Соңгы сулыш

«ЮЛДА УЙЛАНУЛАР» ӘСӘРЕНЕҢ ӨЧЕНЧЕ КИТАБЫ

(Өзекләр)

6

– Күптәнме? – диде баш врач тәҗрибәле табибларга хас тышкы кызганусыз, ихлас мәрхәмәт белән.

– Моннан ике ел элек. Мин операция өстәлендә ятканда, Әрмәнстанда җир тетрәү башланды.

– Кайда ясадылар?

– Мәскәүдәге Трансплантология институтында.

– Институттан чыкканда бирелгән кәгазь үзегез беләнме?

– Аны кайдадыр алып калдылар. Поликлиникада булса кирәк, – дидем мин, эшнең һаман җитдиләнә, өметемнең кечерәя баруын сизеп. Йә Хода! Мәрхәмәтеңнән ташлама!

– Ятыгыз.

Яттым. Үземне тыныч тотарга тырышам. Баш врач мине бик озак як-якка әйләндерә-әйләндерә тыңлады. Тыңлап бетергәч, күкрәк сөякләре астына бармакларын тыгып бавырымны тикшереп карады.

– Озак басып торганда аякларыгыз бүртенәме?

– Юк, бүртенми.

– Торыгыз.

Тордым. Баш врач кан басымын үлчәде.

– Йөз һәм алтмыш, һәрдаим шулаймы?

– Монда килгәч бераз төште. Гадәттә, йөз егерме һәм сиксән, – дидем мин.

– Кан басымы төшүен каян беләсез.

– Миләр томаланып киткәндәй итә. Тәндә сүлпәнлек башлана. Андый чакларда каты чәй, кофе эчәм. Бүген эчмәдем.

– Киенегез.

Ашыкмыйча гына майкамны, күлмәгемне кидем. Күлмәк итәген эчкә кертеп, чалбар каешын тыгызлагач, курткама үрелдем. Хәзер минем язмышыма кагылышлы сүзләр яңгырарга тиеш иде. Шул сүзләрдән соң миңа йә күк капусы ачылачак, яисә поликлиникадан чыгып, туры вокзалга билет алырга юнәлергә туры киләчәк. Хөкем мизгелен ерагайтасым килә. Йә Хода! Бу юлы да барып чыкмасмы икән?

7

– Ялгышмасам, ясалма клапан аорталь клапанда.

– Әйе, шунда, – дидем мин, ашыгып. 

– Митраль клапандагы кан юлын киңәйтеп чистарттылармы?

– Әйе, киңәйттеләр.

– Тагын нәрсә эшләделәр?

Бер генә мизгелгә калганнарын яшерәсе, башка берни эшләмәделәр, дип әйтәсе килү вәсвәсәләп алды. Ялганлыйсы килүне җиңдем. Мондый мизгелдә, бигрәк тә сиңа ихласлык һәм шәфкать белән караган кешегә бер генә микъдар ялган, ярымдөреслек, күз буяу да булмаска тиеш. Ялган – һәр очракта гөнаһ. Мондый мизгелләрдә тәмуг уты да чистарта алмаслык каты гөнаһ. Безне күнектерделәр. Көчләп. Сизми башладык без ялганны. Күнектек...

– Сыйрактан тамыр алып ике шунт куйдылар, – дидем мин, тыныч калырга тырышып. – Сул як карынчык чиктән тыш тузган, зурайган иде. Шуны бәләкәйләтеп тектеләр.

– Шушындый катлаулы операциядән соң сезгә ерак юлга чыгу кирәкме икән соң? Сакланганны Алла саклый диләр бит? «Катлаулы операциядән соң...»

8

Ул көннәрне мин онытырга тырышам. Мавыктыргыч, иҗат уты таләп итә торган эш белән мавыккан чакларда күпмегәдер оныткандай итеп торам. «Иҗат уты» дигәнне башкача аңлаулары мөмкин. Иҗатның иң кайнар уты җир белән эш иткәндә, бәрәңге утыртканда, кыяр үсентеләрен тиресләгәндә кабына, һәм сыйфатлы агач табып, шул агачка яшеренгән сурәтне үткен пычак белән уеп күзгә күренерлек иткәндә. Бу очракларда да оныту тулы була алмый. Аңның ерак бер почмагында 1988 елның көзендә булган хәл сизелер-сизелмәс кенә әрни, моң биреп тора.

Халык Бөек Октябрьнең (кайсы ягы белән бөек икәнлеген мин үтерсәләр дә аңлый алмыйм!) җитмеш бер еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Мин сумкама фарфор кружкамны, Шарль Бодлерның «Явызлык чәчәкләре»н, пыяла банкага тутырган балны һәм кәгазь-каләмемне салып соңгы тапкыр фатирыма күз йөртеп чыктым. Әнә, агачтан ясаган сыннарым. «Казан ханлыгы тарихы». Шул сынны ясар өчен кара агачны мин Калькутта базарыннан соңгы валютамны түләп алган идем. Бу сын өч символ берләшүдән барлыкка килде: Казан ханлыгы турындагы шома ялган, җир астыннан дүрт гасыр аваз биреп ятучы хакыйкать һәм дүрт гасыр дәвам иткән кан елау1 . Иерусалим каласында яһүдләрнең җимерелгән гыйбадәтханәләреннән калган бер таш дивар бар. Шул ташларны яһүдләр «елау-сыктау дивары» дип атап йөртәләр. Безнең Казанда да шундый урын булырга тиеш. Инде менә ярты гасырга якын шундый диварны булдыру турында хыялланып йөрим. «Казан ханлыгы тарихы» дип аталган сыннарның бер кырына мин тарихны күз яше белән юарга килүчеләрнең сурәтләрен ясадым.

Әдәби әсәргә кертергә ярамаган, миңа төрмә китерәчәк һәр уй-фикеремне мин агач сыннарга урнаштыра килдем. Әнә алар бүлмәнең стенасын каплап торалар. «Ирдәүкә». «Карагруһлык». «Кол Гали». «Самодержавие». «Урыс фашистлары». «Сәясәт»...

Чит илләргә йөрү Барселона портында өзелде. Әнә Каталониянең башкаласында соңгы тапкыр булуым истәлегенә соңгы рейста бирелгән барлык валютама алган ат сыны. Мин аны Манжуик тавындагы кибеттән алдым.

Киштәләрдә – яраткан китапларым. Сез мине кабат күрә алырсызмы икән? Бу бүлмәгә кабат керергә язганмы икән? Аллаһы Тәгалә! Юк, ул сиңа сүз белән әйтми. Ходай әйтәсе фикерен турыдан-туры синең күңелеңә китереп сала. Билгеле, ихлас инанган бәндәсенә...

Тапшырдым Синләрнең кодрәтенә... Бисмиллаһи...

Үлемтеккә акча әмәлләү. Менә нәрсә кайгырта иде мине ул чакта. Карачи портында алган күн пальтомны комиссионкага илтеп тапшырдым. Пальтога магнитофон өстәлде. Кувәйт портыннан алган аппаратура...

Бәлки, ясаласы операциянең уңышлы тәмамлануына өмет баглап азапланасы да булмагандыр? Ул чакта мин рәттән йөз адым атлый алмый башлаган идем инде. Икенче катка ярты сәгать менәм. Басма аралаш туктап хәл җыям... Кан басымының өскесе алтмышка якынлашып килә. Аскы өлешен тыңлап та булмый диярлек. «Туши фонари!» – диләр диңгезчеләр мондый очракта. Ә мин көрәшеп азапланган булам. Йә, кемнең тора салып якты дөнья белән саубуллашасы килсен?

Врачларның күбесе шушы хәлгә җитеп таушалган йөрәкне ремонтлап булуга ышанмыйлар иде. Бары тик бер генә нәрсә бәхәссез – озакламый Газраилнең килеп ишек шакуы... Кулдан килгән кадәр гаиләгә мәшәкать калдырмаска тырышырга кирәк. Ә колагыма кемдер пышылдап белгертеп тора: «Өзмә өметеңне! Өзмә!»

Операция өстәле шыксыз. Мин бит инде аны өч тапкыр татып карадым. Бәлки, соңгы юлга җылы түшәктән кузгалу хәерлерәктер? Соңгы юлның беренче адымы? Аңа күпме калган икән? Биш ай? Өч? Ике атна? Бер тәүлек?..

9

Мин баш врачның хөкем чыгарганын көтеп утырам. Аңа да авыр бит. Җаваплылык. Өстә утыручы астагыны җавапка тарттыра, ә үзе җаваплылыктан читтә калырга тырыша. Иң өстәгеләр җаваплылыкны белмиләр дә. Теләсә нинди эш, теләсә нинди җинаять эшли ала иң өстә утыручы.

Баш врач чыгарганчы минем операция хәлләренә кабат кайтыйк әле.

Мине биш кешелек палатага урнаштырдылар. Җыештыручы хатын урын җәйгәндә әйтергә өлгерде:

– Бу караватта сезгә кадәр яткан кеше шундый әйбәт иде.

«Иде». Менә шушы өч хәрефтән торган сүз ул әйбәт кешенең кайда икәнлеген ачыклады. Бу хакта җыештыручыдан сорарга курыктым да, базмадым да.

Палатадагы биш кешенең икесе – авар егете Рамазан, Коломна заводының конструкторы Павел Лазутин мәеттән кисеп алган донор йөрәк килгәнен көтәләр иде. Керчь шәһәрендә туып-үскән яшьтәшем Вадим Григорьев белән беренче көнне үк уртак тел таптык. Ул минем татар икәнлегемне ачыклагач, Кырым татарларын туган туфракларыннан ничек куулары турында сөйләде. Аларны туган җирләреннән сөргәндә, Керчь шәһәрен өч катлы боҗра белән уратып алган булганнар. Иң эчтә НКВД җәлладлары. Уртада гаскәрләр, ә тышкы яктан армиягә озатырга әзерләнгән допризывникларны куйганнар. Шулар арасында Вадим да булган.

Урыслар сан ягыннан гына да йөз кырык биш миллион. Бу – аларның күплегенә, зур саннар кагыйдәсе (теория больших чисел) күзлеге аша караганда, бик күп өстенлекләр бирә. Көчле дәүләт булып укмашкан зур милләт кенә Лев Толстой масштабындагы гигантларны бирә ала. Коллык шартларында яшәгән милләтләрнең Мәрҗани зурлыгындагы даһи шәхесләрен ирек юклык, кысынкылык һәм хакимият оештырган эзәрлекләүләр имгәтә.

Вадим Григорьев кан тамырына зонд тыгып тикшерүне күтәрә алмады Хатыны, балалары килеп мәрхүмне алып киттеләр. Аның урынына Одесса киностудиясендә режиссёр булып эшләүче кырык яшьлек Александр Васильевич Гришинны салдылар. Гришинның йөрәгенә бер тапкыр операция ясаганнар инде. Ул операциядән исән котыла алуына ышанмый. Әллә чыннан да аның хәле авыр иде, әллә шул ышанмау алып китте аны.

Авар егете Рамазан йөрәк авыруын армия хезмәтендә эләктергән икән. Тикшереп карасак, палатадагы биш авырудан дүртесенең сәламәтлеген армия сындырган булып чыкты. Ә без күпме мәдхия җырладык Кызыл Армиягә, күпме еллар аны күкләргә чөеп мактадык!

Бер көнне Рамазан иртүк торды, палатадан чыгып тәһарәт алып керде, караватына намазлыгын җәеп озак кына намаз укыды. Әйберләрен җыеп сумкасына тутырганнан соң, минем караватыма килеп утырды.

– Габдрахман ага2 ,– диде ул, урыс телен вата-җимерә. – Саубуллашыйк. Сез миңа шәригать кагыйдәләре турында сөйләдегез. Урыныгыз җәннәттә булсын. Кяферләрнең пычагына язмышымны тапшырасым килми. Тәкъдир – Аллаһы Тәгалә кулында. Аның үзенә тапшырам. Бәхилләшик.

Ишек ачылып ябылды. Рамазан яткан карават бушап калды. Төштән соң ул караватка Кубадагы сугышка катнашкан пенсиядәге артиллерия капитаны Валерий Ушаковны салдылар. Казакъстандагы Павлодар шәһәреннән иде Ушаков... Мурманга китәргә җыенып йөргәндә, Валерийның хатыны Нина минем өемә чылтыратып хәбәр тапшырды:

– Иртәгә Валерийның кырыгы. Сез аның белән сердәш идегез. Җан бирер алдыннан Валерка сезнең исемегезне телгә алды. Рамазаннан гына хәбәр юк. Минем палатадашларымның барысы да киләчәктә без барасы җирдә. Беләм, мине дә тиздән урын көтә. Бәлки, шуңа күрә ерак диңгезләрдә калган эзләремне карап кайтырга ашыга торганмындыр?

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: