Логотип Казан Утлары
Бәян

ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)

Әнием мине озатырга килә алмады. Гомер буе авылдан чыкмаган ятимә хатынның ялгызын гына Миякәдән Туймазы кебек ерак җиргә юлга чыгару җиңел түгел иде. Хәер, военкоматтан чакыру алганнан соң, мин бер генә көнгә авылга кайтып, әнкәм белән хушлашып килгән идем.

(Башыннан укыгыз)

Юллар башында

Әйе, «Әти-әни, миңа ничә йөз яшь?»

Истәлекләремә шундый көтелмәгән исем куюыма кемдер аптырар да кебек, әмма ул, минем фикеремчә, урынлы һәм дөрес. Мин аларга башка исем таба да алмыйм кебек.

Әтиемне хәтерли алмасам да, миңа ул калдырган дөньяны яхшы хәтерлим. Мин шул дөньяда үстем. Шул дөньядан чыктым. Аны нәселебезгә картатам Габделвәли һәм картинәм Гайнекамал калдырган. Атам-анам, туганнарым шунда яшәгән. Нинди иде ул дөнья мин белгәндә? Бердәнбер дип әйтерлек урамы белән Өязе һәм Кәркәле елгалары буйлап ике чакрымга сузылган авылның Кәркәле елгасы күперенә җитәрәк төшендә мәһабәт, калай түбәле, ике якка ачыла торган урыс капкалы, алты почмаклы, ике яктан өчәр, ягъни алты зур тәрәзәле карагай йорт. Безнең йорт. Йөзеңне Кәркәлетау артыннан күтәрелгән кояшка юнәлтеп, ишегалдына кергәндә, уң кулда түбә бәпкәләренә кадәр таштан салынган, түбәсендәге саламы кышкы кытлыкта малга ашатылган, нәтиҗәдә бастырыклары ачлыкның үзе сыман тырпаеп торган бик зур келәт, аңардан алдарак, төшкәч, колакларыңны туңдырырлык салкын кар базы, аннан эре, кызыл балчыгыннан алтындай сары салам җепселләре янып торган саманнан салынган күхнә, аннан – абзарга кадәр сузылган япма, анда сыер бәйләп сава торган баганалар, аннан – бүрәнәдән салынган, мөгезле эре һәм вак мал өчен куш абзар, аннан чалбар балагы кебек тар, озын, мәйданы белән зур булмаган, нибары уналты (йорт урыннарын да керткәндә егерме) сутыйлы, буе белән Кәркәлетауга кадәр күтәрелгән бәрәңге бакчасы. Бу уң яклап булды, ди. Хәзер инде сул яктан килик, шул ук ишегалдыннан, болдырдан, димәк, Кәркәлетауга карап барганда – утын һәм утынлык, аннан – суы күз яше кебек тозлы булып, малга гына эчерә торган кое (баганасы юк иде, аны үсмер чагымда иптәшләрем ярдәме белән агачын Кыска Кул урманыннан алып кайтып, үзем куйган идем), аннан шул ук тар балак булып бәрәңге бакчасының икенче, сул тарафтагы яртысы, аннан – суынган таш өеме генә калган мунча урыны, аннан – тауга кадәр тагын да бәрәңге бакчасы... Инәмнең йорт-җирне исәпкә алып йөргән силсәвит агентларына «башка кешеләрнең йорт-җирләре кырыгар сотка булуын, ә менә аның бакчасының йорт урыны белән нибары уналты соткадан да артмавын, аны киңәйтүләрен үтенгән, алынган бәрәңгенең дүрт ир балага, малга ашатырга җитмәвен» әрнеп-әрнеп сөйләгәнен һич онытырлык түгел. Шулай да, ихатабызга сәяси яктан бәя биргән очракта ул сыйнфый дошман – кулак итеп тамгалану өчен классик мисал булган инде... 

Ә менә әниемне бик яхшы хәтерлим. Әмма ничек кенә сәер күренмәсен, мин аны беләм дип раслый алмыйм. Сәбәбе бик гади: белеп өлгермәдем. Ул бакыйлыкка киткәндә, мин хәрби хезмәттәге солдат, нибары унтугыз яшьтә идем. Әйдәгез, бергәләп уйланыйк: шушы унтугыз елымның күпме өлешен әнкәм тәрбиясендә үткәрдем икән? Җиде яшьтән унбер яшькә кадәр – авылыбызның башлангыч мәктәбендә белем алганмын. Тулысынча әнкәм кочагында булган бердәнбер чор булган бу. Минем иң бәхетле елларым. Бишенче сыйныфтан, бу кочактан очып чыкканмын һәм шуның белән «бәхетле ана тәрбиясе» чоры тәмамланган. Сигезенче сыйныфка кадәр мин көн саен кара таңнан торып, ыжгыр суыкларда һәм кара яңгырларда, елның теләсә нинди фасылында, әнкәмнән аерылып, аркадагы букчама китап-дәфтәр белән бергә, булса, бер кыерчык икмәк һәм мичтә тәгәрәткән чикмәнле бер-ике бәрәңге салып, бер кат ситса чалбарда, бер кат юка сырмада, бүгенге мәктәпләрдәге шикелле яхшы ашханә ашларын күрмичә, ачлы-туклы, көн саен, иртәнге биштән кичке бишләргә кадәр, баруы-кайтуы ун чакрымга баскан юлны үтеп, белем эстәгәнмен. Һәм бу хәл көн саен кабатланган. Көн саен!.. Моны, тулысы белән ана тәрбиясе алганмын дип булганмы? Юк, әлбәттә. Сигезенчедән унынчы сыйныфны тәмамлаганчы аркама бер чиләк бәрәңге, булса, бер баш ипи, бер йомарлам май, тагын да булса, берәр кисәк ит ишарәте салып, атна саен илле чакрымга якын юл үтеп, урта белемле булганмын. Бер генә фәннән өчлесе, калганнары дүртле-бишле генә булган өлгергәнлек аттестаты алганмын. Тумас борын «читкә китәргә» мәҗбүр ителеп, берсе икенчесенә ялганып килгән көндәлек газапларны «ана тәрбиясе» дип раслый алабызмы? Бу бит әниле килеш әнисез яшәүгә тиң. Гомернең өчтән ике өлеше анамнан читтә, салкын дәүләт интернатларында үткән ләбаса! 

Унынчыны тәмамлаганнан соң мин үз теләгем белән хезмәткә – туган авылыма кайттым. Һич арттырмыйча әйтәм: минем бар теләгем авылда калу, ат караучы – конюх булу һәм Ингель абыем Ишембайдагы икенче санлы һөнәрчелек училищесена киткәннән соң ялгыз калган анамны тәрбияләү иде. Әмма колхозыбыз баш бухгалтерының авылдашларга дигән печәнлекләрне читкә сатуы турындагы сигналым район газетасында басылганнан соң купкан җәнҗал минем алга кичектергесез рәвештә авылдан китү шартын куйды. Мин Октябрьск шәһәрендәге бораулаучылар хәзерли торган техник училищега китеп бардым. Биредә алты ай укып, бораулаучы ярдәмчесе һөнәрен үзләштердем. Безне бергә укыган төркемебез белән практикага Каспий диңгезе буендагы Калмык АССРга – Стрелец бораулау конторасына җибәрделәр. Монда бер елга якын эшләдем. Үз эшемне бик яраттым. Әмма сагыну чире белән түзә алмас дәрәҗәдә чирләдем. Саргайдым-киптем. Туган якларга кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Туган авылыма юл бикле иде. Октябрьскиның «Девон» кунакханәсенә кайтып егылдым. Нишләргә дә белмичә ун көн түшәмгә карап ятканнан соң «тукта, миңа берәр эш эзләргә кирәктер бит» дигән фикер башыма килде. Шулчак әткәмнең сугышка киткәнче эшләгән эше – укытучылык һөнәре исемә төште. Әмма мин, уйлавымча, бары тик татарча гына укытучылык итә ала идем. 

Биредә тагын да бер «әмма» бар икән: «социалистик юл белән бик тә алга китеп, туган телендә укытудан туктаган» шәһәрдә татар мәктәпләре юк иде. Алар «болай да алга киткән халыкка кирәкми» иде һәм әле булса «кирәкмиләр». Мин Туймазы районының мәгариф бүлегенә киттем. 

Анда мине Балтай дигән авылның  урта мәктәбенә «укытучы» итеп җибәрделәр. Аның исеме генә «укытучы» булган икән. Биредә мине мәктәп каршында эшләп килгән акылга зәгыйфь балалар мәктәбенә тәрбияче итеп тәгаенләгәннәр. Мин барыбер эш табудан шатланып килештем: авыл бар! Яшьләр бар! Ашка катарга катык бар! Мин бу эшнең ниндирәк, хезмәт хакының күпме икәнлеген сорашып-белешеп тә маташмадым.  Әйткәнемчә, авылның  катыклы ашларын, яшьләрен һәм елга буйларындагы зифа талларын үлеп сагынган, күкрәгендә энергиясе ташып торган яшь егет, дөньямны онытып эшемә бирелдем. Аңлашылды: икенче-өченче сыйныфларда укырга тиешле булып та һаман беренчедә укып азапланган, баш миләренең үсеше тоткарланган, күп очракларда гәүдәсенең  ниндидер әгъзасы бигүк төзек булмаган, ачыктан-ачык әйткәндә, ярым-йорты гарип балаларны тәрбияләү, аларга хәтта шартлы рәвештә ата-инә булу икән минем бурычым. Ничек кенә булмасын, мин үз эшемне бик тә яраттым. Еш кына төнгелеккә фатирыма кайтмыйча, мәктәбемдә куна калам һәм балаларга кызыклы китаплар укып, аларның киемнәрендәге сәдәпләренә кадәр тага, тишек-тошыкларын ямый идем. Шушы җиңел булмаган шартларда мин яшьлегем хыялларына да тугры идем. Авыл яшьләрен оештырып, авыл клубында тамаша куярга да форсат таптым. Әле бит мин үзем дә ана куеныннан чыгып өлгермәгән унтугыз гына яшьлек егет кисәге идем! 

Миңа Балтай мәктәбендә озак эшләргә туры килмәде. Гүя Туймазының хәрби комиссариаты, план үтәү өчен мине генә көтеп торган. Армиягә хезмәткә алынуым турындагы чакыру кәгазе мине кичектергесез рәвештә Балтайның үзенә үк килеп тапты. Хәрби хезмәткә без авылдан икәү – Фатих дигән егет белән киттек. Фамилиясе, ялгышмасам, Рәхмәтуллин иде бугай. Күп гомер үтте бит. Ә менә Балтай урта мәктәбе, шул исәптән үзем тәрбияләгән балалар белән хушлашуым хәтердә яхшы сакланган. Алар бу вакыйганы өлкәннәргә караганда тирәнрәк аңлаган булган, күрәсең: гүя мине армиягә җибәрмәс өчен безне алып китәргә тиешле йөк машинасының әрҗәсенә менеп утырдылар да: «Сездән калмыйбыз! Без дә армияга барабыз!» – дип төшмиләр тек, төшмиләр бит! Мин аларга озакламый әйләнеп кайтачагымны яхшылап аңлатканнан соң, төштеләр. 

Әнием мине озатырга килә алмады. Гомер буе авылдан чыкмаган ятимә хатынның ялгызын гына Миякәдән Туймазы кебек ерак җиргә юлга чыгару җиңел түгел иде. Хәер, военкоматтан чакыру алганнан соң, мин бер генә көнгә авылга кайтып, әнкәм белән хушлашып килгән идем. Балтайга мине озатырга күптән түгел армия хезмәтеннән кайткан бертуган абыем Ингель озатырга килгән иде. Ихластан да нәкъ халык җырындагы кебек: «Берсе кайта, берсе китә, берсе комиссиядә» дип җырларлык булган икән шул...

Армиядә сержантлар әзерли торган танк полкы мәктәбендә укыдым. Мин ни өчен бу хакта басым ясап язам әле? Үземнең әтисез калган ятимлегемне армия шартларында да дәвам ителгән булуын, хәтта ки аның тагын да тирәнәйгәнлеген исегезгә төшерү өчен генә язам. Бер ел чамасы хезмәт иткәч, 1962 елның ноябре башында, миңа коточкыч фаҗига кичерергә туры килде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash
 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев