Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Әниеңнең зарыгып көтүе искә төшкән чакларда үкереп елыйсы, балаларны аналарыннан аерган көчне каһәрлисе, шул көчкә каршы көрәшәсе килә. Габдрахман әнисе искә төшкән саен, аны кызгана, аның тәрбиясе, күз яшьләре, сагынулары өчен нәрсәдер эшлисе, ул игелекләрне ниндидер юл белән кайтарып бирәсе килгәнне тоеп интегә иде...
Романның башын монда басып укыгыз.
Сигезенче бүлек
1
Оксанадан хәбәр булмау Габдрахманның эш арасында онытылып торып та, ялгыз калу белән кабат исенә килеп төшкән даими сызлау чыганагына әверелә башлады. Рахманкулов аңа инде биш тапкыр радиограмма җибәрде. Урта диңгезгә чыккач, Кызыл диңгездә барганда, Бабел Мандәб бугазын үтеп Һиңд океанына кергәннән соң... Җавап һаман юк. Бер-бер хәл булмагандыр бит? Әллә онытырга хәл кылып, аңардан бөтенләй ваз кичүеме?.. Кыз белән егет арасындагы мөнәсәбәтләрне кем белеп бетергән... Бүген үләргә җитеп бер-берсенә омтылган ике гашыйкның, иртә таңга кадәр уйланып ятканнан соң, икенче көнне инде араларының кинәт суынып китүе бер дә булмаслык хәлмени? Нидер бар монда... Шушы көнгә кадәр сулкылдап торган йөрәге бу югалтуны ничек кичерер... Элеккечә үк ялкынланып яратырга язсын иде.
Төнге йокысыз ялгызлыкта Габдрахманга шушындый тынгысыз уйлар килеп хафаландыра иде.
Төшке аштан соң вахтага басарга рубкага менгәндә, Габдрахманга радист Суменко очрады:
– Сезгә радиограмма бар. Каютагызга кертергә җыенып тора идем, – диде ул һәм Рахманкуловка ярты стандарт бит зурлыгындагы бланк тоттырды. – Акчасы күп булса кирәк йөргән кызыңның, төгәл ярты литрга җитәрлек түләгән.
Озак көткән иде Рахманкулов бу радиограмманы. Алу белән укып чыкса, ләззәте тулы булмас, дип, кәгазьне, икегә бөкләп, кесәсенә салып куйды. Өченче штурман белән рубкага керделәр. Корабның маршруты сызылган карта өстендә һава торышын белгерткән НАВИП радиограммасы ята. Координатларын ачыклаганчы, Габдрахман радиограммага күз салды. Көнчыгыш Кытай диңгезеннән секундына ике йөз метр тизлек белән тайфун якынлашып килә иде.
***
Йөрәк ярсып тибә. Тән таш булып ката башлаган шикелле тоела. Күңелдә авыр, куркыныч шом. Бу инде тайфун алдыннан кузгалган инфраозын дулкыннарның һаваны чорнап алганын белгертә. Кайвакыт шушы дулкыннарның амплитудасы йөрәк тибүе белән тәңгәлләшә, резонанска керә дә канның ярсып агуы тамырларны тишеп тышка бәреп чыгардай була. Шушы очракта корабтагы кешеләр, куркудан нишләргә белмичә, суга сикереп төшеп котылырга телиләр булса кирәк. Кораб – кешесез кала. Диңгезчелек тарихында экипажсыз калган кораблар шактый еш очраган. Шушы хәл «Оча торган голланд» риваятен барлыкка китергән.
Вахтаны өченче штурманнан кабул итеп алуга, рубкага капитан килеп керде:
– Укыдыңмы? – Ул штурман рубкасының өстәлендә яткан радиограммага ымлап күрсәтте.
– Укыдым.
– Йөк шторм вакытында урыныннан кузгалмаслык итеп беркетелгәнме? Бигрәк тә прокат. Ул бит сәгать пружинасы шикелле. Чайкалганда, төргәкнең калае өзелеп китсә, трюм капкачын бәреп ачып ташлаячак.
– Төргәкләрне көчем җиткән кадәр ныклап беркетергә тырыштым инде. Йөк төяүчеләр ашыгып эшли бит. План. Ашыктылар. Гел ызгышып торырга туры килде.
– Әйдә, икәү карап, тикшереп чыгыйк әле.
Алар, кесә фонаре тотып, һәр трюмдагы йөкнең чайкалуга каршы тора алу-алмавын тикшерделәр.
– Портта торганда запас борыслар алып дөрес эшләгәнсең, – диде Анатолий Александрович. – Боцманны, өлкән матросны ал да, беренче һәм бишенче трюмдагы прокатлар арасына чайкалганда чыдарлык итеп терәкләр куеп чыгыгыз әле. Тайфунның исемен генә кара син – «Берта». Яһүд хатыннары үҗәт була. Аңа каршы тору ансат булмаячак.
Боцман белән өлкән матросны чакырыр алдыннан Габдрахман каютасына керде дә кесәсеннән радиограмманы алды.
Кичә кич сәгать унынчы яртыда җибәргән.
«Тренировки не радуют. Решила гимнастикой расстаться навсегда. Очень жду твоего возвращения. Скучаю. Хочется сказать еще одно для обоих очень важное слово. Скажу когда вернёшься. Целую. Оксана».
Һәр сүзнең эчендә сөйләп кенә аңлатып булмаслык тойгылар кайнарлыгы, өметләр, туачак мөнәсәбәтләр, кыскасы, киләчәкнең бәхетлеме, бәхетсезме булуы, эченә колач җитмәслек вакыйгалар тутырылган язмыш ята иде. Кесәгә салган кәгазь кисәге, җанлы нәрсә шикелле, Габдрахманның күңеленә кайнар хисләр, бары тик ярату гына бирә ала торган ниндидер яшәеш рәхәтлеге чәчеп тора иде.
***
Корабны төягәндә, докердардан ярты литр аракыга алган агач борысларның яртысын беренче трюмга, калганнарын бишенчегә алып төштеләр дә калай төргәкләре арасына кагып беркетеп куйдылар.
Трюм эченнән чыкканда, тайфун кузгаткан җил корабка килеп бәрелә башлаган иде инде. Көчле җил зур дулкын куптара. Шунлыктан, аның корабка килеп бәрелүе нык сизелми. Дулкын корабны салмак кына өскә күтәрә дә бераздан чоңгылга төшереп куя.
Әлеге вакытта капитан палубадагы мичкәләрне, спардектагы шлюпкаларны карап тикшереп йөри иде. Ул кабат рубкага, Рахманкулов янына килеп керде: – Вахтадан соң ял итүчеләрне уятабыз инде, – диде ул. – Трансляциядән кисәтеп куй әле. Каютадагы әйберләрне ныклап беркетсеннәр.
Ярты сәгать үтүгә, тайфун җиле үкереп исә иде инде. Мачталар сынар хәлгә җитеп сыгылалар. Җил диңгез өстен кубарып ала да корабка томыра. Суның палубадан астарак өлеше зур көч белән корабның кабыргасына килеп бәрелә. Шундый зур көч белән китереп бәргән дулкын корабны сытып, трюм капкачларын кубарып ыргытыр шикелле тоела. Калынлыгы ярты сантиметр булган калайның шушы акылдан шашып бәрелгән су көченә каршы тора алуына, никадәр тырышып карасаң да, ышанасы килми. Курку тоемлауны, тәннең һәр өлешен чорнап алган да, күңел түрендә ниндидер сиңа ят, дошман бер көч: «Бу синең соңгы минутларың, кычкырып ела, Ходай Тәгаләдән газапсыз, теге дөньяга җиңелрәк алып китүен сора...» – дип әйтеп, өндәп тора.
Тайфун котырганда, ярга якынлашырга да куркыныч. Кораб Көньяк Кытай диңгезенең 16 градус 37 минут киңлегендә, 114 градус 26 минут меридианында иде. Төньякта Кытайның Хайнань утравы, корабның юлына каршы көнчыгышта Филиппин архипелагына кергән Лусон атавы. Тыныч диңгездә йөзгәндә, кораб тагы бер көннән Гонконгка барып җитәргә тиеш.
«Дөнья хәлен белеп булмый», – дигән картлар. Татар халкының язмышы диңгездәге кораб язмышына охшашлы булганга шулай әйткәннәрдер. Гонконгка кайчан барып җитәсен Аллаһы Тәгалә генә әйтә алыр иде. Бер көн урынына ике атна булуы да бар. Бәлки, ул портны күрергә язмагандыр да...
Җилнең һаман көчәюенә, дулкыннарның аяусызлана баруына карап, Габдрахман шул турыда уйлый иде. Аның авылдашлары нишли икән? Анда һаман шул очы-кырые булмаган мәҗбүри, хак түләмичә генә эшләтә торган колхоз эшедер инде. Одессада исә шәһәр тормышы, диңгез ярына урнашкан порт тормышы. Һәм анда Габдрахманның сөйгәне – кыпчак кызы Ак Санә...
2
Давыл басыла төшкәндәй итте. Сыртларын кабартып ургылган аяусыз дулкыннар да әкренләп тау-тау булып йөгерүләреннән туктала башлады. Диңгез исә тынычланасы урынга бөтерелеп кайный, чоңгылланып корабны җилтерәтә. Мондый хәлне Габдрахманның күргәне юк иде әле.
Рубкага капитан килеп керде. Барометрның басымы төшкәнен күргәч, аның пыяласына бармагы белән суккалап карады да Рахманкуловтан сорады:
– Ни булганын аңладыңмы? – диде, дер селкенеп торган палубадан рубканың уң як почмагына үтеп. Кулы белән тәрәзә төбенә беркетелгән тоткага ябышкач өстәде – Тайфун күзенә юлыктык. Диңгездә моннан да куркынычрак нәрсә бармы икән?
Карап торырга җил дә ярсып исми, дулкыннар да гөрселдәп корабны кыйнамый шикелле. Мачталар менә-менә сынып төшәргә җитеп дер селкенә. Корабның дер калтыравы шундый гайрәтле, берничә минуттан вак кисәкләргә ярылып, таралып төшәр шикелле тоела. Тайфун күзенә юлыкканда заклюпкаларның ычкынып, корабның таралып төшүе сирәк очрый торган хәл түгел иде. «Ярый әле теплоходка дүрт кенә ел. Әле ул нык, бу сынауны исән- имин үтәргә язсын, Ходаем», – дип, аңыштырмый Аллаһы Тәгаләгә ялваруы тышка бәреп чыкканын сизде Габдрахман.
– Гонконгка исән барып җитә алсак, чиркәүгә кереп шәм куярга кирәк булыр, – диде Анатолий Александрович, Рахманкуловның фикерен аңлагандай итеп. Аннан өстәп куйды. – Мин әле ул турыда уйламыйм да икән – син бит мөселмандыр?..
– Әйе, мин – мөселман. Дөрес, безне хәзер атеист итмәкчеләр. Сезнең атеизм турында итальяннар белән сөйләшкәнегез булдымы?
– Юк. Италия коммунистларының католик булып калулары турында әйтмәкчеме сез?
– Алар коммунист булуларына карап диннән ваз кичмиләр. Иң кызыгы шунда: «атеизм» сүзен ишетү белән, итальяннар андый кешене бандитка, җинаять эшләүдән курыкмый торган бәндәгә саныйлар. Дин тотмаучыларны алар «ля раджоне» – ирекле фикер йөртүче, дип атыйлар.
– Мин монда чакта корабны урап чык әле. Сак бул. Бортка якын барма. Калтыраганда палуба сине үзеннән-үзе диңгезгә алып томыруы бар. Палубага беркетелгән әйберләрне дә читтәнрәк урап уз. «Тайфун күзе» чиктән тыш мәкерле ул.
Габдрахман башта спардекны, аннан соң төп палубаны һәм аскы палубаны урап чыкты. Иң өстәге пеленгатор палубасына күтәрелергә курыкты.
Өскә менгән саен, корабның калтырануы көчәя бара иде. Пеленгатор палубасына илтә торган трапның беренче басмасына басуга, калтыранудан аягы ычкынып китте дә Габдрахман релингка ябышкан килеш һавада асылынып калды. Рубкага әйләнеп кайткач, капитанга хәлне сөйләп бирде:
– Шлюпкаларны тарттырып тоткан трослар бушый башлаган. Аларны ныгытасы бар. Боцманга үзегез әйтәсезме, әллә мин боерык биримме?
– Үзегез әйтегез. Спардектагы мичкәләр ычкынып китәрлек түгелме?
– Тарттырган бауларын чөйләп дөрес эшләгәнбез, аларның берсе дә урыныннан кузгалмаган.
– Мин каютама төшәм. Куркыныч туа башласа, шундук миңа хәбәр итегез. Капитан аска төшеп киткәч, Габдрахман сул як күперчеккә чыгарга ишекне ача башлаган иде, ниндидер кыргый көч шапылдатып кире япты. Ярый ишекне тоткан кулын тартып алырга өлгерде – авыр имән ишек ябылганда,
бармакларын сытып чыгарасы иде...
Сәгать төнге дүрттә вахтага өлкән штурман менде. Штурманнар рубкасына
кереп, корабның картадагы урынын тикшерделәр.
– Вахтага килер алдыннан мин корабны урап чыктым, – диде өлкән штурман
Дюженко. – Тайфун күзеннән чыга алмасак, озакламый шлюпбалкаларны тотып торган корыч арканнар өзеләчәк, йә булмаса шлюпкалар сытылачак. Ишетәсеңме корабның ничек ыңгырашканын?
– Ә трюмнарга тутырылган прокатның, сүтелә башлап, трюм капкачын бәреп чыгуыннан курыкмыйсыңмы?
– «Тайфун күзе»нең читенә якынлаша башладык шикелле. Моннан дүрт сәгать элек гарасат көчлерәк иде.
– Вахтаңа иминлек телим, – диде Рахманкулов рубкадан чыгып китәр алдыннан һәм, трапның култыксасына бар көче белән ябышып, аска, каютасына төшә башлады.
Каютасын ачып керүгә, рундуктан бәреп чыккан киемнәре, үзе белән йөрткән язу машинкасы, сабын савыты, кырынгыч, тагын әллә нинди әйберләрнең каютаның палубасында тәгәрәшеп йөрүен күргәч, Габдрахманның кәефе кырылды. Каюта шкафы – рундукның биге каерылып чыккан. Тимер палубасына чәнчә бармак юанлыгы болт белән беркетелгән сейф, әрле-бирле селкенеп, каюта идәненең уртасында ята. Тимер болтларны, әйтерсең, үткен пычак белән кисеп ташлаганнар. Рундук астындагы тартмадан бау алып, иң башта сейфны диванга тарттырып беркетеп куйгач, палубада аунап яткан әйберләрне карават астындагы иркен тартмага төеп тутырды да, баш очындагы браны яндырып, ятагына менеп ятты һәм кесәсендәге радиограмманы чыгарды:
«Гимнастика белән хушлашам. Синең кайтуыңны зарыгып көтәм».
Яшәүнең тәме, кызыгы булмас иде сине беркем көтмәсә. Дөрес, Габдрахманны әнисе көтә, туганнары. Миллионлаган улларын, кызларын ГУЛАГ лагерьларында череткән илдә әниләр һәрвакыт аларның кайтканын әрнеп, күз яшьләренә тыгылып көтәләр. Күпмиллионлы армия тоткан илдә аларның көтүе дәвам итә. Тик аналарның дәүләт тартып алып олактырган балаларын көтү белән сөйгән кызыңның көтүе арасында аерма бар. Әниеңнең зарыгып көтүе искә төшкән чакларда үкереп елыйсы, балаларны аналарыннан аерган көчне каһәрлисе, шул көчкә каршы көрәшәсе килә. Габдрахман әнисе искә төшкән саен, аны кызгана, аның тәрбиясе, күз яшьләре, сагынулары өчен нәрсәдер эшлисе, ул игелекләрне ниндидер юл белән кайтарып бирәсе килгәнне тоеп интегә иде. Аны хәзер моннан ике генә ай бөтенләй таныш булмаган, хәтта аның дөньяда барлыгын Габдрахман белмичә яшәгән бер кыз зарыгып көтә. «Скучаю...» дигән. Кызның сагынуы ихлас икәнлегенә егетнең бернинди шик-шөбһәсе юк иде. Ул бит кызны үзе дә сагына. Ниндидер әрнүле рәхәтлек, күңелне җылытып торган якты өмет белән очрашу мизгелен көтә. Адәм баласының һәммәсе шикелле, Рахманкулов үзен белә-белгәннән бирле бәхеткә ымсынып яшәде. Оксана белән танышканнан соң, шул «бәхет» дип аталган билгесезлеккә төс керә, аның мәгънәсе барлыкка килә башлады.
«Икебез өчен дә бер бик мөһим сүзне әйтәсем килә. Кайткач әйтермен...» Нинди мөһим сүз икән ул? Оксана ул сүзне нигә радиограммага язмаган? Дөньяны буш сүз басты. Сүз – ялган, сүз – коткы, сүз – богау ул тоталитар дәүләт шартларында. Кешеләр бер-берсенең сүзенә ышанмый башладылар, чөнки хак сүз юкка чыгу дәрәҗәсенә килеп җитте. Оксананың әйтәсе сүзе ниндидер вәгъдә, Габдрахманны бәхетле итәсе зур, изге гамәл булып тоела иде. Биш җөмлә язылган кәгазь кисәге Габдрахманга шундый кадерле. Шул биш җөмлә вахтада торганда үлеп арыганны юкка чыгарды, корабның «тайфун күзе»нә юлыгуы, экипаж әгъзаларының, алар белән Габдрахманның да исән-иминлеге кыл өстендә торуы онытылды. Диңгез чиксезлегендә, тайфун белән көрәшеп, менә-менә батарга торган кораб шушы мизгелдә Габдрахман өчен икенче урында калгандай булды. Кәгазь кисәгенә язган сүзләр соңгы очрашудагы рәхәтлекне, яшәүнең мәгънәсен меңгә тапкырлап, егетне җиденче кат күкләргә күтәрде. Габдрахман тәнендә һәм җанында Оксана уяткан тылсымлы сөю ялкыны кабынуын тойды. Кызның тыгыз, ымсындыргыч күкрәкләре аңа килеп терәлгәннәр. Ул Оксана сулышының үз сулышына килеп кушылганын тоя. Нинди тылсымлы көч икән ул яраткан кызы кочагыннан кергән илаһи тәэсир? Күпме вакыт узды, аларның араларындагы бушлык ике мең ярым мильгә җитеп озынайды, ә шул соңгы кочаклашып үбешү әле һаман исән, һаман кечерәйми, тәэсире һич кимеми иде. Бәлки, чыннан да, ир-егет хатын-кыз заты белән кушылганчы, әле бербөтен түгелдер? Аллаһы Тәгалә тумыштан ир баланы да, кыз баланы да ярты өлештән торган итеп кенә яратадыр? Бергә кушылганнан соң гына бербөтенлек барлыкка килә булса кирәк... Кайберәүләр өйләнәләр, гаилә коралар, балалар үстерәләр, ә үзләре, арада шушы күкләрдән иңгән чын ярату булмаганлыктан, гомер буе яртылаш килеш яши бирәләр...
Кораб әкренләп «тайфун күзе»ннән чыга башлады бугай. Дерелдәү, калтырану күпмедер басыла төште. Әмма чайкалу һаман көчәя, аяусызлана гына бара иде. Радиограмманы мендәр астына салгач, Габдрахман утны сүндерде. Тән арыган. Күңелдә җыр белән генә аңлатып булырлык рәхәтлек.
Кораб чайкалганда тәгәрәтеп стенага китереп бәрә, берничә мизгелдән, кире якка идәнгә алып ыргытырга тырыша. Рахманкулов диванга күчеп ятты. Башын диванның мендәренә, аякларын стенага терәде. Бу мизгелдәге кичерешләр аңа каяндыр таныш иде. Кайдан, кемнән ишеткәне булды икән аның ул хакта?.. Исенә төште – боларның барысы да халык җырларында булган икән... Сагынулар да, яратылу бәхете дә, һәр очрашуны зарыгып көтеп алу да. Йокыга талыр алдыннан Габдрахманның баш миендә киләчәккә җиңелчә бер өмет чаткысы кабынып китте:
«Оксананы туган телгә өйрәтергә кирәк. Телгә өйрәнгәннән соң – җырларны.
Гаилә тормышының көндәлек шатлыгының иң бөек, бәхетле мизгеле – икәүләшеп «Гөлҗамал» җырын җырлау булырга тиеш. Борынгы украин җырлары белән борынгы татар халык җырлары арасындагы уртаклык Габдрахманга таныш иде. Ике халыкта да кыпчаклар калдырган көчле мирас катламы ята».
Шул турыда уйлап ятканда, Габдрахманның арып алҗыган тәне йокы тылсымына кереп эреде. Астын өскә китерергә, сытып ташларга, тирәнлеккә йотып юкка чыгарырга тырышып, корабны кыйнаган тайфун куркынычыннан Рахманкуловны йокы, беркемнең дә көч-куәте җитми торган онытылу дөньясына алып китеп, тәмам тынычландырды.
3
Көндезге вахта алдыннан йокыдан уянганда, чайкалу шактый йомшара төшкән, корабның таралырга җитеп калтырануының эзе дә калмаган иде. «Димәк, без «тайфун күзе»ннән исән-имин чыга алганбыз», – дип сөенеп куйды Габдрахман.
Кают-компаниядә ашап чыгып, рубкага менгәндә, ул радист белән очрашты.
– Сиңа радиограмма бар, – диде Николай Суменко. Һәм, кире борылып, үзенең каютасына алып керде. – Мин аны кичә алган идем. Сине уятасым килмәде.
Рахманкулов спардекка төште дә каютасына керде. Күңелендә «Нишләп Оксана миңа көн саен радиограмма җибәрә башлады әле? Әллә берәр куркыныч нәрсә бармы?..» дигән шом кузгалып куйды. Текстның азагында Дадоновның фамилиясе язылган иде. Димәк, Юра җибәргән.
«Габдрахман, инде белгәнеңчә, Оксана олимпиада вакытында иңбашын авырттырган иде. Күнегүләрдән дә күңеле суынган, ахры. Ул зур өмет белән сине көтә. Аның белән ешрак хәбәрләшеп торсаң иде. Нинадан, Евгениядән, «Чолман» экипажыннан сиңа кайнар сәлам.
Юрий Дадонов».
Радиограммадагы сүзләргә ияреп, авырту Рахманкуловның үзенә дә килеп бәрелгән кебек булды. Ирексездән, ул иңбашын тотып карады. Юк, аның иңбашы авыртмый шикелле иде. Нигә соң алайса ниндидер сызлауга охшаш аяусыз тынгысызлык кәгазьдәге сүзләрдән аның тәненә күчеп йөгерде?
Рубкага менгәндә, кораб горизонт читеннән калкып чыккан, үзара ярышып болытларга омтылган биек йортлар укмашкан җиргә таба шуыша иде. Башкалардан алда кереп, төшке ашны ашаганда, лоцман чакырганнар, корабтагы йөкне каршы алучыга хәбәр иткәннәр.
Исәнләшү белән, капитан Бородуля:
– Йөк кәгазьләрен таможенникларга күрсәтергә әзерләп куйдыңмы? – дип сорады.
– Әйе. Алар әзер.
– Каютаңнан штурманнар рубкасына алып мен әле. Карап чыгасым килә. Аска төшкәндә, Рахманкулов кесәсенә радиограмманы салды. Каютасына
кергәч, коносаментларны, каргопланны алганчы, Юрий Дадоновның сүзләрен тагын бер кат укып чыкты. Моңа кадәр хисләрдә һәм хәтердә генә яшәгән кыз аңа якын-үз кешегә әверелгән, әйтерсең лә алар үзләре генә белгән ниндидер җаваплы, вәгъдәдән дә җитдирәк мөнәсәбәт белән үзара тоташканнар иде. Кызның сәламәтләнүе өчен Габдрахман үзен җаваплы итеп сизә иде.
4
Моннан өч дистә ел элек Таулыга атлы арбага утырып сәяхәт кылып кайткан Бәкер һәм Фәриха малае бүген, Кытай җиренең бер кисәге булуына карамастан, инглизләр кулындагы ирекле Гонконг шәһәрен күрәчәк. Тиздән Рахманкулов кытай телендә Сянгань, европалыларча Гонконг дип аталган шәһәр-дәүләтне үзенең туган Татарстаны белән чагыштырып карый алачак. Дәүләтчелеген югалткан туган җирне, туган халкыңның язмышын зур Кытай дәүләтеннән инглиз колонизаторлары тартып алган җиде юл чатындагы Гонконг белән чагыштыру аңарда нинди фикер уятыр?!
Әнә, корабны каршы алырга лоцман көймәсе килә. Диңгез дулкынының көчен, аның мәкерен үз корабыңа карап чамалавы читен. Басыла башлаган тайфунның тау биеклеге дулкыннары лоцман катерын күкләргә чөеп ыргыта да дулкын арасындагы тирән чокырларга илтеп ташлый.
– Безнең Одессада мондый чайкалу вакытында лоцман корабка якын да килми, – дип сүз башлады капитан.
– Шуңа без анда тышкы рейдта дулкын басылганын көтеп вакыт үткәрәбез дә инде, – диде Рахманкулов аңа. – Ә бу лоцбот, әнә, кечкенә бер бөҗәк сыман, кара, ничек кыю үрмәли.
– Монда инглизләр идарә итә. Алар диңгез белән бик күптәннән уртак тел таба белә торган милләт, – диде капитан.
Лоцбот кораб яныннан узгач, борылып, әкрен генә сулъяк бортка якынлаша башлады.
Рубкага килеп кергәч, лоцман корабтагы приборларга, гирокомпас репитерындагы курска күз сирпеп алды:
– Фул әһед!
– Полный вперёд! – дип кабатлады Бородуля лоцманның боерыгын. Портны диңгездән аерып торган борынны үтүгә, зур, иркен һәм тыныч
порт ачылды. Аркылыга-буйга әллә ничә чакрымга җәелгән портта йөзләгән корабның кайсылары причал көтеп, кайберләре ачык диңгезгә чыгар алдыннан ягулык, су һәм азык-төлек китергәнне көтеп тора иде. Корабларның күплегенә диңгездә тайфун котыруның да сәбәбе бар иде, әлбәттә. Советлар Союзындагыча дәүләтнеке саналган корабта эшләүче диңгезчеләрдән хуҗасына эшләүче диңгезчеләрне саклык һәм акылга таянып эш итү аера иде.
Габдрахман лоцманның инглиз икәнлеген шундук аңлап алды. Ак кыска чалбар, тезенә җитеп торган ап-ак гетр һәм ак кроссовка кигән. Нинди генә көчле җил дә очырып төшерә алмый торган ак чехол кигертелгән матур фуражка һәм кыска җиңле ак күлмәкнең җилкәләрендә капитан дәрәҗәсендәге диңгезче икәнлекне белгерткән дүрт ука тасмалы погоннар. Джозеф Конрад әсәрләрен укып тәрбияләнгән Рахманкулов инглиз диңгезчеләрендә ихтирамга, үрнәк алырга лаек сыйфатларны күрергә өйрәнгән иде инде. Лоцманның үзен тыныч һәм ышанычлы тотуы рубкадагы урыс диңгезчеләренә дә тәэсир итте, швартовка вакытында Советлар Союзы портларындагы шикелле, кычкырыш, көчәнеп эшләү, тәртипсезлекнең монда эзе дә юк иде.
Якорьда торган кораблар арасындагы тарлыклардан тыныч кына узып, причалга якынлаштылар. Биредә урыс диңгезчеләре шикелле швартов бауларын, «бросательный конец» дип аталган нечкә бау – шкертикка тагып, ярга ыргытмыйлар иде. Туктыйсы урынга юнәлгәч, корабка кечкенә моторлы көймә якынлашты да швартовка эшен башкарырга чыккан матрослар кулыннан корабны ярга беркетә торган юан арканнарны алды, сөйрәп, ярдагы пушкаларга элеп куйды. Лоцманның корабка утыруына ярты сәгать уздымы икән, кораб причалга беркетелгән, таможенниклар, йөк хуҗасы, санитар врач һәм йөк бушатуны оештыручы стивидор кают-компанияда корабның документларын һәм конасаментларны тикшереп утыралар иде инде. Утыз-кырык минуттан алар да, саубуллашып, корабтан төшеп киттеләр. Матрослар трюм капкачларын ачты. Йөк бушатучылар килеп туктады.
– Стивидор1 йөкне бушатып бетерергә ничә тәүлек кирәк диде?
– Ике тәүлек.
– Сталин чорында бу турыда әйтергә дә куркыр идем. Капиталистлар илендә
рабочий классның ике ярым тапкыр тизрәк һәм сыйфатлырак эшләвен син ничек аңлата аласың?
Капитан Рахманкуловның фикер йөртү сәләтен һәм аның үзенә карата ихласлыгын сыный иде.
– Бу турыда КГБга җиткерсәгез дә, визамны яба алмаслар дип уйлыйм. Беренчедән, социалистик ярышның камчысы көчсез икәнлеген, икенчедән, капиталистларның эшчеләр сыйныфына тамагы тук, өсте бөтен булырлык, иркен фатир, әйбәт җиңел машина алырга җитәрлек акча түләүнең социалистик ярыштан көчлерәк икәнлеген аңлата. Сәбәбе шул булса кирәк.
– Рәхмәт миңа ышануыгызга. Куркакларны яратмыйм мин. Сталин-Берия чорындагы дер калтырап яшәү безнең каныбызга сеңгән. Шуннан котыла алмасак, без һаман колбиләүчеләр илендә хакыйкатьтән куркып яшәүне дәвам итәчәкбез, Сез күзәтә торгансыздыр бит? Әнә, капиталистлар гади халыкның сүзенә ничек колак сала белә. Бер якта – акча капчыклары – капиталистлар, икенче якта – гади халык. Һәр як үз мәнфәгатен ачык белгертеп, каршы як белән көрәш алып бара. Чынбарлыкны чагылдырган җәмгыять фикере барлыкка килмәгән очракта демократия дә була алмый. Демократия шартларында дистәләгән миллион бер гөнаһсыз кешеләрне ГУЛАГ лагерьларында үтереп тору мөмкин дә түгел.
Капитанның тугарылып сөйләшүеннән файдаланып:
– Портларда вахтада тәүлекләп торабыздыр бит? Бүген өлкән штурманның вахтасы,– диде Габдрахман.
– Беләм. Йөкне бушату җайга салындымы?
– Әлегә тоткарлыксыз бара.
– Өлкән штурман белән килеш тә ике-өч сәгатькә шәһәргә чыгып керә
аласың. Миннән рөхсәт.
1 Стивидор – чит илләрдә судно йөген төяү һәм бушату эшләре өчен җаваплы кеше.
5
Чит илдә совет диңгезчесе ялгызы шәһәргә чыга алмый иде. Һәр командирга помполит ике гади диңгезчене тага. Берсе, һичшиксез – стукач, икенчесе – активист. Башка ил моряклары чит ил портларында бергә укмашкан өч диңгезчене күрү белән, боларның совет иленнән икәнлеген шундук аңлап ала иде.
Помполит Габдрахманга буфетчы хатынны тагарга тырышып карады.
– Йөреп кайтсын инде. Әнә бит, кибетләрне карарга атлыгып тора, – диде, каютасын җыештырып йөрүче хатынга күрсәтеп.
– Мин бит бер генә сәгатькә чыгып керәм. Кибетләр карап йөрергә вакытым юк, – дип баш тартты Рахманкулов.
Помполит аңа үзе белән бер вахтада торган матрос Перебейносны һәм моторист Харченконы такты. Алар өчәүләп шәһәргә юнәлделәр.
Капиталистик илләрнең кибетләре, модадан чыккан кием-салымның арзанлыгы, Совет илендә шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый торган әйберләрнең өелеп ятуы – Советлар Союзы дип аталган урыс иле флагы астында йөзүче диңгезчене айлар буе гаиләсен күрмичә, хәерчегә түләгән эш хакы өчен бил бөгәргә шул мәҗбүр итә иде.
Шәһәр аларның өчесенә дә таныш түгел иде. Бу очракта совет иленнән килгән башка кораб диңгезчеләренең тәҗрибәсенә таянып эш итәргә кирәк була. «Сергей Саблин» торган причалга янәшә пирстә Владивосток танкеры тора иде. Танкерга җитәрәк алар причалга төшеп килгән, «уяулык саклау» боерыгы белән бер-берсенә беркетелгән өч диңгезчене күреп алдылар.
Аларны куып җиткәч, сөйләшүне Харченко үз өстенә алды: – Сез Владивостоктанмы? – диде ул.
– Әйе, – диде өчлекнең җитәкчесе. – Без Владивостоктан.
– Сезнең бу портка килгәнегез бармы?
– Сирәк булса да кергәләп йөрибез, – диде төркемнең җитәкчесе.
– Совет диңгезчеләре монда нәрсә сатып ала?
– Монда нәрсә алсаң да арзан, пошлинасыз яши торган портофранко шәһәре
бит бу, – диде Ерак Көнчыгыш пароходчылыгы диңгезчесе.
– Комиссионкага тапшыру өчен кирәкле әйбер турында сүз бара. Совет
диңгезчеләрен тәэмин итә торган кибет моннан еракмы?
– Без нәкъ шул кибет каршысында торабыз, – диде төркем җитәкчесе.
Әйбер сатып алып, аны, Одессага кайткач, комиссионкаларга тапшырырга, әйбер кыйммәт торган җирләргә җибәреп акча ясарга Харченко оста егет иде. Кибетне табу белән генә канәгатьләнмичә, сорауларын дәвам итте:
– «Мәктәпкә озату» өчен монда нәрсә алалар? Нәрсәләр арзан тора? Аңлатып бирегез әле шуны.
«Мәктәпкә озату» сүзенең барлыкка килү тарихы кызыклы иде.
Бер одессалы Италиядән бозавын имезеп торган болан сурәтле синтетик гобелен сатып алып кайткан да комиссион кибеткә тапшырган. Йөзүгә кабат чыкканда, хатынына әйтеп калдырган: «Әгәр товар сатылса, син миңа: «Балалар мәктәпкә киттеләр», – дип радиограмма җибәр. Сатылмаса: «Балалар мәктәпкә йөрмиләр, авырып яталар», – дип яз. Гобелен тиз сатылган булса кирәк. Берничә көннән диңгезче: «Балалар мәктәпкә киттеләр», дигән радиограмма алган. Радиограммага язылган сүзләргә әһәмият биреп тормаслар иде, радист стукач булган, күрәсең. Ул диңгезчедән сораган: «Кышкы каникул вакыты бит. Нишләп синең балаларың мәктәпкә йөри?» Диңгезче, билгеле, аңлатырга мәҗбүр булган. Бу вакыйга тиз арада диңгезчеләр арасында таралып өлгерә. Шуннан соң сатар өчен алган әйберне «мәктәпкә озату өчен» дип алу гадәткә кереп китә.
– Нәрсә арзан? – диде Владивосток диңгезчесе. – Сез одессалымы?
– Әйе, без Кара диңгез пароходчылыгыннан, – диде Харченко.
– Сез бит сату итү өлкәсендә чемпионнар. Өйрәтеп торуның кирәге дә юктыр. Шул ук стенага элә торган келәмнәр, нейлон кофталар. Соңгы вакытта диңгезчеләр «болонья» плащ белән бизнес ясый башлады.
Шушы сүзләрне ишетүгә Харченко кибеткә чапты. Рәхмәт әйтергә дә онытты. Рәхмәт сүзен Рахманкуловка әйтергә туры килде.
Кибет эчендә, чыннан да, синтетик гобеленнар, нейлон кофталар, болонья плащлар һәм джинсы чалбарлар өелеп ята иде. Өч совет диңгезчесе, шул ук Ерак Көнчыгыш пароходчылыгы вәкилләре булса кирәк, прилавка каршында сатулашып торалар иде. Кибет хуҗасы, җәлпәк битле кытай, елмаеп каршы алды:
– Братишки! – диде ул урысча. – Давай-давай: кавёры, плащ-болонья, джинси, нейлоновые ковты. Всё дёшево. Забирай. – Урысча белгәне шуның белән тәмамланды, күрәсең, үзенең урысны яратканын исбатлар өчен, кибет хуҗасы урыс сүгенүенең иң кабахәт, иң популяр сүзләре белән сүгенеп алды.
Харченко шундук, кибет хуҗасы белән сатулаша-сатулаша, болан сурәте, тарантелла биюе һәм диңгезчеләр телендә «мадам карапчи», рәсем сәнгатендә «Похищение из сераля» дип аталган, ат менгән төрекнең кыз урлавын сурәтләгән өч келәм сайлап алды. Таможенниклар өчтән артыкны рөхсәт итмиләр иде.
Перебейнос та ике келәм, калган акчасына бер дистә нейлон косынка һәм чәйни торган резинка «сникерс» сатып алды. Тәҗрибәле диңгезчеләр өйрәткәннәр булса кирәк. Үзеңнең чит илләрдә йөреп кайтуыңны исбатлар өчен, Совет илендә, танышларыңа шул америка сагызын, авторучка һәм башка чүп-чар бүләк итү гадәте кергән иде.
Рахманкулов күптән инде ясалма күннән тегелгән куртка алырга хыялланып йөри иде. Европа портларында куртка алырга аның валютасы җитми иде. Монда исә джинсы чалбар да, куртка да чиктән тыш арзан иде. Ул валютасына куртка, чалбар һәм ике келәм сатып алды. Кибет хуҗасы алган әйберләрне целлофан пакетка тутырып, скотч белән ябыштырып куя барды.
– Сез кайсы пароходчылыктан? – дип сорады кибет хуҗасы инглизчә. – Бүген генә килдегезме, әллә күптән монда торасызмы?
– Бүген генә килдек. Одессадан без, Кара диңгездән.
– Дусларыгызга әйтегез. Гонконгтагы иң арзанлы кибет минеке. Мин махсус совет диңгезчеләренең күңелен күрү өчен эшлим. Сыра эчәсезме?..
***
Кытайның ярлы ил икәнлеге Габдрахманга мәгълүм иде. Ул университетта кытай студентлары белән бер тулай торакта яшәде. Алар, чыннан да, ярлы, һәр тиеннәрен санап, акчаларын бары тик ашауга, трамвайга гына тотып, бик тә кысынкы яшиләр иде. Хәтта җәйге каникул вакытында туган илләренә дә ике елга бер генә мәртәбә кайтып киләләр иде. Һәр көнне иртән физзарядка ясыйлар. Ашны үзләре пешереп ашыйлар. Хәтта студент ашханәсендәге арзанлык та аларга кыйммәт тоела иде. Һәр кичне диярлек җыелыш. Гел «бишле»гә укыйлар. «Дүртле» алган студентны комсомол җыелышында үтереп тәнкыйтьлиләр иде. «Мао кушты». Артык тырышып укудан кайбер кытай студентлары дистрофиягә юлыгып, хастаханәгә эләксәләр, һәр көннең әзерләнәсе материалын аларга илтеп торалар иде. «Мао кушты» – бу кытайлар өчен закон гына түгел, яшәү кагыйдәсе генә дә түгел, әйтерсең, шул «Бөек җитәкче» кушканның бер генә катрә өлешен үтәмисең икән, сулыш алудан туктаган бәндә хәлендә шундук үләсең, юкка чыгасың иде.
Гонконгтан соң «Сергей Саблин» теплоходы Кытай порты Ксинангка барып, Европа портларына кайтару өчен йөк төяргә тиеш иде. Кытайның үзе белән, шул илдән тартып алып колония ясаган Гонконг белән чагыштырып карау мөмкинлеге булачак иде. Габдрахман инглизләрнең бер-бер артлы колонияләреннән баш тартып, аларга ирек бирүне күзәтеп йөрде. Франциянең колониясе саналган Алжирдан хәрби җитәкче генерал де Голль егерме миллион французны, пароходларга төяп, туган илләренә кайтаруның шаһиты булды. Алжирдагы француз армиясе, ирек өчен көрәшүче гарәпләр белән чагыштырганда, чиктән тыш көчле, һәр очракта алжирлыларны буйсындырып торырлык иде. Де Голль – генерал, ә генерал исә сугыш чукмары булырга тиеш. Нишләп соң ул шундый ымсындыргыч колониясенә үзе теләп ирек, азатлык биреп, корал ярдәмендә буйсындырудан баш тартты?
Кибет витриналарындагы затлы товарлар, энҗе-мәрҗән, алтын-көмеш, асыл ташлар, кием-салымның затлылыгы, күплеге шуларны гомерендә беренче тапкыр күргән матрос Перебейносны телсез калдырды. Витриналарның сихере аны туктата, аякларын җиргә, күзләрен пыяла артындагы могҗизаларга беркетеп куя иде. Шул ук вакытта егет капиталистик илләрнең мәкерле, һәр адымда синең социалистик уяулыгыңны җуеп төшерергә торган куркынычы турында һәм әлеге әшәке коткыга баш бирмәм, дип кәгазьгә язып имзасын куйган ант турында онытмаска тырыша иде. Көлке дә, кызганыч та иде матросның хәле. Харченко, инде дистә елга якын чит илләрне күреп йөргән моторист буларак, үзен ничек тотарга кирәклекне – җае чыкканда, капиталистик илләрдәге кимчелекләрне генә телгә алырга, шушы юл белән үзенең КГБ ачкан визасын сакларга кирәклекне – яхшы үзләштергән иде.
Алар бераз адашып, портка кайтырга юл эзләп йөргәннән соң, сатып алган әйберләрен калдырган кибет янына килеп чыктылар. Эчкә кергәч, кибет хуҗасы сорады:
– Шәһәр ошадымы?
– Ошадымы сиңа, Петро? – диде Рахманкулов.
Егет югалып калды. Ошады, дисәң – капиталистлар илендәге шәһәр.
Ошамады, дисәң – ялган.
– Болай, начар түгел шикелле, – диде ул һәм кадрлар бүлегендә калдырган
ант кәгазен аклар өчен өстәде. – Әмма шунысы начар: хезмәт ияләрен эксплуатациялиләр...
Габдрахман тәрҗемә итте.
– Кайда күреп өлгердегез хезмәт ияләрен эксплуатацияләүне? Совет диңгезчеләренә күпме түләгәннәре миңа мәгълүм. Сезнең айлык эш хакын портта эшләүче докерлар ике-өч көн эчендә ала.
– Нәрсә әйтә ул? – дип сорады Харченко. Тәҗрибәсе зур диңгезче буларак, сүзнең нәрсә турында барганын чамалый иде ул. Рахманкуловның аны кибетләргә кереп йөрүдән мәхрүм иткәне өчен үч алырлык фикер юкмы икән аларның сөйләшүендә дип кызыксына иде.
– Хуҗа безнең экипажны кибетенә чакыра, – диде Габдрахман. – Ул товарларын махсус совет диңгезчеләре өчен тотам, диде.
– Корабыгызга кайткач, диңгезчеләргә әйтегез, – диде хуҗа һәм кибетенең адресы, аның нинди товарлар белән сәүдә итүе язылган рекламаны учлап егетләргә сузды.
Ике тәүлектән йөкне бушатып бетерделәр. Эшли белә иде Гонконгның докерлары. Стивидор йөк бушатуны оештыруда даһи иде. Һәм техниканың да иң соңгы сүзе – һәр операция автоматикага, электроникага көйләнгән. Бу – Кытай җиренә урнашкан инглизләр төзегән порт.
6
Ксинанг порты Сары диңгезгә урнашкан, әле тулысынча төзелеп тә бетмәгән яңа порт. Анда моннан бер генә гасыр элек диңгез суының дулкыннары уйнап йөргәндер. Хуанхе елгасы диңгезгә туктаусыз ләм ташып тора. Диңгезгә койган җирендә елга саега, әкренләп елга тамагында яңа тармаклар, ясалма сазлыклы утраулар барлыкка килә. Утраулар диңгез чигенгән чакта гына су өстенә калкып чыгалар, диңгез күтәрелгәндә, алар су астында калып күренмиләр. Кичә монда килеп җитеп, якорь салган чакта Габдрахман бинокльдән күзәтте. Кытайлар шул елга агызып китергән ләм өстенә земснаряд белән төптәге ләмне суырып өяләр дә, шуның өстенә баржаларга төяп, ком китереп аударалар. Диңгез өстеннән күтәрелеп чыккан ясалма утрауларга пароходларга төяп Аргентинадан кайтарылган, акчага сатып алган кара туфракны җәяләр. Кара туфрак җәелгәннән соң, җирне, ызан ясап, вак кисәкләргә бүлгәлиләр дә җирсез игенчеләргә әҗәткә саталар. Кытай лоцманы мактанып сөйләде: егерме биш ел эчендә хакын түләп бетерергә вәгъдә биреп алган җирнең хакын тырыш кытайлар алты-җиде елда түләп бетерә икән. Шул сүзләрне ишеткәч, капитан Бородуляның патриотик тойгылары тышка бәреп чыкты:
– Ә без Советлар Союзында миллионлаган гектар яшел тугайлардагы чабып бетерә алмаслык болыннарны, уңдырышлы яланнарны тигезлектә агып яткан елгаларның суы астында калдырып, гидроэлектростанцияләр төзибез...
***
Габдрахман, киенеп, авралга чыкты. Швартовка вакытында ул корабның койрыгыңда матрослар белән җитәкчелек итә, теплоходның ярга йомшак килеп терәлүе аның җаваплылыгында иде.
«Сергей Саблин», дулкынваткычның очына утыртылган маяк яныннан узып, порт эченә кереп килә. Портта инде күптән металлоломга тапшырасы иске баржалардан, ике карсак буксирдан тыш бер генә кораб та юк. Кытайларның чит илләр белән сәүдәсе оештырылмаган микәнни? Тукта әле, монда бит йөк бушата торган краннар да күренми. Яңа төзелгән причал янында гына земснаряд су төбеннән ләм суырып, киләчәктә пирс буласы урынга бушата. Димәк, портны төзи генә башлаганнар.
Әнә, причалда швартов бауларын корабтан алып, ярга каккан пушкаларга беркетергә әзер торган швартовщиклар. Йа Хода, өсләрендәге киемнәре... Аларның ябыклыгы... Юан, авыр арканнарны сөйрәргә көчләре җитәрме икән мескеннәрнең? Әллә швартов баулары үзләрен диңгезгә сөйрәп төшерерме?
Өлкән матрос Кириенко йомгак итеп уралган нечкә бау – шкертикны ярга ыргытты. Очып барган җиреннән авыр йомгак сүтелә, һаман оча. Ниһаять, йомгак ярда көтеп торган ябык бәндәләрнең янына барып төште. Эләктереп алдылар һәм берьюлы өч кеше суга төшерелгән юан арканны сөйрәргә тотынды. Тешләре, тырнаклары белән ябышып сөйриләр мескеннәр. Юк, болар көчләре җитмичә җиргә егылсалар да, сөйрәүләрен дәвам итәчәкләр.
Ниһаять, «Сергей Саблин»ны причалга беркетеп бәйләп куйдылар. Корабка комиссия – таможенниклар, чик саклаучылар, тагын әллә кемнәр – өсләренә гади яшел тукымадан тегелгән френч кигән бәндәләр кереп тулды. Тикшерү, тентү башланды. Йөзләрендә елмаю. Үзләре ашыгалар. Гадәттә, нинди генә портка кермә, кайсы гына илдә булма, урысча «формальность» дип аталган документларны тикшерү, йөк төяү хакында сөйләшү инглиз телендә бара. Комиссияне җитәкләгән таможенник, чик саклаучы һәм йөк төяүне оештыручы стивидор – өчесе дә саф урыс телендә сөйләшәләр иде. Менә бит кытайларның Советлар Союзында белем алулары нәтиҗәсе?!
Йөк төяү белән җитәкчелек итәргә тиешле стивидор йөкне өч тәүлек эчендә төяп бетерәбез дип вәгъдә итте. Комиссия эшен бетереп чыгып киткәч, Рахманкулов капитан янына керде.
– Өч тәүлек эчендә йөкне төяп бетерәбез дигәнгә сез ышандыгызмы? – дип сорады ул капитаннан.
– Әкият сөйли стивидор. Ничек инде техника кулланмыйча унҗиде мең тонна йөкне төяп бетереп булсын. Стивидор мин мореходкада укыган елларны Одессаның порт инженерлары әзерли торган институтында Михаил Жванецкий белән бер курста укыган. Шунда шыттырырга өйрәнгән, күрәсең... Син инде күз-колак булып тор. Бу Европа иле түгел. Урлашу да бездәгедән ким түгелдер. Тальманнарны тәҗрибәле матрослардан сайладыңмы? Монда бит биш трюмга да берьюлы төйибез, диделәр.
– Матрослар җитмәде. Мин докторны да, икенче радистны да тальман итеп билгеләдем. Баш тартмакчы булганнар иде. Капитанның боерыгы, дип, сезнең исемегезне файдаландым.
– Дөрес эшләгәнсең, – диде Бородуля. – Вак-төяк җаваплылыкны өстенә алырга курыккан штурманнарны яратмыйм мин.
***
Рахманкулов причалга күз салды. Терсәкләре тишек күлмәктән, шәрә тезләре ертык чалбардан чыгып торган бәләкәй буйлы, ябык докерлар, унар кешедән торган төркемгә тупланган сафларга тезелеп, корабка якынлашып килә иде. Алдагы төркем башындагыларның кулында күчмә кызыл байрак. Гадәттә, һәр трюмга өч-дүрт докер туры килә. Болар исә бер дистә, һәммәсенең йөзендә бу милләт вәкилләрендә генә очрый торган тәвәккәллек һәм Чкалов заманында чыккан: «Мы рождены, чтобы сказку сделать былью...» омтылышы сурәтләнгән. Шуларны күргәч, Габдрахманның исенә үзе белән бергә Мәскәү университетында ярым ач, ярым ялангач яшәп, гел «бишле»гә генә укыган кытай студентлары, Караяр картларының капка төбендә ләчтит сатып утырганда: «Кытай басар дөньяны», дип еш кына искә алулары килеп төште.
Һәр трюм янына капчык төягән машина килеп туктый башлады. Күз ачып йомганчы, капчыкларны парашют дип аталган баудан үргән җайланмага тутырып, машина өстенә килеп туктаган, кран урынына кулланылган укның ыргагына эләләр дә, икенче мизгелдә ул капчык төялгән парашютны күтәреп трюм капкачы өстенә илтеп куя. Капчыкны ике докер төбеннән күтәреп тота, өченче йөкче капчык авызын теккән юан җепне үткен пычак белән аркылыга кисеп ташлый. Капчык эчендәге мамык төбе – шрот трюм эченә коела. Трюм эченнән күтәрелгән куе сасы тузан корабны чорнап алды. Докерлар исә тузанның иң куе җирендә эшләсәләр дә түзәләр иде.
Ике тәүлектән соң кытай докерларының йөкне өч тәүлек эчендә төяп бетерәчәкләре тулысынча ачыкланды. «Нинди халык бу?» – дип хәйран калды Габдрахман. Ул колхоз эшендә кемнең эшчән, кемнең ялкау икәнлеген аңлап булмаганны белә иде. Бик тырыш, эшчән кешенең дә колхоз эшендә көн үткәрү өчен генә кыймылдап йөрүе мөмкин иде. Совет илендә кешенең тырышлыгын, эшчәнлеген аңлар өчен, аның үз эшен башкаруын күрергә кирәк иде. Ә менә кытайлар... Нинди халык соң бу? Габдрахман белән Мәскәү университетында укыган кытайлар һәр иртәне, урыслар йоклаган арада, торып физзарядка ясыйлар һәм иртәнге ашны пешереп ашарга да өлгерәләр иде. Һәр Кытай студенты гел «бишле»гә генә укый иде. Сәләтле булганнан түгел, Мао кушты, дип, «бишле»гә укый иде азиатлар. Менә хәзер Габдрахман кытайларның докерларын күрде. Аларга эш хакын чиктән тыш аз түләгәннәре көн кебек ачык иде югыйсә.
***
Кытай докерлары йөкне төгәл ике тәүлек ярым төяделәр. Үз күзе белән күрмәгән кешегә бу ябык, алама киенгән, йончуның чигенә җиткән бәндәләрнең шундый эш башкаруларын сөйләп аңлатырлык түгел иде. Корабка йөк төяүнең нәрсә икәнлеген белгән кеше: «ялганла, әмма чамаңны онытма», дип сөйләүдән туктатыр иде.
Габдрахман стивидордан сорамый булдыра алмады:
– Миңа бер нәрсә аңлашылып җитми, – диде ул.– Сез менә, социализм төзибез, дип көчәнәсез. Шәһәрдә без аяк атлаган саен бизнеска, алыпсатарларга, төрле зурлыктагы капиталистларга юлыгып йөрдек. Озакламый баеган кытайларның тәхеттә утыручы коммунистларны бәреп төшерүеннән курыкмыйсызмыни?
– Коммунистлар үзләре бизнес белән шөгыльләнегез, баегыз, Кытай бай булырга тиеш, дип пропаганда алып бара.
– Байлар белән хезмәт ияләре арасында гауга чыгып, революция барлыкка килүдән курыкмыйсызмы?
– Кытай кешесе беркайчан да кытай кешесенә каршы сугыш игълан итмәячәк. Әнә, Тайвань атавында гоминьданчылар капитализмда яши. Сугыш ачсак, без аларны күптән инде җиңгән булыр идек. Утрауда кытайлар бай яши. Әгәр без дә шундый байлыкка ирешә алсак, бернинди сугышсыз, кушылып, бер дәүләт булып яши алачакбыз, дип аңлата безнең галимнәр. Сез, урыслар, Тайваньны Кытай Халык Республикасына кушу өчен, бер минут та икеләнеп тормыйча, сугыш ачар идегез... Чынбарлыкта кытай үз милләте өчен җанын бирергә риза булып яши.
– Кытайда яһүдләр бармы?
– Бездә юк алар.
– Нишләп юк?
– Белмим. Кытай кешесе башын иеп, нәрсә кушсалар, шуны башкарып
йөргән булып кыланса да, өстә аның белән идарә итеп утыручы башка милләт вәкилен өнәми. Әнә бит, татарлар Кытайны яулап алганнан соң, император итеп үз милләте вәкилләрен утыртканнар. Гасырлар үтү белән, татарлар кытайга әверелгән.
«Рәсәйдә революцияне яһүдләр ясаган. Әгәр социализмнан капитализмга кире кайту өчен революция булса, аны да яһүдләр оештырачак һәм, урыслар исеменнән алар идарә итәчәк. Байлык та алар кулына кереп эләгәчәк. Ә мин фәкыйрь, Ксинанг шәһәрендә яшәүчеләрне күрү белән, Андерсенның «Сандугач» исемле әкиятендәге беренче җөмләсен исемә төшердем: «Кытайда кытайлар яши. Аларның императорлары да – кытай кешесе». Менә сиңа әкият...»
Җирле вакыт белән сәгать бердә йөкне төяп бетерделәр. Биш трюмда эшләгән биш бригада арасында социалистик ярыш барган икән. Күчмә кызыл байракны икенче трюмда эшләүче бригада күтәреп килгән иде. Йөк төялеп бетүгә, докерлар причалга тантаналы җыелыш үткәрергә төште. Портның җитәкчесе, партия оешмасы секретаре һәм профком рәисе шул җыелышта чыгыш ясап, күчмә кызыл байракны өченче трюмда эшләгән бригадага тантаналы итеп тапшырып китте. Кызыл байракны яулап алуга кытайлар сабый балалар ихласлыгы белән шатланалар иде. Советлар иленең шаулы утызынчы еллары рухы монда күчкән диярсең.
7
Габдрахман Бәкер улы Рахманкулов өч ай ярым гомерен кораб артыннан сузылып калган кильватер агымына агызып җибәргәннән соң, Одессага әйләнеп кайтты. Кайда хәзер Гонконг? Кытай порты Ксинанг кайда? Ә Роттердам, Плимут, Гавр, ниһаять, күпме еллар, яныннан узганда, Бәкер малаен ымсындырып, үзенә якын җибәрмичә торган һәм Одессага әйләнеп кайтыр алдыннан гына керелгән Тахо елгасы тамагына урнашкан Португалия порты Лиссабон кайда? Соңгы рейста узган өч ай ярым вакытның да Рахманкулов кая китеп югалганын аңлый алмый иде. Шул өч ай ярымның һәр көнен, сәгатен, минутын ул күңеленнән кичереп, үзенең картаюга җитәкләп алып барган гомере аша уздырып җибәрде. Кайда ул хәзер айлар, атналар, көннәр, мизгелләр? Менә бит ул яшәү дигән нәрсә... Аны аңлап та, аңлатып та булмый.
«Сергей Саблин» теплоходы ике көннән тагын юлга чыгачак. Габдрахманны корабның штаттагы икенче штурманы алыштырды. Ул хәзер үз корабы – «Чолман»ны көтә. «Чолман» бер ай, ай ярымнан Одессага кайтып җитәчәк. Пароход юлда йөргән арада Габдрахманга чираттагы ялын бирделәр. Ялга китәр алдыннан ул, Чистые Криницы авылына шалтыратып, үзенең Ак Санәсе белән сөйләшеп алды. Оксана берничә атнадан Одессага килергә тиеш иде.
– Кайттым менә. Бер айга ял бирделәр. Син генә юк Одессада. Синсез монда бушлык. Бер кызыгы да юк ялгыз селкенеп йөрүнең... – диде Габдрахман, уфтанып.
Дәвамы бар.
"КУ" 12, 2018
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев