Миргазиян Юныс автор яңалыклары
-
29 мая 2024 - 15:00
Соңгы сулыш
Врачларның күбесе шушы хәлгә җитеп таушалган йөрәкне ремонтлап булуга ышанмыйлар иде. Бары тик бер генә нәрсә бәхәссез – озакламый Газраилнең килеп ишек шакуы... Кулдан килгән кадәр гаиләгә мәшәкать калдырмаска тырышырга кирәк. Ә колагыма кемдер пышылдап белгертеп тора: «Өзмә өметеңне! Өзмә!» -
20 декабря 2023 - 17:00
Соңгы сулыш (дәвамы)
Йөрәге тибүдән туктагач, кеше үлә. Сигез сәгатькә якын минем йөрәгем тибүдән туктап торган. Димәк, сигез сәгатькә якын мин үлем кочагында булганмын. -
30 сентября 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (ахыры)
Ул әле һаман үзенең беренче мәхәббәте турында уйлана иде. Инде күпме еллар үткән, югыйсә. Ничә еллар аны оныттым дип ышанып йөрде. Мәхәббәткә хыянәт итеп, сөйгәнен ташлаган, башкага өйләнгән егеткә тугрылык сакла, имеш... Бу бит горурлыкны югалту, үзеңне санга сукмау, түбәнчелек дигән сүз... -
29 сентября 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
– Соңгы очрашуыбыз бу... Мин өйләнергә вәгъдә биреп кайттым. Оксана егеткә текәлеп карады да бер адым артка чигенде. – Кемгә? – Үз милләтемнән. Татар кызына. – Син шулай милләтчемени? Мин синең хыянәтче хәйләкәр икәнлегеңне белми идем. Күпме вакыт: без – кыпчаклар, безнең тамырларыбызда бертөрле кан ага, дип, күземә төтен җибәреп, миемә пудра сөртеп йөрдең. Ә мин, дура, шуңа ышандым... -
28 сентября 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Әниеңнең зарыгып көтүе искә төшкән чакларда үкереп елыйсы, балаларны аналарыннан аерган көчне каһәрлисе, шул көчкә каршы көрәшәсе килә. Габдрахман әнисе искә төшкән саен, аны кызгана, аның тәрбиясе, күз яшьләре, сагынулары өчен нәрсәдер эшлисе, ул игелекләрне ниндидер юл белән кайтарып бирәсе килгәнне тоеп интегә иде... -
27 сентября 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Окуджава җырлый. Мин елап тыңлыйм. Билгеле, елавымны күрсәтмим, яшерәм. Сиңа таныш микән, күз яше чыгармыйча, тавышсыз елау бар бит. Кайдадыр, җан урнашкан җирдә, йөрәк эчендә нәрсәдер өзгәләнеп ыңгыраша, син күргән газапларны сыгып чыгара... -
26 сентября 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
– Сөбханалла! Улым, синме бу? Әллә күземә генә күренәме? – Мин бу. Өлкән улың. Менә кайттым әле. Ана үкси башлавыннан көчкә тынычланып, күңелендә йөргән соравын бирде: – Бөтенләйгәме инде? – Юк әле. Ялга гына. Фәриха карчыкның сабыйларча мөлаем, ябык, кызганыч гәүдәсе, күз яшенә тыгылып үксүе Габдрахманның күкрәгенә сырышкан иде... Нишләп безнең көнкүрештә әниләргә урын калмый? Алар бит безне картлык көннәрендә таяныч булыр дип өметләнеп, йөз җәфа, мең мәшәкать эчендә тәрбияләп үстерәләр... -
25 сентября 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Оксананың йөзе танымаслык булып үзгәргән иде. Ул тотлыга-тотлыга сүз башлады: – Син мине түләп Мәскәүгә алып килгәч, мин инде әҗәтле булып калам. Хакын сиңа түшәктә түләргә тиешмени? – Нәрсә сөйлисең син, Оксана?! Син мине кем дип беләсең? -
24 сентября 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Курыкканда син, телисеңме-юкмы, сагаерга, шул куркыныч алып килгән афәткә каршы чара эзләргә тиешсең. Илле җиде мең тонна авырлыктагы корабның суга батуына каршы тора алырлык чара табу мөмкинме соң? Капитанның сейфында сакланган секретный боерыкта диңгезчеләрне коткару турында бер генә сүз дә юк иде. Бу бит очраклы хәл түгел. Алар катгый рәвештә батып үләргә тиеш иделәр... -
23 сентября 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Йокыга китәр алдыннан Габдрахманның күз алдына тышкы ишек артына кереп юкка чыккан Оксана килеп басты. Нигә онытылмый икән шул очрашу? Аның бит кызлар белән беренче тапкыр гына танышуы түгел иде. Таныш кызлары була торды. Дөрес, туган авылы Караярдагы беренче мәхәббәттән соң ул сөю бәхетенә ирешә алмады... -
22 сентября 2021 - 13:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
– Мәскәү артисткалары, министрлар, данлыклы язучылар танышырга тырышалар Владлен белән. Сизгәнсеңдер? Син аңа ошадың. Дура булырсың танышлыктан файдаланып калмасаң. Теләгеңне генә белгерт... Ул сиңа Аркадия курортында дача салып бирә, Франциянең атаклы кутюрьеләреннән күлмәк тектертә, акчага күмеп ташлый ала. Ычкындырма кулыңа эләккән алтын балыкны... -
21 сентября 2021 - 13:00
Кыпчак кызы Аксанә (роман)
Иң беренче каенны кисеп аудару белән, гаилә тынычлыгына давыл бәреп керде: – Әти, зинһар, минем каеннарыма тия күрмә, – диде кызы Кәримә. – Яшелчә-җимешне үзем сатып алам, каеннарыма кагылма, яме! Габдрахманның хатыны Мәрьям исә шундук дәлилен дә тапты: – Кәримәнең йолдызнамә символы – каен. Син нәрсә, үз кулың белән аның язмышына балта чабасың...