Логотип Казан Утлары
Бәян

ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)

Моңа кадәр минем авылдан чыкканым юк иде әле. Күкрәгемә ачык изүем аша ярсу җил бәрде. Барабыз! Җилдерәбез! Очабыз! Мине малайлар күрә микән? Әле башланып кына килгән гомерендә «Дәүләт йомышы»н үтәгән баланың беренче тапкыр машина хуҗасы булып, Әкчингә алып бару шатлыгын күз алдына китерәсездер.

(Башыннан укыгыз)

Бөртеген дә төшермәскә! 

Сугыштан соң, ачыклап әйткәндә, кырыгынчы еллар азагы – илленче еллар башында, авылдан турыдан-туры Әкчин элеваторына ашлык ташу өчен килгән Мәскәү машиналарының агымы көчәйде. Гадәттә, колхозның иген келәтләре яны гөрләп тора. Текә маңгайларына МАЗ дип язылган горур машиналар, иген тузаны куптарып керә дә чыга, керә дә чыга. Инәләребез шул келәтләр алдындагы ындыр табагында: капчык ямыйлар, ындыр табагын себерәләр, ашлык чистарталар, илиләр, төйиләр, басудан килгәнен бушаталар. Без исә, биш-ун яшьлек малай-шалай, келәт янындагы Өязе буйларында казлар көтәбез, Өязене буып, «Черек күл»гә су куып кертәбез дә тәндәге йоннарыбыз ләмдә шыртлап карайганчы шул болганчыкта су керәбез, вакыт-вакыт, тамагыбыз йотлыкканда, ындыр табагында эшләгән инәләребез янына сугылып, барынча-булганынча «хәл белешеп» – капкалап та чыгабыз. Келәт янындагы ындыр табагындагы төп хуҗа – минем инәмнең бертуган абзасы Габдулла бабам. Кояшта ялт-йолт килгән калын күзлекле. Ул күзлеген хушбуйлы кулъяулык белән генә сөртә. Бик купшы киенә. Авылдагы бердәнбер «гластук» аңарда гына. Аны шуңа күрә «культур Габдулла» дип атыйлар. Бер аягына бераз аксый. Сугыштан калган җәрәхәте бар. Җәрәхәт кенә түгел, зирек агачына охшап, күгелҗем төскә кергән «черек аяк». Язгы-көзгелектә ул аеруча аза, бозыла, бабам бөтенләй дә йөри алмастан урын өстендә ята. Аның дәүләт ашлыгын саклаучы «глубинка нәчәнниге» дигән вазифасы да бар. Ашлык «нәчәнниге» булса да, гүя ул үзе һәм аның гаиләсе бөтенләй дә ипи ашамый, бары тик дәүләткә озатуны гына белә. 
Шулай бер көнне, кояшлы иртәнең Кәркәле тауларына җәелгән сәгатьләрендә, мин инәмне күреп чыгарга дип, иген төягән машиналар арасыннан борыла-сарыла килә идем, Габдулла бабам кулын изәп, мине үзенә чакырып китерде һәм:

– Улым, тыңла, сиңа дәүләт җаваплы бурыч йөкли! – диде. – Әнә машина, менә моннан кузовка сикереп мен дә, әйдә, туп-туры Әкчингә!  Кара аны, игеннең бөртеге дә йөктән сикереп төшмәсен! Коелып калып, юлны яктыртып ята күрмәсен! – Аннан шофёрга мин аңламаган телдә нидер мыгырдады да, мине, ул чакта алты яшеннән дә узмаган баланы, әрҗәсендәге игене белән ярылырдай булып киерелгән МАЗ кабинасы янына китерде. – Әгәр машина сикертә салып, игене коелса, кабина янына үрмәләп кил дә түбәсенә дөбердәт, ярыймы, дип, ындыр табагыннан олы юлга чыгарып та җибәрде. Шулай итеп, мин үземнең «дәүләт йомышы» белән Әкчингә китәчәгемне инәмә әйтеп тә өлгерә алмадым. Ә-әй, бабам аңа үзе әйтер әле, дип уйладым. Мине бит дәүләт йомышы белән бабам үзе зур юлга чыгара. Шушы ук шофёр белән мин кире урап та кайтачакмын инде!.. 

Моңа кадәр минем авылдан чыкканым юк иде әле. Күкрәгемә ачык изүем аша ярсу җил бәрде. Барабыз! Җилдерәбез! Очабыз! Мине малайлар күрә микән? Әле башланып кына килгән гомерендә «Дәүләт йомышы»н үтәгән баланың беренче тапкыр машина хуҗасы булып, Әкчингә алып бару шатлыгын күз алдына китерәсездер. Юл буена инешләр, елгалар, таулар йөгерә. Мин аларның исемнәрен дә белмим. Ә нигә ул исем? Кемгә кирәк ул? Бераз үсә төшкәч белермен әле: мин яшәгән җирнең елгаларының исеме Өязе, Кәркәле, тауларның исеме дә шул ук Өязе һәм Кәркәле таулары булган икән. Бу калкулыклар да Бөгелмә-Бәләбәй калкулыклары дип аталачак икән. Без авылдан чыкканда озатып калган инешнең исеме аңа киләчәктә Кырлыган буларак ачылачак. Тау башындагы ачыклыкта баһадир кебек җәелеп утырган һәм без узып киткән имәннең исеме күп буыннарга билгеле Түгәрәк Имән булып хәтергә керәчәк. Мин шуны аңладым: үз җиреңне белү һәм бәяләү өчен читкә чыгып карарга кирәк икән. Баш миемдә бернинди икеләнү, шикләнү, борчылу, курку юк, иң мөһиме – чокыр-чакырда лап-лоп килеп куйган кузовтан без үстергән иген генә чәчрәп коелмасын. Хәзер мин тулы иректә! Казлар көткәндә бәбкәсен югалткандагы кебек аны инәсе дә әрли алмый. Рә-ә-әхәт! Әлегә кузовтан бөртек тә иген коелмый. Кызык бит: игенне авыл үстерә, әмма аны мәскәүләр Мәскәүләрдән килеп, мәскәүләргә ташый. Гүя иген тумышыннан ук Мәскәүнеке. Әнә, игенне Габдулла бабасы үзе үк мәскәүләргә озата бит. Мин аңламыйм: игенне үзең үстермичә дә үзеңнеке итеп була икән?

Каршыма әүвәлдә авыл араларындагы ат-арба юллары, аннан ташлы юллар буйлап ниндидер күрсәткеч такталар, атлы йөкләр һәм машиналар, печән төягән фургоннар агыла башлады. Мин ул язуларны укый алмыйм, чөнки әле мәктәпкә төшмәгәнмен. Юл буена урманнар чаба. Аларга керәбез дә чумабыз. Чумабыз да чыгабыз. Бар тирә-як ниндидер калтыранып, дерелдәп торган көмеш рәшәдә айкала-чайкала. Күк йөзендә айның кавын телеме кебек нәзек алкасы йөзә. Кара әле, Ай дигән тере җан иясе булып көндезен дә күккә калка икән. Андый нәзек ай элпәсен мин авылымда төнлә генә күргәнем бар иде. Ярый әле, бабасы нәкъ үз вакытында җибәргән аны Әкчингә, югыйсә кайчан күрер иде ул бу кадәр матурлыкларны! 

Юл бик зур авылга алып кереп килә. Ике катлы зур таш йортны үтеп киттеләр. Соңыннан беленер, ул Йәрлекәү белән Кыргыз-Миякә арасындагы пар тегермәне икән. Таш юл һәйбәтләнә төште. Шофёрым да һәйбәт, машинасын лерек-лерек йөгертә генә! Игенем дә үзен тәртипле тота. Бу иген әрәм-шәрәм булмас өчен миңа ышанып юлга чыккан. Күп тә үтми, уң яклап, гүя рәт-рәтләп салынган таулар тезмәсе башланды. Тауарның түбәләренә мамык эскертләре сыман ап-ак болытлар оялаган. Минем аларны бармак очларым белән чеметеп кенә алып телемдә эретәсем килеп китте. Бу тойгыдан ашказанымда нәрсәдер кузгалып та куйды. Бәй, минем, ачыксам, юлда бер тапкыр тамак ялгарлык ризыгым да юк бит! Үзем тулы машина ризык алып барам. Шулай да мин күргән бу ипле матурлыклар ашказаным талавыннан көчлерәк булып чыкты – мин шушы кадәр матурлыкларны онытылып тирбәлер өчен күзләремне йомдым. Куе җил кылган кыяклары белән бергә рәхәт итеп мине иркәли, назлый иде. Гүя мин бишектә тирбәләм. Уң тарафтан, аста, мине озата барган уйсулыктан чыгып чамалаганда, ниндидер зур елга агымы барлыгы төсмерләнә. Таулар ындыр табагындагы иген өемнәре кебек бергә кушылып җөпләнә дә, бераз гына ара калдырып югалып тора, аннан тагын каяндыр калкып чыгып, үзара үксешеп, мәңге аерылмаслык итеп кочаклаша. Минем кочаклашкан тауларны күргәнем юк иде, билләһи! Менә шулай күренмичә, ничектер астан аккан елгалар табигатьне ничек итеп үзгәртә икән! Бер караганда шактый биек тау булып, икенче караганда инде калкулыкка әйләнгән тауларны уч төпләре белән капшап, хәтта тотып, бармаклар белән кети-кети кытыклатып карыйсым килә башлый. Алар чынлап та безнең очның үсмер кызларының күкрәк төеннәре кебек төртелеп тора. Кинәт машинам ниндидер бер түмгәләктә сикертеп куйды һәм кузовтагы иген шактый каты итеп урынында җилгәрелде, кушуч чамасындагы бодай читкә сибелеп калды. Миңа яндырып, салкын тир бәрде. Ут капкан сыман ашыгып, япмасы-ние булмаган иген өстеннән кабинага таба шуышып бардым һәм кечкенә йодрыкларым белән дөбердәтә башладым: 

– Бөртекләр коела!.. Бөртекләр!..

Машина туктады. Кабина ишегеннән кырынмаган, бит алмаларына кадәр кара сакал баскан абзый чыкты һәм кычкырып, мин аңламаган сүзләр белән акырынырга тотынды. 

Бу кадәр ачулы сүзләрне моңа кадәр ишеткәнем булмагач, өстәвенә, аларны аңламагач, мин бары тик ниндидер җиденче тойгы белән төшенә идем: болай дошманнарча кулларын селтәнгәләп сүгенгән кеше мине ни өчендер яратмый, бер дә мәгънәсезгә кычкыра... Әллә ишетми?

– Бөртекләр коела! – дидем мин, үзем дә кычкыра салып. – Бөртекләр!..

Ул ачуы тәмам да кузгалган кыяфәт белән тагын да нәрсәләрдер мыгырданды һәм кабинасы ишеген доңгылдатып ябып китеп тә барды. Мин гарьлегемнән йөк өстенә капланып, кулларымны җылы бодай эченә тыктым да, гүя теләр-теләмәстән, мәҗбүри рәвештә игеннең даулы һәм шаулы тавышын тыңлый башладым. Ул инәм тавышы кебек таныш тавыш һәм моңлы табыш иде. Сизәм, ул тавыш мине, ир баланы, туган авылымнан читтә елый-елый юкка чыгу, югалу куркынычыннан  коткарды. 

Уңда һәм сулда, алда һәм артта төрле урманлы култыклар һәм авыллар калдырып, юлыбыз дәвам итте. Таулар мине монда да үз игътибарыннан ычкындырмады. Мин инде шушы яшемдә сабый бала булудан туктаган һәм өлгергәнлеккә әҗәткә кергән халәттә идем.

Хуш, ятимлек! Хуш, мескенлек! Хуш, сабыйлык!.. 

Бу таулар миңа атам-бабамнардан васыять ителгән бүләк икән. Алар мине үзләренең сөйдергеч дикъкате белән хәтта хәзер, шофёр белән ике арада булып алган шушы кечкенә чәкешүдән соң да дәүләткә дип алып барган яшь, хуш исле бодай биләмәсендә дә биләп алган иде. Алар хәзер үзләре мине җибәрмичә, үзара  яратышкан, бер-берсенең кадерен якыннан һәм тирәннән белгән горур һәм иманлы  кыяфәт белән ярыша-ярыша, алга чаба иде. Алар шулкадәр мөлаем, шулкадәр төгәл һәм шулкадәр игътибарлы сабыр иде ки, гүя аларны кемдер махсус шулай үлчәп, биеклеккә күтәргән һәм үлчәп, үзәнлеккә төшереп, гакылын тирәнәйткән дә, бары тик шушы шартларда гына дөнья көтәргә кушып, җир йөзенә урнаштырган иде. 

Тизлеген югары тоткан, аны торган саен арттыра барып, каядыр күзе тонып чапкан машинабыз бер сикәлтәдә тагын да бик каты сикертте. Йөк тагын чайпалды. Тагын да берничә кушуч... юк, бер... ике... юк, сиземләвемчә, чиләктән дә ким булмаган яшь бодай байлыгы машиналар тарафыннан изелеп өзлеккән юлга чәчрәп коелды. Мин кискен селкенүдән айнып, янә дә кабина авызына таба шуыштым һәм аның түбәсен төя-төя, җан ачуым белән кычкырып җибәрдем: 

– Бөртекләр!.. Бөртекләр коела!..

Ул туктап, кабинасын ачты һәм тупсасына басып, мине ачулы караш белән коендырды. Йөз сүрүе аның үзеннән качкан иде. Бик куркыныч кыяфәттә миңа җикеренде дә төшеп, машинасын тирә-яклап әйләнеп чыкты һәм нәрсәдер сорагандай итте. Нишлим, ул мине бу юлы да аңламый, ә мин учымдагы бодай бөртеген кулымда әвәли-әвәли, игенне коярга ярамаганлыгын ымнар белән аңлата алмый идем. 

Без бер уртак илдәге ике бөек тел балалары – мин татар, шофёр рус телендә бер-беребезне аңламый идек.

– Бөртекләр коела! Нишлим соң, абый?!..

Абый миңа карап, нәрсәдер сөйләнгәләгәндәй итте дә янә кабинасына кереп югалды һәм тормозларын шыңгырдатып китеп тә барды. Безнең икебезнең арабызда хәләл элемтә булмаудан бигрәк, аның юл өстенә иген чәчеп баруын туктатуын, моның ярамаган эш булуын аңларга теләмәве, моңа хәтта «Мин үстергән нәрсә түгел әле» дип төкереп каравы мине ифрат та нык борчый иде. Мин бәләкәй булсам да, инде бәләкәй булудан туктаганмын икән шул. Ул моны әллә белми, әллә белеп аңламый иде. Мин аның мине сүгеп һәм сүгенеп сөйләнгәләвен түгел, ә бәлки миңа, телне белмәгән сабыйга һәм бигрәк тә үзенә, үз акылындагы өлкән кешегә, булдыра алганча, куллар-күзләр ымы белән булса да аңлатуын, мәсьәләне ачып салуын тели идем. Әмма ул ни сәбәпледер бу иң гади кешелек гамәлләреннән читләшә иде. Уң тарафтан безне озата килгән таулар үз итәкләрендәге якты каенлыклары, бөдрә таллары белән бу мизгелдә бик тә уйчан, бик тә моңсу күренәләр иде. Алар белән ярышып, без тагын бер зур гына авылга килеп кердек. Минем шофёр каршындагы юл аша, инде канат чыгарып каңгылдау чорына кереп барган каз бәбкәләрен чак-чак кына чыркылдатып-сытып узмады. Үсә төшкәч белүемчә, бу озынлыгы йөз чакрымга тарткан Кәркәлетамак-Әкчин юлындагы Миякәтамак дигән зур татар авылы булган икән. Юллар ифрат дәрәҗәдә ватылган, тетрәнгән, урыны-урыны белән тәмам җимерелеп беткән иде. Машиналар күп йөрү нәтиҗәсендә чыгырдан чыккан таш юллар безне туктаусыз сикертә, селкетә, кузовтагы игенне пыран-заран китереп, тирә-якка чәчрәтеп коя башлады. Минем түземем төкәнде. Тагын да, инде өченче тапкыр шуышып барып, түбә калаен төйдем. Үзеннән алда кабинадан чалшаеп, аның кырык ел кырынмаган йөзе балкыды. 

– Бөртекләр!.. Абзый!.. Бөртекләр!..

Абзый янә дә машинасыннан төште һәм сүзсез генә, хуҗаларча кыланып, машинасын тагын урады да, аннан кузовка күтәрелеп, исән калган игенне күздән кичерде дә, күкрәге белән руленә капланып, яңадан таулар белән ярышка чыкты. Күп тә үтми, без иген төялгән атлар-арбалар, машиналарның озын чиратына килеп юлыктык. Алда Дим дигән елга һәм каршыбызда аны аркылыга кичүче паром дигән нәрсә икән. Чират көтәкөтә, мин машинамнан калышмыйча алга бардым да бардым. Шофёр минем белән аралашмый-аңлашмый,  бер нәрсә сорашмый, юлда табышкан Мәскәү шофёрлары белән ярашып алган да, рәхәтләнеп кәрт сугалар. Мин машинам белән аймылыш була күрмим дип шикләнеп, шофёрны күз уңыннан ычкындырмыйча атлый бирәм. Менә озакламый Димнең үзенә, аның аша чыгачак паромга да килеп җиттек. Мин аякларымдагы чүәкләремне салып, яланаяк, беренче тапкыр тез капкачларыма кадәр су ерып (соңыннан беленүенчә, җырларда җырланган!) Дим елгасына кердем. Мин шунда ук шәрә балтырларымда ниндидер йомшак кымту, капшану, тешләргә, чеметергә тырышуны сизеп, көмеш дулкыннарга иелеп карадым. Ән-некәй-генәм!.. Вак кына балык сабыйлары якты борчак бөртекләре булып як-якка сибелделәр! Минем  балтырларымны йөзләгән вак балык – безнең тел белән әйтсәк, маймычлар сырып алган икән! Алар үзләренчә тавыш-тынсыз скрипкаларда уйнап, Дим елгасын мактап зурлыйлар иде. Алар кайнаша, сикерешә, тәнемне тешләргә, хәтта яратудан гына өзгәләп ташларга тырышып, кечкенә, әмма ачык авызлы борыннарын тәнемә төртә, кытыклый һәм сәрпәләнә... 

Мин иелеп, су өстенә шәүләмне төшерү белән алар тагын яшен тизлеге белән берсе дә калмыйча читкә сыдырылалар. Аларның шулай ут чыккандай читкә чәчелүе гүя минем бөртекләрне коткару өчен көрәшемдә акланып кабатланган сыман иде...

Кояш баш түбәсенә җитеп барганда, без дә паромга кердек. Ул теге ярдан бу ярга тартылган корыч, яисә елга агымына карап, сүстән ишелгән аркан һәм тактадан ясалган күпер икән. Мин Дим елгасының нәкъ уртасында паромны агызып алып китәргә тырышкан көчле агымын тойдым. Су шушы ук суны үзенә буйсындырган кеше белән көрәшә иде. Паромга җәелгән калын такталар буенча без теге як ярга күтәреләбез. Соңыннан, 1957 елның июнендә сигезенче сыйныфны тәмамлаган укучылар белән без Приют дигән бораулаучылар шәһәрчегенә экскурсиягә барганда-кайтканда, шушы паромны тагын да ике тапкыр үтәчәкбез. Менә без теге ярга да аяк бастык. Дим маймычлары, киләсе очрашканда, безне зу-у-у-р үскән балыклар булып каршылагыз! Әле вактин-вак маймычлар, кайткан чакта бирегә эре сөякле ата-инәләрегезне дә алып килегез!  

 Шофёр туктамый. Мине артыннан йөгертә. Аны куып җитүемне теләп кенә шулай йөгертә дип уйлыйм.

Мин йөгерәм. Әмма ул һаман туктамый. Кызурак йөгерәм – ул тагын да кызулый. Мин чабам, ул янә дә тизлеген арттыра. Нәрсә бу? Шулай йөгерәйөгерә минем, болай да иртәдән бирле валчык та капмаган сабыйның, хәле төкәнә башлый... Хәзер-хәзер... Егылам! Авам!.. Ниһаять, бер ачыграк төштә машинам туктый. Тик кузовка менәргә көчем җитми... 

– Больше стучать не будешь! – ди кара сакал һәм мине песи баласы кебек бөтереп алып, кузовка ыргыта...

Әлбәттә, мин аның сүзләрен аңламыйм, әмма тәнемнең тиресе белән тоям: ул миңа кабина түбәсен бүтән дөбердәтмәскә – үзен борчымаска куша... 

Шулай да мин бирешмим: безнең Кәркәлетамак ашлыгы коелмаска тиеш! Барган уңайга сикерткән саен калай түбәне дөбердәтәм, әмма шофёр туктамый, чабуын гына белә. Без, һаман да шул соңыннан гына үз исемнәре белән хәтергә керәчәк ниндидер зур Никифар, Айдагол, КИМ дигән авыллар аша игенебезне кабул итәчәк элеваторы белән әллә кайлардан күренеп торган Әкчин станцасына якынлашабыз.

Әкчингә керү белән безне тагын да шул иге-чиге булмаган игенле ат йөкләре, ашлык ташыган машиналар чираты каршылады. Элеваторга җиткәч, шофёр мине «Слезай!» дип, кузовтан төшерде һәм, аңлавымча, элеваторга кермәскә, миңа аны көтмәскә кушып кузгалып китте. Мин аңладым: авылның алты яшьлек яланаяклы «икмәк сакчысы», паровозларның кешеләрне аерган һәм кавыштырган гудоклары белән йөрәксетеп торган бу минутымда, югалып калмыйча, адашмыйча үз юлымны үзем табып, авылыма кире кайтырга тиеш идем... 

Хәзер, менә хәзер, сиксән яшь өстенә баскан, шушы хикәят язылган  мизгелдә аптырыйм: еракта, көтмәгәндә туган тупсасыннан йөз чакрым диярлек ераклыкта аерылып калган сабый, кайлардан, нинди көчләр табып, берни булмагандай тыныч булып калдым икән? Моның өчен бит пәйгамбәри сиземләү, пәйгамбәри көч кирәк! Хәлемне аңлап елыйсым килә, тик яшем чыкмый; шул ук вакытта тынычмын, гүя мин бирегә Аллаһы Тәгаләнең сагы астында килгәнмен...  

Шулай итеп, мин һич уйламаганда, Әкчин дигән станцада сәяхәттә булып чыктым. Әле көннең уртасы гына булганлыктан, минем күпмедер вакыт туган авылым тарафларына кайтырга кузгалганчыга кадәр, Әкчин буйлап йөрергә, булган вакытымны ничек телим, шулай үткәрергә тиеш идем. Минем бер тиен дә акчам юк. Элеватор янында, шофёрым кушканча, аңардан тәмам аерылып, кире Әкчин уртасындагы юллар чатына килдем. Андагы чиксез чиратлар арасыннан йөреп, үзем таныган кешеләрне, ягъни авылдашларымны эзләдем. Әмма алар юк иде. Бер эзләдем, ун эзләдем. Ашказаным суыра башлады. Шулчак кешеләр кергәләгән-чыккалаган бер бина күзләремә чалынды. Аш-су исен сизенүдән тәкатем бетеп, аның «Ашханә» икәнлеген тоемладым. Монда өстәлләрне җыештыручы бер апага кайгымны сөйләдем. Ул җиңелчә генә булса да, минем тамагымны туйдырды һәм кесәмә бер телем ипи тыгып, кичен, әгәр авылыма кайтып китә алмасам, яңадан бирегә килергә кушты. Бу бәхет иде. Мин аңа хәзер, бу вакыйгаларга җитмеш биш ел үткәч, билемне бөгеп, рәхмәтләр әйтәм.

Йөкчеләр, машина шофёрлары арасында авылдашларымны эзли-эзли, минем күзләрем күгәрде. Хәлләрдән тайдым. Вакытны сузу өчен бер өй нигезенә утыргач йоклап та киткәнмен. Уянып, яңадан станса буйлап йөрергә чыгам. Тимер юлдан килгән һәм үтеп киткән кап-кара паровозларны карарга барам. Инәмне юксынып елый-елый шешенеп беттем дисәм дә була. Көн кичкә авыша башлады. Мин инде кунар урын эзләп, тагын Әкчин буйлап киттем. Өй нигезендәге апаларга тагын да зарымны сөйләдем. Алар мине «Борчылма, машинаңны табарсың. Шушында утырып, үткән машиналарны гына күзәт», – дип, мине юаталар иде. Менә авыл буйлап мөгри-мөгри сыер, аннан вак мал көтүе дә кайтты. Аларның күзләре бик моңсу иде. Мин үзебезнең малларны сагынган идем. Елыйсым килеп китте. Әкчин маллары арасыннан мин үзебезнең малларны эзләдем. Офыкта күңелне көйдереп, шәфәкъ кызарды. Шулчак каршыма минем «МАЗ»га охшаган машина суырылып чыкты, аннан кабинадагы берәүнең күзлегендә тәмам баеп барган шәфәкъның көчле алсуы ялт-йолт итте! Бәрәкалла! Минем бабам түгелме? Ул бит! Габдулла бабам! Машинаның туктавын, бабамның мине үзенә чакыруын көтеп тә тормый йөгереп барган уңайдан туп-туры аның кабина баскычына сикерәм һәм бабамның тез башларына менеп кунаклыйм! 

Куанычтан күзләремә яшь бәреп чыга.

– Кайда йөрисең син, таз малай! – дип, ачулангандай итә миңа бабам. – Без сине кайтыр дип авылда күпме көттек! Инәң елый да елый...

«Таз малай» дип, бабам дөрес әйтә: мин үзем таз булмасам да, безнең авылда барлык Хәлимовларны «Таз» дип атыйлар. Моңа беркем дә, шул исәптән мин дә, каршы торалмыйм һәм үпкәләмим. 

– Менәтерәк... Әүвәлдә әниең һәм Гөргери Әликсәевич белән без сине кайтмады микән дип, авыл буйлап эзләдек. Инде көн уздырып, ыштан туздырып, Әкчин буйлап эзлибез, ә син монда, өй нигезендә, арка кыздырып ятасың икән! – дип дәвам итә бабам, миннән берни сорашып тормыйча. Һәм ул минем руль артындагы кырык ел кырынмаган шофёрым Гөргери Әликсәевичкә дустанә караш ташлап елмая. Әкчиннән кайтып керергә дә өлгермичә, шушы бала хакына яңадан Әкчингә юлга чыккан Гөргери Әликсәевич, сиңа зур рәхмәт!..

Гөргери Әликсәевич исә миннән карашын яшерә, миңа таба бөтенләй дә карамый. Ә мин, бабамның тез башында утырган сәяхәтче, телсезгә әйләнеп, бу мизгелдә беркемне дә мактый да, хурлый да алмый идем. Бәгъремдәге ниндидер көч миңа кичергәннәремне беркем белән дә уртаклашмаска куша иде. Алар өчен мин һаман да сөннәтеннән чыкмаган, иң мөһиме – Дим буйлары тауларын, аның вак балыкларын күрмәгән сабый бала идем...
 

Без бер кабинадагы өч кеше, ничек дүрт төрле итеп бөртекләрне саклавыбыз турында ләм-мим дәшмибез.

Алда юл. Алда безне көмеш өянкеле, ак каенлы Кәркәлебез көтә...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash
 

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев