Татар халык ашлары

17.04.2018

Бавырлы бавырсак


600 — 650 г югары сортлы онга:

  • 6 — 8 йомырка
  • 150 г сөт
  • 30 г шикәр
  • 30 г сары май
  • 5 г чүпрә
  • тоз
  • 400 г пешкән бавыр
  • пешерү өчен 200 — 250 г май

Әзерләү ысулы

Әче камыр куялар. Баскан вакытта пешереп ит тарткычтан чыгарган бавыр өстиләр. Камырны 1 — 1,5 сәгать кабарталар. Камыр өлгергәч, кисәкләргә бүлеп, баусыман итеп тәгәрәтәләр һәм кузы чикләвегеннән кечерәк итеп турыйлар.

Әзер бавырсакны кайнап торган майда пешерәләр һәм табынга катык белән чыгаралар

Тәмле булсын!


Фото: rusoc