Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

КҮРШЕ ЭТЕ (хикәя)

...Альбина гәүдәсенең авырлыгына түзә алмыйча, ап-ак рәшәткә гафу үтенгәндәй, бер шыгырдап куйды да урталай сынды. Шундый зур корбанының үз авызына төшүен һич кенә дә көтмәгән Альфред ләң дә дия алмыйча, җаны күккә ашты.

Бу вакыйга моннан бик күп еллар элек минем әбиемнәр авылында булды. Безнең каршыда Раил белән аның сеңлесе Фәйрүзә яши. Ә уң як күршеләренә, Рәзинә апага, җәй башлану белән оныгы Альбина кайта иде.  Алар бик якын дуслар булып, бер-берсенә кунакка йөрешеп, уйнап үстеләр.

Бер җәйне Альбина кайтуына Раил белән Фәйрүзә чихуахуа токымлы бик матур эт алып куйганнар. Бәләкәй этләр бик тавышчан була шул. Альфредның нечкә, күңелгә ятышсыз ләң-ләң килүен күпләр яратмый. Ә Альбина исә этләрдән бөтенләе белән коты очып курка иде.

 Беркөнне иртә белән Альбина Альфред күрмәсен дип, тавыш-тын чыгармый, Фәйрүзәләр капка төбенә килде. Кычкырса, этнең ишетүе бар. Ул вак таш алып, тәрәзәгә атты. Тик ни кызганыч, ташны Раил белән Фәйрүзә түгел, ә нәкъ менә Альфред ишетеп алды. Ул капка астындагы җилемне күтәреп, урамга атылып чыкты. Моңа һич әзер булмаган Альбина үзләренә таба йөгерде. Шәһәр баласы авыл эте белән ярыша аламы соң инде? Эт куып тота дигәндә генә, Альбина язмышының соңгы саламына ябышты. Дөресрәге, әбисенең такта коймасына сикерде. Авыл җирендә бит күршедән ким булмасын дип яшиләр. Бу яшел койманың да өске такталарын тигезләр өчен нечкә ап-ак рәшәткә кадаклаганнар икән. Эт инде корбанының беркая да кача алмавына инанган, ярсып-ярсып чәңгелди.

Әллә рәшәткә кагучылар үз эшләрен җиренә җиткереп эшләмәгәннәр, әллә шәһәр гамбургерлары ашап үскән Альбина гәүдәсенең авырлыгына түзә алмыйча, ап-ак рәшәткә гафу үтенгәндәй, бер шыгырдап куйды да урталай сынды. Шундый зур корбанының үз авызына төшүен һич кенә дә көтмәгән Альфред ләң дә дия алмыйча, җаны күккә ашты.

Раил белән Фәйрүзә аның өчесен, җидесен, кырыгын үткәрде. Алар хәтта Альбина белән бер ел сөйләшмәделәр. Ә икенче елга исә Альбинаны аю кадәр немец овчаркасы көтеп тора иде. 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев