Логотип Казан Утлары
Роман

Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)

Окуджава җырлый. Мин елап тыңлыйм. Билгеле, елавымны күрсәтмим, яшерәм. Сиңа таныш микән, күз яше чыгармыйча, тавышсыз елау бар бит. Кайдадыр, җан урнашкан җирдә, йөрәк эчендә нәрсәдер өзгәләнеп ыңгыраша, син күргән газапларны сыгып чыгара...

Романның башын монда басып укыгыз.

Җиденче бүлек

1
Пароходчылыкның кадрлар бүлеге иртәнге тугызда эшли башлый. Габдрахман килгәндә, инспекторның ишеге яныннан башланып киткән чират, коридорга сыя алмыйча, ишегалдына бүселеп чыккан иде. Чиратка баскач, ул үзеннән артта булачак диңгезченең килгәнен көтеп торды да эскәмиягә барып утырды.
Җәй башлангач, гадәттә, резерв юкка чыга. Мондый чакларда, үз корабыңның рейстан кайтканын көтеп торырга да ирек бирмичә, алмаш сорап инспекторларның теңкәләрен корыткан диңгезчеләргә алмашка җибәрергә тырышалар. Диңгезчеләрнең сөйләшкәннәрен тыңлап утырганнан соң, моңа кадәр корал ташу белән шөгыльләнгән корабларның күбесенең эшсез калуы аңлашылды. Гадәттә, ташырга йөк таба алмаган корабны ремонтка куялар. Ремонт барганда, экипажның яртысын гына калдыралар, шунлыктан диңгезгә чыгарга атлыгып торучылар саны күзгә күренеп ишәйгән иде.
– Ялыгыз бетте дәмени инде, Рахманкулов? – Инспектор янәшә өстәлдәге тартмалардан Габдрахманның карточкасын эзли башлады.
– Әҗәткә бирелгән ял тиз бетә икән ул, – диде Рахманкулов.
– Көтеп торыгыз, – диде инспектор, аның эш карточкасын эзләп табып. – Сезнең мәсьәләне начальник хәл итәргә тиеш. Аңлый торгансыздыр?
Инспекторның күз карашында, сүзләрен элеккедән йомшаграк итеп әйтүендә аның җинаятенә караш уңай якка табарак үзгәрүе сизелә иде. Инспектор озак көттермәде.
– Начальник сезне каботажга йөрүче корабка билгеләргә куша. Өлкән штурман итеп. Озак тотмабыз, ди. «Күршеләр»дән рөхсәт килү белән, «Академик Крупчатов»ка кайтарырбыз, ди.
Каботажга бер килеп капсаң, котылу чиктән тыш катлаулы икәнлеген белә иде ул. Эше авыр, эш хакы чиктән тыш такыр, өстәвенә каботажда эшләгән кораблардагы тәртипсезлек һәм эчүчелек.
– Мин риза түгел, – диде Рахманкулов. – Мин көтәргә риза.
– Оныта язганмын. Капитан Зимин сезгә язу калдырган иде. – Инспектор эш карточкасына беркетелгән конвертны Габдрахманга сузды. – Ярый, мин сезне резервта калдырам. Шартларын беләсез.
Коридорга чыккач, Рахманкулов, конвертны ачып, язуны алды.
«Габдрахман Бәкерович, вакыт табып сугылып китегез әле. Унсигез сәгатьтән соң мин өйдә булам. Адресым: Пушкин урамы, 22, 15 кв., «Моряк» редакциясеннән өч кенә йорт аша. Килүеңне алдан белгертеп куй. Телефоныбыз: 22-64-05.
Ярый, күрешкәнгә кадәр. Зимин».

 

2
Одессаның һәркемгә мәгълүм урамы, билгеле, Дерибасовская. Совет чорында татар авылы Хач-Бәй урынына шәһәр салдырту белән җитәкчелек иткән һәм, диңгез порты үсеп чыкканнан соң, дистә елдан артык шәһәр башлыгы 
вазифасын үтәгән Француз де Рибасның исемен өч тапкыр алыштырып караганнар. Халык яңа исемне кабул итмичә, элеккечә – Дерибас дип атап йөртүен дәвам иткәч, шәһәр башкарма комитеты одессалыларның үҗәтлегенә буйсынырга мәҗбүр булган. Инде бу урамда бүгенге көндә «Моряк» газетасы урнашкан йортта бөек урыс шагыйре яшәп киткәнлектән, аны Пушкин урамы дип атаганнар, һәм исем шушы көнгә кадәр сакланып калган.
Егерме икенче йортны эзләп тапканнан соң, Габдрахман, эчкә кермичә, урам ягыннан бина төзелешен җентекләп карап узды. Башта Хач-Бәй авылын, бу җирне урыс яулап алганнан соң, казып чыгарылган кабырчык-таш-ракушечниктан Одессаны төзегәннәр. Мондый төзелеш материалы кирпечтән ныграк, җиңел һәм җылыны да тота. Шуңа аңардан төзелгән торакның диварлары аша йорт эченә саф һава үтеп керә. Хәзерге бетоннан корылган өйләрнең бүлмәләре сулыш алалмый, шунлыктан андый йортларда халык тончыгып яши.
Челтәрле тимер ишектән Габдрахман ишегалдына керде. Борынгы римлеләр стилендә эшләнгән җыйнак патио5 уртасында совет чорында туктатылган фонтан күренә, патша заманында утыртылган платан агачлары картаюдан инде корый башлаганнар. Габдрахман, авыр имән ишекне ачып, эчке якка узды. Киң мәрмәр баскыч өске катларга алып менә иде. Беренче катта дүрт ишек, дүрт дүртең – уналты, димәк, капитан Зимин дүртенче катта яши.

 

3
Ишекне кырыкларга җитеп килгән ябык гәүдәле хатын ачты.
– Исәнмесез! Сез Михаил Михайловичкамы? Узыгыз. – Габдрахман алып килгән чәчәк бәйләмен килешле итеп иснәгәннән соң, елмаюын киңәйтеп, өстәп куйды: – Мәшәкатьләнмәскә иде. Ялгышмасам, сез бит инде өченче ай резервта. Әйдә, узыгыз.
Шәһәр көнкүрешенә күнегә башлаган совет кешесе – совок буларак, Габдрахман күз сирпеп кенә фатирның зурлыгын һәм җиһазларын чамалаганнан соң, ирексездән уйлап алды. Иван Бунинның «Сны Чанга» исемле хикәясендәге капитан да нәкъ моңа охшашлы фатирда яшәгән булса кирәк. Очы-ахыры күренмәгән резервка юлыкканнан соң, Рахманкулов бөек Бунинның хикәясен инде өченче тапкыр хисләнеп укып чыккан иде.
Иркен алгы бүлмә. Сулга таба сузылган коридорның түрендәге пыяла ишектән савыт-саба шкафы, плитә күренеп тора. Каршыдагы ишектән кунак бүлмәсе – гостинаяга уздылар.
Ял вакытында тазарып китүе Зиминның кыяфәтенә чыккан иде.
– Салют, supercargo6!
– Исәнмесез, Михаил Михайлович!
– Туган җиреңә кайтып килгәнсең дип ишеткән идем. Туганнарың исән-саулармы? Кәефләр?..
– Рәхмәт, зарланырлык түгел.
– Диңгезнең чакыруына түзәрлекмени?
– Түзмичә нишлисең? Шулай килеп чыкты бит. Бәлки, диңгез белән
бөтенләйгә саубуллашырга кирәктер? Мин инде кайчак шулай да уйлый башладым.
– Кыбырсымаска кирәк. Пароходчылык начальнигы янына керергә иде.

 

5 Патио (исп.) – ачык эчке ишегалды.
6 Supercargo – зур пароходчылык компанияләрдәге йөк һәм фрахт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче диңгезче.


Син бит армиядә офицер булып хезмәт иттем, дип сөйләгән идең. Андыйларга фатирны чиратсыз бирергә тиешләр. Флоттан киткәнче алып калырга кирәк түгелме икән. Начальник янына керергә тырыш әле. Сөйләшкәндә, бу мәсьәләне дә кузгат.
– Кабул итәрме икән соң? Аның кабинеты каршында һәрвакыт мәшхәр бит.
– Алдан языл. Ул чәршәмбедә депутат буларак кабул итә. «Академик Крупчатов»тан икәнлегеңне әйтергә онытма. Сине чиратсыз да кабул итүе мөмкин.
– Куба рейсыннан соң без бик авыр хәлгә эләктек. Сугыш вакытында безнең ишеләрне суд та ясап тормыйча атып үтергән булырлар иде.
– Пароходчылык начальнигы безнең җинаятьне башкачарак бәяли. Очрашып сөйләшкәннән соң аңларсың. Әйтергә оныта язганмын. Американтюсларның эсминецлары безне кысрыклаганда булган хәл турында сөйли күрмә тагын. Стукачлар безнең һәр адымыбызны аларга җиткереп тора. Алар сер сакларга сүз биргән расписка белән тынычланмадылар.
Кунак бүлмәсенә, бер яшь кызны ияртеп, капитанның хатыны килеп керде: – Таныш булыгыз, бертуган сеңлем, филологиня. Бездә аспирантурада укый. Капитанның хатыны Елизавета Матвеевнаның университетта филфак кафедрасының мөдире икәнлеген Рахманкулов белә иде. Шуңа күрә капитанның балдызы да филология фәнен сайлавы аңа табигый тоелды.
– Нора, – диде кыз, кулын Рахманкуловка сузып.
– Габдрахман.
Әлеге исемне ишеткәч каушамый калган кызны аның беренче тапкыр очратуы иде. Гадәттә, «Чужак! – дип уйлый Явыз Иван токымы. – Бу бәндә каян килеп эләккән?»
– Күрдеңме Элеонораның сиңа ничек сокланып каравын?
Кыз капыл гына борылды да апасы янына кухняга кереп китте.
– Оялды, – диде капитан. – Аны безгә чакыруымның сәбәбе дә бит синең конкурста җиңеп чыгуыңа бәйле.
– Нинди конкурста? Диңгезгә чыга алмыйча, өч ай ярда аунап ятудамы? – Кылануыңмы бу? Әллә туган ягыңда йөреп, «Моряк» газетасының соңгы
номерын күрми калдыңмы?
– Анда безнең экипажның «Александр Матросов» геройлыгын кабатлаудан
баш тартканын язмаганнардыр бит?
Сүзне Елизавета Матвеевна бүлде:
– Сез әтиебезнең бүлмәсендә сөйләшә торыгыз. Без монда Нора белән өстәл әзерләп алырбыз.

 

4
Габдрахманны кунак бүлмәсендәге палисандр агачыннан эшләнгән затлы буфет, арыслан-киек аякларына куелган өстәл, кием шкафлары һәм стенадагы данлыклы рәссамнар иҗат иткән кыйммәтле полотнолар хәйран калдырган булса, капитанның хосусый кабинетындагы китап шкафлары, затлы кызыл агачтан, борынгы җиздән эшләнгән барометр, шкаф өстендәге җилкәнле кораблар, каршы якның стенасына терәп идәнгә утыртылган кеше биеклеге сәгать бөтенләй телсез калдырды. Алар уң як стенага терәлгән, затлы күн белән тышланган кәнәфигә чумып утырдылар.
– Син чыннан да «Моряк» газетасын күрмәдеңмени? – Нәрсә бар соң анда?

– Анда Константин Паустовскийның җитмеш яшьлек юбилее уңаеннан игълан ителгән конкурсның нәтиҗәсен бастырганнар.
Конкурска үзенең хикәя язып җибәрүе келт итеп Габдрахманның исенә килеп төште.
– Анда мине дә искә алганнармыни?
– Анда син җиңеп чыккансың. Беренче урынны сиңа биргәннәр.
– Кызыклы яңалык...
Шатланырга, ярсып горурланырга тиеш иде кебек ул. Аңа, сыңар бүлмәле авыл йортында сәкедә аунап, абыйсы җилкәсеннән төшкән тузган бишмәт, иске чабата киеп үскән татар малаена, Европа илләренең зыялыларыныкына охшашлы, стенасында интеллигентлык тамгасы эленеп торган кабинетта рус әдипләре ярышында җиңүче икәнлеген белдерделәр. Нигә шатлык аша ачыну, үч тәме килеп торган кимсенү тойгысы эчне әрнетә? Нигә? Моның сәбәбе нәрсәдә икән?..
Әйе, иң ерактагы тарих катламы астында калып сытылган, имгәнеп беткән әрнеткеч ачы сәбәбе – 1552 елның 15 октябрь вакыйгасы. Шуңа өстәп, тарих фәне дәресләрендәге, утка кыздырып маңгаеңа баскан тимер тамгадай искиткеч «татар-монгол золымы» турындагы шовинистлар яласы...
Җиңү вакытында җиңелүләрен искә алмаган татарда, һичшиксез, манкортлык сыйфаты посып ята. Менә әле дә «җиңү» сүзен ишетү белән, Габдрахманның исенә армия хезмәтенең сугыш чорына туры килгән башлангыч еллары, урысча сөйләшә белмәгәнлектән күргән мәсхәрәләр, «чурка», «йолдаш» кушаматлары төшеп, аның күкрәк эчен айкап-ачыттырып узды.
Конкурста җиңү турында, бәлки, өстәл янында да сөйләшү булыр, аулакта капитаннан сорап өлгерергә кирәк иде.
– Сезне дә йөзәргә җибәрмиләрме?
– Билгеле, мине беренче чиратта.
– Резервка утырдыгызмы?
– Юк. Мин ике ел ялсыз эшләдем... Әле һаман ялда. – Ялыгыз беткәч?
– Пароходчылык начальнигы белән сөйләшкән идем. Ул көтәргә куша инде. Пароходчылыкка эшкә алырга да әзер. Ә мин мореходкага күчәм. Анда Навигация белән Мореходная астрономия курсын алып барачакмын. Пароходчылык начальнигы Евгений Алексеевич Данченко безнең язмышны Украинаның Үзәк Комитеты аша хәл итәргә вәгъдә бирде.
– Көче җитәрме икән?
– Нигә җитмәсен? Хәзер бит Берия заманындагы КГБ бетте. Алар хәзер партиягә буйсына.
– Сез миңа Данченкога керергә кирәк, дисезме?
– Файдаланып калырга кирәк. Квартира сора. Отставкадагы офицерларга льгота бар бит. Бирергә тиешләр.
– Ә мин, дурак, куркып йөрим. Без бит, югыйсә, Александр Матросовның геройлыгын кабатларга тиеш идек. КГБ вәкиле миңа шулай аңлатты. «Син куркаклыктан Ватан каршында зур җинаять эшләгәнсең. Сугыш вакытында сине, судсыз, карарсыз, стенага бастырган булырлар иде», – диде.
Капитан Зимин рәхәтләнеп көлде:
– Шәрә күкрәк белән амбразура каплау япон камикадзелары үрнәге бит ул. Япон самурайлары бу ысулны башка бернинди юл белән җиңеп булмаган очракта, чиктән тыш сирәк кулланганнар. Үзен корбан итәр алдыннан 
камикадзега бер атна нәрсә теләсә шуны эшләргә, иң матур, иң данлыклы гейшалар белән кунарга рөхсәт иткәннәр. Шуңа өстәп, үзен корбан иткәннән соң, ул изгеләр исемлегендә йөри башлаган.
– Табын әзер, – диде капитанның хатыны, ишекне ачып, – көтәбез.
Зимин аңа ванна бүлмәсен күрсәтте. Идәне, стеналары зәңгәрсу чынаяк плиткә белән тышланган иркен бүлмәдә ике-өч кеше сыярлык киң ванна, кул юу урыны. Краннары көмеш катнаш борынгы җиздән эшләнгән.

 

5
– Рәхим итегез, – диде капитанша, сеңлесе яныннан урын күрсәтеп. – Без Нора белән ул хикәянең сюжетын ничек табуыгыз, аны күпме вакыт эшләвегез турында сөйләрсез дип көткән идек! Алар кабинетка бикләнделәр дә һаман шул диңгез турында, кораб йөртү, мариманлык турында сүз куерталар! Сез «Моряк» газетасының соңгы номерын укымадыгызмыни?
– Аны инде күптән күргәнем юк.
– Анда Константин Паустовскийның 70 еллык юбилеена багышланган конкурста җиңеп чыгучылар турында язганнар, – дип кабатлады капитан Зимин.
Габдрахман газетага чынлап та хикәя язып җибәргән иде. Элегрәк тә «Моряк» газетасында мәкаләләр бастырганы бар иде. Бу юлы Рахманкулов хикәясен бәхәсләшеп язды. Ул заманында «Чолман» пароходында бергә эшләгән, хәзер инде бер зур, яңа корабның капитаны Виктор Смирнов каршында ресторанда кызмача баштан шапырынып алды.
– Менә, – диде ул, – «Моряк» газетасы Паустовскийның җитмеш еллык юбилеена конкурс игълан иткән. Теләсәм, мин дә катнаша алам. Хәтта җиңеп тә чыга алам...
– Мин синең Остап Бендер икәнлегеңне белми идем. Одесса үзенең талантлы язучылары белән данлыклы. Син шуларны җиңмәкче буласыңмыни? Җиңәрмен дип өметләнмә. Хикәяңне бассалар, миннән бер шешә «Митакса- Атлас» коньягы.
– Хикәяңә үзгәрешләрне күп керткәннәрме? – диде Елизавета Матвеевна. – Мин бит әле аны күрмәдем, – Габдрахман дулкынлана башлады.
– Без бит «Моряк» алып торабыз, – диде Зимин. – Лиза, табып бир әле суперкаргога.
– Мин ул номерны Маринага биреп җибәрдем.
– Марина – минем балдызым, – диде капитан. – Ул да шигырь яза.
Әдәбиятның чын фанатигы. Сезне таныштырырга кирәк.
Рахманкулов саубуллаша башлады.
– Ашыкма әле, – диде капитан. – Марина күрше йортта гына яши. Чакырсак, ярты сәгатьтә килеп җитәчәк.
Егетнең конкурста җиңеп чыккан хикәяне тизрәк укыйсы килә иде. Озатырга чыккач, капитанның хатыны күңелгә бал да май булып кереп
сыланырлык фикер әйтте:
– Без хикәягезне филфак кафедрасында анализладык. Өлкә язучылары
берлегенең җитәкчесе Иван Гайдаенко күкрәгенә сугышта снаряд кыйпылчыгы кереп утырган матрос-рулевой турында хикәя язган. Имеш, ул рульгә басуга, компас угы корабның курсын ялгыш күрсәтә башлый. Ышандырмый! Григорий Поженян шигырь белән катнашкан. Конкурс бит кыска хикәя белән катнашуны сорый. Безгә яшь студент Михаил Жванецкийның хикәясе ошады. Ул егет язганнарны Аркадий Райкин сәхнәдән укый, дип сөйлиләр. Конкурска биргән хикәясендә диңгез сурәте юк диярлек, диңгезчеләр тормышы турында бер сүз юк. Сезгә беренче урынны биреп дөрес эшләгәннәр.
– Язучы булдым, дип, диңгезне ташлап китә күрмә тагын. Әнә, Джозеф Конрад иң уңышлы әсәрләремне диңгезчелектә эшләгәндә генә яза алдым, дип әйтеп калдырган.
Саубуллашканнан соң, Зимин пароходчылык начальнигы янына керергә кирәклекне кабат Габдрахманның исенә төшерде.

 

6
Ишеккә алтын хәрефләр белән «Кара диңгез пароходчылыгы начальнигы Данченко Евгений Алексеевич» дип язылган элмә такта беркетелгән. Ишектән керүгә, сул якта секретарь хатын утыра. Таза, матур. Кабул итү бүлмәсе халык белән шыгрым тулы. Күбесе – диңгезчеләр. Аларда Габдрахманга таныш капитаннар да бар. Әнә, Кубага ракета ташуны башлап җибәрүче Социалистик Хезмәт Герое Ким Голубенко да тыныч кына чират көтә.
– Мин Рахманкулов, – диде Габдрахман секретарьга. Хатын өстәлдәге исемлеккә күз сирпеп алды.
– Көтегез, – диде ул, дивар буендагы диваннан буш урын күрсәтеп.
Ишектән Данченконың урынбасары Пахолок чыкты. Габдрахман пароходчылыкта эшли башлаган елны Юрий Петрович «Чолман» пароходының капитаны иде. Ул, Рахманкуловны таныгач, гадәти елмаю белән генә чикләнмәде.
– Эшләр барамы? – дип килеп тә күреште.
– Бара, Юрий Петрович. «Академик Крупчатов»та икенче штурман.
– Уңыш телим.
Аңа рәхәт булып китте. Пароходчылык хуҗасының уң кулы Куба рейсындагы
фаҗигане белми калмагандыр. Нинди җылы исәнләште. Габдрахманның эченә дә җылы кереп китте.
– Ким Германович, – диде секретарь хатын. Кубага ракета ташуны башлап җибәрүче капитан Голубенко кабинетка кереп китте.
Совет чынбарлыгы Габдрахманны көтү түземенә өйрәтте. Ул вакытта язмыш түрәләр кулында. Алар хәл итә синең киләчәгеңне.
Сәркатип хатын, ниһаять, Рахманкуловның исемен атады:
– Аның вакыты тар. Сорау биреп башын катырмагыз, – дип, алдан кисәтте ул. – Әйткәнен дикъкать белән тыңлагыз.
***
Рахманкулов газета битләрендәге сурәте конференцияләр вакытында югарыда, президиум өстәле артында утырганда гына күренгән шәхес тарафына таба атлап бара. Ара һаман якыная. Каршына ук килеп җиткәч, кабинет хуҗасы өстәл каршына куелган ике кәнәфинең берсеннән урын күрсәтте:
– Рәхим итегез. – Хуҗа, урыныннан торып, кулын бирде.
Көтелмәгән хәл иде бу. Моңа кадәр аңа Ватанына хыянәт итүче шикеллерәк карыйлар иде. «Бу зур, абруйлы түрә миңа уңай мөнәсәбәттә икән», дигән фикер рәхәт итеп егетнең эчен җылытып алды.
– Сезне каботажга7 күчерделәрме?
– Юк. Әлегә мин резервта.
 

7 Каботаж – эчке (бер ил портлары арасындагы) флот.

– Каботажга күчерсәләр, сезне өлкән штурман итәргә дә була. Боерыгым шундый. Минемчә, анда сезне озак тотарга тиеш түгелләр.
– Каботажга бер килеп капсаң, аннан загранкага чыгу чиктән тыш катлаулы шул.
– Анысы да дөрес. Валюта тәмен татып караган кеше анда эшләргә бик атлыгып тормый. Миңа дөресен, бары тик дөресен генә әйтегез. Үзегездән ишетәсем килә: кингстонны ачмавыгыз чыннан да куркуданмы? Оялырга ярамый. Дөньяга без яшәр өчен киләбез. Бу очракта курку – табигый.
– Дөрес, куркуы да бар иде инде. Әмма эш анда түгел. Сәбәбе – моторист Ясиненко, сулагай булу сәбәпле, кингстонның тоткасын ябылу ягына борган. Белмим, каушаудан булуы да ихтимал. Әгәр корабны батыруга каршы булсам, мин аны лом алырга йөгертми идем.
Начальник бертын егетнең күзенә туры карап торды. Габдрахман кинәт кенә тоеп алды: начальникның күз карашында янау һәм нәфрәт тойгылары сизелми иде. Киресенчә, Данченконың күз карашыннан: «Син, егет, хакы йөз алтмыш миллион торган корабны, хезмәт ияләренең салым акчасына ясалган ракеталарны, кырык ике кешедән торган теплоход командасын, йөздән артык хәрбиләрнең башын коткарып дөрес эшләгәнсең», дигән хуплау билгесе чагыла иде. Габдрахманның исенә капитан Зиминның фатир сора дигән киңәше килеп төште.
– Евгений Алексеевич, – диде ул, кыюсызлыгын көчкә җиңеп. – Мин сездән квартира мәсьәләсен хәл итүегезне үтенеп сорар идем. Җитмеш өч яшьлек әнием авылда ялгызы яши. Йөргән кызым белән күптән килешенгән. Торакка мохтаҗ мин.
Данченко түшәмгә карап уйлап торды:
– Күпбалалы гаиләләрнең үтенечләрен хәл иткән юк бит әле. Аннан соң, сез бит әле квартира алырга чиратта да тормыйсыздыр?
– Инде бишенче ел чиратта. Өстәвенә отставкага чыккан офицерлар исемлегендә. Безгә торакны чиратсыз бирергә дигән карар бар.
Данченко кабат уйлап торды да телефон трубкасын күтәрде:
– Моисей Зиновьевич, нинди яңалыклар бар диңгезчеләрне тораклы итү өлкәсендә? – Телефон трубкасын җилкәсе белән сулъяк колагына кысып, начальник өстәлдәге кәгазьләрне күз йөгертеп карый башлады. – Аркадиядәге объектны яңа елга кадәр, кровь из носу, тапшырырга кирәк. Сантехника? Нигә элегрәк белгертмәдең? Безнең корабларыбыз бит сантехника өелеп яткан портларга кереп йөри. Инде күптән кайтарткан булыр идек. Хәзер мине дикъкать белән тыңла. Миндә пароходчылыкның киләчәген хәл итәчәк кадр утыра. Син аның квартира мәсьәләсен оештырырга тиешсең! Аңладыңмы? Юк, дисең инде. Нишләп юк? Ә резерв? Минем загажник? Бетте? Кемнәргә өләштегез аларны? Май аена кадәр. Юк, син хәзер үк оештыр. Рөхсәтсез таратып бетердең инде. Шулаймы? Феодосия? Алар төзеп бетерәләрмени инде? Димәк, безнең өлеш тә өлгерә? Ничә квартира? Биш? Без унга сөйләшкән идек түгелме? – Данченко телефон трубкасын учы белән каплады. – Феодосиядә яшәргә ризамы?
Габдрахман югалып калды. Кабул итүгә язылганда да, әлеге сөйләшү вакытында да ул фатир ала алырмын дип өметләнмәгән иде.
– Риза, – диде ул, үзен кулга алып. – Алар бирерләрме соң?
– Нигә бирмәсеннәр? Йорт пароходчылык акчасына салына. Тик шунысы бар: квартиралар әлегә төзелеп бетмәгән. Якынча тагын дүрт-биш ай үтәр төсле. Әлегә каботажда йөреп торсаң – бу вакытның үтүен сизми дә калырсың. Дөрес, Феодосиядә – пароходчылыктан читтә яшәү бераз уңайсызрак, Одессага күчәсем килә, дип килсәгез, кабул да итмәячәкмен.
Рәхмәт әйтәсе, бу илдә чиктән тыш сирәк, әз очрый торган шатлыгын белгертәсе килгән иде Рахманкуловның, әмма аның алдагы бәхетенә аерым бер шартлар куелып, ул каршылыклы тойгылар эченә ташлануын аңлап, бертын сүзсез калып уйланып торды, ә киләсе мизгелдә инде начальнигының дикъкате башкада, ишектән кереп өстәл янына якынлаша башлаган кешедә иде.

 

7
Әлеге яңа яхшы корабка эләгә алуына Габдрахман һаман да ышанып бетә алмый иде. Мондый корабта, гадәттә, җитәкче балалары гына эшли. Эшли дигәч тә, алар артык бил бөгәргә, имгәткеч авыр диңгезчелек вазифасын башкарырга бик атлыгып тормыйлар. Шуңа күрә ул корабларга Рахманкулов шикелле крәстиян балаларының да билгеләнүе гаҗәп түгелдер...
Габдрахман тормыш-көнкүреше белән күптән инде крәстиянлыктан китсә дә, яшәү принциплары, үзенең яшәү асылы белән гомергә, күрәсең, шушы сыйныф вәкиле булып калуын дәвам итәчәк. Хәер, бу корабка килеп эләгү сәбәбенең дә, ахыр чиктә, бер ягы белән нәкъ шушы хакыйкатькә бәйле булып чыгуы шуны раслый түгелме?!
Гадәттә, төнге вахтага тәҗрибәле, чыдам матросны куялар. Габдрахманга беренче тапкыр диңгезгә чыккан тәҗрибәсез, карап торышка томана һәм культурадан шактый ерак күренгән Петро Семёнович Перебейнос атлы матросны беркеттеләр. Өлкән штурманга ризасызлык белгерткәч, ул: «Капитан кушты, мин аның боерыгын үзгәртә алмадым», – диде. Һәм шул ук көнне капитан Рахманкуловны чакырып, эшнең асылын болай аңлатты: «Перебейносның тәҗрибәсе юк. Беләм, аның белән эшләве сиңа җиңел булмас, синең вахтаңа куюның сәбәбе – ул кадрлар бүлеге начальнигы Ткаченко апасының малае. Син инде түзәргә тырыш. Оста тәрбияче икәнлегеңне пароходчылыкта да беләләр икән. Әгәр егетне чын матрос итеп өйрәтә алсаң, Ткаченко янына аның якын кешесе булып кереп йөри алырсың. Син инде аның туганы безнең начальник булганга, йомшаклык та күрсәтмә, шул ук вакытта аңа карата игътибарыңны да киметмә. Начальникларның туган-тумачасы белән эш итү ифрат авыр. Корабтагы һәрнәрсәне алар начальствога җиткереп тора. Ткаченко үтенеп сорагач, мин берни эшли алмадым, алырга туры килде. Берәр белемле, егетнең культурасын күтәрә алырлык штурманның вахтасына куйсагыз иде, дигәч, кадрлар начальнигының кинаясен аңладым. Сезнең кесәгездә университет дипломы булганын да, «Моряк» газетасы оештырган конкурста җиңеп чыгуыгызны да начальниклар яхшы белә. Бөтен пароходчылык бер юрган астында йоклаган шикелле бит».
Шулай итеп, үзе өчен күктән төшкән бәхетнең кечкенә генә сере дә ачылып киткәндәй булды. Имәндә икән чикләвек дигәндәй, Габдрахман ни өчен үзен, һич көтмәгәндә, инспекторның резервтан чакырып алуын да, ашыгыч рәвештә «Сергей Саблин» корабына утыртып, чираттагы рейска чыгаруларын да берникадәр төшенгәндәй булды. Ахырын хәерле итсен!
Ә инде «Сергей Саблин»га килгәндә, кораб, чыннан да, мактарлык һәм горурланырлык иде. Нишләмәк кирәк, французларда кораб ясау тәҗрибәсе гасырлар буе камилләшкән. «Сергей Саблин» күз сирпеп карау белән Габдрахманның күңелен үзенә җәлеп итте. Диңгез өстен җиңел генә ертып 
барырга көйләнгән сөзәк форштевень8, «Крейсерская» дип аталган җыйнак койрык һәм техниканың соңгы казанышы икәнлеген раслап торучы торба. Төтен палубага төшмәсен өчен, аның арткы ягына беркетелгән уелма. Зур ракеталарны да күтәрә алырлык мачталарга тоташ юан йөк төяү угы, көчле чыгырлар, иркен палуба.
«Сергей Саблин»га охшашлы уналты кораб төзелергә тиеш була. Корабның механизмнары корал ташырга көйләнгән икәнен аңлауга, французлар, бишне тапшырганнан соң, контрактны бозып, төзү эшен туктаталар. Франциядән кайтаргач, хәрбиләр җитәкчелегендә корабка сугышта кулланыла торган механизмнар: койрыкка, бакка һәм өске палубага зенитка урнаштырырга дип куелган нигезләр, солдатлар тончыгып үлмәсен өчен, твиндекка өстәмә вентиляторлар, төп палубага урнашкан спортзалны бозып, уникешәр юынгыч куйгач, кораб баштагы күркәмлеген шактый гына югалтып өлгерә, билгеле. Шуңа карамастан, диңгезчеләр чит илләрдә төзелгән мондый корабларда эшләргә атлыгып тора. Яшәр өчен комфортлы каюта, сауна һәм бассейн, һава сулап йөрергә уңайлы итеп эшләнгән иркен палубалар, Көнбатыш илләрендә һәм Япониядә яуланган тәрәккыят траптан күтәрелеп, кораб эченә керүгә күзгә ташлана иде. «Чолман» пароходындагы кысан, тропикларда йөзгәндә тончыгып үләрлек каюта белән чагыштырганда, «Сергей Саблин»дагы икенче штурман каютасында җәннәт шартлары иде.
Тик яшәү шартлары никадәр уңайлы булса да, монда «Чолман»дагы озак еллар бергә эшләп якынайган, туганыңа тиң газиз дуслар юк иде.

 

8
Төнге уникедә башланган вахтага чыгар алдыннан, ике-өч сәгать йоклап ял итеп алсаң, вахта җиңелрәк үтә. «Сергей Саблин»дагы икенче штурман каютасы нәкъ ашханә өстенә урнашкан. Кичке аштан соң һәр совет корабында ашханә бүлмәсендә экипаж кино карый. Һәр кичне, фильмның нинди генә булуына карамастан... Гадәткә әверелгәч, әйбәт фильммы, әллә чын халтурамы, эчтәлеге кызыклымы-түгелме, артистларның уйнавы табигыйме-ясалмамы, режиссёр эшенең сәнгатьлелеге ничек – барыбер. Кичке аштан соң киноаппарат, шыпырдаган тавыш чыгарып, стенага асып куйган ак экранда фильмның геройлары кыймылдап йөри башлау белән, экипаж әгъзалары ашханә бүлмәсенә кереп тула. Һәркемнең үз урыны. Кеше урынына утырырга ярамый, чөнки кино карауның тәме үз урыныңа урнашуга, җае чыкканда, экрандагы геройларның сөйләшүенә катнашып, берәр мәзәк сүз кыстыруга, тамашачыларга ошаган урынны кабат күрсәтүгә бәйле. Һәр корабта иң кызыклы, күңелгә хуш килгән кисәкләрне кисеп алып, шуларны бергә ябыштырып ясаган тамаша ярдәмендә сагынуны басар өчен кулланыла торган винегрет фильм була.
Пароходчылык начальнигының «Кинолентаны кисәргә ярамый, бу эш зур җинаять санала» дигән приказы да бар югыйсә... Әмма Россиядә законны үтәүгә караганда, аны бозу лаеклырак эш санала. Корабта күрсәтелгән киноны карауның максаты да тулысынча диярлек үзгә. «Летят журавли», «Всё остаётся людям», «Девять дней одного года», «Проверка на дорогах» фильмнарыкинофестивальләрдә иң лаеклы призлар яулый алсалар да, диңгезчеләр андый фильмнарны, бер тиенгә дә куймыйча, карарга яраксыз дип саный. Диңгезче халкына «Полосатый рейс», «Пёс Барбос», «Операция «Ы» – чын-чынлап шедеврлар. Алар шундый фильмнарның чиктән тыш аз булуына зарланалар иде.

 

8 Форштевень (гол.) – кораб борынындагы киль белән астан тоташ брус. 


Ял итәргә яткач, Габдрахманның каютасында кино экранындагы геройларның тавышы йокларга мөмкинлек бирмәде, шуңа күрә Босфорга кергәндә, ул тәмам арыган, ватылган иде.
 

9
Габдрахман ял иткән арада пароходчылыктан радиограмма килеп төшкән икән.
Йөк хуҗасы Одессада төягән прокатны Гонконг портына илтеп бушатырга боерык биргән. Көньяк-көнчыгыш илләренең портларына күбрәк Владивостоктагы Ерак Көнчыгыш пароходчылыгының кораблары йөри иде. Габдрахман йокыдан торганда, экипаж әгъзалары оялары җимерелгән кырмыскаларны хәтерләтә иде. Утыз сигез диңгезче арасында Гонконгны күргән өч-дүрт экипаж әгъзасы булдымы икән?.. Пароходчылыкта эшләргә ялланып кына йөргән диңгезче дә Сингапур турында әйбәт белә. Җир шарында, мөгаен, Сингапурдан да арзанлырак диңгез порты юктыр. Монда пошлинасыз сәүдә. Ирекле порт. Әгәр бәхетең басып совет диңгезчесенең корабы Сингапурга керсә, әҗәл даруыдай мыскаллап түләнгән кысыр валютасына ул комиссион кибеткә тапшырырлык бер күтәрәм товар сатып ала. Сингапурга кереп йөри торган корабка эләгү – совет диңгезчесе өчен бәхетләрнең иң зурысыдыр, шәт? Гонконг та – пошлинасыз сәүдә итә торган ирекле порт. Анда да, Сингапурдагы шикелле, Советлар Союзында дефицит товарлар тулып ята торгандыр? «Сергей Саблин» экипажы бүген үзенең алда торган олы бәхетенә генераль репетициясен кичерә иде. Диңгезчеләр үзара гел елмаеп сөйләшәләр. Җор сүз, көлке фонтан булып бәреп чыгып тора.
Капитан Бородуля пароходчылыкта данлыклы капитаннарның берсе иде. Аның белән эшләү Рахманкуловка тәҗрибә дә, кораб йөртү нечкәлекләрен дә өстәячәк, билгеле. Аннан соң капитан белән икенче штурманны үзара якынайта торган уртак язмыш-тәҗрибәләре дә бар иде. Анатолий Александрович сугыш вакытында истребительдә очкан. Рахманкуловның да унбер елы авиациядә узды. Аулакта очрашканда, алар гел шуны сагынып искә алалар иде. Эшли башлаган көннән үк капитан Габдрахманны якын итүен сиздерде. Димәк, бу корабта эшләү аңа күңелсез булмаячак.

 

10

Рахманкуловның өстәмә вазифасына әверелгән педагогик эшчәнлеге дә вахтадан вахтага, көннән көнгә дәвам итте.
Тәҗрибәле матрос ике беләген дә штурвалга куя да, тыныч кына гирокомпасның репитерына карап, корабның курстан тайпыла башлавын көтеп тора. Кораб, гадәттә, агым, җил тәэсиреннән, тыныч диңгездә винт әйләнүенең каршы ягына таба тайпыла. Тәҗрибәле рулевой корабның кайсы якка һәм күпмегә тайпыласын алдан сизгәнлектән, шул беләкләре белән штурвалга таянган җиреннән әз генә кыймылдаган шикелле итеп ала да теплоходның линейка белән сызгандай туры эз калдырып баруына ирешә. Бу турыда Габдрахман Перебейноска әйбәтләп аңлатты, теплоходны ничек курста тотарга кирәклекне үзе штурвалга басып күрсәтте. Белү генә җитми иде шул диңгезгә беренче тапкыр чыккан тәҗрибәсез матроска. Ике-өч айдан егет корабны курста тоту серен дә, трюм идәне астындагы пьялога җыелган суны 
үлчәргә ясалган, балласт, эчә торган су, корабны тигезләү өчен кулланылган танкларның палубадагы бөкеләрен дә бер-берсеннән аерырга өйрәнер. Әмма сәләтсез бәндәне никадәр өйрәтмә, нинди генә таләпләр куеп карама, барыбер андый кешедән оста диңгезче ясап булмый. Юк, диңгезчелек эшендә генә түгел, һәр һөнәрдә шулай. Аллаһы Тәгалә нигәдер адәм балаларының барысына да сәләтне, бигрәк тә талантны тигез өләшмәгән. Җәмгыять вәкилләренең төрле холыклы, акыл, сәләт, талант ягыннан төрле дәрәҗәдә булуы – бәлки, яшәешкә шул кулай шарттыр.
Кораб Эгей, төрекләрнең Ак диңгезләрендә йөзә иде. Бу диңгезләр кайчандыр төркиләр кулында булган. Әнә Мисырда мәмлүк дип аталган кыпчаклар идарә иткән, Аппенин ярыматавында, латиннар яулап алганчыга кадәр, төрки телле этрусклар яшәгән. Этрусклар культурасының югарылыгы әле дә булса тәкәббер европалыларны хәйран калдыра. Төркиләр «төньяк»ны «кара» дип, «көньяк»ны «ак» дип атап йөрткәннәр. Төрки телләрдә символика тәэсире гаять көчле. Әгәр татарлар туган телләрен бөтенләйгә югалтып, урысчага күчсәләр, бу югалту искиткеч зур һәм татар милләте өчен фаҗигале булачак.
Диңгездә барганда, төн аеруча тылсымлы, сүзләр ярдәмендә генә аңлатып булмаслык тирән серләргә төрелгәндәй тоела.
Корабның «тәнен», вакыт агымын хәтерләткән тавыш чыгарып, диңгез ялап узып тора. Күктә – йолдызлар яңгыры. Алар җемелдиләр. Диңгез өстенә нур коеп дерелдәүләре адәм баласына: синең көннәрең санаулы, җирдә изге гамәл калдырырга ашык, вакыт, агымсудай ашыгып, синең дөнья белән саубуллашу көнеңә таба йөгерә, бу турыда онытма, мәгънәсен аңларга, күктәге йолдызлар кебек, дөньяда якты эз калдырып китәргә тырыш, дип әйтергә тели шикелле.

 

11
Рахманкулов коридорда барган җиреннән кинәт тукталып калды. Ябык ишек, переборкалар аша капитан Бородуляның каютасында магнитофон уйнаганы ишетелә иде. Нинди көйләр, нинди җырлар гына уйнатмыйлар Япониядә, Сингапурда яисә Кувейт портында магнитофон сатып алу бәхетенә ирешкән диңгезчеләр. Яңа хуҗалар, үзләренең чит илләргә йөрүен раслапмы, әллә борынгы халык җыр-көйләрен искергәнгә санапмы, үзләрен алдынгы карашлы, бүгенге көн шәхесе итеп күрсәтү өченме, күбрәк ят көйләрне, популяр ансамбль башкарган җырларны уйнаталар иде. Совет корабларында менә ике еллап инде коридорларда каюта ишеге аша бәреп чыккан, «Бони-М» башкарган җырлар яңгырап тора. Шул җырлар арасында иң еш ишетелгәне «Чыңгыз хан», «Распутин» иде. Инглизчә белүчеләр арасында ул җырларның эчтәлеген аңлаучылар да, көйнең җыйнаклыгын, башкаруның югары сыйфатлы икәнлеген тоючылыр да, бәлки, булгандыр. Тик күпчелек диңгезче җырның эчтәлеген белми генә, сүзнең нәрсә турында барганлыгын төшенмичә, хәтта төшенергә дә тырышмыйча тыңлый иде. Советлар Союзында чит ил товарлары, шулар арасында Япониядә ясалган магнитофоннар, магнитолалар күренә башлагач, элек тә абруе булмаган, тупас, инде дөнья базарына чыгар сыйфатлары түбән совет товарлары авыл җирләрендә һәм кыйммәтле чит ил товарларын сатып алырга акча табалмаган кешеләрдә генә калды. Пароходчылык кызыл почмакка, офицерлар салонына һәм капитан каютасына кыйммәтле телевизорлар, магнитолалар куярга онытмый иде. Кораб чит ил портларына туктый, совет диңгезчеләренең тормыш-көнкүрешен карарга чит ил кешеләре килеп йөриләр.
Совет илендәге муллыкны, андагы бәхетле тормышны аларга пропагандалау зур тырышлык белән алып барыла иде.
Капитанның каютасына япон магнитофоны «Акаи» куелганын Рахманкулов белә иде. Аннан тыш Анатолий Александровичның үз магнитоласы – «Сони»ның соңгы модификациясе дә бар иде. Аларда «Мишка, Мишка, где твоя улыбка?» дәрәҗәсендәге китч, шоу-бизнес музыкасыдыр, дип, Габдрахман ялгышкан икән. Әнә, каютадан Булат Окуджава җырлаганы ишетелә башлады. «Капитанның ишеге каршында торганыңны күрсәләр, әллә ни уйлаулары бар», дип, Рахманкулов читкәрәк китте. Музыка монда да яхшы ишетелә иде. Капитан Рахманкулов яраткан «Шарманка-шарлатанка»ны әйләндерә. Җырның беренче куплетлары үткән иде инде. Габдрахман җырның азагын гына ишетте:
Работа есть работа. Работа есть всегда.
Хватило бы только пота на все мои года.
Шагаю еле-еле, вершок за пять минут,
Как дойти до цели, когда ботинки жмут?!
Расплата за ошибки – это ведь тоже труд.
Хватило бы только улыбки, когда под ребро бьют...
Кинаяле фикер... Күпләр аны аңлый алмый. Бәгъреңне сыкратып, яшәвеңне кан елатып торган фикерне Аллаһы Тәгалә укучыга әз генә шагыйрьлек сәләте биргән очракта да киная ярдәмендә әллә нинди катлаулы фикерләрне аңлап була.
«Бу җырын минем турында язган», – дип уйлый иде Габдрахман. «Шагаю еле-еле...» – соң бу безнең яшәү юлыбыз түгелмени?! Рахманкулов та әнә яшәеш юлыннан көчкә ерып атлап бара. Ул да атлаган саен ялгышып тора түгелме?.. Кайберәүләрнең ялгышуы башкаларга зыян китерә, Габдрахманныкы исә һәрдаим аның үзенә зыян сала. Ялгышлык эшләп ташлаганнан соң, шуны төзәтү өчен күпме авырлыклар күрергә туры килә, күпме өстәмә көч түгәргә кирәк. Шул ук вакытта аның, башын иеп, нәрсә кушсалар, шуны эшләп йөрисе дә килми иде.
Бу җыр Габдрахманга Кара диңгез пароходчылыгында Пастернакның «Доктор Живаго» исемле романын тәнкыйтьләүгә, шагыйрьнең үзен, Шолохов әйткәнчә, «Әдәбият власовчысы» икәнлеген раслауга оештырган конференциясендәге үз чыгышын искә төшерде. Конференция тәмамлангач, корабына: «Узган рейста минем чит илгә соңгы тапкыр чыгуым булган икән... Иртәгә минем урынга башка кешене җибәрәчәкләр... визамны ябып, каботажга күчерәчәкләр... диңгез белән саубуллашырга туры киләчәк!» – дип ут йотып, күңеленнән кан елап кайтты.
Югыйсә, аның трибунадан әйткән сүзләрендә Совет системасын тәнкыйтьләү дә, партиянең идеологиясенә тел тидерү дә юк иде. Трибунага менеп баскач, ул болай дип башлады:
– Ничә кеше Борис Пастернакны әллә нинди мәсхәрәле сүзләр белән тәнкыйтьләде. Шуларның берсе дә «Доктор Живаго» романын уку түгел, кулларына да тотып караганын раслый алмады. Бу бит инде сукырның болын чәчәкләрен тәнкыйтьләве белән бер. Аннан соң әдәби әсәрне тәнкыйтьләгәндә, әдәбият белеме кагыйдәләренә таянып эш итәргә кирәк. Әдәбиятны тулысынча идеология җимеше итеп кенә карау – бу үзе үк бик зур ялгышлык.
Шул чакта залдан Рахманкуловка сорау бирделәр:
– Ә сез үзегез «Доктор Живаго»ны укыдыгызмы соң?

Бу кешене Габдрахман таныды. Сорау бирүче өлкән механик Вердеревский иде. Габдрахман «Пингвин бук» нәшриятында инглиз телендә басылып чыккан «Доктор Живаго»ны укыганда, алар Вердеревский белән бер корабта эшлиләр иде. Шул сорауга «әйе, мин укыдым», дип әйтүдән Рахманкулов көчкә тыелып калды. Аны шул коткарды да булса кирәк. Пастернакны яклаганы өчен Габдрахманның визасын да япмадылар, хәтта начаррак корабка да күчермәделәр. Партком секретаре Матузенконың хатыны университетта әдәбият укыта иде. Бәлки, парторгның хатыны филолог булу монда аның файдасына эшләгәндер?..
«Шарманка-шарлатанка» җырыннан соң, Окуджава «Не верьте пехоте, когда они весёлые песни поют» дигән җырын башкарды. Бу җыр да Окуджавага хас тетрәндергеч киная аша пехотада хезмәт итүнең газапларын, анда кешелек сыйфатларын, Инжил китабындагы таш скрижалларга язылган Ун васыятьне (заповедьне) саклап булмаганлыкны исбатлый иде. Габдрахман Мәскәү университетында укыганда, Окуджаваның җырлары нонконформистларның телләрендә дога шикелле яңгырый иде. Капитанның да Булат Окуджава җырларын тыңлавы аның күңелен күтәреп җибәрде. Димәк, бу кеше белән уртак тел табудан тыш, карашларның да уртак икәнлегенә ышанып була иде.
Кичке аш вакытында кают-компаниядә икәү генә калгач, Габдрахман капитанга шул хакта сүз катты:
– Анатолий Александрович, мин сезнең Булат Окуджава җырларын яратуыгызны белдем.
– Кемнән ишеттегез?
– Кешедән түгел, кичә коридордан барганда, каютагызда Окуджаваның җырлары яңгырый иде. «Контора глубокого бурения»гә җиткерүләреннән курыкмыйсызмы?
– «Фрязино» корабында эшләгәндә, мин Окуджаваны Сочидан Одессага алып бардым. Алар Фазыл Искәндәр белән иделәр. Кораб бәләкәй. Юньле каюта юк диярлек. Үз каютама урнаштырдым. Одессага кайтып җиткәнче җырлаттым. Аның җырларына бүгенге көннең кырыс каршылыгы салынган. Окуджаваның җырлары минем дөньяга карашымны, чынбарлыкны тоюымны, йөрәк әрнүләрен, безнең системаның адәм баласын коллыкта тотарга көйләнгәнен – барысын да колачлый. Окуджава җырлый. Мин елап тыңлыйм. Билгеле, елавымны күрсәтмим, яшерәм. Сиңа таныш микән, күз яше чыгармыйча, тавышсыз елау бар бит. Кайдадыр, җан урнашкан җирдә, йөрәк эчендә нәрсәдер өзгәләнеп ыңгыраша, син күргән газапларны сыгып чыгара. Булатның җырлаганын тыңлаганда да, нәкъ шундый елау барлыкка килә. Минем янда Валера да бар иде. Ул күбрәк Фазыл Искәндәр белән сөйләште. Булатны да тыңлады, билгеле. Валера Искәндәрнең әсәрләрен яттан белә диярлек. Минем хатын филолог бит. Миңа кияүгә чыкканчы, Мәскәүдә басыла торган әдәби журналларга мәкаләләр язган. Хәзер вакыты юк. Катлаулы эш бит капитан хатыны булу, әгәр иренең диңгезне яратуын кабул итә алса.
– Анатолий Александрович, күптән сорарга җыена идем, сез нигә хатыныгызны Валера дип атап йөртәсез? Валера бит ирләр исеме.
– Минем хатын андый исемгә лаеклы. Башка капитан хатыннары шикелле түгел, чит илдән алып кайткан кием-салым аңа бер тиен тормый. Хәтта алтын-көмеш, алка-йөзек белән дә мавыкмый. Ул – чын диңгезче хатыны. Портка кайтканымны көтеп яши. Бу рейстан кайткач, мине пассажир лайнерына утыртырга тиешләр. Әгәр башка капитан юлыма аркылы төшмәсә, Валераны кече малаем белән янымда йөртәчәкмен...
Әллә Рахманкуловның йотлыгып тыңлавы күңеленә хуш килде, әллә Булат Окуджаваны ярату уртаклыгы якынайтты аларны? – Капитан мәҗлесне бу сөйләшү белән генә өзәргә теләмәде.
– Нишләп әле без кают-компаниядә сөйләшеп утырабыз. Кают-компания – командирлар җыела торган урын. Әйдәгез, минем каютага.

 

12
Каютага керүгә, капитан китап шкафына тезеп куелган кассеталарга күрсәтте:
– Аларның күбесе – Окуджаваныкы. «Бони-М», «АББА», джаз кассеталарым да шактый гына. Шулар арасында әле яңа җырлый башлаган бер артистныкы бар. Таганка театрында эшли, диләр. Үзенең танышлары аша Валера Мәскәүдән кайтарткан. Владимир Высоцкий исемле. Җырларының һәр сүзе аткан ук булып йөрәккә килеп кадала. Белмим, озак җырлый алмас шикелле тоела. Һәр сүзе – ачы протест.
Рахманкулов кассеталарны карый башлагач, капитан ишеккә юнәлде:
– Син карый тор. Мин рубкага менеп төшим әле. Сокстра атавына җитеп киләбез. Гадәттә, аны төньякта калдырып китәләр. Миңа бер инглиз капитаны атауны көньяктан узганда, алтмышынчы меридианга кадәр көнчыгышка юнәлгән агым ярдәм итә, дигән иде.
Хуҗа чыгып киткәч, Габдрахман капитанның каютасын җентекләп карарга кереште. Каютадагы әйберләр, аларның урнашулары аша капитанның ниндирәк кеше икәнлеген аңларга була.
Иң затлы төрле өстәмә приборлар, кыйммәтле белешмәләр, көмеш сыбызгы, Лондоннан сатып алган фуражка, җиңенә укадан шефрон теккән тужурка, өстәлдә министрдан, пароходчылык начальнигыннан килгән бер өем приказ-күрсәтмәләр, переборкада чит илдән сатып алган ярымшарлар картасы, сирәк очрый торган ялтыравык экзотик сувенирлар – мондый каюталар, нишләптер, надан капитаннарда була. Тик белемне, сәләтне, бигрәк тә талантны стенага элгән кыйммәтле карталар, мактау кәгазьләре, шкафтагы китаплар, аларның тышлары гына билгеләми шул.
Талантлы капитанның каютасында яңгырдан саклый торган иске плащ, шкафында таушалып беткән әллә нинди кулъязмалар, китаплар. Йокы бүлмәсендә дә, эш өстәлендә дә китаплар өеме. Алардан тыш, әнә, Анатолий Александровичның каютасында теләсә кайсы җирдә магнитофон кассеталары чәчелгән. Мондый капитаннар югарыга күтәрелә алмый. Алар, гадәттә, диңгезчеләр арасында гына абруйга ирешә.
Җитәкчелек. Менә кемнәр тирәсендә чуалырга кирәк дан казану өчен. Бүләкләргә, мактаулы исемнәргә, орден һәм югарырак урынга күтәрелүгә, түрәләр тирәсендә чуалган, аларга тәлинкә тотучылар ирешә. Кешелек дөньясы тәрәккыят юлыннан тайпылмаган очракта бу гадәт-традицияләр киләчәк гасырларда да сакланачак.
– Утрауның төньягыннан үтәргә маршрут сыздым, – диде капитан, каютасына кергәч. – Агым корабка ярты узелдан артык тизлек өстәячәк. Җил дә безгә ярдәм итеп тора. Гонконгка барып җиткәнче, ким дигәндә, биш-алты тонна ягулыкка экономия ясыйбыз, ярты тәүлеккә алданрак барып җитәчәкбез.
Капитан суыткычтан Шотландия виские чыгарды, ике җәлпәк рюмка куйды. – Сыекламыйча эчәсезме? Мин содовой белән сыеклап эчәргә яратам.
– Мин дә содовой белән сыеклыйм, – диде Рахманкулов.

– Окуджаваның нинди җырларын яратасыз?
– Аның һәр җыры безнең чорның маңгаена фәлсәфи ачыш тондыра шикелле. Шоу-бизнес җырлары белән мавыгучыларның гына аның иҗатына буйлары җитми шикелле, – диде Рахманкулов.
Капитан магнитоласына кассета куйды.
Пока ещё Земля вертится, пока ещё ярок свет,

Господи, дай же каждому, чего у кого нет;

Умному дай голову, трусливому дай коня.

Счастливому дай денег и не забудь про меня...
Капитан, кнопкага басып, җырны туктатты:
– Нигә ул акыллы кешегә Алладан баш сорый? Сез шуны аңлата аласызмы? – Җыр бит Франсуа Вийонга багышланган. Урта гасыр белән Яңарыш
чоры арасында иҗат иткән иң зур, иң талантлы француз шагыйренә. Вийон, бүгенгечә бәяләгәндә, бомж булып яшәгән. Принц Оранский оештырган шигырь ярышында ул беренче урынны ала. Бүләк тапшырырга эзли башласалар, Франсуа Вийон – юк. Бераздан соң, исерек килеш сугышып, дин әһелләрен мыскыллап йөргәне өчен, аны төрмәгә ябалар һәм үлемгә хөкем итәләр. Шул чакта ул үзенең тетрәндергеч «Җиде дарга асылганнар турында баллада» исемле әсәрен язып, принц Оранскийга җибәрә. Принц Вийонны үлемнән коткара, аны корольнең китапханәчесе итеп куймакчы була. Әмма шагыйрь патшалар янында озак кала алмый. Ул кача. Аның ничек үлүе турында төрлечә сөйлиләр: иң ышанычлы версия – исерек килеш сугышканда, шешә белән сугып, шагыйрьнең башын яралар.
Булат Окуджава Вийонга багышланган шигырендә антитеза ярдәмендә фикер йөртә. «Акыллыга баш бир» сүзләрен мин: «Җәмгыять законнары нигезендә ярашу, хәйләкәрлек белән яшәргә өйрәт...» – дип аңлыйм. Бәхетле яшәүчеләр, гадәттә, ярлылар арасында күбрәк очрый. Вийон: «Ярлылыкларына канәгать булып яшәүчеләрне акчалы ит», – дип ялвара.
– Мин ул җырны тыңлаганда, Окуджава Алладан: «Адәм балаларына тигезлек бир», – дип ялварып сорый торгандыр дип йөри идем... Миңа аның тагын «Зәңгәр троллейбус»ы бик ошый. Аның философик нигезе дә гаҗәп тирән бит. Чиновниклар эшли торган җиргә кереп кара әле. Югарырак урынга күтәрелгән саен, кабинетлары зуррак, бүлмәләрендәге җиһазлар затлырак. Шулар арасында эшеннән канәгатьлек тапкан түрәне очратканым юк минем.
– Чыннан да, Окуджаваның һәр җыры – притчага, хәтта догага якын. Хәтерлисезме икән, аның « Отгремели песни нашего полка» дигән җырын? Ул анда: «...для чего пишем кровью на песке, наши письма не нужны природе», – дип, кешелеккә чаң кага. Чыннан да бит, сугыш җиңелүчене искиткеч авыр хәлгә куя. Әнә, Казан ханлыгын Явыз Иван яулап алганнан соң, татарлар язмышына карагыз. Тик җиңүче дә бит... рәсми пропаганда аны күкләргә чөеп мактаса да, беркайчан да бәхеткә ирешә алмый. Рәсәйнең җиңүләрен генә алыйк. Җиңү вакытында ике яктан да күпме кан коела... Шундый зур җиңүләргә ирешкән Рәсәй дәүләтенең кан кою ярдәмендә кайчан да булса бәхетле, рәхәт тормыш кора алганы булдымы?
– Бу турыда теләсә кемгә сөйләп йөрмәгез, Рахманкулов. Кара халык, яратмаса да, әле һаман Сталинга табынып яши бит. Сталинны гына түгел, халыкка игелек күрсәткән патшаларны да яратмаганнар. Павел Беренче алпавытларга хокук биргән. Алпавытлардан соң ул гади халыкны да хокуклы итәргә хыялланган. Шул патшаны үтереп ташлаганнар. Пётр Өченче дә Рәсәйдә Европа илләрендәге тәртипне урнаштырмакчы булган. Аны да үтергәннәр. Ә инде крепостнойлыкны бетергән, ирек игълан иткән Александр Икенчене үтерүләре... Бу инде Рәсәйгә хас искиткеч кыргыйлык. Француз революциясе вакытында да бит башта корольне, аның хатынын һәм алпавытларны үтерәләр. Аннан соң шул революция ясаучылар бер-берсен кыра башлый. Соңрак, гомумән, революционерларны юкка чыгарып бетерәләр. Шул ук хәл бездә дә кабатланып тора түгелме? Менә сиңа кан белән комга язылган язмышлар... – дип уфтанып куйды капитан.
«Менә сиңа әдәби иҗат һәм тормыш чынлыгы! Синең үзеңә дә кулга ныклап торып каләм алырга вакыт түгелме икән, иптәш?!.» – дип, үз-үзеннән сорады Габдрахман.
***
Чәркәләрдә затлы виски, өстәлдә сёмга балыгы, кызыл һәм кара уылдык. Каклаган ит яратканын белеп, Бородуля бастырма турап куя иде.
Әңгәмә тәмле булып, салмак кына ага. Төнге унике тулыр алдыннан Рахманкулов рәхмәт әйтеп кузгала башлый.
– Мин сезне, Одессага кайткач, Валера янына чакырам әле. Әдәбият өлкәсендә үземне дөм кара кешегә санамыйм. Шунысы аянычлы: өйләнгәч, Валераның әдәбият өчен җанын бирергә әзер икәнлеген аңлаганнан соң гына, ныклап торып әдәби әсәрләр укый башладым. Дөрес, элек тә укый идем. Ул чакта укыган китаплар исемә төшкәндә, әле дә кызарам. Башкалардан үрнәк алып, гел макулатура укыганмын икән.
– Рәхмәт, Анатолий Александрович. Бик матур утырдык. Күпме кызыклы нәрсә ишеттем.
– Үзегезгә рәхмәт. Сезнең белән әңгәмә корып утырганнан соң, минем эрудиция күтәрелә. Пассажир лайнеры кабул итеп алсам, мин сезне үземнең командага чакырырга тырышырмын.
– Юк инде, Анатолий Александрович. Дарга ассалар да, мин пассажир лайнерына утырудан баш тартам. Анда бит өч йөздән артык хатын-кыз. Аларның һәммәсе диярлек сиңа җим салачак. Шуңа өстәп, пассажирлар арасында нинди генә чибәр кызлар очрамый? Мин өйләнергә җыенам. Телисеңме-юкмы, анда бит кызлар, бигрәк тә ирләреннән аерылып йөзәргә чыгып киткән яшь хатыннар аздырмый калмаячак.
– Сезнең бу фикерегезне, начальстводан хатынны үзем белән йөртергә сораганда, төп дәлил итеп алачакмын, – диде капитан.

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев