Логотип Казан Утлары
Публицистика

Истанбулда Муса Җәлилне искә алу чарасы үткәрелде

Истанбулда Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллегендә Төркиядә белем алучы студентлар тарафыннан оештырылган герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алу чарасы үткәрелде.

15 февральдә Истанбулда Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллегендә Төркиядә белем алучы студентлар тарафыннан оештырылган герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алу чарасы үткәрелде.
Чарада Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, "Идел-Урал" культур һәм ярдәмләшү җәмгыяте җитәкчеләре Гөлтан Ураллы, Якуп Акчура, Казаннан килгән кунак галимә, язучы Рифә Рахман катнашты. Төркиянең төрле уку йортларыннан 15 кә якын татар, башкорт, ногай милләтеннән булган студент җыелды. Каһарман шагыйрь һәм Бөек Ватан сугышы турында Истанбул шәһәре Мәрмәр университеты укытучысы, доктор Ләйсән Шаһин аңлатты.
Ләйсән ханым сүзен Айрат әфәндегә рәхмәт әйтүдән һәм иске татар китапларын тапшырудан башлады. "Җәм бәй исемле антикварь җыючы Япониядән Төркиягә күченгән бер гаилә мирасы хакында хәбәр бирде. Без китаплар турында Айрат әфәндегә җиткердек һәм илчелек Татарстанга кайтару өчен аларны сатып алды. Җәм бәй үзе дә татар, аның антикварь кибетендә татарлар белән бәйле әйберләр бар. Шуларның берсе - "Татар шуралар җәмгыяте гербы" рәсеме. Бүген мин илчелеккә китапларны китердем. Аларны сатып алулары өчен зур рәхмәт. Шулай ук Җәм бәй юллаган герб копиясен бүләк итәм", -диде.
Китаплар гарәп шрифтында. Арада Берлинда нәшер ителгән "Яңа милли юл" (мөхәррире Гаяз Исхакый) иҗтимагый-сәяси һәм фәнни-әдәби журналының бер саны да бар. Басмаларның кайберләренә "Муллин" мөһере сугылган.
Китапларны тапшыргач Ләйсән ханым Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышы турында чыгыш ясады. Соңыннан студентлар шагыйрьнең шигырьләрен татар, төрек, инглиз, гарәп, рус телләрендә укыдылар. Аннары сүз Казан кунагы Рифә ханым Рахманга бирелде. Ул студентларны сәламләп үзенең бер шигырен укыды. Яшьләр белән аралашканда исә туган телебезгә игътибарлы булырга, кайсы илдә яшәсәләр дә татар теленең кадерен югалтмаска чакырды. Татар телендә сөйләшергә, аралашырга кирәклегенә басым ясады.
Айрат әфәнде исә яңа килгән студентларга мөрәҗәгать итеп, илчелек белән алга таба да элемтәләрне өзмәскә кушты. “Илчелекнең ишекләре сезгә һәрвакыт ачык”, - диде. Шулай ук бу чарада илчелек, "Идел-Урал" культур һәм ярдәмләшү җәмгыяте, студентлар бергәләшеп үткәрәчәк башка чаралар, очрашулар, татар теле курсы турында сөйләшенде. Алдагы көннәрдә Истанбулда Нәүруз бәйрәме уңаеннан дурт көн дәвамында оештырылачак очрашуларда Татарстанны, татарларны тәкъдим итүгә бәйле әзерлек чаралары хакында килешенде.

Фотолар авторныкы
 

Галерея

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев