Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Истанбул малае (дәвамы)

Мәхмәт шактый вакыт калкан төсле әтисе әйтеп җибәргән шул җөмләне кулланды. – Татар булмаса, дөнья батар! Тик сыйныфташлары өйрәтеп куйгандай, яңа җавап таптылар: – Татар дөнья төсле дүнәр-дүнәр дә (әйләнер-әйләнер дә) яңадан бугатар!

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Татардан ярлык калыр

Әтисе: «Зур үстең, быел мәктәпкә барасың», – дигәч, йөрәге дөп-дөп тибеп куйган иде. Аннары укол кадатмасаң, әллә нинди чыж-пыж иткән аппарат каршында яртылаш чишенеп тормасаң, мәктәпкә кертмиләр дигән булып, докторларга йөрттеләр. Бармый калырга сәбәп юк – үпкәсе таза, прививка ясалды. Малайның гына докторларга йөргәч, кәефе ныграк кырылды, нигәдер күңеленә мәктәп дигәннәрендә укол кадатканнан куркынычрак булыр дигән шик керде. Ләкин никадәр бармаска карышмасын, әтисе аны
урамнан өстерәп алып барды, ягъни елата-елата, мәктәпкә илтеп куйды.
Һәм менә ул үзе генә аерылып утыра. Әйтерсең, сайлап җыйганнар, сыйныфтагы 30 баланың 29ы бер тирә, Мәхмәт кенә башка. Тора-бара кайсыдыр аңа: «Син – япун», – диде. Икенчесе: «кытай», – дип дәште. Башкаларныкына караганда, күзләре кысыграк шул. Бәлки, шуңадыр.
Сыйныфташларының үртәүләре бер хәл, укытучыга кадәр аның үзгә икәнен сиздереп тора.
Бер көнне укытучы Фирдәвес апалары Җир шарының түгәрәк булуы хакында аңлатырга тырышты, укучылары күз алдына китерсен өчен тирә- юньнән чагыштыру эзләде. Һәм шулай тиз табуына сөенгәндәй, кычкырып җибәрде:
– Әнә, Мәхмәтнең башына карагыз. Җир шары шулай түгәрәк!
Укытучы шулай диюгә, барсы берьюлы аның башына төбәлде. Әйтерсең, аларның башлары шакмак. Болай да үзенең бүтәннәр кебек түгеллеге өчен эченнән иза чиккән Мәхмәтне бу чагыштыру иптәшләреннән тагын да ныграк читкә этәрде.
Икенче юлы ниндидер сорауга җавап бирә алмагач, укытучысы:

– Синең борының бәләкәй. Шуңа тын ала алмыйсың һәм башың әйбәт эшләми, – дип орышты. Шулвакыт тактага ачуыннан басыбрак язган иде, акбуры кулыннан коелып төште.
Мәхмәт мәктәптән тәмам кәефсезләнеп кайтты. Башка аяк атламас! Чөнки һәр көн мәктәпкә бара, һәр көн диярлек бүтәннәрнең үзенә карата мөнәсәбәтен аңламыйча чыгырыннан чыга. Киеренке халәттә йөрү аны тәмам арытты, укудан күңелен кайтарды. Акбур төсле таралып төшә озакламый.
Әтисе эштән кайтып керүгә түземсезләнеп, көне буе күңеленнән
кабатлаган сорауларны тезде:
– Нигә мине чит күрәләр? Нигә япун, кытай диләр? Нигә минем күзем кысык? Нигә минем борыным бәләкәй?
Төкерекләре чәчрәп чыкты, үзе тирләп пеште. Тизрәк аңлат, әтисе, җавап бир, югыйсә ул мәктәпкә башка беркайчан бармаячак! Кулдан өстерәп тә алып бара алмассың!
– Нигә япун, кытай диләр? Нигә минем күзем кысык? Нигә минем
борыным бәләкәй?
Хөсәен малаеның маңгаена бәреп чыккан тирен сөртеп, чәчен тузгытып, яратып алды да, тапкансың борчылыр әйбер дигәндәй, җиңел генә җавап бирде:
– Чөнки без – татарбыз.
– Татар?
– Татар. Безнең бабайлар Русия дигән илдән татар булып килгәннәр, әйеме, диген.
– Әйе. – Кара малай аптырап кына, әтисен җөпләп куйды.
– Шуңа күрә без монда яшәүчеләрдән сөйләшүебез, тышкы кыяфәтебез белән аерылып торабыз.
– Минем борын татар булганга олы түгелме? Татар булганга, күзләр башка төрлеме?
– Нәкъ шулай, улым. Син башкаларга охшамассың инде, татар булгач, әйеме, диген.
– Әйе...
Мәхмәт иртәгә мәктәпкә барачак һәм барысына: «Мин татар!» – диячәк. Кем икәнен һәм ни өчен аерылып торганын аңлаудан күңелендә какшамас ышаныч барлыкка килде. Ул куркып-кыенсынып һәм тарсынып тормыйча, татар булганы өчен үзенең башкаларга охшамаганын әйтә башлады. Бу мәктәптәге хәлләрне начарайтты гына. Тормыш бала күңеле төсле бер катлы
түгел шул. Җиде яшьлек кенә дә түгел. Күп гасырлык һәм катлам-катлам вакыйгалардан тора.
Бу вакытларда Төркиядә «татар» кәлимәсеннән һич хушлану юк иде. Сәбәбе – тарихи вакыйгалар хакындагы мәгълүматларның халык арасында бик чуарланып таралуы. Госманлы вакытында Әмир Тимер – Аксак Тимер белән килгән гаскәриләрне «кара татарлар» дип атаганнар. Менә шулар җирле халыкны борчыганга күрә, халык хәтеренә «татарлар яулап алды» дигән рәнҗү сеңеп калган. Хәтта татар китте – бәтәр килде, дигән гыйбарәне
кулланалар. Ягъни, начар китте – начар килде... Тагын бер гыйбарәне исә бала-чагага кадәр белә иде. Мәхмәтне шул сүзне әйтеп үрти башладылар:– Татар, татар искәләдән (пристаньнан) бугатар!
Заманында авыллар корып, басу игеп яши башлаган мөһаҗир
татарларның төрекләрне гаҗәпкә калдырган гамәлләре күп булган.
Шуларның иң кызыгы, көз көне басуларга ат арбасына төяп, тирес
чыгару һәм шуны арбадан кырга чәчеп йөрү. Җир эшенә исе китмәгән төрекләргә, күрәсең, бу бик сәер тоелган. Ни кылганнарын, ни өчен шулай эшләгәннәрен аңламаганнар. «Татарлар нигә арбадан тирес ата?!» – дип сөйләнгәннәр. Тора-бара ул халык теленә «Татарлар искәләдән бугатар» рәвешендә килеп керә.
Ул гына җитмәгән, татарларның ат ашавыннан көләләр. Нишләп Мәхмәт ат ашасын, ди! Әтисе дә ашамый, әнисе дә ашамый! Әлбәттә, Кара малай балалыгы белән шулай уйлый иде, чынлыкта исә, бабайлары яшәгән татар авылында атсыз тормыш барырмы, ат ите исә ашка менә дигән...
Кабат өйгә тузынып кайтып керде, кабат әтисенә сыйныфташлары
әйткәннәрне сөйләде. Бу юлы әтисеннән башка төрле җавап ишетте, тынычланды. Хәтта икенче көнне мәктәпкә тагын да батырланып барды.
– Әй, белеп торыгыз, татар булмаса, дөнья батар!
Мәхмәт шактый вакыт калкан төсле әтисе әйтеп җибәргән шул җөмләне кулланды.
– Татар булмаса, дөнья батар!
Тик сыйныфташлары өйрәтеп куйгандай, яңа җавап таптылар:
– Татар дөнья төсле дүнәр-дүнәр дә (әйләнер-әйләнер дә) яңадан бугатар!
Мәхмәт ялгыз, бүтәннәр күп. Шуның белән көчләре тигез түгел
шул. Ярый әле, әтисе бар. Бер чара тапмый калмас. Мәхмәт янә әтисенә сыйныфтагы хәлләрне аңлатып бирде. Бу юлы ул елап кайтмады, хәтта зарланып сөйләшмәде. Олыларча киңәш тотты:
– Әти, җавап табарга кирәк.
Әтисе азмы-күпме уйланып торгач:
– Татарның – барлыгы, сезгә калыр – ярлыгы! Шулай дип әйт, улым, – диде. Аннары үз-үзенә сөйләнеп куйды: – Вакыты килгәч, чынлыкта татарның барлыгын, асылын өйрәнерләр әле, әйеме, диген...
Мәхмәт әлеге сүзләрне мәктәптәгеләргә килеп әйткәч, тегеләр аптырап, телсез калды. Аннары үзара төрекчә чыш-пыш килеп киңәш тоттылар.
– Ни ди?
– Ярлык калыр, ди.
– Ярлык ни димәк?
– Яу! Нигә татарлардан ярлык кала?
– Беренче ишетүем.
– Белмим...
Чыш-пыш озакка сузылды. Чөнки ярлык сүзен моңа кадәр ишеткәннәре юк иде. Шул ук вакытта аның юк-бар сүз түгеллеген чамаладылар. Бәлки, өйләренә кайтып сорагач, аның госманлы чорыннан мәгълүм һичшиксез үтәлергә тиешле җитди «боерык», «фәрман» дигән мәгънәсен ишетү сагайткандыр? Ни булса булды, ханнарның, солтаннарның, хөкемдарларның боерык һәм фәрманын аңлаткан, төбе-тамыры «ярлыкагыл – гафу кыл»дан калыккан борынгы төрки «ярлык» сүзе телләрен тешләтте.
Хәер, Мәхмәт үзе дә сыйныфташларыннан читләшә төште. Әтисенең аңлатуларыннан соң аның күңел күзләре ачылып киткәндәй тоелды. Төрекләр, кытайлар, японнар, греклар, әрмәннәр дип йөргәндә, әллә каян гына татарлар калкып чыкты. Дөрес, моңа кадәр өйләренә никадәр татар килде, никадәр татарларга бардылар, исе китмәде. Өлкәннәргә ияреп
йөргән бала-чага өчен искитәрлек ние бар инде, ә хәзер менә, үзен шул татар дигән милләтнең кечкенә өлеше булганын аңлады. Әтисе аерым өлеш, әнисе аерым... Авылдагылар аерым... Барысы бергә татар. Бабалары исә аның, хәтта әтисе күрмәгән суык мәмләкәттән килгәннәр икән...
Мәхмәтнең мәктәптә укый башлагач, иң зур сөенече язарга өйрәнү булды. Һәр хәрефне тырыша-тырыша сырлый торгач, язуы шактый алга китте.
Ураза бәйрәме якынлашып килә, һәрвакыт бәйрәмләшергә Искешәһәргә, авылга кайтып киләләр. Ләкин юл мәшәкате-чыгымы куркыттымы, әллә әтисенең эшләре чыктымы, бу юлы Истанбулда гына калачаклар икән.
Бәйрәм якынлашарак әтисе:
– Әйдә, улым, син хәзер яза беләсең, бабаңа бәйрәм тәбрик картасы җибәрик. Бу бәйрәмдә кайта алмаганны әйтеп языйк, – дип, үзе белән ияртеп, урамга алып чыкты. Почтага юл тоттылар. Почта урнашкан урамны исә тәбрик карталары – открыткалар сатучы сәүдәгәрләр баскан. Нинди генә карта сатмыйлар, ике битлеләре бар, зурлары...
– Улым, үзең теләгәнне сайлап ал.
Кара малай тәбрик картасының берсен алды, кире куйды. Янә бакты. Сайлана торгач, күңеленә иң хуш килгәнен алып, әтисенә сузды. Тәбрик картасына инсанларга охшатып, матур итеп киендерелгән, елмаеп торган маймыл гаиләсе фотосы ясалган иде. Ата маймыл белән ана маймыл кочагында нәни маймыллар утыра.
Тәбрик картасын сайлагач, почтага керделәр. Мәхмәт шунда тәүге
тапкыр котлама язды. «Яраткан бабаем! Бәйрәм белән тәбрик итәбез! Без бәйрәмдә Истанбулда калабыз. Мин язарга өйрәндем.» Әлбәттә, әтисе ярдәм итте, адресны өстәтте. Анысы тәбрик картасы югалмасын өчен кирәк икән.
Бәйрәмнән соң берничә көн узды. Өйләренә почта килде. Йосыф бабай тәбрик картасы юллаган! Мәхмәт аны кулга алуга маймылларны танып алды. Икенче ягына бабасы аның язуы астына кызыл каләм белән өстәп куйган: «Тәбригегезне кире кагам. Болай тәбрикләү булырмы?! Сез безне маймыл гаиләсенә саныйсызмы әллә?!»
Мәхмәт һөнәрен бабасына күрсәтә алганга ничек горурланып-сөенеп кайткан иде теге көнне! Ә бабасы җавапка, кара, ничек ачуланган!
– И улым, борчылма, кеше картайган саен күп мәгънә чыгарта башлый. Син бәйрәм көнне көлсеннәр дип җибәрдең картаны! Бабаңны язуың белән сөендерәсең килде!
– Әти, маймыл булу начармы?
– Кешене хайван җиренә куйган кебек, диләр. Маймылларны циркларда уйнаталар. Шунда көләләр.
Бала бабасының нигә ачуланганын барыбер аңламады.
– Мин маймылларны бик яратам, әти.
Сүзгә әнисе нокта куйды:
– Әй, Йосыф бабай син уйламаган нәрсәне уйлар да табар... Йосыф бабай ул! Тәбрик картасын алып куй, улым. Дәресеңне кара.Аннары маймыллар исеннән чыкты. Чөнки Мәхмәт һич көтмәгәндә, бик күп нәрсәләрне оныттырачак хәлгә юлыкты. Сыйныфларында бөтенләй үзгә дөньядан ап-ак йөзле кызчык пәйда булды. Уку елы ахырына җитеп килгәндә, арнаут милләтеннән булган Албания мөһаҗирләре кызларын
мәктәпкә укырга җибәрде. Сары чәчле, кара күзле, кара кашлы, ак йөзле кызчыкны күрүгә Мәхмәт күңелендә бер якынлык хисен тойды. Әллә бүтән сыйныфташларына һич ошамавы, әллә курчак төсле бик матур, ягымлы күренгәнгә Мәхмәт аңар мөкиббән китте. Мөкиббән дип әйтү генә аздыр...
Аннары ак йөзле кыздан читтә торырга туры килде, чөнки җәйге
каникул вакыты җитте. Димәк, Мәхмәтне әти-әнисе туган авылларына һәм Искешәһәргә кайтарып куячаклар.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев