Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
25 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Беләсеңме, Алмаз дус! Җан әрни. Авылларны бетерәләр... Милләтебезнең тамырын корыталар... Мин шуның өчен яшәдеммени? Мин шуның өчен артистлык миссиясен үтиммени? Менә кара. Күптән түгел кайттым мин авылга. Үзем сәясәттән ерак торам кебек, рольләрне дә үзем өчен генә уйныйм сыман хәзер. – Ләкин син җәмгыятьнең кая таба барганын әле генә ачынып әйттең – авыл бетә, дип. Элегрәк миңа мәктәбегездә күпме бала калганын өзгәләнеп сөйләгәнең бар иде. -
24 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
Менә мин сиңа хәзер бөтенесен сөйлим, яме. Тик синең колак очлы, берүк яза күрмә, яме! – Ярар, ярар, Хәлим абый, син әйткәч – закон! Телне тешлим, кулга сугам... ...Ничек язмыйсың инде? Боларның кәттә егет чаклары. Кем ялгышмаган да, кем әтәчләнмәгән. Хәлим абый үзе әйтеп тора: «Ялгышмыйча йөргән кеше – чын шәхес була алмый», – дип. -
23 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
...Әни шунда бара, 41 нче елның кышында. Күрше авыл хатыны белән. Килеп төшкәч, әти шаккатты, ди. Ачуланган. 40 градус салкын бит әле, 41 нче ел – шундый була. Өй тулы бала, ничек, ни йөрәгең белән чыгып киттең, ди. Мин моны әнинең каһарманлыгы дип атыйм. -
22 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Теге... элекке вакытларда бар да гадел иде дип әйтеп бетереп булмый иде, кәнишне. Әле шул, Сабан туенда булган хәлләрне сөйлисем килә. Ләкин «без менә шулай тәрбияләндек, менә шулай чыныктык, менә шулай Кеше булып формалаштык. -
21 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына дустым, авылдашым Разил Вәлиевне эзләп килдем. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъләмовны да ишеткәнем юк иде. -
20 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (бәян)
– Менә син, маладис, дустым, бакчаңны саттың да котылдың. Ә без, бакча дигән булып кайгырып ятабыз. Бер уйласаң, нәрсәгә инде ул иҗат кешесенә бакча? Җәфа, билләһи. Бара алганыбыз да юк шунда. Җәй үтеп китә инде. Бармасаң, чүп баса, барсаң – алып кайтырлык уңышы булмый. Шул һавасы дигән булып йөрибез инде. -
12 июнь 2022 - 09:00
Ататуш (ахыры)
Паёк алган көннәрендә Ататуш түтәкәе Нәнекәй карчыкка умачлы аш пешереп бара торган иде. Катык катып, гәпләшә-гәпләшә икәүләп кенә тамак туйдыралар иде. Чынлыкка киткәч, әлеге күңелле очрашулар тукталып калды. -
11 июнь 2022 - 09:00
Ататуш (дәвамы)
Яз яз инде. Ул һәр җан иясенә, нинди хәл-әхвәлдә булуына да карамастан, рухи күтәренкелек, яшәү омтылышы, күңел көрлеге, балалы теләкләр, тагын әллә нинди ләззәтле хис вә тойгылар алып килә. -
16 февраль 2021 - 09:00
Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)
Әйе, ул әллә кайда еракта түгел, ул һәрвакыт якында, янда гына, ләкин Мөхлис тә, Мөхлиснең атасы Гаян да бу дөньяда шайтанны, иблисне җиңәрлек көч барлыгын яхшы беләләр, ул – бердәнбер илаһи көч – иман. -
14 февраль 2021 - 11:00
Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)
– Әти, син шуны аңла: һәр кешенең күңел түрендә ике «мин» утыра. Ул «мин» менә миндә дә бар... – Анысы нәрсә тагын? – Менә шул «мин» минем исемнән коточкыч җинаятьләр ясый, ә мин шул җинаятьләр өчен җавап бирергә тиеш. Тик ул свулыч үзе һаман да читтә кала. Ул минем уң канатым, дус-төстәшем генә түгел, ул әле минем зур дошманым да, көндәшем дә, беләсең килсә... -
13 февраль 2021 - 11:00
Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)
– Безнең максат, – дип дәвам итте хуҗа, – безне күралмаган, безгә буйсынмаган, безгә сатылмаган, безне гел яман сүзләр белән искә алган, һәм дә ки безгә чын күңелдән ышанып, ярдәм көтеп яткан адәми затларның башына җитү, минут саен аларга яманлык вә явызлык гамәлләре кылу, аларны бозу һәм юлдан яздыру. -
12 февраль 2021 - 09:00
Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)
– Тормышмыни соң бу? Тә-муг. Бердәнбер улы атасына мылтыктан ата, ә яраткан хатыны ире каршында зина кыла. Нәрсә соң бу? Ахырзаманмы? Кемнең каргышы төште соң миңа? Әйт, Тәңрем, аңлат, мин синнән җавап көтәм, җа-а-а-вап...» Балкон артында кемдер ямьсез итеп кычкырып көлде. -
11 февраль 2021 - 09:00
Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)
Мөхлис чарлакта ялгызы гына утырып калды. Аны әллә нинди авыр уйлар биләп алды. Нишләргә? Шайтанга сатылу аны менә нишләтте! Иблис белән мондый килешү төзеп, сүз куешканчы үлеп котылуың артыграк булган икән. -
8 февраль 2021 - 13:00
Мөхлис һәм Иблис
Анаң баланы табып, берничә көн үткәннән соң, явыз атаң табибларны сатып алып, анаңны да, энекәшеңне дә үтерттерде...