Нәбирә Гыйматдинова автор яңалыклары
-
28 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ ЯЛГАН» (повестьның ахыры)
– Хәтерлисеңме, син: «Кайда тыныч икән?» – дидең. Тау куышында тыныч. Мин очлы таягымны сөйрәп ауга киткәндә, син учактагы утны сүндермичә сакларсың, яме, әни? «Һәйкәл» дерт итте. «Һәйкәл» җанланды: – Ярар, улым… -
27 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ ЯЛГАН» (повестьның дәвамы)
Байтактан бирле «белдекле» Әхтәм күренми иде. Тротуарда чүп әсәре дә тотмаган урам себерүче үз кишәрлеген җыештырмый, аяк астында келәм төсле катлы-катлы яфрак. Ул, мөгаен, аны искәрмәс иде, балкузак куагы ышыгына чүмәшкән күршесе үзе аңа эндәште: – Исәнләш, хет! Кайсы гасырдан җим җыеп кайтышың? Сез, язучылар, халык белән очрашулардан соң илһамланып китап язасыз икән? Әнә, берегез телевизордан шулай мактанды. -
23 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
...Беләгенә ап-ак сөлге элгән Сәгыйдәттәй капка төбендә үк көтә иде. Кыска гына вакыт эчендә кешегә бик нык якынаясың икән. Гүя карчык аның әнисе, ә Галишан – юлда Казан тузаннарын кага-кага кайткан улы. Бер-берең белән кочаклашып күрешмисең, алай гадәтләнмәгән, ярату күзеңдә чагыла да йөрәк тибешендә сизелә. -
22 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Бөтен гасырларда да сугышларның сәбәпчесе ул... Аңа һаман җитми: чит мәмләкәтләрне яулаттыра, җир асты байлыкларын казыттыра, талаттыра- үтертә, алдырта-саттыра. Тамак кына югыйсә… -
20 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Ә берәү гомере буе гарьләнеп яшәгән әнә: аңа китап ни пычагыма, ул биш былтыргы кара буяуны язучының каләме белән агартмакчы. Аны да кызганды Галишан. Ул үзе дә кызганыч иде. Бу буталчык дөньяга әллә алдан, әллә соңарып туды… -
12 гыйнвар 2025 - 13:00
Түрә (хикәя)
– И-и, Алла бәндәсе! Кичә генә оешмагызга билгеләнгән яңа хуҗа Илдар Сафаев синең ярдәмең белән терелгән бәгырь җимешем бит, Илмәт энем! -
9 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Шыр ялангач урман... Агач-куакларның шәрә ботагында сызгырган әче җил... Җансыз киек-җанварлар... Галишан төн ката егетнең әкияте белән саташты. Бу куркыныч төштән тизрәк арыныр өчен ул хәтта хыял кошын тау куышына табан очыртты -
7 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Ак Кирмән диварларына явыз Иван гаскәре белән көрәшкәндә чәчрәгән бабаларның каны әле дә сөртелмәгән кебек. Йөрәкнең кай нүешеннән бәреп чыга соң бу ачы нәфрәт?! Биш гасырга якын вакыт узган... Ә сигезенче- тугызынчы буын баласы Галишанның һаман хәтер капкасы ачык... -
5 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повесть)
Әнисе инәлә... Бу тавышны кабат-кабат ишетер өчен әллә ниләр бирер иде Галишан! «Исән, әни, исән...» Ул йодрыгы белән яшь элпәсе каплаган күзен угалады. Хәрәкәт туктамаган, урам әүвәлгечә гөжли. Оят, валлаһи! -
6 август 2024 - 15:00
Шундый инде без... (ахыры)
– Тәкъдиргә кизәнмә, Мангуш! Онык үз ихтыяры белән Җирдә калды! Туган туфрагы, ничәмә буын аша сикереп, аны үзенә тартты! ...Бу вакытта, тәртип сакчылары Каганның үзәк урамында горур кыяфәт белән шигарь күтәреп торган Мирзамның кулларын богаулап, тикшерү изоляторына ябалар иде. -
5 август 2024 - 09:00
Шундый инде без... (дәвамы)
- Минем бердәнбер максатым – яшь пар табу, бабай. – Шул бәйрәмдә генә табарсың да инде, энем. Әнәс оныгында акча күп, мәгәр зурдан кубып Сабантуй оештырса, илнең төрле култыгыннан улы-кызы, киявекилене Сыерга җыелачак. -
4 август 2024 - 09:00
Шундый инде без... (дәвамы)
Галиб хәбәр көтте. Һай, пырдымсыз! Мирзам әле генә Җиргә кунаклады. Бурычымны үти алырмы яисә яшь парларны сайларлык тәҗрибәсе җитәрме, дип хафаланмый, Оныкка ышана Хуҗа, юксыну йөрәкне телгәли иде. Юксыну... Центаврда сагыш-сагынулар юк, ә аңарда бар, чөнки Галиб... -
3 август 2024 - 09:00
Шундый инде без... (повесть)
Кафил агай әрҗәсен тутырган, машинасы янында чүгәләп, дөнья тамаша кыла иде, ике кулын селкеп килгән егеткә: – Бәрәч, нишләп буш син? – диде. – Кайсысына гына орынма, агулап үстерелгән. Шофёр бот чабып көлде: – Ну сез гурт халкы! Синең кайда чиста ризык күргәнең бар? – Бездә... – Мирзам үзенең Җирдә икәнен онытып җибәрде. – Кайда ул сездә? – Бездә... Әбинең бакчасында. -
1 апрель 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
– Роза, менә сиңа яшь язучы Ыркаил Зәйдулла, аны яхшы гына наструклап, тәртәгә кертәсе иде. Туфан юк-бар кеше өчен кайгыртып йөрмәс. Егет әдәбият мәйданындагы чабышларда каләменнән ут чәчрәтеп алга ыргылачак гаярь акбүз ат булмагае әле. -
28 март 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
Инкарь итми Роза, хак. Ул – шагыйрьләр солтаны. Кыз җиде тоем белән сизә: киләчәген дә әдәбият белән бәйләячәк. Чиста, якты, нурлы һәм искиткеч әдәпле-инсафлы егеткә нинди җавап кирәк? Дорфа гына читкә этәреп, күңелен кайтарыргамы? Мәхәббәт – күкләр бүләге, аның һәр төене ярату-сөелү белән төйнәлгән, шул төеннәрне үтмәс пычак белән кистең-телдең ди, йә? Тик аның йөрәген яралап ни отарсың икән?