Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Истанбул малае (дәвамы)

– Менә син татар малае, мин дә татар малае бит. Мәхмәт Исмәт абзыйсына кулындагы комикстан аерылырга теләми генә күтәрелеп караган иде, гаҗәпкә калды. Комикс геройлары төсле баһадир абзыйның әле генә көлеп торган кысык күзләреннән берничә яшь бөртеге сыгылып чыкты. Тиресе җилдә, кояшта ашалып тупасланган яңакларга күренер-күренмәс кенә эз салып, бик тиз юк булдылар.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Исмәт абый

Мәхмәтләр яши торган урамда гәзит, журнал, комикс китаплары сатыла торган могҗизаи урын – баккал, безнеңчә әйткәндә, кечкенә кибет бар.

Мәхмәт урамдаш дуслары белән күпчелек нәкъ менә шуның каршында кайнаша. Олырак малайлар яки күрше-тирә урамнардагы «ярамаслар» – тәртипсезләр килеп бәйләнә башласа, баккалчы агай хәзер калын тавыш белән кычкырып, тегеләрне куркыта: «Кем минем кардәшләремне кыерсыта?!»
Гомумән, күрше урам малайларыннан качарга шәп урын ул баккал. Анда алагаем зур суыткыч тора. Тегеләр белән берәр нәрсә бүлешә алмыйча низаг чыкканда яки уйнаганда, берәр гаделсезлеккә ачулары чыгып талашып китсәләр, җиңә алмасалар, Мәхмәт дуслары белән шуның артына кереп
шыла, ә баккалчы – Исмәт абый ачуланмас, каты сүз әйтмәс. Кибете алдында солтан сакчылары төсле күзе белән генә тирә-юньне күзәтеп тик утыра. Арттан кычкыра-кычкыра куып килгән малайлар таза бәдәнле, озын буйлы кибет хуҗасын күрүгә тавышсыз кала. Баккалчы абзыйның җитди йөзе, әзмәвердәй кыяфәте үк шүрләтә, нишләсеннәр, чарасыз кире борылалар. Кибеттәге суыткыч артына качкан малайлар белән исәп-
хисапны башка вакытта ясарга уйлашып, үз урамнарына кайтып китәләр.
Мәхмәтнең балачак көннәре шулай күп вакыт, кала малайларының
язмышына тугры каларак урам бүлешеп узар иде, әгәр китап укымаса... Һәм баскетбол килеп чыкмаса. Анысы тормышына бераз соңрак керде.
Исмәт абыйның сакчы булудан тыш икенче яхшы ягы – укырга яраткан Мәхмәтне баккалда һәрчак шатланып каршы алыр. Һәм ни укырга теләсә, шуны бушка биреп тора! Бушка! Шулай булмаса, малайга ни әтисе, ни әнисе акча җиткерә алмас иде. Мәхмәт китапларны бер көнне алып кайтып китә, икенче көнне китереп бирә.
Шуның өчен ул иптәшләреннән башка кибеткә еш килә. Бу юлы да
баккалчы Исмәт ачык йөз белән каршы алды:
– О татар малае, килдеңме? Ни хәл, Кара малай? Әти-әниләрең ни хәл? Мәктәпкә бардыңмы?
Мәхмәт инде аңа җавап бирергә өлгерми. Чөнки ул арада башка
сатып алучылар кибетченең игътибарын җәлеп иткән була. Мәхмәт исә, сатып алучыларын елмаеп озаткан кибетче абзыйның күзләренә текәлде. Шаккатуын яшерә алмады, кычкырып җибәрде:
– Исмәт абый, синең дә күзләрең кысык икән!
Әле генә кергәннәр туздырып ташлаган газеталарны тезеп кую белән мәшгуль Исмәт абыйсы җавапка рәхәтләнеп көлде.
– Әйе, шул. Яңа күрдеңме?!
Комикслар булганда, Мәхмәт кибетченең күзләренә карап торсынмы инде?! «Әйе» дигәнне аңлатып, баш кына селкеп куйды, аннары читкәрәк китте, балалар журналларын караштырырга тотынды. Исмәт исә чәй өләшеп йөрүчедән бер стакан чәй алды, урындыгын малай янына якынрак җиргә
күчереп куйды. Шунда тәмләп, чәен эчеп утырды, үзе урамдагыларны тыныч кына күзәтте. Аннары яшерен хикмәт ачкандай серле, басынкы тавыш белән әйтеп куйды:
– Менә син татар малае, мин дә татар малае бит.
Мәхмәт Исмәт абзыйсына кулындагы комикстан аерылырга теләми генә күтәрелеп караган иде, гаҗәпкә калды. Комикс геройлары төсле баһадир абзыйның әле генә көлеп торган кысык күзләреннән берничә яшь бөртеге сыгылып чыкты. Тиресе җилдә, кояшта ашалып тупасланган яңакларга күренер-күренмәс кенә эз салып, бик тиз юк булдылар. Мәхмәт абзый якында гына утырганга күрә, аларны ап-ачык күреп калды. Ул арада
баккалчы чәен тагын бер кат йотып куйды һәм кабат телгә килде.
– Менә минем исемне беләсең, Исмәт, ә фамилиям Бәкйәл. Бәк йәл ни дигәнне беләсеңме?
– Юк.
– Бәк йәл. Кырым татарлары шулай әйтә аны. Казан татарлары телендә «бик җил» була ул. Минем бабайлар Кырымнан Румыниягә күченгәннәр, аннары Төркиягә килгәннәр... Күрәсең, җилне бик әйбәт уйнатканнар...
Исмәт абзыйның күзләре янә кысылды, янә бер-ике бөртек күз яше сытылып чыкты. Бу юлы күз төбендәге җыерчыклар арасында югалдылар. Баккалчы үзе генә белгән серне чишкәндәй кырымчалап кабатлады:
– Бәк уйнатканнар йәлне, бәк, югыйсә үзләрен Бәкйәл дип йөртмәсләр иде...
Чәен эчеп бетергәч, комикслар сайлап алган малайны:
– Менә шулай, Кара малай, белеп тор, мин дә татар малае. Синең
әтиләрең җәмгыять эшләре белән йөри. Син икенче юлы миңа татар җырларын алып кил, яме, – дип озатып калды.
Исмәт Мәхмәтне хәтта укытучысына караганда да, күбрәк укытты
шикелле. Баккалындагы балалар өчен сатыла торган һәр төрле басманы укырга алып торырга рөхсәт итүе белән никадәр гыйлем бирде, никадәр яңа дөнья ачты...
Баккалчы булудан тыш, Исмәт абзыйның бүтән шәп һөнәре дә бар.
Балыкка, балык тотуга исе киткән кеше! Көн саен диярлек таң атканчы урамдагы дүрт катлы өйләр түбәсенә чыгып караганда, якында гына кебек күренеп торган, җәяүләп киткәндә, ярты сәгатьләп вакыт алган Мәрмәр диңгезенә балык тотарга бара. Иртән яктыргач, кармагын-чиләген күтәреп, кибетен ачарга кайта. Үзләреннән арткан балыкларны еш кына күршеләренә
өләшә, шул исәптән Мәхмәтләргә дә эләгә.
Исмәт абый хатыны белән генә яши, балалары юк. Ә менә аквариум балыкларын бала бакканнан ныграк карыйлар төсле. Мөгаен, дөньяда үз өйләре булган бердәнбер балыклар аларныкыдыр!
Мәхмәтнең әти-әнисе күрше хакын хаклап һәм якын дуслары күреп,
Исмәт абыйларга хәл белергә керештерә, аны да ияртәләр, әлбәттә. Бу мосафирлык бер үк вакытта нечкә күңелле, ярдәмчел һәм юмарт җанлы баккалчы агайга урамда уйнаган бала-чагага күз-колак булганга рәхмәт белдерү төсле иде. Мөһаҗирлек язмышына дучар милләт дәвамчыларына хас тумыштан күчкән сәләт – «җирсү», «югалту» кебек ачы хисләрне күңелләре белән тоя белү исә, юллары кайда, нинди шартларда кисешмәсен,
күзгә күренмәс элемтә җепләрен тиз үрә.
Өлкәннәр сөйләнеп утырганда, Кара малай аквариум каршысына
утырып, судагы тормышка чума: күзен дә алмый берсеннән-берсе матур, тыныч җан ияләрен күзәтә. Салмак кына койрык селкеп йөзүләре, бер-ике бөртек җим төшүгә тынычсызланып, тавыш чыгармый гына «сугышып» алулары, мөлдерәп торган түгәрәк күзләре белән карап торулары – барысы да малайга кызык тоела иде.
– Улым, балыклар белән сөйләшәсеңме?
Чәй эчеп утырган Исмәт абзый шулай ерактан балыкларын саклый.
– Алар сөйләшми!
– Сөйләшә. Ничек кенә!
– Юк!
– Балык, беләсеңме, ни ди?
– Юк.
– Мин бик күп сөйләшәм. Авызым тулы су, шуңа күрә сөйләгәннәремне ишетмисез, ди! Улым, ипләп кенә тыңла, яме?
Балыкларның аквариумы гадәти пыяла савытка бөтенләй охшамаган. Чөнки аның урамдагы өйләрнеке кебек түбәсенә кадәр бар! Гүя, Исмәт абыйның балыклары пыяла савытта түгел, чып-чын өйдә яшиләр! Һәм өй «салып» бирүчене яхшы белә Мәхмәт. Алар торган өйдә өске катта яшәүче әнисенең бертуган энесе Харун абый! Соң ничек белмәсен, Исмәт абый кергән саен кабатлый:
– Кулларына саулык! Харун абыең ясаган өйне балыклар бик яратты!

Фатих солтан Мәхмәтнең Наполеонга охшаган оныгы


Көннәрдән бер көнне әтисе, күп китаплар укуын күреп, энциклопедия бүләк итте. Мәхмәт шулкадәр кызыклы, төрле мәгълүмат тупланган китапны укып туя алмады. Маҗаралы, мавыктыргыч хикәятләр күңелен тиз яулап алды. Китапта рәсемнәргә кадәр бар, исе китеп сәгатьләр буе карады.
Менә шул энциклопедиядән Византия башкаласы Константинопольне яулап алган, аны Истанбулга әйләндергән Фатих солтан Мәхмәт, бөтен дөньяны үзенеке итәргә омтылган француз Наполеон Бонапарт турында бигрәк тә йотлыгып, гаҗәпкә калып укыды ул.
Батыр һәм кыю йөрәкле Фатих солтан Мәхмәт Византия башкаласы Истанбулны алыр өчен гаскәрләрен туплаган. Айлар дәвамында әзерләнгән. Һәм үзенекенә ирешкән. Император, полководец Наполеон исә Париждан меңәрләгән чакрым ерак илләргә кадәр барып җиткән, әллә никадәр җиңүләр
яулаган. Болар кылганнар турында шундый кызык итеп сурәтләнгән, һич битараф калмалы түгел.

Әллә шуңа күрә болай да кызыксынучан, бай фантазияле Кара малайга бу китап хикмәтле тәэсир ясады. Бер башка үстерде төсле. Хәзер инде ул мәктәптәге яшьтәшләренең ят итүләренә үртәлми, киресенчә, үзенең алардан аерылып торуына басым ясый башлады. Хәтта тагын да ныграк аерылып торырга тырышты.
Моның өстенә яшьтәшләре белән барган көрәштә малайларча каһарман калып җиңү теләге көчәйде, шул ук вакытта үзен яклау юлын тапкандай хис итте һәм Наполеон сурәтендәге кебек бер кулын алга, икенчесен артка куеп, «наполеонча» йөрергә өйрәнде. Алай гынамы әле, үзен Фатих солтан Мәхмәтнең оныгы дип игълан итте.
Шуннан соң «Наполеонга охшаган Фатих солтан оныгы» һәр көн диярлек мәктәп бакчасында сабакташларына энциклопедиядән укыган гаҗәп хәлләрне аңлата, мавыктыргыч итеп сөйли башлады. Моңарчы өлкәннәрдән ишетмәгән әйберләрне сөйләгәнгә күрә, укучылар аны рәхәтләнеп тыңлый. Әмма үзенә башка исем таптылар, «профессор» дип йөртә башладылар. Бу инде кушамат кебек яңгырамады, олылап әйткән төсле иде.
Тәнәфес вакытларында бакчага чыкканын көтеп ала башладылар.
– Профессор килер хәзер, ни аңлатыр бүген...
Мәхмәткә шулай һич көтмәгән хөрмәт килде.
Өйдә энциклопедиянең иң соңгы битендәге рәсемле язманы ушы китеп укыган иде, бу юлы шуны аңлатырга карар итте. Өлкәннәр тарафыннан бала-чагага сөйләнми торган кайбер нәрсәләр була. Янәсе белергә иртәрәк, артык тирән фикерле, барыбер аңламас... Янәсе, үскәч белер. Тик еш кына өлкәннәр үзләре үк бу «бала-чага белергә иртәрәк» дигән нәрсәне, бигрәк тә фәлсәфи-психологик мәсьәлә икән, чынлап торып аңламас. Кая инде 10 яшьлек балага аны сөйләп тору! Мәхмәт укыган һәм башкаларга җиткерергә
җыенган язма шундый тема иде: «Нәрсә ул холык?» Менә кайсысының әтисе яки әнисе холык болай була, тегеләй була дип өйрәтеп утыра? Тәртип бозма! Мәрхәмәтле бул! Дәресеңне укы! Бабайларның, әбиләрнең, синнән кем өлкән – шуның кулын күрешкәндә башта үбәргә, аннары маңгаеңа тигезеп алырга өйрәтерләр. Ә холык нидер?!
Кара малай үзенең хәтеренә гомерлеккә кереп урнашкан рәсемле язманы һәркем күз алдына китерерлек итеп сөйләде.
– Холык нидер? Беләсезме? Холык ул нинди дә булса вакыйгага тарыгач ясала торган гамәлләр. Ул дүрт төрле була. Менә берәү юлдан бара икән, каршында киртә күрә, ди. Нишләр? Менә шунда аның холкы күренә. Ул дүрт төрле була...
Китапта нәкъ ул әйткәнчә, юлдан баручы рәсеме һәм аның юлын бүлгән коймага охшаш киртә ясалган иде. Шулай ук дүрт төрле холыкны күрсәткән башка рәсемнәр бар иде. Беренче холыкны сүрәтләгән рәсемдә юлдан баручының киртәне җимерүе, ачуланганы, кызганы күренә. Икенчесендә урап узганы, өченчесендә сикереп чыкканы, дүртенчесендә кирегә таба
китеп барганы сурәтләнгән.
Мәхмәт һәркайсын аерым-аерым аңлатты:
– Холкы усал, тиз кыза торган кеше: «Бу киртәне юлга кем корды?» – дип кычкыра башлар. Киртәне ватар, җимерер. Әгәр кем корганын белсә, аны да кыйнар. Юлны шул рәвешле узар. Бу беренче төр холык була.
Наполеонга охшаган Фатих солтан оныгы янындагылар тын калып
тыңлаганга, читтәрәк уйнап йөргәннәр дә аларга игътибар итте. Кайчан карама әтәчләнеп йөргән, тукмашырга әзер сыйныфташлары килә-килешкә сукмакта аунаган ташны ачуланып тибеп очырды. Таш тимер торбага бәрелеп, шак итте. Мәхмәтне тыңлаучылар шаркылдап көлеп җибәрде. Таш типкән малай бу кыланмышы белән Мәхмәтнең сүзләре дөрес дип, мөһер сукты, диярсең. «Профессор» көлмәде, Наполеонча кулын алга куеп,
җитди кыяфәт белән арлы-бирле йөреп, сөйләвен дәвам итте:
– Икенче төр холык – беренченең киресе. Һич кызмас. Беркем белән талашмас, киртәне этәргә, җимерергә тырышмас. Урап узар. Өченче төр холык. Киртә күрсә сөенер, яшерен хәер бар монда дияр һәм спорт белән шөгыльләнә башлар. Аннары юлында очраган бөтен киртәләрне сикереп кенә чыгар, һичкемгә ачуланмас, берни җимермәс. – Күңеле бу өченче төр холыкны үз иткәнгәме, аның турында яратып, озак кына аңлатты.
–Дүртенче холык. Ул юлында киртә күрсә, язмышым, дияр. Миңа юлны
шушында кадәр генә дәвам итәсе икән, дияр. Һәм юлыннан борылып кирегә китеп барыр...
Башкалар ничектер, Мәхмәт тормышына үрнәк итеп, өченче холыкны сайлады.
Шул вакытларда, әллә артык күп укудан, әллә башка сәбәптән күзләре начар күрә башлады. Аны табибка алып киттеләр. Күзлек тактылар. Күзлек «профессорлыгын» арттырды гына. Ләкин «профессор»га әйләндем дип кенә, балалык беркатлылыгы бетеп китмәс шул.
Мәхмәт энциклопедиядән чынбарлыкта булган хәлләргә, тарихи
шәхесләргә, галәм, җир, кеше сыйфатларына кагылышлы фәнни мәкаләләр укып, хыялый тормыш корса, әтисе дә кимен куймады: ул киресенчә, күп серияле пәһлеваннар турындагы маҗаралы хикәятләр белән мавыкты. Төрекләрнең «майлы көрәш» – милли көрәш каһарманнарын пәһлеваннар, диләр. Адәм – адәм, пәһлеван – башка адәм. Шуларның үзара сөйләшкәннәре, ничек җиңүгә ирешкәннәре, көрәшне алып бару ысуллары, башка көрәшчеләр турындагы уйлары укып туймаслык маҗара итеп языла иде. Күрәсең, бала кешегә чын хикәят, ә өлкәннәргә чын
тормыш авырлыкларыннан онытылып торырга һәр санда «дәвамы бар» дип котырткан, кызыктырыч, дәвамлы маҗара җитми...
Пәһлеваннар турындагы күп бүлемле хикәятне Төркиянең бары тик
бер гәзите бастыра. Ул «Һәркөн» дигән басма бөтен җирдә сатылмый әле. Әтисе аны эштән кайтышлый ала. Ә ял көннәрендә гәзит алырга Мәхмәтне җибәрә торган иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев