Нәбирә Гыйматдинова автор яңалыклары
-
27 март 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
Кисәтә дигәннән, түгәрәк җитәкчесе кызны бастырып-бастырып орыша: – Зәйнуллина, кая берәр яңа әйберең? Каләмеңне күгәртәсең бит. Ник язмыйсың, ә? – Вакытым юк, Мәхмүт абый. – Шушы яшеңнән нинди вакыт сиңа?! Үкенерсең, Зәйнуллина! Вакытның койрыгы кыска – тоттырмас беркөн! -
25 март 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
Флёра ипине ерактан гына ыргытса, Розаны ниндидер көч койма кырыена ук атлатып китерә. Озын әсир, сабый алдында тез чүккәндәй, җиргә тезләнеп, ярыктан ипигә үрелә, һәм, күлмәк эченнән курчак алып кызга суза. Мизгел эчендә хыялның чынга ашуымы? Ташкурчак салам курчакка әверелдеме?! Монысы да искиткеч матур, һәр салам бөртегенә кояш нуры кушып үрелгән. Сабый аны яратып күкрәгенә кыса. Әтисе... әтисе ачуланмыймы? «Алар безгә бәреп керделәр...» -
22 март 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
– Тукайның берәр шигырен сөйләгез! Шунсыз уздыру юк, – ди Кашапов Газизҗан. – Ә-ә, ятламадыгызмыни? Мәгез, алайса! Малайлар учындагы туфракны чиләкләргә томыра. Бу хәл әллә ничә мәртәбә кабатлана, кызлар елап бетә. Тукайны яратуын әнә шулай белдерә Газизҗан. Әлеге тамашаның шаһиты Роза сулышы кабып, өенә чаба. -
21 март 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повесть)
Сарай-келәтләрне, чормаларны тикшерәләр, урамдагы бала-чагадан сорашалар – кызчык юк! Инде көн кичкә таба авыша. Авыл халкы да сәнәк күтәреп эзләргә чыга. Һәркемнең күңелендә шом: бүре-фәлән генә апкитмәсен... -
1 март 2024 - 15:00
Остаз (повестьнең ахыры)
Әй, Шәйхетдин картлач! Әгәр бүген көрәшче оныгың белән гәпләшсәң – шаять ул сүзләреңнең мәгънәсенә төшенер иде. Кайгырма, нәсел дәвамчысының арбасы төзек, алтмыш сигез елда анда ниләр генә төялмәде! Ул нинди генә кыен чакларда да өмет белән яшәде. -
29 февраль 2024 - 09:00
Остаз (повесть)
Малай туды, малай! Әйдә, малкай, тоякларыңнан ут чәчрәтеп юырт инде син. Сәгытдин хуҗаң бишенче тапкыр әти. Бишенче, димәктән... Өченчесе белән дүртенчесен сабый чагында ук күкләр алды шу-ул... «Нәсел җебе шулай киселерме икән?» – дип, и, өзелде үзәк, и, сызлады бәгырь. -
19 февраль 2024 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Халык ураткан мәйдан уртасында ирләр көрәшә, ә арткы планда бүрәнә өстендә ике егет капчык белән сугыша. Икесенең дә баш түбәсендә кәләпүш. Биленә таянган Авзал: – Яшь егетләргә ник түбәтәй кигездегез? – диде.– Түбәтәй татарның мескенлеген күрсәтә. Ул сәләмәдән котылырга безгә. Төркия патшасы Ататөрек беләсезме нишләгән? Кара баулы калпакны тыеп, Аурупа үрнәгендә киң кырлы эшләпә, костюм-чалбар кияргә дигән закон бастырткан. -
16 февраль 2024 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (повесть)
Һәркемнең үзенеке: укытучыга – мәктәп, ә рәссамга остаханә кадерле. Чөнки яшәткән-дәртләндергән, гомерен озынайткан иҗат рухы белән дөнья бәһасе дуслары шунда. Бу «визитёр» бер ритмга салынган тормышын бутап ташлагач, ботка ашалмады, чәй эчелмәде, аннан да хәтәррәге – күңелдә бер генә дә яңартырга теләмәгән хатирәләр уянды. -
8 декабрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (ахыры)
«Кичерегез, кичер...» Без кайчандыр барыбыз да кемнәндер кичерү сорарбыз. Миллионлаган аваздан җиһан тетрәр. «Бөеклек чире белән авырып, гап-гади язмышлардан борын җыерма икән. Гадилек бөеклектән олырак та, биегрәк тә икән». -
7 декабрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
- Загранпаспортым онытылга-а-ан! Регистрация башлана, живо китереп җиткер! Берүк кире борылмасыннар, берүк очсыннар! -
6 декабрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
- Үтенәм, Тәслимә, тагын өч кенә атнага кал! Син намуслы кеше, шуңа Гөлнираны сиңа ышанып тапшырам да. Мин югында ятимә баланы синнән гайре кем кайгыртсын, Тәслимә акыллым. Әй, ярыплармы ярып саласы иде: «Иркәҗаныгыз ятимә түгел, аның әнкәсе исән-сау». -
5 декабрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
- Ужас, Гөлнира, минеке аякланды. Врачлар гомерлек гарип, дигәннәр иде. Кайтуыма тамчы да сөенмәде, әллә бар мин, әллә юк. - Минеке ещё хуже, Марочка. «Сагындым, кочагымда иркәләп йоклатыйм», ди. Йоклаганнар, ди. Фу, сасы! - Партнёрларны яңартыйк, Гөлнира. Тегеләр искерде! -
4 декабрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
Өч ишеккә - өч ачкыч. Өйдә тып-тыныч. Исәнме ул? - Халит! Йа, монысы нинди әкәмәт тагы: «аякланган» ир кулы белән өстәлгә таянган: - Кызларны «смирно» басып каршылыйбыз, Тәслимә, – дип, ул миңа табан өч кенә адым атлый да төптән үк киселгән агач кебек йөзтүбән ава... -
3 декабрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
- Сине уйламаган көнем юк, Тәслимә. - Ә син исемдә дә юк. - Үлем белән тартышканда да, күз алдымда идең. Син – минем өчен шифалы дару. - Син минем өчен агу. -
2 декабрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
- Хуҗа әз түлимени, Гариф абзый? - Марска рәхмәт, якшы түли, сеңлем. Пинсәм белән хезмәт хакын малайның ипатика дигән аждаһасы һапылдата. Хуҗабыз читтә чакта вокзаллардан халык ташып, ничауа гына шабашка эшлидер ием, җен Кылауа белән үзчирка Гөлни кул-аягымны богаулады. Син, сеңлем, гаҗәп кеше, өнсез-тынсыз, артык сабырмы соң син? Тегеләр изеп юашлаттымы? Җавабым кыска: - Миңа да яхшы түлиләр...