Логотип Казан Утлары
Повесть

ЮАШ (ахыры)

Сәлим шул уй белән өстенә киенгәндә, ат кешнәде. Бу кешнәү дөбердәгән тавышлардан мең кәррә көчлерәк иде. Җаннан суырылып, колакта зеңгелдәгән авазлар микәнни? Әллә саташуы чамадан арттымы? Кешнәү тагын кабатлангач, ир ишек-капкаларны этеп, урамга атылды.   Капка төбендә, яшен утына коенып, колыны белән Акбүз тора иде.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

5

Килен дә килен дип өтәләнгән атасы турларындагы эскәмиядә йокыга оеп, яшьләрне көтә иде, Сәлим машинасының тәрәзә пыяласын шудыртып, аңа эндәште:

– Әти!

Карт сискәнеп, дерт итте.

– Һе, бик тиз сез, оланнар.

– Мин үзем генә, әти.
– Йа, Ходай җәзасы! Әнисә килен тагы киреләндеме?

– Аңа кем ялынган, ди. Акбүз табылачак, әгәр мин... – «Әгәр мин таштаулар ишелерлек бер нәзер әйтсәм», – дигән җөмләнең койрыгы өзелде, чөнки атасы урам сасытып ярсыды:

– Тәки шул хайван белән дүрәкләндең, малай! Катының белән гомер чигәсе сиңа! Өй учагын катыннар кабыза! Тормышмы бу, йа? Ничу авылда каңгырап йөрергә! Вәнә дустың Фәнил төнәдән авылда, аның белән фикерләш, бар! Лутчы Фәнилнең киңәшен тот, ул синнән акыллырак!

...Тирләп-пешеп, утын ярган Фәнил балтасын бүкәнгә чапты да баудагы сөлгене җәһәт кенә биленә урады. Ул:

– Әйдә, Юаш, көрәшеп күрешәбез! Син мине балачактагы кебек бәрәлмисең, точно! – дип, аягын җиргә терәгән иде, Сәлим:

– Очынма, куык! Җә шартларсың, – диде.

– Шәһәрдән сөрделәрме әллә?

– Отгул минем. Әнинең мунчасына берсәк утын ваклыйм. Яшьтиләр чирәмгә чүмәште. Аһ-ваһ итәрлек очрашу түгел иде. Фәнил – ончы, тегермән ябылгач, ташкалага тайды. Ул хыялланган акчаларның «теле» кыска иде, ахрысы, ел ярымнан ике кулын селкеп, туган нигезенә кунакка кайтты. Күлмәге белән чалбары да шул ук, хәтта ки чәч бөртекләренә кунган он тузаны да юылмаган төсле иде. Куык бит, сер бирмәде, мактаныпмы мактанды:

– Тулай торакка урнаштым. Душы, бәдрәфе ятажда. Эшем җиңел, базада тауар төйим. Кичләрен бүлмәдә телевизор карыйм. Мал асрап, тирес түгеп пычранмыйм, сөте-каймагы, ипие кибет киштәсендә. Җәннәт, яшьти! Аннан бирле өч тапкыр ел фасылы алмашынды. Казан Фәнилне баеткандыр, әнә көрәшик дип, көче белән масая.

– Яшәү һаман тулай торактамы? – диде Сәлим, сүз юктан сүз ясап.

– Яхшы әле, вакытында тайдым авылдан. Сиңа алданмадым. Миңа: «Әйдә, уртактан нәселле атлар үрчетәбез, акчага тилмермәссең», – дигән идең, хәтереңдәме? Үрчеттең, пычагым. Бер чаптарыңнан да колак каккансың әле. У-у, миндә үлеш яңалык! Аида исемле кибет директоры белән парлаштык. Әлегә ЗАГСта язылышмадык. Апаң бай. Дүрт бүлмәле квартиры. Суыткыч тулы кызыл балык, уылдык, казылык, ит.

– Хурланмыйча, йортка кергәнсең икән.

Сәлимнең турыдан аткан тәнкыйть уты яшьтинең мин-минлегенә тимәде, куык тагын да өрелеп кабарды:

– Аидага мин бүләк. Кырык тугыз яшьлек хатын япь-яшь егетнең кочагында назлансын әле, шту син! Аның ахирәте Самира тужы ялгыз. Өч катлы йорт, мунча, гараж, чит ил машинасы, кыскасы, череп баеган кәләш! Анысы да: «Яшь, чибәр егет белән танышыр идем», – ди. Авылныкы белән, алар күндәм, ди. Бая әтиең белән фикерләштек. Югалган бияң өчен саргаеп кибәсең икән, яшьти. Әгәр катыны белән никах яңартмаса, малайны Казанга әйдәкләле, ди Сәйфулла абзый. Сразу Самира түтекәйгә шылтыраттым. Иртәгә киявеңне каршыларга әзерлән, мәйтәм. Балда-майда йөздерәчәк сине апаң. Ат димәктән, аны бүреләр ботарлаган инде, яшьти. Акбүзгә үлем юраган кеше кан дошманы белән бер иде, Сәлим чабылган балтаны каерып алды да, кизәнеп, бүкәнне урталай ярды:

– Эшләсәң – менә шулай батырып эшлә, яме! Иту бай хатыннар күмәчен ашап, беләгең чүпрәкләнгән. Атым исән, атым үлмәде минем! Хуш, шәһәр куыгы! Капканы ябар-япмас, ир борылып сорады:

– Нәзер-фәләннәргә ышанасыңмы син?

Фәнил челт-мелт күзен йомды. Юаш яшьтинең акырганын беренче тапкыр күреп, аның акылы таралган иде.

Сөрән сал, күкләр ярылсын! Акбүз исән, Акбүз үлмәгән!

Ир канаты – ат булыр, диләр, ә аның ул канаты сынык! Бүген сынык! Иртәгә аны ялгар өчен тагын юл сабачак Сәлим. Көндез дә, төнлә дә эзләр Акбүзне, урманда кунар, болында кунар, арып егылса – үрмәләр, шуышыр, әмма җан дустын тапмыйча туктамас.

Кичтән үк биштәргә шешә белән су гына тыкты ир. Ашау кайгысымыни! Тизрәк таң атсын иде, тизрәк!

Күзгә йокы эленмәде, Сәлимнең шашынуы табигатькә дә күчкән сыман, йомры ташларын даңгыр-доңгыр тәгәрәтеп, күк күкрәде, укларын кадап, тәрәзә пыяласына сыланган яшен бүлмәләрне яктыртты. Табигать тә, ир дә бер үк халәттә иде. Наҗия нишли икән? Гаҗәп, мәктәптә малайлар кыйнап, айгыр хәтле айгырда җилдереп чыныккан башкисәр кыз яшеннән курка, ә! Өендә – түшәктә ятып, ә! «Мин синең нәзерең, онытма», – дигән иде, онытырсың, көт... «Йа, ялгыз хатынның яшеннән куркуы көлкеме сиңа? Мышкылдама, киен, машинаңны кабыз һәм Наҗиянең баскычында сакта утыр, тынычлап йокласын сабакташ...»

Сәлим шул уй белән өстенә киенгәндә, ат кешнәде. Бу кешнәү дөбердәгән тавышлардан мең кәррә көчлерәк иде. Җаннан суырылып, колакта зеңгелдәгән авазлар микәнни? Әллә саташуы чамадан арттымы? Кешнәү тагын кабатлангач, ир ишек-капкаларны этеп, урамга атылды.  

Капка төбендә, яшен утына коенып, колыны белән Акбүз тора иде. 

***

...Атау болынында утлаган ат көтүе арасында и йөгерә, и йөгерә малай. Мал бер ишәйсә, ишәя икән: йөзләгән чаптар фермаларга сыймый. Алла кушып, киләсе елга бу саннарны икеләтә арттырачак Сәлим. Әнә дәвамчысы өч яшьлек Сәйдәш бәләкәйдән үк атларга мөкиббән. Киләчәктә аңа алмаш үсә.

– Баланы таптамасыннар бер үк! – дип өзгәләнде хатын.

– Таптамыйлар, тынычлан, әнисе. Бак, Акбүзнең улы Лачын гел аның янәшәсендә! Маладис, нәни дустын күз карасыдай саклый, – диде ир.


 

"КУ" 12, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур хикәя, рәхмат!🌺🌺🌺