Истанбул малае (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Асуман

Укытучылары яңа сыйныфка килүгә уку елы башы бәйрәмен үткәрергә карар иткән. Әле сорап торган була, әйтерсең, каршы килүче табылыр.
– Ел башын котлап, театр уйныйбызмы?
– Әйе, әйе! Уйныйбыз!
– Кем катнашырга тели?
Җавапка барысы берьюлы диярлек шатланып, кул күтәрде.
– Мин телим, мин!
Фирдәвес ханым гыйлем бирүгә караганда, күбрәк бәйрәмнәр уздырырга хирыс шул. Сыйныфтан үзенә ошаган, үзенә кулайларны сайлап ала һәм шулар белән йә театр, йә концерт оештыра, калганнар, гадәттә, боларның әзерләнгәнен карап утыра...
Мәхмәт теләк белдерергә атлыгып тормый, чөнки укытучы барыбер аны сайларга ашыкмас. Асуман кул күтәрде бит! Шул җитә калды Мәхмәткә, укытучы күрми калмасын тагы дип, кулын ныграк сузды. Ләкин бу юлы да ул «артистлыкка» үтмәде. Асуман уйнаячагын белгәнгә күрә тиз генә бирешәсе килмәде, ялынып-ялварып сорады, бик катнашасы килгәнен кат- кат әйтте. Ниһаять, укытучы апалары рөхсәт итте:
– Ярар, – диде ул, бу кадәр ялынган балага каршы килергә җөрьәт
итмичә. – Син пәрдә бавын тартып торырсың.
– Ничек?
– Бауны кирәк вакытта тартасың, кирәк вакытта ычкындырасың, шуңа карап, пәрдә ачыла-ябыла...
– Ә кайда басып торам? Пәрдә артындамы?
– Сәхнә кырыенда.
Мәхмәт ни дисәң дә, Асуман янында булачак, аның уйнаганын күрер...
Пәрдә артында торса ни, кырыйда торса ни, аерма юк. Бергә-бергә әзерләнерләр. Шулай уйлап ризалашты. Тик репетицияләр вакытында пәрдә юклыгын башына да китереп карамады. Шуннан зарыгып, театр куясы көнне генә көтәсе калды. Көтеп алган көн ялындырып кына килеп җитте.
Балалар сәхнәгә чыгып, рольләрен уйный башлады. Ак йөзле арнаут кызы Асуман алар арасында кояш кебек балкыды. Мәхмәт сәхнә читендә, пәрдә артында тамашачыларга күренми генә йотлыгып, кызның уйнаганын тамашакылып торды. Менә беренче өлеш тәмамланды. Бүтәннәр сәхнә артына китте. Асуман исә Мәхмәткә таба атлады. Кара малай көтелмәгән бәхеткә
шул кадәр куанды, урынында сикергәләп куюдан чак кына тыелып калды.
– Мин тәнәфестә синең яныңда торыйм, – диде кыз, үзе кулын Мәхмәтнең җилкәсенә куйды.
Мәхмәт үз вазифасын җиренә җиткереп башкарды – пәрдәне төшерде. Икенче өлеш башланыр вакыт җиткәч, бавын тартып, пәрдәне ачты. Кыз сәхнәдә сөйлисе сүзе беткәндә, артка чыгып китмәде, яңадан малай янына килеп басты. Чыгар вакытын көтте. Кара малайның тамаша дәвамында пәрдәне саклап торуының кирәге шул кадәр генә. Бавын читтәге тимергә бәйләсә...
Ни үзенең китәсе, ни кызны яныннан җибәрәсе килмәде, бауга чытырдатып ябышты. Башкаларның уйнаганын яхшырак күрергә тырыштымы, әллә чыгасы вакытын уздырып җибәрүдән курыкты, кыз бик нык якынлашты. Мәхмәт аздан гына пәрдә бавын ычкындырып җибәрмәде. Җибәрсә, пәрдә вакытыннан алда ябылып тамашачыларны да, иптәшләрен дә тәмам аптырашта
калдырыр иде. Уң тарафында күңеленә оя үргән кечкенә томшыклы, учка алып шул томшыгыннан, ап-ак мамык канатларыннан иркәлисе генә килеп торган йомшак кош баласын хәтерләткән Асуман тора. Их, тик кенә торса иде! Черек-черек итеп тавыш чыгаргалаган кошчык Мәхмәткә якынаепмы якыная, малай читкә тайпыла алмый, чөнки икенче яктан чыгып-кереп йөргән
иптәшләренә юл бирергә кирәк. Диварга таба чигенде. Бау кыска, ерагайса ычкындырачак – пәрдә ябылачак! Башта бик сөенсә дә, аннары кызчык шулай якын басканга, әллә ничек иптәшләре алдында каушады, кыенсынды хәтта, тәмам тирләп пеште. Бауны ташлап китә алмый! Асуман Мәхмәтне нинди хәлгә төшергәнен сизмәде, ахры, тамаша тәмам беткәнче читкә китмәде. Кызчык шулай балаларча самими беркатлылык белән сыйныфташлары читкә тибәрергә тырышкан малайга теләктәшлек белдерергә теләдеме, үзенең дә ялгыз түгеллеген күрсәтәсе килдеме...
Бу вакытта Кара малайның күңелендә исә малайларча горурлык күкрәк какты: кара, сыйныфтагы ап-ак йөзле Асуман аны аерылып тора, дими, чит-ят күрми, үзенә дус-иш итә! Мәхмәт күңеленнән йөгереп узган шул татлы уйга бирелеп, кулын бушатты. Бау учыннан шуа башлады. Ярый әле ушына килеп өлгерде. Югыйсә пәрдәне вакытыннан алда төшереп, театрны тәмамлап куясы иде.

Ни кызганыч, дуслыклары бик кыска гомерле булып чыкты шул. Арага башка малай керде. Асуманнарның өе мәктәпкә ерак түгел иде. Көннәрдән бер көнне аны олырак сыйныфта укыган малай озата килә башлады. Берсендә Мәхмәт укытучы апа тактага нидер язганда, тәрәзәгә карап елмаеп утырган кызга сиздерми генә җилкәсе өстеннән үрелеп, тышка карады. Ә анда теге малай бәхет кошы тоткандай көлә, Асуманга кул болгый, нидер аңлатырга тырыша. Мәхмәт бер аңа, бер кызга күз төшерде. Ак йөзле,
курчак төсле Асуманның һичкемдә уе юк. Сыйныф тулы балалар арасында утырганын оныткан кебек.
Кара малай аның укытучы ападан качып кына, тәрәзәгә карап алуын, караган саен тагын да яктырып, тагын да ныграк елмаеп утырганын читтән шыпырт кына күзәтте. Шул вакыт күңеленә оялаган теге нәни йомшак кошчык шыпырт кына Асуман карап утырган тәрәзәнең ачык калган җиреннән тышка чыгып очты кебек.
Күпмедер вакыт бушап калган күңелен гап-гади үпкә хисе тырнап йөрде йөрүен, әмма яңа дус тапкан өчен һич кенә дә Асуманга ачуланырга, аңа авыр сүз әйтергә кыймады. Аннары бер-бер артлы тезелгән башка балачак мавыгулары бөтереп алды. Шулай итеп, сыйныфларына килеп керүгә үзенә җәлеп иткән Албания кызы гадәти сыйныфташына әйләнде дә куйды.
Әмма Кара малай бернәрсәгә карамастан, теге черек-черек итеп торган нәни кошчык күңеленә үргән ояны туздырмады...

«Үрдәк аяклар»га реклам

Озак та узмый укытучы апаларының яңа бәйрәме якынлашты. Бу
юлы ул Төркиядә бик популярлашып киткән, һәр туйда диярлек биелгән «Катюша»ны биетергә уйлады. Иң кыю саналган сыйныфташ кызлары: «Минем әти хәрби. Ул миңа биергә өйрәтте», – диде һәм такта алдына чыгып биеп үк күрсәтте. Мәхмәт шунда: «Моны «Әпипә»не биегән төсле сикереп-сикереп биисе икән», – дип карап торды. Бик ансат икән. Озак
уйламастан, биюдә катнашырга теләк белдерде. Ни гаҗәп, укытучы апа һич каршы килмәде.
– Син дә Русиядән килгән, сиңа килешер, биерсең. Калганнар реклам ясар, – диде.
Тик өйдәгеләр аптырашта калдырды. Мәхмәт «Катюша» биергә
җыенганын кайтып әйткән иде, әтисе сөенмәде, хәтта хупламады.
– Син реклам күрсәтәм, диген. Без ясый торган «үрдәк аяклары»н, суда йөзә торган балоннарны күрсәтер идең.
Хактан да әтисе һәм аның кебек авылдан Истанбулга күченеп килгән оста татарлар бу вакытларда Төркиядә беренчеләрдән буларак, шәхси ательеларында тимер калыплар, суда йөзү өчен кирәк-яракларны ясарга тотынганнар иде. «Татарның клавузга ихтыяҗы юк» дигән төрек мәкале дә шул вакытта чыкмады микән?! Юл күрсәтүчегә «клавуз» диләр. Мәкаль «эшен белгән, әйбәт башкарган кеше бүтән берәүдән ярдәм көтмәс» дигәнне
аңлата. Янәсе, мондый кешеләргә юл күрсәтүче, өйрәтеп торучы кирәкмәс. Алар үзләре дә белеп эшләр.
Кыскасы, сәхнәдә реклам күрсәтерлек әйбер бар!
Мәхмәт ике уйлап тормады, әлбәттә, икенче көнне мәктәпкә баруга
«Катюша»ны биюдән баш тартты һәм реклам күрсәтергә алынды.
Шуннан өйдә зур репетиция үткәрелде. Әтисе эшеннән су астында
йөзгәндә, тын алыр өчен авызга кия торган махсус көпшә, ишкәк аяклар, төрекчәләп әйткәндә «полетлар», күзлек, су балоны алып кайтты. Бер пар «үрдәк аяклары»н кулына тоттырды. Мәхмәт киясен киеп, тотасын тотып бетергәч, гаҗәп сәер кыяфәткә керде.
– Менә шулай сәхнәгә чыгарсың, – диде әтисе. – Бер әйләнеп керсәң – җитәр.
Мәхмәт аптырап калды. Сәхнәгә чыккач, сүз сөйләмичә кереп
китәләрме?! Авызына капкан көпшәне салырга онытып лыгырдады:
– Аннары нишлим, әти? Бер сүз дә әйтмимме?
Мәхмәтнең кыяфәтенә карап көлеп торган Хөсәен аптырап китте.
Малаена ни әйтергә белмичә генә килеште:
– Сүз сөйләмичә булмас.
Киноларда «Кока-кола» рекламын күргәннәре бар барын, кыска, әллә ни башкатыргыч түгел. Шулай да реклам ясау җиңел түгел икән.
– Ни сөйлим?
Әтисе башын кашып уйланып торды, аннары җай тапканына сөенечтән елмайды.
– Улым, син бөтен кеше игътибар итсен өчен үрдәк кебек әвеш-тәвеш йөгереп йөр һәм бар көчеңә кычкыр: «Хөсәен полетлары! Хөсәен полетлары!» Мәхмәт әтисен кабатлый башлаган иде, ошатмады.
– Болай лыгырдап торма, аңламаслар. Әйдә, кабат, әйбәтләп кычкырып йөреп күрсәт әле!
И, тырышты инде Мәхмәт, тирләп пеште: бу үрдәк аяклар белән суда йөзүе генә рәхәт, коры җирдә чабу бер дә җай түгел икән. Шуңа карамастан репетицияне өзмәде, әтисенең күңеле булганчы тырышты. Көпшә капкан килеш сүзләрен ачык итеп кычкырырга җаен тапты.
Бәйрәм көнне исә, Мәхмәт сәхнәгә йөгереп чыккач, әле генә
«Катюша»ның дәртле көенә кушылып, урыннарында ук биеп утырган тамашачы тынып калды. Бердән, малайның кыяфәтен күреп «аһ!» иттеләр. Бу бала аягына ни кигән? Нинди күзлек таккан ул? Авызына нигә көпшә капкан? Ата-аналар аптырап калды. Мәхмәтнең рекламы озак сузылмады.
Хәтта минут узмагандыр: тиз-тиз генә кулындагы үрдәк аякларын болгый- болгый, аягына кигәннәренә абына-абына, «Хөсәен полетлары!» дип кычкыра-кычкыра, сәхнәне урап чыкты да пәрдә артына үрдәк төсле әвеш- тәвеш килеп йөгерде генә. Аннары бүтәннәр чыкты...
Берсе дә Мәхмәтнеке кебек нәтиҗәле реклам ясамады. Соңыннан әллә ничә сыйныфташының әти-әнисе янына килде, «үрдәк аяклар» белән кызыксынды. Бу вакытларда Төркиядә бары тик өч татар җитештерә торган бик тә үзгә йөзү «приборы» турында ул рәхәтләнеп аңлатты.
– Абый, «үрдәк аяклар» суда тиз йөздерә. Күзлекне, көпшәне киеп, су астына чумып була. Минем әтиләр ясый боларны...
Кызыксынып сорашкан агайлар аның реклам өчен кигән йөзү әйберләрен сатып алдылар. Арадан берсе башкаларга караганда ныграк төпченде:
– Суда аяктан шуып чыкса батамы? Ни булыр? Югалырмы?
Мәхмәтнең үзенең боларны киеп йөзгәне бар, ничек бар – шулай турыдан ярды:
– Әйе, батар.
– Мин Европада йөргәндә батмый торганнарын күрдем. Сезгә дә
шундыйны ясарга кирәк...
Мәхмәт реклам күрсәтеп кенә йөрмәде, өйгә акча эшләп кайтты.
Аның өстенә әтисенә баш катыргыч мәсьәлә тапты әле, теге Европада йөргән абый турында сөйләде. Улын тыңлап торгач, Хөсәенне «Нинди материал кулланып ясыйлар икән?» дигән уй биләп алды. Шактый вакыт шул мәсьәләне чишәргә тырышты, башы катып бетте. Кайдандыр шешә бөкеләре, кармак алдавычлары ясый торган күбек җыеп кайтты. Алар суда
батмый. «Үрдәк аягы «камыры»на менә шуларны катнаштырып карыйк», – дип очынып йөрде, тәҗрибә уздырды. Ләкин ул күбек суда озак торгач сыйфатын югалткан кебек үк, җилем белән «дуслаша» алмады.
Әтисе тәҗрибәләре килеп чыкмаганга шактый борчылып йөрде,
пошаманга калды. Чөнки нидер җитештерәсең икән, аны башка җирдә күпкә яхшырак эшләгәннәрен белә торып, алгарышын тәэмин итмәсәң, соңы кызганыч булуы бар. Нәрсәдән курыксаң, шул килеп чыга дигәндәй, Елмаз дигән берәү Европа илләреннән суда батмый торган яңа төр материалны әллә китерткән, әллә өйрәнеп кайткан, кыскасы, суда батмый торган яңа төр «үрдәк аяклар» ясап сата башлады. Беренче җитешкән алга тизрәк китәр. Елмаз яңача җитештерүне алданрак җайга салганга күрә, «Хөсәен полетлары» сатылмый башлады, эшләре кулдан китте. Нәтиҗәдә башка әйбергә тотынырга мәҗбүр булдылар: хәрбиләр өчен
яңартылган күзлекләр ясый башладылар. Әлеге күзлекләрнең үзенчәлеге шунда: пыяласын алыштырып була. Әйтик, томанлы һавада акны куясың, карлы һавада яшел төслесен. Хәрбиләргә дигән ул күзлекләр әле хаҗга да киттеләр.
Япониядәнме, Кытайданмы яңа килгән Гариф исемле мөһаҗир татар кибетләренә керде. Әтисенә хаҗга барырга җыенганын әйтте. Юллык акчасы җитүен җитә икән, сәфәр вакытында ашарга-яшәргә дә кирәк бит әле. Шул хакта сузып-тартып аңлатып торгач, Хөсәенгә тәкъдим ясады:
– Менә сезнең бу хәрбиләргә ясаган күзлекләр гарәпләргә кирәкмәсме? Чүлләрдә йөргәндә, күзгә ком кермәсен өчен бик шәп әйбер! Әйдәгез, миңа шул күзлекләрне бирегез. Гарәпләргә сатармын. Күзлекләр урынына сезгә баян бирермен!
Хөсәен баян сүзен ишеткәч, кызыксынды. Әһә, татар абзые әтисенең йомшак урынын тапты! Ни генә дисәң дә, музыка уен коралларына мөкиббән кеше, скрипка булсынмы, авыз кубызымы... Ризалашты. Мәхмәткә зур гына
чемоданга күзлекләр тутырырга кушты.
– Гариф абзый, кара аны, шулай килешик. Сиңа күзлекләр бирәм. Алып китәрсең. Баянны бездә калдыр, уйнап карыйк башта. Тоткан юк... Төзекме, аны да белмибез. Уйный алмасак, кире кайтарабыз, син акчаңны кайткач бирерсең.
Ләкин баян баян шул, ни өйрәтер кешесе юк, ни китабы. Төркиядә
беленгән музыка коралы түгел. Әтисе үзбашына көй чыгарырга нык тырышты, тәүге мәртәбә музыка коралында уйнарга өйрәнүе түгел бит. Аннан бушаган арада Мәхмәт кулына алды. Баян бер төрле киреләнде, тыңламады. Әтисе кичләрен эштән кайткач, Мәхмәт көндезләрен укудан килгәч шактый вакыт тарткалады, уйнап китә алмадылар. Иһ, татарлар яраткан, мөһаҗирләр белән килгән тальян-гармун түгел шул! Авыл көйләрен уйный алмый гаҗиз калгач, әтисе шулай диде. Гариф абый исән- сау хаҗдан йөреп кайтуга илтеп бирде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: