Логотип Казан Утлары
Бәян

ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)

Мин 1942 елның башында туганмын. Әнием сөйләгәннәрдән хәтердә калуынча, әтием мин туганнан соң – өч көннән фронтка китә. Бер атнадан соң, ун көннән соң киткән дигән мәгълүматлар да бар. Кайсы дөрестер, әниемнең яшьли үлеп китүе аркасында мин моны ачыклый алмыйм.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Чана канатындагы очыш 

Балачакның хәтергә уелып калган дистәләрчә хатирәләр йолдызлыгыннан сайланып тормыйча, кайсы күңелгә килә, шунысын алырга да куярга дип, үземә сүз бирдем мин. Алар чынлап та бихисап. Ул яшьтә адәм баласы тумышыннан ук даһи булып яратыла кебек. Аякка баскан һәр баланың аңга ия, балигъ булу чоры ул, гомумән дә, туктаусыз аккан илаһилык кебек. Анда гадилек һәм катлаулылык чыбыркы җепселләре сыман бергә ишелә. Биш яшьлекнең истәлеге бөек бер тарих, унбиш яшьлекнең истәлеге кечкенә сызат булып кына хәтердә калуы, яисә бөтенләй дә калмавы мөмкин. Юкка гынамыни чын даһилык шаукымына ия булган Мостай Кәрим кешенең гомере башындагы бу чорны бик хаклы рәвештә «Озын-озак балачак» дип атады. Бу Герон формуласына тиң билгеләмә иде. 

Без гаиләдә дүрт бала, дүртебез дә ир бала идек: иң өлкәнебез Гали абый, икенче абыем Нияз (бишенче сыйныф укучысы, 1946 ел ачлыгында үлде). Мин аны чак-чак кына хәтерләгәндәй булам. Өченчебез, миннән алты яшькә өлкәнрәге Ингель абый белән без бергә – аллы-артлы үстек, дип әйтә алам. Кеше гомеренең моннан алдарак әйткән бер үзенчәлеген искә төшерик – бик бәләкәй, дүрт яшьтә генә булып хәтерли дә алмаска тиешле Нияз абыйны күпмедер микъдарда хәтерлим, ә менә бергә үскән, бихисап уртак хатирәләр булырга тиешле Ингель абыйны бөтенләй диярлек хәтерләмим. Әй, серле дә инде бу хәтер дигәнең!

Әлбәттә, аеруча истә калган, һәрвакытта да беренче булып искә төшә торган сирәк хатирәләр бар... 

...Фронт шагыйрьләреннән кемдер – Давид Самойлов бугай! – безнең буынны «сороковые-роковые» дип атаган иде. Аның татарчасына мин чагыштырмача уңышлы исем таптым шикелле: «кырыгарлап кырылганнар». Аны «кырык бердән кырылганнар» дип үзгәртеп тә алырга мөмкин. Әйе, без «кырык бердә кырылганнар».

Әйе, без каршыбызда күтәреләчәк сугыш сөремен алдан исләп, алдан тоеп, ничектер «тота-каба, вакытлывакытсыз» туган балалар. Чынлап та, әниләребез әле башланып кына киткән сугыш хәвефләреннән арына алмыйча, кайгыдан, йокысызлыктан башлары чатнап, үзләрен-үзләре кая куярга белмичә, саташып, кочаклаган баласын коткарып калам дип, шарт-шорт бомба шартлап торган болдырга ташланган буын вәкилләре без. Чынлап та, без шаһиты булган, шул тормыш эчендә үскән, кеше булып җитешкән вакыйгалар рәтеннән бу. Мисалы күз алдымда. Сугыш башланган гына көннәр. Ул инде ирен сугышка озатырга да өлгергән. Кайгы-борчылулардан башы ауган, йокысыз калган түтки бу көннәрдә аеруча көйсезләнеп, туктаусыз елаган сигез айлык сабыен кызулык белән баш өстендә генә асылынып торган бишегенә ташлыйм дип, янәшәдәге «бушлыкка ыргыта». Әмма биләүдәге бала бушлык аша бишеккә түгел, янәшәдәге почмакка бәйләнгән бозау астына барып төшә һәм гомерлеккә гарип булып кала. Мин бу малай белән бергә үстем. Әмма шунысы хак: бу фаҗигане беркем дә, беркайчан да булмагандай, күрми дә, искә дә алмый иде... 

Мин 1942 елның башында туганмын. Әнием сөйләгәннәрдән хәтердә калуынча, әтием мин туганнан соң – өч көннән фронтка китә. Бер атнадан соң, ун көннән соң киткән дигән мәгълүматлар да бар. Кайсы дөрестер, әниемнең яшьли үлеп китүе аркасында мин моны ачыклый алмыйм. Хәзер инде моны аныклар кешеләр дә калмаган. Хәер, нигә аптырарга? Сугышның Германия белән үзара тынычлык турындагы пактка кул куйган көннәрдән соң, шундук башланып китүе үзе үк аптырарлык хәл түгелмени? Әйе, без чынлап та сугыш чорында туган һәм буынланган сирәк буын. Мине шунысы гына аптырата: без ничек исән калдык икән? Ничек? Менә монысы могҗиза! Шул ук әнием сөйләвенчә, ул мине, өч айлык сабыйны, корама юрганга төреп, юлдан юлларга, «чамалардан чаналарга күчә-күчә», ерак сәфәргә, әтием фронт алды карантинын үтеп яткан Абдуллино (чын исеме Абдулла, Габдулла) стансасына алып барган. Без әти белән бердәнбер тапкыр һәм – мәңгелеккә соңгы тапкыр! – шул Абдуллинда күрешкәнбез. Моңа кадәр ул хатларын «Йөзен күрмәгән улыма сәлам» дип яза торган булган. Шул ук әнием сөйләвенчә, без Абдуллинда бер атна чамасы яшәгәнбез. Әни белән мин әтиемне фронтка шуннан озатып калганбыз. 

Без «кырык бердә кырылганнар»дан гына түгел. Без үзебезне барлык нәрсәдән мәхрүм итеп, ягъни заманыбызны, тормышыбызны тулаем «җитешмәүчелек-дефицит»ка әйләндереп «хәрби фронтта» кырылганнардан. Без, гомумән дә, «тылдагы дефицит» балалары. Юк, сүз ниндидер төче тәм-том, кәнфит-мәнфит дефициты турында гына бармый, ә бәлки иртәгә иртән нәрсә ашарбыз-эчәрбез, шәрә гәүдәбезне нәрсә белән капларбыз икән дип кайгырган, шул чордан карлар аша «туңган аяклары белән» исән-сау йөгереп чыккан балалар без.

«Туңган аяклар» дигәннән. Бу чынлап та минем сабыйлык язмышыма тап булуы белән шаукымлы – кеше булып җиргә килгәч, тормышымны башлап җибәргән фаҗига буларак истәлекле. Ул чынлап та минем күңел түремне ачытып, яндырып торган беренчел вакыйга. Минем бу хакта язганым юк иде бугай. Бәлки кайчандыр телгә генә алып киткән булганмындыр. Яшьлегемдә язылмыйча калгач, инде «акылга утырып», шагыйрьлегем аяк-кулларымны тышаулагач, мин бу хакта бөтенләй дә язмый торырга булдым, чөнки Казанның якты күздән чүп эзләргә яратучы «мөхәррирләре» мине «Тукайга ишарәләүдә», ягъни Тукайга охшарга тырышуда гаепләрләр дип уйлый идем. Хәтерлисезме, Тукай «Исемдә калганнар»ында ике яшендә кече хаҗәте белән тышка чыккач, «бозга ябышып каткан» аяклары турында яза? Нишлисең, сугыш елларында, бәлки ике яшьтән дә артык булмагандыр, минем белән дә нәкъ шулай (бәлки, аннан артыграк фаҗигале?!) килеп чыкты бит. Гомеремнең башлам чоры ак бураннар, салкыннан зәңгәрләнеп уелган биек кар сырынтылары белән хәтергә сеңеп калган. Кайчакта мин шул зәңгәрлектән туганмын кебек. Без, авыл балалары, ул заманнарда яланаяктан зәңгәр боз булып каткан болдырга чыгып кына «чәпрәй» итә идек. Мин дә ыжгыр суыкта, инәем дә, абзыйларым да өйдә юк чакта, шундый хаҗәтем тугач, болдырга чыгам, әмма кире кергәндә, салкыннан катып өлгергән авыр ишекне ача алмыйм. Хәтердә, мин хаҗәтемне үтәп кар өстендә утырам, ә Сәнкә урманнары аръягыннан ач бүреләр улый. Минемчә, бүреләр улавында ниндидер «мин хәзер сине ашыйм» дигән сихри моң бар. Сугыш башлангач, алар безнең якта нык үрчеде. Бомба шартлаган тавышлар китерде аларны Көнбатыштан. Өйдә картәти (Казан якларында аны «бабай» диләр) барбарлыкка, ләкин ул атамның сугышта үле хәбәреннән паралич сугып, урын өстендә ята. Мин хәлсез кулларым белән ишекне дөбердәткән булам булуын, әмма өйдә картәтидән башка кеше юк, ә ул тора алмый. Аякларым бозга ябышып туңа башлагач, мин янәшәмдә торган ат (утын) чанасы канатларына менеп атланам. Аякларым салкыннан куырыла башлагач, чана канатларында биеп, сикеренгәләп җылынырга тырышам. Мин кычкыра да алмыйм, чөнки каушаудан тавышым качкан. Шунысын ачык хәтерлим, нык өшүдән миңа кар көртләре зәңгәрләнеп күренә башлады. Без, Хәлимовлар нәселе, барыбыз да диярлек зәңгәр күзлеләр. Ә мин үземнең күзләремнең зәңгәрлеген шушы туңудан зәңгәр төскә керүләре белән аңлатам. Күпмедер вакыт үткәннән соң мәктәптән кайтучы балалар, алар арасында күршебез Ниязир абый Сәхиев, мине күреп ала (мин моны да аз гына хәтерләгәндәй итәм) һәм «култык астына кыстырып», өйгә алып керә. Мин аңа мәңге рәхмәтлемен. Хәзер ул изге күңелле җан иясе юк инде. Минем укыган догаларым аңа рәхмәтләр булып барсын, урыны оҗмахларда булсын иде. Аның бу хакта минем исемгә язган шаһәдәт кәгазе дә сакланырга тиеш архивымда. Хәтердә калуынча, анда «Мин, икенче сыйныф укучысы Ниязир Минебай улы Сәхиев, Хәлимов Борис Нәҗметдин улын, кышкы суыкта аякларын туңдырган хәлдән коткарып, өйгә алып кердем» дигәнрәк юллар булырга тиеш. Ул аны киләчәк өчен кирәк булачак, дигән фикердән чыгып, минем үтенечем буенча язган иде. Бу язманы кырык җирдә таралып яткан архивымнан эзләп табу минем бүгенге халәтемдә мөмкин эш түгел. Аннары, мондый формаль язма бүген кемгә хаҗәт? Сугыш һәм сугыштан соңгы чордагы өзеклектә сирәк вакыйга идемени андый очраклар? Без соңгы берничә дистә елда Ниязир абый һәм аның гаиләсе белән бер шәһәр – Уфада бертуганнардай яшәдек һәм бу вакыйганы еш искә ала идек. Хәзер уйлыйм-уйганам да, тагын бер тапкыр уйганып куям: әгәр Ниязир абый коткармаган булса, минем язмышым ничек тәмамланган булыр иде икән? 

Инәйнең һәм абыйларымның кайчан кайтуын, минем белән ничек мөгамәлә иткәннәрен хәтерләмәсәм дә, калганнарын шактый ук яхшы хәтерлим. Аякларым, тез капкачларыма кадәр, кымыз гөбесе кебек кабарып шеште. Алар безнең бүгенге заманның тын өреп тутырылган полихлорвинил капчыкларына охшаган иде. Аякларым бик тә әрни, чиләнгән тире астыннан саркып, сүле ага иде. Мин шактый вакыт тезләремдә шуышып йөрдем. Шушы халәттә мин карттәй юрганы өстенә дә шуышып менә идем. Юрган астында каты нәрсә – кеше гәүдәсе, (бу очракта паралич суккан карттәй гәүдәсе булган икән!) барлыгын тоя идем. Ләкин мин аның йөзен һәм рәвешен һич кенә дә хәтерләмим. Ул ничәнче елларда үлеп китте икән? 1945-46ларда булырга тиеш. Атамның фронттан 1944 елда язылган бер хатында картәтәйгә дип язылган урыны бар. Ул анда картинәмнең иртәрәк үлеп китүе, «бертуган Әхмәтвәли һәм Нәҗметдин балаларының язмышы бер җитмеш яшьлек карт өстенә төшүе» турында әрнеп яза.

 Әмма киредән теге «аяксыз» чорга кайтыйк әле. Чирле бала булгач, гаиләбездә минем авыртынып көйсезләнүләремне кичерәләр иде. Еламасын дип, миңа хәтта «менә сиңа мең сум акча, ерта гына күрмә!» дип, бик тә матур итеп ялтыраган кәгазьләр, танклар, пушкалар һәм башка сугыш «кирәк-яраклары» сурәтләнгән лотерея, заём кәгазьләрен бирәләр иде... Кайчагында алар мондый матур кәгазьләрне алдау-йолдау өчен генә, кайчагында иснәтеп карау өчен генә дә кулыма соналар. Мин аларны мөмкин кадәр озак итеп сыйпый, ярата, капшый һәм исни идем. Бу сүзләргә керсез күңелдән ышана идем, чөнки алар минем өчен өлкәннәр табынып барган иң кадерле нәрсә – акча булган икән. Һәрхәлдә, көйсезләнгән чакларда лотереяларны күрү белән мин борын мышкылдатудан, елаудан туктый идем. Кайвакыт, өйдә ялгызым гына калган чакларда, җылы эзләп, өйдәге салкыннан өшеп, шуыша-шуыша килеп, мичкә сарылам һәм... кычкырып җырлый идем. Әмма искереп «картаюларыннанмы», әллә болай, үзлекләреннәнме, мичнең суынган кирпечләре ялтыравык кәгазьләрдәге танклар, пушкалар бирмәгән җылыны бирә алмый, шуңа күрә мин бары тик җырлап кына җылына идем...

Минем аякларны нәрсә белән дәваладылар икән соң? Без күз алдына китерә алырлык бүгенге дәвалар булмагандыр дип уйлыйм. Сугыш еллары баласының ямавы, кем әйтмешли, тән ярасында, ягъни «шинеле үз өстендә» иде. Шулай да бер һәм төп дару хәтердә калган – ул каз мае иде. Каз маен еш сөртүдән минем аяк чәлтерләрем шомарган шомпол кебек ялтырый иде. Әлбәттә, барлык дарулардан да кадерлерәге – ул инәйнең, абыйларымның минем хакта кайгыртулары, миңа карата булган сагынычлы мөнәсәбәтләре иде. Сугыш чоры анасының мәрхәмәте ачулы-кайгылы баштан әрнеп, нишләргә дә белмичә, үз баласын, якын туганнарын «Һи-и-и, дөмекмисең дә, ичмасам!» дип сүгү-сүгенүдән башлап, иң сөекле, иң кадерле сүзләр белән юату-ярату арасында тирбәлә иде.

Аякларым белән мин ике-өч ай җәфаландым бугай. Чана канатына басып та, утырып та өшегәнемне чагыштырмача яхшы хәтерләсәм дә, туңган аякларым төзәлеп, кайчан аякка басканымны хәтерләмим. Шунысы куанычлы, аякларымны шактый нык туңдырсам да, алдагы тормышымда алар мине ревматизм һәм башка шундый таралган «аяк чирләре» белән җәфаламадылар. Аякларыма рәхмәт. Гүя алар сабый чакта ук туңып, үзләрен чыныктырган иделәр. Шулай да, бер нәрсәне әйтеп китмичә булмый икән: мин балачакта, сигезенче сыйныфка кадәр, бәвелем тотмыйча, «астыма җибәрү» касафаты белән җәфаландым. Ул аякларымны туңдыру тәэсиреннән булгандыр, дип уйлыйм. Сигезенче-унынчы сыйныфларда район үзәге Кыргыз-Миякәгә егерме чакрым җәяү йөреп укыдым. Ул елларда, бигрәк тә чабаталарны ташлап, «гарадскуй» резин итекләрдә фарсит итә башлагач, аякларымны өшетмәскә тырыша идем. Резин итекнең нинди көйсез аяк киеме икәнен беләсез. Резин итек тиз суына. Аны, бер суытсаң, карлы юлда, салкында җылытып булмый, ул җылынса, кайнарлана, аяклар тирләп, тән пошлыга – инде суытып, нормаль хәлгә китерүләре бик читен.

Мин Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бу газаплы аралыктан чыктым, аякларым мине беркайчан да авыр хәлдә калдырмады. Бу адәм организмының гаять түзем булуын раслый. Амин, алда да шулай булсын. Әлбәттә, 2016 елда йөрәгемә шунт – «чөй» утырту нәтиҗәсе аякларымда, күзләремдә һәм башымда сизелде. Ләкин мин, Аллага шөкер, әле кешеләр рәтендә һәм кешеләр арасында йөреп һәм яшәп ятам. Мин бүген бу хакта уйланам да, Җир йөзендәге тормышны бар итүче Аллаһы Тәгаләгә очсызкырыйсыз, бетмәс-төкәнмәс рәхмәтләр укыйм. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев