Диагноз (повесть)

Фатир юклыгы үзәгенә үткән иде Наиләнең. Иренең фирмасы да бар югыйсә. Күпме кешегә йорт салып бирде, ә һаман да үз куышына җитәрлек акча эшли алмый әле. Булыр да иде, Лилия сау-сәламәт туган булса...
Ходайдан узып беркая да китә алмыйсың шул. Югыйсә, ризык та талымламады, җиңел күтәргән иде.
Исемен дә алдан уйлап куйган иде. Лилия... Чәчәк кебек матур кыз булыр, янәсе. Сәламәт булсын, бөтен әгъзасы да төгәл булсын дип тә теләгән иде.
Башка балаларны әниләренә имәргә китергәндә, ул нәүмиз булып, аларның имезгәннәренә кызыгып, тулышкан күкрәген сыкты. Сөт төшмәсен өчен күкрәкне тыгыз итеп бәйләп куярга кушканнар иде. Балагыз ими сөтен суыра алмас, янәсе. Ничек итеп моңа риза булсын ул? Үзенең сөте була торып, ясалма ризык ашатыргамы? Балага әни сөте яхшырак бит! Сөте булган чаклы үзенекен ашатачак ул аңарга.
Үзең тапкан баланы ничек инде күрергә ярамасын! Кем уйлап чыгарган ул кагыйдәне? Балагызны зонд аша тукландырабыз, диделәр диюен. Кайчанга хәтле шулай булыр? Аларны өйдә зарыгып көтәләр бит!
Бәбинең дөньяга килүен дүрт күз белән көткән Камил дә кәефсез. Хатынының исән-имин котылуына сөенсә, бала белән туасы проблемалар алдында ул да югалып калган. Үзе Наиләне тынычландырган була тагын.
– Кайгырма, Ходай безгә бу сынауны җибәргән икән, ярдәменнән дә ташламас. Ул без күтәрә алмаслык авырлыкны җибәрми. Мин белештем, балабызның кимчелеген дәвалап була.
Дәвалап була дип әйтүе генә ансат. Олы кеше түгел бит ул, сабый гына! Аңынчы ничек ашаталар, ничек яшәтәләр? Нигә күрсәтмиләр, нәрсә яшерәләр? Бөтен саны төгәл кебек иде бит аның, туу белән елап та җибәрде. Әллә аның баласы елый инде? Колакка гел бала елаган тавышлар гына ишетелә.
Көткән кешегә минутлар сәгатьләр кебек тоела.
– Сезнең балагызны аерым блокка урнаштырдык әлегә, – дигән иде аңа табиб.
Кайчанга хәтле аерым блокта тотарлар аны?

 – Аны бер урыннан икенче урынга башка балалар кебек йөртеп булмый әлегә, – дисә дә, баласын кулына алып, ими каптырасы килә. Әнисенә алып килсәләр, имезү җаен табачак ул, табачак!
***
Баласын күргәч, ул имәнеп китте. Аның баласымы бу? Болай түгел кебек иде бит!
Сабыйның өске ирене ачылып, авызы ябылмыйча бөтен урты күренеп, бүре баласыныкыдай ыржаеп тора иде. Ул баланы алам дип сузган кулын тартып алды. – Минеке түгел! Минем бала түгел! Баламны алыштыргансыз! – дип
кычкырып җибәрде.
Палатадагы әниләр дә үз балаларын имезергә онытып, аңа төбәлделәр.
– Туйга хәтле төзәлә ул, – диде акушер-табиб. – Аяксыз-кулсыз туган
балалар да бар бит. Сезнең бар җире дә төгәл. Бу кимчелек төзәтеп булмаслык түгел, бераз көтәргә генә кирәк.
– Кыз бала бит... Ничек яшәр ул бу йөз белән?
– Алла ташламаса, бәндә ташламас.
– Ташлаган бит ул безне, әллә кайчан ташлаган!
– Авырлыклар сынау өчен бирелә. Аллаһы Тәгалә үткәреп җибәрмәстәен бирми.
– Әйтүе генә ансат. Сезгә әйтергә җиңел ул... Нишлим мин хәзер бу бала белән?..
Табиб тагын берничә тапкыр аның белән сөйләшергә тырышып карады әле. Ә ул һаман бер сүзне кабатлады:
– Минем бала бу түгел!
Берничә көн үгетләп карагач, аның янына баш табиб үзе килде.
– Баладан баш тартам, дип кул куярга кирәк сезгә, – диде ул. – Сезне монда озак яткыра алмыйбыз бүтән. Соңгы тапкыр балагызны күреп калырга теләмисезме?
– Минем бала түгел ул.
– Сезнең үз балагыз. Ышанмасагыз, генетик экспертиза ясарга туры килер. Аны ясарга акчагыз бармы соң?
– Сезнең гаеп белән булгач, мин акча түләргә тиешмени?
– Шуның өчен дә без аны алудан баш тартылган балалар реестрына куябыз. Дәвалагач, үзегез кебек бик матур кыз булачак ул. Бу баланы алырга теләүче бар.
– Кем?
– Баласыз гаилә. Ул гаиләнең мондый патологияне төзәтергә матди мөмкинлекләре бар. Башка яктан кимчелеге юк бит.
Таза бала белән дә мең төрле мәшәкать. Ә чирле баланың борчу-мәшәкатьләрен санап бетерерлек түгел. Баланың үзенеке булмавына шикләнгәннән генә түгел, ә чарасызлыктан, нишләргә белмәгәннән дә шулай әйтә бит. Табиблар моны бәби тапканнан соң була торган халәт дип аңлаталар. Риза ул, баласы хакына аны бер тапкыр да күрмәскә риза, тик аны кеше генә итсеннәр!
– Мин риза, – диде ул.
– Ирегез белән киңәштегезме? Ул нәрсә әйтер? Ул да кул куярга тиеш бит? – Аның кул куюы кирәкми. Без аның белән ЗАГСта язылышмаган.
– Ул бит барыбер аның атасы.
– Әйе, атасы шул. Аның белән киңәшермен... Риза булмый нишләсен ул да?
Риза без, риза! Кул куям! Бала белән ул түгел, миңа интегәсе бит!

Аннан соң да җавап табасы була бит әле. Үлде, дип котыла алмассыз... Бирегез, җирләргә кирәк, диюе бар бит әле.
Наиләнең башында мең төрле уй кайнады.
***
Килененең бәбидән баш тартырга җыенганын ишетеп, каенанасы килде. – Беркемгә дә бирмибез баланы, үзебез үстерәбез! – диде ул.
– Без аны менә дигән гаиләгә бирәбез. Сез бит закон буенча чит кеше саналасыз.
– Беләм мин менә дигән гаиләләрне!
– Мин сезне аңлыйм. Тик сезгә дә болай гына биреп булмый. Законлаштырырга кирәк. Имине ала алмый ул. Без аны зонд аша ашатабыз... Ә болай ул баланы алам дигән кеше бар... Менә бит калдырам дип кулын да куйды инде...
– Ошамаса, кире бирергә ул товар түгел! Бала тапканда миңгерәйгән генә ул! Баладан яңа гына котылган кеше нәрсә димәс? Кая кул куйган кәгазе?
Табиб өстәлдән әлеге кәгазьне бирде. Әби кеше аңа күз салып та тормыйча ертып атты.
– Нишлисез, бу документ бит!
– Документ булмагае чурт булсын! Баланы китерегез. Нинди баладан баш тартканын күрәсем килә, – диде ул.
Табиб әби кеше белән бәхәсләшеп торуның файдасы юклыгын аңлады бугай.
Ул аңа халат бирде. Озын коридор буйлап балалар блогына таба алып китте һәм иң читтәге карават янына алып килде.
– Менә сезнең оныгыгыз.
Әби балага карап уйланып торды. Киленен гаепли алмады ул. Бу балага косметик операциягә хәтле пычак астына ничә тапкыр ятарга туры киләчәк әле. Һәр ана баласына матур тормыш тели. Әйе, әлегә аларның андый мөмкинлеге юк. Ә кайчан була соң ул мөмкинлек? Шул мөмкинлекне көтә-көтә гомер үтеп тә китәргә мөмкин.
Оркыяның нинди генә хәлләрдә дә югалып калмый торган гадәте бар иде. Аның баш мие компьютердан да тизрәк эшли башлады. Әле моңынчы аның кулын сузып, акча сорап йөргәне юк иде. Булганыннан канәгать яшәде, артыгын өмет итмәде, нәфесен зурайтмады. Тик оныгы турында сүз барганда, элекке гадәтләрен онытып торырга әзер ул!
– Бернинди кешегә бирү юк. Үз сөягебез үзебездән артмас, – диде ул, ике уйларга урын калдырмыйча.
– Әйдәгез, алайса минем кабинетта сөйләшик бу турыда, – диде табиб.
– Сөйләшик соң.
– Баланы без бүген үк әнисенә биреп чыгара алабыз. Тик бер ләкине бар бит...
Безгә, баланы шушы хәлендә сезгә бирсәк, җавап тотарга туры киләчәк... Баланы башта бүтән бүлеккә салып, аны өйдә яши алырлык хәлгә китерәсе бар... Аны даими күзәтеп торырга кирәген аңлыйсыздыр инде... Күрәсез, имә алырлык хәлдә түгел. Зонд белән көненә алты тапкыр ашатасы була. Сез аны эшли аласызмы? Балада гадәти бүре авызы гына түгел, аның авыз куышлыгын формалаштыру өчен берничә операция кирәк... Без аны белгечләргә күрсәтергә тиешбез!
– Сез балалыкка алучы бар, дидегез бит! Аңа биреп җибәрергә ярый, ә үз әнисенә юк?
– Анысы бөтенләй башка мәсьәлә. Ул баланы кеше итә алырдай мөмкинлеге барлыгына декларация тутырды. Бар расходны да каплавы турындагы документ ул.
– Акчасы булган кешегә баланы алырга ярый, үз әнисенә – юк?

– Киленегез закон буенча ялгыз ана санала. Аңынчы туган ике баласы да үз исеменә генә яздырылган.
– Бу бит формально гына! Ялгыз ана булып фатир алырга чиратта тора ул, шуның өчен генә... Фатир булу белән язылышачак алар, улым балаларны да үз исеменә күчерәчәк.
– Үз балаларын уллыкка ала булып чыга инде.
– Теләсәгез ничек уйлагыз. Минем кеше өчен бала таба торган киленем дә, улым да юк! Хәзер һәркем үзенчә тормышын җайлый. Безнеке дә җайланыр. Без баланы кайчан алып китә алабыз?
Әйе, һәркем үзенчә җайлый... Ярый ла ире ышанычлы булса. «Ирләргә таянма, Иделгә таян!» дигән әйтем дә бар бит әле... Ирләр алар авырлыкка чыдамый, авыру бала белән күп вакыт ана кеше ялгызы кала.
Табиб әби кешегә шуларны аңлатырга теләде. Тик әби үз сүзеннән кире кайтырга уйламады да. Әбинең ныклыгы аңарга карата ихтирам, соклану хисе уятты. Бөтен әбиләр дә шундый булса, ятим балалар азрак булыр иде дә соң...
** *
Ул чаклардагыны искә алсаң... ничек түздек икән дә, ничек чыдадык икән, дип гаҗәпләнергә генә кала. Ялгыз ана буларак, фатир алу турындагы хыялны да тормыш җилләре мамык кебек әллә кая очыртып кына алып китте. Ире дә «формально» буйдак булып йөрүдән бигрәк, балаларның үз фамилиясендә булмавыннан туеп, мөнәсәбәтләрне законлаштырды, балаларга үз фамилиясен бирде. Әкренләп баланың йөзен кеше кыяфәтенә кертү мәшәкатьләре башланды. Сәламәт балаларга игътибар азрак булды, бар игътибар да, акча да авыру балага тотылды.
Ярый әле каенанасы булышты. Әни кешегә авыр булуын ул аңлый иде. Акча ягы да кысан. Шуңа олырак балалар мәктәпкә йөри башлагач, Наиләгә эшкә урнашырга кирәк дигән фикергә килделәр.
– Балаларга үзем күз-колак булам, – диде каенанасы.
– Әтиең белән без дә булышырбыз, – диде әнисе дә.
Берүзенә бикләнеп, күзгә күренмәс мәшәкатьләрдән арыган, моның ахыры мәңге дә бетмәс кебек тоелган иде Наиләгә. Шуңа күрә өлкәннәргә ул бик рәхмәтле булды. Фатир чираты да алга таба түгел, гел артка гына күчә бара, акчасызга үлгәнче дә буласы юк заманнар башланды бит. Шуңа күрә алар фатирны әз-әзләп, өлешләп түләп алырдай эш урыны эзләргә булдылар.
Декретка чыкканчы, ул район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән иде. Табибларны элек-электән дә фатир белән куандырмадылар, шуңа күрә аңа наркология диспансерына урнашырга киңәш итте бер дусты.
– Хәлеңне аңлыйбыз, – диде баш табиб. – Анда акчасы да бездәге кебек кенә түгел, отпуск яллары да озынрак... Киттем дип онытып бетермә безне, кергәләп йөр... Көтелмәгән хәлләр булуы бар бит.
Әйе, көтелгәненнән көтелмәгән хәлләре ешрак килә соңгы вакытта. Ире дә бик тиз генә үзенә йорт салмакчы булып, җир участогы алган иде. Күпме кешегә йорт салды, үзенеке һаман да буш тора әнә. Белмәгән кеше аны әллә кайчан әллә ничә коттеджы бардыр, дип уйлыйдыр инде. Башта бик дәртләнеп йөргән иде, кикриге шиңде хәзер. Балалар үскән саен, сау-тазасына да чыгымы күбәя, ә авыруына киткән һәм китәчәк акчаның исәбенә чыгарлык түгел... Ярый әле, әллә кайларга чит илләргә йөрисе булмады, үзебездә генә хәл итәләр. Алга таба күпме операция көтәдер әле. Бу хәлендә урамда йөргәндә кызганып карауларына һаман да күнегеп бетә алмый ул.

 ** *
Яңа урында акча эшләргә мөмкин иде. Ул икешәр смена да эшләде, төнгә дә калды. Ирен, балаларын күрми дә диярлек. Хәер, ире үзе дә кунарга гына кайта, иртүк чыгып китә. Ярый әле әбиләре бар. Каенанасына рәхмәтле ул, бөтен авырлык аңа туры килә. Аның да рәхәтләнеп үз көенчә генә яшисе, барасы җиренә барасы килмимени? Күңеле нечкәрде аның да. Элекләрне күп бала табып, соңыннан туганнар арасындагы ыгы-зыгы эчендә интеккән ата-аналарга аптырый иде, шуңа да ул килененең өченче балага узуын яратып бетермәгән иде. Тапкач, үсә инде, тик ничек үстерәсең бит? Советлар чорындагы кебек укыту, һөнәр бирү, фатир бушлай түгел, бөтенесе ата-ана исәбеннән. Дөрес, ул чагында бөтен кеше дә тигез, кешенең нәфесе дә алай зур түгел иде бит. Ә хәзер әллә нәрсә китте шунда... Вакыт-вакыт, балага ия бар чакта бирәсе калган икән, дип үкенгәне дә булгалады. Тик нигә әле бүтән балага түгел, нәкъ менә аларныкына чат ябыштылар? Бәлки, органнары өчендер? Авырып үлде, дигән документны алу кыенмыни акчалы кешегә? Ул үзенең гөнаһлы уйларын шунда ук читкә куа. Сәламәт балалар да, ия табылмыйча, балалар йортына эләккәч, шикләнмәс җиреңнән дә шикләнерсең...
** *
Наиләне эштә кызганып, аңа ничек тә ярдәм итәргә тырыштылар.
– Нигә әле сиңа бала өчен инвалидлык алмаска, – диде бер вакытны аңа хезмәттәше. – Авыру бала караган өчен үзеңә дә бераз түләнер иде.
– Ул акчага яшәп буламыни?
– Шулай да уйла әле бу турыда. Инвалидлык алсаң, фатир чираты да алгарак күчә.
– Авыру бала барын беләләр бит!
– Мин болай уйладым әле, сеңлем... Ул чираттагы кешеләрнең берсе дә фатирга синең кебек үк мохтаҗ түгел. Яшәр урыннары бар, бераз көтеп тә тора алалар. Ә мин сиңа бик шәп вариант әйтәм. Безнең янәшәдә нинди диспансер бар әле тагын?
– Психоневрология диспансеры.
– Әйе шул. Синең кызыңның йөзенә карагач, бигүк акыллы түгел кебек күренә. Олигофрения диагнозы белән инвалидлык ал. Ул чагында фатир чиратына беренче урынга куячаклар.
– Андый диагноз белән яшисе дә бар бит әле.
– Син алып калырдаен бүген алу ягын кара. Алга таба күз күрер.
Наилә уйланып калды. Аның баласы җүләр түгел бит! Киресенчә, ул акыллырак та әле башка балаларыннан. Үзенең ямьсезлеген аңлап, көзгегә дә карамый хәтта. Ул башка балаларга охшарга бик тели, шуңа күрә олылар өчен дә авыр булган процедураларны сабыр гына үткәрә.
Абыйсы белән апасы нәрсә эшләсә, шуны кабатлый, хәрефләрне таный, ә ясаган рәсемнәре аның яшендәге баланыкына һич тә охшамаган. Киләчәктә аның бу сәләтен үстерергә кирәк. Телевизорда берәрсе җырлаган чак булса, аларга кушылып җырлый башлый. Музыкага да сәләте бар. Кеше арасына кыенсынмыйча алып чыгарлык итәсе бар иде! Бала үзен бүтәннәрдән ким итеп сизмәсен өчен барысын да эшләячәк! Авыз куышлыгын төзәтеп бетергәч, пластика хирургы кызының битендә бер җөй дә калдырмаска өметләндерде. Дөрес, болар бөтенесе дә акча тора, шуның өчен ял белмичә эшли бит инде ул.

 ** *
Фатирны, аның чиратын артка күчереп, алдан алырга теләүчеләр бәндәдән курыкмасалар да, Алладан куркырлар әле. Ничек авыр яшәгәнен беләләр бит инде... Ул әңгәмәсендә шуларны аңлатырга тырышты. Ә танышы:
– Наиләнең матди хәле барыбызныкына караганда да яхшырак, иренең төзелеш фирмасы бар, ә үзе барыбыздан да күп акча ала дигән сүзләр йөри, шуны беләсеңме? – диде.
– Эшләсеннәр! Иренмәсеннәр. Мин дә тиешле сәгатемне генә тутырып, өйдә балаларым белән рәхәтләнеп ятарга каршы килмәс идем.
– Ярар, минем әйтүем хак булсын. Нишләргә икәнен үзең беләсең. Кире уйласаң, әйтерсең. Сүзем көчендә калыр.
Ул әңгәмәдәшенең бүтән таныш-белешләренә дә инвалидлык алуда булышуын, тиешле кешеләрне майлау өчен шактый зур суммада акча кирәген дә белә иде. Тик ул, үзенең болай да фатир алучылар чиратында аеруча мохтаҗлар исемлегендә торганын белә торып, шул хәтле акчаны җилгә очырырга теләмәде. Кешенең бәхетсезлегеннән акча эшләүләрен аңламый да, акламый да иде ул. Аңа киткән акчаны баласы өчен тотачак ул. Тик фатир бирер алдыннан, бәхетлеләр исемлегенә үзенең эләкмәвен белеп, имәнеп китте. Бүгенгесеннән колак кагасың икән, ничә ел көтәргә туры киләчәк, фатир арендалаган өчен тагын күпме акча җилгә очачак... Бу сумма инвалидлык алган өчен кирәк булганнан күпкә артыграк килеп чыга бит...
Күңелсез хәбәрне алып кайткач, өйдәгеләр аптырап калдылар.
Болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган кызларына күрәләтә җүләр дигән диагнозны сатып алырга? Хәзер акчаны ике капма-каршы максатка тотаргамы? Бер өлешен – сәламәтләндерергә, ә бер өлешен җүләрсетер өчен... Баланың кешечә уңайлы шартларда яшәргә хакы юкмыни? Ахыргы сүзне каенана әйтте.
– Фатир кирәк!..
** *
Тумыштан акылга зәгыйфь дип диагноз куелган бала катлаулы операцияләрне кичерә торгач, шыксыз үрдәк бәбкәсеннән аккош кебек булып үсеп килә әнә. Чынлап та аккошка охшаган ул – муены балериналарныкы кебек – биегәндә башын чөеп, аяк бармакларында басып торуын күреп, белмәгән кешеләр аны балет труппасына укырга бирергә дә киңәш итәләр иде. Тик балет ул караганда гына җиңел кебек. Аннан соң биюдән бигрәк рәссамлык сәләте ныграк анда – күңеленә ошаган һәр күренешне кәгазьгә төшерергә һәвәсрәк ул.
Наилә башка балалары өчен азрак кайгырды, алар бер эздән чыкмыйча гына укыйлар, үсәләр әнә. Бала-чага кызык бит ул, һәркайсы үзенә игътибарны күбрәк таләп итә. Әниләренә үпкәли дә алмыйлар, төнге сменада булып, кунарга да кайтмаган чаклары күп.
Башка балаларның да һәркайсының үзенә күрә сәләте бар. Тик хәзерге заманда иҗади талант, сәләт белән әллә кая бара алмыйсың, дөньяны алып барырдай һөнәр кирәк. Төп игътибарны укуга юнәлтергә булдылар. Бер ярдан икенче ярга ташланып, баланың башын катырудан файдасы урынына зыяны гына күбрәк иде алар уйлавынча.
Тик менә Лилия белән башкачарак. Аңа башка мөнәсәбәт кирәк иде.

** *
Диагноз белән беренче кыенлык баланы мәктәпкә биргәндә башланды. Укырга керергә гаризаны җиңел генә алганнар иде алуын. Тик медкартаны алып килгәч, директорның чәче үрә торды.
– Мондый диагноз белән безнең мәктәп программасын үзләштерер дип уйлыйсызмы? – диде ул. – Хәзерге программа катлаулы, аны бик башлы балалар да авырлык белән генә үзләштерә.
– Үзләштерә ала ул программаны, бу мәктәпкә бер ел алдан ук әзерлек программаларына йөрттек бит. Укытучы тарафыннан бернинди дә каршылык булмады, – диде Наилә.
– Андый балалар өчен махсус мәктәп бар! Аннан соң сез безнең микрорайонда да яшәмисез! Гади мәктәп булса бер хәл, күз йомып та калыр идем... Элитный мәктәп бит бу! Балалар болай да артык күп, кайбер класслар икенче сменада укый.
– Ул диагноз бүген бар, иртәгә юк! Комиссия үткәреп, мин аның бу авырудан сәламәтләнүе турында белешмә алып киләм! Лилияне мәктәпкә барыр алдыннан коллективка ияләшсен дип, бераз булса да, балалар бакчасына да йөрттек. Бер төркемдәге балалар белән беренче сыйныфка барасын белгәч, бик сөенгән иде.
– Сез белешмә алып килегез, аннан сөйләшербез...
Алга таба бу диагноз белән күпме башы катачагын аңлый иде Наилә. Шуңа күрә ул кызын үзләре янындагы гадәти мәктәпкә генә бирде. Директор бер диагнозга, бер кызга карап алды да:
– Безнең барыбызның да нерв системасында азмы-күпме тайпылыш бар инде, төптән уйласаң, акыллы кешене ярты сәгать эчендә җүләргә чыгарып була. Ә сез тумыштан акылга зәгыйфь дигән диагнозлы баланы шушы дәрәҗәгә җиткергәнсез икән, башка балалар белән бер тигез укый алырына шигем юк, – диде.
Башлангыч сыйныфларда үзләренең ишегалдында аның йөзендәге гариплектән куркып уйнарга теләмәгән балалар да бар иде. Алар ул баланың бүгенге Лилия икәнен башларына да китермәделәр. Тик үзен белә башлаганнан бирле кыяфәтеннән кимсенеп үскән бала моны онытмаган, ул аның хәтеренә күпме юсаң да, бетмәстәй тап кебек булып калган иде. Шуңа күрә ул хәзер алардан яхшы якка аерылып торырга, алардан өстенрәк булырга бөтен көчен куйды. Ул балалар үзләре эшли алмаган мисалларны аңардан күчергәндә дә, аның белән дуслашырга теләгәндә дә, үзен бер башка үскәндәй тойды.
Тик күптән түгел генә кыерсытылган бала: «Мине күрегез әле, мине», – дигәндәй, үзен башкалардан бер башка өстен итеп куярга тырыша, шуңа омтыла да иде.
Мәктәптәге, икенче төрле әйткәндә, җәмгыятьтәге урыны җайланса да, өйдә башкачарак иде. Чөнки абыйсы белән апасы бөтен игътибарның, бөтен көчнең һәм күпчелек акчаның сеңелләренә тотылуын аңлап, үзләрен үгисеткән итеп тоя башлаганнар иде. Бу чынлыкта да шулай иде – Аллаһы Тәгалә аларга барысын да – тазалыкны да, матурлыкны да, зиһенне дә мулдан биргән, алар артык көч куймыйча да тормышта үз урыннарын таба алалар иде. Ә төпчекләре белән инде барысы да булды дигәндә көтелмәгән яктан сюрприз килеп чыгарга да мөмкин бит. Хәтта башкалар күзенә чалынган матурлык та, сәләт тә аларның күзенә күренми. Сеңелләре алар өчен элекке бичура шикелле булып калды. Үзләре кызыккан әйберне алырга мөмкин булмаган чагында гаепне аңардан күрәләр, төрлечә кыерсыталар, ясаган рәсемнәрен бозалар. Моның өчен үзләренә дә эләгә, тик бала кешене бернинди әмер белән дә җиңә алмыйсың, барыбер үзенекен эшли, билгеле бер вакыт җитмичә игә килми ул.
Кайчандыр әтисе чираттагы ничәнчедер операциядән соң бала битендәге төзәлеп килгән җөйләргә карап-карап торды да, чарасызлыктан:
– Тәки ярыйсы гына полуфабрикат булгансың бит! – дигән иде.
Шуннан соң аңа «полуфабрикат» дигән кушамат ябышып калды.
Шушы «полуфабрикат» сеңелләре аркасында иркен яңа фатирда яшәүләрен алар искә дә алмыйлар. Хәер, өйдә балалар алдында бу турыда сөйләшмәскә тырышалар. Балалы өйдә сер тормый бит ул, өйдә нәрсә барын хәзер саталар. Лилия дә белми әле моны. Ул хәзер элекке кебек үзен кыерсыткач, әбисе янына килеп әләкләми. Гомумән, каршылыкка кермәскә тырыша, үзен үртәгәннәргә дә әһәмият бирми, чөнки моның элекке гадәт буенча әйтелгәнен белә, чынлыкта ул үзенең көзгедәге бүгенге кыяфәтеннән бик канәгать, аңа башкасы кирәкми дә иде.
Туганнар шуның өчен дә туган – алар гел ачу тотып йөрми, гел үртәшеп кенә дә яшәмиләр, бер-берсенә үпкәләрен онытып, тату гына уйнаган чаклары да күп. Урамда бүтәннәрдән кыерсыттырмыйлар, мәктәптәге уңышлары белән куаналар да... Тик вакыт-вакыт барыбер эчкә яшеренгән көнчелек җене кузгалып алганда, нишләргә белгән хәл дә юк.
Көнләшерлек түгел дә соң. Көнчелек күп вакыт акылны томалый.
Ә болай тормыш дәвам итә...
Дәвалауга киткән чыгымнар кимегәч, матди як та җайлангандай булды, Наилә дә эштәге сәгатьләрен киметте, өйдә күбрәк була башлады. Ай саен Лилия өчен кереп барган пенсия акчасы да ярап торды. Балага яңадан медкомиссия үткәреп, диагнозын үзгәртергә дип талпынса да, тукталып калды.
** *
Инвалидлар декадасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәйрия концертына чакыру алгач, нишләргә микән дип уйга калды Наилә. Мондый чаралардан элек тә калдырмыйлар иде. Лилияне монда бичура дип кимсетүче юк, аңа башкалар белән тигез мөнәсәбәт булгач, ул үзен иркен тота, сәхнәдә җыр-бию белән катнаша. Бу юлы да берәр чыгыш әзерләп килүләрен сораганнар һәм килмичә калмагыз дип тә өстәгәннәр.
Мондый чараларда балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмәләр оештыра торган булгач, ул анда кызының берничә рәсемен куярга рөхсәт итте.
Кызының уңышлары белән сөенеп утырган әни кеше концертны берничә телеоператорның камерага төшерүенә игътибар итсә дә, гаҗәпләнмәде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аралашу мохитен булдыруга игътибар көчәйде соңгы вакытта.
Сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, Лилия әнисе янына төшеп утырды. Тәнәфестә алар янына бер хатын килде. Ул үзен бию студиясенең җитәкчесе итеп таныштырды.
– Сез бу чарага ялгышып эләккәнсез кебек тоела миңа, – диде ул.
– Шулай гына булса иде дә соң...
– Сезнең кызыгыз бер дә мөмкинлеге чикле балага охшамаган.
– Әйе... Хәзер охшамаган. Шуңа күңелем тулып утырам әле, – диде Наилә
күз яшен сөртеп. – Сез аның элекке чагын күрмәдегез шул.
– Әйе, миңа сөйләделәр... Беләсезме , бу могҗиза бит! Ни әйтсәң дә, безнең медицина могҗизалар тудырырга сәләтле. Нинди генетиканы үзгәртергә кирәк бит! Бу бит Нобель премиясенә лаек ачышка тиң! Юкка гына чит илләрдә дәваланыр өчен миллионнар түгәләр. Килешәсезме?

– Әйе...
– Баланы кайсы клиникада дәваладылар?
– Кайда булсын? Үзебездә, Мәскәүгә дә барырга туры килде...
– Нишләп бу турыда матбугатта бер язма да юк? Бу сенсация тудыра торган факт бит. Беләсезме, сез интервьюлар биреп тә әллә нихәтле акча эшләр идегез. Әллә дәвалаган докторыгызга реклама кирәкмиме?
– Гафу итегез... Безгә реклама кирәкми...
Берничә көннән зәңгәр экраннарда бу концертны тулысы белән күрсәттеләр. Ә газетаның чираттагы номерының беренче битен Лилиянең фотосы белән бизәгәннәр иде.
** *
Бер көнне Лилияне укырга алудан баш тарткан мәктәп директоры шалтыратты.
– Сез кайда югалдыгыз, Наилә ханым? – диде ул. – Без сөйләшкән идек бит... – Нәрсә турында?
– Кызыгызны укырга алу турында...
– Без башка мәктәпкә йөрергә булдык... Анда бездән бернинди белешмә дә сорамадылар.
– Беләсезме, миңа да кирәкми сезнең белешмәгез... Балагызның күпкырлы сәләтен үстерү өчен бездә мөмкинлекләр күбрәк.
– Рәхмәт... Без бу мәктәпкә өйрәндек инде...
– Сез уйлагыз әле тагын бер кат. Гадәттә миңа баламны алыгыз дип ата-аналар үзләре килә. Мондый тәкъдимне башлап үзем ясаганым юк иде әле. Сезгә беренче тапкыр... – диде монысы да.
– Без монда ияләштек инде. Ә теге чагында алмаганыгыз өчен рәхмәт кенә.
Әлбәттә, табиб та, укытучылар да балада бернинди дә психик тайпылыш юклыгын беләләр иде. Кайсы табиб төгәл диагноз куюы белән мактана ала соң? Мондый аномалия белән туганда бигрәк тә. Тик үзләре әйтмешли, авыру баланы шушындый хәлгә җиткерә алган ата-анага да, табибларга да сокланырга гына кала. Әбисе аңа бервакытта да исеме белән дәшмәде, «матурым» гына дия иде. Аңа каршы Лилия:
– Нишләп минем битем җөйле, – дигән сораулар биреп интектерә иде.
– Фәрештәнең сиңа чираты килеп җитми әле, күр дә тор, үзең дә сизмәгәндә, бөтен җөйләреңне сыйпап төзәтер, – дигәч, кәгазь-буяу белән үзен матур итеп ясый иде дә:
– Фәрештә мине шулай итеп сыйпаячак, – дип куана иде...
** *
Ул үзен фәрештә сыйпавын озак кына көтте әле.
Башта ак халатлы кешеләрдән куркып, ду куптарып еласа да, әкренләп аларның яхшылык эшләргә теләгәннәрен аңлый башлады. Үзе дә курчаклары белән доктор булып уйный, аларны дәвалады, үзенчә укол кадады, үзенчә матурларга яратты.
Аның мавыгуларын сөенеп күзәтеп торган Наилә боларның кайсына өстенлек бирергә белмичә аптырап калды. Укуда да алда бара, яңа теманы да тиз эләктереп ала, язуы да матур – рәссамнарга каллиграфия кирәк тә кирәк инде, музыка мәктәбенә дә теләп йөри. Бию түгәрәгендә йөрергә яратса да, буыннарына көч килеп, тезе авырта башлагач, анысына йөрмәскә күндерә алды алуын. Алга таба аңа нинди һөнәр сайлау – менә анысы катлаулы иде. Лилия үзен авыруларны терелтүче фәрештә, яисә табиб итеп күз алдына китерсә дә, бу диагнозы белән аны медицинага якын китерерләрме соң? Шул турыда ул белгечләр белән дә киңәшеп карады. Тик алар барысы да бер фикердә булдылар.
– Медицинага түгел, идән юарга да якын китерергә ярамый.
– Идән юарга ник ярамый?
– Идәнне су урынына бензин белән юса? Ялгыш берәрсе шырпы кабызып ут чыгаруы бар!
– Ул мәктәптә беренче отличник!
– Андый диагнозлы кеше кирәкмәгәнне дә эшләргә ярата.
– Инвалидлыкны ничек юкка чыгарып була соң?
– Ә нигә аннан баш тартырга? Хезмәт кешесе белән төрле фаҗигаләр чыгып, гарипләнеп тора. Эшли алмый башлагач, яшәр өчен группа алырга сират күпере чыгасы бар. Ә сезнең гомерлеккә бирелгән. Кеше эшләп тә шул хәтле акча ала алмый... Юк белән баш катырмагыз, торсын шунда... Законнар гел үзгәреп тора. Рәссамлык таланты бар бит кызыгызда. Шул яктан үстерегез. Алар арасында бу яктан чикләү юк. Ван Гогны ишеткәнегез бармы?
– Үз колагын үзе кискән рәссам турында әйтәсезме?
– Әйе... Аның бер картинасын миллионнар түләп алалар. Дөрес, исән чагында мохтаҗлыкта яшәгән, диләр. Бәлки, сезгә уңыш иртәрәк елмаер? Ә бит бу идея! Әйбәт реклама биргәндә, сезгә череп баерга була! Чынлап та, кызыгызда рәссамлык таланты бар!
Наилә киңәшергә кызының рәсемнәрен дә алып килгән иде. Ул аларны карады да:
– Мин сезгә булыша да алам...
– Әлегә киңәшмәкче генә идем...
– Мондый нәрсәне алдан ук килешеп куялар инде. Көне җиткәч кенә соң була ул. Договор төзибез хәзердән үк. Табыштан кемгә күпме процент тиешен уйлашырбыз. Аннан соң рекламага тотынабыз. Бу отышлы вариант. Рекламаның эмблемасын уйларга кирәк.
– Рәхмәт киңәшегезгә. Тик барыбер кызымның диагнозын төзәтәсе иде. Кызның үз теләге дә бар бит әле...
Наилә, юк, кирәкми дип, кискен җавап бирмәскә булды. Аңа ничек тә кызының диагнозын бүген булмаса, алга таба юкка чыгарып, сәламәт дигән нәтиҗә кирәк. Шуңа күрә ул хәйләгә барды.
– Кызыма сәламәт дигән диагноз алып булса, мин сезнең бөтен шартларга да кул куярмын, – диде. – Ә рекламага теләсә ничек языгыз...
– Группа алыр өчен чирле кеше дә күпме акча түгә, ә сез, киресенчә, аны бетерер өчен түләргә җыенасыз... Сез үзегез дә сәламәт түгел бугай... Хәзерге заманда акча чыганагын юкка чыгару үзе ахмаклык... Ялгышмасам, бу диагноз аркасында фатирлы булгансыз бит...
– Ул чагында башка чарам юк иде.
Әйе, кызы үскән саен замана катлаулана бара. Бөтен мәгълүмат компьютерда, өтерен дә үзгәртә алмыйсың. Наилә үзе дә укырга медучилищега кергәндә, стажлыларга өстенлек бирелгәч, әнисе аңа кичке мәктәптә укып эшли дигән хезмәт кенәгәсе булдырган иде. Яшен дә ике яшькә зурайтты. Соңыннан врачлыкка да укырга хыялланган иде, тик кияүгә чыкты.

 ** *
Вакытында гаиләсен фатир белән тәэмин итә алмавын Камил дә авыр кичерде. Дөрес, хәзер эшләре җайланды, тик балалар да өчәү бит, аларның киләчәген ул кайгыртмый, кем кайгыртсын? Ул һәр өчесенә дә әкренләп йорт салырга план корып, җир участоклары алды. Нигезен озакка чыдарлык итеп кечерәк кенә йорт салып, алга таба әкренләп киңәйтергә иде нияте. Үзләренә ошаса, балалар югалып калмас. Башлап кына җибәрергә кирәк, аннан китә ул. Кассадагы акча юкка чыга, ә җир буыннан буынга тапшырырга ярый торган, бәясе юкка чыкмый торган мөлкәт. Үзенең төзелеш фирмасы да аякка басты, балаларына эш урыны да бар дигән сүз. Лилия дә ким-хур булмас, аңа да шөгыль табылыр. Хатынын да ял күрмичә эшләүдән азат итә алды. Кызының диагнозын юкка чыгарырга йөрүенә ул көлемсерәп кенә карый. Әйдә, шөгыле булсын шунда, адәм баласына бер борчу кирәк, булмаса барыбер таба ул. Хәзер типсә тимер өзәрдәй сәламәт кешеләр дә дәүләткә бил бөгәргә ашкынып тормый. Яраткан төпчек кызы исән генә булсын!
Кызына шөгыль таба ул. Хәзер дизайнерлар бик кирәк. Аның кулы бизәргә- буярга, рәсем ясарга ятып тора. Дөнья көне-сәгате белән үзгәреп тора. Әнә бит, бөтенләй йөри алмаган кешеләр дә файдалы хезмәт башкара алсыннар, кеше арасына чыга алсыннар өчен урамнарга да, йортларга да пандуслар куялар, эш урыннары булдыралар.
** *
Иң авыр җәрәхәтне якыннарың ясый. Чөнки алар иң йомшак җиреңнең кайда икәнен белә. Инде элекке гариплегенең эзе дә булмавына карамастан аның кушаматы Бака да булды, «Ярымфабрикат» дигәне дә ябышып калды.
Дөрес, алар бу кушаматны кеше алдында әйтмиләр. Хәтта аның үзләренең сеңлесе булуын да белдерәсе килмичә, урамда чагында аны күрмәмешкә салышып үтәләр. Лилия аларга үпкәли алмый – көзгегә дә карарга яратмаган башың белән ничек инде үз туганнарыңа үпкәләп торасың?
Шуңа да карамастан, Лилия шыксыз үрдәк бәбкәсеннән гүзәл аккошка әверелгән кебек, берзаман абыйсы белән апасыннан чибәррәк булып өлгерә башлады.
Лилиянең башкалардан аерылырга тырышмыйча, күзгә-башка чалынмыйчарак яшәү гадәте барыбер калды. Бу аның үз-үзен тотышында да, киемнәрендә дә чагылды.
Гаилә бюджеты тигез бүленә башлагач, Динар белән Мәдинә сеңелләренә карашларын үзгәрттеләр. Туганнар арасында вакытлыча татулык урнашты. Тик аңа нәрсәгә генә тотынса да, җиңел генә башкарып чыгу, җиңел генә үзләштерү сәләте бирелгән иде, ул артык көч түкмичә генә бөтен фәннәрдән дә бишкә укып, иң алдынгы укучылар рәтендә йөрде.
Ел саен мәктәпкә килгән медицина тикшерүе вакытында шундый диагнозлы баланың укуын белгәч, башта җитәкчеләргә шелтә биреп, мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына укырга җибәрергә киңәш бирсәләр дә, аның билгеләрен күргәч тел шартлаталар һәм:
– Бөекләрнең күбесендә психик тайпылыш булганын белә идек, тик бу бала барысыннан да уздырып җибәрә, – диделәр. Ә инде баланың үзен күреп сөйләшкәч, хәлнең нидә икәнен аңласалар да, абруйлы медкомиссия карарын үзгәртергә барыбер хәлләреннән килми – чөнки бу диагноздан сәламәтләнгән бер генә очрак та юк. Шул килеш калдыралар да китеп баралар. Нигә әле аларга кемнеңдер хатасы өченме, әллә шулай махсус эшләнгән эш өченме баш катырырга? Үзләрендә юкмыни андый хаталар? Кул кулны юа, ике кул битне 
юа дигәндәй, башлап кына җибәр, дәвам итүчесе табыла аның, үзеңнең кая барып төшкәнеңне белми дә калырсың...
Анысы шулай да, мөмкинлекләре чикләнгәннәр җәмгыяте дә бар бит әле. Алар да сәламәт яшәү рәвеше җәелдереп җибәрделәр. Нәтиҗәле генә эшлиләр дә. Аларның да әйбәт нәтиҗәләргә ирешәсе, ирешкәннәре белән мактанасы килә. Шуңа күрә алар вакыт-вакыт үзләренең барлыгын искә төшереп торалар һәм үткәргән чараларына кызны тартырга тырышалар. Бөтенләй баш тартып та булмый, кыз тегендә дә, монда да, һәм беркайда да түгел саналмасын өчен, вакыт-вакыт һәр ике якның – үзе укыган мәктәбенең һәм үзе теркәлгән җәмгыять чараларында катнашырга туры килә.
Кайчандыр үзенең бер көтүгә дә иярә алмыйча кагылып йөргән кош кебек чакларын онытмый ул. Тик уңышлары белән масаймый да, мин кем, дип күзгә бәрелеп тә торырга тырышмый, күләгәдәрәк каласы килә. Тик аны кирәк чагында барыбер күрәләр.
Ул әле үзенә куелган диагнозның асылын аңламый, гомумән, аңа барыбер. Хәзер аңа берәү дә бармагы белән төртеп күрсәтми, аның белән аралашудан курыкмый. Тик ул үзенең хисләрен башкалар кебек шау-шулы уеннарда коймый, балачагында сөйкемсез сөяк булып йөрүеннән кимсенү аның хәзерге аралашуына аяк чалып тора, чөнки ул үзенең барыбер башкаларга тамчы да охшамаган булуын күңеле белән сизенә. Кыяфәте түгел, күңеле аерыла аның.
Бу аерымлыкны башкаларга белгертмәскә тырышкан саен күзгә ныграк ташлана. Әгәр ул дәрестә вакыт-вакыт шуграк балаларга ияреп, укытучыга комачаулап утырса, үзенә игътибар таләп итеп шуклык, берәр хилафлык эшләсә, төркемнән аерылып та тормас иде.
Укытучылар үзләре дә вакыт-вакыт аптырашта калалар иде. Ата-аналар җыелышына килгән һәркемнең үз баласы турында мактау сүзләре ишетәсе килә, һич югы начарлар белән бергә телгә алмасыннар. Ә Лилияне башкаларга үрнәк итеп тә алып булмый, ничек инде шундый диагнозлы бала үрнәк була алсын? Артык мактап җибәрсәң – дус бар, дошман бар, дигәндәй, әллә кайларга жалу биреп, тикшерү өстенә тикшерү китертүләре бар. Укытучыны тикшерүчеләр болай да җитәрлек, ул тикшерүләр бугазга кадалган сөяк кебек. Кирәкми артыгы, булганы да җиткән. Шуның өстенә теләсә нинди бәйге, теләсә кайсы олимпиадага кызны катнаштырсаң, РОНОга җибәрелгән эш планындагы пунктның артыгы белән үтәлүенә шикләнмәскә була. Аларның гаиләне борчыган хәл белән баш катырырга вакытлары юк, аларның эше – дәрес программасы буенча белем бирү. Ә һәр бала язмышы өчен ата-ана үзе җаваплы. Ул җаваплылыкны үти алмый икән, дәүләт үз карамагына ала. Тик дәүләт булып дәүләт үзе дә шактый мәсьәләләрне объектив хәл итеп бетерә алмаганны, кая инде ул гади кешегә...
Кыз бүтәннәргә комачау итмичә, үзенең эчке дөньясына беркемне дә кертмичә яшәвен дәвам итте. Моңынчы бар көч аның тумыштан зәгыйфьлеген төзәтер өчен китте бит, рухи дөнья арткы планда кала килде.
Кыз үзенең уй-фикерләрен теркәр өчен башкалар кебек көндәлегенә җыр-шигырь текстлары язмый,чөнки анда язасың икән, икенче көнне үк башкалар беләчәк. Үртәү, үчекләү китәчәк. Сыйныфларында андый очраклар булды инде. Шуңа ул нәрсәгә булса да күңеле тулса, йә сөенсә, хисләрен альбом битләренә төшерә. Озак уйлап та утырмый ул, кәгазьгә карандашы белән җиңелчә генә сызыклар сызгандай итә дә, бераздан күз явы алырлык сурәтләр хасил була.
Хәзер апасы бүтәннәргә тиешле мактау сүзләренең үзенә түгел, Лилиягә атап әйтелгәне белән килешәсе килмәде. Бәйләнерлек тә, яратмаслык та сәбәп юк 
иде югыйсә. Киемнәрнең дә матуррагы, яңасын ул кия бит. Тик бу киемнәрне алганда, аның түгел, Лилиянең дә киясен уйлап, аның өчен матуррак булсын дип алалар шикелле тоела башлады. Шуңа күрә үзе киеп ялыккач, яисә үзенә ярамый башлагач, киеменә нинди дә булса хилафлык эшләп ташларга да күп сорамый.
Ул хәзер сеңлесенең кешегә күрсәтмәслек чакларын сагына башлады. Шулай булса, күргән кеше иң беренче Лилиягә түгел, аңа ныграк игътибар итәр иде бит...
** *
Мәктәпне тәмамлар алдыннан укытучылар кыен хәлгә калды. Бөтен фәннәрдән дә бишлегә укыган, олимпиадаларда җиңеп килгән кызга нинди аттестат бирергә? Җитмәсә, РОНОның кимендә бер баланы булса да, алтын медальгә тәкъдим итәргә дигән «негласный» күрсәтмәсе бар. Яхшы укучы балалар күп-күбен, тик бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, элекке кебек алдан берни дә эшли алмыйсың шул. Тартуын тартырга да була анысы, соңыннан адәм көлкесенә калмам, дип ничек ышанып әйтәсең? Укырга кергәч, беренче имтиханнарда ук төшеп калсалар? Каян уйлап чыгардылар шул БДИ дигән куркыныч нәмәстәне? Бөтен җирдә видео, бер бөртек чәчеңне дә яшерә алмыйсың. Балалар бит болай да «имтихан» сүзеннән үк куркып кала, белгәнен дә, каушап, җавап бирә алмавы бар.
Бу Лилиягә кагылмас та анысы. Ул ничә олимпиадада катнашып, ничә җиңү яулаган, мәктәпнең данын күтәргән бала. Тик аңа ярармы соң? Болай да гадәти балалар арасында укырга ярамый торган диагнозы белән унбер ел укуы законга сыя торган нәрсә түгел. Бу очракта сыюын сыйдырдылар анысы, сәламәт мөһере сугылган, акылга сайрак балалар да җитәрлек мәктәптә. Тик аларның андый коточкыч диагнозы юк! Аларга укытучылар белемне җитәрлек дәрәҗәдә бирмәгән, йә ата-анасы тырышмаган, йә үзләре ялкау дип сәбәп табарга була. Сәламәт балаларга бирмичә, аңа бирсәләр медальне – нәрсә була инде? Йә белем бирү системасына, йә медицина өлкәсенә үзгәреш кертергә димәсләрме?
Дөрес, һәр ике өлкәнең дә куркыр җире юк: дәвалап булмастай генетик авыруга дучар булган бала барысыннан да сәләтлерәк, башлырак булып терелгән. Тик мондый очракның әлегә дөньяда булганы юк! Медицина алга китте дип, аңа сылтап та калдырыр идең... Тик ул чагында күпме тикшерү, күпме баш ватасы, күпме тәҗрибә үткәрәсе була. Алар сиңа кирәк нәтиҗә ясыймы әле, анысы да бар бит.
Укытучылар коллективы куркып калса да, мәктәп директоры совет чорында хезмәт юлын башлаган, комсомол сафларында чыныгу алган, партия сафында төрлесен күргән, коммунистлар партиясе беткәч тә, коммунист булуыннан туктамаган Минзәт Ришатович ике уйларга урын калдырмады.
– Безнең эш – белем бирү. Беребез дә авырмый тормыйбыз, аңа карап, эш туктамый. Медальне дә кем лаеклы – шуңа бирәбез. Монда мин Лилия Кантаровадан башка лаек беркемне дә күрмим. Димәк, бала бүгенге тормышка яраклашсын өчен әти-әнисе күп тырышкан. Мәктәп коллективы белән берлектә, әлбәттә. Институтка кергәндә дә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән сәламәтләре арасында чикләүләр бетерелде. Монда гайре табигый бернәрсә дә юк.
Директорның бик сирәк очракта гына коллективка каршы чыга торган гадәте бар иде. Шуңа аның белән бәхәсләшмәделәр. Бары тик:
– Андый-мондый аңлашылмаучылык чыкса, җавабын сезгә бирәсе, – диештеләр.
– Минем өчен борчылмагыз. Болай да пенсиягә чыккач, әллә нихәтле эшләдем инде. Яңа шөгыль табармын.
 ** *
Шулай итеп, кыз теләсә кайсы югары уку йортына керергә хокук бирә торган балл җыеп, алтын медаль алып, мәктәбе белән хушлашты. Ул үзенең кем буласын берничә ел алдан ук хәл итеп куйган, шуның өчен тырышты да бит инде. Аны институтның музыка бүлегенә дә, рәссамнар әзерли торган уку йортына да берсүзсез алабыз дип, чакырып торалар иде. Тик кызның фәкать табибә буласы килде.
** *
Ходайның рәхмәте, Лилияне медка берсүзсез алдылар. Бөтен фәннәрдән дә югары балл җыйган кызның акылында хилафлык бар дигән уй комиссиядәгеләрнең башына да кермәде.
– Хастаханәдә үскән кыз бит, башка һөнәрне сайласа, гаҗәп булыр иде, – диештеләр.
Дөрес, арада кызга үзләре куйган диагнозыннан шикләнүчеләр дә бар иде.
Үзе үк шактый сумманы кесәсенә шудырган судмедэкспертиза җитәкчесе дә – комиссия әгъзасы. Кызның киләчәгеннән битәр аны үз язмышы борчый иде. – Хәзер бит элеккеге шикелле сәламәт дип, кул куеп кына булмый. Җиде ата-бабаңны да казып чыгарырлар. Әнә Наполеонның да нәсел чылбырын сүтеп маташалар хәзер генетиклар. Гарәбстанда бөтенесе дә Мөхәммәт пәйгамбәр белән туган... Җылы урынга утырырга теләүчеләр аз дип беләсезмени, сезне кузгатып? Балыкның койрыгыннан тотынсаң, башын ашамый калмыйлар инде... Диагнозы бит... Ничә мөһер сугып расланган...
Ректор курка торганнардан түгел иде.
– Елыйсы килгән бала әтисенең сакалы белән уйный. Монда – бөтен дөньяга сенсация тудырырлык ачышыбыз күз алдында. Болай да безнең кулдан тартып алырга гына торалар. Тарихта күренмәгән хәл бит шундый диагноз белән туган баланың барысын да уздырып югары балл җыюы. Хәзер сәламәт туган балаларның яши-яши башы тиешенчә эшли алмый башлавы белән килештек инде, ә менә киресе булган очракларга ияләшә алмыйбыз һаман. Ә ияләшергә вакыт! Тиккә генә дәүләт башындагылар сәламәтлеккә туймаган, теге яки бу сәбәпләр аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятебезгә файда китерердәй шәхесләр итәр өчен төрле чаралар җәелдермәгәндер бит.
Ректор бик акыллы фикер йөртте – беренче яртыеллык нәтиҗәләрен көтәргә, дигән нәтиҗә чыгарды. Чөнки безнең илдә барыбыз да тигез – чирлеләр дә, сәламәтләр дә. Нинди авыруларны медицинага якын китермәскә, дигән мөһер сугылган күрсәтмәнең иң каты режимнар вакытында да булганы юк. Киресенчә, халык дипломлы табиблардан туеп, медицинадан ерак торган, кеше организмы турында хәбәрдар булмаган, медицина күзлегеннән караганда, акылга җиңел шарлатаннар янына барып, гомерләрен озайтмакчы була.
Шулай булгач, бу кызның беренче сират күперен үтеп, тиешле белем алып чыга калса, менә дигән табиб була алуына ректорның шиге юк иде. Чөнки ул чирнең нәрсә икәнен укып кына түгел, үз практикасыннан чыгып та белә иде.
Кызның язмышы шулай хәл ителде.
** *
Беренче яртыеллыкның имтиханнарын студентларның күбесе кабат-кабат бирде, бирә алмыйча түләүлегә күчүчеләр дә, китүчеләр дә булды. Түләүле уку елына ярты миллионга якын акча кирәк булгач, анда гади кеше баласы укый 
алмый иде, имтиханнарны җиңә алучылар да – үз көченә генә таянган гади кеше балалары иде. Ә түләүле бүлеккә калганнары ата-анасының акчасына аркаланып кергәннәр, акча кадерен дә, аны эшләп алуның тәмен дә белмиләр, алар кеше сәламәтлеген түгел, үз кесәләрен генә кайгырталар – укып бетергәч, ата-аналары ачкан шәхси хастаханәләрдә җитәкчелек итеп, әнә шул тырышып укыган базык гәүдәле белгечләрне җыеп, үз кесәләренә акча көрәп алыр көннәре турында хыялланудан башка берни дә уйламаган, дөрес диагноз куя белмәстәй яшьләр иде.
** *
Беренче курс кызлары моргта, кешенең анатомиясен өйрәнгәндә үк һуштан язалар иде. Ә Лилия үзен үлеләр арасында бик уңайлы хис итте. Моңа гаҗәпләнгән курсташларына ул:
– Мин тере кешеләрдән куркам, үлгәннәрдән түгел. Алар берәүгә дә зыян салмый, – дип җавап кайтарды.
Чынлап та, кыз һаман да үзенә күбрәк игътибар итә башласалар, куркынып китә иде. Бу курку үзен белә башлаганнан калган, балаларның аны күргәч, елап, әниләре тизрәк алып китсен өчен кулларыннан, күлмәк итәкләреннән тарткалаудан калган. Хәзер ул таныш түгел кешеләрнең дә үзенә сокланып карауларыннан шүрләп кала һәм күзгә ташланып, аерылып тормаслык итеп киенә, үзен дә шулай тота. Хәтта практика үткәндә авыруларның аны аеруча якын итеп, кызым йә сеңлем, дип эндәшүләре дә аны сагайта... Хаклы түгеллеген дә белә, тик ахырынача үзенең элекке шыксыз үрдәк бәбкәсе түгел, ә гүзәл аккош кебек булуына һаман да ияләшеп кенә бетә алмый.
Ә гүзәллекне күпме генә яшерсәң дә, ул кояш нуры кебек, аны берничек тә бикләп булмый шул.
** *
Лилия үзенең авыру тарихы белән кызыксынып, архивны актарганда, нинди диагноз куюларын белгәч, күзләре түгәрәкләнде. Башта ул мин түгелдер, башка кешенең авыру тарихын актарамдыр, дип уйлаган иде. Шундый фамилияне кат-кат эзләгәннән соң гына, сүзнең үзе турында барганын аңлады.
Кыз уйга калды. Моңарчы бу диагноз аңа бернинди тә комачаулык тудырмаган иде. Тик ул элеккеге гарип бала түгел бит. Аның сәламәт кешеләр кебек яшәргә хакы бар. Ә бу диагноз – аның барлык өметләрен дә сызып ташлый. Дөрес, заманалар үзгәрде, элек дәвалап булмый торган авыруларны да терелтеп аякка бастыралар. Аның белән дә шундый очрак түгелме? Ияген, аңкавын, уртларын кешенеке кебек итәр өчен тәнен кискәләп, ничә тапкыр сөяген, итен тураклап ябыштырдылар. Бүгенге халәтенә килер өчен күпме газаплар кичергәнен ул үзе генә белә. Башка кеше булса, аларны мәңге дә искә төшермәс өчен ул хастаханәләрне ачып керү түгел, әллә каян урап үтәр иде. Ә ул һаман үткәненнән аерыла алмый, чирлеләргә ярдәм итәргә хыяллана. Бу кеше ышана торган хәлмени? Шулай булгач куелган диагноз да чынмы?
Кыз кем беләндер киңәшергә кирәк, дип уйланып калды. Үзен дәвалаган табибларны каян табасың? Мондагылар Мәскәүгә җибәрделәр, андагы табибларны хәтерләми дә инде ул. Ярым эт, бүре кыяфәтендәге кызны кемнәргә генә күрсәтмәделәр. Аның кебекләр бер ул гына түгел иде түгелен, кемне генә хәтерләп бетерсеннәр андагы табиблар да... Бер урын бушаса, ун кеше көтеп тора бит. Тормыш яхшырган саен мондый күренешләр күбәя бара. Чернобыль, Чиләбе якларында андый гариплекләр конвейерга салынган...
Тукта әле, ник башын катырып тора соң ул? Диагнозың туры килми дип, укуыннан чыгара алмыйлар бит аны. Укуын да – ярата, имтиханнарын да тапшырыр, тәмамлап та чыгар. Ул монысына һич шикләнми. Баш кына исән булсын! Аның башы бернинди диагнозы булмаган түрә балаларыннан да шәбрәк эшли. Ул үзен кызыксындырган теманы шунда ук хәтерендә калдыра. Имтиханнарын яхшы биргәч, беркем дә аңа бәйләнми! Бернигә карамыйча, бөтен көчне укуга бирергә кирәк. Мондый диагнозлы кешегә укырга, акылын үстерегә ярамый дип, беркайда да язылмаган. Бәлки, чынлап та ул шундый диагноз белән тугандыр?!
Кыз үзенең туган көненнән алып, бүгенгә хәтле медкартасын актарды. Тик анда акылында кимчелек бар дигән сүзне тапмады. Тумыштан килгән диагнозына бу сүз соңрак өстәлгән. Бит өлешен, тәнен ничә тапкыр тураклаганнары бар. Күзенә дә төзәтмә керткәннәр икән! Бусын хәтерләми инде, ике яшь кенә булган әле аңарга. Тумыштан катаракта диелгән. Күз гөмбәзендә кимчелек... Бу авырулар картларда да була бит! Балаларда да булгалый микәнни?
Шулай да ул диагнозның килеп чыгуын әнисеннән сорарга булды.
– Әйе, туганда сине берәү дә камил акыллы булыр дип уйламаган иде. Миңа сине башта күрсәтмәделәр дә әле. Үлә бу, кеше булырлык түгел, диделәр. Кулыңда үлсә, авырга туры килер, монда гына калдыр, – диделәр. – Ничек үз кулларым белән сине үләргә калдырыйм? Дөрес, сине алырга теләүче бар иде. Риза булам, дигән гөнаһым да булды, Ходай үзе ярлыкасын инде. Кем белгән аның нинди максат белән йөргәнен? Соңыннан гына башыма килде бусы...
– Табиблар ялгышканмы яшәмәс дип?
– Юк. Имә алмагач, үләсе идең. Кем сине авызыңа тамчылап салып йә зонд белән ашатып утырган булыр иде... Ул чагында синең кебек балаларны саклап калу өчен шартлары да юк иде бит әле. Хәзер генә ул... И, безнең синең белән күргәннәребез...
– Бу диагноздан котыласы иде, әни.
– Ул диагноз кәгазьдә генә бит! Кем тикшереп тора аны? Юк белән башыңны катырма. Тыныч кына укы. Унсигез яшь тулды, группаң бетте. Әтиең әнә синең исемгә медицина үзәге ачам дип план кора. Укуыңнан башка берни турында уйлама.
Тик диагноз барыбер кызның эчен пошырды. Ул җай чыккан саен бу турыда әтисенең дә исенә төшерде. Ә ул исә:
– Торсын шунда диагнозың саклык кассасындагы акча кебегрәк. Кирәк булып куюы бар. Бик кирәксә, хәзер юкка чыгарырбыз. Акча, дуслар барысын да хәл итә, – дип тынычландырды.
Тик вакыйга бөтенләй көтелмәгән якка борылыш ясады.
Беркөнне зур юл фаҗигасе булып, анда һәлакәткә очраган кешеләрне моргка китерделәр. Студент кызлар патологоанатом җитәкчелегендә генә кеше органнарын өйрәнәләр иде, бу юлы ул аларга үзләренә ярырга кушты. Кызлар куркып, бер-берсенә карашты. Ә теге аларны үртәгәндәй, пычагын сузды.
– Йә, кайсыгыз йөрәклерәк? – диде.
Кызлар ярдәм ит дигәндәй, Лилиягә төбәлделәр.
Мондый чакта аларга булышуы беренче генә түгел иде Лилиянең.

– И сез, куркаклар... Үлгән кешедән куркалармыни? – дип, япма астыннан чыгып торган аякка кагылды.
– Аягы җылы бит! Тере кешене ярырга җыенганбыз! – диде ул, коты очып.
– Молодец. Болай булгач, синнән менә дигән хирург чыгачак. Тик аның башы ярылган шул. Аңа хәзер берни дә ярдәм итә алмый. Без хәзер аның сәламәт органнарын алу процедурасын башларбыз. Органнарга күпме кеше чират торганын беләсез бит... – диде патологоанатом. Хәзер монда махсус бригада эшләячәк. Син ассистент булырсың. Ә сез... – диде ул студентларга карап, – ияләшә торыгыз...
Һәм мәетнең йөзен ачты. Кыз аңын югалтып егылды. Катафалкта Лилиянең әтисе ята иде.
** *
Лилия бер атнадан соң гына аңына килде. Табиблар аның гомерен саклап калыр өчен барысын да эшләделәр. Тик сабый чагында ук операция кичергән күзенең күрү сәләте начараеп калды.Тагын шундый тетрәнүләр кичерсә, сукыраюы да мөмкин икән. Ә бу инде теге диагноз гына түгел...
– Әтиең күпме кешегә донор булды, аның аркасында алар исән калды, шулай булгач, үлгән дип әйтеп буламыни, – дип юаталар аны әҗәл тырнагыннан тартып алган табиблар.
Лилия хәзер инвалидлар җәмгыятенә йөри. Элекке диагноз янына яңасы өстәлде. Пенсиясе вакытында килеп тора. Яшәргә була... Әтисе әйтмешли, акчаның исе юк...Үзе инде бер дә тик торырга яратмый. Төрле бәйгеләрне оештырырга ярдәм итә, үзе дә катнаша. Ияләшкән урыны бит инде ул аның. Картиналарын, бер кеше килешү төзеп, чит илләргә сату белән шөгыльләнергә теләгән иде. Клиентларны кызыктырырдай биографияне дә уйлап чыгарасы түгел. Тик аңа опекун итеп билгеләнгән абыйсы ризалык бирмәде. Бу эш белән үзе шөгыльләнергә нияте дә юк түгел...
Ак халатлы шәфкать ияләре, шушы кыска гомерендә алар белән бәйле, хәтерендә калган төрле мизгелләр өр-яңадан җанланып, картиналарына күчә. Бу шөгыле аңа яшәргә көч бирә, тормышын мәгънәле итә.
Әтисенең бизнесы апасы белән җизнәсе кулына күчте. Абыйсы юридик яктан җавап бирә. Бер йодрыкка тупланып эш иткәч, эшләре дә алга бара. Сеңелләрен дизайн эшенә тартасылары бик килә дә, тик алга таба ни булыр...
Шулай тормыш дәвам итә. Бу арада Лилиянең йөзенә серле елмаю кунган – ул бәби көтә. Инвалидлар җәмгыятендә очратты ул әти буласы кешене. Ул да кайчандыр үзенә куелган диагнозыннан арына алмаган. Акылы камил, кулы алтын. Мөнәсәбәтләрен законлаштырыр өчен ЗАГСка гариза бирмәкчеләр иде, тик мондый диагнозлы кешеләрне язылыштыру бернинди юридик көчкә дә ия булмавын белгәч, кире уйладылар...
Булачак әниләр кебек хатын-кызлар консультациясенә барып язылырга дигән уеннан да кире кайтты. Мондый диагноз белән бәби табарга ярамый дип, шау- шу кубуы бар. Башта тусын, аннан күз күрер. Сау-сәламәт кенә булсын берүк...

 

"КУ" 9, 2019

фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: