Логотип Казан Утлары
Роман

Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)

– Мәскәү артисткалары, министрлар, данлыклы язучылар танышырга тырышалар Владлен белән. Сизгәнсеңдер? Син аңа ошадың. Дура булырсың танышлыктан файдаланып калмасаң. Теләгеңне генә белгерт... Ул сиңа Аркадия курортында дача салып бирә, Франциянең атаклы кутюрьеләреннән күлмәк тектертә, акчага күмеп ташлый ала. Ычкындырма кулыңа эләккән алтын балыкны...

Романның башын монда басып укыгыз.

Икенче бүлек 1


Рахманкулов ашыга иде. Кадрлар бүлегендә кисәттеләр. Кораб ике-өч сәгатьтән диңгезгә чыгачак. Ашыгуына карамастан, Габдрахман турыга – порт капкасы каршындагы Таможня мәйданына төшмичә, Башкарма комитет (патша заманындагы биржа) бинасы янына борылды һәм причалларга сырышкан күп дистә корабларның урман агачлары булып күренгән мачталары, ронгоутлары, аларның паспорты – торбаларга беркетелгән сурәтләре арасыннан «Академик Крупчатов»ны эзләп тапты. Туйганчы карап торырга вакыт тар иде. Кангун үреннән төшкәндә, үзенең буласы торагын, эш урынын, хезмәттәшләрен, ниһаять, язмышын биләп алырга тиешле патша сарае зурлыгындагы тимер көймә-йөзгечне күз алдыннан уздырды.
Рахманкулов эшлисе теплоходка охшаш корабларны Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң СССР белән Америка арасында кабынып киткән ут астыртын әхлаксызлыкка, пычрак мәкергә, дәүләт күләмендәге ялганга төрелгән «салкын сугыш» тудырды. Икенче Бөтендөнья сугышының башында социализм шартларында яшәүче ил бер генә иде. Сугышның азагында Алманиянең яртысы, Көнчыгыш Европа илләре, Кытай, Куба, Кореяның төньягы – болар барысы да социализм төзиләр иде инде. Дөрес, башка бер генә илнең социализмы да СССРныкына охшамаган иде. Һәркемнең бәхеткә омтылуы башкаларныкы күк булмагандай, һәр илнең социализм төзүе дә бер-берсенә охшаш түгел иде. Салкын сугыш кайнарга әверелеп, җир йөзендәге иң гадел, иң изге совет системасы буржуаз системаның көлен күккә очырып, бөтен илләрне яулап алганнан соң, социализм төзү СССР кулына күчәргә тиеш иде. Габдрахман эшлисе кораб та шул соңгы сугышка әзерләнү максатында төзелде.
Рахманкулов порттагы корабларга кереп, аларны карап йөрергә ярата иде. «Кодекс торгового мореплавания» корабны Ватанның бер кыйпылчыгы итеп саный һәм капитанны дәүләт йөкләгән вазифаны тормышка ашыручы итеп карый. Башка илнең кораблары да шушы канунда эш итәләр. Аерма шунда: аларда, бигрәк тә инглиз корабларында «закон – дышло» түгел, ә бөтенләй башка мәгънәдә тормышка ашырыла.
Габдрахман «Академик Крупчатов» янына килеп җитте. Алагаем зур иде бу судно. Йөге бушатылып беткәч, кораб ике, хәтта өч тапкырга биегәя. Аның корылмасын күрер өчен, сиксән-туксан адымга читкәрәк китеп карарга кирәк иде. Вакыт тар булганлыктан, ул турыдан-туры трапка юнәлде. Трапның һәр басмасы, атлаган саен шакылдап, тавыш биреп тора. Ниһаять, Габдрахман төп палубада вахтада торучы матрос янына менеп җитте.
– Гафу итегез, сез кемгә?
Аның ике сүздән торган «гафу итегез» дип эндәшүе корабта тәрбия эше барлыгын аңлатса, матросның җыйнак, чиста киеме һәм үз-үзен тотуы экипажда тиешле тәртипнең дә аксамаганлыгын күрсәтә иде. Рахманкуловның эченә җылы йөгерде. Тәртип куркытып буйсындыруга, казарма мохитендәге боерык йодрыгына көйләнмәгән очракта коллективта гаделлек, дустанә мөнәсәбәт барлыкка килә. Тәртип булган җирдә эшләве, хәтта яшәве дә җиңелрәк.
– Мин икенче штурманга алмашка килдем, – диде Габдрахман. Матрос телефон аша аның коллегасына хәбәр итте.
– Сезне чиф көтә, – матросның өлкән штурманны инглизчә әйтүе тәҗрибәле мариманлыгын күрсәтә иде.

– Минем коллегам ярдамыни?8
– Аны больницага салдылар. Сезгә өлкән штурманның каютасын күрсәтимме?
– Рәхмәт. Ул спардекта яшиме?
– Әйе. Капитанның каютасы белән янәшә.
– Ярар, табармын. Кабат рәхмәт.
Матрос коридорга ияреп керде.
– Әнә, лифт... – диде ул, тар гына куш ишеккә күрсәтеп. Лифтка утырып
йөрергә көйләнгән корабны аның беренче күрүе иде. Димәк, бу корабта вазифалары корабка тәңгәл – күләмлерәк, катлаулырак булачак, – дип уйларга өлгергәнче, лифт аны өченче катка менгереп тә җиткерде.
Әйе, лифт аркасында «икенче кат»ка әйләнгән биеклек гадәттәге спардек, матрослар телендә шлюпка палубасы иде. Лифттан чыгу белән, корабның борыны – бакка таба барсаң, уртада – капитанның каютасы, уңда – өлкән штурманныкы, сулда өлкән механикныкы булырга тиеш. Җилкәнле кораблар чорында гына каюталар аста, йөзгечнең карынына урнашкан булганнар.
Рахманкулов өлкән штурманның ишеген шакыды.
– Әйе, – дигән карлыккан, калын тавыш ишетелде.
– Икенче штурманга алмашка җибәрделәр, – диде Габдрахман, приказ
кәгазен каюта хуҗасына сузып.
– Коллегаңны больницага салдылар, – диде өлкән штурман. – Йөк
бушатылып бетте. Конасаментка кул куелган. Кузгалырга ярты сәгать вакыт калды. Моңа кадәр кайсы корабта эшләдегез?
– «Чолман»да.
– «Көмеш» корабта? Италияләргә йөриме?
– Күбрәк шул тирәгә.
– Һаман шулай болан сыеры, «Тарантелло» сурәтләре төшкән келәм,
болонья плащ ташыйлармы мариманнар?
– Ташыйлар. Шунлыктан, мин инде ярты ел диярлек үземнең беркетелгән
корабыма эләгә алмый йөрим.
Өлкән штурман кабаланып әйтте:
– Бездә шундый гадәт, яңа кеше белән иң башта капитан үзе таныша. Коридорга чыккач, Габдрахман бертын туктап торды. Өлкән штурманның үзен начальник итеп тотмавы, аның дустанә мөнәсәбәте экипаж әгъзалары арасында җылы мөнәсәбәт яшәвен раслый иде. Дөрес, йөзгәндә кешегә ашыгып бәя бирергә ярамый. Коллективның нинди икәнлеге авырлык килгәндә сынала.
Яңа коллективта еш кына капитан золымы, әләкчелек, гайбәт, бер-береңне күралмау шикелле кабахәтлекләр еш очрап торганлыктанмы, Габдрахманның әйбәт экипажда эшлисе килә иде.
– Рәхим итегез, – диде каюта хуҗасының тавышы.
Капитан эш өстәлендәге ярымфолиант зурлыгындагы кара тышлы калын Лоция китабын укый иде.
– Утырыгыз, – диде ул, өстәлгә янәшә диванга күрсәтеп. – Монда килгәнче нинди корабларда эшләдегез?
– Соңгы вакытта мине алмашка йөртәләр. Ә болай, минем штатный корабым – «Чолман».
– «Чолман» кобатажда йөргәндә, анда эшләмәдегезме?
– Ике елдан артык.

 

8 Диңгезчеләр шивәсендә портка киткән кеше «ярда» санала.

– Капитан Курбатов беләнме?
– Әйе, Василий Степанович кулы астында.
– Мин дә бит аның шәкерте. Бу турыда диңгезгә чыккач сөйләшербез. Эшкә
керешегез. Яңа кешегә кимчелекләр ачыграк күренә. Эшегезне җентекләп тикшереп кабул итегез. Соңыннан минем үземә әйтерсез. Уңышлар телим.
Рахманкулов кабат өлкән штурманга керде.
– Аңлатып торырга вакыт калмады. Егерме минуттан аврал. – Ул ачкыч сузды. – Каютагызныкы. Эш киемегез рундукта. Авралда урыныгыз койрык палубасында. Капитан супер таләпчән. Авралга соңга калып чыга күрмәгез.

 

2
Супер таләпчән... Михаил Михайлович булып йөргән Мейер Моисеевич Зимин – капитан Курбатовның яраткан шәкерте. Василий Степанович үзе инглиз, итальян, гарәп телләрендә сөйләшә белсә, аның шәкерте инглизчәдән тыш француз, испан телләрен дә үзләштергән иде. Яһүдләр гарәпчә аңласалар да, бу телдә сөйләшергә яратмыйлар. Һәм тагын бер сәер нәрсә – Зимин Тәүрәт китабы теле – ивритне дә, халыкча әйткәндә, су кебек эчә иде. Әмма аның бу телне белүе чит кешегә сер иде.
Озак еллар аңларга тырышып караса да, Габдрахман бер нәрсәгә төшенә алмады. Совет чынбарлыгының мөһим бер постулаты – «бишенче пункт» татарларга гына түгел, Израил улларына да кагылса да, аның тәэсире төрлечә иде. Татар кешесе, түрәлеккә күтәрелә башлау белән, үзенең колониаль психологиягә тугрылыклы булуын күрсәтер өчен, җае чыккан саен милләттәшләрен җәберләүдән тайчынмый, шушы юл белән үзенең шовинистларга тугрылыгын күрсәтә. Өскә күтәрелүе дәвам иткән очракта, Чыңгыз хан токымы үз иркеннән исемен үзгәртеп урыслаша. Яһүдләр дә исем-фамилияләрен урыслаштыралар, урыс телен, урыс культурасын урысның үзеннән дә яхшырак үзләштерәләр. Бу очракта татар иң каты урыска әйләнсә, яһүд исә яһүд менталитетында кала. Алар шушы көнгә кадәр «Ветхий завет»тагы «Второзаконие» таләбен үтәп киләләр.
Моңа Рахманкулов әлләни кадәр баш ватканнан соң гына төшенде шикелле. Яһүдлек милләт кенә түгел, аларның милли кодекслары коммунистлар партиясенең уставын хәтерләтә. Нинди генә шартларда да алар «Второзаконие» кушканны тайпылгысыз үтиләр. Ятларга белгертмичә генә, тышкы яктан кайсы милләт арасында яшәсәләр, шуларча яшәп, эчке яктан үзләре булып кала бирәләр. Менә шушы хәлне Габдрахман капитан Зиминның фикер йөртү үзенчәлекләрендә дә күзәтәчәк. Бу күзәтүләр аңа, билгеле, файда китермәячәк. Көнкүреш һәр кешедән гавам ихтыяҗын үтәүне, күпчелек үзен ничек тотса, җәмгыять нинди таләпләр куйса, бары тик шуны гына эшләүне сорый. Рахманкулов исә, үзе дә сизмәстән, яшәеш чүплегендә чокына башлый. Күзәтү, күргәннәр турында уйлап, тирә- юньдәге адәм балаларының кыланышларын, тормыштагы чиктән тыш четерекле һәм катлаулы кагыйдәләрнең кайдан килеп чыгуын аңларга тырышу хәзер инде аның канында диярлек яши. Бәлки, аның экипаждагы күмәк ялгызлыкка бирешмәү теләге белән туктаусыз китап укуы, чит илләрдәге тормышны СССРныкы белән чагыштырулары шушы юлга алып кергәндер... Соңгы вакытта ул шуңа төшенеп килә: аның, бу юлдан чыгып, башкалар шикелле көнкүреш гаменә күчәргә тырышуы сәрхушнең аракыны ташларга тырышуы белән бер чамада иде.
Морфлотның корабларында төрле милләт кешеләре эшли иде. Совет иленең зурлыгын, аның башка дәүләтләр арасында гайрәтле, хәлиткеч берәмлек 
икәнлеген күрсәтү максаты белән тотылган «Максим Горький» престиж- лайнерының капитаны Марс Солтанович Галимов татар иде. Галимовка кадәр ул корабның капитаны грузин Сергей Ливанович Дондуа булды. Габдрахманның матрос яисә моторист булып эшләгән грузинны очратканы булмады. Грузиннардан чыккан капитаннарның барысы да диярлек күренекле шәхесләрдән иде. Бу турыда баш вата торгач, Рахманкулов шундый фикергә килде: грузиннарда артистлык сыйфаты һәм юмартлык көчле. Капитанлык вазифасын башкара белүдән тыш, капитан булып оста уйный белергә дә кирәк. Менә шул уйнау, үзен капитан итеп күрсәтүдә грузиннар белән башка бер милләт тә ярыша алмый иде.
Язмыш Рахманкуловны Кара диңгез пароходчылыгындагы бердәнбер яһүд капитан белән бер корабка китереп куйды. Мейер Моисеевич Зимин капитан буларак та, шәхес буларак та башкалардан кайсы ягы белән аерыла икән? Катлаулы мәсьәләләрне аңларга еш кына чагыштыру ярдәм итә. Рахманкулов та, һичшиксез, яңа капитанны Василий Степанович Курбатов белән чагыштырачак.
Чемоданындагы әйберләрне яңа каютага урнаштырганда, Рахманкулов шулар турында уйлана иде.
Ниһаять, аврал уйнадылар. Габдрахман корабның койрыгына йөгерде.

 

3
Рахманкулов үзе янында, корабның койрыгында эшләүче матросларга күз салды. «Чолман» белән чагыштырганда, аларның эше авыррак иде. Корабны ярга беркетеп торган швартов баулары «Чолман»ныкыннан күпкә юанрак, палуба киңрәк, бауларны турачкасына уратучы чыгыр зуррак. Матрослар исә нәкъ «Чолман»дагыча, хәтта бераз ябыграк, буй-сынга да бәләкәйрәк иде.
– Отдать кормовые! – Өлкән штурманның тавышы да көчлерәк яңгырады шикелле. Причалдагы ике швартовщик бауның элмәген ярдагы пушкадан көч-хәл белән сөйрәп чыгарып диңгезгә ыргыттылар. Швартов бавын, тиздән әйләнә башланачак винтка эләкмәсен өчен, палубага сөйрәп меңгерергә һәм чыгырга уратып өлгерергә кирәк иде. Рахманкулов бауны сөйрәүче ике матроска кушылды. Ул муенына аскан микрофонга корабның койрыгы ярдан ничә метрга ераклашуы турында мостикка хәбәр биреп торырга тиеш иде. Һәм ул кычкырып әйтә башлады:
– Өч метр... Биш... Сигез метр...
Акватория ягыннан корабның койрыгына таба диңгез буксиры якынлаша башлады. Ул әкрен генә якыная. Мостиктан команда яңгырады:
– Подать буксир! – Шкертик дип аталган, ташлана торган нечкә бауны өлкән матрос диңгез буксирына томырды. Бауны эләктереп алу белән, тиз генә аңа канатны беркетеп өлгерделәр. Икенче диңгез буксиры, зур кортны оясына сөйрәгән кырмыска шикелле, акваториягә сөйри иде.
– Самый малый, вперёд!
Теләр-теләмәс кенә винт әйләнә башлады. Корабка җан керде. Акваториянең уртасына җиткәч, «Академик Крупчатов»ны Воронцов маягына каратып борып куйдылар да бауларны ычкындырып җибәрделәр. Баулар винтка уралмасын өчен, корабның машинасын туктаттылар. Суда яткан буксир бавын тизрәк палубага сөйрәп менгерергә кирәк иде. Һәр секунд санаулы, су агымы корабны әкрен генә дулкынваткычка таба илтә иде. Ниһаять, су саркытып торган буксир бавы, судан чыгып, палубага менеп ятты. «Аллага шөкер!» Рахманкулов иркенләп тын алды. Яңа корабта беренче аврал – һәр очракта хәлиткеч җаваплы мизгел. Синең һәр хәрәкәтеңне җентекләп күзәтәләр, бәяләп торалар. Сынатмады шикелле. Эшне шушы ябык, алҗыган матрослар, хәрәкәтләреннән күренеп торган авыл малайлары башкарып чыкты. Бирешмәделәр. Авыл кешеләре бер-берсен җиңел аңлый.
– Рәхмәт, егетләр! – диде ул матросларга. – Мин әле бу корабка күнекмәгән. Кабат рәхмәт сезгә.
Диңгезчелек күп сүзлелекне өнәми. Әйтмәскә дә була иде. Өлкән матрос арада иң бәләкәе, ябыгы, гәүдәсен артка ташлый төшеп җавап бирде:
– Спасибо, сэконд9 – в рюмку не нальёшь...
Әйткән сүзнең мәгънәсен тырышып эшләгәннәре өчен матрослар Рахманкуловтан аракы көтәләр дип аңларга ярамый иде. Бу инде, үзенә күрә, «без дә синнән канәгать, без сиңа ышанабыз» дигәнне аңлата.
Вахтага чыгарга ике сәгатьтән артык вакыт бар. Ял итеп аласы килә. Эшкә керешкәнче, аңа эш урыны белән яхшырак танышырга кирәк иде. Рубка иркен. Штурвал гадәттәге кызыл агачтан эшләнгән сигез тоткалы зур көпчәк түгел. Бәләкәй генә, акка буялган тимер тәгәрмәч. Ике радиолокатор10, Эхолот11, Лаг12, Радиопеленгатор13. Американнар ясаган, «Чолман»да булмаган яңа «Дека» приборы. Халык телендә «капитан күперчеге» дип аталган, уң һәм сул як палубаларга куелган гирокомпас ноктаузлары, «Чолман»ныкы белән чагыштырганда, бер-берсеннән ике тапкыр ераграк урнашканнар. Диңгездә каршы килүче корабларга юл биргәндә, портка кергән чакларда, бигрәк тә швартовка вакытында бу гигант көймәнең зурлыгын һәрвакыт истә тотарга туры киләчәк. «Зур корабка – зур киңлек», ди урыс әйтеме. Зурлык психологиясе моның белән генә чикләнми шул. Гигант корабларда эшләгән диңгезчеләр үзләрен бәләкәй пароходларда эшләүчеләрдән өстенрәк тотарга тырышалар. Шул ук хәл дәүләтләргә һәм аның гражданнарына да кагыла. Җир йөзендәге иң зур дәүләтләрнең берсе саналган Советлар Союзында яшәүчеләр үзләрен, әйтик, шведлардан яисә финнардан зуррак, көчлерәк тоеп горурланырлар иде, әгәр алардан ярлырак, мескенрәк булмасалар... Көнкүреш шартларында урыстан бәләкәйрәк тоелган шул шведның машинасы «Вольво», фатиры дистәләгән бүлмәдән тора, аның ялы Канар утрауларында, Франциянең зәңгәрсу ярларына урнашкан курортларда уза. Шушы хәл ачыклангач, урысның күңелендә әрнүле хөсетлек, эчендә сәбәпсез, аңлатып булмаслык авыр нәфрәт туа. «Полтава кырында безнең тарафтан кыйналган швед шулай майда йөзгәндә, мин, бөек урыс кешесе – Казан, Кырым ханнарын, шведларны җиңгән, Наполеонның арт сабагын укыткан, Гитлерның көлен күккә очырган империянең тулы хокуклы гражданы хокуксыз, ярым хәерчелектә яшим – кайда монда гаделлек дигән нәрсә?!.» Әйе, чит илләргә йөзүче моны аңлый, колхозчы, пролетариат, зыялыларның күпчелеге үзенең коллар дәрәҗәсендә яшәвен белми дә бит әле!
Сәгать унбер тулып киткән иде. Төгәл уникедә аның вахтада торуы башланачак. Бүген яңа йортка күченүдән дә җаваплырак. Рахманкулов ашыгып кают-компаниягә йөгерде.

 

9 Сэконд (ингл.) – икенче штурман.
10 Радиолокатор – төннәрен томан, яңгыр пәрдәсе аша тирә-юньне күрсәтә торган җайланма.
11 Эхолот – су тирәнлеген үлчәгеч.
12 Лаг – кораб тизлеген һәм үтелгән юлны үлчи торган җайланма.
13 Радиопеленгатор – корабның барган урынын табу өчен куела.  

 

4
Ул кәбестә шулпасыннан тыш, бер кечкенә кисәк ит өстенә куе соус салган солы боткасы алды. Диңгезче яхшы ашарга тиеш. Тиеш... Ә бит рацион тәүлегенә 83 тиен. «Социализм – учёт», – дигән Ленин бабай. «Экономика должна быть экономной», – дип өстәде Леонид Ильич Брежнев. Ашап компотка тотынганда, телефон шалтырады. Комсоставны ашатучы хатын буфетыннан:
– Сезне капитан сорый, – дип, трубканы Рахманкуловка сузды. – Ашап бетердегезме?
– Компот эчеп азапланам.
– Мин сезне каютамда көтәм.
Габдрахман, каютасына кереп, аяк киемен алыштырды, өстенә җиңел куртка киде.
– Мөмкинме?
– Рәхим итегез.
Зимин киңәшмәләр үткәргәндә кулланыла торган зур өстәле янына
урнашкан иде. Габдрахман сәгатенә карады:
– Утырыгыз.
– Унбиш минуттан минем вахтам башлана.
– Мин Кисляковны кисәттем. Сез каргопланны14 күрдегезме?
– Юк, күрмәдем. Мин әле төяләчәк йөкне дә, без барачак портны да белмим. – Без Гавана портына корал һәм гаскәр илтәбез.
– Николаевтанмы?
– Николаев янындагы Балабановка пунктында төйибез. Моңа кадәр корал
ташыганыгыз бар идеме?
– Заманында Мисырга, берничә тапкыр Вьетнамга корал илткәнем булды. – Димәк, кагыйдәләрне беләсез?
– Ул чакта мин өченче штурман идем. Корал төяү кагыйдәләрен яхшы
белмим.
– Монда күрсәтелгән, вахтадан соң җентекләп тикшереп чыгыгыз.
Каргопланны без чиф белән икәү төзедек.
Капитан корабның контуры сызылган кәгазьне икенче штурманга сузды. – Икенче һәм дүртенче трюмнар иң зурлары. Аларның икесенә дә –
ракеталар төяләчәк. Беренче һәм алтынчы трюмнарга – снарядлар. Өченче һәм бишенче трюмнарга – танклар, БТРлар. Шушы трюмнарның твиндекларына15 гаскәрләр урнашачак.
– Чыдарлармы соң? Трюм капкачларын япкач, анда бик тынчу була бит.
– Вентиляторлар даими эшләп торачак. Твиндекка төяп гаскәр ташуның иң катлаулы ягы – шторм вакытында аларның ашаган ашлары авызларыннан түгелә башлый. Үзләре башларын да күтәрә алмыйча аунап яталар. Чистарту матрослар җилкәсенә төшә. Алар бу эштән үлеп җирәнәләр. Тагын бер катлаулы мәсьәлә: океанга чыкканчы, солдатларга көндез палубага чыгып йөрергә рөхсәт ителми. Һәр трюмга дүрт-биш чиләк-параша куярга кирәк. Матрос халкы параша түгеп йөрүне үлем газабына саный. Алдан белеп торыгыз – эшегез җиңел булмаячак.
Габдрахман сәгатенә карады. Бер туларга унҗиде минут калган иде. Капитан аның ашыгуын сизеп алды.
– Ярый, вахтагызны кабул итеп алыгыз. Өч сәгатьтән Буг елгасына керәбез. Безнең кораб аның уртасында гына йөзә ала. Сак булыгыз! Уңыш телим.

 

14 Каргоплан (ингл.) – йөкне кайсы трюмга, нинди тәртиптә урнаштыру планы. 15 Твиндек – трюмның өске каты.

– Гафу ит, – диде Рахманкулов өченче штурман Кисляковка. – Капитан тоткарлады. Мин үзем соңаруны яратмыйм.
Алар штурманнар рубкасына керде. Рахманкулов картага күз салды. Курс сызылган. Корабның барган урыны билгеләнгән. Судно журналына вахтаны кабул итеп алуы турында язып куйгач, ул ходовая рубкага чыкты.
Як-якта куак каплаган тәбәнәк ярлар. Ара-тирә күренер-күренмәс яткан вак утраулар узып китеп артта калалар. Заманында башта Алтын Урданыкы, соңрак Кырым ханлыгыныкы булган печәнле болыннар офык артларына кереп югалалар. Хәзер бу җирләр Украинаныкы. Бармы соң ул чын хокуклы булып саналган Украина? Карпат тавы итәгенә урнашкан өлкәләрдә генә хохоллар туган телләрендә сәйләшә. Донбасс тирәсе, Одесса, Днепропетровск, Азов, Кара диңгез буендагы җирләрдә милли гореф-гадәт юкка чыгып килә. Гади халыкта тамак гаме, өс-баш бөтенлеге, яшәргә ярарлык торак әмәлләү хәсрәте. Гади халыкны гасырлар буена мохтаҗлыкта тоту хакимиятнең өстенлеге өчен кирәк. Нигә дип мин бу турыда баш вата башладым соң әле? Миңа яңа корабны өйрәнергә кирәк. Аның барлык механизмнарын, приборларын, мөмкинлекләрен. Йөк төягәндә, һәр тартманы, һәр ракетаны шторм вакытында урыныннан кузгалмаслык итеп трюмга беркетергә кирәк. Без бит Кубага – Азатлык иленә үлем төяп китәбез...

 

5
Днепр белән Буг елгалары диңгезгә килеп җитәр алдыннан үзара кушылалар, Днепр – Буг лиманы дип аталган киң, иркен сайлык барлыкка килә. Елга суының тозлы диңгез суы белән кушылган урыны бу. Балык үрчи торган җир...
Вахтасын өлкән штурманга тапшырганда, кораб Николаев портына якынлаша иде инде. Бәләкәй генә катер-лоцбот корабка сырышты. Шторм-трап төшерделәр. Лоцманны Рахманкулов каршы алды. Бурят-монголга тартым җәлпәк битле кешенең өстендә таушалган соры костюм, башында күкшел постау кепка.
Рубкага капитан килеп керде.
– Малый вперёд! – диде лоцман. Капитан боерыкны кабатлады.
– Курс утыз дүрт градус.
Боерык янә капитан аша рулевойга җиткерелде. Лоцман биргән команданың
кырыслыгы, тавыштагы кискенлек лоцманның хәрбиләрдән икәнлеген күрсәтә иде.
Николаев белән Балабановка арасы ике сәгатьлек юл иде. Шул йөз егерме минут эчендә икенче штурманга ял итеп, бераз хәл җыю мөмкинлеге бар. Рахманкулов рубкада калды. Яңа корабтагы яңа шартлар, моңа кадәр аңа таныш булмаган кешеләр белән эш итү Габдрахманны нык алҗыткан иде. Каютасына төшеп, диванына чишенмичә генә ятса да, авралга кадәр йокыга китә алмыйча, бер сәгать чамасы кыбырсынып ятачак. Йоклап китү белән, аврал уйнаячаклар. Елганың сул як ярларын каплаган әрәмәлек артыннан кояш чыгып килә иде. Шушы күренеш, егетнең эчен ачыттырып, аның туган Караярын, Ык буйларын, балачак куанычларын исенә төшерде. Әнә, әрәмәлек артында иген басулары башлана. Арыш серкәгә утырган чак. Нәкъ шушы көннәрдә Караярда печәнгә төшәләр. Игенчелектән, мал асраудан аерылмыйча, нарат бүрәнәләрдән, биек түшәмле, капкачлары зәңгәргә буялган, тупсаларында яран гөлләр чәчәк атып утырган алты тәрәзәле үз йортында берсеннән-берсе матур балалар үстерәсе урынга, Бәкер малае океаннар артына пароходка төяп 
үлем ташый... Менә нинди дәрәҗәләргә күтәрелә алды ул – армиягә китәр алдыннан Караяр авылының беренче гармунчысы! Күр әнә – океаннарда кораб йөртергә өйрәнгән! Берничә сәгатьтән ул төйи башлаячак ракеталар җир йөзендәге иң бай, иң тәкәббер Америка дәүләтенең көлен күккә очыра алачак. Горурлыкмы бу, әллә җинаятьме? Хәтта Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» исемле әсәрен укыган кешеләр дә җинаятьнең нәрсә икәнлеген аңлап бетерүгә ирешә алмый. Кеше үтерү иң зур җинаять саналса да, хакимият боерыгын үтәп үтерү җуелмас дәрәҗәдәге изгелек санала.
Елганың сул як ярлары ягыннан әкрен генә чыгып килгән кояш әрәмәлек өстен кызгылт нурларга күмеп ташлады. Иртә таңның тонык нурлары яр кырыеннан еракларга сузылган соргылт койманы яктыртты. Берничә гектарга җәелеп, әрәмәлекне биек бетон койма белән әйләндереп алганнар. Якынрак килгәч, койма өстенә тотылган чәнечкеле тимерчыбык һәм югары вольтлы электр тогы җибәрелгән тимерчыбык күзгә ташлана. Койма буендагы елга ярына «Академик Крупчатов» озынлыгындагы ике генә кораб сыярлык причал корып куйганнар.
Кораб причал яныннан узып борыла башлады. Капитан өлкән штурманга аврал игълан итәргә боерык бирде. Ярты сәгатьтән Рахманкуловның яңа корабы Балабановка портының причалына бәйләп, беркетеп куелган иде инде.
– Экипаж әгъзаларына кызыл почмакка җыелырга. Кабатлыйм, экипаж әгъзаларына... – өлкән штурманның боерыгы мачталарга беркетелгән динамиклардан еракларга таралды да кайтаваз булып корабка әйләнеп кайтты.
Яңа коллективта эшли башлар алдыннан мондагы тәртип саклауны, шәхесара, капитанга, гомумән, өлкән комсоставка карата булган мөнәсәбәтләр үзенчәлегенә тизрәк төшенергә кирәк иде.
Унҗиденче елдагы түнтәрелештән соң, социализм төзү байрагы астында колбиләүдән дә каһәрле тоталитар идарә итү башлангач, Советлар Союзына алыштырылган Рәсәй империясендә яшәүчеләрнең шәхеслек тойгылары тамырын корыту башланды. Чит илләрдәге тормыш-көнкүреш белән очрашканда, Советлар Союзындагы крепостнойлар көнкүреше аеруча күзгә ташлана иде.
Экипажны кызыл почмакка җыялар. Нәрсә әйтәчәкләрен Рахманкулов алдан белеп тора иде. Бдительность! Бу сүзне татарча «уяу булу» дип тәрҗемә итсәң – мәгънәсе үзгәрәчәк. Бдительность. Тирә-юньне дошман каплаган. Аларның төп максаты – синнән дәүләтнең чит илләргә үлем ташыганын әйттереп, сине шпион итү. Чит илләргә йөрүче корабларда эшләвеңне дәвам иттерәсең килә икән – син беркемгә берни белгертмисең, күрмисең, ишетмисең, аңламыйсың.
Экипаж кызыл почмакка шактый тиз җыелды. Димәк, корабта тәртип үз урынында.
– Сүз «күршеләр» вәкиленә бирелә. Дикъкать белән тыңлагыз, – диде капитан Зимин. – Рәхим итегез.
– Шушы мизгелдән башлап сезгә радиотелефон ярдәмендә гаиләгез белән сөйләшергә рөхсәт ителми. Кая баруыгызны, корабка нинди йөк төялгәнен сезнең берегез дә белми, беркемгә сөйләми. Хәтерләргә дә тиеш түгелсез. Серне тотмавыгыз һәр очракта безгә мәгълүм булачак, һәм сезне җавапка тарттырачаклар. Аңлашылдымы?
– Аңлашылды, – диде ишек төбендә басып торучы тәбәнәк, чиктән тыш ябык бер бәндә.
– Башка сүзем юк. Беренче тапкыр ГИУ16 йөген ташуда катнашучылар монда калыгыз.
«Виза ачылганнан соң», кадрлар бүлегендә сер саклау антын алалар бит инде, – дип уйлады Габдрахман. – Һәр яңа рейс алдыннан да кабат ант иттерү кирәк микәнни соң?»
– Минем исемем Геннадий, – диде вәкил, Рахманкуловның кулын кысып. – Каргопланны төзедегезме?
– Әйе, төзедек.
– Бер нөсхәсен миңа бирегез.
– Нөсхәсе юк әле. Әзерләп бирермен.
– Трюмнарны карап чыгасызмы?
– Карап тормыйм. Мин таныш мондый кораблар белән. Йөкне берьюлы
икенче һәм дүртенче трюмнарга төйи башлыйбыз.
– Аларны тизрәк ачыгыз.
– Ачарбыз.Төяләсе йөкне күрәсем килә. Койма эченә кереп карыйбызмы? – Сезгә анда керергә рөхсәт юк. Анда керер өчен өстәмә рөхсәт кирәк.
– Хәзер мин трюм капкачларын ачтырам. Шуннан соң каргопланның
нөсхәсен әзерләп бирермен.
Ашык-пошык кына иртәнге чәйне эчеп чыккач, Габдрахман боцман белән
икенче һәм дүртенче трюмнарның капкачларын ачарга тотынды.

 

6
Борынгы Финикия диңгезчеләре. Карфаген иле. Ренессанс чорындагы Венециянең диңгезчелек ярдәмендә иксез-чиксез байлык туплавы, португалларның, испаннарның, соңрак инглизләрнең диңгезчелек ярдәмендә колонияләре белән сәүдә итеп байлык туплаулары билгеле. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Совет иле Англия һәм Америка белән мәйдан тотарлык меңләгән зур кораблардан торган сәүдә флоты төзеде. Бу илнең кораблары җир шарын әйләнеп, җәһәннәм почмакларын айкап йөриләр. Аларның нәрсә ташыганын, нинди максат белән дөнья гизүләрен белмәгән бәндә Советлар Союзы исеме эченә яшеренгән урыс иле череп байый башлар, дип ялгышачак.
Койма эченә яшеренгән йөкнең кораб янына куелган порт краннары астына килеп туктауларын көткән арада Габдрахман өске палубага менде дә койма эчендә өелеп яткан, чит илләргә озатасы йөкләрне бинокль аша карый башлады. Дистәләгән гектарга җәелгән җирне уратып алган койманың әйләнәсенә күзәтү вышкасы куелган. Шуларның һәммәсендә муенына автомат аскан солдат басып тора. Бинокльдән койма эчендәге хәзинәләргә карап торучыны күреп алуга, солдат каравыл начальнигына хәбәр бирәчәк. Рахманкулов палубадан чыгып торган вентиляция трубасы артына барып посты.
Яшел брезент астына яшеренгән гигант сигараларның Җир шарының кан коеласы төбәгенә барырга чират көтеп ятучы ракеталар икәнлеген тою катлаулы түгел иде. Алар хәзер «Академик Крупчатов»ның икенче һәм дүртенче трюмнарына кереп ятып, «Азатлык утравы» – Кубага юл тотачаклар. Соңгы тапкыр Венециядә торганда, Рахманкуловның танышы шипчандлер17 Лючано «Карьерре делла сера» газетасын калдырып киткән иде. Шул газетага Никита Хрушёвның Куба утравына ракеталар урнаштыруын һәм «Американың шәрә арты астына керпе тыгып куярга кирәк», – дип әйтүен язганнар иде.

 

17 Шипчандлер (ингл.) – корабка азык-төлек китерүче.
16 ГИУ – главное инженерное управление – чит илләр сәүдәсе министрлыгында корал ташу белән идарә итүче оешма.


Советлар Союзының җитәкчеләре, югыйсә, сугышка каршы көрәшү, тынычлык турында туктаусыз тукып торалар. Берничә минуттан эченә «тынычлык» тутырылган ракета кораб карынына кереп ятачак та Американың аяк очындагы утрауга казылган базга посачак...
Ракеталар урнашкан җиргә янәшә, брезент астында «тынычлык саклар» өчен ясалган, йөк машинасы чамасындагы яңа төр «күчтәнәчләр» урнашкан. Алар күп, ким дигәндә йөз илле, ике йөз данә. Маңгайларыннан алга таба сузылган көпшәләре тырпаеп торудан Габдрахман аларның танклар, самоходкалар, БТРлар икәнлеген чамалады. Койма эчендәге тау-тау булып өелгән тартмаларны, канатлары беркетелмәгән очкычларны, торпеда снарядларын, дүртәрләп бер тартмага тутырылган миномётларны берәмләп карап чыгарга берничә сәгать вакыт кирәк булыр иде. Палубадан төшкәндә, Габдрахманның эче ачытып куйды: «Бу коралларны ясау, һичшиксез, хезмәт ияләре арка тирләрен түгеп тапкан миллиардларга төшкән. Шушы байлыкны пыран-заран китерүче түрәләр, чиновниклар үзләре дә хезмәт ияләренең җилкәсен кимереп яшиләр. Күп миллионлы хәрбиләр дә эшче-крестьяннар җилкәсендә. Ә менә Габдрахманның авылдашлары... Аларның урлаша белмәгәннәре тулысынча каторжаннар михнәтендә шушы коралларны ясату өчен тырыша».
Пароходчылыкта эшли башлаганнан бирле, Рахманкулов Төньяк Кореяга, Вьетнамга, Мисырга, Эфиопиягә корал илтте. Үзенең дусларының Конгога, Никарагуага, Сомалига корал ташулары турында сөйләгәннәре бар иде. Дөрес, Америка, Англия, Франция шикелле дәүләтләр дә үзара сугышкан илләргә корал саталар. Аерма шунда: капиталистик илләр коралларын үзләре ише байларга сата, Советлар Союзы исә – социализм төзергә вәгъдә биргән ярлы- ябагага. Нәтиҗәдә, корал сатып, Америка байлык туплый, Габдрахман иленең дәүләте исә төп башына утырып кала бирә.
Өске палубадан причалга төшеп, корабның су эчендәге өлешенең күләмен блокнотына язганда, капкадан инде хәрби тягач ракетаның берсен салмак кына сөйрәп чыгара башлаган иде.

 

7
Ике тәүлек эчендә «Академик Крупчатов»ның унсигез мең тонна сыешлы комсыз карынында баллистик ракеталардан тыш дүрт дистә танк, алты дистәгә якын БТР, эченә миномёт, Калашников автоматы тутырылган такта тартмалар кереп утырган иде. Аларның иң авыры – патрон тартмалары. Коралларның иң кабахәте – мина. Автоматтан аталар, качып-посып аталар... Танк туп ату белән генә чикләнмичә, очраган солдатларны таптап, окоп җимереп бара. Танкның куркынычы сугыш кыры белән генә чикләнми. Корабка төягәндә, аны палубага чылбырлар белән тарттырып беркетеп куялар. Каты шторм вакытында танк, рессорларына иңә төшеп, чылбырыннан ычкына. Диңгездә йөзгәндә, дөньяда бәеннән ычкынган танктан да куркыныч нәрсә бармы икән?..
Корабка корал төяү өч тәүлеккә сузылды. Шул өч тәүлек эчендә Рахманкулов адәм затының шушы көнгә кадәр кеше үтерүдән арынырга теләмәвенә гаҗәпләнеп баш ватты.
Адәм балаларының бер-берсенә кул салулары турында мәгълүмат Коръән Шәрифтә дә бар. Атабыз Адәмнең олы улы Кабил энесе Һабилне үтерә. Сәбәбе – хөсетлек. Кабил иген игә, энесе мал асрый. Ул чорда әле кеше, табигатьне таптап-пычратып, экологик кризис ясарга өлгермәгән. Көнкүреш иркенлектә.

Һабилнең малы үрчи, җир эшкәртү авыр, уңыш чамалы. Шушы риваять исенә төшкәндә, Габдрахман: «Нигә Кабил игенчелекне ташлап, мал асрауга күчте икән?» дип баш вата иде. Океаннар артындагы Америка белән сугышып кан коюга әзерләнү Коръән риваятендәге кан коюдан күпкә катлаулырак иде.
Ниһаять, йөк төялеп бетте. Кузгалу вакыты җитте. Хәрбиләрдән диңгезгә чыгарга рөхсәт юк иде. Рөхсәт урынына боерык килде. Корабка ракетчиклар батальонын төяргә. Бу эшне бары тик төнге караңгылыкта башкарырга. Порттан да караңгы төшкәч чыгарга, Босфор, Дарданел, Гибралтар бугазларыннан да бары тик караңгыда үтәргә. Солдатларга палубага чыгып йөрү бары тик төнге караңгылык вакытында гына ярый.
Төнге караңгылык. Угрылар. Кеше үтерүче бандитлар. Төнге «күбәләкләр». Иренә хыянәт итүче хатыннар. Хатынына хыянәт итүче ирләр... Җинаятьләрне яшерү өчен, җиргә караңгылык иңә.
***
Параша. Урыс әдәбиятында бу сүз еш очрый. Бигрәк тә Сталин вафатыннан соң, әдәбиятка ГУЛАГ тоткыннары, Лубянка, Черек күл базлары темасы бәреп кергәннән соң, бу сүз китапта еш очрый башлады. Ә парашаның ни икәнен Габдрахман «Академик Крупчатов»та күрә алды. Солдатларның унысына бер параша тиеш иде. Өченче һәм бишенче трюмнарның диңгезчеләр телендә «твиндек» дип аталган өске катының палубасына брезент җәеп, солдатларның баш асларына салырга эченә салат тутырылган капчыклар әзерләгәннән соң, йөк машинасына төяп китергән парашаларны твиндекка төшерә башладылар.
Нәрсәсе көлке тоелгандыр инде Рәсәй тарихында мактаулы урын тапкан кәҗүннәй тәрәт савытының. «Сез ничек уйлыйсыз, Бәкерич, солдатлар үзләре белән алып китмәсләр бит бу затлы нәрсәне?» – диде Рахманкулов белән бер вахтада торучы матрос Алик Карташов.
– Америка диңгезчеләренә сатарга җыенмыйсыңдыр бит?
– Мин бит коммуналкада яшим. Дүрт гаиләгә бер сортир. Мин аны коридорның баскычы астына урнаштырып, ишек ясап бикләп куяр идем. Нинди фатирда торасың, дип сорасалар, бәдрәфе аерым, дип мактаныр идем.
Габдрахманга үзенең вахтасына беркетелгән Алик Карташов белән дүрт кенә сәгать бергә торырга туры килде. Шул дүрт сәгать эчендә дә матрос аңа әлләни кадәр мәзәк сөйләргә өлгерде.
Хәрбиләрнең поход кухняларын урнаштыру мәсьәләсен дә ничектер хәл итәргә кирәк иде. Палубага куйсаң, шторм вакытында дулкын юып төшерү куркынычы бар. Аннан да куркынычрагы – Босфор аша, Гибралтар бугазыннан үткәндә, бу – корабка гаскәр төялгәнен ачыктан-ачык фаш итү булыр иде. Әгәр Советлар Союзының Америка ярлары буенда гаскәр туплавын белеп алсалар, бу инде халыкара гауга дигән сүз.
Поход кухнясын су коена торган бассейнга урнаштырдылар. Бассейн өстенә брезент түбә – тент әмәлләргә туры килде. Кораб Кубага илтәсе гаскәрне кабул итәргә әзер иде. Солдатларны корабка якты вакытта төямиләр. Караңгы төшкәнне көтәргә туры килде.
Төн уртасында, Габдрахман вахтада торырга чыккач төйи башладылар ракетчиклар батальонын.
Гаскәрилек белән угрылык арасында охшашлыклар зур. Сугышка әзерләнү дә, урлашырга җыену да яшерен, кешегә сиздермичә башкарыла. Дөрес, караклар кеше үтерүне максат итеп куймыйлар, җинаятьләрен ачарлык шаһитка 
юлыкканда, яисә сакчылар каршылык күрсәтсә генә корал кулланалар. Кеше үтерү – хәрбиләрнең төп вазифасы. Үтерү уңышлы булсын өчен, пехотаны, артиллерияне төз атарга, очучыларны бомбаны нәкъ гаскәр тупланган җиргә ташларга өйрәтәләр.
Угрылар да, хәрбиләр дә һөнәрләренең гөнаһсыз икәнлегенә ышанып эш итәләр. Чыннан да, җинаятьчегә аның гөнаһы, гамәле җинаять булып тоелмый. Хәрбинең һөнәре – вату, җимерү, кеше үтерү. Аны шушы эшкә махсус өйрәтәләр һәм аңа кеше үтерү гөнаһ саналмый башлый. Шушы хакыйкатьне Рахманкуловка үз тәҗрибәсе раслап тора иде. Ул унбер ел гомерен кырып- себереп хәрбилеккә бирде. Армия хезмәтендә буйсынырга, бомба ташларга өйрәнде. Бу чорда аңа командир уставка таянып кемне генә үтерергә боерса да, уйлап та тормыйча үтерә иде. Нишләп ул чакта аның баш мие томаланган булган? Кеше үтерү, кайсы яктан гына карама, гөнаһ кына да, җинаять кенә дә түгел. Үтереш – адәм баласы исеменнән ваз кичеп, ерткыч җанварга әверелү. Адәм баласының гомерен юкка чыгару Газраилгә генә бирелгән. Хәрби устав синең адәм баласы булуыңны юкка чыгарып, командирның боерыгын Калашников автоматының крючогына тоташтыра да үтерү җаваплылыгыннан котылуыңны тоясың. Командир да җавап тотмый биргән боерыгы өчен. Устав аны да җан алу җинаятеннән коткара. Ә кем соң җавап бирә? Хакимият? Ул да җавап бирми. Үлемгә югарыда утыручыларның кулы тимәде бит. Сизми ул җир йөзендәге иң әшәке, иң каһәрле җинаятьнең эшкә ашырылуын. Хакимият сугыш игълан итте, хәрбилек механизмын хәрәкәткә китерде. Аның кулында кан таплары юк. Хакимиятнең вөҗданы да чиста. Корал ташыр өчен ясалган зур корабның ике твиндегына гаскәр төяргә урын әзерләп йөргәндә, шушы тынгысыз, вөҗданны сыкрандыра торган уйлар Рахманкуловның йөрәген талкып торды.
Кояш офык артына кереп югалгач, елга буе әрәмәлекләре бертын шәфәкъ кызыллыгына буялып тордылар да, җир өстен караңгылык каплады. Төн пәрдәсен ертып, кораб янына өсләренә брезент япкан йөк машиналары бер-бер артлы килеп туктый башлады.
– Гаскәр килә.... – диде Габдрахман капитанга телефон аша.
– Юл күрсәтергә кешеләр әзерләдеңме?
– Боцман белән өлкән матрос җитәкчелегендә өч матрос. Өлкән механик
электрик белән токарьне билгеләде.
– Кораб эчендә адашып йөри күрмәсеннәр. Туры твиндекларга озата
торыгыз.
Машинадан төшкән бертөркем солдат трапка якынлашты. Солдатларның
өсләрендә гап-гади тракторчылар кия торган соргылт-кара чүпрәк комбинезоннар иде. Юк, погоннарны кием астына гына яшереп калып булмый. Көндәлек тормышта җәмгыять тоташ бертөрле киенеп йөримени? Унсигез- егерме яшьлек ир җенесеннән генә торган төркем? Соң бит адәм балалары сугышсыз, сугышка әзерләнмичә яшәгән җирдә җәмгыять карт һәм яшь ирләрдән, бала-чагадан, карт-корыдан, таза, матурлардан тора. Ямьсезләрне, гарип-горабаны да яшереп калып булмый. Үзара боерык богавы белән беркетелгән, җәмгыятьтән аерылган яшь егетләр көтүен күрсәгез, баш ватып тормагыз. Йә башланачак сугыш бу, яисә сугышка әзерләнү бу...
Мескен солдатларга, билгеле, кайларга барачакларын, юлда нинди газаплар кичерәчәкләрен аңлатмаганнар. Корабка керүче солдатлар сугымга куып керткән сарыкларны хәтерләтә иде. Аларны да алдан барган кәҗә тәкәсенә ияртеп кертәләр бит. Боцман белән өлкән матрос шул тәкәләрне хәтерләтә. Батальонның офицерлары да комбинезонга төренгән солдатлар арасында икәне мәгълүм булды. Өч өлкән офицер – батальон командиры полковникка, аның штабы начальнигына, замполитка каюта табарга кирәк иде. Командирның берүзен, замполит белән штаб начальнигын корабтагы пассажир каюталарына урнаштырдылар.
Кораб урыныннан кузгалганда, Рахманкуловның вахтага чыгар вакыты җиткән иде инде.

 

8
Киевка ярышка барасы спортчыларны өлкә комитетына чакырганнар иде. Киңәш-нәсихәтне озакка сузмыйча гына, алты дистә кешене банкет залына җыйдылар. Үзара берләштереп, буйдан-буйга сузылган өстәлләр тезмәсендә шәраб шешәләре, кояш нурларын чагылдырып торган бәллүр графиннар һәм исләре авыз суын китереп торган затлы ашамлыклар. Чакыру партия җитәкчеләре өстендә булса да, оештыруны комсомол үз өстенә алган иде. Комсомол турындагы: «Ул партиядән калышмыйча эчә, пионерлар чамасы эшли ала», – дигән анекдот биредә тулысынча акланган иде. Һәр урындык каршында ярышка баручының исеме язылган күрсәткеч белән генә канәгатьләнмичә, ишек төбендә спортчыларны урыннарына утыртып йөрергә бертөркем активистлар да көтеп тора иде.
Урынына утыру белән, тәмлерәк закусканы авызына озатучыларны да күреп алды Оксана, әмма күпчелек әле түрәләрне көтә иде. Ни гаҗәп, обком беренче секретаренең урыны Яременко янында булып чыкты. Очраклы хәл идеме икән бу янәшәлек?
Галстук белән кыршауланган күлмәк якасы өстеннән бүселеп чыккан кыска юан муенлы персек18 килеп утырыр алдыннан, көрәк чаклы кулын кызның аркасына тигереп алгач, Оксана аңлады. Аны Одесса өлкәсенең хуҗасы янына утырту очраклы хәл түгел иде.
Беренче тостны хуҗа үзе әйтте. Тост сүзенең татарчага тәрҗемәсе юк, чөнки татарларда өстәл янына җыелып хәмер эчү булмаган. Дөрес, кымыз эчү булган. Тик бу эчемлекне тост әйтмичә генә эчәләр.
– Мин сезнең җиңеп кайтуыгызга ышанам. Җиңү хөрмәтенә!
Рәсәй дәүләте Алтын Урда югалткан җирләрне, урысча әйткәндә, «җыйганда» («собрание земель»), бер-бер артлы диярлек җиңеп торган.
...Оксананың бокалына шәрабны Зур хуҗа үзе агызды. Аның бит әле шунысы да бар: бокал күтәреп әйткән нотык белән сине аяктан егып ташлыйсы эчемлекнең икесе дә бер сүз белән атала. Тост! Бокал читен Оксана ирененә тигереп алды. Кызның борынын вәсвәсәле шәраб исе сыйпап, тын юлына узды. Бу затлы эчемлекне шәһәр читендәге Таиров исемендәге мәшһүр шәраб ясау фәнни институтында өлгертәләр иде. Эчемлекнең төп өлеше өлкә комитетының кунакларын сыйларга, Киевка, Мәскәүгә китеп тора иде.
– Тәмен дә татып карамадыгыз бит, – диде өлкә хуҗасы. – Әз генә ярый торгандыр бит?
– Гафу итегез, миңа ярамый, – диде Оксана.
– Европада мондый виноны балаларга да бирәләр.
Баш түрәнең тезе аның ботына килеп ышкыла башлагач, алдан уйларга
өлгергәннәренең дөреслегенә шик калмады. Баш түрәнең урындыгы да Оксананыкына якынрак куелган иде.

18 Персек – беренче секретарь.

Димәк, моның максатын оештыручылар да аңлыйлар булып чыга, алар да аңлы рәвештә аңа ярдәм итәләр. Оксана аякларын читкәрәк күчерде. Урындыгын этәрергә кыймады. Ни әйтсәң дә, хуҗа бит, хәтере калуы бар.
Картның тезе өстәл астыннан кызның сыйрагын эзли иде. Күршенең урындыгы кыз ягына сизелер-сизелмәс кенә шуышып куйды.
– Сезнең торак мәсьәләләре ничегрәк, Оксана Тарасовна?
Сораудагы кинаяне кыз шундук сизеп алды.
– Мине ялгыз карчык коммуналкадагы бүлмәсенә кертте. Түләве кыйммәт
түгел. Әйбәт яшибез. Мин канәгать.
– Коммуналкада ничек әйбәт яшәп булсын. Үз торагыгызда яшисегез килсә,
лично миңа әйтегез. Без Советлар Союзы чемпионы булырлык спортчыга лаеклы шартлар тудырырга тиешбез. Ярышка киткәнче, миңа кереп чыгарга тырышыгыз. Кичке якта. Көндез миңа бер генә минутка да тынгы бирмиләр.
Өлкә хуҗасы башлап җибәргән тәти сүзле тост нотыклары өлкә җитәкчеләре дәрәҗәсеннән шәһәр түрәләре, район җитәкчеләре дәрәҗәсенә төшеп җиткәндә, өстәлдәге затлырак ашамлыклар юкка чыгып, коньяк, затлы шәраб шешәләре бушап калган иде. Аракы шешәләре яртылаш бушаган вакыт иде. Аракылы бокалларын күтәреп әйткән тостларны тыңлап тормыйлар. Мәҗлес аракыга килеп җиткәндә, сүзне вак-төяк җитәкчеләр, мәҗлестән мәҗлескә халява эзләп йөрүче алкоголиклар әйтә. Аракыга тотыну үзенә күрә персекка, сезгә китәргә вакыт җитте дигән сигнал. Оксананың күршесе юкка чыгар алдыннан, кызның колагына пышылдап әйтергә өлгерде:
– Туры үземә шалтырат, – Оксананың кулына визиткасын салды. – Иң астагы телефон. Килештек.

 

9
Хуҗа юкка чыкты. Кузгалырга кыймыйча, Оксана утыруын дәвам итте. Җитәкчеләр киткәч, банкет әкренләп сәрхушләр туена әверелә башлады. Оксананың исенә заманында иң күренекле гимнастика остасы саналган, картайгач, күнегү залының мөдиренә әйләнгән Светлана Аркадьевна әйткән сүзләр килеп төште: «Бәхетле син, Оксана, – дигән иде ул. – Тренерың хатын кеше. Ирләрдән булса, син иң беренче аның түшәгенә ятарга мәҗбүр булыр идең. Белеп тор, чемпионлыкка дәгъва кылсаң, сине барыбер сындырачаклар. Киңәшем шул: түрәләр теңкәңне корыта башласалар... зуррагын сайла». Зал мөдире дөрес әйткән булып чыкты. Бүген түрәнең иң зурысы кармак сала. Әнә бит ничек остарган. Бу спорт дигән нәрсәне йомгакларга кирәктер... Ул бит Одессага мединститутка керер өчен килгән иде. Язмыш шушы тайгак юлга этеп кертте. Киевта беренчелекне алып булса, институтка керү үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Күренекле спортчыларны сөйрәп кертергә әзер торалар...
Оксана залдан чыкты, лифтка кереп тормыйча гына, йомшак келәм җәйгән баскычтан беренче катка төшә башлады. Аяк батардай зәңгәр читле яңа кызыл келәмне һәр басмада ялтырап торган җиз калай белән бастырып куйганнар иде. Култык астына юка күн папка кыстырган япь-яшь кешеләр тыз-быз коридорда йөреп торалар. Костюмнары яңа, күлмәк якалары чиста, галстуклары матур. Мондагы эшкә аларны кем сайлап ала икән?
Баскычтан өскә таба күнегү залының мөдире менеп килә иде. – Беттемени инде? – диде ул, исәнләшеп тә тормыйча.
– Бетеп килә. Анда инде юньле нәрсә калмады.

– Алай булгач, кереп тормыйм инде.
– Керегез. Әйтсәгез, китерерләр. Бар булганны чыгармаганнардыр әле.
– Юк, кермим. Хәер эстисем килми. Син өеңә кайтасыңмы?
– Күнегүгә барырга кирәк тә. Бераз ял итеп аласым килә.
– Әйдә, алып кайтам.
– Мин бит үз аягым белән йөрим. Әйдәгез трамвай тукталышына.
– Мин сине машинага утыртып кайтарам, – Светлана Аркадьевна мәйдан
читендә торган кара «Волга»га төртеп күрсәтте. – Безне көтә.
Сәер тоелып китте. Кара «Волга»га Одессаның берничә түрәсе, Мәскәүдән тикшерергә килгән шишкалар гына утырып йөриләр... Әллә шаяртып әйтә инде. Спортчылар ярата иде зал мөдирен. Оксана иярде.
– Мин шофёр янына утырырга яратам, – диде Светлана Аркадьевна һәм ишекне киереп ачып кереп утырды. Оксана арткы ишекне ачты. Салон буш түгел иде. Уң якта бер ир кеше утыра. Оксана, гадәттә, башта кешенең йөзенә карый иде. Һәр очраган яңа ят кешедән, телибезме-юкмы, без нәрсәдер көтәбез. Бу инде адәм баласы мәгарәдә яшәгән чорлардан калган саклану инстинкты: дусмы син, дошманмы? Син үзең уйлап тормыйсың ла. Сорау синең инстинктыңа язып куелган. Ул, безнең теләгебездән тыш, үзеннән-үзе барлыкка килә.
Йөзенә кадәр Оксана пассажирның киемен күрде. Бу чорда чит илдә кием тектерү юк иде әле. Чит илдә теккән кием дә җитәкчеләрдә һәм фарцовщикларда гына иде. Бу кешенең өстендә сылап куйгандай таман аксыл соргылт костюм, кыйммәтле сары ботинка, чалбар очыннан күренеп торган оекбашы, чия көрән галстук – барысын да киенүнең серен белгән кеше сайлаган.
– Танышыйк. Мин Владлен Семёнович Лебедев булам. Чиновник. Танышуның сере – һәркем, кимчелекләрен яшерергә тырышып, үзенең иң яхшы, иң отышлы ягын гына күрсәтергә тырыша. Рәсәйдә «чиновник» сүзе – бандитка ук тиң булмаса да, адәм баласының абруен төшерә торган мыскыллы сүз. «Волга» пассажиры бу сүзне: «Мин җитәкче булуым белән мактанмыйм, чиновникларны яратмауларын белсәм дә, дөреслекне саклыйм», – дип, үзенең абруен күтәрү өчен әйтелгән иде.
– Оксана.
Бу сылуның кулы йомшак, җылы, кысуында чама саклау, тәрбиялелек бар иде. «Волга» пассажирының беренче сүзләре кызның дикъкатен читләтеп узды. Оксана әлеге очрашуның Светлана тарафыннан махсус оештырылганлыгын аңлагач, ачуын белдерде.
– Владлен Семёнович сиңа үзенең кем икәнлеген әйтмәде. Белеп тор, аңа Мәскәүнең иң зур түрәләре, данлыклы язучылары, халык артистлары ошарга тырышып ялагайланалар. Лебедев – пароходчылыкта пассажир лайнерларының хуҗасы. Пароходка утырып, круизга барып кайту аның кулында.
– Светлана бераз арттырырга ярата, – диде затлы костюм хуҗасы. – Мин пассажир флоты белән җитәкчелек кенә итәм. Круизларга җибәрү-җибәрмәүне райкомның махсус комиссиясе хәл итә.
Кызлар белән танышканда, кәнтәй ирләрнең һәр сүзе яшерен максат белән әйтелә. Алар әле танышып та өлгермәделәр диярлек, Оксана инде Владленның кызны, пароходка утыртып, чит илләргә җибәрү мөмкинлеге белән кызыктырмакчы иде.
– Светлана миңа сезнең сер саклый белгән акыллы кыз икәнлегегезне әйтте. Бу сүзләр сездән чыкмас дип ышанам. Киевтагы ярышта беренчелекне 
яулаучыларны пароходчылык акчасына круизга җибәрү турында өлкә комитеты белән килешү бар. Сез бу мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмассыз дип уйлыйм.
Машина пароходчылык идарәсе урнашкан Ласточкин һәм Дерибас урамнары очрашкан чатка килеп җиткән иде. Лебедев шофёрга туктарга кушты. – Син инде кызларны теләгән җирләренә илтеп куй да мине көт. Корабларның позицияләрен карап чыккач, мин Ильичевскига барып кайтам.
Төшке ашка кадәр өлгерергә тиешбез.
Оксана үзен квартирасына илттерде.
– Күнегүгә киләсеңме? – Саубуллашканда, Светлана Оксананың кулын
бертын җибәрмичә торды. – Мәскәү артисткалары, министрлар, данлыклы язучылар танышырга тырышалар Владлен белән. Сизгәнсеңдер? Син аңа ошадың. Дура булырсың танышлыктан файдаланып калмасаң. Теләгеңне генә белгерт... Ул сиңа Аркадия курортында дача салып бирә, Франциянең атаклы кутюрьеләреннән күлмәк тектертә, акчага күмеп ташлый ала. Ычкындырма кулыңа эләккән алтын балыкны.
– Ул сезгә кем соң? – Светлана бер генә мизгелгә югалып торды.
– Улмы? Без аның белән классташ. Ун ел без бер класста укыдык. Теләкләренең иң кыйммәтлесен дә тормышка ашыра алучының Светланага
сабакташ кына түгеллеген Оксана тоемлый иде. Аңлавын ул белгертмәскә тырышты.
– Рәхмәт сезгә түрәләр машинасына утыртканыгыз өчен, – диде ул, саубуллашканда. – Минем «Волга»га беренче тапкыр утыруым.
Баскыч төбендә кызның хәтеренә Дадоновлар таныштырган егет белән саубуллашуы килеп төште. Фамилиясе, бигрәк тә исеме сәер иде. Ярый әле танышканда аның әйтергә катлаулы фамилиясенең бөек композитор Рахманиновныкы белән бер яңгырашта булуын хәтерләп алды. Гадәттә, танышкан көнне үк егетләр кочакларга, үбәргә тырышалар. Җибәрми торалар. Кулны боралар. Ә Ап..., Гап..., Абдурахман аңа кулын да тидермәде. Ашыкма әле, бераз сөйләшеп торыйк, дип тә әйтмәде. Мин бит аңгыра кыз түгел, дип уйлады Оксана. Битарафлыктан түгел иде аның кыланышы. Хәйлә генә дә булмаска тиеш. Евгениянең әтисе егетне үтереп мактый. Читтән торып Мәскәү университетын тәмамлаган, ди. Йөзәргә чыгар алдыннан, күтәрә алган кадәр китап сатып ала, күп укый, портта торганда, музейларга йөри, газета- журналларга мәкаләләр яза, ди.
– Тукта әле, диде Оксана, үзен тәнкыйтьләп. Мин нигә дип болай кисәк кенә юньләп таныш та булмаган егет турында уйлый башладым?.. – Әллә бүгенге кичәдән соң шулай күңеленең чын мәхәббәткә, саф мөнәсәбәткә сусавымы икән? – Алай дисәң, ул егет бит миңа мәхәббәт турында сыңар сүз дә әйтмәде. Аның кочакларга, үбәргә тырышмавы да, бәлки, битарафлыгыннан гынадыр? Одесса кызлары чит илләргә йөри торган диңгезчеләр өчен егылып үләргә торалар. Бу хаста миңа да кагылмагандыр бит?..

 

10
Уртак проект тудырган корабларны Рәсәйдә бер типтагы дип атыйлар. Инглизләр исә «систершип» – бертуган кызлар сүзен кулланалар. Шул «систершип» сүзе Габдрахманга күбрәк ошый иде. «Академик Крупчатов» исә бу зур проектның беренче корабы – «Ленин комсомолы»ның сеңлесе иде. Аларны Уинстон Черчильнең Фултон шәһәрендәге нотыгыннан соң төзи башладылар. АКШ белән СССР арасында «салкын» дип аталган каршы тору әлегә, Аллага шөкер, кан коюга барып җиткәне юк. Өченче бөтендөнья сугышы СССР белән АКШ арасында булыр дип гөман кылучылар бар югыйсә. Чыннан да, шушы ике дәүләт берсеннән берсе узышып, киләчәк сугышта кулланыр өчен, ашкынып, корал ясарга кереште. Америка Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында туплаган байлыгы бәрабәренә ясаса, СССР коралны хезмәт ияләренең авызларыннан соңгы тәгамнарын тартып алып, аларны ярым ач, ярым ялангач яшәтү исәбенә җитештерә иде. Америка белән Совет иле арасында океан киңлеге ятканлыктан, яңа сугышка Американың «йөзеп йөри торган утраулары – авианосецлары», Советлар Союзының йөзләгән су асты көймәләре һәм эсминецларыннан тыш гаскәр һәм корал ташу өчен зур тоннажлы сәүдә кораблары да кирәк иде. Тынычлык чорында товар ташырга, сугышка әзерләнгәндә, гаскәр һәм корал күчерергә көйләнгән судноларны Америка ясый башлады. Шундый корабларның берсен, «Маринер» теплоходын Габдрахман Италиянең Генуя портында торганда карады. «Академик Крупчатов»ныкына охшашлы зур, ракеталар сыйдырышлы иркен трюмнар, сәгатенә егерме биш «узел» тизлек19 бирә алырлык көчле турбина, сугыш шартларында артиллерия куярга көйләнгән махсус платформалар. Американнар корабында дистәгә якын пассажир каюталары да бар иде. Шул каюталарны алар туристларга саталар, сугыш шартларында аларны гаскәр ташуда куллану каралган. «Академик Крупчатов»та исә өстәмә каюталар булмаганга күрә, гаскәрне твиндекларга төяргә мәҗбүр булдылар. Твиндекта һава юк, тынчу иде. Кара диңгездә чайкалу башлангач, мескен хәрбиләр диңгез хастасыннан интегә башлады. Укшыганда, ашказаныннан бәреп чыккан сыеклыкны тутырырга өләшкән кәгазь пакетлар ике генә тәүлеккә җитте. Кораб Босфор бугазына җиткәндә, твиндек эченә керерлек түгел иде инде.
Солдатлар да, аларның командирлары да кая баруларын белмиләр иде. «Совершенно секретно. Гибралтарны чыккач ачарга» дип тышына язып куелган пакет капитанның сейфында ята иде. Урта диңгездән Атлантикага чыгара торган су юлын узгач, «Совершенно секретно» конвертын капитан батальон командирларына тапшырды:
– Үзегез ачыгыз, – дип, яшь, монголга тартым җәлпәгрәк битле полковникка сузды.
Ачарга курыктымы, әллә шушы тарихи мизгелне озаккарак сузасы килепме, тракторчылар өчен тегелгән хэбэ комбинезон кигән командир, конвертның тышындагы сүзләрне укыганнан соң югалып калыпмы, кәгазь букчаны шактый озак ача алмыйча торды.
«Ватан сезне Ирек Утравы – Кубага җибәрә. Совет офицерына, тарихыбызның бөек полководецлары – Суворовлар, Кутузовлар, Бөек Ватан сугышы геройлары калдырган традицияне саклап, бөек ватаныбызның изге исеменә тап төшермәссез, дип ышанып калабыз...»
Кәгазьдә Кубага барып җитеп, ярга төшкәч, кем кулы астына эләгү дә ачыкланган иде. Полковник ул турыда уйлый да алмый иде.
– Хатыным минем кайда икәнемне белми. Ул инде мине кайтыр дип көтә башлагандыр. Сезнең радиостанциягез аша хатын белән элемтәгә кертүегезне сорыйм.
– Рөхсәт ителми, – диде капитан Зимин. – Безнең үзебезгә дә рөхсәт юк. Корал ташуның таләпләре шундый.

 

19 1 диңгез «узел» тизлеге – 1,852 км/сәг.

– Гаиләмә ничек белгертергә соң? Алар бит минем кайда икәнлегемне белмиләр.
– Моннан хәбәр итәргә ярамый. Барып җиткәч карарсыз. Анда берәр төрле җае бардыр әле.
– Корал ташыганда, без кораблар әз йөри торган аулаграк юлдан барырга тырышабыз. Солдатларны кисәтеп куегыз. Корылма эченә кереп чокынып йөрмәсеннәр. Кораб энергосистемасының көче бер бәләкәйрәк шәһәрнеке чамасы. Адым саен диярлек ут сүндерү җайланмалары, авиациядә кулланыла торган автоматлар. Ягыла күрмәсеннәр.
– Хафаланмагыз, кисәтербез, – диде полковник. – Бу бит особый батальон. Аның статусы полкныкына тиң. Личный состав та иң оста, иң тәртиплеләрдән сайлап алынган. Хафаланмагыз, мин аларны катгый төстә кисәтермен.
***
Габдрахманның диңгезчеләр телендә «кораблар каберлеге» дип аталган Бискай култыгының тыныч чагын күргәне юк иде. Хәрбиләрнең бәхетенә, «каберлек» корабны тыныч каршы алды. Ярлар күздән югалганнан соң да «Геркулес баганалары» дип аталган кыя-тау, шактый озак офык читеннән башын тыгып, Америка Кушма Штатларын яуларга барган хәрбиләргә хәерле юл теләп күренеп торды.
Габдрахман, океан чиксезлеген күргәч, солдатлар хәйран калып, океанны күзәтерләр, хис-тойгыларын үзара бүлешерләр, дип көткән иде. Палубадагы швартов баулары өстендә утырган бер чирләшкә кыяфәтле солдат белән аркаларын корылмага терәп сөйләшеп торган ике егеттән тыш океанны күзәтүчеләр күренми иде. Әнә, сулъяк шлюпка астында бертөркем яугир кәрт уйнап утыра. Карап торучылар түземсезлек белән чират җиткәнен көтә. Бинокль аша Габдрахман полубакка күз салды. Дистә чамасы конкистадор океанның тозлы һавасыннан изрәп йокларга яткан. Баш асларына кирза итекләрен салганнар, ыштырларын океан кояшы киптерә. Унъяк шлюпка астында һава суларга чыккан солдатлар, көлә-көлә, нәрсәдер чәйниләр. Рахманкулов бинокль аша солдатлар кулындагы ризыкка карады. Юк, ипи түгел иде алар ашаган нәрсә. Тәмле булырга тиеш, комсызланып авызларына тутыралар да чәйнәп тә тормыйча йоталар. Ашыгалар. Әнә, Бискай култыгындагы шторм вакытында үлә язган юан егет учлап авызына нәрсәдер тутырды да чәйни башлады. Менә ул учы белән бугазын уа, ашаганы тамагына тыгылды шикелле.
– Алик, – диде Габдрахман матроска, – нәрсә ашыйлар алар?
– Камбуздан берәр нәрсә чәлдергәннәрдер. Урлашмый торганда, солдатның кулы кычыта башлый.
– Ачыкла әле нәрсә ашаганнарын. Камбузны басып, безне ач калдырулары мөмкин.
Һәр экипаж әгъзасы солдатка дастан батыры булып тоела иде. Рахманкуловның матросы диңгезчеләр телендә мәзәк сөйли белгән «травило» иде. Юан солдат аңа нәрсәдер сузды. Алик та чәйни башлады. Матрос урыныннан торды, күперчелеккә төртеп күрсәтеп, нәрсәдер әйтте дә рубкага якынлашты.
– Галет чәйниләр тынычлык сакчылары, – диде матрос һәм өч тиенлек акча зурлыгы прәннекне Габдрахманга сузды. Чәйнәп йоткач аңлашылды. Чыннан да, сакланган комплекттагы ашамлык иде бу. Урлап алганнар. Тизрәк чара күрергә кирәк. Озакламый капитан рубкага менәчәк. Аның үзенә әйтергәме, әллә өлкән штурмангамы?
Офык читендә – зәңгәр күккә барып тоташкан илаһи чиксезлек. Винт, тирә- юньгә су тегермәне тавышы чыгарып, океан суын бораулый. Кораб карынында урта гасырларда «тере товар» дип аталып йөртелгән солдатлар һәм шартлаганда берьюлы меңләгән, йөз меңләгән адәм баласының көлен күккә очырырга көче җитәрлек континенталь ракеталар яшерелгән.
Бөек урыс язучысы Антон Павлович Чеховның: «Әгәр сәхнәгә мылтык элеп куелган булса, ул озакламый атарга тиеш», – дигән акыллы фикере бар. Бу фикерне ракетага карата да кулланып буламы икән соң? Җавап урынына Рахманкуловның башына тагын да сәеррәк фикер килде: «Совет солдатларының Христофор Колумб ачкан юлдан сугышка барулары уналтынчы гасырның уртасында Мәскәүдән Казанны җимерергә юнәлүнең дәвамы түгелме?.. Яулап алулардан нигә туктала алмый икән бу ил? Әнә, Бөекбритания туктады бит. Барлык колонияләренә мөстәкыйль яшәргә ирек бирде. Тынычланды. Үзе турында гына кайгыртып яши башлады. Кайчан, кем туктата алыр бу сугыш чукмарын яу оештырып йөрүдән?..»

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев