Логотип Казан Утлары
Бәян

ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)

– Халимов, телеграмма! – дигән өндәү ишетәм. Кулыма кунган кәгазьгә ашыгыч рәвештә күз йөгертәм: «Мать умерла. Срочно приезжай».

(Башыннан укыгыз)

Инәм белән мәңгегә  хушлашу 

Мин тумышымнан бик сагына, юксына торган кеше. Бу хакта кабатлансам, кичерерсез. Иҗатымның башы «Сезне юксынам» дигән шигъри цикл белән башлануы очраклы хәл булмаган, күрәсең. Ул чорда армиядән кайткан Ингель абыем урманчылык хуҗалыгында «лесник» булып эшкә урнашкан иде. Мин аңа «Син – лесник, аларның сүзе үтә, – дип язган идем үземә хас табигыйлек белән. – Мин әнине һәм сине бик тә сагындым. Полк мәктәбендә йөзләгән курсант, отпускага кайту мөмкин түгел. Сезне кайтып күрү өчен военкоматтан берәр сәбәп тапкан юньле генә телеграмма сук әле...» Телеграмма озак көттермәде. Ул көнне безнең взвод каравылда иде. Кичен, каравылдан кайтып, автоматымны пирамидага урнаштырып маташканда:

– Халимов, телеграмма! – дигән өндәү ишетәм.

Кулыма кунган кәгазьгә ашыгыч рәвештә күз йөгертәм: «Мать умерла. Срочно приезжай».

Беренче итеп килгән фикер – вәт, булдырган! Маладис, абзый кеше! Үзем дулкынланудан нишләргә дә белмим. Бер яктан эчемнән генә куанам: абыем военкоматларның тынычлыгын куптарып, шундый көчле тәэсир ясый торган сәбәп табып, телеграмма суктыра алган! Хәтта аңа хәрби комиссариаттан раслатып, мөһер дә куйдырган. Икенче яктан – борчылам да. Мондый  хәлләр белән шаяртмыйлар дип, эчемнән генә сызып, кара кайгыга батам. Әмма  һаман да бу хәлнең булуы мөмкин түгел, дигән ышаныч белән башыма да китермим. Әниемә әле 52 генә яшь дип, үземнеүзем юатам. Янымда басып торган комбат – майор Попов телеграмманы укый да: «Это правда! Надо немедленно выехать, – ди. – Бүген шимбә көн. Командировка алыр өчен штаб эшләми. Көтеп торырга мөмкинлек юк. Кемнең кесәсендә күпме акча бар, өстәлгә чыгарып салыгыз... – Үз кесәсеннән ун сум өлеш чыгара. – Син кайдан әле? Башкортстаннан? Аксённан? Безнең Самара Аксённан качкан җир түгел. Биш-алты сәгатьлек юл». Имеш, мондый «кеше ышанмастай хәбәр»гә майор кадәр майор да ышангач, аның «хак түгеллегенә инану» миндә тагын да көчәя төшә. Юлга акча мәсьәләсендә ярдәм иткәннәре өчен иптәшләремә, командирым майор Поповка зур рәхмәт. (Казанда, КДУда укыганда, 1966 елда булса кирәк, без инде подполковник Попов белән Бауман урамындагы китап кибетендә очраштык. Ул минем әдәби уңышларым белән кызыксынды. Теге вакыйганы исенә төшерде. Колагыма пышылдап кына болай диде: «Вьетнамга җибәрәләр. Алда күрешергә насыйп итсен».) 

Солдат кесәләреннән җыйналган акчага мин төнгә каршы Самара вокзалыннан юлга да чыктым. Таң атып, иртәнге сигезләргә Аксён станцасына кайтып та төшәм. Аның миңа күптән таныш вокзалының кушучтагыдай җылысын тойгач, туган якны күрү куанычыннан үксим. Фаҗигале хәбәргә ышану дигән нәрсә уйда да юк.  Тукта, әнкәй янына бер күчтәнәчсез кайтып булмый бит. Кесәмне кармалыйм. Хезмәттәшләрем биргән акчадан калган күчтәнәчлек өлеш бар икән. Инәм дүрт почмаклы бәс төстәге карамель ярата. Сәгать тугызга кадәр станца кибетенең ачылганын көтәм. Ниһаять, кибет ачыла. Бәхеткә, теге карамель дә бар икән. Кәнфитле төенчекне юл капчыгыма салам. Хәзер миңа кырык чакрымдагы Миякәгә кайтырга кирәк. Аннан тагын егерме чакрым – авылга. Ул заманда такси, шәхси автомобиль, маршрут автобуслары дигән нәрсәләр юк иде. Барлык транспорт чарасы – ат. Миякә борылышында миннән башка беркем юк. Шулчак битне чәнчеп, вак күзле яңгыр ява башлый. Ул энәләр кебек тәнгә үтеп керә. Мин шинельдә. «Тукта, – мин әйтәм. – Нишләп әле мин үзебезнең авыл советына шалтыратмыйм?» Әнә бит почта! Анда телефон-автомат бар! Алтын тапкандай куаныч белән почтага йөгереп керәм һәм Олы Кәркәле авыл советына шалтыратам. Телефонда – кардәшем, колхозыбызның зоотехнигы Гаяз абый Хәлимов. «Гаяз абый, мин солдаттан кайтып төшкән идем. Аксёнга таба берәр атмы, машинамы...» Сүземне әйтеп тә өлгерә алмыйм, Гаяз абый: «Их, туган, кайтып җитешмәдең, әниеңне кичә җирләдек бит...» дип, һушымны ала... 

Телефон трубкасы гүя тамырыннан өзелеп, кулымнан төшеп китә. Берничә секундка мин аңымны югалтам. Идәндә ачыргаланган телефон трубкасының кемнедер – мине мәллә? – чакырып зеңгелдәвеннән айныйм. Менә шулай итеп, әтиемнән үк килгән ятимлек мине Аксенда куып җитте. Тома ятим итте. Әтием шушы стансадан фронтка китеп һәлак булган иде. Хәзер бу станца мине әнисез дә итте. «Әти-әни, миңа ничә йөз яшь?» диярсең. Тукта, миңа нишләргә кирәк әле? Башымда бер уй: «Авылга кайтырга? Нигә?» Меңләгән сорау баш миемне бораулый. Авылга кайтырга? Нигә? Кемгә? Яңгыр яңадан коеп ява башлый. Миңа бертуган абыем янына кайтырга кирәк икән. Нигә? Мин әле кая китеп барам? Әнием кая киткән? Нишләп ул юкка чыксын, ди?! Мин урам чатындагы телеграф баганасы төбендә үзем дә баганага әверелеп катканмын. Шинелем балчыкка капланып, лычма су булды. Сыгып алырга мөмкин. Тукта, бу озын йөк машинасы кая бара? Трубовоз икән. Бораулаучылар машинасы. Мине алмас микән? Әүвәлдә шофёр «Урын юк» диде. Мин үземә ничек кенә булса да кайтырга кирәклеген аңлаткач, ул бераз йомшарды. Әмма мондый куркыныч йөкле кузовка пассажир алырга башым ике түгел дип, тагын да киреләнде. Мин үземнең дә һөнәрем белән нефтьче-бораулаучы икәнлегемне сөйләп, аңарда үземә карата профессиональ теләктәшлек капшап карадым. Янә дә елар чиккә җитеп ялындым. Ниһаять, ул килеште. «Кузовка сикер. Әмма сак бул, борылышлардагы чалуларда торба астында калып изелә күрмә». Мин бу минутта шашкан хәлдә идем. Нигә? Изелсә, ни була? Кемнәрнеңдер уйлавынча, кырык чакрымлык алама, чокырлычакырлы юлдагы транспортка минем шушы үземнән дә артык шашкан торбалар астында калырга теләп кенә утыруым мөмкин иде. Бу машина йөртүченең холкына бәйләнгән нормаль кеше халәте түгел иде. Мине шушы иләс-миләслеккә керткән фаҗига инде икенче, үз тормышымдагы яңа фаҗигагә тару мөмкинлеге белән яный иде. Миңа гүя минем белән нәрсә булса да, барыбер иде. Гүя ул тормышымдагы иң зур фаҗигамне оныттырды. Үземнең унтугыз яшьлек гомеремдә мин беренче тапкыр бер кайгының икенче кайгыны, бер куркынычның икенче куркынычны баса төшүен, йотуын кичердем.

«Әти-әни, миңа ничә йөз яшь?..» 

Менә шушы минутларда яратылгандыр инде бу китапның табигый булмаган исеме. 

Борылышларда торбаларның сыкрана-сыкрана, бер-берсенә бәрелеп, мал суйган тавышлар чыгарып, үкерә-үкерә, минем өскә килүләреннән качарга, котылырга теләп, йөк өстендә сальтолар ясый-ясый, бии-бии, тегендә-монда сикерә һәм бер төштән икенче төшкә күченә-күченә, ниһаять, без Миякәгә, Миякәдән минем юл уңаендагы Ишле тарафларына киттек. Мине инәй хәтере озата бара иде. Гүя шушы йөк өстендәге матди тарлавыкта, яңадан котырып коя башлаган яңгыр астында, мин анамның тәрҗемәи хәлен-биографиясен күз алдыннан үткәрә идем...

...Минем инәм Хәлимова (тумышыннан Хисамова) Минсорур Шиһабетдин кызы, таныклык белешмәсе буенча Җилдәр улысының Кәркәлетамак авылында (икенче исеме Бәләкәй Кәркәле) 1910 елда урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Әмма ул үзен 1909 елда туганмын дип исәпли иде. 1928 елда, унсигез яшендә, әтәй-инәенең йортнигезеннән бер тыкрык, ике бәрәңге бакчасы аша гына яткан Хәлимов Нәҗметдин Габделвәли улына кияүгә чыга һәм аның белән гомер итү чорында (1928–1942) алты бала таба. Шулардан бер мин, үзем генә исән калганмын. Аллаһы Тәгалә озын вә бәрәкәтле гомер бирсен. 

Инәй классик мәгариф күзлегеннән чыгып караганда, «белемсез кеше» иде. Ул үзен адәмзат итеп тоеп, укый башлыйсы чорда революция давылы күтәрелеп, искечә, гарәби әлифба нигезендә уку гамәлдән чыгарыла. Татар өчен бик тә уңайсыз әлифба – безләрне надан калдырган «балта әлифбасы» – кириллицада белем алу гамәлгә куелып өлгермәгән була. Шулай итеп, ул ике-өч төр мәгариф арасында ятимә кала. Әмма инәбез ифрат та башлы, якты фикерле, хәзерге заманда бәлки югары белемгә торырлык зиһенгә ия иде. Шул ук вакытта ул үзлегеннән гарәпчә хәреф танырга һәм кулыннан килгән тизлек белән укырга, кирәкле документларга, аның теле белән әйткәндә, халыкны «талый торган налук кәгазьләренә» фамилиясен зур хәрефләр белән тулысынча «Хәлимова» дип кул куярга өйрәнгән иде, мәрхүмә. Бу хакта үзе: «Укытучы хатынына томана булу оят. Әлегә авазларны өйрәнеп, кирәк вакытта фамилияңне тулысынча имзалап тор да, форсаты тугач, сине үзем укытырмын, дия иде Нәҗметдин», – дип ныгытып куя иде ул үзенең бу мәсьәләгә карашын.

Ул биш вакыт намазын, еш кына хакимият вәкилләренең күзләренә  чалынмыйм дип, аларның сәяси басымы астында, яшеренеп, бүленгәләргә мәҗбүр булып (заманы бит нинди!), даими рәвештә башкарырга тырышты. Хәтта кызу эш өстендә булса да, аеруча кичләрен, йокларга ятар алдыннан, көйләп, үзенә хас мәкам белән гарәби хәрефләр өстеннән бармакларын йөгертә-йөгертә, «Коръән»нән сүрәләр укырга тырыша иде. Ул дини бәйрәмнәрне тирәнтен зурлый, җентекле мәгънә белән билгели. 

Яңгыр һаман да, инде бармак башы кадәр эре кисәкләп, коеп ява иде. Менә Ишлегә дә килеп җиттек. Зират каршында, шофёрга рәхмәт әйтеп, машинадан төштем. Кәркәлетамак юлына борылдым. Әмма мине яңгырдан тыш икенче бәла сагалаган – авылыма юл юк иде: Ишле белән Имәнлек урманы арасындагы ике-өч чакрымлык юл әле кичәле-бүгенле генә көзге парга сөреп ташланган. Берничә адым атлавым булды, кирза итегем теземә кадәр диярлек сөрентегә кереп батты. Аякларны сөйрәү авырлашты. Бу тиз арада хәлемне алды. Ач булсам да, ачлыктан түгел, авыр кайгыдан өзлеккән идем мин. Атлагандай итәм дә тезем тотмый егылам. Иң кыены – утырып, йә булмаса, чарасызлыктан, инде тәмам аптыраганнан, каядыр янтаеп, терәлеп, аякларыңны ял иттерү мөмкинлеге бөтенләй юк иде. Озак та үтми орлыксыз калган ашказаным ач тегермән ташларын әйләндерә башлады. Мин инде ике тәүлеккә якын ашамаган идем. Ифрат та үзле, сары камыллы балчык белән сылашкан итекләремне авырлык белән алыштырачалыштыра, кечкенә адымнар ясап өстерәп азаплана идем. Читтән караганда сөрелгән җирдә түше белән җир сөреп барган һәм үзе дә кара җир рәвешенә кергән шинелемнең чабу очларын бил каешыма кыстырган хәлдә мин бу минутта үз артымнан шушы чем-кара басу белән бергә гүя ул да үз анасын югалтып кара кайгыга баткан барлык Җир шарын өстерәп барган кешене хәтерләткәнмендер, мөгаен. 

Сукмаксыз-нисез, буразналар белән ерткаланган басу аша юл сабу торган саен кыенлаша бара иде. Шулчак әнкәмнең үлем хәбәре турындагы кара телеграмма күз алдыма килде. Кинәт бер секундка күз алларым яктырып алды һәм тезләремә китереп сукты. Мин тагын егылып киттем. Соңыннан аңлавымча, мин гомеремдә беренче тапкыр аягөсте инсульт дигән халәтне кичергәнмен икән. Ходай биргән сиксән яшьлек гомеремдә мин бу инсультларны ничә тапкыр үткәрдем икән дип уйлыйм хәзер.

Әлегә без басу белән генә икәүдән-икәү алыша идек. Мин авырлык белән тезләнә алдым. Аннан аягыма да бастым. Колак төбемдә әнкәм тавышы белән кемдер пышылдады: «Тамагыңны ялга. Аркаңдагы капчыкта». Әйе, минем әнкәмә күчтәнәчкә дип алган кушуч кәнфитем бар иде. Капчыгымдагы өлештән берничә карамель алып, берсен авызыма кабып суыра башладым. Анам рухы булып гүя миңа илаһи көч керде. «Теге агачка кадәр бер кәнфит, Имәнлек урманы авызына кадәр икенче кәнфит». Мин шушы араны кайда атлап, кайда мүкәләп диярлек ике сәгать чамасы вакытта үттем һәм урман аша Өязе үзәнлеге буйлап сузылып яткан туган авылымны күрдем. Мин түзә алмыйча үксеп елап җибәрдем.  Әйе, ул өнсез һәм тынсыз иде. Ярдәмгә киләлми иде. 

Мин Имәнлек урманының «Кантур тавы» дигән түбәсендә идем. Риваятьләр раславынча, ХVII-ХVIII гасырларда биредәге карурманнарда бакыр чыгару рудниклары һәм шул рудникларның конторалары эшләгән. «Кантур тавы» дигән атама шул заманнардан калган. Минем кайгымны уртаклашырга дип, гүя борынгы бабаларыбыз килеп чыгар кебек иде... Моннан туган авылыма күренеш тагын да киңрәк ачыла. Әнә, 1918 елда бабайларыбыз ташкойма белән уратып алган зират. Мин гүя йөрәгемне учыма салдым. Зират тарафына карарга һушым җитми. Йөрәгем ярылыр дип куркам. Гүя ул якка миңа карарга ярамый. Анда кара кан упкыны. Кан юшкыны. Аннан газиз әткәмнең, газиз туганнарымның тәрәзә пыяласыдай таш атудан чатнаган карашлары карап тора. Фронтларда һәлак булган авылдашлар, ятим балалар, ятимә солдатка-хатыннар... Чынлап та зират ягына карарга курка идем. Гүя минем үзем белән нәрсәдер булыр, җир җимерелер, күк йөзе җиргә төшеп капланыр кебек. Андагы җир куенында мине имезеп үстергән һәм минем кадерләремне күрмичә үлеп киткән газиз әнкәмнең гәүдәсе ята. Мөмкинме бу? Нигә бу кадәр гаделсезлек?  Хакмы бу? Мин аны саклый алмадым! Ачлыкларда, юклыкларда мине ашатканэчерткән, кеше итеп аякка бастырган, миңа пакь тормышка иман-ышаныч биргән әнкәмә галибанә рәхмәтләр әйтеп, зурлап, тәрбия күрсәтеп тә өлгермәдем. Ул тормышка шулай изелер өчен генә туды микәнни? Әйтерсең бу үлемдә мин үзем генә гаепле идем. Җир йөзендәге барлык имансызкансыз кыйралышларда, минем әнкәмне шундый яшь килеш алып киткән сугышларда мин нишләптер үземне генә гаепли идем... Тукта, ул нинди сәбәп белән шулай кинәт кенә өзелде икән? Ул кичергән хисапсыз кайгылар алып киттеме аны? Дүрт ел буе передовойда булып, сугыш бетәргә биш ай калганда гына һәлак булган атам... Әнкәмнең Кралов урманнарында ачлытуклы килеш фронт өчен умарта сыман юан имәннәрне аударулары... Кипкән телләрдә ялмарга төкерек тапмыйча, дин кушканча уразалар тотып, көненә дүртәр йөз көлтә бәйләүләр... Безне, дүрт ятимне тәрбияләп үстергәндәге зарлар-юклыклар, кайгы-борчылулар... Сугыштан соңгы ачлыкта ун күз белән карап торган бердәнбер сыерыбызның бозаулый алмыйча зыянлавы... Абзарыбызга бүреләр төшеп, өч сарыгыбызны бугазлавы... Йортыбызга төшкән караклардан өс киемнәребезгә кадәр урланулар... Азмы алар, минем газиз әнкәмнең гомерен кыскарткан, вакытыннан алда гүргә керткән вакыйгалар!.. 

Мин ярсыйм. Ат юлын ташлап чыгып, басулар, иңкүләр һәм чокырчакырлар аша зиратка таба турыдан юл сабам. Тез башларыма җиткән Өязе елгасын ерып, суны – суга, утны утка тапшырып, турыдан, кызыл балчыклы текә ярларны очып диярлек үтеп, мин зиратыбызның таш коймасына килеп капланам... Аһ, әнкәм!.. Кайда син?! Әлбәттә, мин әнкәмнең зиратның кай төшендә җирләнгәнен белми һәм белә дә алмый идем. Исерек сыман, аякларым кай тарафка тартса, шул тарафка бардым. Әмма мин дөрес юнәлеш белән барганмын. Күрәсең, мондый хәлиткеч мизгелдә миңа Аллаһы Тәгалә үзе юнәлеш биргән. Кесәләрендәге тиеннәре исәбенә, мине хәбәрсез килеш әнкәм рухын яд итәргә кайтарган хезмәттәш солдатларым, батальон командиры майор Попов, юл буендагы трубовоз йөртүче иманлы кеше үзе алып килгән мине бирегә. Ниһаять, зират капкасыннан кергәч тә, мин үзем эзләгән  өр-яңа, кап-кара кабергә килеп капландым. Анда кагылган карама казыкның юнылган йөзлегенә   Хәлимова Минсорур Шиһабетдин кызы дип язылган иде.  

Бу минутта үземнең ниләр кичергәнемне аңлата алмыйм. Мин гүя тере түгел идем...

Әти-әни, миңа ничә йөз яшь?.. 

Соңыннан санармын: унөч адым. Бу кабер зират капкасын кергәч, унөч адымда булган икән. Ялгышмасам, инглизләрнең көндәлек фәлсәфәсе раславынча, унөч – сыналу саны. Бәхетлеләр саны түгел. Алда яшәләчәк, Аллаһ насыйп иткән, ягъни калган гомеремне мин шушы унөч адым аша кичерермен...

Әлегә мин бу кайгыдан исерек.
«Зияратка кергәч... унөч адым» –

Нигә әле искә төштегез?

Әле адым атлый алмаганга

Шулай күз алдымнан үттегез?

Нигә әле искә төштегез?

Бу арада кемнәр кая китте?

Намуслылар кайсы якка үтте?

Унөч адым. Гомер буе унөч

Адымны үтәлми хәлем бетте.

Җәсәдеңә туфрак салалмадым.

Бер тәүлеккә, солдат, соңладым.

Кабреңдәге казыкка кадалгач,

Исәрләнәм, диеп уйладым...

Күз алдыма бастыралмыйм... Гаҗәп! –

Кермисең төшкә дә – билләһи! –

Шул кадәр дә сөям – хәтерем җуеп,

Ходай итә сине илаһи!..

Нинди генәләр иде йөзең? Күзең?

Хәтерем рухы – бары елгадан

Каңгылдый каз: һаман зарлы, диеп,

Һаман ятим, диеп, бу бала...

Юк, юк, милләт ятим итәме соң?!

Син бит шундый йөрәк биргәнсең:

Тәнем дә юк минем – тоташ йөрәк,

Шундый йөрәк бирә алгансың да,

Җилкән булып җилгә сеңгәнсең...

Мине үзенә чакырган ниндидер аваз ишетәм.

Айнып китәм. Ташкойманың тышында авылымнан беренче булып күргән кешем – ут-күршем Зәргать абзый. Аллаһы Тәгалә үзе очраштырган, диярсең: ут-күршем үзе бит! Аның янында – Мәрьям Рәфыйкова, бәләкәй чакта «Ач балалар» йортыннан икәү бергә качкан идек. Зәргатьнең аңа өйләнүе, төп йорттан аерылып чыгып, авылның бирге очына күченүләре турында язганнар иде шул. Бергә икәннәр. Бик яхшы. Ниндидер зур мәшәкатьтән кайтып киләләр, күрәсең. Хәтеремә төшә: миңа өч-дүрт яшьләр чамасы булгандыр. Күршебез Зәргать, чолан тәрәзәсеннән өебезгә үтеп кереп, Гали абыйларым әвәләгән черек бәрәңге коймакларын урлаган һәм шуның өчен өлкән абыйлары Мөхәммәт тарафыннан каеш чыбыркы белән «Урлашма! Урлашма!» дип тукмалган, Зәргать исә минем күз алдымда «Абзыкаем! Бүтән урлашмам! Абзыкаем, бүтән урлашмам!» дип, һавага сарылып үрсәләнеп-үрсәләнеп елаган иде... 

 Әлегә аларның кулларында миңа кирәкле бер чиләк су икән. Рәхмәт. Диңгезен дә эчеп бетерерлек итеп сусаганмын. Чүмече дә бар. Кара кайгыда янып килеп үземнең үтереп эчәсем килүе исемә килеп, чиләктән су белән тулы чүмечне  тартып чыгарам һәм аңа капланып, тын да алмыйча чөмерә башлыйм... Бер чүмеч... Ике...

– Кайгың зур, энем, әмма чамалап! – ди Зәргать. – Самагун куып киләбез! Мунчадан!.. Бура буратырга!..

Тормыш үзе шундый. Нәкъ кинофильм. Ике дә уйламыйча сюжет ясый да куя.

Мин егерме яшем өстендә иң ачы шәрабның да кайгыны баса алмавына үзем дә сизмичә инанып, яңадан үз әнкәм янына – зиратка юнәләм...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash
 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев