Логотип Казан Утлары
Роман

Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)

Йокыга китәр алдыннан Габдрахманның күз алдына тышкы ишек артына кереп юкка чыккан Оксана килеп басты. Нигә онытылмый икән шул очрашу? Аның бит кызлар белән беренче тапкыр гына танышуы түгел иде. Таныш кызлары була торды. Дөрес, туган авылы Караярдагы беренче мәхәббәттән соң ул сөю бәхетенә ирешә алмады...

Романның башын монда басып укыгыз.

Өченче бүлек

1
Гимнастларның халык телендә «турник» дип аталган программасы ярышның соңгы төре иде. Снарядларның башкаларында Оксана Ярёменко иң зур балл туплап, үзенең лидерлык сыйфатларын күрсәтүгә ирешә алды. Дөрес, күптән түгел генә хатынын аертып, культура министрына кияүгә чыккан Киев гимнасткасы Полина Юрченконың да чемпионка исемен яулап алу мөмкинлеге әле шактый зур иде.
Чыгышка әзерлек вакытында Оксананың тренеры Светлана Аркадьевна аның колагына пышылдады:
– Перекладина синең иң отышлы урының. Бу ярышта син, һичшиксез, Полинадан өстен булачаксың. Министр хатынын якларга тырышырлар, дип курыкма. Бәя бирүчеләр арасында минем дусларым да бар. Мин аларны кисәтеп куйдым. Әйдә, дулкынланмыйча гына сәләтеңне күрсәт тә – Одессада сине триумф көтә.
Чыгыш ясау тәртибен, кәгазь кисәгенә язып, җиңгән командага тапшырыласы көмеш кубокка салганнар иде. Оксананың чираты азакка туры килде. Язмыш үземе Оксанага министр хатынының һәр хәрәкәтен, уңышларын, кимчелекләрен күзәтеп тору мөмкинлеген бүләк итте.
Киев каласының горурлыгы саналган «Динамо» спорт сараенда соңгы төр буенча ярыш башланды. Гөмбәз пыяла түшәмнән иркен залга кояш нурлары коела. Менә язмышын сынарга Оксананың сердәш дусты Евгения Дадонова чыкты. Музыка уйный. Тамашачыларның күзләре кызның хәрәкәтләренә төбәлгән. Ике тимер баганага беркетелгән тимер арата. Шуның тирәсендә Женяның гүзәл гәүдәсе бөтерелә. Аның бит әле мондый ярышта беренче генә катнашуы. Дулкынлана... дөрес, дулкынлану ярышка җан да кертә, өнди, куа, шул ук вакытта өстәмә көч алып, хәрәкәт иреклегенә аркылы төшә.
Евгения гаиләсе белән Оксананы да җылыта, туганлык хисләренә сугарылдырып, яшәешне җанландырып тора. Дадоновларда танышкан егет, аның озатып куюы кызның исенә килеп төшә. Ул хәзер диңгез-океаннар киңлегендә. Оксананың рәхимсез кискен җаваплылык каршында торуын тоямы икән?.. Кыз бер генә мизгелгә күзен йомгандай була... Көчле алкышлар аны кабат залга кайтарып ташлый. Женяның елмаеп балкуыннан ул аның 
программасын төгәл очлап чыгуын һәм үз чыгышыннан канәгать калуын аңлап ала.
Менә перекладина янына киевлыларның кумиры Полина Юрченко килеп туктады. Бу хатынны Оксананың элек тә күргәне бар иде. Моннан ике ел элек Херсон шәһәрендә үткәрелгән ярышта, аннан да элегрәк Ужгородта. Ул чакларда көндәшлек хөсете тудырган кимчелек һәм өстенлек эзләү тойгысы юк иде әле... Гәүдә. Кырып ясаган орчык төгәллегендәге озын аяклар. Шөпшәнекен хәтерләткән нечкә бил һәм янбаш күперенкелегенә тәңгәл, ак майканы ертып чыгарга торган касә күкрәкләр. Маңгаен каплап, муенына төшеп торган ялтыравык куе кара чәч, карлыгач канатыдай кыйгач кашлар...
Бүген инде шушы матурлык астында аның Оксананың җиңүен җимереп, таптап китәргә әзер торган дошманлык посып ята иде.
Бернинди көчәнүсез очып, Полина турникның тимеренә тотынды. Гимнастканың һәр хәрәкәтен, аның отышлы сыйфатларын, кимчелек булып чагылган урыннарын – шуларның барысын да Оксана йотлыгып күзәтә барды. Ниһаять, соңгы хәрәкәт. Полина, элмәк ясап, очуын тәмамлап, идәнгә кунаклады.
– Хәтереңә киртеп билгеләп куй, – диде тренер. – Синең җиргә төшүең ун мәртәбә отышлырак.

 

2
Оксананың снарядка чыгуын да алкышлап каршыладылар. Кызның туган телендә чыга торган «Кичке Киев» газетасында Юрченконы җиңәргә әзерлеге булган төп көндәш икәнлеген белгертеп, аның фотосурәтен төшереп бирелгән мәкалә тамашачыларны алдан ук шушы җиңүгә әзерләп куйган иде. Әмма, үз өеңнең диварлары да ярдәмгә килә, дигән әйтемнең дөреслеген раслагандай, бүген бәхет аның көндәше Полинага елмайды.
Оксананың учлары турникның салкынлыгын тойды. Ярыш ялкыны кызны кочагына бөтереп алды. Һәр хәрәкәт, аның башы, күләме, ахыры, программаның тулы сурәте Оксананың баш мие һәм күңел дәфтәренә, мускул күзәнәкләренә язылган иде. Ярышка махсус чакырылган квартет уйнаган көй гимнастканың хәрәкәтләренә җан, ритм кертеп, көч биреп тора. Ниһаять, ярышның соңгы мизгеле – турниктан аерылып, элмәк ясап, җиргә төшү. Хәзер ул осталыкта үзенең Полинадан өстенлеген жюри әгъзалары, хәтта тамашачылар да сизәрлек дәрәҗәдә күрсәтергә тиеш. Тиеш...
«Нам нужна ещё одна победа... за ценой не постоим...» дип җырлыйлармы әле?.. Бу сүзләрнең мәгънәсе совет иленең спортчылары рухына да үтеп кермәдеме икән?! Әнә бит алар дөньякүләм ярышларда гел беренче, гел җиңүче. Ярыштан ярышка, омтылыштан омтылышка күчә килеп, Оксана да, сизмәстән, җиңү хастасына сабышуын тоемлаудан узган иде, күрәсең.
Спортчылар телендә «сальто» дип аталган бу хәрәкәтне перекладинадан аерылып идәнгә төшкән арада Ярёменко ике тапкыр ясарга өлгерә иде. Куш сальто. Спорт тарихында бу яңалык түгел. Икенче тапкыр әйләнеп чыкканнан соң, идәнгә басар алдыннан, кыз бер генә мизгелгә кулларын канат итеп җәеп һавада очып ала иде. Аның беренчелекне яулавын бөтен Одесса көтә. Моңа кадәр яшереп сакланган могҗизалы хәрәкәтне ул шушы ярышта күрсәтәчәк. Җиргә төшәр алдыннан җилпенеп алуны Оксана нәкъ менә Киев һәм Мәскәү өчен яшереп тотты.
Баш мие, тою, сизенү – барысы да тән хәрәкәтенә буйсынган. Хәрәкәт 
хәрәкәткә тоташкан. Аяк-куллар, гәүдә, тәннең һәр мускулы перекладина тимере тирәсендә бөтерелеп, сокландыргыч матурлык тудыра. Соңгы омтылыш. Бармаклар язылып китте. Оксананың гәүдәсе һавада очып бөтерелә. Бер... Ике... Куллар канат булып җәелде. Хәлиткеч мизгел. Гәүдә вертикаль торыш алырга, аяклар идәнгә килеп төшкән мизгелдә тезләр, сыгылып, хәрәкәтне йомшартырга һәм тураерга тиеш...
Уң як җилкәне нәрсәдер яндырып алды... Нигә алкышламыйлар?.. Кул чабу урынына йөзләгән ыңгырашу, бергә кушылып, Оксананың колагына килеп бәрелде.
Ак халат кигән ике ир носилкада бөгәрләнеп яткан гимнастканы чишенү бүлмәсенә кертеп идәнгә куйды.
«Нәрсә булды?..» соравы, күңелдән чыга алмыйча, эчтә калды. Ирләр Оксананы күтәрә төшеп, җилкәсеннән тоттылар. Авырту кызның баш миенә килеп бәрелде, көйдереп тәненә таралды.
– Ике җирдән, – диде ирнең сакаллысы һәм, кисәтеп тә тормыйча, Оксананың арт ягына укол кадады.
Ашыгыч ярдәм машинасы әзер торган булып чыкты. Оксананы чыгарып салу белән, ул кузгалып китте.
...Кайгыру да юк иде, офтану да. Кызның хәле, мунча парында кызуга көчкә түзеп, янып-пешеп утырганда, чиләк белән өскә салкын су сибүне хәтерләтә иде. Беренчелек... Бөтенукраина чемпионы дәрәҗәсенә ирешү... Шул тыелгысыз омтылышның бер тиен тормаган кысыр шапырыну икәнлеген ул моңа кадәр нишләп аңлый алмаган икән?.. Шушы кичерешне кемгәдер сөйлисе, бушанасы килә иде. Уң як җилкә, күкрәкнең ярты ягы, кулның терсәктән өске өлеше кат-кат сыланган гипс эчендә. Дүрт кешелек хастаханә палатасы. Карават янындагы тумбочкага тәлинкәгә сыланган борай боткасы, ике телем ипи, ике бармак зурлыгы ит кисәге куеп киттеләр.
«Менә шушы бүләк өчен ашкынганмын икән...» – дип, кыз үзен-үзе мыскыллап куйды. Башка чара юк – түзәргә кирәктер. Ә ярыш? Уйларга кирәк булыр...
Оксананың Дадоновларда танышкан егет исенә килеп төште. Габдрахман кызның нинди хәлдә икәнлеген аңлар шикелле тоела иде.

 

3
Вахтасын өлкән штурманга тапшырганда, кораб Матансас портының траверсын узып килә иде. Зур Антил утрауларында октябрь аеның соңгы көннәре. Тоз катнаш суүсемнәренең әчкелт хуш исенә сугарылган җиләс, җылы диңгез сулышы. Атлантик океанның планктон, балык көтүләре тупланган җылы Гольфстрим агымы, Бермуд һәм Антил утрауларының ярларын юу белән генә чикләнмичә, нервларны чеметтергән мавыктыргыч маҗара эзләүче акчалы, бай сукбайларны да җыеп тора иде. Фидель Кастроның, властька килеп, социализм төзи башлавы Куба утравына гына түгел, Флорида ярларына, Бермуд һәм Антил утрауларына, пиратлар чорының җәннәте Тортуга җиренә, Дабл-Һедед- Шат-Кис һәм Ангила утрауларына килеп, ел әйләнәсенә бер ялдан икенчегә, түләүле мәхәббәтнең берсеннән икенчесенә, унынчысына күбәләктәй очып йөрүчеләрнең юлына таш булып ятты.
Дөрес, күзгә күренеп торган куркыныч юк. Ә менә газета битләрен, телевизор экраннарын каплап киткән «салкын сугыш» афәте инде һавада бөтерелә башлаган иде. Соңгы вакытта газеталар Советлар Союзы Кубага 
ракеталар ташый, дип яза башлады. Синнән йөз егерме чакрымда Совет иленең ракеталары тырпаеп старт көтеп торганда, Майаминың зәңгәр дулкыннар юып чистарткан ак комлы пляжларында ял итеп яту мөмкинме?
Атлантик океанны кичкәндә, Габдрахман радиопеленгатор приёмнигыннан ара-тирә «Свобода» радиотапшыруларын тыңлаштырды. Дөрес, «Свобода»ны ялган коткы таратучы алдакчы, совет кешесенең дошманы дип аңлатып торалар. Колхоз эшендә яисә заводта эшләп, тыныч тормышта яшәсә, Рахманкулов «дошман радио»ның тапшыруларына ышанмас та иде. Ә бит ул менә үзе Кубага ракета һәм гаскәр илтү эшен башкара. Ул – сугышчы, салкын бәрелеш сугышчысы һәм, кызганычка каршы, үзенең салкын фронт сугышчысы икәнлеген сердәшенә дә сөйли алмый, чөнки сер саклау анты язылган кәгазьгә кул куйды.
Көндезге унике туларга кырык минут кала, аны уятачаклар. Төшке аштан соң рубкага менеп, вахтага басачак. Сәгать кичке дүрттә аны алыштырачаклар һәм алтылар тирәсендә «Академик Крупчатов», Гавана портының тышкы рейдына туктап, якорь салачак. Корал төяп килгән корабларны причалга чиратсыз куялар, диде капитан Зимин. Йөкне бушатып бетергәнче, ул йокы күрмәячәк. Алып килгән йөктән котылу бәхетенә ирешер өчен, атна буе йокысыз эшләргә дә риза. «Тере» йөктән, солдатлардан котылу шатлыгы өчен. Күпме бимаза китерде Габдрахманга «ике аяклы» йөк. Шторм вакытында твиндекны косыкка батыру. Палубага чыгып йөрергә рөхсәт алгач, подшпикерскида, спортзалда, салонда, машина бүлеге өстендәге рәшәткәләрдә чокынып, коткару шлюпкасындагы аварийный ашамлыкны урлаулар һәм, иң куркынычы – фальшборт аша суга егылып төшеп батып үлүләреннән куркып кан йотулар. Солдатларны бушаткач, сәгате-минуты алдан билгеле, таныш кораб йөртү эше Габдрахманга бәйрәм генә булып тоелачак.
Йокыга китәр алдыннан Габдрахманның күз алдына тышкы ишек артына кереп юкка чыккан Оксана килеп басты. Нигә онытылмый икән шул очрашу? Аның бит кызлар белән беренче тапкыр гына танышуы түгел иде. Таныш кызлары була торды. Дөрес, туган авылы Караярдагы беренче мәхәббәттән соң ул сөю бәхетенә ирешә алмады. Бергә укып, бер чорда колхоз эшенә йөреп үскән яшьтәшләре башлы-күзле булып тынычланалар иде. Авылда кияү таба алмаганнары читкә китте. Мәскәү университетында читтән чорып укыганда, аның белән ресторанга йөрүчеләр, үбешүләр, кияүгә чыгарга теләүчеләр дә булмады түгел. Корабы рейстан кайтканын көтеп, Одессада яшәгәндә бергә вакыт уздырган кызлары да бар иде. Әмма аларның берсе дә Оксана шикелле күңел тирәнлегенә үтеп керә алмады.

 

4

– Тор! Тизрәк!.. Капитан чакыра.
Күзен ачып җибәргәндә, матрос Гайдамакинның шапылдап ябылган ишектән аркасы гына күренеп калды. Шундук телефон шалтырады.
– Тыңлыйм.
– Тизрәк кил! Рубкага! – Бусы капитан тавышы иде. Ашыгу тизәйтми киенүне. Бигрәк тә ашыктырып уяткан чакларда. Кулдагы чалбарны каютаны бетереп эзләүгә, туфли шнурына буталуга берничә минут вакыт үтте. Гайдамакинның куркулы тавышын ишетү, төнлә «Свобода» радиостанциясе аша совет хәрбиләренең Куба өстеннән очып, фотога төшереп йөргән У-2 самолётын бәреп төшерү хәбәре хәтергә килгәч, югалып калу тагын да көчәеп китте. Димәк, сугыш башланган?.. «Нельзя играть с огнём», ди урыслар. Шушы тоемлауның җавабы да урысча туды: «Доигрались!..»
Сугышча буялган очлы озын борынлы эсминец сул як кильватер юнәлешеннән «Академик Крупчатов»ка якынлашып килә иде. Габдрахман уң якка карады. Эсминецның икенчесе дә шул ук тизлек белән якыная. Эсминецның сул яктагысы прожектор уты белән туктаусыз сигнал бирә.
– Туктарга боерык бирә, – диде өлкән штурман Рахманкуловка. – Туктамасагыз, залп бирәчәкбез, дип куркыта.
Габдрахманның күзе эсминецның тупларына төште. Икесеннән дә корылмага янәшә төп калибрдан башлап барлык көпшәләре, ракета җибәрергә көйләнгән рельслар чекерәеп, «Академик Крупчатов»ка төбәлгәннәр. Курку, Габдрахманның, тез буыннарын йомшартып, йөрәге аша баш миенә йөгерде. Йа Хода! Сакла үлемнән!.. Эсминец командирының сыңар бер сүзе хәрәкәткә китергән тупларның ракета установкаларының гашетка төймәләренә басу белән, «Крупчатов» экипажын үлемнән саклап йөрткән кораб, кан, туракланып беткән гәүдәләр белән аралашкан ярчыклар су өстен каплап китәчәк, егерме- утыз минуттан утыз дүрт диңгезче һәм йөз утыз алты хәрбинең язмышын океан мәңгелеккә йотачак. Курку салкыны кабат, буыннарны бозландырып, баш миен авырттырып айкап узды.
– Абордажга алалар! – диде капитан, ярым пышылдап. Капитанның да иреннәре калтырый, бите соргылт ак төскә кергән. Ул куркуын яшерергә тырышса да, кичерешләрен җиңәргә көче җитми иде.
– Чиф, команданы сиңа тапшырам. Ике яктан килеп кыссалар, зигзаг ясап бара башла. Аңладыңмы?
– Аңладым.
– Помполит! – диде капитан рубканың арткы почмагында бөрешеп торган кешегә, – әйдә. Рахманкулов син дә.
Алар өчәүләп рубкадан капитанның каютасына төшә башладылар. Ишектән керү белән, Зимин йокы бүлмәсенә атылды. Шарт-шорт килеп йозак ачылган тавыш ишетелде. Икенче мизгелдә мендәр тышының яртысы зурлыгы кара капчыкны помполитка сузды.
– Камбузда яндырасың! Көлен юып ташла. Кокның ак курткасын кияргә онытма. Аңладыңмы?
– Аңладым.
Атлантик океанны кичкәндә, капитан каютасын эчке яктан бикләп, Зиминның помполит белән өч-дүрт тапкыр өчәр сәгать югалып торуларының сере сейфта сакланган шушы кара капчыкта иде. Капчык эчендә шпион һөнәрендә кулланыла торган шифрлар, шифр белән килгән сүз урынына тематика саннары язылган радиограммаларның эчтәлеген ачканда кулланылган кодлар сүзлеге икәнлеген Рахманкулов, ниһаять, аңлап алды. Помполит шуларны яндырырга йөгерде.
– Мә, укы, – диде капитан, конверт эченнән кәгазьгә басма хәрефләр белән язылган ярты битне икенче штурманга сузып.
Затлы фин кәгазе. Эре, калын хәрефләр.
«В случае реальной опасности захвата судна:
а) Назначить из числа комсостава – члена КПСС руководителя;
б) Рядового из числа машинной команды, так же члена КПСС, преданного
долгу перед Родиной;
в) Немедленно послать в машинное отделение открывать кингстоны;

г) Сжечь все секретные документы;
д) По истечении 10-15 минут, лично проверить выполнение пункта «в» и обеспечить ликвидацию паники личного состава и пассажиров.
Отказ от выполнения содержания данной инструкции карается по законам военного времени».
– Кемнең приказы бу? – Габдрахманның таш булып каткан иреннәре көч- хәл белән генә шушы сүзләрне тудыра алды.
– Кем?! Бала-чагаланма! Бар, тизрәк эшкә ашыр. Давай!
Капитан Зимин кинәт Рахманкуловны кочагына кысты:
– Бәхилләшик. Приказны үтәмәсәк, хатыннарыбыз, балаларыбыз Колымада
булачак...
Коридорда Габдрахманны моторист Ясиненко көтеп тора иде. Аның
башыннан яшен тизлеге белән: «Димәк, капитан ул кәгазьне мин рубкага менгәнче үк укыган булган!» – дигән уй йөгереп узды.
Батальон командиры коридор ишеген ачмакчы булып тоткага үрелә. Боцман җибәрми, полковникны этә-төртә коридорга куа. Камбуз ишегеннән бер генә мизгелгә бөркелеп коридорга чыккан төтен аша помполитның башы күренеп алды. Габдрахман белән Ясиненко, абына-сөртенә, машина бүлегендәге текә, тайгак трап басмаларыннан аска йөгерделәр. Трап текә. Аяк тая. Абынып китсәң – беттең. Ниһаять, корабның төбе. Үзәк турбина янында өлкән механик, вахтадагы механик, моторист.
– Сез кая? – дип, өлкән механик аларның юлын бүлде. Эчкә сизелер- сизелмәс кенә җылы йөгерде. Монда бит ул хуҗа. Бәлки, рөхсәт итмәс?..
Телефон шалтырады. Өлкән механик трубканы алды.
– Әйе. Алар монда. Аңладым.
Динамомашина, түмгәк булып калкып торган помпа-насослар арасыннан
урап, туктала-атлый торгач, тимер идәннән калкып чыгып торган арба көпчәге зурлыгы тәгәрмәч янына туктадылар.
– Ач, – диде Рахманкулов, боерык кәгазендәге сүзне кабатлап. Үзе, астан су ташкыны бәреп ургыла башлагач, качарга аралык эзләүгә кереште. Акыл качып котылу мөмкинлеге юклыгын аңлый иде. Тозлы океан суы рәхимсез көч белән машина бүлегенә бәреп керә башлауга, кораб батарга тотыначак. Тупларын «Крупчатов»ка төзәп, абордажга алырга килүче эсминецның командасы исә, билгеле, су өстендә тончыгырга теләмичә йөзеп йөрүчеләрне дә берәм-берәм чүпләп алачак.
– Ач тизрәк! Нәрсә... Әллә ачарга теләмисеңме?!
– Ачылмый бит!
Көчәнүдән мотористның маңгай тамырлары бүртенеп чыккан иде.
– Давай, ач!
– Мә, үзең ач!
Ясиненко, тураеп, маңгай тирен сөртергә тотынды. Рахманкулов, иелеп,
кингстон көпчәген бора башлады. Борылмый иде үлем көпчәге. Тимер тәгәрмәчне урыныннан да кузгатып булмый иде.
– Давай, лом тап. Каерырга кирәк. Кузгатырга...
Бер минут, ике, өч... Лом, көрәк, ыргак, балта... кораб турбинасы пульты янәшәсендәге кызыл тактада лабаса...
Трус икән бу Ясиненко дигәннәре... Юри тапмаган булып кылана, подонок... Курка. Үләсе килми, сволочьның!.. Пьялога тулган суны суыра торган помпаны урап үтү белән, Рахманкулов лом тотып килүче мотористка килеп төртелде дә артка борылды.

– Курыкма, ачабыз аны.
Габдрахман кире борылды. Ломны тимер көпчәкнең тимер араталары арасына тыгып каера башлауга, кингстон урыныннан купты.
– Кузгалды бу... – диде Рахманкулов.
– Туктагыз!
Өлкән механик ломны мотористның кулыннан тартып алды да тимер
палубага ыргытты.
– Капитан ачмаска боерды.
Габдрахман пульттагы кызыл трубкалы телефонга үрелде. Туры рубкага
тоташкан авария телефоны иде бу. – Капитан!
– Михаил Михайлович, өлкән механик аркылы төшә. «Ачмагыз», ди.
– Әйе, ачмагыз. Әнә, китеп баралар.
Машина бүлегеннән күтәрелеп, Рахманкулов палубага чыкты. Эсминецлар
корабтан инде берничә мильгә ерагайган иде. «Нәрсә булды боларга? Нигә китәләр?»

 

5
Оксананы Одессага кайтардылар. Алдан кемдер сөйләшеп куйган булса кирәк, монда өлкә комитетында һәм башкарма комитетта утыручы түрәләр генә ята иде. Бер кешелек палата. Бәдрәфе, коену бүлмәсе үзендә. Хәтта телевизоры да бар. Ашау – кунак сые. Сәламәтлеге турында Одессаның иң күренекле табиблары кайгырта. Мондый шартларга күнекмәгән кешегә шунысы уңайсыз: сөйләшеп эчне бушатыр кеше юк. Совет иленең түләүсез больницаларында дәваланучы авырулар, үзара аралашып, бер-берсенең сәламәтлеге турында кызыксынып торалар. Палатада ялгыз яту мөмкинлектән мәхрүм итә. Ашны палатага китерәләр. Врачка каралырга шәфкать туташы алып бара, алып кайта. Обком кешеләренең тормышына күнегүе чиктән тыш катлаулы иде. Сүзләре урыс телендә, мәгънәләре бөтенләй башка – Оксанага аңлашылмый торган эчтәлекле. Аларның бит атлап йөрүләре дә башкача, бераз Сталинныкын хәтерләтә. Ә куркулары... Югыйсә, власть шушы тоташтан диярлек кыска аяклы юан кешеләр кулында, ә нигә соң алар бер-берсеннән шулай шөллиләр?..
Киев хастаханәсендә арпа боткасы белән кәбестә шулпасыннан тыш, көненә бармак очы хәтле пешкән хек балыгы яисә сеңердән генә торган ит кисәге белән чикләнәләр иде. Обком больницасында көнаралаш тавык боты, иртән шактый зур бер кисәк сыр, колбаса, ялларда хәтта балык уылдыгы бирәләр. Әбәткә биргән ашлары бәйрәм көннәрендә кызның әнисе пешергән ит шулпасын хәтерләтә иде. Ял йорты бит инде югыйсә, ә барыбер эчке рәхәтлек юк иде мондагы уңайлыкта.
Оксананың хастаханәгә урнашуына дүртенче тәүлек иде, бер көлтә роза чәчәкләре күтәреп, өлкә комитетындагы банкеттан соң машинасына утыртып фатирына илттергән кеше аның палатасына килеп керде. Зур картон тартманы – тумбочка янына, чәчәк бәйләмен тәрәзә төбенә куйганнан соң, ул Оксананың сул кулын авырттырып кысты һәм аны иелеп үбеп алды. Хәрәкәтен дәвам итеп, кызны кочаклау иде бу кешенең гамәлгә ашырасы теләге, әмма каршылык буласын тоеп, тукталып калды, хәтта арткарак чигенде.
– Сез мине таныйсызмы?
«Әйе, таныйм», дип әйтүдән тыелып, Оксана: – Юк. Мин сезне беренче күрүем, – диде.

– Чибәр кызларның хәтере кыскарак булуы табигый. Без өлкә комитеты оештырган банкетта танышкан идек. Банкеттан соң мин сезне фатирыгызга озатып та куйган идем. Лебедев мин, Владлен Семёнович.
«Әйе, исемә төште», – дип әйтүдән дә тыелды Ярёменко. Бу бәндәдә хатын-кызны үз ягына аудару, буйсындыру, соңгы чиктә аны үзенеке итеп аздыру тәҗрибәсе чиктән тыш көчле булуын Оксана хатын-кызга гына хас тоемлау сизгерлеге белән аңларга өлгергән иде.
Ир кеше, тәкъдимне көтеп тормыйча, карават янындагы урындыкка утырды. – Врач миңа, бер атнадан дәвалау тәмамланачак, диде.
– Бу больницадан соң, гадәттә, ял йортына яисә санаторийга путёвка бирәләр. Мин сезгә башка киңәш бирер идем. Әле узган айны гына «Литва» теплоходы урынына Европаны урап Ленинградка йөри торган круиз линиясенә яңа, бар уңайлыклары булган «Иван Франко» лайнерын билгеләдек. Мин сезгә, шул корабка утырып, круизга барып кайтырга тәкъдим итәр идем.
– Минем аңа түләрлек акчам юк. Булса да түләмәс идем. Нәрсәм калган ул круизда!
– Оныткан булсагыз кирәк, беренче секретарь олимпиада чемпионнарын зур бүләкләр көтә, дигән иде банкетта. Круиз билеты секретарьның вәгъдәсен үтәү булачак.
– Сез нәрсә, әллә минем җиңә алмаганымны да белмисезме?
– Травмага юлыгу җиңелү дигән сүз түгел. Сезнең ярышта җиңеп чыгуыгызга бөтен Одесса ышана.
– Әлеге сүзләр сезнең мыскыллап әйтүегез түгелдер бит? – Оксана беренче тапкыр бу ирнең йөзенә күз сирпеп алды. Әйе, чигәсенә ябышып беткән җәлпәк колак, шактый килбәтсез бөкре борын һәм эченә сыймыйча тышка бәреп чыккан генетик, милли хәйләкәрлек. Кызның эченә ирексездән курку йөгерде.
– Гафу итегез. Берничә минуттан укол кадарга керәчәкләр. Чәчәк китерүегезгә рәхмәт. Бу тартманы кире алып китегез. – Тумбочка янындагы тартманы алырга дип иелгән иде, җилкә белән күкрәк арасында кабынып киткән яндырулы авырту Оксананың тәнен айкап, баш миенә китереп бәрде.
– Рәхмәт якты йөз белән кабул итүегезгә, – диде Лебедев, артыннан ябылып калган ишектән чыкканда.

 

6
Гавана портының тышкы рейдында торганда, яр буен караңгылык каплагач, порттан өч тапкыр катер килеп, солдатларны төяп алып китте. Ярга чыгарга боерык яңгырагач, солдатларга автоматларын һәм башка коралларын өләштеләр. Солдатлар китте. Корабта җимереклек, урлашу эзләре һәм авыр ис калды.
«Академик Крупчатов»ны портка кертергә ашыкмыйлар иде. Капитан радиотелефон аша берничә тапкыр элемтәгә кереп карады. Порт идарәсе: без берни белмибез, сезнең хәлегез хәрбиләр кулында. Причалга кую-куймауны алар хәл итә, дип җавап бирә иде. Урысча «хәрби» сүзе ипи-тоз шикелле табигый яңгырый. Испан телендәге «милитаре»нең мәгънәсендә – Кортес һәм Писарроларның конкисталары тудырган вәхшилек, утыз алтынчы еллардагы Испанияне канга батырган гражданнар сугышының фаҗигале шомы.
Корабта эчә торган су тәмам беткән иде. Сусыз интегү өченче тәүлеккә киткәч, капитан морфлот министры исеменә SOS радиограммасы җибәрде. Җавап, гадәттәгечә, килмәде. Аның сәбәбен капитан Зимин белә иде. Корабны хәрбиләр карамагына тапшырганнан соң, пароходчылыкның да, морфлотның да аның эшенә һәм яшәвенә тыкшыну хокукы югала. Кораб язмышы хәрбиләр кулына эләгә. Бар нәрсәне дә алар кайгыртырга тиеш. ГКЭСка20 кереп оялаган ГИУдагы21 чиновник-хәрбиләр арасында сәүдә флотының хәрби флот белән аермасын белүче дә шәт булмагандыр?..
Гаскәрне бушатканнан соң, тагын бер тәүлек узды. Диңгез суын кайнатып, шуның парларыннан җыелган сыеклыктан чәй әзерли, аш пешерә башладылар. Чәй – эчәрлек һәм аш – ашарлык түгел иде.
Гаванадагы морфлот вәкиле, ракеталарны монда бушатмыйча, кире Балабановкага алып кайту турында хәбәр җиткерде. Эчә торган су, азык-төлек мәсьәләсен дә капитан шушы вәкил ярдәмендә хәл итте булса кирәк. Морфлот кешесе китеп, ярты көн үтүгә, шипчандлерның22 катеры кораб янына туктаган иде инде. Порттан килгән баржадан танкларга эчәргә яраклы су тутырганнан соң, «Академик», якорен күтәреп, кайтыр юлга чыкты.
Корабны батыру турындагы инструкциянең үтәлми калуы өчен җавап бирергә кирәклекне капитан аңлый иде. Экипаж әгъзалары, империалистик АКШка каршы сугышырга барган хәрбиләрнең язмышы, кораб, аңа төялгән ракеталарның исән калуы тиешле боерыкның үтәлмәве каршында сукыр бер тиен тормый иде. «Приказ – закон!» Капитан Зимин сизенә иде. Аны, һичшиксез, җавапка тартачаклар. Сугыш шартларында кулланыла торган рәхимсез каты, аяусыз җавапка.
Михаил Михайлович Зимин инглиз телен русчага тиң диярлек белә иде. Француз, итальян, испан телләрендә иркенләп сөйләшә, укый-яза ала. Бабасы исә ивритны да су кебек эчә торган булган. Ул җиде ел бабасының җылы тәрбиясен татып рәхәтләнде. Башлангыч классларда ул әле Мейер Моисеевич иде. Аның Михаил Михайловичлыгы ун класс бетергәнлекне раслаган аттестаттан башланды. Мейер Моисеевич килеш калган булса, ОВИМУ (Одесское высшее инженерно-мореходное училище) аның төшенә дә кермәс иде. Ә инде пароходчылыкның иң зур, иң яңа корабы белән командалык итү – бусын иң абстракт фантазия сюжетына да сыйдырып булмас. Совет чынбарлыгында «бишенче пункт»ның гамәлгә ашып торуы – корабка дошман кулына эләгү куркынычы килгәндә, аны диңгез төбенә батырып котылуга тиң иде.

 

7
Сорау алуны Зиминга иң астан, моторист Ясиненкодан башларга кирәк иде. Капитан аны каютасына чакыртты. Ишек шакыдылар.
– Әйе, керегез.
Башын ия төшеп, ишектән буе ике метрга җитә язган таза, матур егет килеп керде.
– Утырыгыз.
Ясиненко диванга килеп утырды. Мотористның әтисе Азов диңгезендә балык тоту белән шөгыльләнгән сейнерның капитаны икәнлеген Зимин белә иде. Тәмле ашап, муллыкта үскәнлеге күренеп тора. Халык телендә мондый кешегә «чиертсәң каны чыгарлык», дип әйтәләр.
– Минем шуны беләсем килә. Син теге вакытта нигә кингстонны ачарга теләмәдең?

 

20 ГКЭС – Госкомитет по внешним экономическим связям (Тышкы икътисади бәйләнешләр дәүләт комитеты). 21 ГИУ – главное инженерное управление. Вазифасы – «кайнар нокталарга» корал озатып тору.
22 Шипчандлер – чит ил корабларын азык-төлек белән тәэмин итүче.


Моторист бертын стенадагы барометрга карап утырды.
– Ача алмадым.
– Көчең җитмәдемени?
– Көчкә зарланырлык түгел. Ул бар миндә. Никадәр тырышып карасам да
ачылмады.
– Тутыккан булып чыктымыни? Ул бит ачылырга тиеш.
– Өлкән механик белән без аны ачтык. Тикшергәннән соң, мин вентильне
кире якка борганмын булып чыкты.
– Рахманкулов эшегезне тикшереп тормадымыни?
– Торды. Ачылмаганны күргәч, ул әле лом алып килергә кушты. Лом алып
килгән арада, ачмаска кушып, отбой бирделәр.
– Одессага кайткач, мин биргән сорауларны кабатлаячаклар. Син аларга да
миңа әйткәннәрне кабатларсыңмы?
– Аларга башкача әйтергә кирәкмени?
– Аларга дөресен әйтергә кирәк. Аңлашылдымы?
– Аңламаска.
– Ярый. Мин сезнең җавабыгызны магнитофонга яздым. Сорау алучыларга
башкача сөйләсәгез, сезне ялганчылыкта гаепләячәкләр. Шуны аңлыйсыңмы? Шушы таза, матур егет бер генә мизгелгә шиңеп, бәләкәйләнеп киткәндәй булды. Капитан әйткән сүзләрнең тел очында калган эчтәлеге – сорау алучыларның кайсы, нинди оешмадан булачаклары, күрәсең, мотористка да
барып җитте.
Капитан икенче штурман белән дә тиешле дәрәҗәдә сөйләшмәгән иде. Ул
да, моторист шикелле, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап бетермәгәнгә охшый. Чиктән тыш каты тетрәнү аркасында югалып калган Ясиненко кингстон вентилен, ачу ягына борасы урынга, кирегә, ябу ягына борган. Аның ялгышуы егерме-утыз миллион доллар торган корабны, күп миллионга төшкән дүрт ракетаны, экипаж әгъзаларының утыз дүрт, гаскәриләрнең бер йөз сиксән ике гомерен саклап калу – секретный инструкция белән чагыштырганда, арзанрак иде. Батып үлгән булсалар, алар держава каршында башка телгә тәрҗемә ителми торган «подвиг» эшләүче саналырлар иде, исән калу аларны трус, ант бозучыга әверелдерә. Диңгезчеләр телендә «контора глубокого бурения» дип аталган КГБга ике йөз уналты кешенең гомере, аларның балаларының ятим, хатыннарының тол калуы, кораб белән ракеталар бәясе белән чагыштырганда, «совершенно секретно – государственной важности» дип аталган боерыкның сер булып саклануы кыйммәтрәк тора. Ике йөз уналты совет бәндәсенең гомере белән күп миллионлык дәүләт мөлкәтенең кыйммәтрәк икәнлеген дәлилләп булмаячагын аңлау Зиминны ниндидер нәфрәтле шом салып куркыта иде. Дөрес, пароходчылыкта, морфлотның үзендә, хәтта тагын да өстәрәк Зиминны яклаучылыр бар. Лубянкага каршы торырга аларның көче җитәрме икән?
«Совершенно секретно – государственной важности» боерыгының үтәлмичә калуына капитанның яшерен тамгасы – «бишенче пункт» өстәлгәч, эш тагын да катлаулана. Икенче штурманга да «бишенче пункт» мөһере сугылган. Бусы да катлаулы. Төнге вахтадан соң Рахманкулов йоклап ял итәргә тиеш иде. Икенче штурманны сорауга чакырыр алдыннан капитан шушы турыда баш ватып утырды.
– Хәерле көн! Ашарга барыр алдыннан миңа кереп чык әле. Сүзем бар, – диде капитан Рахманкуловка телефон аша.
– Хәзер керәм.

Ун-унбиш минут үтүгә, Габдрахман капитанның каютасында иде.
– Мин сиңа бу сорауны бирдем дә шикелле: мотористның кингстон вентилен кире якка боруын күрмәдеңме, әллә күрә торып кисәтмәдеңме?
– Күрә торып кисәтмәдем, Михаил Михайлович. Эш менә нәрсәдә. Ясиненко сулагай. Кичә ул минем каютама душның кранын төзәтергә кергән иде. Сул кулы белән эшли. Аның шөреп борганын күргәч, мин шуңа төшендем: сул кул белән эшләгәндә, вентильне ачар өчен, ябу ягына борырга кирәк икән.
Капитанның битенә елмаю йөгерде.
– Чыннан да, бу хәл дикъкатькә лаек. Син Ясиненкодан корабның берәр вентилен бордырт. Кингстонныкын түгел, билгеле. Җентекләп тикшер. Одессада безнең тырнак астыннан кер эзләячәкләр. Җавап бирергә әзер тор. Аңладыңмы?
– Аңламаска. Әле кичә генә йокыга китәр алдыннан уйлап яттым. Без, утыз дүрт диңгезче, Александр Матросовның геройлыгын кабатларга тиеш булганбыз. Матросов шәрә күкрәге белән дошманның пулемёт утын каплаган. Әгәр һәр солдат, Матросовның батырлыгын кабатлап, күкрәге белән амбразура каплый башласа, сугышыр кеше калмаган булыр иде.
– Сугыш темасы мине нигәдер кызыксындырмый. Мин җилкәнле флот чорындагы диңгезчеләрнең мемуарларын укыйм. Шуларның бөек гамәлләре хәйран калдыра. Безгә нигә шулай сокланып карауларын аңларга тырышканың бармы синең?
Рахманкулов бертын уйланып торды. Аның һавада очуына да сокланалар иде югыйсә. Теләсә кем, тоташтан, Рәсәйнең басып алуларына, җиңүләренә пропаганда таләп иткәнчә соклана иде. Егетнең диңгезләр кичүенә зыялыраклар, ирек сөючеләр, «тимер пәрдә» артында нәрсә бар икән, дип кызыксынып яшәүчеләр соклана иде.
– Безгә баш иючеләр риясыз Магелланнар, Христофор Колумблар, Джеймс Куклар шикелле гигантларның данын өсти. Шуңа күрә дә безнең социалистик ярыш аларга соклангыч тоела.
– Михаил Михайлович, бер тапкыр мин сезнең Чарльз Дарвинны сәяхәттә йөрткән капитан Фицройның язмаларын укыганыгызны күрдем. Сезнең тагын шундый китапларыгыз бармы?
– Күп алар.
– Берәрсен, әйтик, капитан Джеймс Кукның көндәлекләрен укырга биреп тормассызмы икән?
– Ул китапларны мин сезгә үзем тәкъдим итмәкче идем.
– Рәхмәт. Мин китапны таушалдырмыйча, саклап укыйм.
– Сиңа, чыннан да, аларны укырга кирәк. Ансыз инглиз телен ныклап
үзләштереп булмый.
– Инглизчәмени ул китаплар?
– Арада французчалары да бар. Күбесе инглизчә. Телисеңме-юкмы, иң
элек сиңа инглизчә укырга кирәк. Портларда торганда, без әз-мәз сөйләшеп алабыз. Телне үзләштерү өчен ул гына җитми. Әдәби әсәр укырга кирәк. Башкача булмый.

 

8
«Академик Крупчатов», төяп алып килгән йөген бушатмыйча, кайтыр юлга чыкты. Диңгезчеләрнең күңелендә яшәүне агулап торган авыр киеренкелек хөкем сөрә иде. Корабның, аның экипажының язмышы кыл өстендә булуын 
капитан үзе, помполит, икенче штурман һәм моторист Ясиненко гына белсә дә, әлеге сернең аларда гына калырга тиешлеге турында капитан Зимин катгый кисәтеп куйган булса да, без капчыкта ятмаганлыктан, икенче көнне үк экипаж әгъзалары бу турыда белә иде инде. Хәбәрне диңгезчеләр каян ишеткән? Аларның хәбәрдарлыгы КГБга да барып җитәчәк. Чара күреләчәк. Ничегрәк күреләчәк бу чара? Әлеге сорауга җавап эзләүче Советлар Союзында тетрәндергеч эз калдырган утыз җиденче елларга, Ежов, Берия, аларның терсәктән канга баткан кулларын эшкә җигеп торучы бөекләрнең бөеге Иосиф Сталинның «изге» гамәлләренә күз салырга тиеш. Дөрес, партиянең егерменче съездында Никита Хрущёв совет халкының җирдәге Алласы Сталинның дистәләгән миллионнарга Газраил булуын, Ватан сугышы дип аталган үтерештә Мәскәү белән Берлин арасында козгыннар азыгы булып ятып калган солдат сөякләрен таратып ташлавын фаш итте. Фаш итте, әмма Рәсәйнең, Явыз Иван чорыннан башлап, халкын ач-ялангач тоткан хәлдә, бар көч-егәрен, тапкан малын кан коюга һәм күрше дәүләтләрне дер калтыратып тотуын үзгәртә алмады. Америка кыйтгасына үлем яудырыр өчен алып барган ракеталарның СССРга кире кайту сәбәбен аңлауны капитан Зиминнан башка диңгезченең зиһене күтәрә алмый иде. Эштән тәмәке көйрәтергә туктаган арада, кичләрен «морская травля» ләчтитен куертканда, диңгезчеләрнең авызында даими бер фикер: «Без нәрсә, шул акча коллары янкилардан курыктыкмыни? Сәясәт дилбегәсен маршал Жуков кулына тоттырсалар, укытыр иде янкиларның арт сабагын! Хрущёв бит ул кукуруз үстерүдән башканы белми...» кебек сүзләр ишетелеп торды.
Кара, Мәрмәр, Урта диңгезләрне, Атлантик океанны ике тапкыр гизеп чыгар өчен, Баулы районының трактор-комбайннарына, барлык йөк машиналарына ике елга җитәрлек ягулыкны исраф итеп, хезмәт ияләренең авызыннан соңгы сыныкны тартып алып, ярым ач, ялангач диярлек яшәтү бәрабәренә ясалган континенталь ракеталарны океаннар артына илтеп-кайтарып йөрүгә Габдрахман Рахманкуловның да җаны сыкрый иде.
«Академик Крупчатов» португалларның Мадейра атавы яныннан узып килә иде. Буйга илле җиде, аркылыга егерме биш мильгә сузылган – вулкан атудан барлыкка килгән утрау. Уртача еллык температура биредә плюс егерме биш градус чамасы. Кышның иң салкын көннәрендә җылылыкның егерме өчкә төшүе, җәйнең иң эссе чакларында егерме җидегә күтәрелүе мөмкин. Мадейралылар мичкә ягып, өй җылытуның нәрсә икәнлеген белми. Итальяннар елына ике тапкыр уңыш җыя алулары белән горурлансалар, бу утрауда уңышны өч тапкыр җыялар.
Рахманкулов бинокльдән көрәнсу-кара биек кыяларга, җимешләренең авырлыгыннан сыгылып төшкән агачларга карап соклана иде. Атау эченнән һавага вертолёт күтәрелде дә корабка таба очып килә башлады. Габдрахман капитанга шалтыратты.
– Безне фотога төшерергә киләләр, – диде Рахманкулов, вертолётка күрсәтеп.
Капитан биноклен алды, корабка якынлашып килгән геликоптерны күзәтеп торды да аңлатты:
– Без, Габдрахман Бәкерович, тарихка кердек. Американың һәм Европа илләренең радиостанцияләре безнең турыда көне-төне гайбәт сата. Кайсыдыр газета, корабның рәсемен беренче биттә бирү өчен, вертолёт яллаган. Гибралтарны, Мессина бугазын, Босфорны караңгыда узарга туры киләчәк.
Одессада безне нәрсә көтә торгандыр? Гаебемне яшерергә теләмим, Куба урынына Кытайга ашлама илтү мөмкинлеге бар иде. Андагы хәерчелекне күрәсем килмәгәнлектән Кубаны сайладым.
Капитанның йокы бүлмәсендә зур «Sony» магнитоласы тора иде. Шуның ярдәмендә төннәрен чит телләрдәге тапшыруларны тыңлый булса кирәк. Чыннан да, аның күрәзәлеге хак булып чыкты. Гибралтар бугазына кораб төн урталарында килеп керде. Гадәттә, көндез Урта диңгездән океанга чыккан һәм Атлантикадан Урта диңгезгә таба йөзгән кораблар күбрәк була. Бу юлы «Академик Крупчатов»тан алдарак өч һәм арттарак ике кораб бугаз эченә кереп килә иде. Каршы яктан бары ике генә кораб йөзеп бара. Бугаз эчен үтеп, Урта диңгезгә килгәндә, Гибралтар портыннан чыгып, «Академик Крупчатов»ны куып җиткән катердан прожектор ут көлтәсе корабның сул як бортына килеп бәрелде дә сүнде. Мотор такылдаган тавыш һаман көчәя, якыная иде. Кабынып кинәт сүнә торган фотовспышка утлары корабны чорнап алган караңгылыкны ерткалый башлады.
– Вашу мать! – диде капитан, ачы сүгенеп. – Безгә пресса помойкасына гына эләгү җитми иде!
Дүртенче атна бергә эшләү дәверендә Зиминның беренче тапкыр «урыс дога»сын каударланып укуы иде.
– Шушы гына җитмәгән иде безгә! Корабны клотиктан23 алып кильгә24 кадәр солдат нәҗесенә батыру, күршеләр тырнагына25 эләгү. Хәзер безне чит ил газеталарының гаугалы беренче битләренә теркәп пычратачаклар.
Капитан дөрес әйтә иде. Босфор аша үткәрү өчен килгән төрек лоцманы лоцботтан «Крупчатов»ның палубасына аяк басу белән, рубканың ачык тәрәзәләреннән фотообъективны яктырткан утлар яшен тизлеге белән кабынып сүнә башладылар. Чит ил радиостанцияләренең тапшыруларын даими тыңлап барган капитан совет иле корабы белән шулай ярсып кызыксынуның сәбәбен яхшы белә иде. «Академик Крупчатов» Кубага килеп җитәр алдыннан 24 октябрьдә урыс совет зенитчиклары Куба өстеннән очып йөргән разведчик очкычны бәреп төшерделәр. АКШ президенты Джон Кеннеди мобилизациягә әзерләнергә боерык бирде. АКШ президенты белән генсек Хрущёв арасында сөйләшүләр башланды. Өченче бөтендөнья сугышы кабынуга бер, бары тик соңгы адым гына калган иде. Кеннедидагы зыялылык һәм киң караш, Хрущёвтагы сугыш тәмугын фронт шартларында кичерү тәҗрибәсе – менә шушы сыйфатлар кешелекне яңа кан коюдан коткарып калды.

 

9
Оксана больницадан төш вакытында чыкты. Гипска катырылган җилкә инде төннәр буе йокы бирмичә интектереп сызламый иде. Киләсе атнада аны ләгънәтле гипс золымыннан коткарырга тиешләр. Ул базардан кәбестә, суган, чөгендер алып кайтты. Хуҗа хатын эштә. Күнегүләр залына барасы, хәлдән таеп, күз алларың караңгыланганчы күнегү ясап чиләнәсе юк. Чәй эчеп алырга да Бульвардагы каштан яфраклары астындагы бер эскәмиягә утырып, күзләр талганчы, диңгезнең сихерле зәңгәрлегенә карап ләззәтләнергә дә була...
«Диңгез» Дадоновларда танышкан егетне хәтер түреннән актарып чыгарды. Менә шушы минутта кайларда икән ул?

 

23 Клотик – мачтаның очы.
24 Киль – корабның төбе.
25 КГБны йомшартып, шул ук вакытта аларның кем икәнлекләрен яшерен әйтү.


Танышканнан соң, адресымны сорап алды. Хаты да юк, хәбәре дә. Диңгезче бит... Аларның порт саен сөяркәләре бар, дип сөйлиләр. Евгениянең әтисе ул егетне үтереп мактый.
Аның исенә Женяның кисәтүе килеп төште. Ул... кем әле, Габ... Габдрахман... Исеме – телеңне сындырырлык. Женя ул егетнең элемтә тотарга рөхсәт ителми торган секретный рейска китүе турында әйткән иде. Шуңа күрә хәбәрләшергә ярамыйдыр.
Оксана газ яндырды, су кайнатырга куйды да тумбочканы ачты. Шикәр савыты тулы, бер атнага җитәрлек. Чәй савыты яртылаш. Ипи катып, сохарига әйләнеп беткән, ярты телем калган. Кибеткә барырга кирәк. Ул акча саклана торган сумкасын ачты. Өч сумлык кәгазь һәм сумнан артык вак акча калган. Стипендияне ай ахырында бирәләр. Дөрес, стипендия акчасына күлмәк тә, хәтта оек та алып булмый. Әмма ипигә җитә. Хәер, менә ярты ел инде студентлар ашханәсендә ипи түләүсез. Аның шул түләүсез ипине кызларның сумкага салганнарын да күргәне булды. Андый эшкә Оксананың кулы бармый иде. Ул ипине ашаганда, эчеңне ачыттырып, кимсенүнең әчкелт тойгысы кабынып китүен сизеп аласың. Түләүсез ипине коммунизмның туа башлавын раслаучы ышанычлы дәлил, дип аңлаталар иде. Оксана киләчәктә бар нәрсәнең дә бушлай булачагына, никадәр уйласа да, ышана алмый иде. Әкиятне хәтерләтә иде бу ымсындыргыч вәгъдә.
Ишек шакыдылар. Шәһәрдә ничә ел яшәп, Ярёменко: «Кем бу?» – дип сорарга өйрәнә алмады. Ишектән Оксананың тренеры Светлана Аркадьевна килеп керде:
– Ниһаять! Кочакларга ярыймы? – дип сорады ул һәм, кызның имгәнмәгән кулы ягыннан килеп, күкрәгенә кысты. – Синсез спортзалда ямь юк, эшемнең тәме юк. Слава Богу, озакламый эшли башлыйбыз.
Спорттан ваз кичүе, тренировкага йөрүдән баш тартырга вәгъдә бирүе турында Оксана әйтми торды, бәхәс китүеннән куркып тыелды.
Светлана сумкасыннан өстәлгә күчтәнәчләр бушатырга тотынды. Торт килеп чыкты, бербөтен колбаса, фольгага төрелгән май, ниһаять, Одесса янындагы Таиров институтында әзерләнгән бер шешә вино.
– Сез нәрсә, әллә әбиегез васыять итеп калдырган акчаны алдыгызмы?
– Торт һәм вино Владленнан, – Светлана кәгазь төргәкне сүтеп, җиде ак розадан ясалган чәчәк бәйләмен алды, пыяла вазага су салып, өстәлгә куйды. Вазага утыртканда розалар арасыннан хат килеп төште.
– Укы. Минем инде ун ел чамасы шундый кайнар хат алганым юк. Картайдым.
Оксана хатны этажеркадагы китап эченә тыгып куйды:
– Киевта шундый запискалар җибәреп җанымны алдылар. Адәм көлкесе – автограф сорыйлар. Мин бит Лоллобриджида түгел. Ярышка килгән кызларның чибәррәкләрен айгыр түрәләр түшәкләренә сөйри башлады. Катнашмыйм мин андый ярышларда. Спортны да ташлыйм. Тыныч яшисем килә. Ярышсыз, дәгъвалашмыйча яшисем килә.
– Нәрсә әйтим? Дура син, Оксана. Мин, синең тренерың, ярышларга йөргәндә, аяк-кулларымны, ким дигәндә, егерме тапкыр имгәттем. Бала табудан мәхрүм калдым, ярыштан ярышка йөреп, гаилә кора алмадым. Яшьлекне кайтарып булса, бер генә минут та икеләнеп тормыйча, шул ялгышлыкларымны кабатлар идем. Спорт ярышы ул, сеңелкәем, яшәүнең чын мәгънәсе. Һәр кеше гомерен ярышып үткәрә. Яшәү ул, Оксюша, ир белән хатын арасында өстенлек өчен ярыш, мәктәптә «бишле» билгесе өчен, эштә, үзең беләсең, социалистик ярыш. Күзеңне ач, сеңел, тирә-ягыңа кара, җир йөзендә ярышсыз җир юк. Бәлки, кабердә бардыр? Аннан чыгып сөйләүче булмагач, белмибез.
Чәйгә утырдылар. Светлана:
– Ипиең кайда? – дип сорады.
– Әле чыкканым юк. Алып кайтыйммы?
– Ялганлама. Акчаң беткән синең. Ач йөргәнеңне ничә тапкыр күрдем. Кабат
әйтәм. Дура син, Оксана! Дурочка! Владлен Семёнович круизга барырга билет тәкъдим иттеме? Дөресен әйт: круизга чыгуны оештырам, дидеме?
– Әйтте. Люкска урнаштырам, диде.
– Ә син? Син риза булдыңмы? Әйт, яшермә.
– Баш тарттым.
– Чөнки син дура набитая. Идиотка. Шундый ымсындыргыч бүләктән кем
баш тарта? Кем?
– Дура булсам да аңлыйм мин. Бу дөньяда бушлай бирелә торган бернәрсә дә
юк. Син һәр алган нәрсәнең хакын түләргә тиешсең. Лебедевның путёвка өчен нәрсә белән түләтәсе килүен дә аңлыйм мин. Аның мине түшәккә яткырасы килә. Аңладыңмы?
– Ятсаң, укаң коелырмыни? Бер селәгәй егет, куак астына сөйрәп кертеп, синнән шул Владлен Семёнович сораганны барыбер алачак. Син шуны көтеп яшисеңме?
– Мин чын ярату көтәм.
Светлана Аркадьевна көлә башлады.
– Мин дә көттем аны. Нәкъ синеңчә. Юк ул чын ярату. Чын алдашу, яраткан
булып күз буяу гына бар. Бу дөньяда һәркем үз файдасын, рәхәтен эзли. Оныта язганмын. Син миннән егетеңне яшереп йөрисең икән. Кем ул? Нигә күрсәтмисең?
– Кайчан, ничек күрсәтим икән? Аны мин үзем дә бер генә тапкыр күрдем. – Кайда соң ул?
– Диңгездә.
– Морякмыни? Гади матросмы, әллә штурманмы?
– Кем белгән. Ул мине Евгениянең фатирыннан шушы йортка кадәр озатып куйды да югалды.
– Алар шундый инде. Бүген – бар, иртәгә – юк. Ул егетнең милләте кем? Шуны беләсеңме соң?
– Русча дөрес сөйләшә. Милләтен сорамадым мин. Нинди аерма?
– Сине озатып кайткан егет, Оксюша, натуральный татарин. Теге – Россияне өч гасыр золымда тоткан татар-монгол. – Светлана Аркадьевна капылт кына китәргә җыена башлады. – Яныңа килсәм, дөньямны онытам. Миңа күренергә яшь кызлар килергә тиеш иде. Көтә торганнардыр.
Китәр алдыннан, тренер соравын кабатлады:
– Димәк, син круизга чыгып керергә теләмисең инде?
– Юк, теләмим, – диде Оксана, икеле-микеле уйларга мөмкинлек калдырмаслык итеп.
– Дурочка син. Үкенерсең әле. Соң булыр. Владлен Семёновичка иң зур, данлыклы Мәскәү актрисалары, зур түрәләр, министрлар баш ия, ә Одессада? Ул кешедән баш тарта алырлык кыз юктыр Одессада.
Оксана соңгы акчасына Дерибас урамындагы кибеттән ипи, колбаса алды. Сумкасында бәрәңгегә җитәрлек акчасы калды.

Иртән Евгения аңа теге егетнең корабы бүген Одессага кайтып җитәргә тиешлеген әйткән иде. Диңгез бульварына җиткәч, кыз Потёмкин баскычы буендагы эскәмиягә барып утырды да йөзүдән кайтып, портка кергән, порттан диңгезгә чыгып киткән корабларны күзәтергә тотынды. Әле бит Киевка китәр алдыннан гына Оксана өчен ул егет искә төшәр-төшмәс дәрәҗәдә генә иде. «Нәрсә булды миңа? Мин нигә аның турында уйлый башладым соң әле?»
 

10
Үзгәрмәс гадәткә әверелеп беткән эш иде бу. Дөрес, монда «эш» сүзен куллану дөрес түгелдер. Чит илләрдә йөреп кайткан корабны Зур Фонтанның унынчы станциясе траверсында лоцман каршы алып портка кертә, причалга куя. Пирска беркетү эше бетүгә, корабка таможенниклар, чик саклаучылар, шулар арасына яшеренеп, үзенең кем икәнлеген белгертмәскә тырышып, мыштым гына КГБ вәкиле килеп керә. Чикне ача башлыйлар. Корабта бар нәрсә ачык югыйсә. Диңгезче үз каютасын портта торганда гына бикли. Тентү, төрмә тоткыннары телендә «шмон» ясау, актарынып куркытып йөрүне «чик ачу» дип йомшартып әйтәләр. Бу илдә күп нәрсә үз исеме белән аталмый. Шмон ясап йөрүчеләр «Академик Крупчатов»ка унынчы станция турында ук утырдылар. Бу юлы тентүчеләр саны гадәттәгедән дүрт-биш тапкырга күбрәк иде. «Чик ачу», гадәттә, чит ил паспортларын җыеп алудан башлана. Чик саклаучы каютаңа керә, паспорттагы фотоны синең кыяфәтең белән чагыштырып карый. Ул чыгып киткәч, каютаңа тентеп йөрүче таможенник килеп керә. Бу юлы трансляция аша, каютадан чыкмыйча тикшерүче килгәнен көтеп утырырга боердылар. «Беркая чыкмаска» сүзен өченче штурман өч тапкыр кабатлап әйтте. Югыйсә, тентүчеләрне көткәндә, каютадан чыгып йөрмиләр иде. Кат-кат кисәтү, үзенә күрә, «чик ачу»ның бу юлы аеруча җитди икәнлеген белгертә иде.
Кораб эчендә авыр, ялыктыргыч тынлык. Әнә, переборкага беркетелгән сәгатьнең, текелдәп, гомереңне бакыйлык ягына озатып торуы ишетелә. Машина бүлегендә, палубаны дерелдәтеп, дизель-динамо көчәнә.
Шакымыйча гына ачып, ишектән таза, матур ир кеше килеп керде. Кыяфәте кавказлыга тартым. Куе кара каш астында тирәнгә урнашкан коңгырт-кара күзләр, кылыч борын, хатын-кызныкын хәтерләткән матур иреннәр.
– Исәнмесез, – диде ул һәм, сәлам алып тормыйча гына, – фамилия, отчество, исемегез? – дип өстәде.
– Габдрахман Бәкерович Рахманкулов.
– Эсминецлар туктарга боерык биргәндә, кингстонны ачарга капитан сезне җибәрдеме?
– Минем белән моторист Ясиненконы җибәрде.
Сөаль алучы күзләрен туры Габдрахманга текәгән. Күзе белән аның битен бораулый.
– Капитанның боерыгын үтәүдән баш тартуыгызның сәбәбе нәрсәдә?
– Гафу итегез. Нинди боерык турында сүз бара? Кингстонны ачу турындамы? – Так точно, корабның кингстонын ачу турында.
– Аны бит мин ачмадым, моторист Ясиненко ачты.
Тикшерүче карашын Габдрахманның күзләренә шактый озак текәп торды.
Бер-береңнең күзенә туры, текәләп карап торганда, ике кешенең берсе түзә алмый, тайпыла. Рахманкулов түзәргә тырышты. Тайпылса, сорау алучы ялганлый дип уйларга мөмкин иде.
– Давай, ачыклыйк. Кингстонны ачу сезгә йөкләнгән булган. Ясиненко 
гади эшне гамәлгә ашыручы исполнитель генә булган. Сез, Га... Гаптрахман Рахманкулов, нигә кингстонны ачарга биргән боерыкны үтәмәдегез? Ике эсминец як-яктан кыскан чакта обстановка фронт шартларына тиң булган. Фронтта командирның боерыгын үтәүдән баш тарткан сугышчыны нишләтәләр?
– Атып үтерәләр, – диде Рахманкулов һәм өстәде. – Тикшереп тә тормыйча, суд ясамыйча, хөкем чыгармыйча атып үтерәләр. Мин моны яхшы беләм. Ә сез... Сез үзегезнең кем икәнлегегезне әйтмәдегез...
– Это неважно. Мин ватанның иминлеген саклый торган оешмадан. Фамилияне белү сезгә мөһим булса, әйтик, мин Иван Иванович Иванов.
– Иван Иванович, сезнең вазифагызның җитдилегендә шигем юк. Монда кечкенә бер несоответствие бар. Мин хәрби түгел, мин сәүдә флоты штурманы һәм миңа кингстон ачарга боерык биргәндә, сугыш шартлары юк иде.
– Бу, иптәш Рахманкулов, чиста демагогия. Сезгә илләргә йөрү эше йөкләнгән. Капиталистик чорналышта эшләп йөрү – шул ук фронт. Сез моны аңларга тиеш идегез. Мин сезгә егерме минут вакыт бирәм, – Иван Иванович портфеленнән бер бит кәгазь чыгарып, өстәлгә куйды. – Кингстон ачарга бирелгән приказның нигә үтәлми калуын подробно языгыз. Комачауламас өчен, мин сезне егерме минутка ялгыз калдырам. – Ватанның иминлеген саклаучы чыгып китте.
Габдрахманның кичке мәктәпне бетергәндә язган сочинениесенә «биш»ле куйганнар иде... Ул хәзер язып акланырга тиеш иде. Күңелдә дөм бушлык. Нәрсә язарга? Ясиненко вентильне кире якка борганын ул чыннан да аңламады. Зиһен чуалган иде. Ярты сәгатьтән ул башкалар белән бергә су астында калып тончыгырга тиеш иде... Күрү һәм аңлау сәләтен үлем алды тетрәндерүе чуалткандыр инде. Моны бит аңлап булмый.
Габдрахман капитанның корабны батырырга кушкан боерыгын, кингстон ачарга төшүләрен һәм Ясиненконың, ялгышып, кире якка боруын язды.
– Яздыгызмы? – Иптәш Иванов Габдрахманга тагын бер бит кәгазь сузды. Анда эре, басма хәрефләр белән язылган:
«Мин, Ф.И.О., «Академик Крупчатов» теплоходының ...ны корабның Кубага илткән йөге, аның Ангила утраулары янында АКШның агрессив кораллы көчләре тарафыннан һөҗүмгә юлыгуы һәм шушы рейста булган вакыйгаларның дәүләт сере булуын тулысынча кабул итәм. Шушы серне кемгә дә булса ачкан очракта җавапка тартылачагымны аңлыйм һәм серне сакларга ант итеп вәгъдә бирәм. Фамилия. Имза. Дата.»
Шушындый кәгазьгә һәр экипаж әгъзасы кул куйганы билгеле иде. Чыгып китәр алдыннан «Ак йорт»26 вәкиле кабат кисәтте:
– Аңлагансыздыр дип ышанам. Кингстонны ачу мәсьәләсе ачыкланып
бетмәгән.

 

11
Комиссия чикне ачмады. Экипаж әгъзаларының хатыннары, балалары ярда калды. «Академик Крупчатов» алып кайткан йөген бушатырга Балабановкага юл тотты.
Балабановкада Рахманкуловны корабның штаттагы икенче штурманы көтә иде. Капитан Зиминга да алмаш җибәргәннәр. Бу хәл егетнең күңеленә шом салды.

 

26 Кара диңгез пароходчылыгы моряклары КГБны шулай атап йөртәләр иде.

Аны үз пароходы «Чолман»га кайтарырга телиләрме, әллә корабны батырмыйча калдыру җинаяте өчен җәза бирәләрме?
Ул үзенең нинди дәүләттә яшәгәнлеген яхшы аңлый иде. Советлар Союзына әверелгән Рәсәй империясе тарих битләрен канга батырып бетергән сугышлардан яралган. Шуңа күрәме, бу дәүләт сугышларда җиңә. Зурлыкның бер уңайсыз ягы бар иде. Бу илдә көнкүреш корып булмый иде. Әнә, космоска спутниклар чөя. Водород бомбалары белән җир шарын дер селкетеп тора, ә үзенең адәм рәтле джинсы чалбар тегәргә дә кулыннан килми. Корабны, аның экипажын, сугышырга барган мескен солдатларны, миллионлаган акча түгеп ясалган ракеталарны суга батырмаган өчен, Габдрахманны хөкемгә тартырга әзерләнәләр. Ракеталарны бушатмыйча кире кайтару корабның командасына «военная тайна», «совершенно секретно» санала, шул ук вакытта шушы сер Көнбатыш илләренең газета битләрен тутырган, аларның радиостанцияләре көне-төне Совет иленең сәүдә флоты Кубага ракеталар ташып торуы турында хәбәр тарата. Баштанаяк ялганга, күз буяуга корылган дәүләтнең киләчәге бер дә күңелне җылытырлык түгел иде.
Вахтадан алышынгач, Рахманкулов йокларга ятты. Нык арытканмы, әллә нервларның артык киеренкелегеме, нидер йокыга китәргә ирек бирми иде. Соңгы көннәрдә кичергәннәрне күз алдыннан үткәреп уйланып ятканда, күңелгә тузга язмаслык килбәтсез фикерләр килә. Әйтик, капитанның сейфында сакланган теге секретный боерыкны эшкә ашырып, алар кингстонны ачтылар, ди. Кораб, ракеталар, бу илдә бәяләре сукыр бер тиен саналган экипаж әгъзалары, солдатлар батып үлделәр, ди. Дәүләт мордарларының толларына, аларның ятим калган балаларына әтиләре үлемен ничек аңлатырлар иде икән? Шушы фаҗига газеталарда ничек яктыртылыр иде икән?
Хакимият сыртындагы түрәләр кавеме яшерергә тырышыр иде. Урыста кырын эшне халыктан яшерүне аңлаткан бер әйтем бар: «Концы в воду». Ә инде Көнбатыш вакытлы матбугатта, радио-телевидениедә бу вакыйганы совет кешесенә килеп җитәрлек дәрәҗәдә яктырткан очракта, су астында тончыгып үлүчеләрдән Александр Матросов ясарлар иде.
Шул шәрә күкрәге белән пулемёт утын каплаган мәрхүмнең шәүләсе инде дистәләгән еллар Габдрахманны эзәрлекли иде. Башта, армия хезмәтендә Рахманкулов үзенең җан сердәше Рәшит Агишев белән мәрхүмнең «подвиг» дип аталган батырлыгына сокланган чорда: «Андый батырлыкка, гадәттә, татар әвәс. Матросов безгә милләттәш түгелме икән?..» – диешкәннәр иде. Юраган юш килде – Александр Уфа шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнгән Шакирҗан исемле ятим булып чыкты. Политдәрес алып баручы капитан Урсулякка: «Матросовның батырлыгын һәр совет солдатына үрнәк-өлге, дип аңлаталар. Әгәр аның үрнәгендә бөтен сугышчы фашистларның пулемётларына күкрәге белән ташланган булса, нимесләргә каршы сугышыр кеше калмаган булыр иде», – дип әйтәсе, шуңа Лев Толстойның «Патриотизм – последнее прибежище негодяя» дигән сүзләрен дә өстисе килгән иде. Ярый әле, телен тешләп, чыгыш ясаудан тыела алды.
Әмма бу фикерен ул кайдадыр ычкындырган булып чыкты. Матросов турындагы әңгәмәдән соң ике тәүлек үтүгә, Рахманкуловны «смерш»ка (смерть шпионам!) чакырдылар. Җир йөзендә моннан да мәкерле көч булдымы икән? Ул чакта аны тәүбә итү коткарып калды. «Башка кабатламам мин бу сүзләрне», – диде ул арт саны җиргә тия язып йөргән тәбәнәк буйлы капитанга. «Мин бит сугышта җиңеп чыгу өчен, дошман белән беренче очрашуда ук үләргә ярамый; сугышырга кирәк, башка мөмкинлек калмаган очракта гына батырларча үләргә тиешбез», – дигән идем. Сезгә нинди мәгънәдә килеп җиткәндер, миңа мәгълүм түгел».
– Безгә ул, син телеңне тыя белмисең, мәгънәсендә килеп җитте, – диде кыска аяклы капитан.
Армиядә ул, «смерш» тырнагыннан шактый җиңел котылып, исән кала алды. Бу юлы Габдрахман егыласы җиргә, армиядәге шикелле, фәрештә канатын җәярме икән?..
Йөкне төялгән җиренә илтеп бушатыр алдыннан чикне ачтылар. Йөкне бушатканда, докерлар: «Нигә ракеталарны кире алып кайттыгыз?» – соравы белән Рахманкуловның теңкәсен корытып бетерделәр. Башта җавап кайтармады. Соңга таба: «Аларга бәләкәйрәге кирәк булган, без, уйламыйча, артык зурларын илткәнбез», – дия башлады.
Гомумән, эшче сыйныфы вәкилләре – актив халык. Алар бит радиосын тыңлап, телевидениесен карап, газетасын укып тора. Газета битләрендә, һичшиксез, Никита Хрущёв белән Джон Кеннединең очрашып килешүен укыганнар яисә радиодан ишеткәннәр, соңгы чиктә, эштән туктап, тәмәке көйрәткән чакларда үзара фикер алышмыйча калмаганнар.
Йөк бушатылып беткәч, «Академик Крупчатов» Николаев портына кереп, причалга туктады. Корабка экипаж әгъзаларының хатыннары, бала-чагалары ургылып керә башлады. Ирләрен кочаклап елаган хатыннарга Кубага барып җитәр алдыннан булган вакыйга турында сорап торасы юк иде. «Без капчыкта ятмый», – ди татар мәкале. Фаҗигале хәбәрне дә «секретно», «совершенно секретно», «секретность государственной важности» мөһерләре генә яшереп саклый алмый, күрәсең.
Николаевта ягулык, эчә торган су, азык-төлек һәм техснабжение алганнан соң, кораб Новороссийск портыннан, Япониягә илтер өчен, бодай төяргә тиеш иде. Ничә ел дөнья гизеп, Рахманкуловның Япон илен күргәне юк иде. Әлегә бу насыйп түгел иде булса кирәк. Николаевта аны алмаш штурман көтеп тора иде. Матди яктан файдалы рейсларга кадрлар бүлегендә эшләүчеләрнең «кулларын майлый» белүчеләр йөри. Әнә, аның штатный корабы Италиягә барырга наряд алгач, Рахманкуловның урынын «майлау» остасына бирделәр. Әгәр эш ришвәттә генә булса, вөҗданыңның бугазын кысып, әкренләп күнегергә дә булыр иде. Татар бит ул күнегергә оста. Әнә, колониаль коллык таләпләренә ничек күнеккәнбез. Армия шартларында хәрби боерык – приказ үтәүдә татар белән кайсы милләт вәкиле ярыша ала?
«Чиреннән» терелеп, үз корабына кайткан штурманга эшен тапшырганда, аның күңелен менә шушындый сафсаталар әрнетеп тырнап торды.
Капитан Зимин Одессага кайтырга такси чакырган иде. Машинасына ул Рахманкулов белән Ясиненконы да утыртты. Гадәттә, корабтагы эшне тапшырып, Одессага кайтканда, иң-иң мокытларның да телләре ачыла иде. Алар юл буе сөйләшергә сүз таба алмыйча интектеләр. Күкрәк эчендә авыр таш булып, корабның батырылмый калу фаҗигасе һәм шул җинаять өчен җавап бирелергә тиешлеге ята иде.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев