Логотип Казан Утлары
Роман

Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)

– Сөбханалла! Улым, синме бу? Әллә күземә генә күренәме? – Мин бу. Өлкән улың. Менә кайттым әле. Ана үкси башлавыннан көчкә тынычланып, күңелендә йөргән соравын бирде: – Бөтенләйгәме инде? – Юк әле. Ялга гына. Фәриха карчыкның сабыйларча мөлаем, ябык, кызганыч гәүдәсе, күз яшенә тыгылып үксүе Габдрахманның күкрәгенә сырышкан иде... Нишләп безнең көнкүрештә әниләргә урын калмый? Алар бит безне картлык көннәрендә таяныч булыр дип өметләнеп, йөз җәфа, мең мәшәкать эчендә тәрбияләп үстерәләр...

Романның башын монда басып укыгыз.

Алтынчы бүлек

1
Өй тагын да бәләкәйләнә, мескенләнә төшкән. Тәрәзә астындагы өч ниргәнең бүрәнәләре муртаеп, тәмам черер хәлгә килгән. Тәрәзә пыялалары тоныкланып беткән. Бура урам ягына таба янтая башлаган. Шунысын аңлап булмый: йортның яңа салынган чагы әле һаман Габдрахманның күз алдында тора иде. Балачакның җылы оясы да әкренләп картая икән.
Ишегалдын бәбкә үләне каплаган. Утынга сүтелгән келәт нигезен әрсез алабуталар басып алган. Заманында алты балалы гаиләнең көнкүреше кайнаган яшәеш мәйданында озакламый кычытканнар хакимлек итәчәк. Алабута арасыннан канатларын җилпеп ак тавык атылып чыкты да, Габдрахманны күргәч, кинәт туктап калды. «Син кем? Нәрсә эшләп йөрисең монда?» – дигәндәй сәерсенүе.
– Мин бит синең хуҗаңның малае. Кайларда йөри минем әнием?
Тавык, кача-поса, алабута арасына чумды.
Тышкы ишеккә калай тас сөяп куелган. Бу – йорт хуҗасының каядыр әзгә
генә киткәнлеген белгертә торган күптәнге гадәт. Озакка киткәндә, Фәриха карчык ишек тоткасына тышкы яктан таяк тыгып калдыра иде.
Колхоз Рәсәй халкын әкренләп урлашырга өйрәтте. Колхоз милкен урлаучыны карак, димичә, бераз йомшартып, «несун» – алып кайтучы, дип кенә атап йөртәләр иде. Күпме генә омтылып карасалар да, татарның озак гасырлар шәригать кануннарында яшәгән өлкән буыны бу гөнаһлы гамәлне кабул итә алмады. Фәриха карчык шундыйлардан иде. Тормыш кырыс иде: йә ачка үләсең, яисә үзеңә тиешлене урлап исән каласың. Шундый шартларда да Габдрахманның әнисе урып җыйганда коелган башакны, җирдә калган колхоз бәрәңгесен алып кайтудан тартына иде.
Күрше малы яисә башка авыл кешеләренең милкенә тимиләр. Ә менә колхозныкы? Дөрес, колхоз дигән нәрсәнең исеме бар, ә җисеме? Кемнең үз күзе белән шул байлыкны күргәне бар? «Колхоз каз аламы икән? Колхоз тары аламы икән?» – дип такмаклыйлар иде утызынчы елларда?.. Ягъни, колхоз казала микән, колхоз тарала микән... «Кругом всё колхозное, кругом всё моё», – дип җырлый башладылар сиксәненче елларда. Акционерлык җәмгыятьләре мал хуҗасының өлеше күпме икәнлеген үзләренчә төгәл ачыклап бирергә мөмкин әле. Ә социалистик милек, синеке саналса да, ничә дистә еллар буена түрәләр кулында булды. Бәлки шуңадыр, үз милкеңне алудан нигә тартынып торырга?..
Әнә, Фәриха карчыкның мөлкәте бикләнмәгән, ал да кит!.. Тик урлап алып китәрлек мөлкәт юк иде бу йортта.
Шушы чуалчык уйлар арасында адашып басып торганда, бәләкәй арба сөйрәп, Габдрахманның әнисе кайтып керде.
Габдрахман, почмак артына посып, күзәтеп тора башлады.

 

2
Баштагы яулыкны хан заманыннан калган мескен бүрек каплаган. Өстендә – кече улы Варис Шәмшәрифтән алып кайтып биргән мөселман җиләне. Аякта яңа резин калош.
Ишегалдына уфалла арбасын сөйрәп кертте дә капкага бик сала башлады.
Танклар, континенталь ракеталар ясау эшендә остарган илдә халык заманча итеп «уфалла» ясарга да өлгергән. Әнә нинди матур, җыйнак, тартырга уңайлы арба... Көпчәкләр – резинадан. Тимер тәртәләргә никель йөгертелгән. Арбага сөт йөртергә бидон беркетелгән. Техника тәрәккыяте!
– Сөбханалла! Улым, синме бу? Әллә күземә генә күренәме?
– Мин бу. Өлкән улың. Менә кайттым әле.
Ана үкси башлавыннан көчкә тынычланып, күңелендә йөргән соравын бирде:
– Бөтенләйгәме инде?
– Юк әле. Ялга гына.
Фәриха карчыкның сабыйларча мөлаем, ябык, кызганыч гәүдәсе, күз яшенә тыгылып үксүе Габдрахманның күкрәгенә сырышкан иде.
– Авыр бит ялгыз яшәве! Нигә апалар янына – Таулыга күчмисең? Ул да бит берьялгызы яши.
– Юк инде! Тәрәтләре өй эчендә. Түшәмнәре өстендә исерек урыслар бии.
Шундый йортта ничек намаз укып булсын! – Карчык бер адым артка чигенде. – Тукта әле! Нигә болай мәлҗерәп төштем. Корсагың ачкандыр? Хәзер казан асам.
«Карының» түгел – «корсагың». Бу бит... бу бүгенге үлем хөкеме көтеп яткан мескен тел түгел. Бу – заманында Евразия киңлекләрендә яңгыраган хөр, горур шивәнең җанлануы... Бу – Атиллалар чорыннан, баш бирмичә саклана алган «казан асу». Аларның йортындагы казан мич авызының уң ягына урнашкан учак өстенә беркетелгән...
Аш әзерләр алдыннан чатыр каршында янган учак өстенә казан асасы булмаса да, бу борынгы сүз Габдрахманның күңелендә горурлык уятты. Габдрахман әнисенең кулыннан «уфалла»ны алды.
– Башта сөткә баргансыңдыр дип уйлаган идем. Бидоныңда су икән.
– Чишмә суы.
– Коебызның суы киптеме?
– Юк, кипмәде. Чәйгә чишмә суы татлырак. Мин җимерелгән буа янындагы,
кыйбла якка аккан изгеләр чишмәсенә йөрим. Суы шундый татлы. Чәе дә куерак чыга. – Карчык җиңел генә баскычка таба атлады. Бикләнмәгән ишекне ачып, өйалдына узды.
Хәрабәгә әверелә башлаган абзар-кураларны, яртылаш алабута баскан бәрәңге бакчасын, ботаклары корып бетә язган карт өянкеләрне карап йөргән арада йортның торбасыннан зәңгәр күккә сыек соргылт төтен үрелде. Ишекне ачу белән, Габдрахманның борынына яшәешкә җан өрә торган шулпа исе килеп бәрелде. Өй эченә каклаган каз итенең тәмле исе таралып, очрашу куанычына ямь өстәп, тантана уятып өлгергән иде инде. Анасын ялгызлыкта яшәргә мәҗбүр иткән гөнаһ һәм үзеңне гаепле итеп тою, бәгырь түрендә 
кузгалып, йөрәкне астыртын гына чеметеп, сыкрандырып тора. Алты баланың сабыйчак сулышлары калган кысан, тәбәнәк түшәмле авыл өе. Идән такталары арасындагы таныш ярыклар тагын да киңәя төшкән. Акшары соргылт төскә керә башлаган, карап торырга килбәтсез, шулай да күңелгә җылы хис өреп торган мич, инде музей әсбабына әверелеп килгән йорт җиһазлары. Шуларның һәрберсе, авылын калдырып китеп, зимагурлыкта яшәгән егеткә рәнҗешле караш ташлап тора иде. Әнисе, кат-кат бисмилласын әйтеп, өстәлгә ашъяулык җәйде. Казан өстендәге капкачны алгач, каклаган каз итенең тарихларга барып тоташкан татлы исе тагын да куерды. Агач табакка аш бушатылды. Шулпа агач табактан ике чебешкегә бүленде. Табынга тоз, борыч, катык куелгач, әнисе казанга чиләктән бер чүмеч су салды.
Бу йортта табын янында сөйләшергә яратмыйлар. Алар ашап туйганчы сүзсез утырдылар.
– Чәй кайнатыйммы? – диде әнисе, тынлыкны бозып.
– Рәхмәт, шулпадан соң мин чәй эчмим.
– Мин чәйне шулпадан соң да эчәм. Гел эчеп торам. Рәхмәт чәйнең затлысын
җибәреп торуыгызга. – Самавырга учактан соскы белән кайнар күмер салды. Амин тоттылар.
– Хәл җыеп аласың килсә, мин сиңа урын җәеп бирәм.
– Су буйларыннан урап кайтасым килә, – диде Габдрахман һәм киенә
башлады.
– Озаккамы?
– Бер-ике сәгатькә. Бәлки, озаграк та йөрелер.
– Нәрсә ашыйсың килә? Сыерсыз юньле сый да әзерләп булмый инде.

 

3
Бусаганы атлауга, күкрәк эчендәге ачы, кайнар төер, тамакны ачыттырып, тышка бәреп чыкты. Җимерелеп яткан абзар хәрабәләре аша алабута баскан бәрәңге бакчасына чыккач, Габдрахман эче бушаганчы үкседе.
Нишләп безнең көнкүрештә әниләргә урын калмый? Алар бит безне картлык көннәрендә таяныч булыр дип өметләнеп, йөз җәфа, мең мәшәкать эчендә тәрбияләп үстерәләр. Үсеп аягына баса башлаган бала шундук дәүләт тозагына килеп каба да – сау бул, җылы туган оя! Сау булыгыз, әти-әниләр! ...Без читләрдә йөргән арада авылдагы безгә дигән урынны яңа буын вәкилләре били башлаган. Тырышып эзләсәң, урын табылачак. Әйдә, менеп атлан тракторга! Йә булмаса фермага мал асты пычрагын тазартырга яллан... Ә бит син чит җирләрдә абруйлырак урында...
Бераз тынычлана төшкәч, Габдрахман урамга чыкты. Бертын кая барырга белми торгач, зиратка таба атлый башлады. Күрше Миңлениса түтәйләр урынының кычытканнары инде чирәмгә алышынган. Баз урыны тигезләнеп беткән. Монда кайчандыр йорт, абзар-кура, бәрәңге бакчасы, хуҗалык һәм гаилә көнкүреше булуын исбатлый алырлык бер генә эз, бер генә билге дә калмаган. Бусы – Габдулла абзыйлар урыны. Бушлык... Рәттән өч йорт, өч хуҗалык, өч гаилә... Кая китеп олакканнар? Бармы алар, әллә тамырлары корып юкка чыкканмы?.. Нинди каһәрле көч, нинди рәхимсез давыл-өермә, эзләрен җуйдыртып, тамырлары белән йолкып алып ыргыткан! Җавап юк. Өнсезлек... Аңларга зиһене җиткән кешегә бар җавап, нигә булмасын. Йортларның юкка чыгуының яшерен серен Габдрахманга үз йортының киләчәге кинаяләп тора иде. Аларның нигезен дә шул ук кара тәкъдир көтә...
Бусы – Хоснури түтәйләрнең йорты. Абзар-кура, Аллага шөкер, исән. Сугышка кадәр бу йортның хуҗасы ир кеше иде бит. Сугыштан соң ирләр исеме йөрткән гаиләләр хатын-кызныкына алышынып бетте... Ә исеме ничек иде? Онытылган! Бу нигезне дә бит ирләр исеме белән атап йөртәләр иде.
«Никто не забыт, ничто не забыто!» – дип шапырына империянең рәсми агитациясе. Чынбарлыкта исә исемнәр дә, совет власте алып килгән җәэҗүз-мәэҗүз дә, аның фаҗигасе дә онытылачак, киләчәк буыннарга җиңү шапырынуыннан әмәлләнгән коры куык пропагандасы гына калачак. Хоснури түтәйләргә янәшә Шырый Ибрае исемле кеше яши иде. Шырыйныкылар дип атап йөртәләр иде сигез бертуганны. Шуларның берәрсе исәнме икән әле? Урыннарын кычыткан баскан... Урамның каршы ягында шулай ук җиде бертуганнан торган Тартай нәселенең соңгы варисы – Рәиснең йорты авыл читендә ялгыз тырпаеп утыра. Зәки, Мөкаддис, Батыр Тәрәе, Алтынгәрәй, Инсаф. Нигъмәт агайларның урынында да моңсу бушлык... Кая китеп югала, юкка чыга Караяр халкы?.. Әрсез бушлык каян килә?.. «Ватан» исемен бөркәнгән империядәге канлы үтерешләр, колхозлаштыру, дошман эзләү, кулакларны сөрү ашап бетергәнме бу хуҗалыкларны? Уйлап карасаң, сугыш рәхимлерәк, ул ир-егетләрнең генә башын ашый... Хатын-кызлар кайда? Рәсәй дәүләтенең төп, даими горурлыгы – бөек җиңүләр ирләрне кырып ташлау белән генә чикләнми шул. Сугыш хатыннардан толлар, балалардан ятимнәр ясый. Ачлык-ялангачлык алып килә һәр сугыш һәм, беренче чиратта, нацмен тамгасы сугылган халыкларны кырып ташлый, аларны тоташтан кыркып, юкка чыгарып килә...
Ачык чирәмлеккә әверелгән элекке тыкрыктан Габдрахман инеш буена таба юл тотты.
Инешнең аръягында сөзәк таулар тезмәсе. Чаукалык тавыннан башлап Бөгелмә тарафына таба тезелеп киткән Урындык тау, Бакыр тау. Араларында тирән чокырлар.
Бала чакта болытларга тиеп торган таулар яңгыр суларына юылып тәбәнәкләнгәнме, әллә Габдрахман күргән Везувилар, Этна, Стромболи, Альп (аңа ул һәрвакыт «Алып» булып ишетелә иде) таулары белән чагыштырып карау шулай тәбәнәкләндерәме... Күз күргәнне җиңел генә аңлап бетереп булмый.
Тукта әле, мин нигә таулар ягына атлыйм? Башта бит зиратка керергә, әтиемнең һәм егерме бер яшендә якты дөнья белән мәңгегә саубуллашкан газиз апам, әтиемнең энесе Нәби абзыкайның, әби-бабаларымның каберләрен зиярәт кылып, җавап тотарга тиеш түгелменме?
Габдрахман, кире борылып, зират ягына таба юл тотты.

 

4
– Кайларда йөрдең?
Әнисенең өстендә кешелеккә генә кия торган шакмаклы яшел күлмәге. Башында әтисенең Ырынбурдан алып кайткан бүләге – парчалы кашемир яулык.
Эре шакмаклы тукымадан шотланд халкы милли киемнәрен тегә. Фәриха карчык кына түгел, татарларның өлкән буыны да үз итә иде шундый тукыманы. Шуңа өстәп шотландларның (инглизчә – скотлэнд) музыкалары да татарныкы шикелле пентатоникага нигезләнгән. Мондый уртаклыкның сәбәбе булырга тиеш бит. Без урыс көчләп таккан татар-монголлыктан ары китә алмыйбыз шул.
Улы зиратка барган арада карчык бер-ике дистә елга яшәреп киткәндәй 
үзгәреп өлгергән. Өйдә кызган май катнаш көйгән камыр һәм бәйрәм исе. Кунак каршылаудан, куанычлы очрашулардан туа мондый ис.
– Нәрсә пешерәсең, инәки?
– Мичкә бәлеш куйдым. Син яраткан ризык – каклаган каз ите турадым бәлешкә.
– Рәхмәт, инәки! Сине сагынган чакларда нәкъ шушы ис җанымны тырнап газаплый.
– Нигә газапланасың? Кайт. Соңгы эшең армия хезмәтендәге шикелле мәҗбүри түгел, дидең бит. Нигә кайтмыйсың?
– Кайтып нинди эш башкара алырмын соң? Җирне хәзер трактор сөрә. Печәнне йөк машинасына төяп ташыйлар. Саламны да инде кибәнгә өйми башлаганнар. Заманында мин башкарган эшләр беткән.
– Укытырсың. Әнә бит Мәскәүдәге иң зур университетны бетердең. Ә монда укытучыларның күпчелеге Бөгелмәдән ары китеп укый алмаганнардан. Укытучылар рәхәт яши бит. Мал асрыйлар. Бакча тоталар. Хәзерге балалар аларны бәйрәм саен бүләккә күмеп ташлый. Атаң мәрхүм, исән булса, синең хәлфә булып йөрүең белән горурланыр иде.
– Ничек инде... ялгызым сыер асрый алыйм. Аны бит саварга кирәк.
– Менә-менә. Мин бит инде ничәмә ел шул бер балык башы турында әйтеп торам. Нигә һаман башлы-күзле булырга теләмисең?
– Синеңчә, минем башым да, күзем дә юкмыни?
– Сукыр булганга, дивана булганга болай әйтмиләр. Өйләнеп, гаилә корып яшәгән кеше дөньяга бөтенләй башкача карый башлый. Аның башы да җаваплырак эшли. Гаиләле кеше буйдакларга күренмәгәнне күрә. Алар аңлый алмаганны аңлауга ирешә.
«Башлы-күзле», диюләре шул инде...
Җиденче дистәне куган карчыкның зирәклеге Габдрахманны хәйран калдырды.
Аны шушы җылы оядан мәҗбүри алып китүләренә ике дистә елдан артык вакыт узды. Читтә йөреп кайткан Караяр кешесенең һәр очракта авылдашлары каршында җитди имтихан тоту гадәте әле һаман исән иде. Нурми исемле бер егет каршы алырга чыккан әнисе белән «здравствуй, мама», дип күрешкән. Инде иртәгесен үк диярлек мескеннең кушаматы «Урыс Нурми» иде. Икенче бер егет, Кәшфи, хезмәтен тәмамлап кайтып, авыл клубындагы танцыга баргач: «Забыл по-татарски, могу только по-русски», – дип мактанган.
Авылның иң җор егетләре Кәшфелмаганны: «Одна девчонка с тобой хочет познакомиться, сама стесняется, нас попросила», – дип, клуб артындагы аулак җиргә чакырып чыгарганнар да туган телен оныткан егетнең кумпылына берне тондырганнар.
– Нишлисез, егетләр?! Ни гаебем бар минем?
– Бәй!.. Син татармыни? Без бит сине урыс дип торабыз... – дигән тегеләр. Шул сабактан соң егет, урысча белүе белән шапырынудан туктап,
авылдашлары телендә сөйләшә башлаган.
Заманнар үзгәрде. Озак гасырлар саф туган тел авазларын, бары тик шуны
гына ишетеп яшәгән урамнарда авыз тутырып рус телендә сөйләшеп йөрү әкренләп табигый тоела башлады. Явыз Иван оештырган холокост. Гасырларга сузылган, бер яктан үлем белән янап, икенче яктан түрәлек өстенлеге белән ымсындырулар да татарны милли кыйбласыннан тайпылдыра алмый иде әле. Көтүләп Себерләргә куулар да татарны какшата алмады. 1917 елдагы түнтәрелештән соң татар күзгә күренеп телен, теле белән динен, дине белән иманын, иманы белән тарих эзен, шул эзләрдәге мирасын туктаусыз югалта бара иде. Шушы ачы уйлар кыска, газаплы минутлар дәвамында Рахманкуловның бәгырен айкап узды.
«Син мине башлы-күзле булырга үгетлисең. Мин, әнием, нәкъ шул турыда синең белән киңәшергә кайттым да инде...» – дип әйтергә иде хәзер. Карчык яулык чите белән күзләрен сөртеп алсын да әйтсен иде: «Йә әле, тыңлап карыйк, сөйлә – кем икән ул Бәкер мәрхүм белән минем киленем буласы кыз?» – дисен иде.
Юк бит, шушы көтеп алынган иң табигый, тансык сөйләшүне дә үз әниеңә юньле-башлы – кешечә җиткерә алмый җәфа чик инде. Ул турыда, бәлки, бәлештән соң сөйләшү хәерлерәк булыр? Бигрәк тә тәмле бит каз бәлеше. Телеңне йотарлык...
Бәлеш исенә кушылып, өй эченә Габдрахман алып кайткан «Граф Грей» исемле чәйнең хуш исе таралган. Алар каз бәлеше белән янып-пешеп чәй эчәләр. Караңгылык тәрәзә пыялаларына килеп терәлгән! Сирәк кенә урамнан узган машиналарның уты тәрәзәдән өй эченә сирпелә дә караңгылык тагын да куерып китә.
Адәм баласының ялгызлыгы кичләрен түзеп булмас хәлгә җитеп көчәя. Ничә ел үтте икән әнисенең берьялгызы яши башлавына? Дистәдән артык бит...
Эх, күпме сүзсез хатирәләр җыелган ике арада?! Әнисенең бишек тирбәтүе. Бишекнең күтәрелә-төшә салмак кына чайкалуын әнисе көйләгән бишек җыры хәрәкәткә китерүенә ул әле дә ышана шикелле.
Бишек җырларын әнисенең уйчан мөнәҗәтләре, «Йосыф китабы»ның маҗаралы чынбарлыгы, фаҗигале бәетләре алыштыра; остазбикәгә сабакка барган, утауга, уракка, ашлык сугуларга йөргәндә булган мәзәкләр, Сабантуй, җыен хатирәләре, Самар губернаторы тройкага утырып авыл аша узганда, ундүрт яшьлек Фәрихане бәйрәмчә киендереп, башка җиде кыз белән шул патша түрәсен каршы алырга куюлары турында сөйләгәннәре әле һаман Габдрахманның хәтерендә. Аларны бит Габдрахман бәләкәйдән күңеленә беркетеп үскән. Ул истәлекләр улының да офыкларын киңәйтеп, аның дөньяга карашы, фикер йөртүләренең үзәгенә яткан җуелмас эз булып сузылган.
Чәйдән соң икәүләп амин тоттылар.
– Чыгып керәсем килә, – диде Габдрахман. Сөйләшүне иртәгәгә калдырырга кирәк, дигән фикергә килде ул. Әнисе ястү намазына баскач, Габдрахман ишегалдына чыкты. Әтисе утырткан карт өянкенең кытыршы тәненә сөялеп һава сулады.
Өйгә кергәндә, түрдәге караватка урын җәелгән иде инде. Мамык түшәк-ястык, дөя йоныннан сырылган җылы юрган. Җир йөзенең башка бер генә җирендә дә мондый татлы рәхәтлек юк шикелле тоела иде Габдрахманга. Ул бит, кисәкләрен бергә кушып алганда, җир шарын инде бер генә тапкыр урап чыкмады. Аллаһы Тәгалә аңа үзен чолгап алган тирәлек-тормышка дикъкатьле кызыксынулы күзәтүне мул итеп биргән иде. Аның хәзер чагыштыру мөмкинлекләре бар. Күп күрде ул оҗмах җирләрне. Башкалар аларны Караярдан күпкә күркәмрәк дип табар иде. Хак иде бу җирләрнең күркәмлеге, әмма аларның берсе дә аңа туган җир түгел иде.

Фәриха карчык та озак кына йокыга китә алмыйча ятты, аның газиз улы да. Сөйләшә башлаудан курыктылар. Әллә кайларга алып китә ул төнге сөйләшү. Йокы тынычлыгы, аның шифалы кочагы төн уртасыннан соң гына ачылды.
 

5
Габдрахманны йокыдан коймак исе уятты. Бала чактан таныш, кайнар коймак, көйгән май исе. Ымсыну чиктән тыш көчле иде. Торуга әнисе аны сыйлый башлаячак. Йончыткан. Баш авырта.
– Хәерле иртә, инәки. Нигә болай иртә торасың?
– Без күнеккән инде. Син дә тор, юын, бергәләп чәй эчәрбез.
– Чәйгә хәтле тауга менеп төшәсем килә.
– Әллә исәрләндеңме? Тын кысыла бит анда менгәндә. Коймагым да суынып
бетәр. Әйдә, юын да утыр.
– Син бит беләсең, инәки, мин коймакның таба өстенә таба каплап кайнар
мичтә тотып алганын яратам. Һава сулап кайтасым килә, аппетитны уятып. – Озак йөрмә. Ындыр артларын гына урап кайт.
Габдрахман тиз генә киенеп урамга чыкты. Аның малларны көтүгә
куганнарын күрәсе килә иде. Урам буш. Маллар абзарга керде микәнни? Колхоз эшенә баручылар да күренми. Киң, иркен чирәмлектән ул ашыгып инешкә таба атлый башлады.
Инеш. Йа Хода! Аның суы теләр-теләмәс кенә саркып ята. Суның читләренә, уртасына басып чыгарга өч таш салганнар, җан биреп яткан инешнең киңлеге шуңа калган. Атлап чыгар алдыннан ул туктап тыңлап торды. Кайда аның чуерташлар белән серләшеп җырлаган тавышы? Каршы якның балчыгын ашап ясаган биек ярлары кайда?
Ул Карагыш (кара кош – бөркет) кулы дип аталган уенкылыктан өскә, тау сыртына таба атлады. Тыны кысыла башлаганда, Габдрахман тауның уртасына да менеп җитә алмаган иде әле. Кире борылып, төшеп китәргә туры килде.
Төшүе хәтта уңайсызрак та шикелле иде. Ниндидер көч гәүдәне аска таба сөйри. Шуңа каршы торыр өчен, аякларны терәп карышырга кирәк иде. Шунлыктанмы, әкияти балачактан үсмерлеккә күчә башлаган елларның берсендә, тау сыртына тия язып узган болытларга утырып, зәңгәр диңгезләр артындагы әкияти Занзибарны күреп кайту хыялы белән җенләнеп йөргән сукмакларны күреп булмады...
– Тизрәк кулыңны ю, коймак суына, – дип каршы алды Фәриха карчык.
Өстәлдә – пешкәннән соң, кабат мичтә май сеңдереп, тагын да татлылана төшкән коймак өеме. Шуңа өстәп туган йортның шифалы һавасы, газиз анаң, балачак хатирәләрен сеңдергән стеналар...
– Картайдым мин. Сине соңгы күрүемдер, дип куркам.
– Юкны сөйләп утырма инде.
– Варисы да бит һаман укып туймый. Ничә ел Бөгелмәдә ятып укыды.
Бөгелмәдә балаларга сабак бирде. Бетереп кайткач, Печмән ягында балалар укытты. Мәскәүгә китәр алдыннан ике ел укытучыларның эшләрен генә тикшереп йөрде. Шул җитмәде микәнни?
– Бәләкәй чакта сез укып кеше булу турында гел тукып тордыгыз. Бишлегә укыганга куанып туймый идегез.
«Белем алуның куркыныч ягы да бар икән...» дип, үзалдына эчтән генә уйлап алды Габдрахман. Халык «укыган кеше – чукынган кеше», дип юкка әйтмәгән. Бу гыйбарәгә кадәр аның гыйбрәтле, әче тормыш тәҗрибәсе булганга охшый. Әнисе әнә бернинди университетларга кереп укып йөрмәгән. Әмма яшәү гыйлеме, яшәү зирәклеге ягыннан Габдрахман аның янында үзен һаман әле бала итеп тоя иде. Дөрес, ул да укымый түгел... Фәриха карчык һаман намаз укый, ураза тота. Димәк, ул андый-мондый белем генә түгел, үзенә һәм үзенең бөтен нәсел-нәсәбенә кыйбла булырлык гыйлем алуга ирешкән! Көне буе ач йөрү ашказаныңа зарарлы, дип, аны туктаусыз кисәтеп торалар. Ә ул намаз укуын, ураза тотуын дәвам итә. Сәламәтлек бик кирәк. Дин йоласы сәламәтлектән дә кадерле микәнни? Бу кайтуында Габдрахман әнисенең үҗәтлеген тагын да тирәнрәк аңлауга иреште. Урыслар Казан ханлыгын яулап, татарларны буйсындыра алганнар. Җир-су аларныкы санала башлаган. Идарә итү алар кулына күчкән. Күчүен күчкән, әмма Фәриха карчык ишеләрне буйсындырырга чара таба алмаганнар. Ачыктан- ачык каршы чыкмыйча гына, буйсынудан баш тартып, Казан ханлыгы чорындагыча намаз укып, ураза тотып, чынбарлыкны туган телләренә төреп, үзләренчә яшәүләрен дәвам иткәннәр. Алар, әҗәлләре килгәч, җир кочагына ислам динен тоткан чын мөселман булып керәчәкләр. Балалары канын да носариларныкына кушуга һич тә риза булмаячаклар. Бу фикер алда торган өйләнү турындагы сөйләшү-аңлашуның ифрат авыр булачагын Габдрахманга тагын бер тапкыр искәртеп тора иде.

 

6
Рахманкуловның Караярга кайтуына бер атна вакыт үтеп киткән иде инде. Көн саен диярлек коеп яңгыр ява. Салкын, бик тиз чылатып ташлый торган көзге яңгыр.
Габдрахман тауларда, урманда, армиягә киткәнче сабан сөргән яланнарда йөреп кайткач, ишелеп төшәргә торган төз лапасны сүтеп, әнисенә утын әзерләде. Таралып төшәргә торган капканы ныгытты, ләм басып бетергән коены чистартып, сиртмәгә яңа чиләк асты. Район үзәгеннән поездга билет алып кайтты.
Тәбикмәкләп ашыкмыйча гына кичке чәйне эчтеләр. Фәриха карчык табынны җыйды, кухня ягына кереп, савыт-сабаны юарга тотынды. Атна буе сүзне нәрсәдән башларга белмичә йөргән Габдрахман, ниһаять, өстәлдә яткан ике беләгенә башын куеп, сүз катып җибәрде:
– Инәки, мин башлы-күзле булырга җыенам.
– Хәерлегә булсын, улым... Синең замандашларыңның балалары үсеп җитте бит инде. Кем кызына?
Фәриха карчык шушы атна эчендә улы авылның бер яшь кызы белән уртак тел табып, ярәшергә өлгергәндер дип уйлый иде.
– Инәки, син аның кем кызы икәнен белмисең. Ул Одессада яши.
Фәриха карчык эшеннән туктады, кулын сөртте дә малае каршысына килеп утырды:
– Марҗамыни?
– Марҗа түгел. Аның милләте украиналы, ә болай тамырларында кыпчак каны ага.
– Ул кыпчак дигәнең кемнәр соң алар? Мөселман өммәтеннәнме, әллә чукынучыларданмы?
Әнисенең шушы дәрәҗәдә җитди, игътибарлы булуын Габдрахманның күргәне юк иде шикелле. Әтисе вафат булганнан соң, ул чакта әле яңа кырыктан 
узган, таза, көчле хатынның ярым ятим – әтисез калган балаларының киләчәге турында уйлаганда гына җитдилеге шушы дәрәҗәгә җиткән булгандыр.
– Юк, алар мөселман түгел.
– Носарилармыни?
– Инәки, татар кызларының да барысы диярлек мөселман түгел бит инде хәзер.
Әниләре намаз укымый. Шәригать кануннарын белүчеләр үлеп бетте диярлек. Шуңа өстәп комсомол тәрбиясе. Карт буын тота. Ә яшьләр? Бездән башта пионер ясадылар. Аннан соң комсомол иттеләр. Хәзер мин партия әгъзасы. Партиягә кермәсәм, миңа чит илләргә йөри торган корабта эшләргә рөхсәт итмиләр иде.
Фәриха карчык яулык чите белән күзен сөртеп алды.
– Армиягә киткәндә, син бит динне тота идең, ташладыңмыни?
– Юк, ташламадым. Диңгездә каты давыл кузгалганда, каты шторм
вакытларында каютаңның асты өскә килеп чайкалган чакларда, Аллаһы Тәгаләгә ялварасың. Аннан башка сиңа беркем ярдәм итә алмый.
Армиягә кадәр Габдрахман ураза тотты. Ул инде намаз укырга да өйрәнгән иде. Казарма шартларында һәм диңгезчелектә ураза тоту, намаз уку түгел, амин тотканда, битеңне сыпырып та булмый иде. Ул «раббанә атинә»не авыз эченнән генә укый иде. Мөселманлык аның күңелендә әнә шулай эчкә яшерелгән, оеткы рәвешендә яши бирде.
– Аллаһы Тәгаләне оныткан очракта океаннарда йөзеп йөреп булмый, – диде ул, фикерен йомгаклап.
– Юк, улым, – диде әнисе, алдагы сүзне яңабаштан ялгап. – Динне берничек тә бетереп булмый аны. Комсомол булсалар да, безнең авыл кызлары тәре тагып йөрми, почмакта эленеп торган потка карап чукынмыйлар. Күзгә ташланып тормаса да, яшьләрдә барыбер мөселманлык яши ул.
– Ял вакытында мин аны Караярга алып кайтырмын, ә син амин тотарга, догага, намаз укырга өйрәтерсең, – диде Габдрахман, әнисен ышандырырга тырышып.
– Телләре безнекеме соң аларның?
– Юк, безнеке түгел.
– Алай булгач, минем белән үзебезчә сөйләшә алмас бит. Авылдашларыбыз
каршында да әпә булып йөрер. Син шуннан курыкмыйсыңмыни?
– Куркам. Бар анысы да. Ул миңа бик ошый. Хәйран калырлык матур ул.
Күрсәң, син дә хәйран калырсың әле.
– Авылыбызда андый матурлар юкмыни? Караяр кызларының матурлык
даны әллә кайларга таралган бит. Узган ел мин Ишендегә кунакка барган идем. Карчыклар авылыбыздан чыккан кызларны иң матур, иң уңган киленнәребез, дип сөйләделәр.
– Сүз дә юк, безнең авыл кызлары матур. Анысы шулай. Ә менә миңа дигәннәре үсеп җитәр-җитмәс кияүгә чыгып өлгерәләр. Өйләнәсе кызым миннән унбиш яшькә кечерәк. Чит җирдә яшь аермасы әллә ни сизелми. Авылда нигәдер алай түгел. Ике-өч яшькә аерма да үтә зур тоела.
– Хәзер алай түгел инде. Әнә Шәмсенаһар кызы бер нифтәник нәчәлнигенә чыкты. Яшь аермасы егерме тирәсе, дип сөйлиләр.
– Урыска чыктымыни Шәмсенаһарттәй кызы?
– Юк, урыс түгел. Теге Каф тавы ягыннан килгән бәндә, мөселман өммәтеннән. Теле дә безнекенә тартым. Бите кара кучкыл. Мыеклы. Шәмсенаһар кызын машинага гына утыртып йөртә. Үтә бай яшиләр, ди. Ашаганнары да гел бал да май, ди.
Берничә минутка сөйләшүне дәвам итәргә сүз таба алмыйча тынып калдылар. Арада көчле киеренкелек иде. Әнисеннән ризалык булмаячагын Габдрахман сөйләшә башлаганчы ук сизде. Сизенсә дә, аны күндерә алуына өмете бар кебек иде әле Габдрахманның. Әмма, алай каты әйтеп карышмаса да, чит җирдә үскән ят милләт кызын өенә килен итеп төшерүгә әнисенең риза булачагы күренми иде. Рахманкулов яңа дәлил китерергә ашыкты:
– Ул кыз, инәки, шигем дә юк, килен булып төшкәч, телебезне өйрәнәчәк. Хәзер бит, инәки, татарлар үзләре дә туган телдә сөйләшми башладылар. Авыл җирендә бу хәл әлегә сизелми. Әнә, район үзәге Таулыда гына да ике татар пыр туздырып үзара урысча сөйләшеп йөри.
– Юк, улым, без исән чакта, Аллага шөкер, кяферчә сөйләшмәбез.
– Бәлки, мөселманлыкка күчәргә дә риза булыр, аңлата алсак. Син моңа ничек карыйсың?
– Нәрсә әйтергә дә белмим инде, улым. Мин гөнаһыннан куркам. Урыслар белән бит аерма диндә генә түгел. Безнең язмышлар төрле. Син татарча сөйләшкән урысны очратканың бармы? Аларның Казан каласын алып, мөселманнарны кырып ташлаганнары турындагы мөнәҗәтне ишеткәнең юкмыни? Ә мәчетләрне җимереп, чукындырып йөрүләре хакында? Синең марҗа алуың турында ишетү миңа бик авыр булачак. Авырлыгын кичерер дә идең... Ә гарьлеге? Авылдашларымның күзләренә мин ничек карармын?! Фәриха малаен тәрбияли алмаган, аның Габдрахманы марҗага өйләнгән... Шушы гарьлектән җир тишегенә керү дә коткара алмас...
Фәриха карчыкның күзеннән яшь бөртеге тәгәрәп чыкты да авыз читеннән ияк астына таба сузылган җыерчык буйлап күлмәк якасына төшеп тамды.
– Син, улым, ул кызга вәгъдә бирмәгәнсеңдер бит?
– Ничек әйтергә? Ул инде минем синнән хәер-фатыйха алырга китүемне сизеп калды. Мондый чакларда бит бер-береңне сүзсез дә аңлап була.
– Нинди гөнаһларым өчен Аллаһы Тәгалә мине болай җәзалый икән? И-и-и Раббым! Абыеңның хатыны Мәрфуга аракы эчә. Больниста эшли бит. Хөкүмәт спирте аның үз кулында. Абыең аны кыйнап та, базга салып та карады. Юк, бизәргә теләми, һаман чөмерә. Сәрхуш ана?! Раббым сакла андыйлардан нәселебезне!.. Олы кызы кулдан-кулга йөри башлаган, дип сөйлиләр. Малайларының да күзләре нурсыз. Тач урыс инде. Ә җизнәң дигән бәндә? Карап торырга юаш кына үзе. Аракыга авызы тию белән, Кадриягә кул күтәрә башлый, дип миңа җиткереп торалар. Уллары ятим бала шикелле, сөйләшергә яратмый. Сабакташлары белән аралашмый. Бишенчедә укый. Мәктәптән кайтып ашый да, йокларга ятканчы, почмакка карап утыра, ди. Кадрия үзен брачка да күрсәтеп караган. Файдасы юк.
Фәриха карчык яулык чите белән авызын каплап елап алды. Тавышсыз гына.
– Йа Раббым! Син мине шулай бала сөюдән мәхрүм итәсеңмени! Марҗа түгел, дисең... Безнеңчә белмәгәч – марҗа инде ул! Мин бит сине, төн йокыларымны калдырып, марҗа өчен үстермәдем. – Әнисенең үксүе тирәнәя, көчәя бара иде. Карчык урыныннан торды, ишектән чыгып китте. Шыгырдап капка ачылган тавыш ишетелеп алды. Йорт эчендә йөрәк әрнеткеч тынлык, өнсезлек урнашты. Кая юнәлде икән әнисе? Аның бит Оксананы күргәне дә юк.
Бер сәбәпсез, тора салып нигә шулай өзгәләнергә? Бер сәбәпсез. Юкка... Бары тик, бары, бары тик татар кызы булмаган өчен генәме? Бәлки, Оксана турында әйтмәскә кирәк булгандыр?.. Шәһәрдә туып үскән татар кызларының күпмесе соң туган телен белә? Әнә бит, бер дә тартынмыйча, үзара кяферчә аңлашалар...

Кич урын җәеп, шактый озак сүзсез ятканнан соң, Фәриха карчык ишетелер- ишетелмәс кенә әйтеп куйды:
– Картлык көнемдә шатланып бала сөяргә язмагандыр инде. Мин ничек аның белән урысча сөйләшермен?!
Җавап бирергә Габдрахман ышандырырлык дәлил эзләп карады. Чыннан да бит, урыс телле ана баласының теле урысча ачылачак. Ә тел сөйләшү, үзара аңлашу коралы гына түгел. Тел – синең кем икәнлегеңнең иң дөрес, иң төгәл күрсәткече.
Әйе, хәле җиңел түгел Габдрахманның. Аның Оксанага өйләнүенә әнисе каршы. Исән булса, әтисе Бәкер дә, һичшиксез, каршы булыр иде. Әйтеп белгертмәсәләр дә, Габдрахманның авылдашлары да, һичшиксез, Оксананы Караяр килене итеп кабул итмәячәкләр. Рахманкуловның марҗага өйләнгән авылдашлары юкка гына авылга ялгыз кайтып йөрмиләрдер? Өйләнсә дә, никахтан баш тартса да, шушы гамәлләрнең икесендә дә оттырыш ярылып ята: өйләнсә, әнисенең хәер- фатыйхасын югалта, баш тартса – мәхәббәтен. Шуларның кайсын сайларга?! Менә нинди хәл итә алмаслык катлаулы сорау каршында калган иде Фәриха малае! Габдрахманның исенә әкияттәге юл чаты тудырган бер өметсезлек килеп төште: «Сулга барсаң – атыңны югалтасың, уңга барсаң – башыңны югалтасың...» Әкият батыры, ике юлдан да ваз кичеп, юлсызлыкны сайлый һәм турыга китә. Турыдан китү – бу очракта өйләнүдән баш тартып, гомерне буйдаклыкта үткәрү иде. Ә бит канда, күзәнәкләрдә нәселне, нәсел аркылы ыруны, соңгы чиктә – милләтне дәвам иттерү инстинкты, тынгы бирмичә, астыртын кыбырсыта иде.
Габдрахманның балачак бишеген тотып торган ыргак әле һаман матчада. Шушы өй эчендә аның Оксана белән туган телдә сөйләшеп утыруы күз алдына килеп басты... Юк, бу хыялый фаразга Габдрахман үзе дә инде ныклап ышана алмый иде.
Кыйбла һәм иманына әнә шундый тугрылык, кагылгысыз ныклык саклый алган инәкәе – Фәриха карчык, үлсә дә, Оксанага өйләнергә ризалыгын бирмәячәк. Аның күргән нужалары, авыр сугыш еллары, яшьли ирсез калуы, үсеп җитүгә балаларын үзенә тартып алган империя золымының аяусызлыгы... бу эш белән килешергә юл калдырмаган иде. Әйе, аның сүзенә колак салмыйча, үз теләгеңне генә алга куеп, үзең белгәнчә эш итәргә дә, димәк, Ана йөрәгенә тагын бер төзәлмәс җәрәхәт, тагын бер кан сауган эз калдырып китәргә дә тулы мөмкинлеге бар Габдрахманның бу дөньяда!..

 

7
Китәргә ике тәүлек кала, шулай да алар киләчәк турында сөйләшүгә кабат кайттылар.
– Кышкы бураннарда тәүлегенә ике тапкыр мич ягып нигә интегәсең? Катифә апа Таулыда ялгыз яши. Ике бүлмәле квартиры җылы. Аш әзерләргә газы янып тора, кухнясына суы кергән. Нигә шунда гына тормыйсың? Ул миңа: «Ник миндә торырга теләмидер? Күршеләр нигә әниеңне алып килмисең, дип гел сорап торалар. Үз йортында яшисе килә дигәнгә ышанмыйлар. Дошманлаша торганнардыр дип уйлыйлар», – дип зарланып сөйләде.
– Суы аш пешерергә ясалган бүлмәсендә агып тора. Аны бит эчәрлек түгел. Тутык тәме килә.
– Чишмәләре дә якында гына бит. Чәй кайнатырга шуннан алып кайтырга була.
– Катифәгә баргач, суны шуннан алып кайтып эчәм. Сулары тәмле.

Шунысын пәрием сөйми: түшәмнәре өстендәгеләр шакы-шокы килеп йөреп торалар. Бер баруымда йокыга гына киткән идем, дөбер-шатыр килеп бии башладылар. Акырып улыйлар. Таң атканчы диярлек акыра-бакыра аракы эчтеләр. Баш өстеңдә урыс акырып торганда, намазың да дөрес булмый торгандыр. Тагын бер нәрсәсен үлеп яратмыйм. Аш пешерә торган бүлмәләренә янәшә әбрәкәйләре. Катифәдә торганда, мин җилгә күрше урамга йөрим. Гөнаһтыр ул аш пешеп торган җир янында тәрәт итеп утыру?
– Юкка башыңны ватма инде, – диде Габдрахман, әнисен юатып. – Хәзер инде Мәккә гарәпләре дә шундый йортларда яши. Дөрес, аларның туалеттан, ванна бүлмәсеннән тыш махсус тәһарәт ала торган бүлмәләре, намаз укырга көйләнгән аерым заллары да бар.
– Син аларны үз күзең белән күрдеңме, әллә гәзиттән укыпмы?
– Сөйләдем бит сиңа, мөселман өммәтеннән икәнлегемне ишеткәч, йөк төяүчеләрнең башлыклары мине гел кунакка чакыралар. Мисырда, Гыйракта, Шәм Шәрифтә, Алжирда, Сәгуд Гарәбстаныннан тыш тагын да бик күп гарәп илләрендә кунакта булганым бар.
Карчык, бертын сокланып, улына карап торды.
– Менә бит нинди зур бәхеткә ирешкәнсең. Шуның кадерен белеп кенә яшисе урынга, марҗага өйләнергә кыҗрап йөрисең.
– Зинһар, борчылма бу турыда. Синнән хәер-фатыйха алмыйча, гаилә кормаячакмын. Хафаланма, яме?
– Тәкъдиремә шулай язылгандыр инде, – карчык яулык чите белән битен каплап, эчен бушатып алды. – Әнә, абыеңның олы кызы, мәктәбен ташлап урыска ябышып чыкты. Малайлары начар укый, дип җиткереп торалар. Ата- аналар җыелышына барсам, сезнең турыда мактау сүзләре генә ишетеп кайта идем.
– Монда чакта сине Катифә апага илтеп урнаштырып китәсе иде. Шулай итәбезме?
– Ашыкмыйк әле. Кышка җитәрлек утын әмәлләдең. Ашарыма бар. Җаным тыныч. Оныта язганмын. Институтын бетергәч, Варис кем була?
– Чит дәүләттәге берәр илчелеккә җибәрергә тиешләр. Ул бит гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнә. Димәк, мөселманнар арасында эшләп йөриячәк.
– Бу кайтуыңда мәктәпкә дә бармадың. Очраганда, укытучылар синең турында да, Варисның хәлен дә гел сораштырып торалар. Персидәтел дә кызыксына. Ул хәзер кем булып эшли соң, дип сорый. Аны чакырырга кирәк иде. Сөйләшеп утырыр идегез. Киткән чакта Бөгелмәгә барырга машина бирер иде.
– Чакырыр идем дә, хәзер бит андый кешеләр белән табынга аракысыз утырмыйлар. Аракы эчкән җирдә намаз укырга ярамый торгандыр ул?..

 

8
Кайнар кыстыбыйның ымсындыргыч исе. Чынаякларда – сыек гәрәбәне хәтерләткән «липтон» чәе. Татлы ризык, затлы табын, ә йөрәктә... Йөрәктә авыр бушлык.
– Тагын күрешергә язганмы икән инде?.. – Карчык, урыныннан торып, чаршау артына кереп китте. Улының башлы-күзле булырга теләве турында тагын да сүз кузгатырга ул курка иде. Озак еллар читтә йөрүенә карамастан, күкрәк сөте белән туклангандагы газизлеге кимемәгән улын янында тоту мөмкинлегенең дә юк икәнлеген аңлап, шушы фикер белән килешә алмаячак 
ана, бераздан ялгызлык кочагы көткәнен тоеп, эчтән өзгәләнә иде. Зарлан, үксеп ела, башыңны ташка бәр...Тәкъдир барыбер аның газиз улын еракларга алып китәчәк тә, карчык кабат шыксыз ялгызлыкта торып калачак.
Бу мизгелдә Габдрахман да чит илләрдә үтәргә дучар ителгән рәхимсез язмышы турында уйлый иде. «Үсеп җиткәч, чит илләрдә үтә безнең язмышлар...» дип җырлый бит татарның балалары. Урыслар да чыгып китә туган җирләреннән. Алар да читтә йөри. Әмма алар илнең нинди генә почмагында булмасыннар, биредә үзләрен алай ук чит итеп тоймыйлар шикелле. Аларга Татарстан да, Кавказ да, башка ерак төбәкләр дә шул ук Рәсәй булып тоела, күрәсең.
Амин тоттылар.
– Мин сиңа юлда ашарга каклаган каз ите, чәкчәк, кипкән җиләк салдым. Кабат күрешергә язганмы икән инде...
Ашъяулыкка төргән юл ризыгын чемоданына көчкә сыйдырып, капкачын япкач, Габдрахман әнисе янына килеп басты:
– Хәерле юл телә, инәки.
– Лә иляһе иллаллаһы йә хәерле халас. Мөхәммәде салуллаһы йә Хозыр Ильяс!
Габдрахман чемоданын күтәреп урамга чыкканда, авыл йокыдан торып, иртәнге чәен эчә генә башлаган иде. Капкадан чыккач, ул әнисе Фәриха карчыкны кысып кочаклады. Карчыкның ябык, газиз тәне аның кочагында сулкылдый. Аерылышу мизгеле.
– Хат язып торырмын. Киләсе кайтуымны көтеп тор инде. Кышка таба, бәлки, апаның квартирына күчеп китәрсең?
– Юк инде...
Элекке көчен югалтып бетерә язган ябык тәне белән карчык улының күкрәгенә сырышты. Авыз эченнән генә юл догасын кабатлый иде.
Габдрахман бераз баргач, урам калкулыгыннан туган нигезенә борылып карады. Әнисе һаман капка төбендә басып тора. Ара ерагайган саен, күкрәк эчендәге әрнүле аерылу, югалту әчесе белән сугарылган бушлык куерып бәгырьне тырный. Уң якта бригада йортының таралып аварга торган такта коймасы. Моннан узгач, аның туган йорты күздән югалачак. Габдрахман кабат борылып карады. Әнисе һаман капка төбендә. Тагын да бөгелә төшкән, бәләкәйләнгән. Ул бит аны ялгызлык кочагына ыргытып, ташлап китте... Шушы булды аның әнисе биргән тәрбиягә җавабы...
Әнә, авылны аркылыга кисеп узган Богырыслан юлы. Таныш күпер. Суын югалтып бетерә язган инеш. Үртәмәй үренең уң ягында белем юлын күрсәткән газиз мәктәп, сул якта колхоз идарәсе, кибет, авыл клубы. Шалты белән Таулы арасында йөрүче автобус тукталышына җиткәч, ул туктады. Чемоданын җиргә куйды. Янына бала күтәргән яшь хатын белән ир кеше килеп басты.
– Во сколько приходит автобус?
Сорау бирүченең татар икәнлеге теленнән тыш аның кыяфәтенә, атлап йөрүенә дә язылган иде.
– Унбиш минуттан килеп җитәргә тиеш, – диде Рахманкулов татарча.
– Сез Габдрахман абый түгелме соң? – диде бала күтәргән хатын.
– Шулайрак шул.
– Рафис, безнең Габдрахман абыебыз бу. Әнием сезнең белән бер класста
укыган. Хәлимә кызы мин, Раушана. Бусы – минем ирем Рафис. Сабакташының кызы ирен этәребрәк аңа якынайтты:
– Күреш Габдрахман абый белән. Ул – моряк. Чит илләрне күреп йөри.
– Я тоже моряк, – диде Караяр кияве. – Служил на ракетоносце «Адмирале Кузнецове».
– Ирегез урысмыни? – дип сорады Габдрахман Раушанадан.
– Юк, татар.
– Ә нигә соң урысча сөйләшә?
– Ул бит район үзәгендә туып үскән. Анда бит русча сөйләшәләр.
– Татарча бөтенләй белмисезмени? – диде Рахманкулов «Адмирал
Кузнецов»та хезмәт иткән егеткә.
– Нигә белмәскә, беләм.
– Шулай булгач?..
– Татарча кем сөйләшә? Надан карчыклар. Мин НГДУда эшлим.
Автобус килеп туктады. Кереп утырдылар. Яшь буынның өлкән абзыкай
теленә күчү сәбәбен сораштырмакчы иде, Хәлимәнең кызы белән кияве арткарак барып утырдылар.
Кайткан көнне син туган авылыңның куенына җиңел генә кереп бетә алмыйча, күңелең белән һаман читтә яшисең. Әкренләп туган-үскән йортың, газиз авылың сине кочагына ала. Инде кабатлана торып та һаман күнектермәс газабы кабат уянып хәрәкәткә килә.
Иң башта машина-тракторлар йөри башлагач, хәтфә чирәменнән мәхрүм калган кантарлы урам күздән югалды. Аның артыннан – изге зират. Зиратның изгелеге каршында большевиклар да, Сталин зобаниларының терсәктән канга баткан куллары, фашистларныкыннан да аяусызрак сәясәте дә көчсез булып чыкты. Караяр зираты – җиләкле яшел чирәм, моңсу канәфер куаклары баскан изге алан үз гомерендә бер генә носарины да кабул итмәде.
Ярты сәгать тә үтмәгәндер, иске автобус инде шәһәр статусы алган район үзәге Таулы автостанциясенә килеп, пассажирларны бушатты.
Кассада Бөгелмәгә баручыларга билет саталар. Алдан алып куйган билет инде Рахманкуловның кесәсендә иде.
Бөгелмә юлы. Монда аның яшьлек эзләре калды. Ул эзләр астында – ханлыкны урыс гаскәрләре канга батырганда, көньяк-көнчыгышка таба чигенгән татарлардан тамган кан эзләре, аннан да астарак – Аксак Тимер чирүләренә каршы Кандырча үзәненә ашыккан җайдаклар эзе. Тагын да астарак – халыкларның бөек күчеше чорында ат тоякларыннан кубып калган каты балчык кыйпылчыклары һәм кызыл балчык катламына якын борынгы төрки кабиләләрнең учак көлләре.
Көнкүреш Габдрахманның күзенә күренеп үзгәрә. Җиңеләя. Камилләшә. Тукта әле! Гасырлар буе Караяр халкы дошман күргән басып алучылар теленең соңгы буынга табигый булып яңгыравы тәрәккыятме соң?! Чиләбе – Мәскәү поезды вагонының өске ятагында Габдрахман шушы сораулар чытырманлыгында баш вата иде. Гореф-гадәтен югалтып, урыс телен культурный булуга санап кабул итүнең чукынып носарилыкка күчүдән дә куркынычрак икәнлеген аңлаудан ник баш тарта халык?
Туган туфрак кабат еракта калды, ул кабат зимагурлык һәм күңелне әрнетеп торган моңсу сагыну кочагында... Инде ничә еллар, ничәмә тапкырлар Караярны ташлап киткәннән соң, ул әрнеткеч бер күңел бушлыгы, эчке вакуум барлыкка килүен тоеп интегә иде. Бу хәл, һичшиксез, туган илдән аерылуга бәйле.
Ниһаять, ул күңеле белән инде Хач-Бәй дип аталган татар авылы утырган 
җирдә үсеп чыккан диңгез порты Одессада иде. Габдрахманның Одессага бу китүе, бәлки, соңгысы булыр? Әгәр чит илләргә йөрүдән мәхрүм итеп, кабат каботажда эшләргә тәкъдим итсәләр, ул, йөзүне ташлап, Караярына кайтып китәчәк. Әйе, китәчәк. Китәчәк?..

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев