Истанбул малае (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Мин лимон сатучыны сөймимен...

Тора-бара Кумкапы бистәсендә яшәүче әрмәннәр, көртләр, греклар, төрекләр янына берәм-берәм татар гаиләләре өстәлде, чөнки Истанбулның башка җирләре белән чагыштырганда, кира3 хакы түбәнрәк. Бер татар авылыннан чыккан алты гаилә, алардан тыш Ташхандагы татарлар оештырган ательеларда эшләүче ялгызаклар шушы бистәдә вакытлыча яшәр урын тапты. Барлыгы 40ка якын татар җыелды. Үзара аралашып, татар җәмгыяте
оештырган чараларда катнашып яшәделәр. Җәй көннәрендә атнаның һәр якшәмбесендә диярлек очрашалар, поездга төялеп, Көчекчәкмәзә күле буена ял итәргә китәләр. Мәхмәт йөзәргә дә шунда өйрәнеп кайтты.
Тагын бер яраткан урыннары бар. Истанбулның Шишле районында Япония мөһаҗирләреннән саналган Ядкәр җизниләре яши, хатыны Мафия исемле. Шул җизни ай саен татарларны өенә җыя. Үзе фольклорчы: рәхәтләнеп бии, җырлый, башкаларны да өйрәтә. Ул арада хатыннар мәш килеп пәрәмәч, бәлеш пешерә, пилмән ясарга өлгерә. Җизнинең исә «фирменный» ризыгы – балык көфтәсе. Япониядә яшәгәндә өйрәнгән икән, шуның белән сыйлый. Җизни өендә узган очрашулар күрешү, хәл белешү,
ял итү кебек кенә тоела, алай да татарларга бер-берсен югалтмый яшәргә көч бирә иде. Милли ризык, милли көйләр ата бабаларыннан күчкән җирсү хисенә, хәтер төпкелләренә яшеренгән сагышка дәва төсле. Ә Мәхмәт кебек аяк астында уралган бала-чагаларга исә, тәмле кош теле, пәрәмәч булсын...
Кумкапыда төрле милләт яшәгәнгә күрә бистәдәге балаларның тышкы кыяфәтләре бик нык аерылып тора иде. Үзләре бер-берсенең йөз-төс төрлелеген һич абайламады. Алай гынамы, әле кем кыз, кем малай икәнне бутаучылар бар... Алай гынамы, кайчак җыелышып, мәчеткә баралар, кайчак чиркәүгә китәләр...
Менә Мәхмәтләрнең каршы күршеләре грек малае Христос. Аның әнисе Марика исемле, «энә ясарга» ярата торган апа. Кемгә кирәк, хәзер барып җитә, энә кадап кайта. Марика апа баласының кыз булганын бик тә теләгән икән. Шуңа күрә Христосның чәче кызларныкы кебек озын. Хәтта Мәхмәт һәм бистәдәге башка балалар белән фотога төшкәндә, әнисе итәк кигерде. 

Мәхмәтнең әти-әнисе арендага тоткан өйнең икенче катында йорт хуҗасы – әрмән гаиләсе тора. Балалары Мәхмәттән берничә яшькә генә зур. Беркөнне өй хуҗасы Сыранум ханым малае Манук, кызы Галита белән Ункапаны бистәсенә барырга җыенды. Өстәвенә, өй тирәсендә уйнап йөргән Мәхмәтне үзләре белән ияртергә теләде. Сәрвиназ каршы төшмәде, рөхсәт итте. Әйдә, йөреп кайтсын. Чит кешеләр түгел.
Шулай итеп Сыранум ханым үз балалары белән бергә Мәхмәтне
Ункапаны бистәсендәге әрмәннәр чиркәвенә алып китте. Мәхмәт
чиркәүдәге чишмә янында бераз уйнап, әвәрә килгәч, бакчадагы башка малайны күреп алды. Поп улы кечкенә, педальләре аяк белән әйләндереп йөртелә торган машинада йөреп маташа. Янына барып, бистәдә яшәүче әрмән дусларыннан отып калган сүзләр белән эндәште. Шулай танышып киттеләр, Мәхмәт чиркәүдән кайтып киткәнче машинада йөрде.
Кичкә таба исә яңа бәхет елмайды. Урамнарында бик тә шәп һөнәрле лимонадчы абый яши. Шуның һөнәренә кызыгып үлмәле, көн дә тәмле лимон суы – лимонад эчеп яши торгандыр!
Урамда тирләп-пешеп уйнап йөриләр иде, кул арбасын тартып кайтып барган лимонадчы абый кычкырды:
– Балалар, килегез, лимонад бирәм!
– Лимоната? Бушкамы?
– Әйе, килегез! Бөтенегезгә җитә!
Сатуы бармады, лимон суы шактый калды. Иртәнгә инде ул әчеп чыгачак, барыбер сатарга яңасын ясыйсы. Ә монысын һич исраф итәсе килмәде. Балаларны күреп алгач шатланып куйды, менә шуларга өләшсә, әрәм булмас.
Мәхмәтнең гомерендә шуның кадәр күп һәм тәмле лимон суы эчкәне юк иде! Корсагы кабарып чыкканчы эчте! Башкалар да калышмады, әлбәттә.
Әтисе эштән кайткач, кичке аш вакытында лимонадчы абыйның тәмле лимон суын әллә ничә кат мактады. Галәмәт шәп эш кылырга җыенгандай өстәде:
– Иртәгәдән башлап, көн дә урамда лимонадчы абыйның кайтканын көтеп торачакбыз!
Әтисе җавапка елмаеп, шаян җыр әйтте.
– Бак, улым, лимон суы яратсаң, менә бу җырны өйрәнергә кирәк.
Әткәй, башым бик авыртадыр,
Әйткәй, башым бик авыртадыр.
Ай, бәбкәм, ни булды,
Вай, бәбкәм, ни булды?
Лимончыга бирермен,
Лимонлап чәй эчәрсең.
Алай димимен, мин лимончыны сөймимен,
Алай димимен, мин лимончыны сөймимен.
Әткәй, башым бик авыртадыр,
Әйткәй, башым бик авыртадыр.
Ай, бәбкәм, ни булды,
Вай, бәбкәм, ни булды?
Сәүдәгәргә бирермен,
Көн дә акча санарсың.
Алай димимен, мин сәүдәгәрне сөймимен,
Алай димимен, мин сәүдәгәрне сөймимен.

Әткәй, башым бик авыртадыр,
Әйткәй, башым бик авыртадыр.
Ай, бәбкәм, ни булды,
Вай, бәбкәм, ни булды?
Бер галимгә бирермен
Көн дә китап укырсың,
Алай диямен, мин галимне сөямен,
Алай диямен, мин галимне сөямен.
Алай булса бергәләшеп,
Киленле туйлар ясыйк.
Алай булса бергәләшеп,
Киленле туйлар ясыйк...
Чыннан да балалар кичләрен урамда «Лимон суы тагын сатылмасын иде», – дип теләп, өметләнеп көтеп тора башладылар. Әйтерсең, теләкләре гомергә тормышка ашмастай, лимонадчы буш савытлары тезелгән кул арбасын сөйрәп кайта да җитә. Шуннан Мәхмәт әтисе өйрәткән җырның истә калган кадәрен көйләп йөри башлады:
Әткәй, башым бик авыртадыр,
Әйткәй, башым бик авыртадыр.
Мин лимонадчыны сөймимен,
Мин лимонадчыны сөймимен...

Кумкапы базарында

Өй хуҗасының малае Манук бераз өлкәнрәк яшьтә булганга күрәдер, кайчак Мәхмәт, Христос һәм башка кечерәкләр аңар каршылык күрсәтмичә ияреп китәләр иде. Базарда үлән сатарга да шул Манук котыртты аларны.
Манук әнисе белән базарга баргач «дереоты» үләнен сатканнарын
күреп кайткан. Төрекчә укропны шулай әйтәләр, асылда «дереоты»
кәлимәсе фарсыча «дере» – «таза», «тере» дигәннән һәм төрекчә «от» – «ут, үлән» сүзеннән ясалган. Ягъни тере үлән, яңа өзелгән үлән. Манук урам малайларын җыйды да базарда сату белән шөгыльләнергә һәм акча эшләргә тәкъдим итте. Бик эшлекле кыяфәт чыгарып:
– Базарда дереоты сатып утыралар. Ә ул безнең бакча артында гына үсә. Өй артыннан тимер юл уза, шул тимер юл буйларында, – диде.
Мәхмәт бераз икеләнеп куйды куюын, ләкин каршы эндәшмәде. Чөнки Манукларның өе артыннан поездлар үтеп йөри, ерак барасы түгел. Ул арада малай ныграк котыртты:
– Менә шул базарда сатыла торган үлән тимер юлы тирәсендә күп!
Әйдәгез, җыеп кайтабыз һәм без дә сатабыз!
Базар көнендә урам малайлары бергәләп, үлән җыйдылар. Сатар өчен җайлы булсын өчен бүлеп-бүлеп, җепләр белән бәйләделәр. Шуннан Манук, Мәхмәт, тагын 2-3 малай базарга китте.
Үлән сатучылар арасыннан урын таптылар, җир өстенә кәгазь җәеп, җыйган үләннәрен тезеп салдылар. Күп тә үтмәде, сатып алучылар туктала башлады. Кайберләре берни сорап тормый алып китәләр. Урта яшьләрдәге апа тукталды һәм нигәдер шикләнде.Үләнне сындырып кабып карады.
Шунда чәрелдәп кычкырып җибәрде:

– Әче! Тәмсез! Ни сатасыз? Бу дереоты түгел!
Шунда якында гына үлән сатып утырган киң җилкәле, олыгаеп
барган базарчы абзый җил-җил атлап якынлашты. Күрәсең, баядан бирле читтән күзәтеп, үзенеке сатылмаганга, боларныкы сатылганга эче пошып утырган. Килә-килешкә: «Каян чыкты бу сатучы кисәкләре!» – дип кычкырды. Малайларның җирдә яткан үләннәрен аягы белән типкәләп-чәчкәләп ташлады. Җитмәсә, сүгенә-сүгенә үзләрен кыйный ук башлады.
– Ишәк улы ишәк! Сатучы кисәкләре!
Манук үлән ашап караган апа кычкырганда ук шылган икән, абзыйдан аңар эләкми калды. Калганнар җилкәләреннән тотып селкегән базарчы карттан ничек ычкынырга белми аптырады. Аның өстенә тавышка җыелганнар уратып алды. Качам, димә! Өсләренә ябырылган базарчылардан куркып елап ук җибәрделәр.
– Башка сатучыларның икмәген ашарга килдегезме, намуссызлар!
– Абый, җибәр безне, без дереоты сатабыз.
– Тәрбиясезләр! Нинди дереоты булсын бу?! Папатия!
– Без белмәдек. Манук абый дереоты, диде...
Папатия дигәне ромашка, әле уртадагы сары төймәсенә урап тезелгән ак таҗлардан торган чәчәкләрен ачарга өлгермәгән иде шул, дереоты белән бутарга бик мөмкиннәр. Яфраклары, саплары укропны бик хәтерләтә: нәзек-нәзек, чатлы-чатлы...
Базарчы абзый бераз тынычланды, кычкырудан туктады. Бая болар янында башка олырак малайны абайлаган иде шул, хәзер күренми, шуган, димәк. Манук дигәннәре шулдыр.
– Манук ияртеп алып килдеме?
– Әйе...
Абзый котларын тагын бер кат алып, каш астыннан сөзеп карады.
Аннары җиргә чәчелгән папатия яфракларын аягы белән яңадан читкә тибеп җибәрде. Йомшарырга, кызганырга һич уе юк кебек! Бераздан күңеленә мәрхәмәт килде, күрәсең, усал тавышын баса төшеп, аталарча үгет-нәсихәтен бирде:
– Һәр сүзгә ышанып йөрмәгез. Акча эшләре булганда, үзегездән өлкәннәр белән киңәш итегез. Барыгыз, кайтып китегез!
Мәхмәтләр мышык-мышык килеп кайтып бара иде, ни күрсеннәр, Манук өйләре каршында урамда көтеп утыра. Елауларын оныттылар, Манукка чат ябыштылар. Ачуларын алдылар.
– Син безне алдадың!
– Дереоты дип, папатия җыйдырттың!
Кемдер базарчы картның каты кулы эләгүдән кызарган җилкәсен
күрсәтте, кемдер аркасын. Малайлар арасында акырыш-бакырыш
көчәйгәннән-көчәя барды. Манук аларны туктатырга тырышты.
– Мин белмәдем. Тимер юл буеннан җыеп сата...
Сүзен әйтеп бетерергә ирек бирсеннәрме!
– Үзең ташлап качтың!
– Синең аркада безгә эләкте!
Кыйнарга ук җөрьәт итмәсләр итүен, әмма дуслыктан ваз кичеп китеп барачаклар. Манукны кесә төбендәге акча коткарды. Шуларны тизрәк кесәсеннән чыгарып, алга сузды:
– Миндә сатудан кергән акча бар! Хәзер шуңа туңдырма алам!
Базар вакыйгасы онытылды, әле генә дөнья бетереп талашкан малайлар өере урам туңдырмачысы янына чапты.
Икенче мәртәбә Мәхмәт базардан әнисе белән елап кайтты. Сәрвиназ аны базарда сумка күтәрешер дигән уй белән ияртте. Файдасы әллә ни тимәсә дә, малай кеше, әйдә, булышырга өйрәнсен. Шулай бер кулына Мәхмәтне, икенче кулына сумкасын тотып гизде базарны. Базар тулы кеше, ерып йөрергә, яшелчәләрне сайлап алырга кирәк, кайда очсыз, кайда яңа чыккан
дигәндәй. Шулай байтак кына ара узгач, балыкчы каршысына тукталды. Кулын кесәсенә тыккан иде, янчыгы юк!
– Акчам юк! Акчамны алганнар!
Сәрвиназ тетрәнеп кычкыруын дәвам итте, бөтен кесәләрен карап чыкты, сумкасын бушатты. Табалмады. Ул арада Мәхмәт өзгәләнгән әнисенә карап тормады. Янчык җиргә генә төшкәндер дип, аяк астын кармалады. Бәлки, килгән якта төшкәндер, кирегә таба китте. Шулай янчык эзләп тәмам онытылган, күтәрелеп басса – тир-як сатучылар, алучылар белән тулган.
Кул арбасы өстерәгән әле тегесе килеп бәрелә, әле монысы. Ә әнисе юк! Мәхмәт базарда әнисен югалтканны аңлагач куркып кычкыра башлады:
– Әни! Әни, син кайда?! Әни! Тап мине! Әни!
Кычкыра-кычкыра тамагы карлыкты, күзләренә яшь тулды. Әнисе һаман табылмады. Сәрвиназ да берара айнып киткәндәй булды. Малае янында гына иде бит, тирә-ягына карады – юк.
– Мәхмәт, улым...
Ләкин малай ни үзе күренмәде, ни тавышы ишетелмәде.
– Мәхмәт, улым! Кая киттең! Мәхмәт!
Әле генә акчасын урлатканга борчылган Сәрвиназ малае юкка чыгудан шаша язды. Базарны аркылыга-буйга урады. Әйбер өстенә әйбер өелгән, халык белән тулган базардан кечкенә баланы тиз генә табармын, димә!
– Мәхмәт! Мәхмәт!
Җавапка төрле тарафтан һәм җыр сүзләрен, һәм көйләрне бутап бетергән хор җырлаган төсле әллә ни кадәр тавыш ишетелде, тавышларны бер- берсеннән аерырлык түгел.
– Апа, апа, ал!
– Кил! Кил!
– Чәй!
– Әни!
– Әче борыч, татлы борыч!
– Кызыл алма!
– Әни!
Ниһаять, Сәрвиназ гөрләп торган базарда улының тавышын таныды. Чуар халыкны ерып, тавыш килгән якка таба ашыкты.
Юл буе икәүләп елап кайттылар. Мәхмәт, билгеле, югалудан куркып елады. Әнисеннән дә эләкте бераз. Ә менә әнисе нигә елый? Янчыкны югалткангадыр инде... Әни кеше хисләрен бәләкәй бала каян аңлап җиткерсен?!Озакламый Мәхмәт тормыш сабагын әллә ничә укыткан базардан, һич уйнап туймас грек, әрмән дусларыннан, юмарт лимонадчы абыйдан гомерлеккә аерылды.
Көннәрдән бер көнне Хөсәен татарлар җәмгыятенең чираттагы
очрашуында Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Төркиягә мөһаҗир булып килгән Җаббар белән танышты. Әлеге танышлык дистә елларга сузылган дуслыкка әвереләсен һичкем күзалламады. Күрәсең, шулай язылган. Башка урынга күченергә дә әлеге танышлык-дуслык этәрде. Олы малайлары Мәхмәттән соң икенче уллары, аннары кызлары туды, яшәгән урыннары
тараеп китте төсле. Кунакка килеп-китеп йөргән Җаббар өч бала белән кечкенә бүлмәгә сыя алмый башлаганнарын сизеп йөргән, күрәсең. Буш торган өенә яшәргә чакырды. Әтиләре ризалашты. Беркөн өйләре каршына зәңгәр машина килеп туктады, шуңа тиз-тиз төянделәр. Хәтта утыннарын да калдырмадылар. Аннары әйберләр арасына үзләре менеп утырды. Мәхмәт энесе һәм сеңлесе белән бергә тәрәзәгә үрелде, урамга тезелгән балачак
дусларына кул болгады. Тагын бер очрашмаслар, уйнамаслар, лимон суы эчеп йөрмәсләр инде... Әмма Кумкапы бистәсе һич хәтерләреннән чыкмас.
Ике татар гаиләсе Истанбулның тарихи үзәгендә иң якын туганнар төсле үзара ярдәмләшеп-киңәшеп, көн күрә башлады. Өйләре бары тик өч урам аша, шуңа күрә еш күрешәләр, йөрешәләр.

3Кира – төрекчәдән: аренда.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: