Истанбул малае (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Авылда башың тишелсә, тәгәрмәч мае бар...

Искешәһәрдән авылга кайтыр өчен башта шәһәрдән кечерәк, авылдан зуррак район үзәге Чифтәлегә кадәр бер автобуста барыш. Аннары авылга йөри торганына күчеп утырыш. Искешәһәр – Чифтәле арасы 60 чакрым тирәсе, Чифтәледән Һөек авылына кадәр уннан арта. Якын булгач, авыл кешеләре базарга тегесен-монысын алырга, үзләре ясаганны сатарга еш йөриләр инде.

Чифтәледән соң сизелерлек тигезлек башлана. Ташлы басулар арасында үзәнлектә утырган авыл үзе, килеп җиткәнче диярлек күренми. Тигезлек галәмәте.
Гадәттә, Мәхмәт юлда поезд булсынмы, автобусмы, тәрәзәдән карап кайтырга бик ярата. Кайта торгач, тәмам әлсерәп, арып, йокыга киткән чаклары күп. Шулай, җәйге эссе көннәрдә каты урындыклы автобуста дыңгыр-дыңгыр килеп бару бала кешенең түгел, өлкәннәрнең дә хәлен ала. Әниләренең авылда яши торган бертуган Мәкъбүлә апасына арып-талып кайтып керәләр. Ярты сәгать тә узмас, бала-чага арганын онытып, урамга чыгып чабар.
Кешеләр кая гына күченеп җирләшмәсеннәр, җирлек табигатенә, матди, иҗтимагый мөмкинлекләренә карап җайлашырга мәҗбүр. Шулай да авыл корган татар картлары үзләре белгәнчә яшәргә тырышканнар. Әйтик, төрек авылларында урамнар тар һәм чуалып беткән кебек тоелса, татар авылында урамнар туры, рәт-рәт тезелгән. Туган җирләрендә өйләрне агач бүрәнәләрдән өйсәләр, монда шакмаклы итеп ясалган балчык кирпечләр
белән салганнар. Тора-бара мунча-абзарлар корылган. Хәзер дә каралты- кураны нык тотарга тырышу сизелә, ишегалды тавык-чебеш, каз белән тулы, ат, сыер, сарык – бер көтү.
Рәхәтләнеп уйна гына! Ишегалды, бакча, келәтләр – барысы синеке! Теләсәң, урамга чыгып йөгер, теләсәң, авылны уратып алган тарлауларга кадәр барып җит! Бөтен дөнья синеке! Әмма сакланбач-качышлы уйнаганда, алай ук еракка китәргә ярамый, ишегалдында качар урын җитәрлек.
– Собә!
Берсе бөтен авыл ишетерлек итеп кычкырып җибәрде, барысы качкан урыннарыннан дәррәү йөгереп чыктылар. Әбәне үртәргә дә керештеләр:
– Әбә йоклаган! Күрми калды! Безне табалмады! Тагын әбә буласың!
Авылныкылар һәм шәһәрдән кайткан татар балалары бергә җыелса, шулай татарча-төрекчә катыштырып, «Һөек теле»ндә аралашу китә. Башкалар качканны көткән, санап торган «әбә» була инде, берәрсе әбә читкә киткәндә, елгыр гына аның урынына килеп басса һәм: «Собә!» – дип кычкырса, уен тәмамлана. Бу ике сүз дә телләренә төрекчәдән кергән, әмма татарча «әби», «чәбә-чөбә-чәбәк», «әбәк-чәбәк» дигәнгә бик якын. Бәлки, чыгышлары бер төрледер. Төрек авылларында «әбә» сүзе тагын бер очракта
кулланыла, бала табарга ярдәм итүче хатыннарга «әбә» диләр. Татарның «Кендек әби»се була инде ул. Әбә-әби, әбәкле уены... Әлбәттә, бала-чага өчен сүз төшенчәсеннән бигрәк, уен мөһим! Өлкәннәр дә уйлап тормый әле, төрекчә тарла, диләр, югыйсә татарча тарлау була...
Тиз-тиз генә әбә санап бетергәнче кая качарга? Мәхмәт урын тапмый ишегалдын урап чыкты диярлек. Әһә, келәт бар! Шәп! Келәтнең берсенә кереп шылганда, әбә санап бетерде. Мәхмәт исә өелеп торган бодай эченә чумды. Әбә йөгереп килеп келәт ишеген ачты, тиз-тиз генә күз йөртеп чыкты.
– Берәү дә юк. Гаҗәп. Монда керде кебек. Икенчесенә киттеме, әллә?!
Әһә, әбә Мәхмәтнең кая качканын күреп торган! Чыккач әйтер әле, алай карап тормасын. Ә хәзер тизрәк бул! Собә ясарга кирәк!
Мәхмәт әбә икенче келәткә киткәнне ярты минут көтеп тормыйча, бодай бөртекләре арасыннан атылып чыкты. Һәм күзләреннән утлар атылды. 

– А-а-а, башым!
Авыртуга түзә алмый башын тотып, бодай өстенә чүгәләде. Аның
ачыргаланып кычкыруына башка балалар йөгереп килде, башын тоткан Мәхмәтне ишегалдына алып чыктылар. Бодай өстендәге түбәдә кадак булган икән, башы белән шуңа бәрелгән. Тишелгәнме, ертылганмы, чуртым белсен, кан ага. Нишләргә белмәгән Мәхмәт Кәрим абыйсы янына чапты. Туганнан-туган абыйсы ярдәм итми калмас. Чыннан да куркып тормады, башта Мәхмәтнең башын коедан тарткан су белән юды. Аннары авырткан җиренә канын туктатыр өчен әйбәтләп ат тәгәрмәче маен сөртте һәм бәйләп
куйды.
Уен янә дәвам итте. Әбә санарга кереште. Баш кайгысы онытылды, тизрәк качарга!
Бер, ике, өч...
Кабат качышып беттеләр, табылдылар, кабат качтылар... Иң кызган чагында уен янә өзелде. Чөнки әбә Кадрины эзләп табалмады. Башта табылганнар әбәне күзәтеп утырдылар, үзләренчә үртәгән кыландылар. Янәсе, әбә була белми, кабат әбә булачак... Ләкин вакыт уза торды, Кадри килеп чыкмады. Инде аптыраганнан барысы бергә эзләргә кереште. Иң кечкенә кызчык, идәндә аяк очларын каз бәбкәсе кебек икесен ике тарафка
каратып утырырга яратканга күрә Бәбкәгә әйләнгән Сәбилә Кадриның табылмавына бигрәк өзгәләнде. Бар тавышына кычкырды:
– Кадри! Кадри! Абый! Үзең чык.
Аңар бүтәннәр кушылды:
– Кадри! Чык!
– Уен бетте!
Ишегалдын уратып төзелгән ни абзар, ни сарай читтә калмады. Кара мунчаның тәбәнәк миченә кадәр кереп карадылар, урам якка да чыгып эзләделәр. Кадри беркайда юк. Шул вакыт өйдән Мәкъбүлә апа чыкты, шелтәле тавыш белән сорады:
– Балалар, кем түбәгә менде? Тавыш килә.
Кәримгә әллә нәрсә булды, әнисе сүзен ишетүгә кардәше өчен курыкканы йөзенә чыкты.
– Түбәдә агулар бар, шуларны ашап харап булмасын!
Йөгереп, өйдән лампа алып чыкты һәм баскычтан тиз-тиз өй түбәсенә менеп китте.
Күп тә үтмәде, аның өстән кычкырганы ишетелде:
– Кадрины таптым! Бал ашап утыра!
Башта рәхәтләнеп көлделәр, аннары малайны әллә ничә кат әбә иттеләр. Бөтенесе аны эзләгәндә, ул качып, бал ашап утырган лабаса! Менә хәзер башкаларны рәхәтләнеп эзләсен!
Уен яңадан бүленде. Сәпиткә атланып, Хәниф бабай килде. Оныклары кулын үпкәндә, үзенә кунакка чакырды.
– Гел монда кайтасыз. Нигә безгә килмисез? Мин сезнең бабагыз.
Килегез. Атлар күрсәтермен, җимешләр ашатырмын. Агач уенчык арбалар ясап бирермен.
Озак тормады, ишегалдында йөргән олы кызына оныкларын алып
килергә кушып китеп барды. Балаларына таякны шактый ашаткан, усал даны чыккан бабайның болай сөйләнеп торуы, кыш көне кояш кыздырган кебек, көтелмәгәнчәрәк иде. Юкка гына әйтмиләрдер, бала баласы балдан татлы дип. Оныкларына карата картның күңеле нечкәргәндер. Ә бәлки, балаларына иза чиктергәнгә
үкенә торгандыр. Ихтимал, яшь барган саен холыксыз холкын бәйдә тотарга өйрәнгәндер.
Шулай итеп, икенче көнне Мәкъбүлә апа, ире, тагын абзый, түти тиешле туганнары басуга эшкә барышлый бер көтү бала-чаганы Хәниф бабайга калдырып китте. 8-12 яшьлек икетуганнар ат арбасыннан сикереп кенә төште һәм бабайлары ишегалдына атылды. Бөтен уйлары вәгъдә ителгән агач уенчыклар белән уйнау! Кырыс бабай кочак җәеп каршы алды. Шундый
шатланды!
– Килеп бик әйбәт иттегез! Ат абзарын чистартасы, тизәк чыгарасы бар.
– Бабай, уенчык арбалар кая?
– Безгә атларны күрсәтерсеңме?
– Күрсәтермен, күрсәтермен... Килүегез нык әйбәт!
Балалар бер-берсенә карашып алды. Хәниф бабай ни сораганны
ишетмәгән кебек сөйләнә. Аптырап торырга ирек бирмәде, абзарга таба ияртте.
– Әйдәгез минем арттан, тиз, тиз...
Ишегалды түренә җитүгә келәт диварына сөяп куелган көрәкләрне алып тоттырды, Кәрим оныгына тизәк чыгарасы арбаны алып килергә кушты. Үзе туктаусыз сөйләнде: «Мәгез, мәгез... Менә, тагын көрәк... Алыгыз...»
Үзләреннән ике тапкыр озынрак саплы көрәк тоткан оныклары каршы төшмәде, бары тик иң кечеләре Бәбкә бабайга үз сүзен әйтергә җөрьәт итте:
– Бабай, атлар безне тешләр!
– Тешләмәс, тешләмәс.
– Тешләмәсә, тибәр!
– Типмәс тә. Атлар бик акыллы!
Кыскасы, бабай белән бәхәсләшү файдасыз.
– Ярый, без ат күрергә килдек, – дип куйды Мәхмәт, аңа калганнар иярде, көрәк-арба өстерәп, абзарга юл тоттылар.
Уеннан коры калганнары җитмәгән, үги әби өйдә ниләрдер пешереп мәш килде, аш бүлмәсеннән чыккан тәмле-тәмле исләр бакча тарафына таралып котыртты. Абзарга кадәр килеп җитте. Ә ат абзарын чистартып бетерәм, димә! Ул арада бабайлары әллә ничә тапкыр әйбәтләп эшләргә өйрәтеп китте. Мәхмәт инде ризалашканына үкенә башлады. Ичмасам басудагылар кайтышлый тизрәк алып китсеннәр иде! Басу юлында атлар
күренсә, һәркайсы урамга чыгып сызарга әзер! Үч иткәндәй, басу юлы гел буш торды, арбалы түгел, сыңар ат та, хәтта сыңар җәяүле узмады. Эштән кичкә таба гына кайталар шул.
Тырыша торгач, абзар чистарды, үзләре тәмам арып беттеләр. Шул вакыт Хәниф бабай үги әби пешергән пәрәмәчләр белән чәй эчәргә керергә кушты.
Пәрәмәчләрне суктылар гына. Тамаклары үтереп ачкан.
Ашап утырганда, Хәниф бабай алларына кулдан ясалган, этеп йөртә торган уенчык арбалар чыгарып куйды.
– Сез эшләгәндә, мин дә тик утырмадым. Менә болар сезгә! – диде. Оныкларының куанычтан башы күккә тия язды. Алҗаганнары шунда ук җилгә очты. Бая күпме көтеп тә кайтмаган басуда эшләүчеләр, ниһаять, капка ачып керде. Балалар исә аларны әллә күрде, әллә юк. Хәниф бабай басудан кайтучыларга мунча яккан икән. Өлкәннәр бер-бер артлы яңа гына төтен юлы капланган эссе кара мунчага кереп чыкты.
Уенчыкның тәгәрмәчләре бүрәнәдән тар итеп киселгән агач түгәрәкләрдән ясалган, шуларны кыска күчәр тоташтыра. Күчәргә исә кул белән тартып- этеп йөртергә уңайлы озын таяк кадакланган. Ишегалдында шул ике тәгәрмәч һәм ике таяктан торган агач уенчыкны машина йөрткән кебек итеп уйнау шул кадәр кызык иде, мунчага куа башлагач, көчкә аерылдылар.
Мунча дигәннәре, мәмләкәттән килгән бабайларча салынган юыну
урыны. Мич өстенә зур-зур казаннар куелган. Аларында су кайный. Салкын су салынганнары ләүкә өстендә тора. Ишек төбенә тагын зур савыт белән су куелган, өсте капланган. Анысы чыгып киткәндә коенырга. Әптәс алып, гөселләнеп чыгарга. Гадәттә, ләүкәгә утырып юыналар. Имән себеркесе белән чабынсаң, бөтен ару-талуларың бетеп киткәндәй итә, аяк-кул, бил сызлаганга яхшы шифа шул. Йомшак яфраклары чабынганда, бөтен тәнне
яза. Себеркене бераз ыслатып, кызган ташлар өстенә куясың, тәмле хуш исе дөньяны оныттыра. Имән, рәхмәт яугыры, монда да үсә. Таулардан ирләр җыеп, себерке ясап алып кайта.
Мунчага әзерләгәндә, түткәйләре кат-кат өйрәтте.
– Башта табакларга су салып, башыгызны юыгыз, балакайлар. Ләүкәдә салкын су, мич өстендә кайнар. Ипләп алыгыз, пешмәгез. Баш югач, ләүкәдә бераз кер чыгарып утырырга кирәк. Кулыгыз белән ышкып- ышкып чыгарыгыз. Тирләгәч үзе дә чыга ул. Аннары гына сабынланыгыз, яме. Аннары тагын чиста су белән юынып, чәчләрегезне тарап чыгыгыз. Әйбәтләп юыныгыз, ашык-пошык йөгереп чыкмагыз!
Кереп киткәнче кат-кат тукыдылар югыйсә. Ләкин шәһәр малае өчен мунчада юыну тәртибе бармы да, юкмы иде. Су җитәрлек, кулларында сабын... Тагын ни кирәк?! Тик менә ышкынырга... Анысы да бар икән! Мичкә терәтеп куелган кисәүагач янында идәннән табып алдылар. Кара мунча эчендә яктылык шул кадәр генә, кысык лампа яктысында сабынлы чүпрәк белән ышкынган малайларның шәүләләре хәтта шәйләнми диярлек.
Бервакыт ишек кактылар. Берсе кычкырды:
– Балакайлар, киемнәрне чыгарып бирегез әле!
– Тышта салып калдырдык!
– Сезнекеләрне әйтмим. Үземнекеләрне онытып калдырганмын, мич тирәсендә идәндә.
Ә монда Мәхмәт алар белән ышкынып утыра.
– Без аның белән ышкындык!
– Нишләдегез?
– Юып куйдык...
Мәхмәт тиз-тиз генә юеш киемнәрне кул көче җиткәнчә сыкты һәм ишек ачып, тышка ыргытты.
...Беркөн Хәниф бабай Мәхмәтне ат арбасына утыртып, үзе белән кырга алып китте. Авылдан чыгып барганда, кәберстанга якынрак кына торган ялгыз өйгә күзе төште. Нигә ул өйне читкә салганнары турында сорады.– Анда кемсә яшәми. Ул авыл тегермәне өе. Җир астыннан аккан суга эшли. Авыл мәктәбенә бара торган урамдагы коены күргәнең бармы?
– Без анда аяк юдык.
– Аның тирәсендә йөрмәгез, үгез төшкән иде, көчкә тартып чыгардылар.
Агып китсә, Сакария башыннан табылыр иде микән, белмим...
– Коедан агып китмиләр, бабай! Диңгез түгел лә ул!
– Белеп тор, авылда, казысаң, ике метр тирәнлектән су чыккан
урыннар бар. Бу тирәләрдә җир астыннан безгә күренмичә генә сулар ага, шул сулар Чифтәле юлында өскә бәреп чыга. Сакария елгасы шуннан башлана.
Мәхмәт курыкканын сиздермәскә тырышты. Җир ишелсә, үгез кебек суга төшәрләрме? Тартып алырлармы? Агып китәрләрме?!
Бодай, бәрәңге басуларына җиткәнче шуларны уйлап барды. Аннары басуларның зурлыгын күреп, гаҗәпкә калды. Бу кадәр басуга су каян җиткерәләр икән?! Авылдан ташыйлармы икән? Әллә боларның да астына су җыелганмы? Су сипмәсәң, үлән үсми дип аңлатканнар иде мәктәптә.
Әнисе Истанбулда гөлләргә гел су сибеп кенә тора.
– Хәниф, бабай, боларга су каян җиткерәсең?
– Без, улым, су сипмибез.
– Сусыз үсмәс, бабай!
– И-и-и улым, аны Ходай белә. Без белә алмыйбыз. Ходай яңгырлар яудыра, су бирә.
Ходай сүзен ишеткән бала телсез калды. Кара, бабай әйткән Ходай нинди көчле икән! Бу кадәр басуга су сибеп бетерергә, ай-һай, күп көч кирәктер!
– Ходай безгә әйтә, тырышсагыз, эшләсәгез ризык булыр, ди. Шуңа күрә без тырышып торабыз. Басуны эшкәртәбез, орлык чәчәбез, чүп үләннәрен утыйбыз. Ходайның яңгыр яудырганын көтәбез. Ә инде яумый торса, үзебез сорыйбыз. Бик каты корыта башласа, кырга яңгыр догасына чыгабыз. Ходай безнең догаларыбызны ишетә, улым. Менә быел бик аз
яуды әле. Җир кипте, озакламый яңгыр догасы укырга чыгылыр, мөгаен. Син дә чыгарсыңмы?
– Әйе!
– Ходай боерса чыгарбыз, улым!
Эсселектән җирләр яргалана башлагач, бабасы әйткәнчә, авыл картлары яңгыр сорап, дога кылырга карар иттеләр. Башта яхшылап әзерләнделәр, өй буенча әйбер җыйдылар. Һәр гаилә булдыра алган кадәр өлеш кертте. Берәүләр ярма бирде, берәүләр акча...
Авылда кеше калмады: карт-корысы, бала-чагасы, бөтенесе кырга
юнәлде. Төркем белән авыл мулласы, тагын читтән килгән хәзрәт
идарә итте. Басу җиренә якынлашкач, кыйблага карап тезелделәр. Алга җитмешләп ир-ат, алар янына эреле-ваклы егермеләп малай, артта шул тирә карчыклар, хатыннар, кыз-кыркын җыелды. Мулла халыкны сәламләде, үгет-дәгъватләрен җиткерде. Гөнаһларны кичерүне сорарга, тәүбә итәргә өндәде, бер-беренә ачу тотканнарга, үзара ызгыш-талаш иткәннәргә бәхилләшергә нәсыйхәт итте. «Яңгыр сорап, җирләребезгә бәрәкәт сорап
намаз укырга, дога кылырга җыелдык. Ходай укыган намазларыбызны, догаларыбызны кабуллардан кылсын!» – дип, вәгазен тәмамлады. Аннары намазлар укылгач, халык зур казаннарда әзерләнгән пылау һәм башка сый- нигъмәтләрдән авыз итеп, өйгә таралышты.
Ходай ишетте, кичен таулар артыннан килгән яңгыр ташлы басуларга бәрәкәт иңдереп иште генә...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: