәскә ярарга тырышып, берсеннән-берсе уздырып, күчтәнәчләр алып киләләр. Кайсы – конфет, кайсы – прәннек дигәндәй. Шулай да аю баласы Рәсим абыйсын күбрәк ярата. Рәхәтләнеп яшел чирәмдә ауныйлар алар, куышып уйныйлар...

Аю баласы бик тиз үсте. Көннәрнең берендә малайлар белән уйнаган җирдән Йөнтәс юкка чыкты. Эзләп-эзләп карасалар да, аны таба алмадылар. Рәсим төне буе йокламыйча көтте дустын. Иртә белән генә кайтты аю баласы. Бик ачыккан иде ул. Рәсим биргән сөтне эчте дә рәхәтләнеп йоклап китте. Йөнтәснең югалып йөрүләре тора-бара ешайды. Авыл халкының кош-кортлары югала башлагач, Рәсимнең әтисе Йөнтәсне иреккә бөтенләй чыгарудан туктады. Аю баласы читлектә боекты, ризыктан баш тартты, бик ябыкты. Озак уйлаганнан соң, аны тыюлыкка илтергә булдылар. Аңа анда бернинди дә куркыныч янамаячак. Шулай да якын дустыннан аерылу бик читен булды Рәсимгә. Тыюлыкка аю баласын илткәндә, ул да әтисенә ияреп барды. Соңыннан да, андагы хезмәткәрләрдән Йөнтәснең хәлен белешеп тордылар. Бик җиңел ияләшкән ул андагы шартларга.

 

Гөлия ХӨСНУЛЛИНА. Кама Тамагы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: