Логотип Казан Утлары
Бәян

ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)

Әйе, мин әнкәмнең сабый бала хәтерендә калган истәлекләре белән генә уртаклаша алам. Алар, әлбәттә, хәтер дәрьясыннан өзек-өзек, өлеш-өлеш булып калкып чыгалар. Балачак хатирәләре күпмедер күләмдә күңелдә яхшы сакланса, «олы чак» истәлекләре бөтенләй дә юк дәрәҗәдә яки бик аз күләмдәләр. Алар еш кына берсе икенчесе белән бәйләнмәгән дә кебек, әмма «инәй» дигән бердәнбер сүз аларның барысын бербөтен итеп ялгый да куя...

БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕННӘН 

Истәлек – ул иң дөрес жанр. Истәлекләр язу дигән теләк тугач та, алдыма нидән-нәрсәдән башларга дигән сөаль килеп басты. Беренче булып, туган йортым каршындагы Кәркәлетау артыннан тәгәрәп килеп чыккан кояш, меңләгән нурларда чагылган хәтфә каз бәбкәсе үләне, инәм ягыннан картатамның төш кебек кенә хәтеремдә сакланган йорт-ихатасы күз алдыма килде. Бу минем язмышым әлифбасы иде. Кечкенә бакча, шундагы куаклыклардан «сикереп чыккан» иске кара мунча, чылбырлы чиләге белән дөбер-дөбер, аска-өскә йөри торган чыгырлы кое... Талап алынган малларыннан соң әлегә исән сакланган баганаларын пушка көбәге кебек аптырап, күккә төбәгән буш абзар хәрабәләре... Шунда ук салкын авызы белән урам якка чыккан таш подвал, таш келәт... Һәм алъяпкычын артка төйнәп бәйләгән картинәй... Ул аны шулай оста итеп чияләндермичә «чалып» бәйли һәм үзе генә чишә белә. Ничек? Чияләндермичә чишәр өчен уңайлы итеп бәйләү – бу минем сабый чагымнан күңелемә сеңдергән беренче серем. Менә картинәй мине кул чеметеме белән һавадан каз мамыгыдай йолкып ала да җилтерәтеп, боз салкыныдай суык таш келәткә алып керә һәм ниндидер иске байлык – буш мичкәләр арасына яшереп, кулыма катыклы касә тоттыра да боера:

– Мә, тиз генә чөмер! Карттаң күрмәсен!..

Тукта, дим мин үземә, минем әллә күпме сугышлардан исән кайткан ак сакаллы карттамның көне шушы бер көрәгә катыкка калганмы? Ул аны оныгыннан кызганганмы? Юк, мәсьәлә монда, мотлак, катыкка кытлыкта түгел, ә тормыш  кушкан табигый, хәләл вазгыять, ягъни олылар күзенә чалындырмыйча, караш ташлатмыйча, юк кына нәрсәне дә башкалардан яшергән, күрсәтмәгән булып, яшь буынны өлкән буын алдында сабыр, тыйнак итеп тәрбияләү ихтыяҗында...

Юк, ялгышасың, диде икенче тавыш, бу күренешләр күпкә соңрак булырга тиеш. Истәлекләрең күпкә алданрак булган бит. Истәлек булган вакыйга турында гына языла. Барлык гомерне истәлек, ядкарь итеп булмый. Истәлек сайланырга бурычлы. Мин куркып калам: кулымнан килерме? Сайлануым акланырмы? Сүзең бары тик үзең хәтерләгән хәл-әхвәлләрдән башланырга тиеш. Һәм мин кирегә беткән таз малай сыман истәлекле вакыйгаларның башлам башын эзләп, баш миемне актара, ботарлый башлыйм. Уйланам, уйланам да, тагын шуларга килеп чыгам: Кәркәлетаудан тәгәрәп чыккан кояш, меңләгән нурларда уйнаклаган хәтфә үлән, карттам абзарының пушка сыман күккә төбәлгән баганалары... Юк, ди теге тавыш тагын да – синең болардан күпкә иртәрәк искә алырлык хатирәләрең дә бар! Сайланырга кирәк!

Кайчандыр ерак 1981 елның кичендә мин «Туган йорт тупсасында» дигән шигыремдә: 
Алсу иртә.

Кояш Кәркәлетауга

Алтын баржа булып туктаган.

Сезгә куш уч алтын алып бирәм

Үрелеп кенә туган тупсадан, 
– дип язган булганмын.

Язмышыма рәхмәтлемен, бу «баржа» үз йөгеннән миңа гомерем буена кушучлап алтын бүләк итә торды. Укучым да минем белән килешәдер, шәт. Аллаһы Тәгалә үз кодрәте белән бу алтынны миңа бүген дә бүләк итә кебек. Әйе, икенче караганда, Кәркәлетау артыннан алтын паровоз кебек гүләп килеп чыккан кояш та нәкъ шуның җимеше түгелмени? Бу китабымда мине һәм укучымны гел генә әнә шушы кояш озатып йөрсә иде, амин.

Хатирәләремне өстәмә материаллардан чыгып түгел, ә бәлки бары тик хәтеремнән чыгып язам. Болар чынлап та «хәтерле хатирәләр». Саф хәтер белән генә эш итү – бу, бәлки, яхшырактыр да. Хикәятемә керешердән алда укучыма бер үтенечем дә бар. Безнең якта «әтәй-инәй» дип сөйләшәләр. Аның мәгънәсе «әти-әни»гә тиң булса да, тегесенең сулышы минем өчен ничектер «җирлерәк һәм табигыйрәк» кебек. Аннан, бу әсәрнең бүлекләре төрле елларда, төрле чорларда язылды. Берсендә «әти-әни» дигән булсам, икенчесендә эчтәлек «әтәй-инәй» дип телемә килгән. Телемә кайчан, нинди калыпта килсә, шул калыпта алдым.

 Әнием, ягъни инәм турындагы истәлекләр – мин белеп өлгергәннәрдән. «Белеп өлгергәннәрдән» дип әйтергә мәҗбүрмен, чөнки адәм баласы үзен кеше, гражданин буларак, бу да әле әгәр барлык шартлары да килеп җиткән очракта, егерме биш-утыз яшьләрдә генә таный, бәяли башлый. Ә мин әниемнән егерме яшьтә үк ятим калдым. Дөресрәге, дүртенче сыйныфтан унынчы сыйныфны тәмамлаганчы, карлардан тырпаеп чыккан маяклы юллардан кайтып та кермичә, бит алмаларын һәм аякларымны туңдырып, өшетеп, «әниле килеш тә әнисез» үсәргә мәҗбүр булдым. 

Сугыш гаепле. Ихластан да, мин әниемнән күп, бик күп нәрсәләрне, гомумән алганда, «тормышның үзен сорашырга» өлгерә алмый калдым. Әтиемнең гомерен фронт ядрәсе киссә, әниемнең гомерен шул ук фронтның «тыныч тормыштагы» газаплары кисте. Мин аңардан хәтта үз туганнарым, нәселебезнең күз алдыбызда яшәп яткан тармакларын, «кемнең дус, кемнең дошман» икәнлеген белешергә дә өлгермәдем.

Әйе, мин, сабыйлыгым белән, һушыма килеп өлгермәстән, хәтта газиз картатам Шиһабетдиннең хәләл җефете – газиз картинәмнең исемен сораша да алмый калганмын. Хәерниса дигән мәгълүмат бар барлыкка, әмма ул документлар расламасы түгел. Бу бит хәтерсез калу белән бер! Анаңның анасының исемен белми калу – гөнаһ. Мине сугыш ятимлеге шундый хәбәр-хәтерсез иткән иде. Кем иде теге кардәшемнең, ничек иде икән бу кардәшемнең исеме? Кычкырып, җир тырнап үтенсәм дә, җавап юк, зират туганнарым каберләре белән тулган, әмма ул миңа иң кирәк исемнәрне атый алмый, ул өнсез. Шуңа күрә мин мәңге онытмас өчен Шиһабетдин картатамның хәтеремдә сакланган балаларын, ягъни өлкән туганнарын берәмтекләп санап китәм: алар унтугызынчы гасырның азагында дөньяга килгән Габдрахман бабам, аңардан кечерәк Габдулла бабам, аңардан кечерәк Зөлхия әбием, аңардан кечерәк Заһретдин бабам, аңардан кечерәк булган төпчек бала – минем инәм Минсорур...

 Әйе, мин әнкәмнең сабый бала хәтерендә калган истәлекләре белән генә уртаклаша алам. Алар, әлбәттә, хәтер дәрьясыннан өзек-өзек, өлеш-өлеш булып калкып чыгалар. Балачак хатирәләре күпмедер күләмдә күңелдә яхшы сакланса, «олы чак» истәлекләре бөтенләй дә юк дәрәҗәдә яки бик аз күләмдәләр. Алар еш кына берсе икенчесе белән бәйләнмәгән дә кебек, әмма «инәй» дигән бердәнбер сүз аларның барысын бербөтен итеп ялгый да куя...

Шулай итеп, хәерле сәгатьтә!..

Бисмиллаһиррахман иррахим.

– Тор, балам! Рәхимә әбиләрең кайткан!..

Астан, тупсадан торып, абзар түбәсендәге мин төн чыккан куышка инәм эндәшә. Төнге һәм иртәнге салкын һава дымыннан авырайган, шушы дымны әле, күптән түгел генә тәмамланган сугышның такы-токы ризыгында какланган тәнем белән тойган иске паласны аякларым белән бер читкә тибеп очырам һәм шул ук салкын чыклардан чыланган багананы инде әнкәмне кочкан кебек кысып кочып, аска – җиргә шуышып төшәм.  Бр-р-р!.. Күзләремне ачам. Ярабби! Кояш! Меңләгән нурлар кайчысы меңләгән җемелдәвекләрдә уйнап актарыла. Кәркәлетау артыннан ишелеп төшкән нурлар инде безнең чокырда яткан авылыбызның каршысындагы Өязе тауларына да сикереп чыккан. Очасылар килә! Мин – Кеше!.. Бар дөнья, бар тирә-як үз-үзенә илтифат итәргә, саф һәм сак булырга, бәхетне көтәргә, сабыр итәргә куша. Әмма инәйнең мине көтеп торырга форсаты юк, ул инде шул вак борчаклы зәңгәрсу күлмәген, аның өстеннән изрәп беткән йон кофтасын эләктереп алган да, абзар артыбыздагы бәрәңге бакчабыз аша, тау битләвендәге ут-күршеләребез Мөсаббиха әби, Әбелшахма бабайлар, Гөлфаный әби, Гөлзифаттәй, Зөбәер абзыйларның ихаталары кырыеннан шушы җемелдәп балкыган чык тамчылары диңгезен ут капкандай чаштыр-чоштыр китереп, үзе туып-үскән йорты – атасы Шиһабетдин карттәйләргә таба чаба. Чаба гынамы, җилдерепләр ята! Турыдан юл сапканда, ул йорт безгә, әткәм нигезенә күршеләребезнең ике-өч бәрәңге бакчасы аша гына. Әмма мин хәзер казык башлары аша турыга сикереп маташмыйча, инәйгә ияреп, Гөлфаный әбиләр янәшәсеннән титакларга мәҗбүрмен. Аякларым киндер ыштанымның балак очларына кадәр чыкта чыланган. Йокым ачыла. Әгәр хәзер шушы кояш нурлары кебек турыдан, читкә аугалаган читәннәр-киртәләр аша гадәтемчә очып кына үткән булсам, мин инде әллә кайчан картәтәйләр ихатасында булган булыр идем. Менә шундый якын ут-күршелек, атап әйткәндә, кода-кодагыйлык, әтәй мәрхүмгә, инәйгә өйләнгәч, «Мин киленне әллә кайлардан төшереп маташмадым, бакчабыз башыннан сызгырып кына китердем» дип шаяртырга мөмкинлек биргән. Алар 1928 елда өйләнешкәннәр. Әтәй белән, ул 1942 ел башында фронтка киткәнче, 14 ел бергә гомер итеп калганнар. Укучым мине аңлар дип уйлыйм: бу язмаларның биографик жанры таләп иткәнчә, мин үткән заман белән әле генә кичереп яткан бүгенгемне бәйләп барырга мәҗбүрмен. Миңа билгеле булуынча, инәй күпмедер гомер балага узмый тора. Шуның нәтиҗәсендә бу яшь гаилә, яратышып өйләнгән булса да, таркалуга кадәр барып җиткән булганнар, дип раслый кайбер чыганаклар. Булуы мөмкин. Тормыш бит. Ниһаять, 1930 елда беренче балалары Гали абзый, аннан янә өч бала (Нияз – 1934, Ингель (хатларында әтәй аны Энгель дип атый) – 1936, Борис (анысы мин булам) 1942 ел башында дөньяга килә. Ике балалары (Зыя һәм Ләлә) туганнан соң озак тормыйча тормыш белән хушлашканнар. Хәзерге бала үстерергә яратмаган чынбарлыктан чыгып уйланасың да, ул заман кешеләре, шаяртыбрак әйткәндә, бихисап корбаннар рухына «Бөек Ватан сугышы» дип аталачак сугыш алдыннан «патшадан калган иске байлыкта» баланы күп тапканнар да һәм «кулакны сыйныф буларак» юк итү кебек кискен чорларда исән-имин үстергәннәр дә икән, дип куясың. Тәкый гаҗәп!..

...Мин алтынланып куерган кояш диңгезендә юеш чәлтерләрем белән ялт та йолт чыбыркы ишә-ишә, инәмнең бер алдына, бер артына төшеп югыртам гына! Безнең якларда «йөгертәм»не шулай матур итеп «югыртам» дип әйтәләр.

Минем белән бергә ниндидер «Таҗикстаннан кайткан» Рәхимә әбине күрер өчен сукмак янәшәсеннән сузылган ат башы кадәр әрекмәннәр дә, учлап-учлап зәһәрләрен коеп утырган кычытканнар да, ат авызлыгыннан читкә чәчрәп калган солының яшел яралгылары да, арыш капчыгы сыман зур телле ат кузгалаклары да, сирәк-сарак күренгәләгән башаклы, кыяклы сарутлар да, үзе чәнечкеле, үзе аллы-гөлле кыңгырауларын йодрыклап күккә чөйгән шайтан таяклары да, кыскасы, без яшәгән Кәркәле үзәнлегенең кара, сазлык черетмәсеннән яратылган туфрагында үрчи алган барлык тереклек безнең белән киләчәккә таба чаба. Әйе, алар үлән-үсемлек затыннан булсалар да, һәммәсе дә – җанлы тереклек. Аларның һәммәсендә гакыл, йөрәк һәм буй-сын бар. Әнә шул сыннарның һәр буынына гүя кояш үзе бәбәй китергән. Безне каршылаган һәм озатып калган чык бөртекләре менә шуңа күрә бар нәрсәне сыйдыра да инде. Аларның эченә кереп оеган ике-өч тәрәзәле кечкенә өйләр, йөзьяшәр өянкеләр җемелдәп кенә калмый, ә бәлки үзләре дә күңелләргә энҗе ташый. Безнең белән янәшәдән бозаулары белән сыерлар да, колынлы бияләр дә, бәрәнле кәҗә-сарыклар да мәгънә, сөйкемле холык, сабыр гореф-гадәт ташый. Син шул мәгънәне, гореф-гадәтне аңла һәм башкаларга аңлата бел! Бу чыклы җаныя куышлыкларында безнең бәрәңге бакчалары, туган-тумачаларыбыз, нәсел арбабызга утырган һәм утыра алмый чиратта басып торган якыннарыбыз, туган-тумачаларыбыз, ягъни бәгырь ялкыннарыбыз бихисап. Аларның да исемнәрен, нәселнәсәпләрен бел! Инәйнең кайчандыр утызынчы еллар башында сәяси эзәрлекләүләрдән Урта Азия якларына чыгып сызган һәм шуннан бирле туган ягына бер генә дә кайта алмаган Заһретдин абзасының җәмәгате Рәхимә әби белән күрешер өчен алар да артыбыздан чаба. Гүя безнең белән дөньяның бар әгъзасы  кузгалган. Кәркәлетауның текә күләгәсендә кулларын сузып, инәлә-инәлә, алар да энҗе җыя...

Нәселнең тамыр башлары дигән төшенчә яши безнең халыкта. Бер караганда,  бу сүз уйнату өчен генә әйтелгән кебек. Юк, бар ул нәсел тамыры, ничек кенә бар әле! Ул сине паспортыңны соратып түгел, ә үзе килеп таба. Паспорт дигән дәүләти таләп ул арттан гына өстерәлеп килә. Кайвакытта кеше заты паспорт дигән серле, керле һәм куркыныч кәгазьне бөтенләй дә танымаска тырыша...

 Әнә минем балачак зиһенем буйлап әнкәмнең әнисе – тумышы белән Баязиттан, миңа билгеле булуынча, 1928 елда дөньялык белән хушлашкан Хәерниса картинәй, аның ире – минем Шиһабетдин картәтәй, аларның бераз гына югарыда телгә алган балалары Габдрахман, Габдулла, Заһретдин бабайлар һәм киләчәктә минем «Өч аяклы ат» дигән әсәремдә сурәтләнәчәк Зөлхия әбиемнәр йөгерә. Алар артыннан утызынчы елларда таланганнан соң ничектер сакланып кала алган «партманит-акча сандыгы»быз калкып чыга... Падишаһларыбыз сурәтләре белән бизәлгән каты, күн кебек ифрат та сыгылмалы катыргыдан ясалган тартма иде ул... Ул безгә шактый озак хезмәт итте, ни кызганыч, бу теләсә нинди музейларны бизи алырлык, сирәкләрдән сирәк бу экспонат бары тик үткән гасырның алтмышынчыҗитмешенче елларында, Ингел абзам иске йортны яңартып салганда гына, каядыр йорт бетерү мәшәкатьләрендәме, әллә бала-чага кулына эләгепме, байтак кына башка документлар белән бергә юкка чыкты...

Без, татарлар, үзебезнең тарихыбызга карата игътибарсыз бит!..

Шиһабетдин карттам бик сөйкемле кеше иде. Кеткелдәп көләргә ярата, шулай кабына алмаган трактор кебек «урынында дырылдап» көлгәндә, аның бит очлары алсуланып китә иде. Кырыгынчы еллар азагы – илленче еллар башында ул өлкән улларына караганда, күбрәк бездә яшәп, инәй тәрбиясендә булды һәм 1953 елны сентябрьнең ифрат та матур кояшлы көнендә вафат булып, мин Олы Кәркәле мәктәбендә бишенче сыйныфта укый башлаган сәгатьләрдә (хәзер өлкәннәргә аптыраплармы аптырыйм – мине шул көнгә генә укудан бушатып булмады микәнни?!) авылдашларым тарафыннан тиешле могътәбәрлекләр күрсәтелеп, Кәркәлетамак зиратына җирләнде. Аның кабере кызлары – минем инәм Минсорур, Зөлхия әби, уллары Габдрахман, Габдулла бабамнар зиратлары белән янәшәдә.
Мин карттамның Беренче Бөтендөнья сугышы фронтыннан хәрби формада төшеп җибәргән фотосурәтен хәтерлим. Ул сурәт тә юкка чыккан, кызганыч. Әйе, безнең басып алынган милли чынбарлыгыбыз гел шул «кызганыч»лардан тора: һәм башлана, һәм тәмамлана. Ул чакларда әле балигъ булмавым, бәндәчелек хәтерем уянып җитмәү сәбәпле, мин карттәм белән картинәмнең тормыш кагыйдәләрен, шәхси яшәү рәвешләрен үзем теләгәнчә киң итеп сурәтли алмыйм. Шулай да, туганнарымның берән-сәрән истәлекләре буенча, мин дә аның бик гайрәтле, кешеләргә рәхмәтле, ифрат та вәгъдәсендә тора торган зат булуын тәсдыйкълыйм. Сугыштан кайткач, ул күпмедер вакыт авыл старостасы вазифаларын үти. Әйткәнемчә, гайрәтле ир-узаман, хатынкызга бик игътибарлы була. Кайбер ир-ат кавеме сыман, башына төшеп, «ятим» калган араларда һич кенә дә «карчыксыз» яши алмый, хәтта ки яшәп тә маташмый – шундук башлы-күзле булуны хәерле күрә. Хәерниса картинәм вафатыннан соң, озак та үтми, үзләренең (безнең!) тау битендә генә гомер иткән «ут-күршесе» Гөлфани «карчыкка» өйләнә. Аның белән ни сәбәпледер аерылышканнан соң Өршәк (икенче исеме КаенҮзәк) авылыннан тагын бер «карчыкны» алып кайта. Мин аны төшемдә кебек кенә хәтерлим. Ташкеләткә кертеп, «Карттаң күрмәсен!» дип, катык эчергән картинәм нәкъ менә шушы әби булып чыга инде. Шушы картинәм вафат булганнан соң ул күрше Ишле авылыннан икенче бер «карчыкны» алып килә. Мин аны яхшы ук хәтерлим. Сугыштан соңгы ачлык елларында карттәйне күпмедер вакыт иң өлкән улы Габдрахман тәрбияләде. Карттәй белән шушы күзенә ак салган картинәм Габдрахман бабамнарның ишегалдындагы мунчасында яшәде. Хәтердә, баш өстемдә ачлык кояшы яктырта, ашказанымда шул ук ачлыкның тегермән ташы дырылдый башлаган саен мин, чакырылмаган кунак, чакырылган кунаклардан күпкә җәһәтрәк тизлек белән аларга килә, карттәм белән янәшәдән шул мунча ләүкәсендәге чүпрәк паласка менеп кунаклый һәм картинәм кулыннан кайнар арыш кабартмаларын «җыештыра» идем. Картинәй ак төшкән күзе белән миңа текәлеп карап тора да мунча мичендәге утлы көлдән тагын да берәр көлчә өсти...

Нәсел тамырлары белән мавыгып, мин бераз читкәрәк тә киттем бугай. Хәер, истәлекләр ядкяре булгач, алардан ничек котыласың?!

Әйе, Рәхимә әбиебезне күрер өчен безнең белән рәттән, 1905 елда туган атам Нәҗметдин ягыннан картатам Габделвәли, картинәм Гайнекамалның балалары Минеямал, Бәдриямал әбиләрем, Әхмәтвәли зур атам (Дим буе сөйләше белән «з»ны «д» әйләндереп әйтсәк, «дуратам-дуринәм»), Баязитка кияүгә чыккан Фәтхелкамал тутам һәм рәсми рәвештә 1910, үзе раславынча, 1909 елда туган инәкием Минсорур җилдереп ята!..

Алар белән бергә, күрәсез, барлык нәсел тамырларым йөгерә!

Менә без нурлар уйнатып җемелдәгән серле чык диңгезендә дымланып вә чыланып, картатабызның ташкоймалы ихатасына килеп керәбез. Шунысы кызганыч, минем хәтерем карттәйне дә, картинәйне дә сурәткә төшереп калдырмаган. Ул заманда фотоаппарат дигән могҗизаны каян һәм кемнән аласың? Йөзләрен хәтерләмим. Менә, астагы урам, абзар тарафындагы аралыктан йөзендәге нур ташкынында күзләрен чагылдырып, эре чәчкәле яшькелт күлмәк кигән бер зифа түткәй йөгереп килеп чыга һәм инәмне кочып ала:

– Исәнме, Минсорур каенсеңлем!.. Исән-сау гыналармы?!.

– Һи-и, исәнме, җиңгәчәм!.. Җиңгәчәкәем!.. Күрешмәгәнгә биш былтыр!..

Сизенәм: минем Рәхимә әбием шушы буласы. Нурлы йөзле, түгәрәк битле, чәчләрен, уртадан сызык калдырып, майлап тараган. Бит алмалары да пешкән өрек сыман алсу. Чәчкәле, ефәк белән яртылаш әдрәс күлмәгеннән – аны безнең якларда «Бохара» күлмәге диләр икән – гүя барлык Кәркәлетау битләүләре чәчкә ата.

Алар бик сагынышсалар да, мөселман гадәте буенча сагынуларын сабырлык астына яшереп, тыйнак кына җанны – җанга, тәнне тәнгә теркәп күрешә-кочаклашалар да, озак күрешми торуыбызның үкенече калмасын дигәндәй, сак кына тагын-тагын бер-берсен җилкендереп куанышалар:

– Заһретдин абзам, башка туган-тумачаларым исән-сау гына калдылармы? Ерак юллардан йончымадыгызмы?

– Исән-аманнар!.. Ходайга шөкер!

Һәм китә, һәм китә үзләренә генә билгеле булган сораштырубелештерүләр. Аларда аерым бер нечкәлек. Мине, кунак каршылаган сабыйны, болар әллә-ни кызыксындырмый. Мине Рәхимә әби белән кайткан апа һәм алар күтәреп кайткан серле йөк – мин үз гомеремдә беренче тапкыр күргән «чумадан» борчый. Ул апа миңа кем икән дә, шушы таҗик тарафларыннан кайткан чумаданнарында нәрсә булыр икән? Йокымны туяр-туймастан бүлдереп, абзарның салкын юеш баганасыннан чирканачиркана, юкка гына шуып төштем микәнни мин?!

Бер үк вакытта Рәхимә әбинең һәм аның белән кайткан, әмма әлегә миңа билгесез булган кызның кояшта янган йөзләренең безнең авыл хатын-кызларының йөзенә бер дә охшамаганлыгы, аларның, ихластан да, ниндидер көньяк җимеше кебек алсуланып җилсенгән булулары, бит очларының без күрмәгән, ишетеп кенә белгән алма-хөрмәләр сыман эчтән ялкынланып торулары гаҗәпсендерде мине. Ә бит кояшны бар дөньяга бер генә диләр! Әллә алар кайткан якларда кояш та икенче микән? Әллә киресе, Кәркәледән алар сөргенгә алып качкан кояш, туган якларга әйләнеп кайткач, бит-шәрәфәтләргә шундый төс өсти микән?!

– Бу матур җегет синең улың була мәллә, Минсорур? – диде Рәхимә әби, миңа кинәт кенә тутырып карап. – Тач үзең! Суйган да каплаган! Сөрмәле дә җитмәсә? Безнең нәселдә сөрмәлеләр сирәк!

– Әйе, сөрмәле безнең Барыйс. Атасы сугышка киткәндә, өч кенә көнлек булып калган иде. Беренче хатларын да «Йөзен күрмичә киткән улыма күп сәлам!» дип язды. Менә шушы төпчегебез дә ничек үсеп җитте, үзенә генә исән кайтырга насыйп итмәде, мәрхүмнең... – Инәй дымланган күзләрендә кинәт кенә яралган кайнар яшенташны сыпырган сыман өшенеп, яшьләрен сөртеп алды. – Кайтыр бәлки дип, һаман да көтәбез. Кешеләрнең әтәйләре кайткалый бит...

Һи-и, шушы инәйне! Яшь сыгар өчен вакытын да тапкан! Яратмыйм үземне ятим-фәлән-төгән дип кызгануларын!..
– Амин! Шулай гына була күрсен!.. – диде Рәхимә әби, минем баш өстемдәге чәч көнҗәләмне бармаклары белән тараштырып... – Барис... Барис... Тик... шушындый да матур җегетнең исемен генә, чалыш-полыш китереп, урысчага боргансыз бит әле...

– Атасы үзе кушып китте! Безгә болай бер дә чалыш-полыш күренми кебек... Аннан, ул исем русның үзенә бездән кермәде микән әле, Рәхимә җиңги? Шулай түгелме, Бар-рыйс улым?.. – Инәй мине кочагында башак өерелткәндәй өертеп алды. – Бездә дә бар бит ул «барыйс»лар – барыс, акбарыс, юлбарыс... Әтисе сөйләвенчә, үзенә күрә тарихы да бар инде аның... Сөйләсәң – сүз, төртсәң – күз, дигәндәй... Фронтка китәр алдыннан Нәҗметдин күпмедер вакыт ронода1 эшләп маташкан иде. Шунда бер дусты – милләте ягыннан рус, исеме белән нәкъ шул Барыйс дигән укытучы белән очрашалар болар. «Мин фронтка чакыру алдым. Өч көннән китәм», – ди безнеке. «Бәй, ул повестка миңа да килде бит!» – ди теге. «Менә сиңа, мә!.. – ди безнеке. – Бергә китәбез икән! Сугыш башланып кына ята, минем кичә генә туган улымның күзе ачылмаган, ә миңа фронтка!» – ди безнеке. «Кайгырма, Нәҗми Габделвәлиевич, – ди теге. – Көенеч өстенә килгән сөенеч бу. Мондый чакта малайның тәпиләрен юмыйча буламы?! Әйдә!.. – Минем төенчектә... чәкүшкәм2 бар... Китәбез бит, быррат, китәбез!.. Икәү китеп, берәү кайтып булмас!» Шунда, аулак почмакта... Ир-атныкын беләсез инде, чәкештерешәләр, күңелләре нечкәреп, малайга исем дә табалар – фронтка бергә китәчәкләр бит! Менә шулай рус дусты хөрмәтенә Барыйс була да кала минем төпчегем!.. Сугышлардан исән кайтсалар, бер-берсен югалтмаска, кайта алмаган хәлдә гаиләләренә балаларны үстерешергә сүз куешалар... Әйткәндәй, минем улым аларның икесе өчен дә яши!.. – Инәмнең әтәйне кызганудан күңеле йомшарып, беразга тавышы югалып торды да, исенә килеп, аркамнан каккалап куйды. – Тик икесенең берсенә дә кайтырга насыйп итмәгән шул, җиңгәчәкәем... Икесе бер булып ятып калдылар...

Бу юлы инәм белән янәшәдән керфекләрен челт-челт йомгалаштырып, Рәхимә әбекәй дә күзләрендәге яшьләрен сөрткәләде:

– Сау-сәламәт кенә үсә күрсен инде, балакаем. Яңа сугышлары килеп чыга күрмәсен.

Минем ачуым килә башлый. И-и-и, шушы инәмне, дим яңадан үзалдыма. Шушы энҗеле нурлар сикерешкән иртәдә әллә нинди бетмәс Барыйсларның исем тарихларын сөйләп, сүзне дилбегә буе сузды, шуның аркасында теге мин көткән чумадан әле һаман ачылмады, янәшәсендә генә басып торган апаның да кем икәнлеге ачыкланмый тора... Шулай да, әбием кебек пешкән җимештәй чырайлы, түгәрәк йөзле, төз гәүдәле булуын күреп, мин аның Рәхимә әбиемнең кызы икәнен чамалый идем...  

Инәмнәрнең күзләреннән бүселеп чыккан яшь әле кибеп бетмәү генә түгел, киресенчә, кояш нурларында тагын да үткерләнә, чарлана төшкән чыклардан кайралып, тау битләвен көмеш тәңкәләр белән сипләгән иде. Кызкай исә, шушы тәңкәләрне үз гомерендә беренче тапкыр күргән кебек – хәер, ихластан да беренче тапкыр күреп! – үз алдына йомыла, йотыла,

1  Роно – районный отдел народного образования — Халык мәгарифенең район  бүлеге.

2  Русча  «четверть» — дигәннән  «чекушка, четвертушка» дип кыскартып  алынган. 
вакыт-вакыт аларны тотарга, кочагына куып кертергә тырышып талпынып куя. Минем уйларымны белгән кебек Рәхимә әби үтеп барышлый гына таныштырып алмасынмы:

– Бу безнең өлкән кызыбыз Асия була... Бар, кызым, Минсорур тутаң, Барыйс туганың белән туган нигезләребездә яңадан күреш әле! – дип, бу апаны безгә таба этәргәндәй итте. – Әле быел гына урта мәктәпне тәмамлады. Госплан дигән институтка укырга керергә хыялланабыз...

Асия апа дигәнебез җитез адымнарда килә-килештән безнең белән күреште дә, уңайсызланып, әнисен чеметеп алды:

– Әни, болары нәрсәгә кирәк инде?

– Кирәк! Кирәк! – дип кабатлады инәм. – Безнең нәселдән дә зур кешеләр чыгарга тиеш!..

Асия апам миңа бик тә ошады. Ул чынлап та безнең инәй сыман төз, туры буйлы һәм якты уйлы кеше күренә. Юк, аның «болары нәрсәгә инде» дигәне бик тә урынлы, бик тә кирәкле нәрсә иде. Бигрәк тә миңа. Монда, әле Кәркәлетау артыннан балкып чыккан кояш нурларында коенып яткан «чыклы чокырда», минем, мәсәлән, урта мәктәп, институт Госплан дигән сүзләрне беренче тапкыр ишетүем иде. Алардан гүя минем колакларым шомрайды, мием яктырып киткәндәй булды. Тик мин көткән чумадан гына һаман ачылмады. Яңа сүзләр дигәннән. Берничә генә ел үтәр, мин урта мәктәпнең ун сыйныфтан торган урта, институтның югары белемле белгечләр чыгара торган югары уку йорты, Госпланның дәүләти планлаштыру оешмасы булганлыгын белермен. Кызык, гүя мин шушы беренче тапкыр ишеткән сүзләргә тотынып, ике куллап ябышып, олы дөньяга чыгармын! Алар миңа бу минутта шунысы белән кадерле иде: мин алар аша шушы туган «чокырымның» энҗе чыкларында коена идем!

Шулчак кемдер күлмәк итәгемнән тартты. Артыма борылсам, Асия апа! Әле генә алдыбызда елмаеп тора иде. Кай арада күздән ычкынган, диген! Ул яшен тизлеге белән мине эләктереп алды, ниһаять, әле һаман ачылмый яткан чумадан янына очыртып алып килде һәм ике ялтыр келәсен елгыр бармаклары белән «келт» итеп чирттереп ачты һәм алдыбызда яткан салкын кара фанер, җансыз, телсез чумадан Аллаһым, ничегрәк тасвирлыйм икән – минем күземә инде купшылардан купшы булып күренгән серле әрҗәдән,  бар дөньяны балкытып, ниндидер күкшел тукыманы суыртып чыгарды һәм  аны кош сыман канатландырып, шушы чыклы иртәнең энҗеләре чәчрәп торган җилендә селкеде:

– Мә, киеп җибәр әле, туганым!..

Бу – күлмәк иде. Чын күлмәк иде!

Һәм мин инде үзем дә гади Барыйс кына түгел, ә «туган»нан туган зат идем.

Мин гомеремдә беренче тапкыр туганлыкның шундый канатлы һәм күлмәкле булганын белдем.

– Бу искеңне сал, – диде Асия апа, өстемдәге киндер күлмәккә ымлап.

– Менә яңасын ки. Чалбар-костюмын үсә төшкәч, үзең юнәтерсең...

Кинәт кенә чишенеп, иске киемемне читкә ыргытып, хәзер үк бүгенге яңага төренүдән тартынып, мин Асия апа кушканны үтәргә ашыкмадым.
– Искесен сал да яңасын ки, дим! – диде ул туганнарча кискенлек белән. – Бу ниткән гадәт!..

Асия апа шул арада иске күлмәгемне өстемнән сыдырып төшереп, мине яңа күлмәгем белән бөтәйтте дә куйды. Миңа карап, инәм авызын ачты да катты.

– Менә ичмасам, Барыйс-барбарис!.. – дип куанды Асия апам.

Бу вакыйгаларга утызлап ел үткәч, мин бу аларны йөгертеп телгә алып китәм:
Туган җирем, синең шат тамырың –

Минем,  тәүге күлмәк киюем!

Син ышанма сиксән шагыйреңә,

Төче була калса сөюе...

Әле чыклы иртәдәге могҗизалар моның белән генә бетмәгән икән. Асия апа серле чумаданның эченнән кечкенә төенчек чыгарды һәм бар тирәне хуш исләргә күмеп, миңа тапшырды:

– Бу сиңа дигән күчтәнәч, туганым!

Минем әле күчтәнәч дип аталган төргәкне беркемнән алганым да, аны ачканым да юк иде.

Асия апа гүя бу көтелмәгән тамашадан гаҗәпсенеп калган инәсе һәм Минсорур тутасына үрнәк биргәндәй, катгыйлык белән боерды:

– Миһман3  күчтәнәчен шушында да бирмәгәч, инде кайда бирәсең? – Ул тагын да батырая төшеп, миңа мөрәҗәгать итте. – Син аны ач та, туганым, авыз ит!..

Асия апаның кыланышында безнең «Саесканнар» кушаматын йөрткән нәселебезгә хас кискенлек, боеручан катгыйлык бар иде. Урта Азия тарафларында үсеп, кеше булып тернәкләнеп тә, үз нәселенең горефгадәтләрен шундый иркенлек, үзсүзлелек белән алга сөрүе, татарчасын сатып җибәрерлек итеп яхшы белүе мине, әле канат төртеп кенә килгән сабый «саесканны», куандырды, билгеле. Кушаматыбызга килгәндә, югарыда телгә алынган сыйфатларга өстәп, саескан шикелле һәр багана башына кунаклап, һәр үткән-сүткәнгә һәр булган-булмаган яңалыкны хәбәр итеп шыкырдавына күрә биргәннәр аны безгә авылдашларыбыз.

 Төенчек минем кулымда үзе үк чишелде бугай. Аннан, танауны әчкелтем кычыттырып, безнең өчен ят булган куе хуш ис бөркелде. Бу истән мин гүя тарлавыктай Өязе чокырларыннан киң галәм тарафларына аткарылдым. Авызларыма сулар килде. Минем өчен алар энҗе чыклар белән бергә өзелеп төшкән җәннәт җимешләре иде.

– Өрек!.. Тартынма, син аны ашап кара, туганым!..

Минем өрек дигән ят ризыкны да беренче тапкыр күрүем иде. Болай «туганым» дип өзелүчеләр дә берәү генә иде. Бу алсу-кызыл төстәге итләч хәзинәне һич кызганып тормыйча шартлатып уртлап өздем һәм тел өстемә салдым. Ул шундук диярлек, авызымда эреп, юкка чыкты. Тел өстемә тагын берне салдым. Тагын берне...

– Сабыр, – диде инәй. – Күчтәнәч күп булмый ул... Абзаларыңа да калсын!..

3  Миһман (үзбәк) — кунак.


(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев