Соңгы сулыш (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

10

«…Катлаулы операциядән соң ерак юлга чыгу кирәкме икән сезгә?» Мин операция маҗаралары турында уйлаганда, шушы сорау әрнетеп җавап көтеп торды. Баш врач белән минем арада һаман шушы утлы сорау. Ышандырырлык, шул ук вакытта минем теләгемә юл ачарлык дәлилле җавап кирәк. Әйе, дәлилле җавап. Каян алыйм соң мин андый дәлилне?

Сорауның төрлесе була. Кайбер сорау – үзе җавап. Сорау – сөаль, сорау – эз яшерү, сорау – өмет, сорау – пычрак ату... Санап бетерерлекмени сорауларның төрләрен. Баш врачның соравы минем язмышымны бугазын кысып тотты. Бу сорау Мөнкир-Нәкир сөаленә тиң иде. Ялган да, хәйлә дә катнашмаска тиеш минем җавабыма. Мөнәсәбәтләр, мин сизмерлим, әлеге саф, эчкерсез, хәтта күпмедер дәрәҗәдә изге. Шул килеш калсын иде минем җавабымнан соң да...

– Бу хакта күп уйладым, – дип башладым мин. – Бу сорауны үземә-үзем ничә тапкырлар биреп карадым. Кирәк миңа сәяхәткә барып кайту. Бик тә кирәк. Миңа хәзер ансыз рәтле яшәү юк. Мин үземә ышанмый башладым. Мин бит инвалид. Инвалид хәлен сәламәт кеше белми. Аяк атлаган саен кимсетелүгә һәм кимсенүгә килеп абынып торасың. Сәламәт чакта минем күз алдымда берәр бәндәне җәберләсәләр, шул нахалның якасы шундук минем кулымда була иде. Ә хәзер... минем хәлне сез беләсез инде. Диңгезне сагынам мин. Диңгезгә чыгып бер йөреп кайталмасам, үләрмен дип куркам. Павел Коганның нәкъ сугыш алдыннан иҗат ителгән «Бригантина» исемле җырын беләсезме икән сез? Минем буын, юк, минем буынның кечкенә бер өлеше, шул җыр тәэсирендә тәрбияләнде. Мәсәлән, минем өчен романтика яңгыравыклы матур сүз генә түгел. Романтика минем өчен күпмедер дәрәҗәдә дин дә, яшәү максаты да, бәхет тә. Озын, авыр сәяхәттә йөреп кайта алсам, инвалидлыгымнан арынырмын, кабат яшәреп китәрмен дип ышанам мин...

Нәрсә иде икән баш врачның күзләрендә сурәтләнгән билге? Сагыш микән, әллә курку идеме? Бәлки, икеләнү һәм шуны яшерергә тырышу булгандыр? Тирән итеп сулыш алды баш врач. Көрсенгәндәй итте. Тыштан тыныч күренә иде бу хатын. Вентспилс портындагы поликлиниканың баш врачы әйткән сүзләр исемә төште. Кырык яшьләрдәге таза, матур ир иде ул. «Әгәр сез сәяхәттә үлсәгез, мине төрмәгә утыртачаклар, – диде ул минем беренче килүемдә. – Минем хатыным, балаларым бар. Инвалид үзен инвалидча тотарга тиеш. Диңгезне сагынам, дисез? Җәйге кызу сүрелгәч, Кырымгамы, Кавказгамы барыгыз да көннәр буе ярдан диңгезгә карап утырыгыз».

– Сез утырасы карабның кая баруы билгелеме? – диде баш врач, ниһаять. – Күпмегә?

– Мине Япониягә барасы карабка утыртмакчы булалар, – дидем мин. – Караб әлегә диңгездә.

– Мин бит сезне диңгез белән танышу өчен генә Мәскәүдән килгәнсездер дип уйлаган идем. Язучылар, журналистлар еш киләләр монда. Өч-дүрт көнгә, берәр атнага диңгезгә чыгып урап кайталар. Кайткач, диңгезчеләр турында язалар. Андый язмаларны без кызыксынып укыйбыз. Ә сез Япониягә кадәр бармакчы икәнсез, – баш врач, кинәт өшеп киткәндәй, учлары белән җилкәләрен каплады.

– Әйе, – дидем мин, ашыгып. – Озын һәм авыр рейска чыгасым килә. Нәкъ шундый рейс җан кертер дип өметләнәм. Бары тик шундый сәяхәттә генә инвалидлыгымны оныта алырмын дип уйлыйм.

– Озын һәм авыр? – дип сорады баш врач, миңа карамыйча. – Мин сезне аңлыйм шикелле. Мәскәүдә туып үстем мин. Әтием – проректор, әнием – кафедра мөдире. Икесе дә профессор, икесе дә медиклар. Мин аларның фәнни эзләнүләрен дәвам иттерергә тиеш идем. Мединститутны кызыл диплом белән бетердем. Аспирантурада миңа урын әзер иде инде. Ә мин тоттым да Котыпта йөрүче бозваткычка врач булып киттем. Әтием дә, әнием дә инфарктка юлыга яздылар. Ирем – диңгездә. Елына күп дигәндә ике-өч тапкыр күрешәбез. Тугызынчы класстагы бердәнбер улым мореходкага керү турында хыяллана. Мин каршы. Елый-елый үгетлим. Тыңламый. Мин сезне кисәтергә тиешмен. Диңгезчеләр «романтика» сүзен өнәмиләр. Шул сүзне ишетү белән, аларның чырайлары сытыла.

– Ул сүзне пропаганда пычратты, – дидем мин. – «Романтика» сүзен ишетү белән, палаткаларда туңып ревматизм эләктерү, баракларда бет ашату күз алдына килеп баса. – Баш врач мине аңлый иде. Мин ашыгып зарланырга тотындым: – Инвалидлыктан да мәсхәрәле нәрсә юк икән бу дөньяда. Бигрәк тә кызым каныга. Кибеттән азык-төлек күтәреп кайтсам, шундук үлчәп карый. Ярамый сиңа авыр күтәрергә, – дип ачулана башлый. Әгәр төнлә ютәлләп җибәрсәм, кызым шундук минем янымда. Әтием, әллә салкын тигердеңме? Ярамый бит сиңа салкын тигерергә. Әллә сөт кайнарлап китеримме? Әллә дару биримме? Инде түзәр хәлем калмады.

Баш врач миңа кәгазь кисәге сузды:

– Кардиограммагызны ясатып килегез, – диде ул һәм шәфкать туташына чираттагы авыруны чакырырга кушты. 

11

Кардиограмма кабинетының ишеге янына чират тезелеп өлгергән иде. Мин дә барып бастым. Көтә башладым. Авыр, газаплы уйларның күбесе чиратта торганда килә. Медкомиссия вакытындагы врач белән пациент арасындагы көрәш турында уйлый башладым. Министрлыкта эшләгәндә, диңгезчеләр тормышының статистикасын өйрәндем мин. Сәүдә флотында эшләүче җитмеш меңгә якын диңгезченең һәр айда егерме биш-утызын каютага бикләп алып кайталар. Диңгез тормышының кырыслыгына түзә алмыйча акылдан язганнарның саны бу. Елына өч йөздән артык морякны, ике тимер мичкәне сварка белән бергә ябыштырып, шуның эченә салып алып кайталар. Бусы – юлда авырып үлүчеләр саны.

Җилкәнле караблар чорында диңгездә вафат булганнарны брезентка төреп, аякларына авыр тимер тагып суга җирли торган булганнар. Мин озак еллар су асты авы белән шөгыльләндем. Суга җирләнгән мәетне күз алдыма китерә алам: акулалар килеп эшкә тотынганчы, ул мәрхүм агымда аягүрә торып, чайкала-чайкала әкрен генә соңгы юлында баруын дәвам итәдер инде? Мәетне мичкә эченә урнаштырып, автоген белән ябыштыргач, рефрежераторның бер камерасыннан азык-төлекне чыгаралар да мәрхүмне шунда урнаштыралар. Чайкалу вакытында тәгәрәп йөрмәсен өчен, бау белән тарттырып палубага беркетәләр. Шуннан соң карабның флагы флагштокның ярты өлешенә кадәр төшерелә. Карабта мәет барлыгын һәр диңгезче нервылары белән, бәгырь әрнүе аша тоеп тора. Шулкадәр авыр, ялыктыргыч тоела флагы яртылаш төшерелгән карабта йөзүе!

Яртылаш төшерелгән флагны көч-хәл белән күз алдымнан куып җибәрдем. Баш врач турында уйларга тотындым. Матур иде бу хатын. Мондый тәэсирле матурлык ана булу бәхетенә ирешкән, иреннән уңган, күңеленә ятышлы эш башкаручы хатыннарда гына очрый. Гәүдә һәм йөз-бит матурлыгына тышка бәреп чыгып торган акыл көче өстәлгәндә, гүзәллекнең тәэсире бермә-бер арта. Хатын-кыз акылы, әгәр дә ул акыл чын хатыннарныкы икән, бөтенләй башка төрле акыл. Ул ирләрдә сирәк очрый торган кылычтай үткен, кырыс мантыйк акылына охшамаган. Хатын-кызда – аналар акылы. Йомшак, җылы акыл. Ул сине юата, инандыра, көч бирә, тәвәккәллек уята. Хатын-кыз акылына наз да катнашкан була. Тән назы – секс түгел, анысы акылсызларда да очрый. Җанны, күңелне рәхәтләндерә, хозурлый торган җан эреткеч нечкәлек назы. Урта гасырлардан башлап җәмгыять менә шушы сирәк очрый торган хәзинәне – хатын-кыз акылын юкка чыгару өстендә армый-талмый эшләде. Көнбатыш тәрәккыяте шул бөек сыйфат урынына түшәктә кирәкле сыйфатлар тәрбияләде. Бездә, социализм төзү дәверендә, хатын-кыздагы йөк аты сыйфатларын гына калдырып, калганны төрле чаралар белән юкка чыгара килделәр. Әнә, минем янымда нәкъ йөк атына охшашлы хатын утыра. Беләкләр кыска, юан. Ботлар да шундый. Бил юк. Муен да юк. Баш турыдан-туры җилкәгә утыртылып куелган. Ул мескен тумыштан андый булмаган, билгеле. Менә аны кабинетка чакырдылар. Ишекне шапылдатып япканда стеналар дер селкенеп куйды.

«Йөк аты» чыккач, мин керергә тиеш. Һаман уйландыра. Мин бит инде өйләнгән кеше. Кызым үсеп җиткән. Гаиләмнән зарланырга хакым юктыр дип уйлыйм. Ә нигә соң күңел түрендә тонык кына, сизелер-сизелмәс ниндидер яшерен аңлашылмас бер билгесез өмет яши. Егет булып өлгерә башлагандагы беренче мәхәббәт белән бергә туган тынгысыз, сукыр бер омтылыш. Кайдадыр күңел түрендә бер матурның сурәте мыштым гына качып яши бирә. Инде күптән, алтынчымы, бишенчеме класста укып йөри башлаганнан бирле. Җир шарының беренче гүзәле ул. Мин аны «Бөек Идеал» дип атап йөртәм. Матур кыз-хатын очраганда, шул Бөек Идеал ипләп кенә сорый: «Кем матуррак, улмы, минме?» Шушы көнгә кадәр Бөек Идеал белән ярыша алырлык хатын-кыз очраганын хәтерләми идем. Ә менә бүген баш врач кабинетында өстәл аша миңа каршы Бөек Идеал белән ярыша алырлык хатын утыра иде... Аның һәр сүзе, ымы, күз карашы, һәр хәрәкәте зур вакыйга булып минем хәтеремә сеңеп калды.

Эчемне ачыттырып, йөрәгемне әрнетеп «йөк аты» кабинеттан чыкты. Елый иде мескен. Димәк, социализм төзүдә мескенкәемне көне-төне камчылап куып, аны да имгәткәннәр. Без бит «якты киләчәк, бәхетле тормыш»ны төзүдә эштән чыгарылып ташланганнар – миллионнар…

Кабинетка үттем. Чишендереп, салкын клеёнка җәйгән ятакка яткырдылар. Беләкләремә, сыйракларга кургашын электрод бәйләделәр. Кардиограф эченнән бүселеп чыккан кәгазь тасмага йөрәгемнең тибеше языла башлады. Приборның тавышы мине кабат операция көненә кайтарды…

12

Үлгәнче котыла алмам шикелле бу сораудан: «Операция барышында мин яшәгәнменме, юкмы?» Йөрәге тибүдән туктагач, кеше үлә. Сигез сәгатькә якын минем йөрәгем тибүдән туктап торган. Димәк, сигез сәгатькә якын мин үлем кочагында булганмын. Дөрес, ул чакта йөрәк урынына канны тимер насос куып торган. Насос бит ул, моны сабый да белә, җансыз металл. Аның адәм баласына, кешенең яшәвенә бернинди катнашы юк. Юк, йөрәк кенә түгел, баш мием дә эшләүдән туктаган булган. Бусы инде катгый рәвештә минем Теге дөньяда булуымны раслый. Шул ук вакытта, врачлар миңа: «Син бөтенләй үлеп бетмәдең, кан әйләнеше эшли иде бит», – дип ышандырырга тырышалар. Ә мин аларга менә нинди сорау бирәм: «Әгәр адәм баласының йөрәген кисеп ыргытып, йөрәк урынына тимер насос тегеп куйсаң, ул кеше саналамы, әллә робот дәрәҗәсендәге механизмга әйләнәме?» Төрлесенең җавабы төрлечә.

Испаниянең Таррагона портында торганда, мин телевизор экраныннан йөрәккә операция ясаганны күргән идем. Америкада төшерелгән документаль фильм. Пациентны наркоз белән йоклаттылар. Дөресе, мәрткә җибәрделәр. Кырылган шәрә күкрәген бик озак спирт белән юдылар да йод сөрттеләр. Хирургның ассистенты җыйнак кына циркуляр электропычкы белән күкрәк сөякләрен нәкъ бугаз турыннан кендеккә кадәр ярып җибәрде. Ярадан ургып чыккан канны резин көпшә аша насос белән суыртып торалар иде. Махсус тиски белән күкрәк сөяген ике якка аерырга тотындылар. Хирург, кулын пациентның астына тыгып, умыртка сөяге турыннан кабыргаларны тикшереп тора иде. Белмим, кабыргалар чатный башладымы, ул ымлап аеруны туктатырга кушты. Күкрәк эченә җыелган кан эчендә пациентның йөрәге тыпырчынып тибә иде. Йөрәкне сак кына тышка чыгардылар һәм зур дикъкать белән кан тамырларын өзеп, «ясалма йөрәк»кә тоташтыра башладылар. Бераздан йөрәк тибүдән туктады. Хирург, аның ярдәмчесе һәм инструмент биреп торучы шәфкать туташы операциягә керештеләр.

Адәм баласының иң кадерле, иң газиз әгъзасы, кешегә җан өреп, аны кешелек сыйфатында тотып торучы йөрәкне скальпель белән яргалап, нәрсәнедер кисеп алалар, аңа нәрсәдер тегәләр иде. Йөрәксез калган бәндә ята бирә. Аның гәүдәсе җансыз. Ясалма сулыш аппараты пациентның үпкәсенә һава өрә һәм кире суырып чыгара.

Ул чакта операцияне азагына кадәр карарга түземем җитмәде минем. Телевизорны сүндереп, кают-кампаниядән чыгып киттем. Пациент яткан өстәл, аның өстенә япкан көрәнсү җәймә, хирургларның перчаткалары – барысы да канда йөзә иде. Операциягә әзерләнгәндә дә, операциядән соң торып йөри башлагач та, шул канга батып яткан пациент урынында үземне күреп күп тапкырлар газапландым мин. Менә әле дә, Мурман дигезчеләренең поликлиникасында кардиограмма ясатканда, нәкъ шул йөрәкне телгәләү күз алдымда тора иде.

Торып киендем. Врач кардиограмма тасмасын кулыма тоттырды. Мин баш врач кабинетына юнәлдем.

13

Кардиограмманы карап чыккач, баш врач өстәл тартмасыннан кәгазь алып язарга кереште. Кәгазьнең өске өлешенә ташка басылган хәрефләр белән поликлиниканың баш врачы биргән рәсми документ расланган иде. Аста имза һәм мөһер урыннары билгеләнгән. Совет кешесенең язмышы кәгазьдә. Хакимият кирәк-ярагын үти торган мең төрле рәсми кәгазь бар бездә. Баш врач яза. Мин көтәм.

Язып бетергәч, баш врач кул куйды. Өстәл тартмасын кабат ачып, мөһер чыгарды. Мөһерне имзасы янына басып бер тын тотты да кәгазьне миңа сузды:

– Хәерле юл, Рахманкулов, – диде ул, миңа аңлашылмас караш ташлап. – Карабыгыз астында җиде фут тирәнлек булсын.

Нигә соң ул миңа рөхсәт бирүнең җаваплылыгы турында киная ясамады. Нигә куркуын яшерде? Ә бит беренче килүемдә Вентспилс поликлиникасының баш врачы – баһадир кыяфәтле мыеклы ир мине бүре куган шикелле итеп кабинетыннан куып җибәргән иде.

Язуны кулыма алгач, сүзсез калдым мин. Әйтергә сүз табып булмый иде. Рәхмәт? «Спасибо в рюмку не нальеш», – дип кенә җибәрәләр урыслар бу сүзне ишетү белән. Югалып калдым. Бәлки кирәк булыр дип сумкама бер тартма кыйммәтле конфет салып килгән идем. Әгәр шуны чыгарып баш врачка тәкъдим итә башласам, ике арада барлыкка килгән изге тойгылар пычраначак. Бәлки, тиз генә базарга барып чәчәк алып килергәдер? Кызганычка каршы, чәчәк бәйләме дә инде күптән ришвәткә манчылып пычранды. Чәчәкне бит арада рәсми мөнәсәбәт булмаган очракта гына бүләк итәргә була. Онытырга тырышабыз без бу кагыйдәне. Акыллы хатын бу турыда белә торгандыр. Мондый изге, пакь мохиткә бернинди матди нәрсә катнашмаска тиешлеге ярылып ята иде. Шул ук вакытта, нәрсәдер эшлисе, үземнең шушы бөек һәм изге гамәлгә лаеклы булуымны күрсәтәсем килә иде. Урта гасырлар, Ләйлә һәм Мәҗнүн чоры, Артур корольнең рыцарьлары чоры искә төшә. Җан сыкрый... Бугазга тыгылган төерне, күздәге кайнарлыкны яшерергә тырышып, тыныч кына саубуллаша башладым. Баш врач миңа кулын сузды һәм...

– Сез, Рахманкулов, Кырым татарымы, әллә Казанныкымы?

– Казан татары мин, – дидем, сорауның мәгънәсенә төшенеп җитмичә.

– Минем әбием, әтиемнең әнисе, Кырым татары кызы иде. Шуның тәрбиясендә үстем мин. Искиткеч матур иде. Затлы нәселдән. Әбиемнең туганнары егерменче елларда чит илгә киткәннәр.

Мондый сүзләрне мин инде күпме еллар, ничә тапкыр ишетәм. Ишетәм һәм югалып калам. Җавап юк, аңлатма да юк бу сүзләргә. Бәгырь ачытканын сизәсең. Милләтнең иң матур, иң акыллы, иң таза вәкилләре сазлыкка суга ыргытылган асылташ шикелле шул тарафка китеп бара, югала тора. Туктатырга көч тә юк, чара да... Каршы чыгарга, туктатырга теләүче дә юк – битарафлык. Урамда күкрәгемне тутырып һава суладым, һәм озак тыелган күз яшьләре тышка бәреп чыкты…

1997, №8

 

"КУ" 05, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: