Логотип Казан Утлары
Бәян

ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)

Гомерләр үтте. Мин авылым зиратында Нияз абыемның каберен таба алмадым. Аны белүчеләр һәм тикшеренүчеләр бөтенләй дә калмаган иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Нияз абыемны озату 

Ул чакта мин, дүрт кенә яшьлек сабый, берничә вакыйганы «йокылы-өнле» булса да хәтерлим. Әүвәлдә Нияз абыем турында берничә сүз. Йөзенең, тәне-төсенең килеш-килбәте белән ул безнең гаиләдән беркемгә дә охшамаган: түгәрәк коңгырт йөзле, аз сүзле, туры борынлы, буе белән төп кебек чыныгып үскән егет иде. Инәм һәм соңыннан абыемның сыйныфташлары сагынып сөйләвенчә, ул бик яхшы укыган: авылыбызның башлангыч мәктәбен һәм соңыннан Олы Кәркәле җидееллык мәктәбенең бишенче сыйныфын да исәпкә алып, бары тик «бишле»гә генә өлгереп барган. Аның бала чактагы җан дусты, сыйныфташы, Бәләбәй бораулау эшләре идарәсенең күренекле хезмәт алдынгысы, бораулаучы, заманында «Социалистик Хезмәт Герое» исеменә тәкъдим ителгән, әмма бер «көнчел еланның» югарыга язган әләге аркасында гына шул хаклы бүләктән мәхрүм ителгән авылдашыбыз Хәйдәр Зөбәйдуллинның сүзләреннән чыгып бәя биргәндә, «Нияз дустыма хас булган тирән белем, яңалыкка, хаклыкка омтылыш, тырышлык һәм талант белән бары тик бөек кеше – затлы хезмәтчән, затлы галим һәм затлы гражданин гына булып була иде». 

Ул мине сугыштан соңгы ачлыкта «Ач балалар йорты»на җибәрүдә хәлиткеч роль уйнады. Инәй-мәрхүмә әйтүенчә, ул 1946 елның кышында (чамалавымча, март башында) көтмәгәндә, нибары ике-өч көн генә чирләп ятып вафат була. Табибы түгел, хәтта шәфкать туташы да булмаган ач-ялангач авылда кинәт кенә китеп барган «бала-кеше» үлеменә аптырарлыкмы? Мин аны сабыйлыгында ярамаган нәрсә ашап, сукыр эчәге шартлаудан үлеп киткәндер, дип уйлыйм. Аз гына хәтеремдә: суык өй. Морҗабызга терәп салынган сәкедә юрган астында, бер йомарлам кебек кечкенә берәү ята. Соңрак – ниндидер ак халатлы апа безгә килеп керә. Ул тау артындагы Олы Кәркәледән төшкән «брач»ыбыз Зәйнәп исемле чатан шәфкать туташыбыз булган икән. Менә ул инәйдән нишләптер шикәр сорый. Кая? Нинди шикәр? Шикәр дигән нәрсә юк бит ул. Безнең аны күргән дә юк. Чирле балага, имеш, витамин җитми. Шатлыкка, ут-күршебез Фәтхулла абзыйның Тула дигән шәһәрнең шикәр заводында эшләгән апасы кайткан икән. Баласы кайгысыннан һәм йокысызлыктан күзләре чәчрәп чыгар хәлгә җиткән инәм йолдыз булып күршеләргә атыла һәм – ышанасызмы! – учында ватылмаган ап-ак таш сыман («комковый») шикәр йомарлап килеп тә чыга... Шикәрне коткаручы дару дип аңлау куанычыннан нишләргә белмәгән ананы бер читкәрәк этәреп, шәфкать туташы тимер кашык белән абзамның теш казналарын каерып ачтыра, авызына ширбәтле су коя башлый, әмма тешләр кысылган, алар үлем ачуыннан бирелми, бирешми, ачылмый, тимер кашык тешләргә бәрелеп, шак-шок килә. Апа исә һаман калагыннан авызга шикәрле су сала, үлем белән көрәшкән абзам хәле барынча бу татлы суны эчмәскә тырышып, башын читкә бора, су түгелә, бала күкрәк кузгатып ютәлли, хәтта тончыгып йөткерә башлый... Кем уйлаган, абзам дару урынына шикәрле су эчмим дип түгел, ә бәлки үзенең өстенә килгән үлем белән шулай тешен кысып көрәшкәндер?!

Апа теш казнасын каерудан туктый һәм бөтенләй дә хәлсезләнгән абзамның башын мендәргә  сала... 

– Менә хәзер күзгә күренеп яхшырды... – ди ул, ширбәтле суын инәмә сузып. – Менә хәзер бөтенләй икенчеләнде...

Ул ара да булмый, минем газиз Нияз абыем тормыштан үтеп тә китә. Хәбәрне ишетеп, авылның барлык укучы балалары, мәктәптән кайтышлый китап-дәфтәрләрен күтәреп, уку отличныгы Нияз Нәҗметдин улы Хәлимовның үлем кайгысын уртаклашыр өчен безнең өйгә килеп тула... Салкын өйдә азан яңгырый. Бабайлар ясин намазын чыга башлый... Бу вакыйгалар минем «Ул елда» дигән поэмамда тасвирланган. Мине, күрәсең, җеназа вакытында бала башы белән күз көеге булып тормасын дип, ут-күршебез Мөсаббихә әбиләргә кертеп куялар. Мин боларны өзекөзек кенә хәтерлим. Менә мин Мөсаббихә әбиемнәрнең куян күзе кебек кечкенә тәрәзә тупсасына басканмын да, үзебезнең капка ягын күзәтәм... Башымның түбәсе тәрәзә тупсасының өске агачына тиеп торганлыгын истә тоткан хәлдә, минем буемның бер метр чамасы булганлыгы аңлашыладыр. Менә безнең ихатаның урыс капкасы – уң канаты ачыла, аннан кәфен өстеннән юкагач кайрысына салынган абыемның гәүдәсен култык асларына кыстырып диярлек, бабайлар чыга башлый... Шундый тынлык. Мөсаббихә әбиемнәрнең ун бала туган-үскән Кәркәлетамак чокырындагы уймак тәрәзәле өендә шундый да тынлык!.. Ә дөнья үзе тирә-юньгә таралган азан моңнарыннан шартлар сыман. Мин елыйм. Кемне югалтканымны әле үз аңым белән аңламыйча да – елыйм. Буйга үсеп, акыл ягыннан камилләшеп, балигъ булып, бу югалтуны тирәнтен аңлагач нишләрмен?! Әле аңламыйчанитмичә, мәсьәләнең эченә керүдән мәхрүм булып, Аллаһтан төшкән ниндидер кодрәт белән бу югалтуны илемне, нәселемне, милләтемне югалтуга тиң күреп елаганмындыр, күрәсең. 

Нияз абыемның вафаты уңаеннан хәтеремдә сакланган икенче бер хатирәм дә бар.

Мөселман гореф-гадәтендә мәет чыккан йортта тәүлек эчендә ашамый-эчмичә тору, йокламау, мәет чыккан йортның башка мәшәкатьләрен күтәрешү дигән йола бар. Менә шушы йоланы үтәү ниятендә абзамны җирләгән көнне безне инәмнең бертуган абзасы Габдулла бабам һәм Хатирә әбиемнәр ашка чакырган булганнар. Бәләкәй чанага төреп салып, ашка мине дә алып баралар. Карлы кыш көнендә минем йөктән төшеп, таудан тәгәрәгәнем һәм мине котырган буран эчендә яңадан төреп, чанага бәйләгәннәре хәтердә.  Дүрт яшьлек сабый моны ничек хәтерли ала? Алланың кодрәте белән мин бу «чанадан тәгәрәгән урыным»ның зират каршындагы Хәсбиттәйләр, Гариф, Латыйп абзыйлар яшәгән түбәдә булганлыгын бала күзеннән булса да, дөрес (ничек?!) чамалаганмын. Габдулла бабамнар ул чакта Качаган очындагы сазламык җирдә яши иде. Аларда барыбыз бергә идәнгә утырып, кызыл флаг сыман кып-кызыл чөгендер шулпасын эчкәнебез бик яхшы хәтердә. Таңда уянып, гадәт буенча астымны капшасам, юеш. Бу таныш халәт иде. 

Күземне тырнап баксам, яктырып килә. Астымнан сары буяуга буялган идән тактасы буйлап җибәргән бәвелем аккан... Мин үзем кичергән мондый түбәнлек-гарьлекне, башкаларга сиздермәс өчен, сак кына ыштанымны салып, шуның белән үзем чылаткан тактаны сөртә, корыта башладым. Кыштырдавымнан, күрәсең, инәм дә уянды... Моннан соң бернәрсә дә хәтерләмим. Гүя хәтерем упкынга очкан...

Гомерләр үтте. Мин авылым зиратында Нияз абыемның каберен таба алмадым. Аны белүчеләр һәм тикшеренүчеләр бөтенләй дә калмаган иде. Дөрес, нәселдәшебез, Нияз абый белән бергә укыган Рәис абый Хәлимовның «Мин Нияз туганымның каберен беләм, аңа казык кагылган, ул, зират капкасыннан узгач та, сул кулда, сиңа күрсәтермен», дип әйткәләгәне булса да, тормышның иң кадерле нәрсәләрне дә оныттыра торган агышында, ни кызганыч, беребез дә моны җиренә җиткереп ачыкламаганбыз. Мин армиядә хезмәт иткән чакларда Рәис абыебыз вафат та булып куйган. Зиратта мин ул казыкны күп тапкырлар эзләп карасам да, таба алмадым. Күрәсең, иске каберне яңа каберләрнең үлән баскан ян-яклары күмеп киткән. Казык та югалган. Сугыш ятиме Нияз абыемның рухы тыныч булсын иде. Без аны онытмадык. Әмма мин үз гаебемне таныйм: заманында ул каберне эзләп табу өчен барлык көчемне җигәргә тиеш булганмын. Кабер өстендәге хәтер, ничек кенә авыр булмасын, ул беребезне дә туганлык тойгысыннан азат итә алмый.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2024

Фото: unspalsh

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев