Айзирәк Гәрәева-Акчура

  • 21 май 2021 - 09:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Аннары инде өйдән өйгә йөрешү, бәйрәм, якыннан танышулар башланды... Чәй арты чәй эчелде, себер татарларының бәйрәм өчен әзерләнгән милли ризыкларын, дөгеле бәлешләрен авыз иттеләр. Мәхмәткә иң ошаганы – катык, гаҗәпкә калдырганы – авылда яшәүчеләрнең сөйләшүләре иде. Татарчалары башка төрле, ул кайтып йөри торган Һөектәгедән аерыла.
    811
    0
    1
  • 20 май 2021 - 13:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Малай өлкән абзыйны берничек үзенекенә ышандыра алмады. Әйтерсең, татарларның эшкә хирыслыгы, яңалыкка омтылучанлыклары, осталыклары иң төп сыйфатлары буларак, күзәнәкләренә кадәр сеңгән, ә менә һәрвакыт һәрнәрсәдән күбрәк керем алу өчен исәп-хисап тоту, җиңел акча эшләү юлларын барлау теләге бөтенләй ят кебек.
    857
    0
    3
  • 27 апрель 2021 - 13:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Урам мәйданы уртасына машина туктаган. Машина янында басып торган тәбәнәк буйлы, чандыр гына, кара мыеклы, кара күзлекле агай кычкыра-кычкыра халык җыя. Үзе әллә ни таза булмаса да, тавышы көр чыга: – Килегез, килегез! Карагыз! Җәмәгать, барыбыз да белә, технология бик алга китте. Хәтта Айга менә башладылар. Айдан Җиргә туры трансляция күрсәтү мөмкинлеге туды!
    973
    0
    3
  • 26 апрель 2021 - 11:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    – Менә син татар малае, мин дә татар малае бит. Мәхмәт Исмәт абзыйсына кулындагы комикстан аерылырга теләми генә күтәрелеп караган иде, гаҗәпкә калды. Комикс геройлары төсле баһадир абзыйның әле генә көлеп торган кысык күзләреннән берничә яшь бөртеге сыгылып чыкты. Тиресе җилдә, кояшта ашалып тупасланган яңакларга күренер-күренмәс кенә эз салып, бик тиз юк булдылар.
    676
    0
    1
  • 25 апрель 2021 - 09:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Бәйрәм көнне исә, Мәхмәт сәхнәгә йөгереп чыккач, әле генә «Катюша»ның дәртле көенә кушылып, урыннарында ук биеп утырган тамашачы тынып калды. Бердән, малайның кыяфәтен күреп «аһ!» иттеләр. Бу бала аягына ни кигән? Нинди күзлек таккан ул? Авызына нигә көпшә капкан? Ата-аналар аптырап калды. Мәхмәтнең рекламы озак сузылмады.
    738
    0
    1
  • 24 апрель 2021 - 13:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Эсселектән җирләр яргалана башлагач, бабасы әйткәнчә, авыл картлары яңгыр сорап, дога кылырга карар иттеләр. Башта яхшылап әзерләнделәр, өй буенча әйбер җыйдылар. Һәр гаилә булдыра алган кадәр өлеш кертте. Берәүләр ярма бирде, берәүләр акча... Авылда кеше калмады: карт-корысы, бала-чагасы, бөтенесе кырга юнәлде.
    828
    0
    2
  • 22 апрель 2021 - 13:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Ул юкта уртача яшьләрдәге, ыспай гына киенгән хатын килде һәм агач кашыкларның бәясен сорады. Мәхмәт: «Оныттым, хәзер бабам килер, ул әйтер», – дип торалмый инде. Хатын көтеп тормас, кашык алмый китеп барыр. Уена килгән бәяне әйтте дә куйды. Ни гаҗәп, хатын янчыгыннан акчасын чыгарып, малайга сузды, үзе теләгән кашыкны сайлап алды һәм юлын дәвам итте.
    968
    0
    3
  • 21 апрель 2021 - 09:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Мәхмәт шактый вакыт калкан төсле әтисе әйтеп җибәргән шул җөмләне кулланды. – Татар булмаса, дөнья батар! Тик сыйныфташлары өйрәтеп куйгандай, яңа җавап таптылар: – Татар дөнья төсле дүнәр-дүнәр дә (әйләнер-әйләнер дә) яңадан бугатар!
    805
    0
    8
  • 20 апрель 2021 - 09:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Әни кеше хисләрен бәләкәй бала каян аңлап җиткерсен?!Озакламый Мәхмәт тормыш сабагын әллә ничә укыткан базардан, һич уйнап туймас грек, әрмән дусларыннан, юмарт лимонадчы абыйдан гомерлеккә аерылды.
    17728
    0
    5
  • 19 апрель 2021 - 13:00
    Истанбул малае
    Әлбәттә, үз тормышларын корып җибәрергә тәвәккәллек кирәк иде. Тик ата кешегә сүз катырга куркыта... Китәбез, дисә, рәнҗерме? Китмисез, дисә, ни кылырлар? Барыбер ташлап чыгып китәрләрме?! Сәрвиназның түземлеге бетеп килә, иренең су капкандай авыз йомып, икеләнеп йөрүе белән һич килешми.
    1076
    0
    4
  • 15 сентябрь 2020 - 17:00
    Төркиянең беренче нефтьчесе — татар (документаль бәян)
    Гомер йомгагы сүтелеп беткәнче, күп еллар дәвамында хәбәрләшә алмаган туганнары язганнарны укырга насыйп булды аңар, аннары кардәше йөзен күрде. Бераздан, туган-үскән якларына сәфәр кылу уе белән, әзерлек чараларына кереште. Әмма һич кенә дә бу ниятенә үзенең юлын тәмамларга җыенып тотынмаган иде...
    1292
    0
    2
  • 17 февраль 2020 - 15:00
    Истанбулда Муса Җәлилне искә алу чарасы үткәрелде
    Истанбулда Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллегендә Төркиядә белем алучы студентлар тарафыннан оештырылган герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алу чарасы үткәрелде.
    1133
    0
    2
  • 13 февраль 2020 - 12:00
    Рифә Рахман Төркия татарлары белән очрашты
    Бу көннәрдә Төркиягә килгән галимә, язучы Рифә апа Рахман Искешәһәрдә һәм Корыһөек авылында яшәүче татарлар белән очрашты.
    1387
    0
    1
  • 27 ноябрь 2019 - 15:00
    "Татарлар үзара бер-берсенең фикерен күтәреп алганда уңышка ирешүләрен дәвам итәрләр"
    Бу арада интернеттан яки телефоннан гына танышкан күпләр белән якыннан күрешергә насыйп булды. Истанбулда уздырылган Дәрдмәндкә багышланган конференция очраштырды.
    1430
    0
    3
Реклама