Нәбирә Гыйматдинова автор яңалыклары
-
1 декабрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
Тикшерүче Африкада да тикшерүче дигәндәй, казынмаса-чокынмаса, Разиянең җаны тынычланамыни, суктырыпмы, туры бәрепме, тәки Халит хакында сорашкан: - Казанда, ди, хикмәт бай, ди. Хатыны яшь, ди. Аралашмыйбыз, ди апаң. Кунак гомере – өч көнлек, диләр. Ләкин без иртән үк юлга кузгалабыз. -
30 ноябрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
Сул колагымда яшәүнең тамырын өзәрлек икенче хәбәр: - Минем бурыч унике миллион, шуны йорт белән бәхилләттем, безгә иртәгә төшкә хәтле моннан китәргә куштылар. Алар белән судлашсак, икебезне дә асалар, матурым. -
29 ноябрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
Әйе, кичә генә чәчәкләр патшасы идем. Бүген мин аларны яклый да, саклый да алмыйм, чөнки мин – йортыннан куылган фәкыйрь хатын. -
28 ноябрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк (дәвамы)
- Авылдашың әрәм. Син аны миңа бер мокыт итеп сурәтләдең, ә ул – әкиятләрдәге пәһлеван! Юкка гына арагызны боздырдым, их! Мондый егетләр дефицит, «итәк колы» Миндиярлар ишәйде әнә. Алай-болай килсә, кума! -
27 ноябрь 2023 - 13:00
Уйламаган көнем юк (повесть)
– Сине уйламаган көнем юк, Тәслимә. – Ә син исемдә дә юк. – Үлем белән тартышканда да, күз алдымда идең. Син – минем өчен шифалы дару... -
8 ноябрь 2023 - 09:00
ЮАШ (ахыры)
Сәлим шул уй белән өстенә киенгәндә, ат кешнәде. Бу кешнәү дөбердәгән тавышлардан мең кәррә көчлерәк иде. Җаннан суырылып, колакта зеңгелдәгән авазлар микәнни? Әллә саташуы чамадан арттымы? Кешнәү тагын кабатлангач, ир ишек-капкаларны этеп, урамга атылды. Капка төбендә, яшен утына коенып, колыны белән Акбүз тора иде. -
6 ноябрь 2023 - 09:00
ЮАШ (дәвамы)
Капкадан озатканда, Наҗия отыры әрсезләнде: – Мин синең нәзерең, онытма! Юаш борын астыннан гына мыгырданды: – Булмаганны... -
5 ноябрь 2023 - 09:00
ЮАШ (повесть)
– Түзәрлегем юк бүтән! Сиңа өч көн срок, сайла: йә мин, йә йолкыш! Ничек «сайла», ничек?! Сәлимгә аларның икесе дә кадерле, аның йөрәгендә икесенә дә урын бар, кайсысы якынрак дип үлчәсәң – үлчәү тәлинкәләре тип-тигез иде. -
17 июль 2023 - 11:00
Шәрифулла
Җиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла... -
12 июль 2023 - 15:00
«СИН ТӘКӘББЕР КЫЗ ИКӘН...»
Кояш апа Тимбикова «Казан утлары»нда эшли иде, ачуланды: «Тарихта булмаган хәл, кеше ярты битлек әйберенә дә риза, син бигрәк тәкәббер кыз икән», – диде. Бәлки, шул чакта күңел суынгандыр, «Казан утлары» белән элемтәм шартлап өзелде. Ә беркөнне Язучылар берлеге баскычыннан Равил Фәйзуллин менеп килә. -
30 июнь 2023 - 09:00
Ике рәссам (ахыры)
Йөрәк комлы ярдагы балык кебек өч кенә тапкыр сикерде. ... – Кил, улым, – диде атасы. – Тукта, әти, мин әле тегермән күренешен төгәлләмәдем! – Борчылма, улым, адәм баласының җирдә өч көнлек эше кала. Әле генә бодай тарттырдым, кил. Тегермәнче әтисе аның чәченә учлап-учлап он сипте. Тирә-як агарды, агарды, агарды. Мәңгелеккә юл бик кыска иде... -
15 июнь 2023 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Диңгез, комлы яр буе... Төсләр нурына коенган шәрә алиһә... Һа, «асыл кош» көндәшеннән көнләшеп үләчәк! Әгәр Авзал киндердәге кызга гашыйк булса? Ул бит чынбарлыкта юк, ул хыялда гына! Хисләнгән яшь рәссам күз карашы белән генә алиһәсен иркәләмәкче, дисә, кан тамырлары бозланып катты. Киндердән аңа Сафия карап тора иде... -
13 июнь 2023 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Хатын биш бармагын бөкләде: – Тот! Алик, килче бирегә! Апын-төпен атлаган малайның күз кабагы шешенгән, ул сөт кенә эчмәгән иде. – Нәрсә, анай? Матуркай улын Бакыйга таба этәрде: – Исеңдә тот, атаңның үлемендә ул гаепле! -
26 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (ахыры)
...Ул аһылдап, диванга ауды. Ятим иде Җәмил, шыр ятим. Аны беркем дә жәлләми, ә ирнең кемгәдер сыенып үксисе килә иде. Күз әчеште: эчтә бер малай елый... Кызгандырып. -
25 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Шамил... Мин әле дә сине көтәм... Бармагымда көмеш йөзегең... Өйләнәм дигән вәгъдәләрең исеңдәме, Шамил?