Хикәя тег белән яңалыклар
-
17 февраля 2024 - 13:00
Никахлар күктә укылмаса... (хикәя)
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем. Язның ярсулы бер көне иде ул... Без Зөфәр белән әти-әнием янына кайтып, зурдан купмый гына никах укытып килдек... -
12 февраля 2024 - 13:00
Сугыш корбаны (хикәя)
Дөресе шул – Нәфисә белән Кадыйр... Бу хәбәр башта Кадриянең башына сыймады. Ышанасы килмәде... Кадыйрның, Кадрияне күргәч, күз карашын яшереп, яныннан тиз-тиз үтеп китәргә тырышуыннан барысын да аңлады ул. Дөрес! Дөрес икән!.. Аһ, өметнең өзелүе ничек авыр! Дөнья кара бушлыкка чумды... Вакыт тукталды... Йөрәк туктады гүя... -
11 февраля 2024 - 13:00
Ике чынар (хикәя)
Бер төнне көллия ишегалдыннан гөрелте ишетелде, җир селкенгәндәй булды. Гаиләдә ничә кеше булса, барысы да тәрәзәләргә барып капланды. Ә анда… -
10 февраля 2024 - 13:00
Кайту (хикәя)
Кәүсәриядән хат алган иде ул. Исәнме, качкыным, дигән... Сагынам, дигән. Илгизәр дә үсте инде, тәрәзәгә капланып: «Әти, кайт!» — дип кычкыра дигән. Бигрәк тә Илгизәре күз алдыннан китми шул. Туптай тәгәрәп әтисенең итәгенә менә, шаяра. Колак төбендә дә аның тавышы: «Әти, кайт! Әти, кайт!» -
8 февраля 2024 - 13:00
Яшьлектән сәлам (хикәя)
– Монда кызы, оныгы барын белсә, нишләр иде икән ул? – дип әйтеп куйды Лилия. – Ләйлә – Дамирның кызымы? Ник шушы вакытка кадәр берни әйтмәдең? – Мин икенче кызга гашыйк булдым, без өйләнешәбез, дип торган кешегә шундый хәбәрне әйтә ала идемме? -
4 февраля 2024 - 13:00
Йөнтәс (хикәя)
Тыныч кына яшәп ятканда, аларның тирә-ягында сәер хәлләр башланып китте. Иң элек Вәли бабайның умарталыгына кемнеңдер ияләшкәне мәгълүм булды... -
3 февраля 2024 - 13:00
Тугрылык (хикәя)
Әтисенең елмайганын малайның күптәннән күргәне юк инде. Һаман күңелсезләнеп йөреп, әниләре кебек чирләп китүен теләми иде ул аның да... Көчек өйдәге бөтен кешегә күңелле мизгелләр бүләк итәр, дип уйлады Туфан... Әнисе генә менә... Күрәсе дә килмәс инде маэмайны... Бигрәкләр дә хәле авыр шул аның... -
2 февраля 2024 - 13:00
Нихәл, яшьти! (хикәя)
Көчле шартлау немецларны да пыр туздырды, мине дә агач башыннан бәреп төшерде... Канга баткан килеш шактый үрмәләгәнмен, ахры... -
1 февраля 2024 - 13:00
Котылу (хикәя)
Әй, онык, онык! Уйларда гына яндырасың ла! Үз тиңең беткәнмени соң, йә?! Изулдә... Өйдә элеккеге тынычлыктан җилләр исте: сары чәч үз тәртибен урнаштырды. Мәрфуга намаз укыганда, дивар селкетерлек итеп музыка акырту, телевизор кабызу, лар-лар телефоннан сөйләшү – никадәр генә кисәтсәң дә, колакка эленмәде. Бервакыт Изольда аның намазлыгы өстендә аяк тырнагын кисә иде... -
30 января 2024 - 13:00
Уран (хикәя)
Соңгы елларда йокым да сандугач йокысы шикелле кыска. Ләкин шул арада да әллә нинди борчулы уйларга салырдай төшләр күрергә өлгерәм, билләһи. Бүген дә шулай булды. Авыр, шомлы төш күреп уяндым. Хәер, таң алдыннан гына күргән төшем белән бәйле хатирәләр мине балачактан ук эзәрлекли... -
25 января 2024 - 13:00
Камәрия әби хатирәсе (хикәя)
Ни күзе белән күрсен, каршысында бүре утыра. Нишләргә дә белми Камәрия әби. «Тукта әле, бүреләр курыкканны белә диләр бит, курыкмаска кирәк», — дип, бөтен көчен җыеп, бүренең күзенә карап тора башлый ул... -
21 января 2024 - 09:00
БӘХИЛЛӘШҮ (повестьтан өзек)
Ипи салу, Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала каен утыныннан тиешле эсселек тудыра алырдай уңышлы, игелекле мич кирәк. -
17 января 2024 - 13:00
Соңару (хикәя)
Халидәнең өстенә түшәм ишелеп төшкәндәй булды. «Кызым...» – дип пышылдады ул. Кыз-ы-ым... Ташладыңмы шулай?.. Ташлап киттеңме газиз әнкәеңне? Хәзер ничек яшәрмен мин синнән башка? -
15 января 2024 - 13:00
Бәхет тукталышы (хикәя)
Кинәт Дилбәрнең гәүдәсе калтыранып куйды, сулыш алуы ешайды. Төшме бу, өнме?! Шулкадәр газиз, якын, яраткан кешесе аңа хыянәт итә түгелме соң?! Тамак төбендәге төер һава суларга ирек бирмәде... -
13 января 2024 - 13:00
Вәсилә (хикәя)
Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар...