Истанбул малае (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Кызлар

Истанбулның Флория бистәсендә диңгездә су кереп була. Шәһәрдә
«комлыкта кызыну» культурасын керткән урын ул. Византия чорларыннан ук Мәрмәр диңгезе ярындагы алтын төсендәге сары комлыкны патшалар юкка гына үз итмәгәндер. Аяк астында йомшак ком, кул сузымында җылы сулы диңгез... Бу тирәләрдә солтаннар һәм аларга якын кешеләр йөрсә дә, ни Византия империясеннән, ни Госманлы чорыннан тарихи корылма
сакланмаган. Чын булса, ак руслар – төрекләр белорусларны шулай атыйлар – диңгезгә кереп чыккач, ярга сузылып ята торган булган. Төрекләр исә диңгезгә керү өчен агачтан махсус диңгез мунчалары ясатканнар. Мунча бүрәнәләре суга кертеп салынган, ябулы торган. Ә болар берни белән капланмыйча, ярымшәрә килеш ачык комда кызына икән! Менә шулар «комлык»ка яңа сулыш өргәнне сөйлиләр, дөрес булса. Тора-бара төрекләр
чишенеп, су керә башлаган, ди...
Мәхмәт, энесе Сәлим, туганнан туганы Кадри әлеге төрекләр үзләре дә, чит илләрдән килгән кешеләр дә ярата торган ял итү урынына Яшел көй бистәсе аша, тимер юл буйлап, җәяү йөриләр. Чөнки башка бер генә бистәгә охшамаган бу гаҗәп урынны өчесе дә бик ярата. Бистә төрле илләрдән килгән бай кешеләр салган ял итү йортларыннан тора. Кем кытайча, кем японча итеп төзеткән. Димәк, хуҗалары шул яктан. Хәтта Африканы хәтерләткән өйләр бар. Бөтен дөнья халыклары шушы бистәгә җыелган төсле. Һәр өй үзенчә матур, үзенчә милли. Түбәләре, капкалары, баскычлары бик үзенчәлекле. Кемнекедер таштан, кемнекедер агачтан.
Ничек кенә ясап бетергәннәрдер. Малайлар диңгезгә коенырга гел шул өйләргә карый-карый, төзелешләренә исләре китеп, берсен икенчесе белән чагыштырып бара.
Шулай бер көнне кинәт яңгыр ява башлады, автобуска утырып киттеләр. Тыныч кына автобуста баралар иде, Мәхмәт зәңгәр күзле, кара бөдрә чәчле француз кызының үзенә текәлгәнен сизде. Уңайсызланып куйды. Кыз исә һаман күзен алмый, карапмы карый. Мәхмәт тәмам аптырады, уңайсызланды. Шул вакыт кыз аңардан сорады:
– Сез кайдан?
Ул вакытта Мәхмәт лицейда француз телен шактый өйрәнгән иде. Шуңа күрә кызны аңлап, җавап бирде:
– Истанбулдан.
– Истанбулданмы?!
Мәхмәт кыз янында әти-әнисе утырганга игътибар итте. Кызлары белән һич таныш түгел малайның сөйләшүенә ачулары чыгар. Читкә карап бас.
– Сез төреккә охшамаган.
Кызның «төреккә охшамаган» дигәне бала чактан озата килгән «аерылып тору» хисенә тиде.
– Кемгә охшаган?
– Кытай яки японнарга.
– Мин Төркиядә тудым. Мин – татар, – дип, кырт кисте.
Кыз әлеге җавапка аптыравын яшереп тормыйча сорашуын дәвам итте:
– Татар кем була?
Мәхмәт «Казан» журналыннан укыганнарын искә төшерә-төшерә,
французчага тәрҗемә итеп, кызга татарларның кайда яшәгәннәрен, нинди милләт икәнлекләрен аңлатты. Кыз тыныч кына тыңлап барды.
– Франциядә, Парижда сезгә охшаган кешеләр бар. Алар үзләрен татар, дими. Казакъ, диләр.
– Татарлар, казакълар, төрекләр – төрки тугандаш халыклар. – Алар төрекләргә охшамаган, чәйне сөт белән эчәләр.
Мәхмәт елмаеп куйды. Аннары:
– Мин дә иртәнге чәйне сөт белән эчәм, – диде.
Кыз да аңа ияреп елмайды. Кояшта кызынган түгәрәк йөзенә алсулык йөгерде. Төрле телләрне белүләре икесе ике илдән, ике милләттән булуга карамастан бер-берсен танырга ярдәм итте. Үзләренә мәгълүм булган кадәр тарих, гореф-гадәтләр турында фикерләшүләре бик самими чыкты. Кыз:
– Бездә, Европада, сөтле чәй эчмиләр, – дип куйды. Мәхмәт аңар каршы төште:
– Ничек инде эчмәсеннәр?! Англиядә «сәгать биш чәе» гадәте саклана. Биштә сөтле чәй эчәләр.
– Инглизләр белән безнең арада диңгез бар, – диде кыз, инглизләр белән французларның төрле халык булуына ишарә ясап. Аннары урыннарыннан кузгалган әти-әнисенә иярде, автобустан төшәргә әзерләнде. Үзе шул арада Мәхмәткә елмаеп кабатлады:
– Димәк, татарлар дөньяга чәй таныткан инглизләр кебек чәй эчә.
Мәхмәт җавап бирергә өлгермәде, француз гаиләсе автобустан төшеп калды. Автобус ишеге ябылып, кузгалып киткәч кенә, күңеленә үкенеч керде. Их, адресын сорамадым, хат алышыр идек...
Үзе дә сизмәстән ул яңа тынышын әкияти сары чәчле Саман кызы белән чагыштырды. Чәчен, күзен, гомумән, кыяфәтен түгел, ә сөйләшүләрен.
Диңгез буена барып яткач, уенда гел икесе чуалды.
Әйе, Ходай аны хыялында йөрткән сары чәчле, кызыл күлмәкле кыз белән берничә ай элек көтмәгәндә-уйламаганда, тагын очраштырды. Беренче тапкырындагы кебек туйда түгел. Икенче мәртәбә күргәндәге кебек тузанлы авыл юлында да түгел. Эссе җәйге көндә диңгез буенда ял иткәндә, алтын төсле комлыкта.
Малайлар, гадәттәгечә, Флория бистәсенә диңгездә су коенырга
килгәннәр иде. Рәхәтләнеп йөзгәч, комлыкта ял итәргә карар иттеләр.Әтиләрендә эшләп йөрүче авылдашлары Кәмал абый килеп чыкмасынмы! Малайлар шаяртып күрештеләр.
– О-о-о, Кәмал абый диңгезгә килгән!
– Бельгиядән кунаклар бар. Менә алып килдем, безнең шифалы диңгездә коенып, рәхәтләнеп ял итсеннәр!
Мәхмәт Кәмал абый артында басып торучыларга күтәрелеп караса, араларында Саман кызы да бар! Җан атып йөргән Саман кызы! Юктыр... Охшаган, охшамаган... Үскән, бераз үзгәргән кебек. Теге вакыттагы кебек үк чәчләре озын, кояшта ялтырап торган сары төстә. Комлыкка малайлардан читкәрәк утырды. Башын бик югары тотып, үз кадерен белеп кенә. Әһә, Саман кызы дигәнең, Европа кызына әйләнгән түгелме, Мәхмәт?! Бәлки, ул бөтенләй Саман кызы түгелдер әле! Бутыйсың, Мәхмәт, бутыйсың! Юк,
Саман кызы, башка беркем түгел! Ярый, икеләнеп утырма, хәзер үк ачыкла! Форсат һәрвакыт кулга кермәс. Кыз каршына аякларын солтаннар төсле бөкләп утырды һәм читләтеп сораша башлады. Авылда булганы бармы, кайчан кайткан, туйга барганмы... Җавапларны ишеткәч, Саман кызы икәненә шиге бетте. Йөрәге дөп-дөп типте. Әле генә бик кыю сөйләшкән иде, ул кыюлык әллә кая качты.Хыялында йөрткән кыз, ниһаять, каршында утыра. Каушавын яндагылар, бигрәк тә кыз сизә күрмәсен дип, диңгезгә борылып утырды. Шушы кызны күрер өчен «татар малае» булып йөргәннәре, тырышып та, берни майтара алмагач, ачуы купкан, ничә кат авылга кайтып, һич очрата алмаган өчен күңеле сызып йөргәннәр күз алдына килде.

Кояш нурларында җем-җем иткән диңгез суы төнге күк йөзендә йолдызлар сибелгән Саман юлына әйләнде кебек. Менә шул әкияти юлдан килеп чыккан кыз, ничек инде, менә шушылай комлыкта сөйләшеп утырсын, ди?! Барыбер ышанасы килми...
Хәер, Сәлахетдин абый ни дигән иде әле? Язмыштан узмыш юк, бәлки, Ходай теләк-ниятләреңне тормышка ашырыр...
Мәхмәт янә кызга борылып утырды һәм сораулар бирүен дәвам итте:
– Авылда ошадымы соң?
– Җәй көне бик тузан анда. Бельгиядә тузан юк. Мин шәһәрдә үскән
кыз, тузан яратмыйм.
Менә сиңа мә. Тузан яратмый, димәк, авылны... Алайса Истанбулны хуш күргәндер, шәһәрдә үскән бит.
– Истанбул ничек?
– Монда да тузан. Машина өстенә бармак калынлыгы тузан җыела. Бельгиядә һәр җирдә яшеллек, бер җирдә тузан юк...
Мәхмәт тәмам аптырады, Истанбулны яратмаган! Истанбул кебек матур шәһәр бармы икән тагы? Гаҗәп! Тузан булмаган җирләре күп аның, менә диңгездә бер бөртек тузан юк! Кызның диңгезне мактавын көтеп сорады:
– Диңгез ничек, ошадымы?
Ләкин сорау биргәненә кызарды гына.
– И-и-и... Сездә диңгезгә ыштан белән керәләр. Су киемнәре ала
белмиләр. Читтән бигрәк ямьсез күренәләр.
Кыз ияге белән генә ярдагыларга ишарәләде. Күренеш, игътибар итсәң, чыннан да матур түгел, хәтта оялырлык иде. Зур-зур гәүдәле таза кешеләр судан чыга, эчке киемнәре тәннәренә ябышкан, шәрә түгелләр түгелен, шулай да бөтен әгъзалары диярлек күренеп тора. Күбрәк карап тора башласаң, гел шәрә бегемотлар, филләр төсле.
Мәхмәт карашын ярдан алды, кызга туры карады. Сүзне бөтенләй башка тарафка борырга карар итте. Бетмәс монда тузан-музан, ыштан-мыштан...
– Синең әти-әниләрең татар, син дә татар кызы, – дип, татарлык хакында сүз башлаган иде, кыз кырт бүлде:
– Татарлык бетте. Минем әти-әни татар, алар өйдә татарча сөйләшә, ә без сөйләшә белмибез.
– Авылда сөйләшәләр.
– Әйе, әмма югары белемнәре юк. Татарлык үлде, бездән соң бөтенләй калмаячак.
Ходай чибәр татар кызын янәдән юлына чыгарды, янәдән күрсәтте.
Читтән, ерактан күргәндә, бик сокландырган иде, ә болай күзгә-күз
сөйләшеп утыру кызны бөтенләй башка яктан ачты. Бик горур, үзен өстен күрә, әллә кем диярсең. Ни дисәң, шуны хурларга тора.
Инсанның ите ашалмас, тиресе киелмәс, татлы теленнән башка нәрсәсе бар?! Инсан үзен тәмле тел белән яраттырыр. Тел сөйдерер дә, биздерер дә. Ә кызның сөйләшүе туры һәм кырт-мырт иде. Каян өйрәнгән? Югыйсә әти-әнисе авылдан чыккан, ә авылда алай сөйләшмиләр. Өлкәннәрдә усаллык-кырыслык бар барын, барыбер тавышлары йомшак, сөйләшүләре ипле, көйле, җайлы, җырлап тора. Хәтта төрекләр кебек аерым авазларны
сузып, каты басым ясап әйтмиләр. Төрекчә сөйләшүләре дә назлы әле аларның. Татарча кебек. Иң теңкәгә тигәне татарларга кагылышлы сүзе. Татарлыкны бетте, үлде, ди. Каян чыгып әйтә?! Шәһәр кызы, имеш, барысын да белә, имеш. Ялгыша. Беркем бетмәде!
...Диңгез меңәрләгән йолдызлар сибелгән Саман юлын хәтерләтте, шул җем-җем итеп торган юлдан сары чәчле кыз килә. Кызның күлмәк итәге әле кызыл, әле ак төскә кереп, җилдә уйный. Кинәт йолдызлар төсле яктылык чәчеп торган Саман кызы ярга басмыйча тәкәббер генә еракка караш ташлады. Аның ярга басуын көткән Мәхмәт илереп диярлек кычкырды:
– Син – Саман кызы! Син – татар кызы!
Ни күрсен, шул вакыт сары чәчле Саман кызы үзгәрә башлады. Чәче каралды, кыскарды, күзенә бөдрәләнеп төште... Мизгел узмады, аңар почык борынлы француз кызы көлеп карап тора иде. Кыз сары комда кечкенә аяк эзләре калдырып, яр буйлап китте. Берничә адым атлагач борылды, шундый ягымлы тавыш белән:
– Сөтле чәй әчәсеңме? – дип сорады.

Мәхмәт бөтен көченә кычкырды:
– Сөтле чәй эчәм! Эчәм! Эчәм!
Кыз шаркылдап көлде. Шулай көлә-көлә юкка чыкты, тавышы гына
яңгырап калды. Бу мизгелдә Мәхмәткә бик, бик кызу була башлады, әйтерсең, комга ут капты. Диңгез кул сузымы гына ераклыкта, шунда чум бит инде югыйсә! Юк, һич урыныннан кузгала алмый. Ут төсле кайнар ком башта аякларын күмде, акрынлап тезләренә үрмәләде, күп тә узмады, ярты бәдәне күмелде. Мәхмәт бу хәлдән тәмам куркып, комны чәчәргә,
өстеннән коярга, ничек тә котылырга тырышты.
...Төш күреп, ыңгырашып яткан Мәхмәтне малайлар йөзенә су сибеп уятты.
– Абый, тор! Кызу тидеме әллә сиңа? Уян, кайтырга вакыт җитте. Без җыенабыз...
Кара малай яткан җиреннән сикереп торды, ком чыннан да бик кызган иде. И Аллам, йокыга киткән икән ләбаса.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: