Бәян

05.03.2018 3 (март), 2018

Китек күңел


Шәһәр йоклый. Биш катлы йортның бер тәрәзәсендә ут һаман сүнми дә сүнми. Яшь кенә ир белән яшь кенә бер ханым сөйләшә-чөкердәшә таң аттыра.
– Исемең ничек синең? – диде ханым.
– Мостаңгир! – диде ир кеше.
– Мостаңгир? – диде ханым, гаҗәпләнүен яшермичә. – Ул нинди исем тагын? «Мустаң» кайсыдыр бер телдә «ат көтүчесе» дигән сүз түгелме соң?
Мостаңгирның көлгәне ишетелде.
– Хак әйттегез, сөйкемле туташ!
– Ханым! – дип төзәтте хуҗабикә.
– Кичерегез! – диде ир кеше. – Хак әйттегез, ханым! Сабый чагымда мин җәй буе җылкы саклап тамак туйдыра идем… «Мустаң» – «Ат» дигән сүз, дөрес. Әмма минем исем «Му»дан башланмый, татарча «о» белән әйтелә: Мос-таң-гир!
– Гаҗәп, татарда андый исем ишеткәнем булмады. Мос-таң-гир!
– Бабам Мостафа, атам Җиһангир… Менә сиңа – Мостаңгир! Әти шулай хыялый булган, дип сөйлиләр.
– Матур исем килеп чыккан. Мостаңгир…
Мостаңгир Сәлимәне үбеп алды. Тышта әкренләп яктыра.
– Ә син кемне үпкәнеңне беләсеңме, Мостаңгир?
– Беләм… Сәлимә исемле тол хатынны үптем.
Сәлимәнең йөзендә гаҗәпләнү чаткылары уйнап алды. Кызыксынуын яшерә алмыйча, Сәлимә Мостаңгирга текәлеп карады. Аның башында уй бөтерелә иде.
«Менә сиңа – мә! Каян килеп минем исемне белә бу иптәш Мостаңгир?»
– Каян белдең? – дип сорады хуҗабикә.
Мостаңгир серне тиз генә ачарга теләмәде, Сәлимәне бераз тилмертте, Сәлимәнең кызыксынуы артканнан арта; Мостаңгир моны сизеп тора, үзе хәйләкәр елмая, вакытны озаграк сузар өчен, үрелеп шырпы алды да тәмәке кабызды.
«Тәмәкене дә әллә ничек, матур итеп тарта бу Мостаңгир», – дип уйлады Сәлимә.
– Әйт инде, Мостаңгир, каян белдең? – дип сорады ул тагын.
– Мин сихерче бит, – диде егет.
– Әйт әле, сихер иясе, миңа ничә яшь?
– Әйтмим!
– Тотылдың, алайса, монысын белә алмыйсың.
– Беләм.
– Белсәң, әйт!
– Егермедә, дисәм – ялган. Утызга җитеп киләсең, дисәм – яратмассың.
– Кара, нинди дипломат син.
– Шулай да, ике яшькә киметеп булса да әйтим: сиңа егерме дүрт яшь! Сәлимә тагын уйлый.
«Каян беләсең син барысын да? Берәрсе яллап җибәрмәгәндер бит? Юк, син сатлык кешегә охшамагансың…»
– Бозау икәнсең, – диде ханым. – Нәкъ өстенә бастың. Миңа егерме алты тулды… Мөгаен, син юристтыр!
Мостаңгир, тәмәке төтенен авызында тотып:
– Мъ! – дип башын чайкады.
– Алайса, син язучы яки журналист!
– Мъ!
– Алайса, артист яки режиссёр!
Мостаңгир, ниһаять, төтенен эчкә алды да әйтте:
– Юк! Син күзәтә белмисең икән, Сәлимә. Мин – инженер!
– Менә сиңа – мә!
– Әле, җитмәсә, цех башлыгы, белдеңме?
– Син профессияңне ялгыш сайлагансың…
– Нигә, Сәлимә-җан?
– Һәр премьера саен син театрда, һәрвакыт синең кесәңдә яңа китаплар, газеталар була… Синең эштән соңгы вакытың сәнгатькә бирелә.
– Юк, Сәлимә, сәнгать миңа бирелә, – диде кунак.
– Син сәнгать кешесе, Мостаңгир! – диде хуҗабикә.
– Бу юлы да син хаклы түгел! Мин сәнгатьне сөюче генә… Беркайчан да артист яки музыкант булырга хыялланмадым.
– Мостаңгир, син барысын да каян белдең? Гәҗит теле белән әйткәндә: сиңа минем турыдагы мәгълүматны кем тапшырды? Безнең уртак танышыбыз да юк шикелле.
– Һич нәрсәдән шикләнмәгез, ханым! Бу минем мантыйкый фикерләү ысулы!
– Сез бик борынгы китаплар теле белән сөйлисез, бәлки, төшендереп бирерсез, ә?
– Фикер эзлеклелеге һәм күзәтүчәнлек! Логика! Мантыйк!.. «Зәңгәр шәл» тамашасын карарга без – фәкыйрегез дә барган иде. Менә шул тамашаны карарга театрга ике кыз килде. Алар һәрвакыт премьераның беренче көненә йөри. Аларның берсе чем-кара, икенчесе сап-сары чәчле иде. Тәкъдир шулай кушкандыр инде: бу ике кыз без – фәкыйрегез утырган рәтнең алгысына туры килде. Колак дигәнең бик сак нәмәрсә бит, ишетә. Кара чәчлесе сары чәчлесенә «Фирая» дип, сары чәчлесе кара чәчлесенә «Сәлимә» дип эндәшә…
Сәлимә көлә башлады.
– Очлы колак! – дип, Мостаңгирның колагын тартты.
– Аннан соң, синең тол хатын икәнлегеңне альбомдагы рәсемнәр сөйләде. Синең ирең офицер булган.
– Очлы күз!
– Җә инде, Сәлимә! Аннан башка да кушаматларым күп минем – Аллага шөкер.
– Нинди кушаматларың бар тагын? Әйтеп бир!
– Кыярбаш!
– Ни өчен Кыярбаш?
– Баш түбәм ике бөтерчекле минем.
Сәлимә Мостаңгирның чәчен актарырга тотынды:
– Каяле, кая!.. Чынлап та ике галактика!
– Әнә шул ике галактика минем башны озынча итә дә инде.
Тынлык урнашты. Икесе дә җитди уйда иде. Мостаңгир фотоальбомны янә кулына алды да Сәлимәнең ире белән парлап төшкән рәсемне җентекләбрәк тикшерә башлады.
– Сез шундый пар килгәнсез, – диде Мостаңгир, шактый утыргач. — Капитан! Икегез дә бәхетле. Нигә аерылыштыгыз, дип сорасам, атлаган саен бу турыда синнән сорый торганнардыр инде…
Сәлимә җитди иде. Ул, авыр уйларыннан арынырга теләптер ахрысы, тирән көрсенеп куйды.
– Тормыш гаять кызыклы икән ул, Мостаңгир.
– Катлаулы дип әйтергә теләгән идеңме?
– Кызык та, катлаулы да… Без аның белән озак йөреп кавыштык. Бала чактан ук безне «Таһир белән Зөһрә» дип йөртәләр иде. Әни дә, апам да аны гел мактап кына торды. Өйләнештек. Бер ел да тора алмадык… Өйләнешкәнче яратыштык, яратмадык түгел, һәрхәлдә, без бер-беребезне яратабыз, дип уйлый идек. Бергә яши башлагач, мин котчыккыч хата эшләгәнемне аңладым. Әгәр мин аңа чыга алмасам – бу котчыккыч үкенеч, хәтта бәхетсезлек булып күренер иде. Шушы хатамны аңлау өчен, аңа чыгарга, шушы хатаны эшләргә кирәк булгандыр…
Тагын тынлык урнашты, тагын алар үз уйларына батты.
– Эчә идеме? – дип, Мостаңгир тынлыкны бозды.
Сәлимәгә Мостаңгирның бу соравы ошамады, хәтта аны чыгырыннан чыгара язды.
– Кызык кына бу кешеләр… – Сәлимә канәгать түгел иде. – Бөтен кеше, начар идеме, ямьсез идеме, эчә идеме, дип теңкәмә тиеп беттеләр инде. Эш начарлыктамыни? Эш ямьсезлектәмени? Эш эчүдә дә түгел! Апам, җизнәм, туганнарым фикеренчә, дус кызларым уенча ул – алтын ир. Барча таныш-белешләрем, дус-ишләрем аннан аерылганга аптырый. Апам мине гомере буе аңламаячак… Хәзер, Мостаңгир, шундый замана, ана – кызын, кыз анасын аңламый. Хәтта мин үземне үзем дә аңламыйм кайчак. Ул ямьсез түгел иде, мәһабәт ир. Эчми дә иде… белмим, белмим… Аңа кияүгә чыгуны бер ялгыш дип карасаң, аның белән торуны мең ялгыш итеп карарга кирәктер… беләсеңме, дустым, сәбәбен һич әйтә алмыйм… Элеккеге яратышып йөргәннәрне искә төшереп, мин аны яратырга тырышып карадым. Юк!.. Нигә аны да, үземне дә тилмертергә?
Сәлимә тынып калды.
Мостаңгир кыюсыз гына әйтеп куйды:
– Альбомыңда саклыйсың… – диде.
Сәлимә авыр уйларыннан аерылмыйча гына дәвам итте.
– Альбом – ул кеше тарихы, Мостаңгир. Кечкенә генә бер адәмчекнең бәләкәй генә тарихы ул… Замана үзгәргән саен, альбомдагы, дивардагы рәсемнәрне утка якмыйм мин… Рәсемен ертып кына кешене тарихтан юып булса икән. Яхшымы, яманмы, ул булган…
Сәлимә үзе сөйли, үзе болай уйлый:
«Язмыш безне ни өчен очраштырды икән, Мостаңгир? Нигә болай бик тиз, бик җиңел ияләшеп киттек соң әле без?»
Сәгать кыңгыравы чылтырарга тотынды. Мостаңгир, сикереп торып, киенә башлады. Сәлимә тиз генә халатын бөркәнде.
– Сәлимә, сәгать җиде икән бит инде! – диде Мостаңгир, каударланып.
– Чәй эчеп кит, ичмасам, – диде Сәлимә, аш бүлмәсенә узышлый.
– Соңга калам, юлга вакыт күп китә… – диде Мостаңгир, киенә-киенә.
Сәлимә аны ишеккә чаклы озатты.
– Килерсеңме? – диде ул.
– Килермен, Сәлимә, килермен! – диде Мостаңгир.
Сәлимә аңа күн янчык бирде.
– Менә ачкычлар. Син бу ишекне теләсәң кайвакытта ачып керә аласың!
Мостаңгир Сәлимәне кочаклап үпте дә бусагадан атлады.
– Туңасың, яп ишекне! Җә, хуш, Сәлимә! – дип, Мостаңгир, лифтны да көтмичә, йөгереп аска төшеп китте. <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com