Могҗиза (повесть)
– Айзилә... Чынмы бу?... – Ирем мине кочагына алып кысты, минем күзләремнән тамган яшьләр аның яңакларын, аныкылар минем битемне пешерде... – Азат өчен бит бу, Айзилә... Азат улыбыз өчен... Бу илаһи мизгелдә ни әйтергә, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Кинәт туктап калган йөрәгем кабат тибә башлаган, аңа инде бер генә түгел, ике могҗиза сыярлык мәңгелек ярату кереп тулган иде.
Бүре Фатыймасы көндәлеге
1944 елның 27 октябре
Ындыр табагыннан кайтып кына төшкән идем, күрше Йөзембану
йөгереп кергән, тыела алмыйча елый.
– Ни булды? – дим.
– Газизә китеп барган! – ди бу, үксеп.
– Кая киткән? – дим, берни аңламыйм.
– Вафат булган!
Күз алларым караңгыланып китә...
– Нәрсә?!.
Ышанасы килми. Ничек инде, Газизә үлсен ди? Ничек үлә ала соң
ул? Иренең кара хәбәре килгәнгә ай да юк. Өч баласын калдырып,
ничек үлеп китә алган ул?..
Белмим, Йөзембану чыгып киттеме, юкмы, анысын хәтерләмим
дә. Мин үз алдымда һаман шул сорауларны кабатлап, өй эчендә
әйләнгәләп йөри башладым. Әле сәкедә утырган ике баламның
уртасына барып чүнкәям, әле ишек турысына киләм. Ул ара да түгел,
урамга чыгып йөгердем. Газизәләр өе безгә тыкрык аша гына. Мин
килеп җиткәндә капка алдында, ишегалдында, болдырда кемнәрдер
басып тора иде. Берсен дә күрмәдем, әллә исәнләштем, әллә юк.
Керсәм, Газизәне сузып салганнар. Мин аңа беравык аптырап карап
тордым. Аннан күзем ян сәкедә тезелеп утырган өч балага төште.
Икесе минекеләр чамасы, кечкенәсе бөтенләй сабый әле. Яше яңа
тулгандыр. Олыраклары башларын игән, җылыйлар. Тегесе аңламый,
имезлеген суырып, өйдәге кешеләргә карап тик утыра. И үксез
сабыйлар... И мескеннәрем... Кем кулына калырсыз хәзер?
Уклау белән ордылармыни! Башыма килгән уйдан сикереп тордым да өйдән чабып чыгып киттем. Әлсерәп, кәнсәләргә барып кергәндә,
сәвит Бибинур шунда иде.
– Бирегез, – мин әйтәм, – үземә бирегез!
– Нәрсәне, Фатыйма? – ди.
– Балаларны! Газизәнекеләрне!
– Туктале, кызма әле, мондый эшне баскан көйгә генә хәл итәләрме?
– Утырырга вакытым юк, балалар дөм ятим. Аталары да, аналары
да юк хәзер. Авылда туганнары да юк. Нәрсә, миргә җибәрәбезме?
Аналарының мәете янында утырганнарын күрү белән бәгырем
канады. Бирегез миңа! Үзем үстерәм. Минекеләр янына сыярлар.
Ирем ягыннан чыбык очы тия алар.
– Фатыйма җаным, Вәлиуллаң хәбәрсез югалды. Берүзеңә тормыш
тарту җиңел түгел...
Мин Бибинурны ярты сүздән бүлдердем:
– Хәбәрсез генә югалган бит ул! Кайтыр! Иии, кызый, тормыш
кемгә җиңел? Кайчан җиңел булганы бар? Хәбәрсез югалган!
Үлмәгән, югалган гына. Кайтыр, боерган булса... Газизә үлгән менә.
Ул инде терелми. Балаларга өй кирәк, ризык кирәк, тәрбия кирәк.
Үзем үстерәм, ормам-сукмам, каһәрләмәм.
– Ул балалар каз бәбкәләре түгел, документлары-фәләне дигәндәй...
– Син әйдә, Бибинур, сәвит булсаң, сәвит бул. Кәгазь эшен беләсең,
аларын гына җайларсың. Мин әйттем, сүземнән кайтмыйм... Бүре
нәселенең ике сөйли торган гадәте юк!
Ничек кергән булсам, шулай чыгып та киттем. Үз авылың баласын
миргә җибәрәләрме, булмаганны...
1944 елның 28 октябре
Газизәне җирләдек. Авылда кабер казырга да рәтле-башлы кешесе
калмады бит аның. Их, бу сугыш дигәннәрен... тотып, бер туйганчы
ярасы иде...
Мәетне озатканда, балаларның олыраклары – Заһирә белән Галимнең
өзгәләнүләрен күрсәң... Әни бит! Әни бит ул! Кечкенә Рәйханәне
күтәреп алып чыктым. Аңламаса да, әниләрен алып киткәнне карап
калсын дидем. Сабый нәни куллары белән муенымнан кочаклап
алды. Нән-нән-нән, мәм-мәм, дип, күкрәгемә сыена. Аллакаем, ничек
шушы шыксыз, мәет чыккан өйдә калдырып китим ди?! Шуннан соң
ашый аламмы, йоклый аламмы, яши аламмы мин, җә?! Заһирә белән
Галим, Газизәне күтәреп, зиратка китүчеләр артыннан бер тыкрык
арасы йөгереп бардылар да туктап калдылар. Башларын иеп, кире
борылдылар. «Килегез, җаныйларым, килегез яныма!» – дип дәшүем
булды, килеп сарылдылар! Шул килеш өйгә кайтып киттек.
1944 елның 29 октябре
Балалар минем Галиулла белән Шакирәне шунда ук үз итте.
Минекеләр дә ятсынып тормады. Хәер, хәзер минеке, аныкылар юк инде. Бар да минекеләр! Кичә барысын да сәкегә тезеп йокларга салдым.
Заһирә сулык-сулык җыларга кереште. Галим чыдады, җыламады,
мескенем. «Әниегезгә бергәләп дога кылыйк, ул һәрвакыт сезне
күреп тора, ул сезнең янда, күзгә күренми генә» – дигәч тынычланып
йоклап киттеләр. Рәйханә белән иске сандык өстенә урын җәеп яттым.
Төннәрен имеп йокларга күнеккән булган, ахры, сабыем. Ятуга күкрәк
эзли башлады. Җыларга ук тотынды. «Һай, балакаем, күкрәгемдә
сөтем юк шул, бик кенә имезер идем лә», – дип уынам. Инде баланың
түзәр әмәле калмагач, алай да бисмилла белән күкрәгемне каптырып
карарга иттем. Буш булса да, алданып йоклап китмәсме, дим. Кабалана-
кабалана күкрәкне суырырга тотынды. Сөте булмагангамы, тешләп тә
ала – кисеп алган авыртуга чак түзәм. Әни кочагында имеп, иркәләнеп
ятар чагы бит нарасыйның! Мин әрним, Рәйханәм буш күкрәгемне
имә. Ул арада күкрәк сөяге өстеннән үк нидер кызып, яндырып тора
башлады. Башта аңышмыйм. Бала тешләгәннең авыртуы шулай
тараламы дим. Мин бит инде – ике бала анасы, икесен дә имезеп
үстердем. Шуннан соң... Ии, Аллакаем, күкрәгемә шаулап сөт килеп
төшмәсенме! Ышанмыйм, өнемме соң бу дим. Рәйханәм әй имә, әй имә,
мин и җылыйм, и җылыйм. Шушы ятим баланы ризыктан өзмәгәнеңә
рәхмәт, Аллакаем, дия-дия җылыйм. Шулай итеп йоклап киткәнбез.
1944 елның 31 октябре
Таң беленеп кенә килә иде әле. Тордым. Казан астына ягып
җибәрдем. Ындыр табагына киткәнче балаларга бәрәңге өйрәсе пешереп
калдырырга кирәк. Кечкенәсе көндез абый-апалары караганга, ашатканга
риза. Төнлә рәхәтләнеп сөт имә. Күкрәгемә сөт төшкәнне беркемгә
сиздермим, Аллакаемның сабый бала ризыгы итеп биргән нигъмәте,
читләр белмәсен дим. Сандык өстендә таралып яткан Рәйханәне, сәкедә
мес-мес йоклаган Галим, Галиулла, Заһирә белән Шакирәне күздән
кичердем. Өсләре ачылмаганмы, иртән салкынчарак, туңып ятмасыннар.
Шулчак шыгырдап капка ачылган тавыш ишетелде. Сискәнеп киттем.
Кем булыр бу вакытта? Тәрәзәдән күз салсам, ябык кына бер шәүлә. Әллә
култык таягына таянган инде? Таныш гәүдә кебек... Аллакаем!... Әллә?
Әллә инде?... Ничек өйдән атылып чыкканымны да белмим. Болдыр
баскычының иртәнге суык төшеп бәсләнгән такталарын әллә сиздем,
әллә сизмәдем... Каршымда ябыккан, суырылган, таякка таянган, әмма
шулкадәр якын, үз, хәләл ирем басып тора! «Вәлиулла!» – дип, кочагына
атылдым. «Чү, егасың, минем аяк хәзер берәү генә», – ди. Шунда гына
чамаладым. «Исән, исән бит син! Аягың булмаса булмас, үзең исән бит,
Вәлиулла җаным!» – дип, бу юлы инде ипләбрәк кочтым. Ябык куллары
белән ул да мине кочаклады. Менә шунда, менә шунда, Аллакаем, өч
елга беренче мәртәбә, ир хатыны булып, аның тире белән сөяккә калган
кулларының көчен тоеп, бер генә мизгелгә көчсез булырга үз-үземә ирек
биреп, үксеп-үксеп җылап җибәрдем...
Бүре Ясминәсе көндәлеге
1982 елның 10 гыйнвары
Әй котыра буран, әй котыра. Юньлегә генә булсын инде... Ярый әле
бүген ял көне, эшкә барасы юк. Госман иртән генә колхоз гаражына
барып кайтты да, ул да өйдә. Бу чи буранда йөк машинасы белән
кая барып булсын, ди. Аяз каникулда, укыйм дип ачкан китабын
онытып, мәче белән уйнап ята. Ял көне дип, мич ашлары пешердем,
өйдә җылы, рәхәт. Ул да булмады, кинәт кенә ишек кактылар. Госман
барып ачса, имәнеп китте: Себердәге апасының кызы Альмира. Нәни
генә кыз бала җитәкләгән. Үзләре ап-ак булганнар. Тиз генә күрештек
тә, хәл-әхвәл сораганчы, өс-башларын салдырышырга тотындык.
– Исемең ничек синең, матур кыз?
Кызчык дәшми, әллә ничек минем аша бушлыкка караган кебек
тик басып тора.
– Эльза ул, – дип, кыз өчен әнисе җавап бирде.
Шушы буранда кайтып кергән кунакларны бусагада тотып буламы,
чәй янына дәштек. Альмираның үсмер чагында гына бер кайтканы бар
иде, шуңа, аның болай капылт кына килеп керүенә бераз аптырасак
та, үзе сүз башламыйча, сорарга кыенсындык. Ә ул исә әдәп саклап
тормады, турыдан ярып, безне тәмам аңсыз итте.
– Кызга өч яшь. Тумыштан сукыр. Мин яшь әле. Гарип бала белән
маташасым килми. Сез бик әйбәтләр, аннан авылда яшисез, сукыр
бала урамга чыгып китсә дә, тыныч, югалыр, машина таптар дип
куркасы юк. Калдырыйм мин аны сездә. Менә отказ язуым.
Без Госман белән телсез калдык. Мин бер Альмирага, бер тыныч
кына үз алдына карап кабартма ашап утырган сабыйга карадым.
– Бала рәнҗемәсме? – Бу сорауны мин бирдемме, әллә йөрәгем
телгә килеп, ул әйттеме?
– Кыз татарча аңламый. – Альмира мине башкачарак аңлады бугай.
Ниһаять, Госман да беренче шоктан айныды:
– Сеңлем, син нәрсә сөйләгәнеңне, нишләргә җыенганыңны
аңлыйсыңмы ул?
– Аңлаганга күрә кайттым да бит инде, могла берәр детдом ишек
төбендә калдырырга. Ә сезгә бирсәм, мин беләм, сез аны караячаксыз.
Госманның яңак сеңерләре биеште. Тормышта бик тыныч, сабыр
булган иремнең эчендә янартаулар уянганын тоеп алдым. Сабый
каршында кысалардан чыгу һич ярамый иде. Күрмәсә, телне аңламаса
да, ул бит ишетә, тоя. Әле күрше бүлмәдә үз улыбыз Аяз бар. Минем
баштан яшен тизлегендә барысы да йөгереп узды. Кулым белән сак кына
Госманның иңенә кагылдым. Альмира, берни булмагандай, ак күмәчкә
каймак белән бал якты да, зур-зур кабып ашап, сүзен дәвам итте:
– Әнигә генә калдырыр идем, булмый. Инсульттан соң бер ягы
начар эшли. Сукыр бала карарлык түгел.
Чәен эчеп бетерде дә кунагыбыз торып басты.
– Йә, ярый, мин китим.
Без Госман белән бер-беребезгә караштык.
– Бу буранда кая бармакчы буласың? Станциягә сигез чакрым.
Кунып кит. – Бу сүзләремне мин Альмираны кунак итәргә теләүдән
бигрәк, төн эчендә акылына килмәсме икән дигән кысыр өмет белән
әйттем бугай.
– Ярар, кунам алайса. Иртәгә иртән китәрмен. Эльзаны калдырам.
Алып калмыйбыз дисәгез, әнә – станциядә любой бер поездга
утыртам да җибәрәм. Мин решила.
– Җүләр. Акылсыз... – Госманның иреннәреннән шул ике сүз генә
сытылып чыкты, йодрыклары төйнәлгән иде. Әмма хатын-кызга кул
күтәрә торган ир түгел лә ул, анысы ук булмасын белә идем.
– Альмира, бала бит ул, үз каның. Бәлки аңа ярдәм итеп
буладыр? Врачларга күрсәтеп карамадыгызмы соң? Баланы ташлап
калдырачагыңны ирең беләме?
– Ирем юк минем. Булганы да юк. Врачларга күрсәтмәдем,
дисезме? Күрсәттем, әлбәттә. Өмет юк. Ярар, чит кешегә калдырмыйм
бит, сезгә калдырам.
Альмира базарда товар урнаштырамыни, хәл итте дә куйды. Төне
буе Госман белән йоклый алмыйча, һәркем үз уйлары капкынында
борсаланып чыктык.
1982 елның 11 гыйнвары
Таң белән Альмира китеп барды. Эльза йоклаган карават янына
килдем дә озак кына басып тордым. Аптырап тордыммы мин,
ачуланыпмы, гаҗизләнепме? Дөм сукыр баланың йә детдом ишек
төбендә, йә станция перронында, йә поезд вагонында берьялгызы
басып калуын күз алдыма китереп, йөрәгем өшеде. Яныма Госман
килеп басты. Аңа кыенрак та әле. Бертуган апасының оныгы бит.
– Без бу балага юньле әти-әни була алырбыз микән соң, Госман?
– Акылына килеп, кайтып алып китмәс микән, Ясминә? Бала бит,
бер булмаса бер исенә төшәр.
– Аның кайтканын көтеп утырып булмый инде хәзер. Яшәргә
кирәк. Баланың гаебе юк.
Шулчак Эльза күзләрен ачты. Дөньяны тыңлагандай итте.
– Мама?..
– Эльза, балам, мама пока уехала. Ты будешь жить у нас.
– Хорошо. А как мне вас звать?
– Әни... – тавышым калтырап чыкты.
Тамагына утырган төерне йотып җибәрдеме, Госманның да
тавышы калтыраулы иде:
– Әти...
– Әни... Әти…
1982 елның 11 феврале
Бүген безнең кинәт кенә кызлы булуыбызга бер ай. Эльза баштагы
мәлләрдә «мама» дип сорашкаласа да, соңрак бөтенләй ул сүзне әйтмәс
булды. Өч яшендә генә, ә үзе шундый зиһенле, сабыр, ипле бала. Язмыш
аңа иркәләнергә мөмкинлек бирмәгән шул, басынкылыгы әнә шуннан,
ахры. Кеше баласын кабул итеп, яратып булыр микән дигән идем. Кая
ул! Эльза шушы бер ай эчендә дөньябызның үзәгенә әйләнде. Үзебез
дә сизми калдык. Мин башта Аяз көнләшер, үзе генә булып өйрәнгәч,
аңа сәер булыр, әти-әни мәхәббәтен бүлешәсе килмәс дип куркыбрак
та торган идем. Юкка булган икән. Аязда сеңлесенә карата ниндидер
аерым бер җылы, назлы караш. Аңа булышырга, аны кайгыртырга
гына тора. Телендә дә гел Эльза гына. Тормышта аз сүзле Госманны
да кызыбыз сөйләштерә. Бер-берсенең колакларына гына пышылдап
аңлаша торган үз серләре бар. «Әни, мин сине бик яратам!» – дип, нәни
куллары белән кочаклап алганда, минем гел керфекләрем чылана...
Баштагы мәлләрдә бу балага карата күбрәк жәлләү иде, ахры, миндә,
хәзер инде йөрәгем тулы ярату. Аяз белән икесен дә бер төрле яратам!
Ничек шулай булды, ана йөрәге шулай чит баланы бик тиз үзенеке итеп
кабул итә аламы – мин моны әлегә акылым белән аңлата да алмам. Кеше
тапкан баланы, үзеңнеке итеп, багып үстерү нәселебезгә язган, күрәсең.
Әнием дә бит сугыш вакытында өч ятимне сыендырган. Мин үскәндә
абый-апаларымның кайсы кан туганым, кайсы юк икәнен белмәдем
дә. Сугыштан соң туган төпчек булгангамы, аларның һәрберсенең
иркә сеңлесе булып үстем. «Урманда адашкан адәм баласын имезеп
үстергән ана бүредән башланган нәсел сез, кушаматыгыз да шуннан»,
дип әйтә иде авыл картлары. Әллә табигатькә булган бурычыбызны
кайтарабыз микән шулай?
1982 елның 15 марты
Һәр иртә безнең бертөсле башлана. Госман эшкә, Аяз мәктәпкә, без
Эльза белән китапханәгә китәбез. Әле ярый эшем шундый, баланы
үз яныма алып бара алам. Эльза үзенә барыбер бер шөгыль таба: йә
курчаклары белән уйный, йә шакмакларыннан манара өя. Күзләре
күрмәсә дә, шундый сизгер бала ул. Хәзер инде татарча да бик матур
итеп сөйләшә. Мин аңа дөньяны, табигатьне үз сүзләрем белән
аңлатырга тырышам. Бүген дә җилләтергә дип, китапханәнең тәрәзәсен
ачканда, яныма Эльза килеп басты. Күкрәген тутырып сулады да:
– Шундый рәхәт һава! – ди.
– Әйе, кызым, яз бит, яз һавасы!
– Ә бүген күк нинди төстә, әнием?
– Күк бүген зәп-зәңгәр. Синең күзләрең төсендә.
– Ә кар? Кар бармы әле?
– Карның төсе үзгәрде инде, ул хәзер ап-ак түгел, көлсурак төскә
кереп, челтәрләнеп ята, җайлап эри.
– Ничек матур сайрыйлар!
– Кем сайрый, кызым?
– Әнә бит, ишетәсеңме, әнием?
Мин бөтенләй ишетми дә торам, Эльзаның колаклары сизгер
– китапханә ишегалдындагы алмагачка эленгән ояга ике сыерчык
килгән икән!
– Сыерчыклар килгән икән бит, кызым, син беренче белдең!
– Ә сыерчыклар нинди төстә? Алар зурмы?
– Алар кара төстә. Каурыйлары ялтырап тора. Юк, зур түгел алар,
синең куш йодрыгың кадәр генә.
– Әнием, син – минем күзләрем!
Ни әйтергә белмәдем.
– Мин бит күкне, карны, сыерчыкларны синең күзләр аша күрәм!
Тамагыма төер тыгылды. Ике ай элек ничарадан бичара Эльзаны
алып калганда тоймаган булганмын икән. Аннан соң да. Менә хәзер...
менә хәзер генә бөтен җаваплылыгын, тирәнлеген аңладым кебек.
Без бу бала өчен якты дөнья белән бәйләп торган күзләр дә, куллар,
аяклар да, терәк тә, ярату тулы йөрәк тә икән бит...
1982 елның 16 марты
Кичә Эльзаның сүзләре мине уятып җибәргән кебек булды. Кич
белән эштән кайткач, иремә түгелдем:
– Госман, ышанмыйм мин ул Себер врачларына. Нинди белгеч
караган, кем диагноз куйган – Алла белсен. Үзебезнең табибларга
күрсәтеп карыйк әле. Өмет юк дип расласалар, ярар, без ул сүзне
ишеттек инде. Бәлки нидер эшләп буладыр?
Башка вакытларда озаграк уйларга яраткан ирем бу юлы эшне
тиз тотты. Бүген иртән Эльзаны район хастаханәсенә алып бардык.
Казанга юллама бирделәр. Иртәгә юлга, Алла боерса. Эльзага
әлегә аны-моны сиздермибез, сабый әле ул, алдан өметләре уянса,
соңыннан алар акланмаса, бик авыр булыр.
1982 елның 17 марты
Казан юлының күп өлешен Эльза йоклап барды. Ул уянып киткәндә,
шәһәр эченә кергән идек инде, машина гөрелтесенә бераз сәерсенде,
сагаеп тыңлады. «Казанга килеп җиттек, кызым, шәһәр тавышы шундый
була», – дигәч, тынычланып китте. Гадәттәгечә, миңа әйләнә-тирәнең
төсләре, формалары, зурлыгы турында сорауларын яудыра башлады.
Казан табибы безне бик озаклап, бик җентекләп карады. Ниндидер
приборлары белән дә тикшерде. Табиб хөкеменең нинди булачагын
белмәгәнлектән, Госманнан Эльза белән кабинеттан чыгып, коридорда
көтеп торуын үтендем.
– Мин сезгә медицина телендә түгел, гади сүзләр белән аңлатам, –
дип башлады сүзен табиб. – Күрү функциясен торгызу безнең кулдан килми. Дөресрәге, бездә мондый катлаулы операцияләр ясалмый.
Бу өлкәдә уңышлы эшләүче бер табибны гына беләм. Ул Мәскәүдә
эшли. Дроздов Александр Владимирович. Әмма аңа эләгү – ай-һай!
Мөмкин эш микән? Мондый операцияләр көн саен эшләнми, өстәвенә
ул – бу өлкәдә әлегә бердәнбер. Аңа бөтен союздан киләләр. Чират
елларга сузылган. Әмма өмет барлыгын, бу очракка алынырдай табиб
барлыгын мин сезгә әйтергә тиеш идем...
Табиб кабинетыннан чыккач, Эльза янында артыгын сөйләшмәдек.
Кайтыр юлда бала йоклап киткәч кенә, Госманга барысын да түкми-
чәчми сөйләп бирдем. Юл буе авыр уйларга батып кайттык. Өмет бар
дигәч, шул күренер-күренмәс җепкә тотынасы, Эльза өчен мөмкин
булганны эшлисе килә. Ләкин ничек? Ерак авылдан килгән безнең
төсле гади кешеләрне Мәскәүдә кем көтеп торсын? Ярдәм итеп
буласын белеп тә, кулдан килмәсә, Эльзаның буш күзләренә моннан
соң ничек карарбыз? Госман да мин уйлаганнарны уйлады булса
кирәк, юл буе бер сүз дә дәшмәде...
1982 елның 18 марты
Бүген иртән икәү генә чәй эчкәндә, Госман капылт кына сорап
куйды:
– Врачның исем-фамилиясе ничек дидең әле?
– Дроздов Александр Владимирович...
– Сашка түгел микән ул?
– Нинди Сашка? – Иремне бөтенләй аңламыйм.
– Армиядә бергә хезмәт иткән дус егетнең дә фамилиясе шундый иде.
Исеме дә. Дроздов Александр. Сашка. Медицина институтында укыган
җирдән, хезмәт итәсем килә дип, армиягә киткән. Мәскәүнеке иде.
Мин Госманга карап тик утырам. Ни дияргә, шатланырга да,
борчылырга да белмим. Иң беренче уема ни килде, шуны әйтергә
ашыктым:
– Әгәр ул булса, каян эзләп табарбыз соң аны? Мәскәү зур бит!
Госман берни дә җавап бирми генә торды да, зал ягындагы
киштәдән үзенең солдат альбомын алып килде. Альбомның соңгы
битләренә фотолар ябыштырылмаган, бергә хезмәт иткән дусларының
адреслары язылган икән.
– Менә Сашка. Адресы, өендәге телефон номерын да язган.
– Телефон колхоз идарәсендә генә инде. Барып шалтыратып
карыйк мәллә? Әгәр ул булып чыкмаса?
Госман мин түгел, артык чәбәләнергә яратмый, тыныч кына әйтеп
куйды:
– Бүген колхоз рәисеннән рөхсәт сорап чыгармын. Райондагы
комутатор аша ялганасыдыр. Көндез Сашка эштәдер инде, кич
сөйләшәсе булыр. Безгә кирәкле табиб булып чыкмаса, солдат
хезмәтен искә төшереп, хәлләрне белешеп алырбыз.
...Кичне көчкә көтеп җиткердем. Госман ишектән күренүгә, кереп
китәрлек булып, күзләренә төбәлдем.
– Үзе! Шул! Сашка! Ул безне Мәскәүдә көтә!
Аяк буыннарым йомшарды, хәлем китеп, урындыкка утырдым.
Шуны гына көткәндәй, ике яктан Эльза белән Аяз килеп кочаклады,
Госман иңнәремә кулын салды. Ирем белән балаларымны гына түгел,
бөтен дөньяны кочардай булып үкси-үкси елап җибәрдем.
1982 елның 6 мае
Менә дүртенче сәгать операция бара. Без Госман белән үз-үзебезне
кая куярга белмичә көтәбез. Ап-ак ишекләр артында – операция
өстәлендә балаңның ятуын беләсең, бу вакыйганың кайчан гына
хыялланырга да курыккан мизгел икәнен дә аңлыйсың, әмма чыгам
дип тыпырчынган йөрәгеңне, калтырау алган гәүдәңне акылга
буйсындырып булмый шул. Саша Эльзага кабат-кабат тикшерүләр,
терапия курслары уздырды – катлаулы һәм хәлиткеч операциягә
әзерләде. Мин монда Эльза белән булдым, Госман белән Аяз авылда
егетләрчә тормыш алып бардылар. Табиб өмет булса да, операциянең
бик рисклы булуын әйтеп кисәтте. Ярый Эльзаны үзебезгә яздырып,
документ эшләрен бетергән идек. Операциягә кергәндә, кәгазьләргә
әнисе буларак кулны мин куйдым...
Дүрт күз белән, бар да төгәлләнеп, шушы ак ишекнең ачылуын
көтәсең, ә ул ачылып, табиб килеп чыккач, югалып каласың икән...
– Что стоите, родители? Всё, операция закончилась. Прогноз очень
хороший. Ваша девочка – боец! Она пока спит, в реанимации. Вас не
пущу! Если будет всё хорошо, завтра повязку снимем.
Госман белән икәүләшеп, Сашаны кочаклап алдык. Татарчалап-
русчалап рәхмәт әйтә-әйтә елаган без икәүне ул көлә-көлә юатты...
1982 елның 7 мае
Без палатага кергәндә, кызыбыз караватында ятып тора иде.
Күзләре, башы марляга уралган. «Кызым... Эльза...» – дип, янына
килеп чүгәләдек. Хәлсез тавышы белән: «Әнием, әтием...» – дип,
елмаеп җибәрде. Ул арада палатага табиб үзе дә кереп җитте.
Шәфкать туташы белән икәүләп Эльзаның бәйләвечләрен салдыра
башладылар. Саша – чын балалар табибы, куллары ювелирларча
эшли, ә үзе Эльзаны сөйләштерә. Мин ни үле, ни тере басып торам.
Госман ниләр кичерәдер белмим, ул ир кеше, ныграктыр.
– Эльза, а теперь попробуй открыть глазки!
Сабыемның керфекләре дерелди... Җайлап кына күзләрен ача. Ача
да тиз генә йома. Тагын ача. Тагын йома.
– Светло?
Эльза әйе дип, баш кага. Аның бит әле якты дөньяны күргәне юк,
моңа кадәр яшәү төсләре аның өчен минем сүзләрдән генә тора иде. Ә хәзер әнә яктылыктан күзләре чагыла. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк?...
Минем уйларымны аңлаган кебек, Саша безгә борыла:
– Всё хорошо. Зрачки на свет реагируют. Пока она будет видеть
силуэты, потом постепенно зрение восстановится. Будем наблюдать.
Мин елакка күп кирәкме?! Сабыебыз беренче тапкыр көн яктысы
күрә – мин кычкырып елаудан чак тыелып, Эльза янына чүгәләдем.
– Балам, мин бу – әниең! Менә ул – әтиең! Күрәсеңме безне?
Кызыбыз беркавым дәшми генә карап торды. Күз карашы инде
элеккечә бушлыкка төбәлмәгән, ул минем йөз чалымнарымны,
гәүдәмне чамаларга тырышкан кебек карый иде.
– Күрәм. Менә син – әнием! Менә син – әтием! Сез шундый матур
икән…
Бүре Айзиләсе көндәлеге
2011 елның 24 августы
Клиникадан машинага чыгып утырдык та, табиб кәгазьләре, анализ
нәтиҗәләре җыелган кирпеч калынлыгы папканы битемә каплап,
кычкырып елап җибәрдем.
– Йә инде, Айзилә, тынычлан... Үзеңне генә бетерәсең, елама...
– Җиде ел! Җиде! Ел бит! Бала дип тилмерү! Булмас микән дип...
Кара бу кәгазьләрне, кара бу анализларны! Барысы да нәрсә өчен?
«Бесплодие» дигән диагноз өчен! Кысыр, ягъни мәсәлән! Нишләп
кемнәрнеңдер башы аборттан чыкмый да, нишләп кемдер балага
уза алмый тилмерә икән ул?! Ардым, ардым, Рамил, аңлыйсыңмы?
Ардым...
Нишләп аңламасын инде Рамил... Үзе дә минем белән җиде елга
сузылган сират күперен кичте бит ул. Бармаган, күренмәгән врач,
клиника калмады. Барысы да бер авыздан – сез сәламәт, диделәр.
Сәламәт булгач, ник балабыз юк соң дигәнгә, көтегез, диделәр.
Көттек. Ай көттек, ел көттек. Әллә ничә тапкыр эко уздык. Өшкерүче-
төкерүче әбиләр дә, ырым-шырымнар да калмады... Кем нәрсә
әйтә, нинди киңәш бирә – барын да эшләп карадык, нәтиҗәсе генә
булмады...
– Әйдә, детдомнан бала алыйк, Рамил?
Ирем рульдә барган җиреннән борылып карамый гына:
– Үземнеке итеп ярата алмам мин аны, – дип әйтеп куйды. Димәк,
риза түгел...
2011 елның 25 августы
Ир кешене уйламый дисәң дә, уйлана, ахры. Рамил бүген иртән
көтмәгәндә генә сорыйсы итте:
– Тәрбиягә бала алыр өчен нишләргә икән соң? Тәртибе бардыр
инде аның…
Мин аның тәртибен әллә кайчан сорашып, белешеп куйган идем
инде. Иремә бәйнә-бәйнә аңлатып бирдем.
– Ерып чыгып булыр микән? Документларын җыярбыз анысы,
курсларында укуы менә... – дип, минем күзләргә төбәлде ул.
– Их, Рамил, риза гына бул, бар да уң булып торачак, менә күрерсең,
– дип, кочагына сыендым.
Минем хакка ризалашты инде ул, беләм. Шатлыгымнан әнигә
шалтыраттым.
– Бик әйбәт булыр, кызым. Безнең Бүре нәселенә килешә ул.
Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламый, хәерлесен насыйп итә, – дип,
фатыйхасын бирде. Безнең апаны да әти белән әни алып үстергән
бит. Аяз абый өчен дә, минем өчен дә Эльза апа – иң якын туган.
Әти-әни ул дип, ул алар өчен үлеп тора. Фатыйма әби дә ятимнәрне
сыендырган, әни дә, хәзер миңа чират.
2012 елның 9 марты
Айларга сузылган документлар җыю, алты айлык уку курслары
артта калды. Бүген безне опека бүлегенә чакырдылар. Барып җиттек,
кердек. «Сез татар баласы булса дип сорагансыз, андый бала әлегә
юк!» – диләр. Аптырабрак калдык инде, булачак балабызны күрәбез
дип канатланып килгән идек бит. Инде нишлик, кемне тәкъдим
итсәләр дә, ризалашыйкмы дип торганда, шундагы белгечнең
телефоны шалтырады. Сөйләшеп трубканы куйды да: «Бәхетегез,
«Дом малютки»га әле генә ике айлык татар малаен китергәннәр. Барып
карыйсызмы?» – ди. Без йөгердек кенә! Күтәреп алып чыктылар. Кеп-
кечкенә, нәп-нәни, ябык! Бер бармагы канаган. «Ни булды?» – дип
сорыйм. Тырнагын кискәндә канатканнар, диләр. Йөрәгем куырылып
килде. Бала турында сөйли башладылар: фәлән-фәлән диагнозлары
бар, фәлән-фәлән авырулары... Безне бераз куркытырга, сынап карарга
да иде, ахры, исәпләре... «Баланы алырга ризалык кәгазенә кул
куясызмы?» – диләр. Ике дә уйламадык, куйдык. Тагын бер капчык
документ җыярга кушып кайтарып җибәрделәр. Улыбызны алып
калдылар...
2012 елның 4 апреле
Бүген мине улым белән бер атнага больницага салалар. Диагнозларын
раслар, яисә кире кагар өчен. Документларны рәсмиләштергәннән соң без
ята торган бүлеккә озаттылар. Шунда беренче тапкыр кулыма улыбызны
бирделәр! Рамил белән исемне сайлап куйган идек инде. Кулыма алуга,
«Азат, улым!» дип дәштем. Шунда ул елмаеп җибәрмәсенме! Җиде ел
буена дөм караңгы торган дөньяма мең кояш элделәрмени! Тып-тып күз
яшьләрем улыма тама башлагач кына айнып киттем, тиз-тиз күзләремне
сөрттем. Ул шундый, шундый Рамилгә охшаган! Түзмәдем, фотога
төшереп, иремә җибәрдем. «Минем бала вакытым бит бу!» дигән җавап килде... Палатага кереп урнаштык. Махсус бала өчен кювезлар куелган.
Әмма мин, кагыйдәләрне бозып булса да, баланы үз яныма салдым.
Аерыла алмадым мин аннан, җылымны, йөрәк тибешемне тойсын дидем.
Улымның исе, төсе, сулавы, йөз сызыклары шулкадәр үз – ничек шулай
була ала? Ничек бер тыннан үзеңнеке итеп тоеп була – белмим. Безнеке
булырга тиеш булып та, ялгыш башка ана карынына килеп эләккән бала
кебек. Урау юллар белән булса да, минем кочагыма килеп кердең, балам,
дип, сөя-сөя яраттым үзен.
2012 елның 11 апреле
Бер атна үтте дә китте. Азатның куркыныч диагнозлары берсе дә
расланмады, шөкер. Мин инде бергәләп өйгә кайтып китәрбез дигән
идем, юк икән! Тагын ниндидер рәсми процедуралар үтәсе-фәлән дип,
улымны миннән алдылар да киттеләр! Яңа, чиста киемнәр кидергән
идем, киелгәннәрен үзем белән юарга алдым. Юл буе шул киемнәрдән
улымның исен иснәп, елап кайттым. Өйгә кайткач та тынычлана
алмадым. Рамил үзенчә юатырга тырыша, баланы безгә бирәчәкләр,
ышан, ди. Мин шикләнмим дә, чөнки ул минем үз балам, ялгыш кына
читтә туган балам! Әле Рамил моны аңлап, тоеп бетерә алмый, чөнки
әле баланы кулына тотып караганы юк. Мин шул газиземне янә шыксыз
детдом диварлары арасында ятуын уйлап, сагынып елыйм бит...
2012 елның 18 апреле
Ниһаять... Ниһаять без улыбыз белән өйгә кайтабыз! Моның
шатлыгын, моның сөенечен әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Азат, мине
күргәч, тагын матур итеп елмаеп җибәрде, ул елмаю Рамилне күргәч тә
сүрелмәде. Ирем каушап та китте, ничек күтәрим, баланы ничек тотыйм
дип каударланды. Бала күргән кешеләрмени без... Гомер буе белгән
Рамилне гүя алыштырып куйдылар! Азат яныннан китми дә, сөйләшә,
кочаклый, уйната, үбә – менә шулай бер мизгелдә яраттыра торган бала
насыйп булды безгә. Әйтәм бит, үз балабыз дип! Аның әле иремә бер
тамчы су кебек охшаш булулары! Елмаюы, каш җыеруы, күз карашы –
шаккатарлык! Азат йоклап киткәч, карасам, Рамилнең күзләре тулы яшь.
– Айзилә, әйт әле, ничек шушы баланы ташлап китеп була?
Башыма сыймый... Яратыр өчен генә туган бала бит бу... – ди.
Үз өендә, үз әти-әнисе кочагындагы беренче төнендә рәхәтләнеп
йоклап яткан улыбызга карап, озак юандык без Рамил белән.
2012 елның 21 мае
Улыбызның дөньябызга кояш булып килеп керүенә айдан артты.
Җир йөзе шулкадәр җете төсле, ярату чиксез, ашлар тәмле, яшәү әйтеп
бетергесез рәхәт икән бит! Кеп-кечкенә бер нарасый син гомер буе
аңламаган хакыйкатьне аңлатсын, беркем бүләк итә алмаган бәхетне
бүләк итсен әле! Безнең галәм хәзер башка күчәрдә әйләнә башлады!
Ул күчәрне Азат әйләндерә! Мин, ярар инде, бала алырга беркайчан каршы түгел идем. Баштарак икеләнебрәк торган Рамил, хәзер әнә,
«Азатсыз ничек яшәгәнбез икән?!» – ди.
Бу арада әллә нәрсәсенә кәефем юк... Кинәт кенә хәл китә, күз
аллары караңгылана, күңел болгана. Берәр төрле вирустыр. Азатка
гына йога күрмәсен...
2012 елның 22 мае
Минем хәл бер дә яхшырмый әле. Эльза апам белән сөйләшкәндә
кәефем юклыгын әйткән идем, ул мине аптырашта калдырды:
– Йөклелекне билгели торган тест алып карамадыңмы, сеңлем?
Балага узмагансың микән? Мин ике баламда да башта шулай
хәлсезләнеп йөрдем...
Вәт әйтсә әйтте бу... Кая инде миңа балага узарга... Узсам, әллә
кайчан узган булыр идем, җиде ел буе үзәк өзелеп көткәндә... Азатны
алабыз дип ният иткәннән бирле бу хакта уйлаганым да юк. Аллаһ
Тәгалә үземә табарга насыйп итмәсә дә, үлеп яратырдай улыбызны
бүләк иткәненә дә риза!
Өйдәге аптечкамда элек алынган тестлар ята иде бугай. Әйе, бар,
ташланмаган. Яраклылык сроклары чыкмаган...
Улым йоклый, мин исә аяк очларыма гына басып, биш минут
үткәнен көтеп бүлмә буйлап йөрим. Бер минут, ике, өч, дүрт...
Секундлар шундый әкрен үтә... Тестка карыйм – әллә саташам
инде? Күземә бер сызык ике булып күренәме әллә? Тәрәзә янына
килеп, көн яктысында яхшылабрак карыйм... Моның булуы мөмкин
түгел... Түгел... Мин балага узганмын... Кулларым калтырый,
йөрәгем бөтенләй туктады кебек, һава җитми... Шушы мизгелне
генә көткәндәй, төшке ашка Рамил кайтып керде. Чайкала-чайкала
каршысына чыктым. Минем сәер халәтемне ул шундук сизеп алды:
– Берәр хәл булмагандыр бит, Айзилә?
Тел әйләндереп, сүз дәшәрлек хәлем юк иде, дер-дер калтыраган
кулларым белән аңа тестны суздым. Рамил җиде ел буена аларның
бер сызыклысын йөз тапкыр күргәндер, әмма монысын...
– Айзилә... Чынмы бу?... – Ирем мине кочагына алып кысты,
минем күзләремнән тамган яшьләр аның яңакларын, аныкылар минем
битемне пешерде...
– Азат өчен бит бу, Айзилә... Азат улыбыз өчен...
Бу илаһи мизгелдә ни әйтергә, нәрсә дип җавап бирергә дә
белмәдем. Кинәт туктап калган йөрәгем кабат тибә башлаган, аңа инде
бер генә түгел, ике могҗиза сыярлык мәңгелек ярату кереп тулган иде.
«КУ» 09, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев