Истанбул малае (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Мәхмәт Йосыф бабайның агач кашыкларын сата

Мәхмәтнең ике бабасы һәм ике үги әбисе бар: берләре авылда,
икенчеләре Искешәһәрдә яши. Алардан тыш авылда да, Искешәһәрдә дә абзыйлары, түтиләре әллә никадәр.
Истанбулдан Искешәһәргә кадәр поездда яки автобуста 5-6 сәгать
кайтыш. Төркиянең көнбатыш-төньяк тарафындагы Искешәһәр башка бик күп калалар кебек кулдан кулга күчеп торган борынгы кала. Җирләре римләрдән сәлҗүкләргә, сәлҗүкләрдән соң госманлыларга, алардан грекларга, греклардан кабат төрекләргә төшкән. XV-XVI гасырларда Госманлы империясенә нигез салучыларның эзен саклаган тарихи Сөүт җирләренә якын урнашкан һәм тау итәгендәге атлылар көчкә сыйган тар
урамнардан торган җыйнак кына кала. Шәһәрнең калкулыкта урнашкан өлешенә менсәң, дүрт ягын таулар ураткан тигезлек күренә, таулардан төшкән суларны җыеп, Пурсык елгасы ага...
Искешәһәр – XIX гасыр ахырында Төркиягә аяк баскан күп татарларның язмышын хәл иткән шәһәр. Дөрес, заманында бу кала күпкә кечерәк булып, тау итәгенә елышкан, Пурсык елгасы тигезлек җирләргә хуҗа булып аккан, җирле халыкка җәелеп урнашырга җай калдырмаган. Еллар узгач, елга ярлары тарая, менә шул судан бушаган биләмәләрне күчмәннәргә тәкъдим
итәләр. Тау итәгендәгеләр дә акрынлап аска төшә, шәһәр шулай тигезлеккә күченә. Татарлар исә шәһәр тирәсендә калудан баш тарта. Гаҗәпләнәсе юк, бердән елга буенда гел сазлык дияргә була, шуңа күрә тешләсә үтерә торган эре черкиләр мыжгып тора. Болар янында туган якларында җәй көннәрендә бызылдап теңкәгә тигән, тешләсәләр кычытудан башка зыян салмаган вак озынборыннарны сагынып искә алмалы. Җирле халык «сытма» дигән, Русиядән килгәннәргә «бизгәк» – «малярия» буларак таныш йогышлы чирне тарата торган ат башы кадәрле черкиләрдән ераграк торуың хәерле. Икенчедән, килгән-киткән адәмнәр белән тулы шәһәр нәселләрен йотар, юкка чыгарыр, аздырыр дигән уй куркыта.
Чит-ят илдә нәсел саклар өчен шәһәрдән ераграк китеп, аерым урын табып урнашу никадәр әһәмиятле икәнне аңламыйлармы әллә?! Ничек кенә аңлыйлар!
Бабаларыннан күчә килгән мул уңдырышлы, төшләренә кереп
сагындырган газиз туган җир туфрагын учларында кысып тотуны бары татлы хыял итеп яшәрләрме?! Юк, әлбәттә! Үзләре өчен нәселләре ерагайды, җирләре югалды, ди, киләчәк буынга яңадан табарлар!
Ләкин барыбер вакытлар узу белән елга шәһәр үзәгендә калыр, тормыш заманасына күрә корылыр, адәм баласы шуңа буйсыныр. Авылныкылар зурайган кала юлларын таптар, яңалар килә торыр, ризыкларын шунда табар...
Мәхмәтнең Искешәһәрдәге Йосыф бабасы Һөек авылында торган
Хәниф бабасы кебек җир белән шөгыльләнми. Авылда яшәгән чагында ук кәсебе тимерчелек булган, тишелгән самоварларны, комганнарны ямаган. Кайвакыт Истанбулдагы зәрканчы Рәфыйк абыйсы кунакка килгәч көлә- көлә, шул вакытларны искә төшереп, сөйләп утырырга ярата. Берсендә сүзен:
– Абый, хәтерлисеңме, әти ямаган самовар өчен миңа шәп эләккән
иде? – дип, нык кызык әйбер сөйләргә җыенгандай очынып башлап китте. Абыйсының елмаеп кына куйганын күргәч үпкәләгәндәй итте:

– Көлмә, мин бары тик әтинең эшләгәне бушка китмәсен өчен тырыштым.
Әтисе урынына Мәхмәт бабасы турында сораша башлагач кына сүзен дәвам итте.
– Ярый, ярый, хәзер сөйлим... Болай... Бабаң көне буе авылдагы бер кешенең самовары белән мәш килде. Әллә ничә урыннан тишелгән. Бик тырышты инде шуны ямап бетерергә. Әллә арып китте, әллә минем тик йөргәнне күрде, яңартып бетергәч илтеп бирергә кушты. Киттем, кулымда үзем кадәр самовар. Авылның икенче очына кадәр барып җиткәнче тирләп пештем, үзем уйлыйм. Әти сораган ике лира нәрсә инде ул?! Әти шулай әйбәт төзәтмәсә, Тимер абзыйга яңаны биш мәртәбә кыйммәткә аласы булыр иде. Биш түгел, ун тапкырга күбрәк чыгар иде акчасы... Әтинең
эшләгәненә ике лира бигрәк аз, дим. Әле илтеп биргәнне дә өстәсәң... Шулай хисаплый-хисаплый барып җиттем дә: «Әти биш лира сорады», – дип, ишегалдында йөргән Тимер бабай алдына самоварны китереп куйдым.
Мәхмәтнең әтисе энесен бүлеп кычкырып көлеп җибәрде.
– Син хисапларга яратасың инде! Ак күзлекләрне дә әйбәт ясаган идең!
Боларның нигә көлгәнен аңлап җиткермәгән Мәхмәткә, көлүләреннән бигрәк, алга таба ни булып беткәне кызык иде.
– Шуннан, Рәфыйк абый?
– Шуннан Тимер бабайның күзләре тәгәрәп төшә язды, һич көтмәгәндә,аяк киемен салды да шуның белән тотынды мине кыйнарга, көчкә ычкынып качтым. Артымнан аклы-каралы тавыш белән кычкырып калды: «Мин синең атаңны беләм, малай. Ул гомердә шуның кадәр сорамас! Синең атаң ачкүз түгел! Аның белән үзем сөйләшермен!»
Хөсәен бу юлы көлмичә, җитди итеп әйтеп куйды:
– Дөресе шул, әти һәр нәрсәдән канәгать, һичкемнән артык акча сорамас, биргән кадәр алыр.
– Аннары Тимер бабай өйгә килеп җитте, әтигә сөйләде.
Мәхмәтнең күз алдына кырыс бабасы килде. Рәфыйк абыйсын кызганып сорады:
– Бабай сине нык кыйнадымы? Абыйлы-энеле бер-берсенә карап куйды, әллә ничек, әтиләрен хурлап утыралар кебек. Ярамас болай.
– Юк, кыйнамады, үзе чыгарган җырларны гына әйтте.
Хөсәен янә көлеп җибәрде, Мәхмәт аптырап, абыйсына текәлде.
– Ник, әллә әтиең һич сөйләмәдеме? Синең бабаң шигырьләр чыгара. Самовар күтәреп йөргәндә. Менә тыңла:
Йосыф оста арбасын,
Этеп китә базарга.
Күп чалыша, аз казана,
Шөкер итә Ходайга...
Йосыф оста арба тарта,
Михнәт дисәң көн дә арта.
Базарларда сатыш юк,
Кайгы-хәсрәт алып кайта.
...Хәсрәт Йосыф бабайга шактый килгән шул. Кызы 8 яшьтә үлә, аннары 13 яшьлек улын эт тешли, шуннан тернәкләнә алмый мәрхүм була. Хатыны Мәхфүзә бишенче бала тапканда, якты дөньядан аерыла. Яңа туган сабый өч айдан соң күзләрен йома. Шулай итеп, олы улы Хөсәен 15, кече улы Рәфыйк 3 яшьләрдә чагында тол кала. 49 яшендә янә өйләнергә карар кыла. Күрше авылдагы төрекмән кызына – бик тә матур җырлый торган
Һавага. Кыз Һөеккә бер туйга килгәч, җырлавы белән күпләрне сокландыра. Хәтта заманында әле исән-сау Мәхфүзә әби бу кызны туйда күреп, олы улына килен итеп төшерергә кызыккан була. Сорасак, бирерләр микән дип, ахирәте белән серләшеп ала.
Йосыф бабай моны белгәндерме-юкмы, беренче хатыны үлеп, 7-8 ел узгач, нәкъ менә Һаваны әтисеннән хатынлыкка сорап бара ул.
Төркия төрекмәннәре кызларын болай гына биреп җибәрерме?! Юк, әлбәттә. Җирлек йоласы бар аның, «башлык парәсе» дип атала. Ягъни ата кеше кыз өчен акча сорый. Кем күбрәк бирә яки ул әйткән сумманы таба ала – кыз шуныкы. Һаваның әтисе куйган кыз бәясе – 500 лира. Заманасы өчен бик зур акча! Аз да түгел, ким дә түгел – бер өйлек акча! Бер ният тоткан икән Йосыф, кире кайтмас. Авылдагы өен сатып, икенче хатын ала. Һәм гаиләсе белән Искешәһәргә, татарлар күпләп урнашкан Шарһөек бистәсенә
күченә. Бакчалы, ике бүлмәле өйне кирага тота. Шунда ишегалдына үзенең аерым кечкенә остаханәсен кора.
Җәй көннәрендә Мәхмәтне дә шунда кунакка алып кайталар. Малайның иң яратканы – өй тәрәзәсеннән поезд юлы күренеп тора, пошкыра-пошкыра узган поездларны малай рәхәтләнеп күзәтә...
Йосыф бабай Искешәһәрдә эшсез утырмый, агачтан кашыклар, уклау- такталар, болардан тыш «дүдек»ләр – тимер сыбызгылар, тәнәкә тимердән шикәр кашыклары ясый һәм шуларны базарга алып барып сата. Мәхмәт кунакка кайткач, аны да базарга ияртте.
Малайның бабасына булышырлык тәҗрибәсе бар, шәһәр базарында үлән саткан иде бит бер тапкыр. Кычкырып-кычкырып сатып алучыларны чакырырга кереште:
– Агач кашыклар! Агач кашыклар! Янәсе базарга килүчеләр аның тавышын ишетеп, яннарына килсеннәр.
Кычкырып торуы бушка китми, ыгы-зыгылы базарда һәр нәрсәне күреп бетерермен, димә, шуңа күрә кычкырып чакырганнарга кеше күбрәк туктала. Шулай кычкырып торганда, намаз якынлашты. Бабасы бар әйберләрен оныгына әманәт итеп, мәчеткә китеп барды. Ул юкта уртача яшьләрдәге, ыспай гына киенгән хатын килде һәм агач кашыкларның бәясен сорады. Мәхмәт: «Оныттым, хәзер бабам килер, ул әйтер», – дип торалмый инде. Хатын көтеп тормас, кашык алмый китеп барыр. Уена килгән бәяне әйтте дә куйды. Ни гаҗәп, хатын янчыгыннан акчасын чыгарып, малайга
сузды, үзе теләгән кашыкны сайлап алды һәм юлын дәвам итте. Мәхмәт үзен әллә нинди зур эш кыргандай хис итте, эченә горурлык кереп утырды.
Горурлыктан бигрәк, тәкәбберлек иде, ахры. Бабасы килгәч, эшләгән акчасын аңар гаярь кыяфәт чыгарып сузды.
– Бабай, мин кашык саттым. Бер хатын алды. Менә акчасы.
Бабасының күзләре түгәрәкләнде, бер акчага, бер аңар карап сорады:
– Ничә кашык саттың?
– Бер.
– Бернеме?
– Әйе.
– Шуның кадәр акча алдыңмы? Өч кашык бәясе бу! Нишләдең син,
улым?! Артык акча алгансың! Гөнаһ!
Бабасының ачуы тәкәбберлеген типкәләп кенә калмады, таптап-таптап изде төсле. Оятыннан базардан чыгып качасы килде.
– Кая таба китте? Кая ул хатын, күрсәт миңа!
Мәхмәт хатын киткән якка төртеп күрсәтте, бабасы кабалана-кабалана шул тарафка чапты. Оныгының начар гамәлен төзәтергә, гөнаһтан йолып калырга йөгерде генә бабасы! Малай аны борчылып, дүрт күз белән көтеп алды. Ун-унбиш минут узмагандыр, кашык алган хатынга акчасының күп өлешен кайтарган Йосыф бабай кире килде.
Кызуы басыла төшкән, кәефсез басып торган оныгына тыныч кына
нәсихәтен бирде:
– Башка вакыт, үзең генә калганда, бәяне азрак итеп әйтсәң дә булыр. Улым, бәя күтәрәм дип, кеше хакына керсәң, бурыч җыярсың. Беркайчан бурычлы булып калырга ярамый! Аңладыңмы? Безгә бурычлы булсыннар, без бурычлы булмыйк!
Теге чакта, димәк, Рәфыйк абыйга менә ни өчен эләккән! Комсызлык, кирәгеннән артык бәя арттыру – кеше хакына керү, кеше алдау, бурычка бату икән!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: