Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Камәрия әби хатирәсе (хикәя)

Ни күзе белән күрсен, каршысында бүре утыра. Нишләргә дә белми Камәрия әби. «Тукта әле, бүреләр курыкканны белә диләр бит, курыкмаска кирәк», — дип, бөтен көчен җыеп, бүренең күзенә карап тора башлый ул...

Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аңа барысын да яңадан исенә төшерде.

Мине классташларым шаяртып кына «китап корты» дип йөртәләр. Алай дип әйтүләренә үпкәләмим. Чыннан да, китап укырга бик яратам мин. Менә кулымда Вакыйф Нуруллинның «Ике урам арасы» повесте. Йотлыгып укый торган әсәр.

Бигрәк тә мәктәптә укучы Вакыйфның классташлары Мәхмүт һәм Гәрәй белән кышкы буранлы көндә урманга утынга бару вакыйгасы минем күңелемдә хатирәләр уятты. Малайлар колхозның «Баһадир» кушаматлы үгезен җигеп 13 чакрым ераклыктагы «Корноухово» урманына утынга китәләр. Көне буе эшләп, кайтырга соңга калалар. Аларны юл буе өч бүре озата бара. Бүреләрне бик явыз дисәләр дә, тимиләр алар малайларга...

Ирексездән әбием сөйләгән вакыйга күз алдына килә.Чуашстанның Шыгырдан авылында әбием Камәрия һәм бабам Абзалетдин яши. Аларның тормышы күпләр өчен үрнәк булды. Кызганыч, бабам инде күптән гүр иясе. Бабаем Абзалетдин Себердә Артёмовск шахтасында эшләгән. Бер елга гына киткән бабаем 25 ел гомерен шушы эшкә багышлый. Ел саен гаиләсе янына кайтып йөри. Әбием дә аның янына еш бара. Шулай бервакыт әбием бабай янына Иркутскидан самолёт белән оча. Аннан аны каршы алырга тиеш булалар. Ләкин бу көнне шахтёрларны башка объектка алып киткән булалар. Камәрия әбине каршы алучы булмый. — Хәзер шахтага шалтыратабыз, бераз гына көтегез, килеп алырлар, — дип әбиемне төшереп калдыралар. Самолётны күздән югалганчы карап тора әбием. «Инде сумкаларым өстенә булса да утырып торыйм әле, — дип талпынуы була, ни күзе белән күрсен, каршысында бүре утыра. Нишләргә дә белми Камәрия әби. «Тукта әле, бүреләр курыкканны белә диләр бит, курыкмаска кирәк», — дип, бөтен көчен җыеп, бүренең күзенә карап тора башлый ул.

Менә шулай, кыр уртасына бүре белән бергә күзгә-күз карашып ярты сәгать чамасы торалар алар. Бу вакыт эчендә әбиемнең күпме чәче агарган да, эчендә ниләр булганын үзе генә белә... Әллә әбинең өйдә берсеннән-берсе кечкенә биш баласы көткәнен белгән инде, әллә күңелендә бары яхшылык кына булган — бу яшь хатынны жәлли, тими аңа бүре. Суларга да куркып, кымшанмыйча бүре каршында күпме торган булыр иде икән, Камәрия әбиемне алырга дип автобус килеп туктый. Бүре автобус күренүгә үк артка чигенә башлый. Әбием исә, исән калганына шөкер итеп, ире — Абзалетдине янына ашыга. Менә шулай матур итеп яшәп, биш бала тәрбияләп үстерәләр алар. Әбием бүген дә үткән бәхетле көннәрен искә алып, миһербанлы балалары тәрбиясендә Шыгырдан авылының ак яулыклы әбисе булып гомер кичерә.

Рәис ӘХМӘТОВ, 7 «А» сыйныф укучысы

 
"КУ" 2, 2016
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев