Логотип Казан Утлары
Роман

Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)

– Соңгы очрашуыбыз бу... Мин өйләнергә вәгъдә биреп кайттым. Оксана егеткә текәлеп карады да бер адым артка чигенде. – Кемгә? – Үз милләтемнән. Татар кызына. – Син шулай милләтчемени? Мин синең хыянәтче хәйләкәр икәнлегеңне белми идем. Күпме вакыт: без – кыпчаклар, безнең тамырларыбызда бертөрле кан ага, дип, күземә төтен җибәреп, миемә пудра сөртеп йөрдең. Ә мин, дура, шуңа ышандым...

Романның башын монда басып укыгыз.

Тугызынчы бүлек

1
Ялгызлыктан шактый йончып, олы, тирән мәхәббәткә сусап кайткан Габдрахманны Одесса һич көтелмәгән сюрпризы – моннан соң аның киләчәк яшәешенә үзгә бер юнәлеш биреп, гомер агышын бөтенләй икенче эздән борып җибәрердәй олы вакыйга-бүләге белән каршылады. Почта бүлегенә кереп, ул үз исеменә аталган бандероль һәм бер хат алып чыкты. Бандерольне энесе Варис җибәргән, хат «Совет әдәбияты» журналыннан иде. Габдрахман тыкрыктан диңгез ягына чыгып, сквердагы буш эскәмиягә барып утырды һәм зур кызыксыну белән, ашыга-ашыга, бандерольне ачты. Кәгазь төргәк эченнән «Совет әдәбияты» журналының өч ай элек басылган дүртенче саны килеп 
чыкты. Аның беренче битенә, эре хәрефләр белән, энесе Варис: «Уңышың белән ихлас котлыйм!» дип язып куйган иде. Габдрахман зур кызыксыну катыш, журналның эчтәлегенә күз ташлады – басма хәрефләр белән аның исем-фамилиясе, ярты ел элек Казанга җибәргән хикәясенең исеме һәм кайсы биттә басылганы күрсәтелгән иде. Ул, бөтен дөньясын онытып, йотлыгып, үзенең беренче кат татар телендә язган яңа хикәясен укырга ябышты. Хикәянең бер генә сүзе дә төзәтелмәгән булса да, әсәр инде хәзер аныкы да, аныкы түгел дә кебек иде. Габдрахман үзен бер үк вакытта язучы итеп тә, укучы итеп тә тоеп, реаль җирлектән аерылып, иҗади очыш югарылыгына күтәрелгәндәй хис итте. Бу аның өчен әлегә кадәр кичерергә туры килмәгән, бөтен тәнгә, җанга ләззәт иңдергән, ниндидер канатлы очыш биргән кадерле, шул ук вакытта сират күперен кичкәндәй, үз-үзеңне вөҗданың алдында кырыс сынау җаваплылыгы тойгандай илаһи бер мизгел иде.
Хикәя Италиядә үзенә очраган бер татар карчыгының фаҗигале язмышына нигезләнеп язылды. Габдрахман монда аның сагыну-җирсү белән тулышкан хис-кичерешләрен, җан сызлануын, эчке рухи моңын башка бер генә тел ярдәмендә дә тиешле нечкәлектә, табигый буяу төсмерләрендә тасвирлап биреп булмаслыгын тоеп алган иде... Һәм, ничек кенә кыенга туры килмәсен, үзенең гадәти хат язудан узмаган, инде анысы да шактый гына тутыга төшкән язма телен, язу тәҗрибәсезлеген, алда торган бөтен иҗади авырлыкларны җиңеп чыгып, әлеге кабатланмас милли фаҗига тирәнлеген бары тик балачакта, яшүсмер чакта күңеленә тирән кереп сеңгән туган теле аша җанландырырга ныклы карар кылды. Бүген инде ул үзенең ялгышмавын, моның бердәнбер дөрес юл икәнлеген күрде, шуңа эчке иманы белән тагын бер кат инанды. Димәк, Габдрахманның язучы буларак тормыш дөреслеген эзләүдәге юлы киләчәктә бары тик туган телендә түшәлгән булырга тиеш. Бу – аның теләгеннән туган ният түгел, ә бәлки чынбарлыкны тоемлавының табигыйлеге, тирәнлеге һәм нечкәлеге куйган олы таләпләрнең иң беренчесе. Аның өчен бу аксиомага тиң олы ачыш иде.
Габдрахман, азрак уйланып торганнан соң, «Совет әдәбияты» редакциясеннән килгән хатны ачты. Анда бүлек мөдире Әхәт Сафин берничә юллык язмасында шулай ук аны иҗат уңышы белән котлаган һәм хикәянең укучылар арасында киң резонанс уятуын әйтеп, шуларның икесен – аксакал әдибебез Фатих Хөснинең һәм Финляндиядән килгән бер укучы ханымның авторга юллаган хатларын, тәнкыйтьче Рушан Гаделевнең исә басарга рөхсәт ителмичә редакция портфелендә торып калган анализ-бәясен дә, автор үзе ишетсен дип, җибәрергә кирәк табуын әйткән иде.
Фатих Хөснинең хаты берничә җөмләдән генә тора иде:
«Габдрахман энекәш! Хикәягезне бик яратып укып чыктым. Тормыш-яшәешебез каршылыкларына тирән үтеп керүегезгә, тел байлыгыбызны гаҗәп нечкә тоемлавыгызга хәйран калдым. Героиня сөйләмендәге ул сүзләрне кайдан табып бетердең, шайтан малай!
Сезгә, һичшиксез, язарга кирәк! Иҗат уңышлары теләп, Фатих Хөсни».
Татар прозасының танылган сүз остасы Фатих Хөснидән Габдрахманның иң курыккан, иң йомшак дип йөргән урыны – әдәби теле турында шундый сүзләр ишетү – бу инде аның өчен иң зур бәяләрдән дә кыйммәтлерәк иде. Иң әһәмиятлесе шунда: әлеге сүзләр аңа алга таба милли әдәбиятта курыкмыйча кулына каләм алу дәртен ныгыта иде.
Журнал редакциясе Финляндия татарларыннан килгән хат турында да телгә 
алып, анда: «Олы рәхмәтебезне Рахманкуловның үзенә җиткерегез әле, без аның бу хикәясен, «кулга эләгү белән, елый-елый укыдык», – дип язылуын хәбәр иткәннәр иде.
Габдрахман, ниһаять, Рушан Гаделевнең «Әдәбиятыбызга яңа талантлар» дип исемләнгән, әмма журналда басылырга рөхсәт ителмәгән тәнкыйть мәкаләсен укырга кереште.
«Рахманкуловның тәүге хикәясе киң катлам укучылык җәмгыятендә вә әдәбият белгечләре арасында ихлас кызыксыну уятуы очраклы хәл түгел, – дип язылган иде анда. – «Безнең өй»гә кадәр татар әдәбияты Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять»ен, Н.Фәттахның «Ител суы ака торур», М.Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары»н искә алмаганда, күбрәк социалистик ярышка, совет хөкүмәтенең татарларга бәхетле, мул, рәхәт тормыш бирүенә мәдхия җырлау белән мәшгуль иде. «Безнең өй»нең беренче җөмләсеннән үк укучы татарларның төрле якка сибелеп-чәчелеп бетүләре, диаспораның чит илләргә, Италиянең Генуя каласына, хәтта Америка континентына кадәр барып җитүе турында мәгълүматка юлыга. Барыгызга да билгеле: «йомшак геноцид» турында да, чукындырулар вакытында да татарларның туган туфракларын ташлап, качып китү бәрабәренә генә исән кала алулары турында сөйләргә ярамый иде. Хикәя авторы, татар әдәбиятында беренче буларак, әлеге проблеманы күтәреп чыга, һәм бу турыда ачыктан-ачык сөйләү мөмкинлеге булмаганлыктан, ул әдәби киная (подтекст) ысулын куллана. Татар карчыгы Италиянең Генуя каласына кызы янына килгән. Икенче кызы Америкада яши. Әгәр соңгы вакытта чит илләрдә яшәүче татарлар турында горурланып, хәтта ниндидер көнчелек белән язу ысулы кулланылса, укучыга бу хикәя андый тәэсир ясый алмаган булыр иде. Карчык исә, үзенең туган туфрагы – татар иле турында кан йотып җирси, сагына, өянке ышыгында утырган йортын күрү хыялы белән яши. Карчыкның газаплары татар кешесе өчен очраклы тойгы түгел. Халык җырлары, татар фольклоры тулысынча диярлек «үсеп җиткәч, чит илләрдә үтә безнең язмышлар...» сыктавына багышланган. Зәвыклы укучыга карчык гаиләсенең туган туфрагыннан куылуы, йорт-җиренең тартып алынуы турында аңлатып торасы юк. Хикәядәге сюжетның төп максаты – татарлар Рәсәй империясенең иң каһәрле төбәкләре саналган мәгъдән, ташкүмер рудникларында, армия хезмәтендәге дедовщина мәсхәрәсендә чиләнү белән генә чикләнмиләр, аларның «бәхет эзләү» дип аталган борын төртер җир эзләп йөрүләре хәтта чит илләргә тикле җәелгән. Хикәя авторы конкрет илдә, конкрет шәһәрдә газапланып яшәүче карчыкны, аның кызын, оныгын әдәбият алымнары белән сурәтләп күрсәтә. Мескен карчыкның: «Өебез исән булмаса да, өянкеләребез калгандыр әле...» – дип хафалануы да аның большевиклар алып килгән зур, глобаль фаҗигане абайлавы турында сөйли. Кешеләрне торакларыннан куып, мал-мөлкәтләрен тартып алу белән генә чикләнмичә, «коммунизм җәннәте» дип күз буяп илне тоташтан ГУЛАГ лагерьлары белән каплап ташлаучылар табигатьне дә таптап, пычратып, болыннарны, кыр-яланнарны, елга буена урнашкан авылларны су астында калдырып бетерүләрен карчык эчкерсез шәхесләргә хас сизгерлек белән сиземли. Хикәянең финалы, карчыкның яшерен рәвештә трюмга кереп посуы, юлда үлүе, өстән генә караганда, чама белмәү, арттыру булып күренергә мөмкин. Рахманкулов хикәяне көчле доминант җөмлә белән тәмамлый: «Карчыкны Феодосия портында үз туган җиребезгә җирләдек». Кырымның җирле халкы – кырым татарын туган туфракларыннан сөрүгә каршы, татарларның империя тарафыннан туракланып бүленгән психологик стереотипларына каршы юнәлтелгән аңлатма бу. Урыслар бит беркайчан да үзләрен «новгород урыслары», «орёл-белгород урыслары», «урал урыслары», дип йөрмиләр. Нигә соң татарлар кырымлыларга, нижгарларга, себер татарларына, хаҗитархан татарларына, литва татарлары шикелле төрләргә бүленергә тиеш? Рахманкуловның төрлечә бирелгән иҗатында бу протест еш яңгырый».
Шактый кырыс һәм җитди бәя иде бу.
Мәкаләнең журналда басыла алмавы кызганыч, әлбәттә. Әмма бу аңлашыла да... Әлеге факт иң кыю фикернең дә сәнгатьле әсәр рәвешендә әдәбиятка тизрәк үтеп керә алуын тагын бер кат раслап тора. Димәк, Габдрахман бу яктан да хаклы булган. Әлегә ачыктан-ачык язар вакыт – алар заманы килмәгән. Димәк, Рахманкулов нәкъ менә кичекмәстән хәзер кулына әдәби каләм алырга тиеш булып чыга!
Габдрахман әдәбият галименең шактый тирәннән алып фикер йөртүенә бик канәгать калды. Язганнары бушка түгел, киң катлам укучыларга да алар барып җитә, димәк, мондый әсәрләр кирәк дигән сүз! Башкаларның әсәрдә син әйтергә теләгән фикерне, күтәреп алып, тагын да икенчерәк аспектларда яңгыратуын ишетүе әдип өчен бәхет түгелмени?! Димәк, тормыш каршылыкларын, барысына да син үзең генә гаепле кешедәй, үз эчеңдә кайнатып, кайгырып, борчылып йөрүгә караганда, язып, чишеләсе проблема – әсәр итеп замандашларыңа, укучыларыңа, милләттәшләреңә җиткерә алуың күпкә отышлырак. Географик киңлек ягыннан да, төрле заман укучыларын бу мәсьәләгә җәлеп итү мөмкинлеге ачылу ягыннан да... Язарга кирәк!
Күр, Одесса егеткә әдәби иҗат өлкәсендә икенче тапкыр инде нинди кыйммәтле бүләк әзерләп куйган! Юк инде, монысын да күрмәмешкә салышып, колак яныннан шыпырт кына уздырып җибәрергә мөмкин түгел...
***
Соңгы елларда Рахманкулов бик озак бер үк төшне күреп интекте. Имеш, ярты сәгатьтән аның корабы диңгезгә чыгып китәргә тиеш. Таможенниклар, чик саклаучылар инде тикшерергә, тентергә керешкәннәрдер? Аврал уйнап, швартов бауларын ычкындырып җибәрсәләр, машина телеграфын өлкән штурман «полный вперёд»ка күчереп куйса, кораб яныннан артка таба ак яллы дулкыннар йөгерә башлаячак. Ә Габдрахман һаман такси тота алмый. Маңгайларында яшел ут янган җиңел машиналар аның яныннан узып тора. Ул кулын күтәрә, каршы чыгып карый – туктамыйлар. Өзгәләнеп кычкыра – ишетмиләр. Портка йөгереп барган булса, бәлки, өлгерә дә алыр иде?!. Йа Хода...
Диңгезгә чыккан корабыңа өлгерә алмый калу... Чын диңгезче өчен моннан да зуррак мәсхәрә буламы икән? Ничә ел эшләп, Габдрахманның бер генә тапкыр да корабына соңарып кайтканы булмады. Менә бүген... Ул хәзер ничек кеше күзенә күренер?
Кат-кат күргән әлеге төшен, монда берәр мәгънә ятмыймы икән, дип, Габдрахман үзенчә берничә төрле юрап та караган булды. Әмма бүгенге халәте диңгезгә ике мәгънә өстәп аңлаудан уза алмады: бәлки, бу минем шулай «тормыш диңгезе»ндә яшәвемнән соңга калу куркынычы булуга кисәтүдер?.. Бәлки, бу, талпынып та, халкыма хезмәт итәрлек язу стихиясенә ирешә алмаган «иҗат диңгезе»дер?! Ә бәлки икесе бергә?! Ни генә булмасын, өйләнергә кирәк!

Ни генә булмасын, язу дәртенә ныклап керешергә кирәк! Олы язмышыңа соңга калмаска иде!
Чынбарлыкны күзәтеп һәм аның турында уйланып йөрү белән генә чикләнмичә, шәхси тормышың, яшәү мәгънәсе биргән каләмең турында да ныклап уйларга вакыт килеп җитте булса кирәк. Тукай әйткәнчә:
Игътиля итсәң (югары ашсаң), канатың ач, – вакыт җитте бугай, –
И тумыштан гарше әгъляларга (югары күкләргә) җилкенгән күңел!..

 

2
Чынлап та, кайчан, ничек килеп чыкты, ничек бирелде соң әле Габдрахман бу әдәби иҗат хирыслыгына?
Бәлки, әлеге омтылыш аның хыялый балачагына барып тоташадыр?! Бәлки, авылда, җир куенында аунап үсү, кечкенәдән эш арасында табигатьнең мең төрле үзгәрешләрен күзәтергә өйрәнүдән тугандыр бу нечкәлекләр?.. Матди һәм рухи җитешсезлекләр, авыр хезмәт, тормыш кыйнаулары да үз эзен салмый калмагандыр әлеге тирән кичерешләргә?.. Яшәештә гаделлек эзләү тойгысы кайчан барлыкка килде икән?.. Мөгаен, монда авыр сугыш елларының фаҗигале язмышлары белән очрашу үз өлешен кертми калмагандыр?.. Бәлки, бу тынгысыз дәрт, хыялый ашкыну хисе тормыштан бертуктаусыз яктылык, нур, иман эзләү белән бәйледер?!
Армия хезмәтендә хискә бирелүчән, көндәлек тормыштан яшәүнең зур, бөек максатын эзләп көн күргән егеткә хәрбилекнең аяусыз кырыс, боерыкка, буйсыну-буйсындыруга көйләнгән тәртибеннән әлеге дә баягы бары тик шушы әдәби әсәрләр дөньясына яшеренеп кенә котылу мөмкин булгандыр? Бигрәк тә Сахалинда чакта, культуралы тормыштан читтә, ябык гарнизонда яшәгәндә, госпитальдә ятканда һәм зарыгып армия хезмәтеннән котылуны көткән чакларда китап уку, әдәби сурәт тормышына чумып, кешелек сыйфатларын югалтудан саклап калгандыр?
«Бөек Ватан сугышы» дип аталган үтерештә җиңеп чыгу шатлыгыннан исерүнең нәтиҗәсе – шапырыну, масаю, тормыш хезмәтенә нәфрәт белән карау, сорыкортлык армияне әкренләп черетә, глобаль дедовщина шартларына котылгысыз рәвештә алып килә иде. Болар барысы да шушы нечкә, саф күңелле егет кичерешләре аша үткән бит.
Мәскәү университетының филология факультетын сайлауда да эчке бер мантыйк булмыйча калмагандыр, билгеле.
Әмма армиядә чакта шундый ымсындыргыч тоелган студент тормышы, Советлар Союзындагы иң данлыклы уку йортында белем алу Габдрахманга үзенең икенче – караңгырак якларын күрсәтергә дә бик тиз өлгерде. Фәннәр баштанаяк марксизм-ленинизм тәгълиматына яраклаштырылып, идеология белән агуланган. Ихлас күңелдән чын белемгә, фикер тирәнлегенә, мөстәкыйль рәвештә фәнне үзләштерүгә омтылучылар – юләр санында. Күп студентларның төп максаты – диплом алу, шул мөһерле кәгазь ярдәмендә көнкүрештә көч түкмичә генә өскә үрмәләрлек урын табып тормыш кору. Данлыклы уку йортында да чын белемне ил күләмендә мәшһүр профессорларның лекцияләреннән түгел, каядыр читтән, патша чорыннан сакланып калган шәхси китапханә киштәләреннән, Андрей Синявский, Владимир Лакшин шикелле аспирантларның махсус семинарларыннан эзләргә туры килә. МДУда укыганда, Габдрахман педагогия институтына, Алексей Лосев лекцияләренә бара, «итәк астыннан йөргән» китапларны уку белән мавыга иде. Ниһаять, ул шундый фикергә килде: илнең беренче югары уку йорты саналган университетка да ышанырга ярамый, әгәр чын белем, хакыйкый, идеология имгәтмәгән фәнне үзләштерәсең килсә, аны үзлегеңнән эзләргә, яшерен сакланган китапларны табарга, шулар ярдәмендә белемгә ирешергә кирәк. Чын белем ул китапларда гына түгел, тормышның үзендә, адәм баласының яшәешендә, аның бәхет эзләвендә, ялгышуларында, өметләрендә, шул өметләрне җимерүче көчнең каян туып торуын ачыклауда.
Бактың исә аның калган бөтен биографиясе дә ихлас күңел белән шушы «тормыш университеты» сабакларын үзләштерүдә; яшәешенең аерым тармаклары – әдәбиятка килүенең аерым этаплары.
1955 елның көзендә Габдрахман Одессага килде һәм зур авырлыклар белән Кара диңгез пароходчылыгына эшкә урнашты. Диңгезчелекнең үсеп китү процессы тулысынча аның күз алдында үтте.
Габдрахман диңгезчелек һөнәрен сайлауда ялгышмаган иде. Диңгезче җир шарының теләсә кайсы төбәген, теләсә кайсы илне күрә, андагы тормышны күзәтә ала. Үз илендәге тормышны күзәтә ала. Үз илендәге тормышны тирәнтен аңлау өчен, бу мөмкинлек чиктән тыш кирәкле, күзәтү, чагыштыру, анализлау – язучының төп коралы, вазифасы.

 

3
Әлбәттә, әдипләрне, барыннан да элек, үзе яшәгән чор-заман тудыра. Шәхеснең формалашуы һәм, өлгереп җитеп, актив яши башлавы, үз чорының төрле вакыйгаларына катнашуы исә аның субъектив үзенчәлекләре белән бергә үрелә. Ә алар яшәгән чор, бу очракта илдәге диңгезчелек тормышына караган вакыйгалар, чыннан да, мондый кискен үзгәрешләргә гаҗәеп бай булды.
«Морфлот» – Сәүдә диңгез флоты министрлыгы унсигез пароходчылыкны берләштерсә дә, вак елгадагы – диңгезчеләр телендә «тавык диңгезе»ндәге Урта Азия пароходчылыгын бу санга кертмиләр иде. Әле яңа гына Кара диңгез пароходчылыгы биргән вак-төяк кораблардан оешкан Грузин пароходчылыгыннан да диңгезчеләр йөз чөерә иде. Күбрәк буксирлардан, баржалардан, бәләкәй кораблардан торган Совет – Дунай пароходчылыгына да мариманнар кимсетеп карый. Владивостоктагы Ерак Көнчыгыш, Ленинградтагы Балтика һәм патша заманындагы Добрфлот белән Ропит компанияләрен берләштергән Одессадагы Кара диңгез пароходчылыгы – менә шушы өч иң зур, иң тәҗрибәле оешмалар мариманнарның тәкәббер горурлыгы иде. Соңгы елларда гына Кара диңгез пароходчылыгыннан Новороссийск берәмлеге һәм ваграк кораблардан оешып, Грузиянеке эшли башлады. Балтика пароходчылыгыннан Латвия, Литва, Эстония берләшмәләре аерылып чыкты. Архангельски, Мурмански, Камчатка һәм Сахалинда сугышка кадәр оешкан пароходчылыклар эшләп ята. Тик алар берсе дә, өч гигант пароходчылык кебек океан киңлекләрен гизеп, ерак диңгезләр аша чит илләргә йөк ташу эшен башкара алмый иде.
Шунысы кызык: хәрби флотка катнашы булмаган тынычлык кораблары, Ленин һәм Троцкий васыятен тормышка ашырып, җир йөзенә социализм «ташыйлар», социализм тараталар иде. Кешеләре ярым ач, ярым ялангач яшәсә дә, совет җитәкчеләре аларның соңгы сыныкларын авызларыннан тартып алган шул акчага ясалган коралларны социализм төзергә вәгъдә биргән илләрнең авантюристларына илтеп тапшыралар иде. Бөтендөнья революциясен эшкә 
ашыру мөмкин түгеллеге югыйсә күптән ачыкланды. Политбюро шуны белә торып, халкы эшләп тапкан хәләл малны бушка туздыруын дәвам итә иде.
Сталин тәхеттә утырганда, сәүдә флоты белән Лазарь Моисеевич Каганович җитәкчелек иткән. Бөек юлбашчының башка куштаннары шикелле үк ул да шыр надан булган, күрәсең. Аның сәүдә флоты зыян гына китерә, бер сумлык керем алу өчен, дүрт-биш сум чыгым китә дип, Сталинны ышандыра алуы шул хакта сөйли. Сталин чорында Советлар Союзының чит илләргә йөри торган сәүдә кораблары булмаган диярлек. Дөрес, ул чакта да сәүдә флоты корабларыннан тулысынча котыла алмаганнар. Колыма лагерьларында ничәмә миллион репрессия корбаны алтын казыган. Ул тирәдә тимер юл юк, автомобильләр аз. Шуларны һәм тоткыннар казып чыгарган алтынны ташыр өчен, тоткыннарны Магаданга, Сахалинга, Чукоткага илтер өчен, «дальфлот» дип аталган махсус пароходчылык тотканнар. Андагы кораблар белән Берия идарә иткән. Трюмнарына «тере товар» тутырып, Магаданга илтәләр дә Одессага, Ленинградка алтын төяп кайтаралар.
Сугыштан соң бу эшкә Германиядән репарация буенча талап алынган танкерларны да җигәләр. Габдрахман эшкә урнашкан чакта пароходчылыкта «Москва», «Кремль», «Сталин» менә-менә таралып төшәр хәлгә җитеп эшләп йөри иде.
Сәүдә флотының кирәклеге, Иран шаһын тәхетеннән бәреп төшереп, Премьер-министр булып Моссадыйк утыргач барлыкка килде. Иран нефть акчасына яшәүче ил иде. Нефть ташучы танкерлар – капиталистик илләрнеке. Алар шаһка теләктәшлек йөзеннән Иранга танкерлар җибәрми башлагач, Моссадыйк, Мәскәүгә мөрәҗәгать итеп, Советлар Союзыннан танкерлар сорады. Бу эшкә «Москва», «Кремль», «Сталин» гына аз, Иран нефтен чит илләргә илтеп тору өчен йөзләгән танкер кирәк иде. Нәкъ шул чакта хөкүмәт җитәкчеләре, сәясәтне тормышка ашырыр өчен, сәүдә кораблары кирәклеген аңлап алдылар. Ул заманда хәрби кораб төзи торган заводлар инде байтак кына иде. Сәүдә корабларын тизрәк шунда төзергә керештеләр. Тик алар өлгерә алмады, сәүдә корабларын кичекмәстән чит илләрдән сатып алу ихтыяҗы туды.
Фидель Кастро Кубада баш күтәреп, тауларда корал килгәнен көтеп утырган арада Советлар Союзы Франциядән сатулашып тормыйча гына биш теплоход сатып алырга өлгерде. Совет иле зур, халкы талымсыз, күндәм, һәркемнең эш хакыннан утыз-кырык, җитмеш процентны басып калган очракта да йөзләгән-меңләгән кораб сатып алырга мөмкин иде. Эш хакыннан тыш совет кешесенең башка кереме юк, ачка үләсе килмәсә, ул барыбер эшкә чыгачак иде. Шулай итеп, ил тиз арада үзенең сәүдә флотын аякка бастырып куя алды. Рахманкуловка да диңгезче булып китәргә, һичшиксез, әнә шул сәяси вазгыять ярдәм итте.

 

4
Әлеге объектив вакыйгаларның уртасында кайнап, аның барышына күпмедер юнәлеш биреп тору вазифасы, әлбәттә инде, заманның иң көчле, иң актив шәхесләренә йөкләнә. Белүебезчә, шәхес ул – әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең дә үсеш коллизиясен барлыкка китергән төп үзәк көч. Әсәрнең психологик умыртка баганасы. Бу уңайдан Габдрахманның диңгезчелектә узган гомер юлында кулга-кул тотынышып эшләгән нинди генә язмышлы шәхесләр очрамады. Әсәрнең бер каһарманы булган Владлен Семёнович Лебедев та шул күпләрнең берсе иде. Ул чор турында Лебедев яшәп үткән юл үзе генә дә күп нәрсәләр сөйли алыр иде.
Кораб төзү институтын тәмамлаганнан соң, Владлен Кара диңгез пароходчылыгында комсомол секретаре булып урнашты. Аннары партком секретареның урынбасары итеп сайладылар.
Илдә, Черненко үлгәч, генеральный секретарь итеп Горбачёвны куйган чор иде бу. Әлеге еллар барыннан да элек СССР белән капиталистик илләр арасында торган «тимер рәшәткә»нең бер кат алынуы белән истә калган.
Владлен эшләгән чорда «Победа» исемле теплоход пароходчылык тарихында беренче тапкыр совет заманының элитасын Одессадан, Урта диңгез, Атлантика портларын күрсәтеп, Ленинградка алып барырга Үзәк Комитеттан рөхсәт кәгазе юнәтте. Рөхсәткә ияреп, Үзәк Комитетның катгый боерыгы да килде: чит илләргә баручы, дөньядагы иң алдынгы карашлы совет бәндәләре державаның абруен төшермәс өчен, чиктән тыш дөрес киенергә, чит ил портларында йөргәндә дә социалистик илнең абруена тап төшермәскә тиешләр. Шушы үтә зур җаваплылыкны пароходчылыкның парткомына йөкләделәр. Партком исә туристларның киемнәрен тикшерү максатыннан, махсус комиссия төзеде. Ул чакта Рахманкулов, ялдан соң корабының рейстан кайтканын көтеп, резервта тора иде. Аны да комиссия исемлегенә теркәделәр. Аларның тикшергәннәре шул булды: ирләрнең өстендә – кыйммәтле яңа кара костюм, ак күлмәк, затлы галстук һәм яңа ботинка; һәр хатын-кызның ак һәм кара костюмнары, ак һәм кара перчаткалары, ак һәм кара эшләпәләре, ак һәм кара туфлиләре булырга тиеш. Үзәк Комитетның боерыгы катгый рәвештә үтәлгәнме? Комиссия чит илләргә барырга әзерләнгән һәр пассажирны тикшереп чыгарга тиеш иде. Тикшергәннән соң, җентекләп протокол төзеделәр. Шул протоколга кул куйган чакта Рахманкулов комиссиянең җитәкчесе Владлен Лебедев белән якыннан танышты.
Туристларның җитмеш-сиксән проценты Үзәк Комитетта эшләүчеләр, җитәкчеләр тирәсендә чабата туздырып йөрүчеләрнең хатыннары, балалары, кардәш-ырулары иде. Күз буяу өчен, биш-алты процент чамасы алдынгы эшче- колхозчылар – Социалистик Хезмәт Геройлары. Шулар арасына, ни хикмәт, Константин Паустовский, Даниил Гранин, Михаил Ульянов, Святослав Рихтер, Георгий Отс шикелле күренекле шәхесләр дә эләгә алган. Коммунистлар партиясе, чыннан да, ышандырырлык итеп күз буйый белә иде.
Туристларның киемнәрен тикшергән атнада Габдрахманның пароходы «Чолман» Одессага кайтты. Херсон портында тиз генә бодай төяп ташладылар да, пароход Италиягә юл тотты. Неапольдә аны причалга куйдылар. Йөк бушаткан арада туристларга Истанбул, Афина портларын күрсәтеп өлгергән «Победа» Неапольгә килеп җитте. Неаполь – Италиянең иң көләч, җыр-моңга күмелеп яшәгән каласы. Монда кызу канлы, кайнар табигатьле, татарга тартым неаполитаннар яши. Берзаман ак костюм, ак перчатка кигән министр хатыннары базардан һәм шәһәр кибетләреннән үзләренә гаять кирәкле һәм кыйммәт булып тоелган пластик таслар, чиләкләр, төрле савытлар сатып алып, каюталарына ташый башлый. Советлар Союзында пластик савыт-саба юклыгы башларына да килмәгән итальяннар моңа шаклар катып карап тора: «Нинди бәндәләр бу! Өсләренә үткән гасырларда яшәгән аристократларча кием кигән матур симез ханымнар, идән юучы хатыннар шикелле, базардан, күтәренеп, урам буйлап тас-чиләк алып кайта?!»
Озак еллар Советлар Союзы капиталистик чынбарлыкны яшереп торган «тимер пәрдә» артында яшәде. Шул пәрдәне ачып җибәргәч, «социалистик җәннәтнең» ямаулык каплаган хәерчелеге күз алдына килеп басты.

«Победа» теплоходы совет туристларын утыртып Европага илткәндә, Греция флагы астында йөзүче «Олимпия» лайнеры, Америка туристларын төяп, Одессага килеп төште. Капитализм шартларында яшәүчеләрнең беренче тапкыр совет чынбарлыгы белән очрашулары иде бу. Шуңа да аларны тиешле югарылыкта каршы алыр өчен, бик озак һәм бик җитди әзерләнделәр. «Красный» һәм «Одесса» (патша заманында – «Лондонский») рестораннары иң зиннәтле, иң тәмле ашлар пешереп торды. Одессаның опера театры иң югары сыйфатлы спектаклен – «Кармен»ны куярга тиеш иде.
Әмма, хәерчегә җил каршы дигәндәй, «Олимпия» Одессага килгән көнне диңгез өстен куе томан каплаган. Лайнерны каршы алырга баручы лоцман катеры, локаторы булмаганлыктан, «Олимпия»не табалмыйча, сәгатькә якын адашып йөргән. Ниһаять, катер корабны эзләп тапкан. Лоцман корабны портка керткән. «Граница на замке» заманы. Чик саклаучылар, таможенниклар, КГБ кешеләре туристларның каюталарын, багажларын актарып тикшерә башлаганнар. Инструкция кушканча, һәр туристның каютасын, әйберләрен капшый-капшый сәгатьләп тентергә тотынгач, америкалылар, протест йөзеннән, рестораннан да, операдан да, ярга чыгудан да баш тарткан. Рестораннарда туристларны сыйларга дип пешерелгән тәмле ашлар суынып беткән. Гафу үтенеп, юмалап, ниһаять, туристларны ярга чыгарга күндергәннәр. Порт аша үткәндә, тагын бер матавык-гауга килеп чыккан: тимер юлда торучы вагоннар астыннан өстенә мазутка баткан сырма кигән, көпчәк майлап йөрүче бер хатын килеп чыккан. Туристлар бу экзотик күренешне фотога төшерә башлаганнар. Фотоплёнка Америкада чыга торган газеталар битенә эләгеп, мәсхәрәле сенсация куптару куркынычы булганлыктан, КГБ кешеләренә тагын бер борчу тудыра. Әмма алар совет чынбарлыгына тап төшерәчәк ул фотоплёнканы юкка чыгара алмаган. Вагон көпчәкләре майлап йөрүче хатынның сурәте «Нью-Йорк Таймс» газетасында басылып чыккан. Илчелектән шул хәбәр килүгә, социализм чынбарлыкларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алмаганы өчен пассажир лайнерлары флотына җитәкчелек итүче тәҗрибәле карт начальникны урыныннан төшереп, яшь, культуралы, помполит булып эшләгәндә чит илләрдәге тәртип белән танышкан Лебедевны утырттылар. Владлен бу җитәкчелекне шактый уңышлы башкарды. Чит илләргә чыгып йөри торган пассажир лайнерларының санын икеләтә арттырды. Билетны профсоюз аша алганда, круизда йөреп кайту шактый арзанга төшә иде. Билет бәясен тулысынча үз кесәсеннән түләп алучылар саны да аз иде. Шуңа күрә Владислав Семёнович иң яхшы, иң комфортлы корабларны Америкадагы бер компаниягә тайм-чартерга2 тапшыра башлады. Бу Совет системасы өчен яңалык иде.
Шулай уңышлы гына җитәкчелек итеп ятканда, Мисыр белән Израил арасында сугыш башланды. Мисырга корал ташуны, инструкторлар илтүне Кара диңгез пароходчылыгы карамагына тапшырдылар. Шунысы мәгълүм булды: Израил Мисырга күпме һәм нинди корал киләсен, кайсы кораб китерәсен, кайда бушатачакларын энәсеннән җебенә кадәр алдан белеп торган. Чара күрмичә калу мөмкин түгел иде. Пароходта эшләүчеләрнең «бишенче пункты»н тикшерергә керештеләр. Баш бухгалтер, оператив план кору начальнигы, капитал төзелеш начальнигы, валюта бүлеге начальнигы, шул исәптән пассажир флоты белән җитәкчелек итүче Лебедевның гарәпләргә каршы сугышучы милләт токымыннан икәнлеге ачыкланды.

2 Тайм-чартер (ингл.) – корабны чит ил компаниясенә үзара килешенгән хакка вакытлыча биреп тору.
Лебедев «бишенче пункт»ын яшерү белән генә чикләнмәгән икән. Тикшерә башлагач, пассажир лайнерларын тайм-чартерга аның Америкада круиз компаниясе тоткан әнисе белән бертуган апасының малаена биреп торуы ачыкланды. Җинаять чиктән тыш зур, гөнаһ чиксез-чамасыз иде. Соңыннан бу кешенең төрмәдән ничек котыла алуына гаҗәпләнеп бетә алмадылар.
Ул чакта инде Рахманкулов диңгез флотының үзәк институты саналган «Союзморниипроект»та баш белгеч булып эшли иде. Беркөнне аның кечкенә эш бүлмәсендә Владлен Семёнович Лебедев пәйда булды. Бәлки, аның турыдан- туры директор янына керергә дә мөмкинлеге булгандыр. Владлен акыллы һәм тәҗрибәле җитәкче иде. Ул институтның нинди эшләр башкаруын, киләчәктәге мөмкинлекләрен, директорның ниндирәк кеше икәнлеген – барысын да җентекләп сораштырды. Пароходчылыкта начальник булып утырганда, бу кеше вакытын бушка уздырмаган икән. Киләчәген кайгыртып һәм аттестация комиссиясе җитәкчеләренең круизга йөрергә яратуларыннан файдаланып, докторлык диссертациясе дә яклап өлгергән иде. Лебедевне бер атна эчендә «Союзморниипроект»ка өлкән фәнни хезмәткәр итеп эшкә алдылар. Ул анда яхшы гына эшли башлады һәм, бер ел үтүгә, Сергей Михалков яши торган Никулина Гора дип аталган җирдә аның зур, иркен дачасы, Горький урамында дүрт бүлмәле фатиры да бар иде инде. Менә бүгенге көндә социализмнан баш тартып, капитализм төзи башлагач, Рахманкуловның танышы өч дистәләп пассажир лайнерларының хуҗасы икәнлеге дә мәгълүм булды.
Күрәбез, халыкара күләмдәге тормыш күренешләре, аның каршылыклы чагылышы да, булачак әдәби әсәрләреңнең геройлары да шул ук олы тормышның үз эчендә яши ләбаса! Әдип кешегә аларны күрә һәм чагылдыра белү генә сорала!
Бактың исә Габдрахман өчен аның һәрбер сәяхәте язылмаган яңа әсәр иде!

 

5
Яңа әсәрләрне дөньяга китерер өчен, язучыдан талант көче һәм язу осталыгы, гражданлык намусы һәм иҗат тәҗрибәсе таләп ителә. Шуңа да, үзеңә кадәр иҗат иткән сәнгать корифейларын, шул исәптән атаклы каләм осталарының әсәрләрен белү иң мөһим таләпләрнең берсе булып тора. Язучы булыр өчен син, барыннан да элек, дөнья классикасын укырга, гомумән, актив һәм бик яхшы укучы булырга тиешсеңдер, мөгаен?!.
Синең милли әдип булуың – ул язучы һөнәре генә түгел. Ул синең эчке вөҗданың, яшәү намусың. Ул синең халык тамырлары белән бергә тоташуың, фаҗигале милләт аһәңен, бер генә мизгелгә дә йөрәгеңнән җуймый, җаныңда йөртү, милләт язмышы синең изге вазифаңа, яшәү мәгънәсенә, үз язмышыңа әверелү!

 

6
Өч айга сузылган йөзүдән кайтышлый Рахманкулов биш кенә көн Одессада торды да авылына кайтып китте. Оксана да туган авылында өч атна торып килде. Соңгы вакытта Дерибас урамына ул бик сирәк чыга иде. Күбрәк үтеп барышлый гына. Шул арада да егетләрнең әрсезләре, теләгән кызны мин үземә карата алам, дип ышанып йөрүчеләре, аңа шактый еш очрый иде. Андыйлар белән уртак тел табу мөмкин дә түгел. Алар бит үзләрен генә тыңлый белә. Синең сүзең аларның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга.
Ниһаять, Оксана Габдрахманның тавышын ишетүгә иреште. Институттан 
кайтып, ашарга гына утырган иде. Комендант булып эшләүче хатын ишектән башын тыгып кычкырды:
– Ярёменко, сине телефонга.
Габдрахманның тавышын башка беркемнеке белән дә бутап булмас иде.

– Кайттыңмыни? – диде Оксана, шатланып. – Бу юлы көтү шулкадәр озакка сузылгандай булды.
– Кил, мин сине көтәм.
– Кайда көтәсең?
– Шул урында инде. Воронцов сараеның пропелеяләре төбендә. Син яраткан урын бит.
– Көт, – диде Оксана. – Хәзер киенәм дә чыгам.
***
Одессаның иң матур биналарыннан берсе саналган Шәһәр думасының колонналары янында Ак Санәнең сыны пәйда булды. Әле бит сыны гына күренә, ә Габдрахманның колагында инде аның тавышы тудырган музыка яңгырый, хәрәкәтләрендә – Мәскәүдә алар бергәләп караган әндәлүз биюенең тылсымлы тәэсире. Оксананың баш өстендә чиксез зәңгәр күк. Ул диңгез ярына тезелгән Беренче завод, Карбыз гаване, Икмәк гаване, Нефтегавань һәм офык артына яшеренгән Балта шәһәр тарафына таба атлап бара. Сулдарак – Сабанеев күпере янындагы граф Толстой сараена урнашкан Галимнәр йорты, йөз яшәгән платаннар астындагы эскәмияләрдә утыручылар кызны күзләре белән озатып калалар. Ирләрнең карашында канәгатьлеккә ирешә алмаудан туган мәңгелек комсызлык. Хатын-кызлардагы тойгы катлаулырак: гәүдә-сын, атлап баруның җиңеллеге, сизелер-сизелмәс кенә артка таба тайпылып торган куе саргылт чәчкә күмелгән башның тотылышындагы горурлык. Яшьләр исә ләззәтләнеп карый иде. Малайлар «мин үсеп җиткәч, менә шушындый кызны табарга тиешмен» дигән сыманрак итеп, үсмерләр «чәчне менә ничек ясатырга кирәк икән, гәүдәне менә шулай тотарга кирәктер... әнә бит, елмаймый да, үзе тирә-якны балкытып бара...» дип, күңел түрендә нидер кузгалып җанланганын сизәләр иде. Белмим, юлына аркылы төшкән егетләрдән ничек котыла алды икән Оксана?..Тупаслык та юк бит үзендә, тәкәбберлек тә...
Матур кызга өйләнсәң, гомер буе дер калтырап яшәргә тиешлегеңне аңлата бу. «Бигрәк тә диңгезче өчен, гомер буе тынгы белмичә, хатынымны аздырмасалар ярар иде, дип куркып яшәү бит бу...» «Тиле дә инде син, Габдрахман. Синнән башка беркем мине чибәр кызга санамый. Аннан соң, әйттем бит, мин сиңа кияүгә чыккач, ким дигәндә, җиде бала үстерәм, дип. Балалы хатыннарның иренә хыянәт итәргә вакытлары булмый. Син шуны да аңламыйсыңмыни? Минем артымнан бит зур начальниклар ялынып йөрделәр. Буйдаклары кияүгә чыгарга өндәп теңкәмне корытып бетерде. Өйләнгәннәре, хатынымны аерам, мин сине бәхетле итәм, дип, ниләр генә вәгъдә итмәде».
Кыз якынлашкан саен, матурлыгыннан яңгырап чыккан моңсу музыка көчәя төшкәндәй тоела иде. Сарай коймасы янына җиткәч, кыз берничә минутка югалып торды. Менә ул капкадан кереп килә...
Габдрахман каршы барып, аны ипләп кенә кочаклап алды да, бер адым артка чигенеп, сөйгәненә карап тора башлады.
– Нигә берни дә әйтмисең? Әллә минем соңарып килүемә үпкәләдеңме?

– Юк, үпкәләмәдем. Әйтергә сүз таба алмыйм.
– Йа Хода, син дә сүз таба алмагач инде. Очрашканда мин синең авызың йомылып торганын хәтерләмим.
– Бүген менә югалып калдым. Кирәкле сүз искә төшми... – Ниһаять, Габдрахман, ихтыяр көчен туплап: – Соңгы очрашуыбыз бу... – диде һәм дәвам итә алмыйча тукталып калды. – Мин өйләнергә вәгъдә биреп кайттым.
Оксана егеткә текәлеп карады да бер адым артка чигенде.

– Кемгә?
– Якташыма.
– Миңа хыянәт итепме?..
– Хыянәт, дип... Алай ук түгелдер инде. Мин бит аңа өйләнәм.
– Кацапкагамы?
– Үз милләтемнән. Татар кызына.
– Син шулай милләтчемени? Мин синең хыянәтче хәйләкәр икәнлегеңне белми идем. Күпме вакыт: без – кыпчаклар, безнең тамырларыбызда бертөрле кан ага, дип, күземә төтен җибәреп, миемә пудра сөртеп йөрдең. Ә мин, дура, шуңа ышандым.
«Милләтче» сүзенең мәгънәсе пропаганда аңлатканның киресе икәнлеген аңлатырга кирәк иде. Нишләптер теле Габдрахманга буйсынмый иде. Һәм һәр әйткән сүзенең мәгънәсе үзенә каршы, Оксана файдасына яңгырый шикелле тоела иде. Кызның гап-гади, риясыз сүзләре егетнең йөрәгенә ук булып килеп кадалып тора иде.
– Милләтченең дә милләтчесе икәнсең. Минем каршыда шундый оста итеп яшереп йөрдең.
– Синеңчә «мин татар милләтчесе», дип кычкырып йөрергә тиеш идеммени? Син милләтче түгелме? Әнә бит украиннарның һәр матур сыйфаты сиңа газиз!

– Зиһенем таркалганга, «милләтче», дип әйткәнмендер инде. Син – ялганчы. Украиннарда һәм татарларда кыпчак каны ага, дип күпме ялганладың. Ялына дип уйлый күрмә тагын. Бик дөрес эшләгәнсең. Өйләнешсәк, без барыбер бәхетле була алмас идек.
Аңа ышанып, әллә никадәр егетләрдән баш тартканын әйтеп, Оксана гаепли
башларга тиеш иде кебек... Кыз бу турыда сүз кузгатмады.
– Ә бит мин, дура, сине көттем. Син диңгездә чакта танцыга да йөрмәдем, хәтта иптәш кызларым җыелган җиргә дә бармый идем, егетләр мине эзәрлекли башлар дип куркып. Шул кирәк миңа... Менә кирәген алдым.
Оксананың ихласлыгы каршысында аклану сүзләренең барысы да көчсез иде. Мәхәббәт җимерелгәндә, бөтен нәрсә кирәксезгә, абсурдка әверелә. Нәрсә икән соң ул мәхәббәт? Аны шулай бер сүз белән җимереп, юкка чыгарып ташлап була микәнни? «Өйләнәм» сүзен әйткәнчегә кадәр Габдрахманга ул җир йөзендәге иң зур, адәм баласын бәхетле дә, бәхетсез дә, бөек тә, мескен дә итә ала торган илаһи бер көч булып тоела иде. Аның күз алдында шул бөек көч җимерелә, юкка чыгып килә.
Адәм балаларының язмышлары белән идарә итүче, кешене бәхетле дә,
бәхетсез дә итә ала торган бөек көч, диләр мәхәббәтне. Ул нигә соң үзе шулай көчсез? Инде өченче ел аның уй-хисләре, теләкләре белән идарә итеп, киләчәккә матур өметләр өеп торган көч бер сүз – «өйләнәм», дип әйткән бердәнбер сүздән җимерелә, аны ташлап китеп азаплана иде.
Оксана елап җибәрүдән курка иде. Бераз туктап торганнан соң, ул ниндидер ят тавыш белән дәвам итте:
– Күреп торам бит, ялгышуыңны үзең дә аңлыйсың. Минем әле синең болай 
мескен сөйләшүеңне күргәнем юк иде. Курыкма. Ялыныр дип уйлый күрмә тагын. Ул татар кызының миннән нинди өстенлеге бар соң? Матурракмы? Әллә акыллыракмы? Онытканмын икән... Бер милләттән бит. Шулмы аның өстенлеге?
– Эш өстенлектә түгел. Безнең бит күп мең еллар тупланып килгән гореф-гадәтләребез бар. Урыс басып алганнан соң да, ата-баба шуны саклап кала алган. Без шуны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Бүгенге көндә тоташтан диярлек маңкортлашу бара. Без бит бу турыда күп сөйләштек, онытмагансыңдыр, шәт...
– Кабатлама, беләм. Көчләп чукындырулар. Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алгач, тоташтан кырып барулар. Сөйләдең син миңа. Мин хәтта ышандым да. Хәзер инде ышанмыйм. Син гап-гади бер трепач. Аңладыңмы?
Оксана авыр итеп урыныннан кузгалды. Оныттымы, теләмәдеме – саубуллашмады... Менә ул Воронцов сараеның капкасына таба атлап бара. Һәр очрашуда Габдрахман кызның матурая төшкәнен тоеп куана, горурлана иде. Менә бүген... ул кинәт кенә... сине акылдан яздырырлык дәрәҗәгә җитеп матураеп китте. Шул тәннәрне чымырдата торган матурлык һаман ерагая, һаман читләшә, китеп югалуга таба бара...
Шак-шок, шак-шок, шак-шок... Туфли үкчәсе асфальтка өзлексез бәрелә. Үкчәдән чыккан тавыш түгел бу. Тойгылар шулай бәргәләнә... «ярамый мәхәббәт белән шаярырга»... «шаярырга ярамый»... дип ыңгыраша асфальт астындагы җир.
Капкадан чыгуга, Оксана күздән югалды. Нәрсә булды аңа?.. Габдрахман йөгереп капка төбенә килде. Оксана ашыгып Пушкин һәйкәленә таба атлый иде. Кызның атлап йөрүендәге сихри матурлыкка кискен тәвәккәллек кушылган. Агач төбендәге эскәмияләрдә утыручылар кызны карашы белән озата да бик озак карап торалар. Бәлки, аны җибәрмәскә кирәк булгандыр? Яисә өйләнергә җыенуын әйтү дә ялгыш булгандыр? Юк, шушы кызга гына өйләнергә кирәк булгандыр Габдрахманга. Өйләнү белән, диңгезне ташларга да гел аның янында гына торырга кирәк булгандыр. Эш табып булыр иде әле. Диңгездә йөзмәгәннәр дә яши бит. Ул да яшәр иде. Оксанасын көн саен, айлар, еллар буе, картайганчы күреп торыр иде...
Габдрахманның гаилә корырга җыенуына тәкъдир ничек карый икән? «Өзелеп сөйгән ярлар барыбер ятка кала, яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез», – ди халык җыры. Бу үгетне ничек аңларга?
Рахманкулов, чәрелдәп кычкырган тавышны ишетеп, туктап калды. Нәкъ аның баш очында зур акчарлак, Габдрахманны чукырга җыенган шикелле, бер урында төшә-менә, мәхәббәтенә хыянәт иткән егетне каһәрли иде. Габдрахман җиргә иелеп, таш эзли башлады. Куып җибәрергә кирәк иде бу мөртәтне... Тукта әле, ул миңа нигә каныга? Әллә Оксананы рәнҗеткәнемне аңлады микән? Каян аңлый алсын ул аңгыра – бар кайгысы балык тотуда булган диңгез акчарлагы?
Акчарлак белән мавыккан арада Оксана күздән югалып өлгергән иде инде. Кая китте икән ул? Ул бит әле аңа әйтәсе сүзләрен әйтеп бетермәде. Бетермәде? Нәрсә әйтер иде икән, әгәр менә хәзер аның каршысына Оксана килеп басса?.. Зиһен чуалып бетте. Болай булыр дип уйламаган иде. Нишләп соң кыз өч ел йөргән егетен болай ансат кына ташлап китте?.. Габдрахман бит аңа барысын да әйтергә өлгермәде... Аңлата алмый калды. Яратышу бер хәл... Гаилә корып яшәү, бала үстерү, шул балалар ярдәмендә милләтнең киләчәген тәэмин итү... Бу бит бөтенләй башка нәрсә. Шуны аңлатырга әзерләнеп килгән иде Габдрахман очрашуга. Ә ул китте дә барды. Туфли үкчәләре асфальтка бәрелгәндә чыккан каргышлы тавышлар гына ишетелеп калды...
Тукта әле, ул бит йөзүдән кайткач, ял алып, Мәскәүгә китәргә тиеш... Шул баруда әле яңа гына өйләнгән энесенең балдызы белән язылышып, башлы-күзле булып кайтырга... Бу бит уйдырма түгел. Уйлап чыгарган сүз дә түгел... Туйда Габдрахман сүз биреп китте ләбаса... Егет кешенең сүзе бер булырга тиеш. Әйе, бер булырга тиеш. Ә Оксананы кая куярга?.. Ташларгамыни?! Тынычланыргамы?.. Йә Ходаем, бар нәрсә үзара буталышып бетте. Аңлап кара син хәзер нәрсә эшләргә кирәклеген?!.
***
«...Татар кызының миннән нинди өстенлеге бар?» Шушы сорау Габдрахманның колагында һаман яңгырап тора иде әле. Нинди өстенлеге бар?.. Бармы икән, калдымы икән татар кызының өстенлеге?..
Таш брекватерны дулкын дөмбәсли. Габдрахманның Оксана белән аерылуына диңгезнең дә йөрәге әрни микәнни? Әнә ул җирдә хакыйкать юклыкка авыр гөрселдәүләр белән күкләргә зарлана. Әллә бульварда һава сулап йөрүчеләргә дә аларның аерылу фаҗигасе тәэсир иттеме? Аларның атлап йөрүләре сүлпәнәеп китте шикелле... Сөйләшүләре басынкырак тоела. Хәзер урыннан кузгалып, шулар яныннан үтәсе бар. Габдрахман кузгалырга куркып утыра иде.

Дәвамы бар.

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев