Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Йөзегез нурлы сезнең...

Рәхмәт, сезгә, иң бәхетле көннәр өчен!

Сүзегез җылы, йөзегез нурлы сезнең,

Өмет бирә һәрбер карашыгыз.

Яшәргә көч, күңелгә дәрт биреп,

Һәр тарафка әйдәп барасыгыз.

Йокысыз төн, борчулы көннәрнең,

Саны ничә микән бер елга?

Кылган игелегегез, изге эшегез,

Маяк булсын килер буынга.

Гомерегез сезнең ак чәчәккә тиңдәш,

Тора кебек сезне балкытып.

Сөенечтән тулган яшьле күзләр,

Карыйлар күк төнне яктыртып.

Рәхмәт сезгә матур эшегез өчен,

Кызганмаган өчен актык көчегез.

Өметсезгә язлар бүләк иткән өчен,

Көчсезләргә яшәү көче биргән өчен.

Рәхмәт, сезгә, иң бәхетле көннәр өчен,

Кайгыларны шатлык белән юган өчен.

Өметсезгә гомер бүләк иткән өчен,

Кара төндә якты айдай йөргән өчен.

Рәхмәт сезгә антка тугры булган өчен,

Тугры булып үзегез әзләп сулган өчен,

Бездәйләргә ак фәрештә булган өчен,

Рәхмәт, сезгә, барсы, барысы өчен!

 

Хәйретдинова Диләрә, Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең

11 нче сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев